Логотип Казан Утлары
Кардәш халыклар әдәбиятыннан

ӘРМӘН-АРМЕН – ШУШАНИК МӘХӘББӘТЕ (ахыры)

Икебез дә имтиханнарны яхшы тапшырып укырга кердек. Көн дә шулай ук бергә китәбез, бергә кайтабыз. Кайчак мин аны, кайчак ул мине дәрескә соңга калдыра.

(Хикәяне башыннан укыгыз)

Без аттестат алдык. Шушаник документларын – Халык хуҗалыгы, ә мин
Нефть химиясе институтына бирдем. Икебез дә имтиханнарны яхшы тапшырып
укырга кердек. Көн дә шулай ук бергә китәбез, бергә кайтабыз. Кайчак мин
аны, кайчак ул мине дәрескә соңга калдыра. Икебез дә югары стипендия
алып укыйбыз, шуңа сирәк булса да, Бакуның «Нәргиз», «Фирүзә» исемле
танылган кафеларына керештерәбез. Ә чыгарылыш кичәсендәге серебезне
икебез генә беләбез. Икәүләп, институт беткәнне көтәбез. Әти-әниләр һава
суларга чыкканда, йә туйга киткәндә, «дәресләрне бергә карыйбыз».
Бәхеткә тоташкан көннәребез шулай үтә торды. Мин көн саен дәресләрдән
соң, Сәүдә урамы буйлап, Халык хуҗалыгы институтына юл алам. Шушаник
урамда көтеп тора. Бергәләп йә китапханәгә керәбез, йә шәһәр буйлап
йөрибез. Иртән дә шулай. Башта аны озатып куям, аннары дәресемә йөгерәм.
Еллар үтте. Без дүртенче курска килеп җиттек. Гадәттәгечә, янә
Шушаник артыннан киттем. Коммунистлык урамында халык җыелган.
Кемдер: «Отставка», кемдер: «Карабах» дип кычкыра. «Коммунистлар
партиясенә оят булсын!» – диләр. «Әрмән, Карабахтан кулыңны ал!» дигән
лозунглар күтәргән кешеләр, кычкыра-кычкыра, Ленин мәйданына юнәлде.
Институтка килеп җиткәч, гадәттәге урында Шушаникның юклыгын
күрдем. Уку йортына үттем. Дәресләр тәртибе язылган тактадан соңгы
дәреснең кайчан беткәнен карап алдым һәм аудиториягә уздым. Шушаник
тәрәзәдән Коммунистлык урамы ягына карап өнсез калган иде. Үзе калтырана:
– Эхмеджан, син килдеңме? Мин куркам. Бик куркам, – диде ул.
– Нәрсәдән куркасың? Куркырлык ни эшләдең әле?
– Бүген шулкадәр күңелем күтәренке иде, әйтерсең лә бөтен дөнья учыма
сыйган. Инде шом биләп алды. Сине югалтудан куркам...
– Мин янәшәңдә генә. Беркая да китәргә җыенмыйм. Ник соң мине
каршыларга урамга чыкмадың?
– Курыкканга. Халык төркеме «Забастовка» дип кычкыра башлагач,
бөтен егетләр урамга атылды. Миңа шундый ямьсез итеп карадылар...
– Яхшылап аңлат, йә, ни булды?!
– Белмим.
Гүя урыннарыбызны алмаштык. Хәзер Шушаникны мин сораулар белән
күмдем. Ул исә һаман: «Белмим», – дип кабатлады. Әмма белгәнен бик яхшы
чамалыйм. Чөнки «Әрмәннәр, Карабахтан кулыгызны алыгыз!» дип язылган
күктә эленеп торган чакырудан аның күзләренә чыккан куркуны күрәм.
Без өйгә кайттык. Юл буена Шушаникның каушавы кимемәде. Югыйсә
беркем дә күз чите белән дә карамады. Нигәдер ул үзен һаман гаепле
кешедәй тотты. Ишегадына үттек. Әнисе балконнан урамга төбәлеп тора
иде. Безне күрүгә тышкы ишеккәчә йөгереп төште. Гомер буена күрешмәгән
кешеләрдәй кызын кочаклап алып, күкрәгенә кысты, битләреннән үпте.
Аннан, миңа табан борылып:
– Эхмеджан, безнең бер гаебебез дә юк, Аллаһы Тәгалә үзе шаһит, безнең
эш түгел бу... – диде.
– Ни турында әйтүегез?
Өйгә дә кереп тормыйча, мин янә Ленин мәйданына юнәлдем. Анда митинг
бара иде. Әрмәннәрнең Топханинск урманнарын кисүе халык күтәрелешенә
сәбәпче булган икән. Аптырап калдым. Кайда соң ул Топхана? Белмим.
Сөйләшүләренә караганда, Карабахта кебек. Ә ни өчен митинг Бакуда үтә?
Ике-өч агач өчен меңәрләгән халык җыела микәнни? Җыелганнар икән, бу
эшкә чик куярга кирәктер. Болар кычкыруны гына белә. Берсе трибунадан
торып җитәкчелек иткәндәй, халыкка әле «Утырыгыз!» әле «Басыгыз!» дип
боера. Аннан: «Кем утырмый – шул әрмән», – ди. Берсе соңарыбрак чүгәләгән
иде, шуның өчен аны типкәләп алдылар. Йа Хода, ни көтә безне алда?
Соңрак чыгыш ясаучыларның телендә «Тау буе Карабах автоном өлкәсе»
дигән җөмлә чагылып китте. Шуннан соң академик Аганбекянның «Фигаро»
дигән француз газетасына биргән әңгәмәсе хакында сөйли башладылар.
Трибунага интеллигенция вәкилләре, тарихчылар күтәрелде. Митингта әрмән
кызы Шушаник биргән кебегрәк сораулар ишетелмәде, күбесе аңлатмаларга
кайтып калды. Аннан, әрмәннәр тарихи ватаннарыннан азәрбайҗаннарны
куалар икән, дип сөйләштеләр. Кайберәүләрне үтергәннәр, кайберәүләрне
тере килеш торба тишегенә тыгып, ике башын томалап куйганнар, ди. Бер
хатын-кызның аркасына самовар беркетеп, шунда су кайнатканнар, ди. Йөкле
хатыннарның корсагын ярып җибәргәннәр, тумаган да балаларны кылычтан
үткәргәннәр, ди. Әрмән хачын аларның күкрәгендә яндырганнар. Карабах
әрмәннәре Милли Карабах автоном өлкәсен Азәрбайҗаннан чыгарып,
Әрмәнстанга кушуны сорыйлар, ди. Референдум да үткәргәннәр, шушы
максатны яклап тавыш та биргәннәр, ди. Йа Аллам, дөрес ишетәмме мин?
Әмма дөрес иде. Шуңа Шушаник та, әнисе дә шөбһәгә төшкәннәр. Димәк,
алар бу хакта хәбәрдар булганнардыр?
Мин өйгә кайттым. Шушаниклар ишеген шакыдым. Ишекне ул куркып
кына ачты.
– Нигә өнең алынды? – дип сорадым.
– Өйдә әнием белән икәү генә. Әти белән энем Гадрутка киттеләр.
Куркудан ипигә дә чыга алмый торабыз, – дип җавап бирде.
– Сезгә кем сүз әйтсен?.. Нәрсәдән куркасыз?
– Әрмән булуыбыздан.
– Алайса, ипине үзем алып кертермен.
Әти өйгә соң гына кайтты. Ул шәһәрдәге хәлләрдән хәбәрдар иде. Без
табын янына утырдык, шулчак ишек шакыдылар. Шушаник икән. Фатирга
үтеп тормыйча гына ул минем колагыма берничә җөмлә пышылдады.
Шатлыктан очып китә яздым. Әти-әнинең сөенечем сәбәбен белергә
теләүләрен аңлап, берни дә яшермәскә булдым:
– Әти, әни, тиздән сез әби белән бабай булачаксыз, – дидем.
– Кайчан өйләнергә өлгердең соң әле? – диде әти.
– Күптән әйтәсем килеп йөрим. Мин... Шушаник белән... күптән бергә
инде...
Әти белән әни өнсез калды. Мин куандым. Татлы хыялларга чумдым.
Кыз туса да ярый, Шушаник кебек чибәр, акыллы, гыйлемле булыр дип
уйладым. Әмма әти белән әни урындыкка ябышып калгандай, ни әйтергә
белми катып, кашларын җыерып утыра бирделәр.
– Хәзер нишлисе инде, улым?
– Ничек «нишлисе»... Яучы җибәрәсе. Бүләкләр җыегыз. Туйга
әзерләнегез. Үзебезнең гореф-гадәтләр белән...
– Бәлки бәрәннәрен дә чакырасыдыр? – диде әни, төрттереп. – Әрмән
кызын алам дисең, шәһәрдә ни хәлләр барганны күрмисеңмени син? Кеше
көлдермәкче буласыңмы? Туган-тумача ни дияр?
– Ничек аңларга сине, әни, кичә «Шушаник, балам минем» дидең, бүген
«әрмән кызы»на әйләндеме? Ул сезнең күз алдында үсте бит. Без балачактан
бергә. Ул – мине, мин аны яратам. Хәзер балабыз туачак. Иртәгә без Шушаник
белән ЗАГС ка барачакбыз. Теләмәгәч, туйны ясамасагыз да була.
– Улым, Әрмәнстанда, Карабахта әрмәннәрнең ни кыланганын
күрмисеңме, шушындый чакта син өйгә әрмән килен алып кайтмакчысыңмы?
– Әйе! Киленегез булыр ул. Безнең фамилияне йөртер. Кирәк булса,
безнең дингә күчәр, милләтен алыштырыр.
Шулчак тынлык урнашты. Әти ашаудан туктады. Балконга чыгып,
тәмәке тартып керде. Үз янына чакырып алды, каршысына утыртып:
– Улым, буласы булган инде монда. Синең намусың балага ятимлектә үсәргә
юл куймас. Әмма бер тарихны яхшылап тыңла әле, – диде. – Берзаман бер
әрмән мөселман буласым килә, ди икән. Мулла янына барган. Мулла барлык
йолаларны аңлаткан. Әрмән аларны һичкарусыз башкарып чыккан. Ни кушса
– шуны эшләгән. Тантаналы рәвештә сөннәткә дә утырган. Соңгы йоланы
башкару вакыты җиткән. Мулла мәчет ишегалдына кабер казыткан. Янәшәсенә
табут куйган. Моны ак кәфенгә төргән. Табутка яткыргач: «Әй, Вазген, синең
мөселманча исемең ничек була?» – дип сораган. «Мамед», дип җавап биргән
тегесе. Шуннан дүрт ир-ат Вазгенны табуты белән күтәреп, өч мәртәбә кабергә
төшереп кире алганнар. Һәрберсендә мулла: «Вазген китте, Мамед килде. Вазген
китте, Мамед килде. Вазген китте, Мамед килде», дип кабатлаган. Шуннан
мулла Вазгенны табуттан чыгарган да: «Син, Вазген, бүгенге көннән Мамедка
– мөселманга әверелдең, хәзер инде безнең дин кушканча яшә», – дигән.
Берзаман Мамедның шашлык ашыйсы килә башлаган. Әрмәннәр аны
дуңгыз итеннән генә ясый. Ислам дине исә бу гамәлне тыя. Мамед белә, әлбәттә.
Шуңа ислам гореф-гадәтләренә туры китереп, башын кыйблага каратып, сарык
суйган. Шашлык пешереп ашаган. Нигәдер бер дә тәмен тапмаган. Ун көннән
тагын шашлык әзерләгән, тик янә дуңгыз итеннән алган ләззәтне тоймаган.
Теләге бик көчле булган, ул бу хәлдән чыгу юлын эзли башлаган. Ниһаять,
тапкан, ишегалдына кабергә охшаган чокыр казыган. Дуңгыз баласын әрҗәгә
салган да өч тапкыр шунда төшереп менгергән. Һәр очракта: «Дуңгыз китте,
сарык килде. Дуңгыз китте, сарык килде. Дуңгыз китте, сарык килде», – дип
кабатлаган. Шуннан дуңгызны суеп, шашлык пешереп ашаган...
Улым, менә шушы хикәятне онытма син. Исемен үзгәртсә дә, фамилияңне,
динеңне алса да, әрмән ул барыбер әрмән булып кала. Теләгәнеңне эшлә.
Калганын үзең хәл ит.
Әтине игътибар белән тыңларга тырыштым. Бер мизгелдә башымда
Дездемонаның әтисе Отеллога әйткән сүзләр ялтлап китте: «Төнлә дә,
көндез дә саклан, Мин алданган күк алданма!» Нигәдер әтинең сүзләре
Отелло фаҗигасен исемә төшерде. Вазген турындагы хикәятне тулысынча
аңлап бетермәсәм дә, күңелгә шик керде. Ни белән бетәр бу... белмим.
Иртән без Шушаник белән ЗАГСка киттек, гариза калдырдык. Ул минем
фамилиягә күчәсен әйтте. Шул ук вакытта исемен дә алмаштырырга теләде.
Баштарак ризалашмадым.
– Шушаник, миңа синең исемең ошый. Эндәшкән саен Шушаны исемә
төшерә. Алыштырма.
– Ахмед...
– Мине һәрчак Эхмеджан дип атый идең түгелме? Ни үзгәрде соң әле?
– Бүлдермә мине, Ахмед. Шушаник дип, әти кушкан миңа. 906 елда
хакимлек иткән Сюник династиясе хакименең хатыны Ашота Сюни
хөрмәтенә. Синең сүздә дә хаклык бар. Шушага да бәйләп карарга мөмкин.
Хәзер инде әһәмияте юк, мин Сюсан булачакмын. Сюсан Мамедова. Матур
яңгырый бит, ә?
– Әйдә, үзең теләгәнчә ит, алайса.
Бер ай үтеп тә китте. Безне рәсми теркәделәр. Шушаник Сюсан
Мамедовага әверелде. Паспорт алыштырганда, милләтен азәрбайҗан дип
яздырды. Әтисе, энесе белән Гадруттан кайткач, кияве буларак, мине үз
фатирына теркәде. Үзләре пропискадан төшеп, банктагы акчаларын алып,
янә Гадрутка кайтып киттеләр. Озатканда, күршеләр елап хушлашты. Ә
Шушаник Манучарян, Сюсан Мамедовага әйләнеп, әтисе фатирында торып
калды. Әтисенең миңа – азәрбайҗанлыга яздырган фатирында.
Айлар үтте. Сюсан мөселман диненә күчте. Хиҗаб киде. Улыбыз
туды. Сюсан теләгәнчә, аңа, Әрменийе дигән борынгы төрки кабилә
исеменнән Әрмән дип исем куштык. Моңарчы ишеткәнем дә юк иде,
әлбәттә. Китапханәдә актарынып, ул моңа дәлил дә табып кайтты. Һәм
мин ризалаштым. Яңа исем иде. Төрк Мен бар бит, нигә Әр Мен булмасын
икән? Иң мөһиме: улыбыз чын ир-егет булып үссен. Милли күтәрелеш
елларында, митингларда бу исем матур яңгырады. Мине мактаучылар да
табылды хәтта.
Ул елларда Сюсан бөтен күрше-тирә әрмәннәргә ярдәм итте. Куркыныч
янаганда, фатирыбызга яшереп торды. Җәйдән җәйгә генә кирәк дип тоткан
дачабыз да бункерга әверелде. Ә әрмәннәрдән бушаган фатирларны эзләп
килгән качаклар хатынымны хиҗабтан күреп, гафу үтенеп, кире борылып
киттеләр. «Якын-тирәдә бушаган әрмән фатирлары юкмы?» дип сораучыларга
ул итагатьлек саклап: «Үзебез дә Карабахтан, Шушадан яңа гына күченеп
килдек. Шуңа беркемне дә белмибез әлегә», – дип җавап бирде.
Еллар үтте, вакыйгалар берсен-берсе алыштырды. Якын-тирәдә
бердәнбер әрмән кызы – азәрбайҗанлы һәм мөслимә – Сюсан Мамедова
гына яшәп калды. Әти-әниләр дә, мин үзем дә инде аның кайсы милләттән
булуын оныттык. Әмма әтинең теге сүзләре бер дә хәтердән чыкмады.
Сюсан үзен чып-чын азәрбайҗанча тотты. Ике улыбызны да – Әрмән
белән Әрсенны төрки рухта тәрбияләде. Зирәк хатын шул...
Мин эштә уңышларга ирештем. Башлыгым белән дә дус яшәдек,
гаиләләр белән аралаштык. Хатыннарыбыз да дус иде. Балаларыбыз бер
мәктәптә укыды. Башлыкның хатыны Гарангуш исемле. Кайчак ул ялгыш
аны Айкануш дип атый. Минем кебек. Кайчак бит Сюсан диясе урынга
«Шушаник» дип куештырам. Ул шул чакта куллары белән авызымны
каплый: «Балалар ишетә күрмәсен», – ди.
Беркөнне без Санкт-Петербургка сәяхәткә киттек. Чик тикшерүе аша
үткәндә, аэропорттагы миграция хезмәте хезмәткәре балаларыма кул сузып:
– Хай, Армен, Россиягә рәхим итегез! – дип эндәште.
Мин шаккаттым. Алар балаларның яртылаш әрмән икәнен каян белде
икән?
– Армен түгел, Әрмән.
– Сезнеңчә генә Әрмән ул – эрменнәр, ә русча, әрмәнчә Армен була.
Әрмән, Бөек Әрмәнстан. Сәлам, Арсен.
– Арсен түгел, Әрсен.
– Нинди аерма күрәсездер? Ярар, үтегез.
«Хай»ның инглизчә «исәнме» дигән сүз икәнен мин соңыннан гына
белдем. Димәк, инглизләр дә әрмәннәрдән килеп чыккан. Уйга калдым.
Кая карама – шунда әрмән. Миграция хезмәте кешесе дә әрмән иде, шуңа
балаларның яртылаш әрмән булуларын сизгән дә инде ул. Тик ничек? Кан
авазымы бу? Алар бер-берсен тиз таный шул. Хиҗаб аша да.
Мин иреннәремне тешләдем. Шушаник, әрмәннәрдән йөз чөергән
булып, азәрбайҗанга, мөслимәгә әверелгәндәй кыланып, азәрбайҗан
исеме дип, балаларга әтисе – Армен, энесе – Арсенның исемен кушканмы?
Әтисенекен генә түгел, дәүләтенекен, милләтенекен! Азәрбайҗан дәүләте
эчендә үз дәүләтен булдырган. Безнең илдә Әрмән, Әрсеннарны карап
үстерүче мондый булдыклы затлар күпме икән? Алар нәфрәткә яки
бирешүчәнлеккә лаекмы? Балаларда кем каны көчлерәк ага: әтиләренекеме,
әллә әниләренекеме? Алар өчен ана теле кайсысы? Ватаннары?
Шушаник миннән: «Азәрбайҗан егетенең әрмән кызын яратуына
ышанасыңмы?» дип сораганда, ник: «Әрмән кызының азәрбайҗан егетен
яратуына ышанасыңмы соң?» дип сорамадым икән? Белмим, андый
мәхәббәткә ышангандырмы-юкмы, әмма мин аның үз халкына, милләтенә
булган чиксез тирән мәхәббәтенә инандым.
Бөтен дөньяда, барысы да Шушаниктан туган яртылаш төрки, яртылаш
әрмән балаларын үзләренеке итеп санаячаклар. Төркиядә алар – Әрмән,
Әрсен, Россиядә, Украина, Америка, Әрмәнстанда, Прибалтикалда –
Арсен, Армен булачаклар. Ахыр чиктә, мәгънәсе «әрмән», «әрмәнстан»
«Армения»не белдерәчәк.
Югыйсә «Әрмән» дигән исемне аларга без – азәрбайҗаннар биргәнбез.
Совет илендә үз дәүләтләрен төзесеннәр дип, Әрменийегә борынгы төрки
җирләрне бүләк иткәнбез. Урысча да, инглизчә дә ул «Армения» дип
атала, «Армәниан» төрки исем белән тиңдәш. Дөнья картасында «Мин
– хай, ә дәүләтем – Айастан» дип тавышланып әйтүчеләргә без: «Сез
– әрмәниләр, гасырлар дәвамында безгә кайгы китерүче», дибез. Шул
сәбәпле чынбарлыктагыга караганда да, бу халык борынгырак күренә.
Без аларны әдәби әсәрләребезнең геройлары итәбез. Азәрбайҗан егетенең
әрмән кызына булган мәхәббәтенә дан җырлыйбыз. Әмма әрмән кызының
азәрбайҗан егетенә булган сөюенең, үз халкына, милләтенә мәхәббәте
янында, исәпкә дә алып тормаслык бәләкәй һәм вак икәнен күрсәткәнебез
юк. Үзебезнең шәхси файда, омтылышларыбыз өчен әрмәнне дә туганым,
дип атарга әзербез. Әрмән хатын-кызларының үз милләте, аның киләчәге
хакына, төрки ирен уртак түшәктә «сөйгәнем» дип иркәләве янәшәсендә
безнең томаналык шулкадәр көлке тоела.
...Чик сакчысы паспортыма мөһер суга. Мин әтиемнең «Шушаникка
өйләнәм», дигәч, суккан мөһерен искә төшерәм. Ниһаять, күзләрем ачылды.
Әмма соң инде... Әтинең сүзләрен онытырга теләп, күңелем түрендә тар
гына кабер казыйм. Үзалдыма өч тапкыр:
«Шушаник китте, Сюсан килде. Шушаник китте, Сюсан килде.
Шушаник китте, Сюсан килде...» дип кабатлыйм...

(Тәмам)

МАҺИР ГАБИЛОГЛУ
Русчадан Фирүзә ҖАМАЛЕТДИНОВА тәрҗемәсе.

 

"КУ" 05, 2023

Фото: pixabay

Теги: хикәя

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Комментарии

  • аватар Без имени

    0

    0

    Бу язма кайчан язылгандыр, СССР таркалган елларга караган бугай. Эллэ ничек, авторга карата ачуым кузгалды димме? Саф союе аркасында исемен, динен алмаштырган хатынына ризасызлык белдерә. Эллэ хатыны аның яратканыннан файдаланып, уз ягына, эрмэннэр ягына алдап, мэжбур итеп алып киткэнме? Вакыйгалар мин-минлеген кузгатып, миллэтче сыйфатларын кузгаткан да хэзер хатынын гаеплэп, чын патриот булып куренергэ тели. Эллэ геннарнын 50/50 булып кучуе турында белмэгэнме, эрмэн каны кая китсен. Ин элек кеше-кеше булып калырга тиеш. Исем дэ, миллэт торе дэ тэрбиялэми, ата-ана салган тэрбия генэ кеше итэ. Миллэтчелек яхшыга иткэне юк.