Логотип Казан Утлары
"Илең турында уйла"

Соңгы хат...

Андый өлеш бар, кызым, чынында әлеге көнгә кадәр минем аны берәүгә дә сөйләгәнем юк...

Язмамны мәхәббәт белән башлап җибәрим әле. Әйе...

Мәхәббәт-аңлата алмаслык хис. Кайбер кеше ошату хисе кичерә, ә чын мәхәббәтне шул вакытта ук тоясың. Чын мәхәббәт һәрвакыт беренче караштан һәм бөтен гомерлек була...

Нигә мәхәббәт белән башлыйм дисезме?! Хәзер белерсез. Мин-журналист. Миңа сугыш ветераны Таҗетдинов Әгъбәс Мәҗит улының тормышыннан бер өзек язарга куштылар. Мин җыенып аның янына киттем. Ул мине бик сөенеп каршы алды. Беренче сүзләре дә: “Үзем генә булгач, бик күңелсез. Килүеңә рәхмәт, кызым, мин бик шат”-диде. Бу сүзләрне ишетү белән күңелем әллә нишләп китте, бу карт кеше миңа кызганыч булып тоелды. Күзләремә яшь тыгылды, ләкин мин бөтен көчемне җыеп елмайдым. Аның күзләре миңа бик моңсу булып күренделәр. Әгъбәс абый үзе генә яши, әмма аның фатиры чип-чиста итеп юылган, җыештырылган иде.

Мин ашыкканга күрә, сүзне башлап җибәрдем: “Әгъбәс абый миңа сезнең тормыш турында мәкалә язарга куштылар, сез миңа тормышыгызның кеше күңеленә үтеп керә алырдай вакыйгасын сөйләп китсәгез иде.” Аның күзләре тәрәзәгә карады һәм күзләренә тыгылган яшь тамчылары яңагыннан идәнгә тамды.

“Андый өлеш бар, кызым, чынында әлеге көнгә кадәр минем аны берәүгә дә сөйләгәнем юк.Үләремә дә күп калмагандыр инде. Мин аны үзем белән кабергә алып китәргә уйлаган идем, ләкин ул минем күңелемне ашый, йөрәгемне яралый”- диде. Әйтерсең, шулай итеп минем гомеремне кыскарта. Сөйлим алайса, тыңла.” Ул торып китаплар янында торган фотосурәтне алып килде һәм миңа тоттырды.

- Сөйлисе сүзем шушы гүзәл зат турында - диде һәм аның күзләре тагын яшь белән тулды. Мин түзмәдем, күземнән яшь тамчылары тамды.

Аның бит күңеленә бик авыр, ул шуның белән яшәгән, ләкин ни ул?! Билгесез...

Сугышның соңгы елында, мин сул аягым яраланып, хастаханәгә эләктем. Бик күп операцияләр кичердем. Соңгы операциядән соң уянганда таң алды иде. Алсуланып таң ата. Башымны күтәреп тирә-ягымны карадым. Зур гына бүлмә, тирә-ягымда яралылар. Шунда минем карашым янымда утырган кызга тукталды. Аның гүзәллеген аңлатып бетерә алмаслык. Кыз, күзләрен тутырып, миңа карады. Аның карашында шулкадәр сафлылык, чисталык... Сүзләр белән әйтеп бетерерлек түгел.

Әгъбәс абыйның күзеннән янәдән яшъләр тамды. Мин тыныч кына дәшмичә тыңладым. Кыз миңа: “Хәлләрегез ничек, су кирәкмиме?”-диде. Мин дәшмичә аңа карадым.Ул урыныннан торып минем баш астындагы мендәремне әйбәтләп куйды һәм минем исемем Мәдинә була. Мин сезне караучы, тәрбияләүче булам, гел сезнең янда булырмын диде дә, матур итеп елмайды. Минем аңа дәшәргә көчем җитмәде.Ул мине аңлагандай, үзенең йомшак куллары белән минем башымнан сыйпады. Без аның белән менә шулай танышып киттек. Көн артыннан көн узды, минем сәламәтлегем яхшыра башлады. Мәдинә гел минем янда иде. Ул миңа көн саен китаплар укый, ә мин исә тын алырга куркып тыңлап утыра идем. Ул кыз минем йөрәгемә кереп калды, мин аны оныта алмыйм. Минем госпитальдә ятканыма ай тулыр көн иде. Ул төн минем күңелемдә мәңге уелып калды. Әгъбәс абый үксеп елап җибәрде. Мин түзмәдем, аны үз кочагыма алдым. Шушы кулларым белән мин аңа кабер казыдым... Ул төнне немецлар отряды госпитальгә һөҗүм ясады. Без Мәдинә белән палатада китап укып утыра идек, ә мин һәрвакыттагыча аның гүзәллегенә сокланып тыныч кына аның сөйләгәнен тыңлый идем. Шул чак госпитальнең бер як стенасы җимерелде һәм бөтен җиргә ут капты.

 

Мәдинә мине култыклап, ут белән чорналган зданиедән алып чыгарга теләде. Ул мине култыклаган килеш 4-5 адым ясадык һәм ул кинәт идәнгә егылды. Мин аны бар көчемне җыеп кулыма күтәрдем һәм ишеккә таба атладым.

Башта кузгалган кешеләр күренмәде, аннан соң аз-маз тавышлар, ыңгырашулар ишетелә башлады. Самолет очып киткәч тә, җимерелгән здание тып-тын торды. Тирә-якта бер исән кеше дә юк: бөтен җирдә ут, бөтен җирдә кан эзе. Немецлар инде читләшә иделәр. Мин Мәдинәне җиргә куйдым, ул әле исән. Күз яшьләре аша елмаеп, миңа карап: “Мин бит сине бер күрүдә яраттым”-диде дә, аның җаны күкләргә очты. Ул менә шушы кулларда үлде. Мин, җанымны бирергә әзер булган кеше, мине калдырып, оҗмахка күчте.” Минем түзәрлегем калмады, мин Әгъбәс абыйны кочагыма алган килеш аның белән елап җибәрдем. “Мин Мәдинәне госпитальдән ерак урнашмаган зур карт каен астына кабер казып җирләдем. Мин аны гына җирләмәдем, аның белән мин үземнең җанымны да җирләдем. Аңлыйсыңмы, кызым, үзеңнең җаныңны шушы куллар белән җир астына күмү ничек авыр икәнен, ә мин бит ул кызны беренче караштан ук яраттым. Шулай итеп, мин үземнең яраткан кешемне сугыш кырында таптым һәм шунда ук югалттым. Сугыш бетте, без җиңдек. Мин туган ягыма кайтып киттем. Туганнарымнан беркем дә калмаган, авылымны җир белән тигезләгәннәр. Шәһәргә килеп урнашып, үзем генә тормыш корып җибәрдем.

” Әгъбәс абый соравым өчен гафу итегез, ә бүтәнне очрата алмадыгыз мени? Ул башын аска иде: “Юк бүтәнгә карый алмадым, ул минем мәхәббәтем, тик ул гына, ул мәңгегә минем күңелемдә калды, мәңгегә!

” Кызым, бер үтенечем бар сиңа, беләм мин синнән сорарга тиеш түгел.

 

Бу инде артыгы...” Ул тагын елый.

“Сезнең аның янына барасыгыз киләме?” Ул миңа күзен тутырып карады, аның күзендә ниндидер сөенү сизелде. Әйе!-диде ул. Күз яшьләре янәдән тәгәрәде. Юк, син тиеш түгел. Юк!

- Тиеш сезнең аркада без тыныч тормышта яшибез. Сез булганга гына без алсуланып аткан таңны күрәбез. Без сезгә бурычлы һәм мин сезне аның каберенә алып барачакмын, сүз бирәм сезгә!

- Менә ул каен, карт каен, - диде Әгъбәс абый сөенеченнән нишләргә белмичә. Машинадан төшеп, ул сөйгәненең кабере янына ашыкты. Күзләреннән аның бәхет яшьләре акты. Ничә ел үткәч, алар янәдән күрештеләр.

Әгъбәс абыйның сәламәтлеге начар булу сәбәпле, без анда озак тора алмадык. Шәһәргә кайтып киттек. Әгъбәс абый юл буена бер сүз әйтмәде.

Машина подъезд төбенә кайтып туктады. Мин ишекне ачып, Әгъбәс абыйны машинадан төшердем һәм озатырга теләп, аны култыкладым. “Юк, кызым, кирәкми, мин үзем.” Күземә туры карап: “Рәхмәт, кызым, барысы өчен дә, рәхмәт. Син мине бәхетле иттең.”

Мин аның тәрәзәләрендә ут янганын көтеп тордым, аннары гына машинама утырып, өйгә юл тоттым.

Иртән тору белән мин Әгъбәс абый янына ашыктым. Тышта кояш булуына карамастан, көн ниндидер салкын, күңелсез иде. Ишек янына килгәч, мин аптырап калдым. Ишек ачык, фатирда үле тынлык иде. Бүлмәгә үттем. Әгъбәс абый үзенең урынында ята, мин аның янына барып эндәштем- җавап булмады, шунда күзем өстәлдә торган конвертка төште. Күңелем жу итте, үзем дә сизмәстән кулым конвертка үрелде, аның тышына минем кызыма дип язылган иде. Мин бу хатның миңа юлланганын аңлап алдым. Хатны ачып укый башладым:

“Кызым!

Белсәң минем сиңа ничек рәхмәтле булганымны. Син миңа чын сөенеч бүләк иттең. Рәхмәт сиңа. Син мине аның белән күрештердең. Бәлки, син бу хатны укыганда, мин инде бу дөньяда булмам, анысын белмим. Ләкин син бел, мин сөенеп китәрмен. Бу сөенеч синең ярдәм белән икәнен онытма. Шушы соңгы хатым сиңа булыр, кызым.

Зур рәхмәт белән Әгъбәс абыең.”

Минем күздән яшьләр акты. Мин курка-курка аның янына барып кулын тоттым. Боз кебек салкын иде аның куллары. Ул юк, ул киткән... Ул аның янында...

Аны җирләп, бер атна үткәннән соң, минем мәкаләм газетада басылып чыкты. Зур рейтинг. Ләкин ул мәкаләнең нинди кичерешләр аша язылганын бары мин генә белә идем. Бу вакыйгадан соң, мин журналистика эшен ташлап, картлар йортына шәфкать туташы булып эшкә кердем. Бу эш мине тынычландыра иде. Мин чыннан да аларга кирәк. Мин аларга булышырга тиеш. Мин алар белән бәхетле. Әгъбәс абый язган хатны мин әлеге көнгә кадәр саклыйм, ул гел минем белән... Алар минем белән икесе дә... Мәдинә апа, Әгъбәс абый мәхәббәтләре башланырга өлгермичә өзелгән ике йөрәк...

Шакиров Азамат Фирдәвис улы

Актаныш районы

ДБГБУ “Советлар Союзы Герое Хәсән Заман исемендәге

Актаныш кадет интернат – мәктәбе” дәүләт бюджет гомуми белем учреждениесенең 8 нче сыйныф укучысы

Фото: pixabay

 

Теги: бәйге чәчмә әсәр

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев