Логотип Казан Утлары
Кардәш халыклар әдәбиятыннан

ӘРМӘН-АРМЕН – ШУШАНИК МӘХӘББӘТЕ

– Шушаник, яктырып бара, әйдә, киттек. – Кая? – Өйгә. – Юк, әйдә хәзер үк комсомол-төзелеш отрядына язылыйк. БАМга китик.

Бу – Яңа Баку. Кайчандыр аны «Кара шәһәр» дип йөрткәннәр. Күчерелмә
мәгънәсе шундыйрак микән, завод торбаларыннан өскә күтәрелгән кара
төтен сәбәпчедерме – монысын тәгаен генә белмим дә. Без аны беркайчан
да азәрбайҗанча атамадык: ул һәрчак «Чёрный город» булды. Әти-әнием
«НЗС» дип аталган бистәдәге иске фатирны тапшырып, Шаумян исемендәге
хастаханәгә каршы биш катлы йортка күченде. Интернациональ ишегалды
барлыкка килде. Районыбыз – әрмәннеке – Шаумян, урамы да – Шаумян,
җитмәсә, монда Шаумян бюсты тора, хәтта метросы да Шаумян исемендә иде.
Безнең тирәдә, нигездә, әрмәннәр һәм руслар яшәде. Һәрберсенең үз
сөйләше, диалекты, үз мөгамәләсе.
Минем исемем – Әхмәт. Әрмәннәр – «Эхмеджан», руслар «Ахмедик»
дип йөртә. Без дә аларга үз телләрендә эндәшергә тырышабыз. Әрмәннәргә
– «җан», русларга «ик» ны өстибез.
«Җан» иҗеген ишетүгә, без, әңгәмәдәшнең әрмән икәнен чамалыйбыз,
әмма бер нәрсәне аңлый алмыйбыз: «җан» азәрбайҗан сүзе ласа, аны ничек
әрмәннәр үзләренеке итте икән соң? Безгә яраклашыр өчен мәллә?
Халык арасында кара чәчле, кара күзле кешене күрсәләр, шунда ук
кызыксыну башлана: «Хаес, туркес? – Әрмәнме, төркиме?» Сәер тоела,
әлбәттә. Кемнәр алар төркиләр? Азәрбайҗанда төркиләр дә яши микәнни?
Бу бит Совет Азәрбайҗаны. Үзебез исә азәрбайҗанлылар.
Алар азәрбайҗан җырларын тыңлыйлар. Зәйнәб Ханларова һәм
Мамедбаһирә Баһирзадәне... Ә кайчак «Ул Әрмәнстаныбызның халык
артисты» дип куялар да җыр башлыйлар:
«Бертуганнар булдык, Айастан, Азәрбайҗан».
Ишегалдыбыздагы һөнәрчеләрнең барысы да әрмәннәр иде. Һәммәсе
алтын куллы. Азәрбайҗаннар фатирларына ремонтны бары тик алардан
гына ясатты. Чиратны бер-ике ай алдан алып куясы иде. Ә руслар газ,
нефть өлкәсендә яки башка кара эшләрдә эшләде.
Бер итекче әрмән бар иде. Мин аның иң нечкә кылларына кагылу юлын
белеп алдым: ул – Анастас Микоянны ихтирам итүчеләрдән. Кибетләрдә
җүнле аяк киеме юк чак, шуңа тузганын һаман төзәттереп торырга кирәк
иде, хәер, кимендә җиде-сигез ел киелгән нәрсә инде. Мин Микоянның
азәрбайҗан коммунистларының беренче җитәкчесе Шаумянның көрәштәше
икәнен ишеткән идем. Хрущёв вакытында СССР Югары Советы
Президиумы рәисе итеп тә сайланган хәтта.
Әлбәттә, Микоян күргән кешем түгел, шулай да аяк киемемне яхшылап
төзәтсен өчен, итекчегә кушылып, аны мактарга мәҗбүрмен. Ул чакта
азәрбайҗанның «Файдасы булса, әрмәнне дә бертуган абыең санарсың», дигән
мәкален күз алдымда тотыбрак яши идем. Берчакны шулай, итекче өенә килеп
кердем дә Анастас Микоянны мактап, сандугачтай сайрый башладым. Карапет
агай: «Син миңа бик ошап торасың әле, егет! Менә, түфлиләреңне бер дигән итеп
төзәттем, бүләгем булсын, Эхмеджан», – дигәнче тегене тәмам күкләргә чөйдем.
Рус яки әрмән үлеп китсә, безнең ишегалды эшсезләре өчен ул көн
бәйрәмгә әверелде. Күзләрдән ялган яшьләрне сөртештердек, чөнки
беләбез: дөньядан кичкәннәрне искә алу мәҗлесендә табынга исерткечләр
дә куелачак. Аларда андый вакытта чәкештерми генә эчәләр. Безнең
йолкышлар исә, кайчак онытылып китеп, чәркәләр чыңы астында «Рубик
өчен!» кебегрәк сүзләр дә ычкындыралар.
Ерак түгел генә Ибиш агай дигән кеше яши иде. Әрмәнчә әрвахларны
искә алу мәҗлесендә ул аягына да басып тора алмаслык хәлгә килә. Хатыны:
«Оят бел! Мамед үлгәч, кырыгына да көчкә бардың. Хәзер нәрсә? Рубик
күзен йомарга өлгергәнче, син аның ишек төбенә килеп утыргансың. Хәмер
исен сиздеңме, ә?» – дип такмаклый.
Безнең ишегалды малайлары рус секторында белем алды, кызлар да шулай.
Берсе – Армен агай кызы Шушаник азәрбайҗанча укыды. Бер сыйныфта идек.
Мәктәпкә бергә бардык, бергә кайттык. Бик чибәр иде ул: кара күзле, озын
толымлы. Кыскасы, һәркемне сихерләрлек. Аңа хәтта исеме белән эндәшүе дә
рәхәт иде. Шушаник... Әйтерсең лә күзалдында Шуша җанланып китә. Миңа
Шушаник «Шуша»дан, Карабахтагы шәһәр исеменнән алынгандыр сыман
тоела. Шушы сүзне ягымлырак итәр өчен генә «ик» кушымчасы өстәгәннәрдер.
Үз итеп эндәшкәндә, миңа да «Ахмадик» диләр бит.
Безнең нәсел тамырлары Шушага тоташа. Тик минем Карабахта бер
тапкыр да булганым юк. Аның кайсы якта икәнен дә белмим, чөнки әтием
дә, әнием дә Бакуда туган. Өйдә алар нәселебез турында сөйләшмәделәр дә
кебек. Ә Шушаниклар гаиләсе Бакуга Карабахтан күченгән. Кызның әбисе
белән бабасы Гадрутта яшәгән. Җәй саен кайтып йөргәннәр.
Ул йотлыга-йотлыга, ул якның матурлыгы – таулары, чишмә-елгалары
турында сөйләде. Мин дә әрмән кызының Карабах хикәятләрен игътибар
белән тыңладым. Чын-чынлап Карабах турында дәресләр бирде. Күңелемнән
бу яклар турында уйламаска тырыштым, чөнки минем тормышым монда
– «Кара шәһәр»дә иде. Завод торбаларыннан ургылып чыккан куе төтен,
бензин һәм нефть ташый торган локомотивлар сигналы, трамвайлар
тавышы, Бульвар, Баку җиле белән күтәрелгән тузан – болар барысы да
минеке! Шушаникның Карабах хикәятләренә караганда, күңелемә алар
күпкә якынрак, үзрәк. Шулай да кызны тыңлаудан баш тартмадым.
Әрмән малайлары минем белән дуслашырга тырышты. Әрмәнчә дә беләм,
рус телендә дә бик яхшы сөйләшәм. Алар да русча белә. Вата-җимерә булса
да, минем белән азәрбайҗанча да сукаларга тырышалар. Ул чакта хаталарын
әйтеп, аяусыз көлә торган идем. Шул хәлләрдән соң әрмән балалары тел
белүдә үземнән дә уздырып җибәрде. Ахырдан гына төшендем: минем белән
дуслашулары да тел өйрәнү өчен булган икән. Боларны уйлар дәрәҗәдә түгел
идем шул. Шушаник белән дә дуслыгыбыз һаман ныгый барды. Армен ага да
урамда да, мәктәптә дә кызына күз-колак булуымны сорады. Шуңа мәктәпкә
бергә барабыз, бергә кайтабыз да. Аның Арсен исемле энесе исә безгә кырын
карап үтә, әтисеннән курыкканга гына дәшми чыдый иде.
Минем әти-әниләр дә дуслыгыбызга каршы килмәде. Дөресрәге,
игътибар итмәскә тырыштылар. Күршеләр бит инде без.
Шушаник бик гыйлемле кыз иде. 1980 нче еллар – торгынлык чорында
да ул киң күзаллавы белән аерылып торды. Кайчак мине һич җавабын
табалмаслык сораулар белән күмә:
– Эхмеджан, Азәрбайҗанда совет властена кем нигез салды икән?
– Белмим шул.
– Шаумян, Степан Шаумян. Күрәсеңме, безнең район да аның исемен
йөртә ласа. Азәрбайҗанда Шаумян дигән тагын бер район бар әле. Ә Таулы
Карабах автономияле өлкәсенең башкаласы ничек атала?
– Белмим.
– Степанакертны ничек белмисең инде? Шаумян исемендәге. Ә
Карабахның ничә районы бар?
– Белмим.
– Ай-яй. Шушаны ата инде хет. Мин Гадрут, Мардакерт, Степанакерт,
Мартунины өстәрмен. Ә азәрбайҗанның беренче халык язучысы кем икәнне
беләсеңме соң?
– Белмим.
– Александр Шерванзадә, әрмән милләтеннән. Өйдә «Хаос» исемле
китабы бар. Укырга биреп торырмын. Дөрес, ул әрмәннәргә каты бәрелә.
Ярар, анысы мөһим түгел. Барыбер безнең горурлыгыбыз ул. Ә «үзгәртеп
кору»ның икътисади архитекторы кем? Әрмән, Ахмеджан, әрмән. Академик
Аганбекаян. Рим империясен җимерелүдән, Спартак баш күтәрүләреннән
шулай ук әрмән саклап калган. Ә гарәп халифәтен Бабәктән минем ата-
бабалар саклаган. Бабәкне беләсеңме соң син?
– Әйе. Киносын караган идем.
– Хөррәмитләр хәрәкәтен ник шулай атаганнар? «Ирекле мәхәббәт»
нәрсә ул?
– Белмим.
– Белмәвең яхшырак та. Башың яшь әле. Ә католикс әрмән кем?
– Белмим.
– Вазген, Эхмеджан. Яхшы, алайса сезнең рухи әйдәп баручыгыз кем
– Шәйхел-исламмы?
– Беренче тапкыр ишетәм.
– Син мәчеткә йөрмисеңмени?
– Юк.
– Ә мин йөрим. Әни мине һәр атнада башта әрмән чиркәвенә, аннан
Тезе Пир мәчетенә, аннан соң русларның православие чиркәвенә илтә.
Шәм куябыз, дога кылабыз.
– Әрмән чиркәвен аңлыйм инде, ә православ христиан чиркәве нигә
инде сиңа?
– Эхмеджан, гыйбадәтханәләр төрле, ә Аллаһы Тәгалә берәү генә.
– Йа Раббым, берни аңламыйм, башымны тәмам бутап бетердең ласа...
Ул мине сораулары белән чиксез ялыктырды. Һәм гел «әрмән, хай» дип
кабатлап торды. Белмим, боларны кайлардан табып укыгандыр? Миңа,
мәсәлән, әти-әниләрнең дә сөйләгәне юк, мәктәптә дә укытмыйлар. «Хай»
дигән сүз дә бары тик «Гитлер» сүзе белән генә тәңгәллек тудыра. Ә хәзер
сугыш турында кино караганда елмаеп куям. «Хай Гитлер» дигәнне ишетсәм,
мөгаен Гитлер да әрмән булгандыр, дип уйлап алам. Ярый әле немец телен
укыдык, һәм мин «хай» дип кабул ителсә дә, аның «хайль» икәнен беләм.
Без инде мәктәпне тәмамладык. Чыгарылыш кичәсе җитте. Бергәләп,
таң каршыларга диңгез буендагы Бульварга киттек. Башкаларга сиздермичә
генә Шушаник белән Киров исемендәге Тау ягы паркына мендек. Ул янә
миңа сораулар яудырды:
– Синең «Асли һәм Кәрим» эпосын укыганың бармы?
– Юк.
– Нариман Наримановның «Баһадур һәм Сона»сын?
– Укымадым.
– Ә Гусейн Җәвиднең «Шәех Санан»ын?
– Әй, җитте инде, сорауларың белән ачуымны китермәсәнә. Укымадым
– бетте-китте! Миңа аларның кирәге дә юк. Барыбер атам кебек нефтьче
булачакмын. Техник юнәлештәге сораулар тап, әйдә, җавап бирермен.
– Их, Эхмеджан, мин бит синнән Аветик Исаакян турында сорамыйм.
Бөтен сорауларым азәрбайҗан әдәбиятына, тарихына кагылышлы. Яхшы,
син азәрбайҗан егетенең әрмән кызын ярата алуына ышанасыңмы?
Мин Шушаникның кара күзләренә төбәлдем. Алар очкынланып яна
иде. Шуннан соң гына бу сорауларның ни өчен бирелгәнен аңлап алдым.
Беренчедән, аның үзен зур мәдәниятле халык вәкиле итеп күрсәтәсе килгән.
Икенчедән, төрки егетләр һәм әрмән кызлары – Баһадур – Сона, Асли белән
Кәрим язмышын үзебезгә ялгарга тырышкан.
– Ышанам.
Шушаник шуны гына көткәндәй, иреннәре белән минем иреннәргә
кагылып алды. Унҗиде яшемдә беренче мәртәбә кызлар ирененең тәмен
татыдым. Әллә ничек башым әйләнеп китте. Үз-үземне көчкә тыеп тордым.
Шушаник кочагыма сыенган көе суырып үпте. Мин көтелмәгән хәлдән
һәм хисләр агышы куәтеннән каушап төштем. Азәрбайҗан егете белән
әрмән кызы арасында мәхәббәт булу мөмкинлеге каядыр таралып юкка
чыкты. Үземне упкынга тартканын белгән көенчә мәхәббәт чолганышында
калдым. Ул чакта кинәт китереп бәргән хисләрдән батасымны да яки калкып,
өскә чыгасымны да аңламаганмын. Ялкынлы мәхәббәттән Шушаникның
күзләренә яшь тулды. Кочагымда мер-мер килде. Минем дә хисләремне
йөгәнләр көчем бетте: тулысынча аның дөньясына йотылдым. Элек мондый
дәрт, сөю, көчле теләк турында китаплардан да ояла-ояла гына укый идем.
Хәтта «Мең дә бер кичә»дәге мәхәббәт хикәятләрендәге канунлашкан
бетемнәрне ятлаганым да булды. Хәзер бу әкияттә төп катнашучы – үзем:
«Солтанның корылган пушкасы атты. Ядрәсе кызның «крепостен» ватты.
Ул тагын бер кат атты... тагын... Арыгач йоклап китте. Әкият кенә тиз
сөйләнә. Тугыз айдан соң солтанның улы туды». Мин «Мең дә бер кичә»
әкияте кочагында идем. Солтан була алмам, әлбәттә. Икебезнең дә урта
мәктәпне тәмамлаган чагыбыз. Шул арада чыгарылыш кичәсе гөнаһына
батканбыз. Тау буе паркында без чикне үтеп чыктык. Әмма соң иде инде.
Дөресен әйткәндә, бу хәлгә сөендем дә: чөнки Шушаникны ярата идем.
Хәзер инде монысын ул үзе дә белә. Тик әти-әнигә ничек әйтәсе?
– Шушаник, яктырып бара, әйдә, киттек.
– Кая?
– Өйгә.
– Юк, әйдә хәзер үк комсомол-төзелеш отрядына язылыйк. БАМга китик.
Байкал-Амур магистрале төзелешенә кушылырбыз. Фатир алырбыз, гаилә
корырбыз, комсомол туе уздырырбыз.
– Әйдә, өйгә кайтыйк, Шушаник. Аттестат алыйк, институтка керик.
Алдагы тормышны аннары уйларбыз.
– Их, кемгә сөйләп торам соң?! Сез – азәрбайҗаннар, бөтенегез бертөрле.
Өлгергәнлек аттестаты алыйк – балигъ булыйк, институтка керик –
гыйлемлегә әверелик, шуннан армия – ир-егетлеккә юл, партиясе – карьера,
шәхси үсеш өчен мөһим, имеш. Аннан соң кайтырбыз да эшкә урнашырбыз.
Апабызның йә абыебызның кызына өйләнербез, бала тудырырбыз, аннан
икенчене... тагын берне... Аларны үстерербез, өйләндерербез, кияүгә
бирербез... Кем өчендер яшәрбез дә үләрбез. Дөрес сөйлимме, Эхмеджан?
– Белмим. Әйдә, яктырганчы өйгә кайтып өлгерик. Үзебезне тәртипкә
китерик, өйдәгеләр сизенә күрмәсен.
– Сизенсеннәр. Бүген һичнигә алыштыргысыз бәхетне татыдым!
Эхмеджанны яратам мин!
– Әкрен. Ишетмәсеннәр... Өйдә сиздерә күрмә тагын. Бөтен эшне
бозарсың. Ярармы?
– Ярар, Эхмеджан, ярар. Синеңчә булсын. Син дә бит ир кешегә
әверелдең... Мин дә...

(Дәвамы бар)

Маһир Габилоглу

Русчадан Фирүзә ҖАМАЛЕТДИНОВА тәрҗемәсе.

 

Маһир Габилоглу – язучы, публицист, журналист,
тәрҗемәче. Азәрбайҗанның Язучылар берлеге, Журналистлар
берлеге әгъзасы.
Маһир Габилоглу 1966 елда Баку шәһәрендә туган, 1990
елда Баку дәүләт университетының филология факультетын
тәмамлаган. Төрле елларда Азәрбайҗан Язучылар берлегенең
«Dədə Qorqud» энциклопедиясендә әдәби хезмәткәр, Az-
TVнең «Хәбәрләр» редакциясендә мөхәррир, «Space»
каналының «Һәр көн» мәгълүмат программасында мөхәррир,
баш мөхәррир урынбасары, «Халык гәзите» газетасында
мәгълүмат бүлеге мөдире вазифаларында эшләгән.
Хәзерге вакытта ирекле иҗат белән шөгыльләнә. Халык шагыйре Габилнең 7 томлык
«Әсәрләр» җыентыгының төзүчесе һәм мөхәррире. Президентның персональ пенсиясе иясе.

 

"КУ" 05, 2023

Фото: pixabay

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев