Логотип Казан Утлары
Хикәя

УРЫНДЫК (сатирик хикәя)

Күптәнге дустым – урындыгыма карадым. Бик йончыган, танымаслык хәлгә килеп, картайган иде ул. Эндәшмичә, миңа үрелгәндәй тора. Янына барып иңеннән сыйпап алдым. Миңа сыенгандай булды. Күземә яшь тулды. Сүзсез дә бер-беребезне аңладык. Бу җәмгыятьтә һәммәбезгә уртак язмыш икән шул... Бигрәк тә бездәйләргә!

Ул урындык минем эш өстәле артына килеп эләккәнче байтак гомер
кичергән, шактый михнәт күргән, тормыш могҗизаларын, сабагын,
рәнҗешләрен, мыскыллауларын татыган булып чыкты. Беркөнне,
нишләп шыгырдый соң бу, ник ыңгыраша, дисәм, урындыгым телгә
килеп, сөйләргә кереште:
– Минем иң беренче хуҗам – моннан кырык алты ел элек, бер зур
район башлыгының идеология буенча урынбасары Елена Комиссарова
иде, – дип башлады ул сүзен. – Чибәр туташ. Син ул вакытта шәһәрнең
бер мәдәният йортында директор булып эшли идең. Яшь, әле генә
институт тәмамлап, аңа кадәр төзелеш оешмаларында балта остасы
булып эшләп йөргән адәм заты идең. Шулай да клуб эшен җайга
салып, хәйран гөрләтеп җибәрдең. Бөтен шәһәргә таралды аның
даны. Монда танылган артистларның концертларын, язучыларның
чыгышларын, мәчет, чиркәү әһелләренең дини семинарларын
оештыру гадәти чараларга әверелде. Райком, шәһәр югарылыгында
мактала идең, еш яңгырый иде исемең җыелышларда...
Ләкин нигәдер өнәми иде сине теге чибәр туташ. Кайчандыр үзен
хур иткәнгәме?.. Хәтерлисеңме, элек «совет гаиләсе бәйрәмнәре»
үткәрәләр иде бит шәһәр күләмендә: паркларда, халык күп яшәгән
ишегалларында. Анда кибетләрдән лавкалар килеп, дефицит товарлар,
ризыклар сатуны оештырдылар. Менә шул бәйрәмне синең клубта да
үткәрдегез. Үзегезчә концертлар куйдыгыз, син үзең дә оста бит инде
андый нәрсәләргә: җырларга, гармунда уйнарга. Халыкка бушлай
кино күрсәтүне дә оештырдыгыз. Кибеттән, бәйрәм уңае белән, гомер
булмаган хәл – печенье-конфетлар да китергәннәр иде. Кешеләр
сугыша-талаша шуңа ябырылган. Ызгыш-талаш... Кайберәүләрнең
борыннары канаган...
Шул вакытта райкомнан бәйрәмнәрнең ничек оештырылуын
тикшереп йөрүче, әлеге дә баягы, Комиссарова килеп төшә,
«Волга»сында. Клубка керә дә:
– Что за безобразие? – дип сиңа ябыша.
Син аңа:
– Бу безобразиены сез үзегез оештырасыз. Башта ил күләмендә
дефицит ясап, әлеге печенье-конфетларны, бәйрәм дигән булып,
клубта саттырасыз. Аның бит үзенең сата торган махсус урыны бар
– кибете! Нигә монда китереп кеше талаштырасыз? – дисең.

Туташ:
– Кайда синең кабинетың? – ди, ачу белән, усал күзләрен акайтып.
Син аңа:
– Мин монда ничә еллар эшләп, сезнең бер тапкыр да безнең
клубка килеп караганыгыз булмады. Әнә! – дип, ирләр бәдрәфенә
күрсәтәсең. Кереп китә туташ, җилпенеп. Килеп чыга күгәренеп. Бер
сүз дәшмичә, машинасына утырып ычкына. Ә анда – бәдрәфтә, кай
ара шул тирәдә яшәүче шпана малайлар җыелышып, шырпы кабызып,
түшәмгә чиертеп яталар икән. Заманы шундый иде... Тәртип, иман
дигән нәрсә беткән чор.
Туташ райкомына кайткан да профком председателегезгә
шалтыратып, сине эштән куарга кушкан... Кудылармы соң?
– Юк... Миннән башка ни эшли алсын алар?..
Беркавым тынып торганнан соң, урындыгым тирән сулап куйды
да сүзен дәвам итте:
– Ә менә аның үзен кудылар. Чибәрлегеннән файдаланучылар күп
булды. Яшь чагында яраталар иде үзен. Райкомның беренче секретаре
да, шәһәр башлыгы да... И-и, хөрмәттә булды инде, и-и макталудан
бушамады, ял йортына, курортларга күп йөрттеләр, Америкага хәтле
барып кайтты бит.
Шул чагында миңа да ремонт ясап өлгерделәр. Югыйсә ике
култыксамны да сындыра язганнар иде... Менә шуннан калган
шыгырдаулар инде бу минем. Ыңгырашулар...
Урындыгымның күзләре дымланды. Икебез дә тын калып тордык.
Ул бераздан:
– Язмышыңа җеннәр ияләшсә, син дә яшәрсең шулай... – дип
куйды.
– Шуннан соң кая барып эләктең?
– Комиссарова бүлмәсен җыештыручылар минем затлы булуыма
игътибар иткән – мине антиквариат кибетенә озаттылар. Әлбәттә, бераз
ремонтлап, «дәвалап» дигәндәй. Байтак вакыт яттым мин анда тузанга
батып. Авыр инде, үзеңнең кирәк түгеллегеңне белү. Антиквариат
кибетеннән мине филармониягә алып киттеләр. Фәләненче елда.
– Соң, ул елларда мин дә шунда эшли идем бит!
– Әйе шул. Филармониянең директоры яшь кенә ир кеше – биюче
иде. Өстәл артында утырганда да аяклары гел тыпырдап торды.
– Аны җырчылар «үзебезнең кеше» дип, директор итеп сайлап
куйдылар. Ләкин соңыннан бирде ул аларга кирәкләрен. Тегеләр ник
сайлаганнарына үкенде, – дип урындыгымны җөпләдем.
– Гел пөхтә киенеп йөри иде. Өстәл тартмасыннан ислемаен
чыгарып бөркенеп алса, тончыга идем. Ниндидер хатын-кыз духие.
– «Красная Москва»дыр?
– Юк. Анысы әйбәт иде бит – дефицит…

– «Кармен» мәллә? Биюче кыз рәсеме төшерелгән шундый бер
ислемай бар иде элек.
– Үзе биюче-директор булгач, шул булгандыр... – дип килеште
урындык.
Бераз тынлыктан соң ул кабат истәлекләрен сөйләргә кереште:
– Әйе. Синең анда эшләгән чакларыңны хәтерлим. Башта үзеңне
«Яшьләр» төркеменә кушып, гастрольләргә чыгарып җибәрделәр.
Иртә язда китеп, көзен генә гастрольдән әйләнеп кайта идегез. Ярый
ла сез гел хәрәкәттә, ә мин чандыр директор арты астында көннәр
буе интегә идем. Ит кунмый бит шул биюче-директорга. Ичмасам,
мендәр сыман нәрсә куйса да рәхәтрәк булыр иде үзенә дә... Көне
буе «мине урламасыннар» дигән шикелле урыныннан да кузгалмый.
Тишелә бит инде йә чалбары, йә минем сырт...
Беркөнне шалтыраталар үзенә: «Алло! Сезме бу?» «Әйе, әйе...»
«Урыныгыздамы?» «Әйе, килеп китегез! Әйе, әйе, калдырдым сезгә.
Әйе, ике урын...» Әйтерсең лә ишеге төбеннән шалтыратканнар –
килеп тә керде берәү. Иренми директор. Урыныннан торып, каршы
ала чакырган кешесен, зурлап. Тегесе дә кулын сузып, ярым бөгелгән
хәлдә, бигүк түргә узмыйча – «нейтраль зонада» рәсми очрашу
кыланмышы үткәрә: «Якын дустым, хәлләрегез ничек?» «Аллага
шөкер, рәхмәт! И-и, якыннардан да якынрак, хөрмәтлеләрдән дә
хөрмәтлерәк, кадерле дустым...» Бу каршы алу күренешендә гимннар
уйналган төсле булып китә.
Менә очрашуның эшлекле өлеше башлана: «Менә сезгә чакыру
билеты. Хатыныгыз белән килегез, парлап. Илһам Шакиров
концерты. Алгы рәтләрдән иң матур урыннар... Ике урын җитәме?»
«Кыен булмаса тагын бер-икене...» «Ярый, ярый...»
Аннары читтән торып вузда укып йөрүче директорыбызның
тавышы пышылдауга күчә: «Ни бит... сессияне ябасы иде... хәл итәсе
иде бит шуны...» «Сез ничәнче курста әле?.. Ә-ә-ә, әйе... Борчылма,
дустым... Хәл ителер...»
– Менә шулай минем дә дәрәҗә күтәрелә, – дип ялгап китте сүзен
урындык. – Тиздән миңа югары белемле, дипломлы директор утырып
җитәкчелек итәчәк!
Ничә еллар эшләгәндер урындыгым бу урында, әйтә алмыйм. Мин
үзем дә язмыш баткаклыгында байтак югалып йөрдем...
– Буталчык еллар агымы мине югары культуралы шәхесләр
укытып чыгара торган институтка илтеп кертте. Ыргытты дисәм дә
була... – дип авыр сулап дәвам итте урындыгым. – Бу хәл очраклы
рәвештә килеп чыкты. Әлеге дә баягы филармония җитәкчесе, бер
дә урыныннан кымшанырга теләмәгән биюче директордан котылгач,
шушы язмышка дучар булдым. Директор үзенә затлырак урындык
сатып алды да, мине институттагы бер җитәкчегә бүләк итте. Теге хуҗам чандыр булса, монысы шуның киресе иде – юан, тәбәнәк.
Көне буе урыныннан кузгалмый утыра, мин исә һава җитмәүдән
тончыгып, үләм-җимереләм дигәндә, көн үтеп китә яза. Сине дә
чакыртып алды ул бер тапкыр...
– Әйе, хәтердә. Көтмәгәндә чакыруы куркыта калды. Нинди
гаепләрем барлыгын искә төшереп маташтым – булмады. Шулай да,
элегрәк, кайчандыр ул бер заводта зур түрә вазифаларын үтәгәндә
ансамблебез белән концерт куйган идек. Ул безне караган иде.
Соңыннан мәдәният сараенда банкет оештырырга кушкан булган.
Банкет дигәне – озын буш өстәл, өстәлдә бер кабарлык ризык та, су
да юк иде. Шунда ул мәдәният йорты директорына:
– Кая теге нәрсәң? – диде.
Тиз генә әллә кайдан «Столичная» табып, кулына тоттырдылар
моның.
– Кая стаканың?
Стакан да табылды. Шешәнең бөкесен ачып җибәрделәр. Ә без
алда тагын нәрсә буласын белмичә, шаккатып, карап утырабыз.
Эндәшмибез. Без бит хуҗаның ишәге. Стаканны тутырып салды да,
өстәл буенча шудырып җибәрде. Бер тамчысы түгелмичә, аумый-
нитми, минем каршымда туктады.
– Эч!
Башкаларга карадым да, каплап куйдым стаканны. «Ах!» – иттеләр.
– Хәзер «Карурман»ны җырла!
Бу хәлдә җырлый аламы-юкмы, Илһам абыйчарак итеп?.. Хәйран
әйбәт чыкты шулай да. Икенче куплетка да кодрәт җитте. Бик ярата,
хөрмәт итә иде ул югары сәнгатьле кешеләрне. Мине дә шулар рәтенә
кертте микәнни?
– Хатын-кызларны да бик якын күрә торган гадәте булды. Аңа
рәнҗемим, шыгырдап булса да түздем. Яхшы кеше иде. Миңа
ремонт та ясатты бит. Күн белән тышлатты. Чәчәк түбәле җиз
кадаклар белән бизәтеп кайтартты. Түрәләр утыра торган кәнәфи,
патшаларныкы кебек тәхеткә әверелгән кебек булдым. Рәхмәттән
башка сүзем юк.
Бераз тын торгач, урындыгым авыр сулап дәвам итте:
– Шуннан соң мине язмыш телевидениега ыргытты. Син шунда
эшли идең – фольклор бүлегендә.
Менә сиңа мә! Гомер буе янәшә булганбыз икән урындыгым белән.
– Ә син анда кем бүлмәсендәге өстәл артында хезмәт куйдың?
– Сәнгать редакцияләренең баш редакторыныкында. И рәхәт
тә иде сез анда эшләгәндә... Телевидение шау-гөр килеп тора иде.
Бер төркем яңа редакторлар, режиссёрлар килеп, идеяләрегезне
экраннарда тормышка ашыра башладыгыз. Ул Яңа ел кичәләре,
тамаша концертлары, фольклор коллективларының чыгышлары, балалар өчен әкият фильмнары... Синең тапшырулар! Чит илләргә
ташыйлар иде бит синең «Капка төбең»не, минем хуҗадан копиясен
сорап...
Аннан соң, шунысын да беләм әле: кино төшереп йөргәнеңне...
Сине бер фильмның директоры итеп билгеләделәр. Һәм, иң беренче
эш итеп, зурдан кубып, бу эшне башкару өчен махсус павильон төзүне
күздә тотып, урман хуҗалыгыннан такта юнәтү дә сиңа йөкләнде. Җиң
сызганып эшкә тотындың. Иң беренче итеп, фильмның директоры –
ягъни синең өчен дә «Каблук» дип аталган машина каралган булып
чыкты. Ләкин ул никтер сиңа эләкмәде...
Ниһаять, эшне башладың, каяндыр йөк машинасы юнәтеп,
шофёры белән икегез генә Лесхозга баргансыз, хуҗасын күргәнсез,
максатыгызның мөһим икәнен аңлатканнан соң, ул пилорамага барып,
машинага күпме төяп була, шуның хәтле такта төяргә рөхсәт биргән.
Икәүләп, хәлдән тайганчы эшләгәнсез. Яңа гына сатып алган пәлтәң
агач сагызына буялып, эштән чыккан – аны берничек тә чистартып
булырлык түгел икән...
Алып кайткансыз йөкне шатланып, мактарлар дип уйлагансыздыр
инде... Начальствога кереп отчёт биргәнсез, һәм ул: «Хәзер бу
материалларны баш бухгалтер бакчасына илтеп бушатыгыз!» – дигән.
Син шунда кызып китеп, ике бармагыңа икенче кулдагы тагын ике
бармагыңны чалыштырып куеп: «Утыртсалар, сез миңа «передача»
да китермәячәксез бит!» – дигәнсең. Шулай итеп, үзеңә эшләр өчен
бирелгән машинага да кул селтәп китеп баргансың, телевидениесен
калдырып.
Ә мин шул мохиттә байтак чиләндем. Күрмәгән нужам калмады.
Ишетмәгән гайбәт, белмәгән ялган, күз буяу һәм чарасызлык...
– Телевидениедән соң мин сине югалттым. Кая олактың соң
син?
– Әллә кая түгел инде... Син йөргән җирләрдә. Хәтерлисеңме,
милиция бүлекчәсендә кая сугылырга, кемнән ярдәм сорарга белмичә
йөргән чагыңны? Бер дустыңның улы группировка йогынтысына
эләгеп, чак исән калган иде. Мин шул бүлекчәнең начальнигы
бүлмәсендәге иң абруйлы урындык идем. Телевидениедән соң
ничектер шунда килеп эләктем. Ягъни подполковникның аскы яктан
терәге. Дөресен әйтәм, кайда гына хезмәт күрсәтсәм дә андагыдай
мәсхәрәгә юлыкканым булмады. Андагы мәхшәрләргә шаһит булырга
язмасын – ничек дип әйтәләр әле андый адәмнәрне?.. Гамәлләре
гореф-гадәтләргә туры килми торганнарны?..
– Беләм... Кабул итү бүлмәсендә булдым – дустым хаҗәте
белән инде. Булышмады. «Следовательгә мөрәҗәгать ит!» – диде.
Дустым белән тикшерүче эзләдек. Таптык. Ул исә: «Абзыйлар,
пуля астына керәсем килми», – дип, дөресен әйтеп, гафу үтенеп калды. Дустым шуннан соң хастаханәгә кереп ятты. Йөрәге борчый
башлаган иде.
Минем сөйләгәнемне бик дикъкать белән, бик озак тыңлап
торганнан соң, урындыгым сүз алды:
– Дустыңның улы исән-саумы?
– О-о! Ул инде хәзер зур урында эшли. Министрлыкта, абруйлы
кеше. Бар әле дөньяда тәмугтан аерылып, мәнгә килгән кешеләр...
– Әйе, күп булмасалар да очраштыргалыйлар. Минем тормышта,
яшәешемдә дә мисал китерерлек, яхшы яктан хәтергә алырлыклары
булгалады, – дип сөйләп китте урындыгым ниндидер очракны искә
төшереп. – Син аны беләсең... Бик яхшы беләсең... Аның турында зур
әсәр дә язганың булды. Әйе, ул әйбәт кеше. Мин, урындык булып, аңа
да хезмәт иттем. Ул кайда, нинди генә җаваплы эштә эшләмәсен, мине
үзеннән калдырмады, гел ияртеп йөртте. Бөтен тормышын сөйләсәм
озакка китәр. Ләкин сөйләмәслек тә түгел.
Мин аны яшь чагыннан ук беләм. Эшкә дә, укуга да нык бирелеп
үскән бала. Әти-әнисе гади авыл кешеләре. Күп балалы гаилә.
Тасвирлыйсы кешем, дөресен әйтәм, балачакта чытлык булып үсә.
Хыялый, башына яшьтән үк уй керә: тырышып уку кирәклеге,
бары тик эш кешесе генә хөрмәткә лаек икәнлекне, һәр җирдә –
коллективта алдынгылыкта булуны да төгәл төшенә. Кемнең генә
ул елларда, бигрәк тә малай-шалайның лётчик, соңрак космонавт
буласы килмәгән икән? Ул да шушы шаукымга ияргән зат. Ләкин
аның һаваларга хәтле очып киткән хыяллары кинәт кенә җиргә төшә.
Еллар үткән саен әлеге гамәленең иң төгәл, дөрес икәнлеген аңлый.
Ул аның беренче исән калуының нәтиҗәсе икәнен раслый. Чөнки
аның белән бергә һөнәр алачак курсташлары Әфган сугышының
беренче көннәрендә үк, вертолётларыннан бәреп төшереләләр.
Ул Җир кешесе – җирдә, үз туган җирендә аның бәхете, тормыш
юнәлеше. Ул бөтен көчен, тормыш кыйбласын халкының киләчәктә
ирешәчәк рәхәтлегенә, муллыкка багышлый. Югары белем ала,
көрәш мәйданнарында батырлыгын күрсәтә, хезмәт тармакларында
алдынгылык белән дан казана, аны хөрмәтлиләр, бәялиләр, яңа
заман герое чалымнарын күзаллыйлар – шулай булырга тиешлегенә
инанып иярәләр.
Урындыгым, мавыгып, сөйләвеннән туктады да миңа сүз катты:
– Шулай бит? Син дә аны бик яхшы беләсең ләбаса?!.
– Әйе, ул сәламәтлеген какшатып, менә дигән аграр-шәһәрчек
төзеде, – дип өстәп киттем мин. – Бер нәрсәгә ярашлы булмаган
җирдән гөлбакча ясады. Кешеләр сәламәтләнсеннәр, гүзәллекне күрә
белергә өйрәнсеннәр өчен оҗмахка тиң табигать почмагы калкытты.
Бер караш ташласаң гына да бит үзеңне чын кеше итеп хис итәсең!
Без исә бөгелеп, кәкрәеп беткән, адәм дип аталып та, үзебезне бәяли белми торган нәрсәгә әйләнеп барабыз. Кил, кара, күр – кеше дигән
җан нинди күркәм эшләр башкарган! Һәм башкара ала! Һәр авылда,
һәр төбәктә шундый кешеләр бар түгелме соң? Эшләсеннәр! Юк,
халкын кысып җыйган хәрәм акчасын каядыр чит илгә барып, ял
иткән булып, чәчеп, түгеп кайталар. Шулай яшибез... Яшәү дип атарга
мөмкин булса...
Урындыгым уйга баткан җиреннән сискәнеп куйды:
– Әйе, дөрес, – дип, мин сөйләгәннәрне элеп алып үз фикерен тезә
башлады. – Ләкин бер хакыйкать бар: хәзерге җәмгыятьтә яхшылык
белән мөмкинчелек юклыгы һәм байлык белән көнчелек чире янәшә
яши. Менә ул, син әйткән заман герое, шундый мәрхәмәтле уйлар,
теләкләр белән әлеге оҗмах почмагын төзегәндер. Рәхмәт кенә әйтик.
Ләкин әлеге кеше барысы да ул уйлаганча гөрләп китәр дип уйлады
микән? Аңларлармы аны авылдашлары, рәхмәтле булырлармы
күрше-янәшә тирәләрдә яшәүчеләр, ни мөнәсәбәт күрсәтерләр, яисә
үзе шикелле бай түрәләр моңа ничек карар? Сораулар күп... Минем
уйлавымча, яклаучылар аз булыр. Тормыш хакыйкате мондый бит:
хәерчегә гел булышып торып булмый – күпме бирсәң дә ул аңа аз
булып тоела. Бай белән дә гел дус була алмыйсың – акчаң аныкыннан
күбрәк икәнен белсә, дошманга әйләнәсең. Түрә дә түрә чагында гына
кирәк. Дуслыкны акча ныгыта алмый. Дуслыкны бары тик тигезлек
кенә хәл итә...
Шулай да бу җитәкче миндә тирән хис калдырды. Мин аны
кызганам, ләкин шул ук вакытта тормышында, эшендә уңышлар
телим. Президент булырдай шәхес бит югыйсә!
– Яхшы җитәкчеңнән аерылу авыр булгандыр. Ни сәбәптән соң
аймыл булдыгыз?
– Соңгы елларда ул без сөйләшкән кыенлыкларга дучар була
башлады. Яхшы ниятләре белән үзе генә калды. Рухландыручылары
кимеде. Дуслары да азайды. Аның төшенкелегеннән файдаланучылар
күбәйде. Мин дә аның газапларын аңлап, вазифамнан ваз кичтем.
Очраклы гына кем беләндер очрашудан соң ул мине «Кыскыч»
журналы редакторына биреп җибәрде. Анда син дә эшлисең икән.
Танылган кеше икәнеңне беләм, бәлки кимсетергә ирек бирмәс дигән
ният белән менә, баш редакторыгыз өстәле кырыена килеп елыштым.
Аннары ул мине сиңа бирде...
– Да-а! – дип сузып куйдым мин. – Нинди озын, катлаулы юллар
узып килгәнсең син минем янга. Менә, гомер юлың белән таныштым.
Әмма... Әрәм булачаксың син бездә – журнал укучылар кимегәннән-
кими бара, хәлләребез мактанырлык түгел бер дә. Минем элек
эшләгән бер ярыйсы гына мәктәптә дус директорым бар. Аңа яхшы
урындык кирәк иде, сине шуңа биреп җибәрим әле, яме?..
Урындыгым каршы килмәде. Аерылыштык.

***
Әлеге хәлләрдән соң байтак еллар үтте. Инде аны онытып та
бетергән идем. Ул каядыр еракта, томан артында калды.
Хәзер халык белән очрашулар оештырып, ерак юлларда йөрибез.
Һәркайда хөрмәт. Яратып, көтеп алалар. Юл тукталышларында
очраган юлчылар да, күпләп җыелышып, без – язучыларны танып,
әңгәмә оештырырга керешә. Күңелле дә, рәхәт тә, әһәмиятле дә
мондый сәяхәтләр... Тукталган арада, өчпочмак, пәрәмәч, йә пироглар
белән сыйланып, чәйләр эчеп алабыз. Кул-битләрне юарга хәзер
заманча җиһазландырылган санитар бүлмәләр, гел фаянстан гына
түшәлгән чиста-пөхтә бәдрәфләр дә бар бит.
Бер мәртәбә шундый бәдрәфләрнең берсенә өерелеп килеп кердек.
Карасам, билет ертып торучы ак халатлы апаның утыргычы үтә дә
таныш! Бәррәч!!! Шул, үзе бит бу!
Билет ертучы апа элек мәктәптә эшләгән икән. Укытучы булып.
Барыбыз өчен, учлап, бөтен вак акчаны өстәлдәге тәлинкәсенә
салдым. Алмый.
– Син нәрсә, сездән акча алырга! – ди. – Юк, юк!..
– Нишләп монда эләктегез? – мәйтәм.
– Менә, ниһаять, шушында тынычлык таптым. Кәнәфием
белән икебез дә пенсиягә чыккач монда урнаштык. Аллага шөкер,
тынычландык.
Күптәнге дустым – урындыгыма карадым. Бик йончыган,
танымаслык хәлгә килеп, картайган иде ул. Эндәшмичә, миңа
үрелгәндәй тора. Янына барып иңеннән сыйпап алдым. Миңа
сыенгандай булды. Күземә яшь тулды. Сүзсез дә бер-беребезне
аңладык. Бу җәмгыятьтә һәммәбезгә уртак язмыш икән шул... Бигрәк
тә бездәйләргә!

 

«КУ» 11, 2026

Фото: magnific ai

Теги: проза

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев