Артык чибәр иде шул... (хикәя)
14 февраль. Гашыйклар көне. Туй мәҗлесе тәмамланып, яшьләр өчен кунакханәдә алып куелган бүлмәгә кайтып керүгә, Илүсәнең телефонына SMS хәбәр килеп төште: «Мин сине һаман да яратам!»
14 февраль. Гашыйклар көне. Туй мәҗлесе тәмамланып, яшьләр өчен кунакханәдә алып куелган бүлмәгә кайтып керүгә, Илүсәнең телефонына SMS хәбәр килеп төште: «Мин сине һаман да яратам!» Илүсә бер мизгелгә тораташтай катып калды. «Их, Айдар, бер көнгә соңга калдың, бары бер көнгә...» — дигән уй сызып үтте Илүсәнең башыннан. Аларның танышулары да Илүсә өчен көтелмәгәндә булды. Җәйнең салкынча бер киче иде. Әле яңа гына армиядән кайткан Айдар, иңнәренә гармунын асып, авыл урамнарын әйләнеп кайтам дигән сылтау белән чыгып китте. Әйе, сылтау гына иде бу. Ә чынында исә бер ел элек, армиягә киткәнче күз төшереп калган Илүсәне күзләп кайту иде исәбе. Югары очта кызлар көлешкән тавыш ишеткәч, Айдарның йөрәге тагын да катырак тибә башлады. Бер ел аз вакыт түгел, кызны башкалар кочагында күрүдән курыкты ул. Айдар гармунын сыздырып, капка төбендә кич утыручы яшьләр янына китте. Егетне күрүгә кызлар тагын да җанландылар. Кайсысыдыр чытлыкланып көлә, кайсысыдыр кыюланып сораулар да бирә башлады. Бары тик Илүсә генә, аның гармун телләрен биеткән көчле кулларына, мәһабәт гәүдәсенә сокланып карап, сүзсез калды. Шул көннән соң алар арасында мәхәббәт хисләре кабынып китте. Аларга кайберәүләр сокланып, кайберәүләр кызыгып карый иде. Ләкин кешеләрнең дә төрлесе була икән, көнләшеп караучылар да булган шул... Илүсә дә, Айдар да шәһәрдә югары белем алалар иде. Икесе ике шәһәрдә, ял көннәренә авылга кайтканда гына күрешә иде алар. Илүсә артык чибәр иде шул. Айдарның күңелен көнчелек корты кимерә башлады. Кайберәүләрнең көнче телләре аның күңеленә тагын да күбрәк шик таратты: янәсе, Илүсәнең шәһәрдә яратып йөргән егете бар икән... Айдарның холкын яхшы белгән Илүсә моның ялган булуын гел әйтеп килде. Чын ярату белән ярата иде шул Илүсә Айдарны.
Тора-бара Айдар үзенең төртмәле сүзләре белән Илүсәнең тәмам теңкәсенә тиде. Бер-берсен үлеп яратсалар да, мин-минлек, горурлык хисләре өстен чыкты, аралары әкренләп суына башлады.
Көннәр артыннан айлар узды. Менә инде Илүсә, кулына кызыл дипломын алып, балалар табибы булып эшли башлады. Больницада ул үзе кебек яңа гына институт тәмамлап эшли башлаган Рәшит белән танышты. Рәшитне үз итеп, хөрмәт итеп йөрсә дә, Айдарны оныта алмады Илүсә. Яшьләр озак сузып тормадылар, өйләнешеп бергә яшәргә булдылар. Туй көнен дә Гашыйклар көненә билгеләделәр алар...
Гөлфия Габдрахманова
"КУ" 1, 2015
Фото: pixabay
Теги: хикәя
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз
Нет комментариев