Логотип Казан Утлары
Новелла

Таҗлы мәхәббәт

Янәшәсендәге әни сурәте исә гадәттәгечә, малаен яклап, аңа каршы төшә: «Бер генә тапкыр яшисе. Яратмыйча узган гомер гомермени! Алай орышмале малаеңны, Зиннәт!» – дия кебек.

Яратмаган кешең белән яшәүдән дә авыррак  җәза юктыр бу дөньяда. Бигрәк тә бергәләшеп, айлар буе өйдән чыкмыйча, карантинда утырганда...

Карантинның өченче атнасы китте. Дистә еллар буе божрадагы тиен кебек бөтерелгән кеше өчен әүвәлрәк «мәҗбүри ял» оҗмах кебегрәк тоела иде. Шулай да тормышның гадәти тәртибе чуалып, бар нәрсәне бутап ташлады – пандемия игълан ителгән беренче көннән үк минем чираттагы ял башланды. Ник ул чаклы куанам соң әле, болай да йокыны туйдыра ала идем бит! Димәк, уйлар тәртибе дә очын югалткан, иң куркынычы моңарчы «тимер» дип уйлаган мантыйк югалган. Дөнья белән бергә булгач, яман вирус афәте баштарак сискәндерсә дә, гаиләгә йә бизнесыма ишелеп төшкән афәт булмагач, тиз тынычланган кебек идек.

Өч көннән соң бар нәрсә дә туйдырды... Без Рания белән Италиягә Комо күле буена ялга очмакчы идек, дуслар белән – дүрт иш бергәләп. Гадәттә, андый ялларга икәү генә оча идек. Бу юлы, нишләптер, дуслар белән барасы килде. Иң гаҗәбе шул: моңа Рания дә бик теләп ризалашты. Әллә узган елның мәрәкәсе исенә төште инде? Мин, биш көн булды дигәндә, ашыгыч рәвештә Казанга чакырталар дигән ялган сәбәп белән Франциянең иң яхшы курортын ташлап кайтып киткән идем... Тәмам туйган булганмын, ахрысы, Раниядән...

Хәер, Раниянең ни гаебе бар; яратмаган кешең белән торудан да авыррак җәза юктыр ул, дигән уй аның апасы Гадиләгә өйләнгәч тә туды миндә. Кырык биштән соң шундый «фәлсәфи кырмыскалар» ешрак кымырҗыта башлагач, әлеге фикер-микер Ходайның күк капусы ачылган вакытына туры килде, ахрысы: гомер иткән хатын белән аерылыштык. Дөресрәге, минем кыюлык җитмәс иде, судка хатыным Гадилә үзе бирде. Күңелдә шундый уй йөрткән булсам да, башта каушап калдым; хатынсыз тормышны күз алдына китерү кыен иде. Бәхеткә, малай караңгы чырай күрсәтмәде, моның өчен мине дә,әнисен дә гаепләмәде.

Хәзер мин балдыз карамагында, Рания Гадиләнең туганнан туган сеңлесе. Үзбәк ягыннан кияүдән аерылып кайткач, берара Әлмәттә яшәп алды да Казанга күчте.

Малай гаепләмәде, дидем, чөнки минем акланырлык сәбәбем, калганнарның гаепләр кешесе бар иде – җизни балдыз җәтмәсенә эләкте. Ну эләкте дә соң җизнәкәй! Һаман ушыма килә алмый йөрим әле.

Шуңа тагын Гадиләне сагыну да өстәлә. Монысын үземә ияләнү дип аңлатырга тырышам. Ничә ел бергә яшәлгән бит инде, күнегелгәндер дигән нәтиҗә үзеннән-үзе килеп чыгарга тиеш... Белмим тагы... Әллә ашыктык инде?

Бу хәлне рәте-чираты белән сөйләмичә булмас, уйлар кебек чуалчык булып чыкты минем мәхәббәт тарихы.

Ул вакытта балдыз туган яктан ишетеп килгән иде: мәктәп тәмамлаганнан соң бер дә күренмәгән Зөһрә авылга кайтып төшкән! Ире дә юк, ди, бала- чагасы да... Мин төпченеп сорашырга шүрләдем, Рания артыгын ачылмады, бары кайткан дигән хәбәр генә ирештерде. 

Өч катлы коттедж кинәт утызга әйләнгән кебек булды, әлеге хәбәрдән соң шуның «утызынчы» катыннан сикереп төштем дә гаражда моңарчы машина сурәтендә торган «вертолётка» утырып, очтым гына авылга таба. Тик бистә читенә чыгып җитүгә, үземнең җирдән машина белән барганлык искә төште... Кая чабуым соң әле болай? Авылгамы? Зөһрә янынамы? Тик бу сораулар машинамны барыбер туктата алмады, шәһәрдән илле чакрымда гына урнашкан туган авыл елан кебек үзенә суырды. Әйе, нәкъ елан кебек... Әни әйтә торган иде: хатын-кыз ул аждаһа җылан кебек, башыңны югалтасы булма дип. Шул аждаһа, әнә, тагын суыра, әни, бу умырткасыз малаеңны... Үзенә таба тарта...

Әйтерсең, ул аждаһа авыл читендәге төнбоеклы күлдә яши, төп йортка да сугылып тормыйча, яр буена килеп туктадым. Белгән-күргән әйтә, төнбоеклы күл хәзер элеккеге чактагы шикелле түгел инде, ди. Әйе, килешәм: ярларын тал- чыбык баскан, гәрәбәдәй сары комлы ярын төнлә чыгып теге аҗдаһа кимергән; аргы текә ярында элек чыр-чу килеп уйнашкан ярканатлар да берән-сәрән генә күренә; вакыт адәм баласының Ходай тарафыннан бирелгән елларын гына

түгел, күл-елга, хәтта диңгез суларын да киметә, суыра, эчә кебек...

Әбиемнән балачакта ишетеп, үзем тарафыннан күп тапкырлар хаклыгы сыналган гаҗәеп серле-сәер хәлне һич кенә дә баштан куып җибәреп булмый. Имеш, төнбоеклы күл янына килгәндә, гел шулай була, ай тулган төндә авыл ягыннан ялгыз башың күл өстенә озаграк карап торсаң, үзең хыялланган сурәтләрне күрерсең, ди. Әби бабайның сугыштан исән-сау кайтасын да шуның аркасында алдан ук белгән, ди, имеш. Күргән ул үзләренең кавышасын. Салават күпере буйлап килүче ир-ат җайдак күргән... Хәбәрсез югалган дигән кара кәгазе килгән бабам, көтмәгәндә, кайтып төшкән. Әби әйтә торган иде, мин көттем дип.

Мин хәзер дә күл өстен күзәтәм. Ай да тулмаган, төн уртасы да түгел, бүген тагын көпә-көндез күл өстендә серле сурәтләр күрәм. Алар болыт күләгәсе булып чагыла, яисә су өстендәге дулкыннар синең җаныңдагы манзарага әйләнә.

Балачакта мин моны чынга алмаганмын, әлбәттә, дөресрәге, ишеттем дә оныттым. Үсә төшкәч, ай тулган төндә Сәлим белән барып та карадык. Тик бернинди дә гайре табигый хәлләргә тап булмадык. Сәлим соңыннан: «Мин шәп-шәрә су анасын күрдем! Алтын тарагы белән чәчен үреп утырадырые»,-дип сөйләнеп йөргән булды булуын, әмма аңа берәү дә ышанмады, чөнки мин дә шунда идем бит.

Беренче тапкыр Зөһрә белән күрдек без ул сурәтләрне. Шулай ук көпә- көндез күрдек! Әүвәл Зөһрә шәйләп алды. Байтак тын гына карап торганнан соң, сак кына минем җиңгә кагылды һәм ишетелер-ишетелмәс кенә курыккан, гаҗәпләнгән тавыш белән:

- Карале... – дип пышылдады.

Шул чакта тагын әбием «әкияте» искә төште. Күл өстендә салават күпере шәйләнә. Аннары төсләр кинәт үзгәреп, төрле сурәтләр туа. Мин аны килгән саен күрәм: ике җайдак тирбәлә дулкыннар өстендә, аларның берсе мин икән,икенчесе – Зөһрә. Җайдаклар дулкыннар өстеннән сикерә-сикерә чаба. Тик алар һәрвакыт аргы ярга таба чаба шикелле. Әнә, бер җайдак – монысы тәгаен мин – иелеп кенә күл өстеннән төнбоеклар өзеп ала да аларны Зөһрәгә суза. Керфекләре йомык төнбоеклар Зөһрә кыз кулында шундук ачылып китә. Алар нәни кояшларга әверелә. Аннары ул кояшларның якты шәүләләре күл өстендә җай гына тирбәлергә керешә. Кояшлы күл өстендә без икәү генә: Зөһрә дә мин... Ә нишләп җайдаклар бүген бирге ярга таба чапкан шикелле соң әле?..

Чыннан да, төнбоеклы күл өстендә менә ничә еллар күрәм инде ошбу сурәтләрне. Яшь чакта мәхәббәт утында дөрләгәннәр генә хыялый була, диләр. Минем бит инде андый вакытлар теге гасырда ук сүнеп-куырылып калган, нинди җүләрлек, нинди иләслек соң бу алайса? Сизенәм дә шикелле үзем: йөрәге сайлаган сөйгәне белән кушыла алмаган адәми зат гомер буе шундый иләс-миләс була. Мәхәббәт ул яшькә карап тормый. Әнинең туганы Ахияр абый әзрәк кәефләнгәндә: «Ник Галиягә өйләнмәгәнмен теге чакта, и, үкенәм хәзер, энем!» – дип, бушап калган кырлы стаканын чын күз яшьләре белән тутыра яза торган иде. Һәркемнең була торгандыр андый үкенечле мәхәббәте... Ул вакытта «Галиясенә өйләнгән» булса, Ахияр абзый да хәзер: «Нишләп Галимәне алмадым икән!» – дип сагышланган булыр иде, бәлки. Тормыш шундый каршылыклардан тора, күрәсең...

Урамда ялгыш кына Зөһрәне очратудан курыктым, туган нигезгә бәрәңге бакчалары артыннан сузылган басу юлы буйлап кайттым. Зөһрә авылда, димәк, аның белән «очраклы» рәвештә очрашуның шәп хәйләсен уйларга кирәк. Машинаны арттагы инеш буенда калдырдым да хәзер алмагачлар үсеп утырган элеккеге бәрәңге бакчасыннан сузылган сукмактан төп йортка таба киттем. Күрше Ахияр абыйлар ягыннан аның чия бакчасы аша безнең ишегалдына керә торган капка бар, шуннан гына үтәргә уйладым. Ахияр абый безнең йортка күз-колак булып тора, әлеге капканы да аның киңәше белән куйдырган идем. Күршем үзе дә бакчада иде. Ахияр абыйны күрү зур сөенеч булса да, төпченеп сорашачагын чамалап, бу юлы баш кагып кына узып китмәкче идем, кая ул-чабудан эләктереп алды күрше абзыем:

-Ник кайттың әле? Нишләп йөрисең бу вакытта? Гадиләң кая? – Һәм башкалар...

Ахияр абый үзе тәмләп сөйләшергә яраткач, башкаларны да шулай дип уйлый торгандыр инде. Ә минем аңкаулар ябышкан, җөмлә түгел, ымлык та чыгарасы килми. Хәйләгә салыштым: имеш, эчем авырта... Анда да үзенекен итә картлач:

-Хренабирус түгелдер бит?! Күрендеңме брачларга? Анда әнә яшьтәшең Хәмит тә температура дип зарлана! Әле генә китеп барды! Бульнискә бар, бирусыңны таратып йөрмә монда, – дип куалап җибәрде.

Китүе яхшы булган, минәйтәм, «мең ел» күрешмәгән сабакташ турында.

Һәм үзебезнең якка шуып чыгам. Ахияр абый «коронный» җырын шыңшып кала:

 

Үкенечле сагыш тулы җаным,

Галия дип тибә бу йөрәк.

Бәхет белән яшьнәп яшәү өчен

И Галия, бары син кирәк.

 

Салкынча өй эченә килеп керүгә, кызган җан сүрелә төште, дивардан карап торган әти-әни рәсеме шулай тынычландырдымы? Әти күп сөйләшә торган кеше түгел иде, минем кебек ыгы-зыгылы да булмады, рәсемдә дә карашы салкын, хәтта кырыс шикелле тоелды. «Нинди мәхәббәт инде ул сиңа бу яшьтә, малай актыгы!» – дип әрли иде кебек. Янәшәсендәге әни сурәте исә гадәттәгечә, малаен яклап, аңа каршы төшә: «Бер генә тапкыр яшисе. Яратмыйча узган гомер гомермени! Алай орышмале малаеңны, Зиннәт!» – дия кебек.

(Дәвамы бар)

 

"КУ" 09, 2020

Фото: pixabay

 

Теги: проза новелла

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев