Сөю угы (хикәя)
Җавабым кыска: – Сөю угы никадәр тирән кадалмасын, бала хакы барысыннан да өстен.
Мин аның ялгыш кына иңсәмә орынып китүеннән дөньямны
оныттым. Моңарчы бервакытта да, хәтта йөргән егетем, булачак
ирем белән үбешкән-кочышкан чакларда да, йөрәгемдә мондый утлы
ялкын кабынганын, тәнемнең барча күзәнәкләренә кадәр ләззәтле
талпынышын татыганым юк иде.
Могҗиза!
Бу бихәяти хис, әйтми-беленми, ачмый-күренми дигәндәй, капылт
кына күңелемә таракан булып керде.
Без ахирәт дустым Галия белән һәр елны, алмагачлар чәчәк
аткан чорда Казанга килеп, һава алмаштырабыз. Һава алмаштыру
безнең жаргонда испаннарның фиестасы ул. Без дә ел буе җыелган
стрессларны, бернинди тайпылышларны сәбәп итмичә, барча тормыш
мәшәкатьләрен читкә этәреп, өч-дүрт көн үзебез теләгәнчә аулакта
кәеф-сафа корып, җилләнеп алабыз.
Бу сәфәребез 1988 елның 16 маена туры килде. Әүвәл дустымның
танышларына тукталдык. Ишек катында безне керпе энәләредәй
тырпаюлы сакал-мыегын сыйпаштыргалап, ир-атка бик үк ятып
бетмәгән пичәттәй түм-түгәрәк, яшелле-зәңгәрсу күзле егет каршы
алды.
Такташ әйтмешли, теленә шайтан төкергән, сүзгә оста икән.
Татлыдан-татлы – яхшы сүз, затлыдан-затлы – якты йөз.
– О-о, бирәм дигән колына, чыгарып куяр юлына, диләр, Галюшка. Бүген риваятьләрдәге канатлы ат – Дөлдөл өстендә төшемә кергән
идең, күрешергә булган икән, әнә, очып кына килеп тә җиттең, – дип,
Галияне кочагына алды, аннан миңа йөзен борды.
– Дустың хур кызлары токымыннандыр, мөгаен, мондый якты
йөзле чибәркәйне беренче тапкыр күрүем, – дип, җиңелчә генә иңсәмә
кагылып алды.
Һәм мин, әйткәнемчә, утка тигән балавыздай эредем дә киттем,
йөрәгем төбеннән моңарчы һич таныш булмаган ниндидер бер яңа
хис кайнар дулкын булып күтәрелде.
Картинәем, искиткеч тәкъва зат, Коръәндәге «Кәф һә йә гәен сау»
догасының мәгънәсен «Раббыбыз үзе генә белә», дип тәкрарлый
иде. Минем халәтем дә шул мисалда бит инде. Алай да, Ходай
ярдәмгә килде, мин бу әкәм-төкәм мәлҗерәвеннән арынырга көч
таптым.
– Рәхмәт, Мансур әфәнде, авызыгызга Хозыр төкергән ахры,
энҗеләр чәчәсез, – дип, телемне уйнатып алдым. – Китим инде, миңа
үзебезнекеләрнең дә хәлен белергә кирәк.
Хәл бу ки, шәһәрдә үзебезнекеләр дип әйтерлек якын кешеләрем
дә юк минем.
Иртә белән Галия кунакханәгә килеп уятты:
– Әйдә, анда машина көтеп тора!
Рульдә теге үзгә килеш-килбәтле Мансур иде. Ул:
– Җиктереп пар ат, киттек дачага карап, – дип, мине, әлеге дә
баягы, яшелле-зәңгәрле күз иләге аша үткәрде. Керфекләре сөртүле.
Картинәем бу халәтне, адәм баласының керфекләре тирән уйга
калудан шулай түбән төшә, дия торган иде.
Егетнең иңсәмә орынып алуы мине эземнән чыгарды.
Дача дигәннәре Идел култыгында икән. Бик матур урын. Табын
да мул һәм затлы иде. Үзем яратып әзерли торган шулпалы бәлеш,
тутырылган тавык, өчпочмаклардан тыш, кош теле, пәхләвә,
бавырсак, нәүруз салаты – һәммәсе үзенә тартып тора. Әмма ошбу
тәм-томнарга ашау ягыннан исем китмәде. Җыр-биюләрне дә, башым
авыртуга сылтау итеп, читтән генә күзәтеп утырдым. Чөнки, инде
шәрехләгәнчә, Кол Галинең «Кыйссаи Йосыф» поэмасындагы сөю
угы кадалган Зөләйха бикәч халәтендә идем.
«Зөләйха бер көнне йоклап ятар иде,
Шунда Йосыф сурәтен ул төштә күрде,
Күрү белән шундук аңа гашыйк булды, –
Егълый-егълый ул уянып китәр имди».
Йосыфым минем төштә түгел, өнемдә. Әнә күзен яшеребрәк,
керфек астыннан гына миңа багып-багып алгалый. Оялчан карашны ярату билгесе, диләр. Шуңа күңелем күкнең җиденче катында күбәләк
булып оча, ләззәт кичерә.
Мин – ир хатыны, башкасына өмет итмим, таянмаганга сөйкәлмә
ише күңелчәк мөслимәгә шунысы да бик җиткән бит. Тукаебыз да
әнә нинди киңәш бирә:
«Эчеңдә нәрсә янганын үзең бел,
Үзең кайгыр, үзең егъла, үзең көл».
Иртән дә хис-тойгыларымны тышаулау исәбеннән агач башлары
тәсбих әйткән мәлдә үк уянып, шыпырт кына ишегалдына чыктым.
Чыклы үлән өстендә салават күпере уйный. Яшь алмагачларның
һәр яфрагында, өй тирәсен уратып алган чыршыларның һәр ылысында
исәпсез-хисапсыз чык бөртекләре җемелдәшә. Әйтерсең, табигать
кыбырсу хәл-халәтемне тоемлап, болай да иләс-миләс күңелне тагын
да җилкетү җәһәтеннән хәзинәсендәге барлык энҗе-мәрҗәннәрен
чәчкән. Күргәнең бар идеме әле мондый хозур җиһанны, янәсе. Күр
инде менә, күргәнең булмаса!
Белми сайламаган хуҗалар дача урынын. Тавы да көнгә каршы йөз
куеп балкый. Тау дисәң, тау да түгел үзе, язгы гөрләвекләр гөлдерәп
агарлык кына авыш алан.
Игътибарымны әлеге тау-алан читендәге куш каен җәлеп итте.
Аякларым үзеннән-үзе шул якка юнәлеш алды. Һәм ике-өч адымнан
туктап та калдылар. Анда кемдер бар иде инде. Күр, баксаң, таң
сандугачы мин генә түгел икән ләбаса. Ләкин миңа юлдаш кирәкми.
Бу халәтемдә миңа ак болыттан иртәнге сусыл җир өстенә ак өрфия
булып җәелгән хис-тойгыларым юлдаш. Сулга каерылдым. Ләкин
соң иде инде, әлеге таң шәрәфе, гүя минем монда киләсемне белеп
торган, юлыма аркылы төште...
Бу ул иде. Килә-килешкә аның утлы ләззәт дулкынында кайнаган
күкрәгенә майдай ягылдым. Без сөю сәгадәтендә онытылдык.
Тукаебызның кисәтүләре дә, үземнең уяулыгым да мизгел эчендә
каядыр юкка чыкты. Бөтен дөньясында мин дә – ул, ул да – мин.
Бер-берсен эзләп тапкан шашкын иреннәребез генә үзара нидер
аңлаша иде.
Сөю бишегендәге бер тәүлек. Юньле-башлы сөйләшмәдек тә,
аңлашмадык та, фәкать алтын-көмеш сафлыгындагы наз. Янә дә,
беребезнең дә авызыннан ялгыш та әлеге очракта әйтелә торган «мин
сине яратам» дигән гыйбарә чыкмады. Урынлы-урынсыз кулланылып,
сәләмә чүпрәккә әверелгән әлеге сүз тезмәсе безнең хәл-халәтебезгә
бөтенләй туры килми иде. Бу һәр күзәнәгебезгә, һәр чәч бөртегенә
кадәр мөлдерәмә булып тулышкан гыйшкыбызны мыскыл итү генә
булыр иде.
Аерылышканда да очрашу турында сүз куешмадык. Чөнки
дөньяның кайсы кыйтгасында булуыбызга да карамастан, без бер-
беребезне табачагыбызны белә идек.
Аңлыйм, бәгъзе адәмнәр мине уттан алып суга салачак. Хәер,
алар урынында үзем дә, ир хатыны, бала анасы, гомумән, коммунизм
төзүчеләрнең Мораль кодексы рухында тәрбияләнгән, югары белемле
финанс хезмәткәре буларак, андый йөрәге бетләгән тотрыксыз
затларга корым карасы гына ягар идем.
Ә гыйшык – ут икән, ялмап кына ала икән.
* * *
Без ел саен гаиләбез белән якын-тирәдәге шифаханәләрдә ял
итәбез. Идел, Кама, Агыйдел буйларын аеруча үз итәбез. Соңгы ике
елда Башкортстан үзенә җәлеп итте.
Башкортстанның йөзек кашы – ул мәшһүр Урал тавы.
Урал – күз күреме җитмәс чәчәкле болыннарны, уңдырышлы
басу-кырларны, мул җимешле әрәмәлекләрне, бал яратучы аюлары
белән тулган куе урманнарны, тешләрне сындырырлык салкын сулы
тау чишмәләрен үз кочагына алган биниһая зур бер географик төбәк.
Һәр фасылының кабатланмас үз матурлыгы, үз яме.
Олпат язучыбыз Гаяз Исхакый 1912 елны язган «Башкорт бәхете»
хикәясендә аны түбәндәгечә тасвирлый.
«Без Урал тавының төбенә җиткәндә кояш батарга якынлашты.
Таудан агып килә торган чишмә янында без кунарга туктадык.
Шырлап ага торган чишмәдән салкын суны алып, минем юл чәйнегемә
салып, ут ягып, чәй кайнаттык. Башкорт берлә, бер стаканнан гына
булса да, бик кәефләнеп, чәйгә утырдык. Урал тавының өскә аварга
теләп, һаваланып торуы, җырлап суларның агуы, Урал буйларының
зур наратлар берлә бизәкләнеп, хуш исләрне таратуы, әлбәттә, безнең
чәйне тагы да тәмләтте. Чәй бетүгә кояш та баеды. Ай үзе берлә
яктылык кына түгел, тынычлык та тараткан кебек, бөтен Уралны
тындырды».
Без нәкъ шул чор вакыйгасы эчендә идек. Бу бергә ял итүче
өстәлдәшебез, ерак Себер якларыннан килгән, дөньяны бөтенләй
башка яссылыктан караучы Тамара ханым һәм ире Владислав
Александровичның тәкъдиме иде.
Сүз уңаеннан гына әйтеп китим, былтыр җир астыннан ыргылучы
дәвалау газлары, минераль сулары һәм башка табигый процедуралары
белән дан тоткан «Янган тау» шифаханәсендә булган идек.
Процедураларны болай гына искә алу. Чөнки без әле, Аллага шөкер,
сау-сәламәт, шифаханәләргә дә дәва алу өчен йөрмибез. Безне күбрәк
күңел ачу, табигать һәйкәлләре, тарихи экскурсияләр кызыксындыра.
Быел «Якты күл» шифаханәсен сайладык.
Тамаралар люкста: кунак бүлмәсе, йокы бүлмәсе, аш-су бүлмәсе,
ындыр табагыдай иркен кием-салым бүлмәсе, заманча затлы җиһаз.
Искитмәле. Кесәләре калын, димәк ки. Әмма мине иң шаккатырганы
аларның үзара мөнәсәбәте – агылый белән тагылый. Ачуым килмәгәе,
бәдрәфкә дә җитәкләшеп йөриләр булыр.
Үзләрен болай һич тә, баксаң багардай, базардагы товардай, дип
әйтеп булмый. Владислав безгә хәләлен уены-чыны белән:
– Тамара ямьсезлеге белән матур, – дип тәкъдим итте.
Тамарасы да шул калыптан икән.
– Мужик красавец – это недоделанная женщина, к сожалению,
таков мой избранник, – диде.
Эре сөякле, һәр күзәнәгенә май тулган, тәре баганасыдай мул
гәүдәле Владиславны «красавец» дип әйтеп булмый, әлбәттә.
Фазыл аның янында хур егете: төз гәүдә, чын ирләрчә җитди йөз,
туры кул, сабыр холык. Ә менә Мансур икесеннән дә калыш. Үземне
беләсез инде, Тукаебызның мөслимәсе Зәйтүнә сылуга охшаш,
«уйнаклап торган шаян кыз».
Куе керфекле, соры күзле Тамарасы да матурлык өләшкәндә
беренчеләрдән булмаган, күрәсең. Әмма килеш-килбәте, буй-сыны,
әйтерсең, коеп куйган, йөз килешсезлекләренең барысын да йома.
Кыйбласын да яшерми: «Надо! Должен! Хочу!»
Ире исә, пионерларча: һәрвакыт әзер!
Чыннан да, көнләшерлек. Үзем дә Фазылыма: «Күр, әнә, кеше ире
нинди, үрнәк ал!» – дип төрткәли башладым.
Шулай көннәр Агыйдел суыдай ага бирде. Ял вакыты төгәлләнергә
ике көн кала исә, әлеге матур вазгыять төбе-тамырыннан
үзгәрмәсенме...
Иртә белән су коенып кайтканда, Тамарага тап булдым.
Поликлиника ягыннан килеше иде. Йөрәгем «жу» итеп китте.
– Владислав белән бер-бер хәл булдымы әллә? – дип, текәлеп
бактым үзенә.
Тамара минем хәл-халәтемә игътибар итмәде, көлтә чәчен
рәтләгәндәй итенде дә, гадәтенчә, фәлсәфи гыйбарәсен очырды.
– Счастливой жизни не бывает, бывают только счастливые дни, –
диде. – Владислав…
– Владислав?!
– Әле генә Владиславны Новосибирск шәһәренә озаттым, алар
шунда яши.
– Ә син?
– Мин Кемерово каласында көн күрәм, гаиләм шунда.
– Ничек инде?..
– Шулай, Фирдәвескәй, кеше тансык булырга тиеш дип саныйм
мин, ачылып-түгелеп йөри торган бәндәләрне җаным сөйми. Владиславка да, миңа да шундый тормыш ошый, бу яктан без бик
пар килгән.
– Димәк, сез...
– Да, как говорили в старину, я – любодейка, Владислав –
любодейник, – дип ачыклык кертте Тамара.
Үзең соң, ни-нәрсә кеше тормышында казынам әле дип, эчемнән
генә үземне битәрләп алдым. Тик беләсе килә бит, каһәр. Сорау
артыннан сорау.
Тамара исә бернәрсәсен дә яшермәде, барысын да сөйләп бирде.
Баксаң, алар менә шулай ел саен икәүләшеп шифаханәләрдә мәхәббәт
дәрьясында йөзеп куаналар икән.
– Ялны оештыру, юллама, билетлар, финанс мәсьәләләре, бүләкләр
– барысы да Владислав өстендә, – диде Тамара. – Ә мин королева,
ихтыяҗларым да королеваларныкыча. Миңа яравы җиңел түгел.
Владислав – шәп мужик, эһ тә итми, бәгырь.
Белешә-төпченә торгач, мин дә серемне ачарга булдым.
– Мин бит, бәгырь, Маргарет Тэтчер кебек, кешенең кемлеген ун
секунд эчендә ачыклыйм, – диде Тамара исе китмичә генә. – Синең
чын халәтеңне, филофобиядән ерак иркә сылукай икәнеңне бер күз
сирпеп карауда тәгаенләгән идем инде.
– Бу халәтем мине бик борчый, Тамара, ирем бик әйбәт кеше,
кайгыртучан, менә дигән әти...
– Любовь и брак не совместимы, – дип кырт кисте Тамара. –
Гашыйк булу кабатланмас эйфория, бик көчле вә татлы хис. Хатын-
кыз исә шушы бәхет өчен яратылган илаһи зат. Ул – гөнаһсыз!
Мин дә үземнең әлеге җәһәттән алай ук төшеп калганнардан түгел
икәнемне күрсәтмәк булып, кайчандыр укыган китабымнан исемдә
калган бер гыйбарәне җиткерәсе иттем.
– Синең сүзләреңдә хаклык бардыр, мөгаен, гомер бик кыска бит
ул, аны бер инсани затка гына багышлау...
Күр, син чебеш булып кыланасың гына икән, бәгырь, асылда
күпләрне егып салырдай «гуляка» икәнсең бит, дигәндәй, Тамара
сөзеп карап торды да, сүземне бүлеп әйтте:
– Кыз-хатыннарның күбесе, Фирдәвескәй, ирләрен яраткан өчен
түгел, кулда тоту өчен генә хуп күрә. Беребезнең дә ялгыз яшисе
килми.
Төштән соң Тамараны да озатып куйдым. Ул миңа блокнотын
бүләк итте. Анда күренекле шәхесләрнең ир белән хатын мөнәсәбәте
турындагы фикерләре тупланган иде. Тамараның бүләген үзен аклау,
ә мине кисәтү өчен дип кабул иттем. Кайберләре белән сезне дә
таныштырам, бәлкем, файдасы тияр.
Шагыйрә Марина Цветаева, һәрвакыттагыча, турыга бәрә:
«Бәхетле булса, мәхәббәт түгел ул». Җырчы Ирина Аллегрованың бу өлкәдә дә тәҗрибәсе зур икән. «Китәсе килмәгән ир-атны
алып китеп булмый». Француз романисты Андре Моруа Җир
шары мөслимәләренә: «Сез, хатын-кызлар, ир-егетләрдә үзегезне
эзәрлекләү теләге уятырга тиешсез», – дип мөрәҗәгать итә. Мин,
шәхсән, үзем драматург Шекспирның: «Чын мәхәббәт шома гына
булмый», дигән фикерен ошаттым. Тамара «Любовь – это болото,
где тонут два идиота» дигән гыйбарәне каймага алган иде. Шулай
да мине блокнотта ике татар язучысының урын алуы уйга салды.
Кемерово – шахталар төбәге. Анда бик күп татарлар яши. Тамара
безнең токымнан түгел микән? Әнә бит, татар фонетикасын
бозмыйча, миңа Фирдәвескәй дип мөрәҗәгать итә. Дөрес, әлеге
язучыларның фикерләре тәрҗемәдә бирелгән. Фатих Әмирханның
«Сер булмаган гыйшык – гыйшыкмыни ул?» җөмләсе, Батулланың
«Ачыла барган саен хатын-кызның гаурәте, кими бара ир-атларның
гайрәте» гыйбарәсе...
Күңелем түгәрәкләнде. Могҗизалы төш тә күрдем, Зөләйха
төшләре бер якта торсын.
Без Мансур белән бик матур түгәрәк аланда очраштык. Тирә-як
искитмәле, чәчәк өстендә чәчәк, ниндиләре генә юк, әйтерсең лә,
күктән сәмави җисем зиннәтле асылташлар сипкән.
– Яраткан чәчәгемне табып күрсәтсәң, мәңге җырлар җырың
булырмын, – дидем Мансурга. – Ләкин өзә күрмә, мин яралы
чәчәкләрне кызганам.
Егетем ул чәчәкне бик озак эзләде, ләкин таба алмады.
Шунда Кыргыз тавы өстендә бүрек кадәрле генә болыт пәйда
булып, минут эчендә бөтен офыкны биләп алды. Давыллы, яшенле
яңгыр башланды...
Төш тә шушы урында өзелде.
Ифрат белән тафрит – икесе бер гыйфрит, Мансурга да шундый
төш кергән икән ләбаса!
– Төш күрдем, бер бик матур түгәрәк аланда йөрибез, имеш.
Тик синең яраткан чәчәгеңне таба алмавыма чиксез борчылдым. Ә
йокыдан: «Мәтрүшкә», – дип уяндым...
Мин авызымны ачкан килеш катып калдым.
– Әллә күкләр хаталанганмы? – дип елмайды Мансур. – Татар
тотып карамый ышанмый бит ул.
– Җу-у-к, мин, дөрестән дә, мәтрүшкә чәчәген яратам...
– Би сүләсә – бинеке, кол сүләсә – колныкы, – дип кулын селтәде
Мансур. – Дөньяда бер-берсенә тулысынча тәңгәл вакыйгалар да,
җан иясе дә, үсемлек вә агач-ташлар да, гомумән, бернәрсә дә юк,
әйдә, бу темага нокта куйыйк.
– Мин чынлап, Мансур, мәтрүшкә минем өчен, картинәем
әйтмешли, кәдбану солтания. Җырын да яратып җырлыйм.
Тирән сагынудан уйчанланган
Күз карашым сезгә төбәлгән;
Әйтсәгезче миңа, мәтрүшкәләр,
Ни әйтергә әнкәм теләгән?
Мансур әлеге тәңгәллеккә ышандымы-юкмы, әйтә алмыйм, әмма
җырымны ошатты. Хәтта дирижёрларча кулларын селти-селти
Пушкинның мәшһүр мәхәббәт шигырен дә яңгыратты:
«Я помню чудное мгновенье:
Передо мной явилась ты,
Как мимолётное виденье,
Как гений чистой красоты...»
Мансур «гений чистой красоты» дигән тезмәне шундый рухланып
яңгыратты ки, һәр сүзе утлы ялкын булып бөтен калебемә таралды.
– Аһ, куйсана, Мансур, нинди «гений чистой красоты»? – дидем
кыланыбрак. – Ошбу чагыштыру шаһинәләргә генә хас...
– Син ул шаһинәләргә дә биргесез идеаль хатын-кыз, күбәләгем.
Дөрес, минем фикерем бөтен дөньяга танылган мәшһүр психоаналитик
Зигмунд Фрейд билгеләмәсенә туры килеп үк бетми. Аныңча, идеаль
хатын-кыз «ятакта – фахишә, кухняда – хуҗабикә, җәмгыятьтә –
леди», – дип, сүзем арасына керде Мансур. – Яшь кызларың бер якта
торсын, сөйкемле, самими, элитар.
Шәхси хисләрем исә Рәдиф Гаташ шигыренә тәңгәл. Менә тыңла:
«Мин күптәннән сиңа исем таптым:
Син – Мәхәббәт икән!
Синең җаның – Сөю ялкынының
Чагылышы күктән».
Хак, миңа берәү дә үз яшемне бирми, көзгем дә, шөкер, ярата: төз,
сылу сын, елмаючан килешле йөз, өстәвенә, апагыз җыр-биюгә дә
маһир, әдәбият-сәнгатькә мөкиббән.
– Мин бу шигъри юлларны сиңа болай гына багышламадым, – дип
дәвам итте Мансур. – Пушкиновед буларак, һәр елны аның туган
көнен – 6 июньне шагыйрьнең Михайловское музей-тыюлыгында
үткәрәм. Беләсеңдер, мөгаен...
– Беләм, – дип элеп алдым (ярар, Фрейды үзендә калсын, ә
элитар икәнемне исбатларга кирәк бит инде). – Михайловское
Ганнибалларның нәселдән килгән утары. Рәхимсез рәвештә
Декабристлар восстаниесен бастырган, кансызлыгы бәрабәренә
«Жандарм Европы» кушаматын алган каты куллы Николай I
Пушкинны ике мәртәбә, 1824, 1826 елларда, бирегә сөргенгә сөрә.
Мансур игътибарлы карашын миңа төбәде дә:
– Патша каты куллы булырга тиеш, – диде. – Ә менә кеше буларак,
Николай I башка тәхет ияләреннән күпкә өстен.
– Ничек?
– Пушкин дуэльдан соң үлем хәлендә ятканда, ул түбәндәге
эчтәлекле записка җибәрә: «Если Бог не велит нам уже свидеться на
здешнем свете, посылаю тебе моё прощение и мой последний совет
– умереть христианином. О жене и детях не беспокойся, я беру их на
свои руки». Һәм ул сүзендә тора: закладка салынган Михайловское
утарын йолып ала, шагыйрьнең биниһая җыелган бурычларын түли,
хатынына пенсия билгели, балаларын балигъ булганчы үз тәрбиясенә
күчерә... саный китсәң, санап бетергесез. Һәм болар барысы да казна
исәбенә түгел, шәхси акчасына башкарыла.
Мансур, керфек кагып, бераз тукталып торды да, мин сукмагын
өзгән гәпне үз юнәлешенә кертеп җибәрде.
– Болар лирик чигенеш кенә, күбәләгем, тиздән Пушкинның туган
көне килеп җитә, бу юлы әдәби сәяхәтемдә син дә катнашсаң, бик
бәхетле булыр идем.
Катнашмыйммы соң, бик рәхәтләнеп.
Бу өч көнгә сузылган әдәби сәяхәт тоташ бәйрәмнән генә гыйбарәт
иде. Аның һәр мизгеле әле дә, бәхетле көннәремнең кайтавазы булып,
нур чәчеп тора. Чөнки Мансурның мине монда алып килүенең
төп сәбәбе әдәби сәяхәт кенә булмаган. Нух каргасы да очып
килә алмастай, әлеге ерак Псков җирендә шагыйрьнең мәхәббәт
маҗаралары да шытым биргән икән ләбаса.
Мансурның мине «гений чистой красоты» мөнбәренә күтәрүен үз
хисләренең дә шагыйрь хисләре кебек үк шашкын, утлы-ялкынлы,
баллы-шикәрле булуын исбат итүе дип кабул иттем.
Ул диплом эшен дә Пушкинның Михайловское утарындагы
гыйшкый юануларына багышлаган. Әлеге кыйссаның (әйе, ул чын
мәгънәсендә әдәби әсәр) бер өзеген үземнең тәрҗемәдә сезгә дә
тәкъдим итәм.
* * *
Их Пушкин, Пушкин, Александр Сергеевич, әдәбият даһие, һәм
дә югары җәмгыятьнең төзәлмәс сөрхәнтәе! Ганнибалларның кайнар
африканнар каны күкрәгеңнән Михайловскоеның шашкын Сороти
елгасы тузынгандай утлы-ялкынлы хисләр сурәтендә чәчелә.
Әле кайчан гына шушы аллеяда утар администрациясе башлыгы
Михаил, Калашниковның кызы крепостной Оленьканы җитәкләп,
кәеф-сафа корып йөргән иде. Ярсып-ярсып, шигырьләрен сөйләде,
кочагына кертте, назлый-назлый, татлы иреннәрен суырды, коңгырт
кара күзләренә багып, аның көдрә чәчләрен нәфис куллары белән
тараштырып, бетмәс-төкәнмәс ләззәт кичергән иде.
Чибәркәй исә күз яшенә төренә, ә иркә иреннәре пышылдый: «Лаек
түгел мин, юк, лаек түгел...»
Җилбикә гүя кызның бу өзгәләнүләрен ишетеп тора, йомшак
җылы дулкыннары белән керфек кагып, күз ачып йомганчы яшьләрен
корыта, һәм Оленька янә яшь баринның иңнәренә елыша, түземсез
кайнар иреннәр дә бер-берсенә сылаша, ухажёрның сабырсыз
куллары көндәгечә кабалана-кабалана, чибәркәйнең изү тасмасын
чишә башлый...
Без капчыкта ятмый, бу тигезсез мәхәббәт сылукайның әти-
әнисенә дә барып иреште. Тик нишләмәк кирәк, крепостной бәндә
– кеше кешесе, ул хуҗага дәгъва белдерү хокукына ия түгел. Гайбәт
таралганчы дип, хуҗалар Калашниковны башка авылга староста итеп
билгеләделәр. Оленька шунда ир бала тапты. Кызганыч, зинадан
туган Пушкин озак яшәмәде, бәби чакта ук дөнья куйды.
Күп тә үтми, күршедәге Тригорское биләмәсендә, күктән генә
иңгәндәй, «гений чистой красоты» шигъри юлларының чып-чын
прототип образы, алтын тутый кош Анна Керн пәйда булмасынмы!
Мәхәббәт флюгеры да үзеннән-үзе шул якка авышты. Янә гыйшык.
Ләкин монысы кысыр гыйшык иде. Графиня инде ярәшелгән.
Александр яд итеп, көндәлегенә түбәндәге юлларны сырлады.
«Мин төннәрен һәр көнне бакчада йөрим һәм үз-үземә кат-кат
тукыйм: ул бит монда булды – ул ялгыш кына абынып киткән таш
кисәге, әнә, корыган гелиотроп янында, өстәлемдә ята...»
Күрегез, корыган зәңгәрсу-шәмәхә гелиотроп ботагы да ничек
аңкый, аның нәфис хуш исләре әле һаман шул үткән очрашуларны
бүгенгедәй аның хәтер сандыгында саклый иде.
«Я помню чудное мгновенье
Передо мной явилась ты,
Как мимолётное виденье,
Как гений чистой красоты…»
Шулай, шагыйрь өчен һәр килгән мәхәббәт – беренче мәхәббәт
була.
Александр Сергеевич истәлекләр, хатлар язарга яраткан. Аның
хәләле графиня Наталья Николаевна Гончаровага язган бихисап
хатлары саклана. Һәр хатында кабатланмас үзгә бер мөрәҗәгать:
«Ангел мой женка!», «Ты женка моя, пребезалаберная!»
Гомумән, бөек романтик шагыйрьнең гаилә әгъзалары да үзенә
охшаган. Мәсәлән, төпчек кызы Наталья, үзе үлгәч, гәүдәсен
яндырып, көлен ире принц Вильгелем кабере өстенә таратырга
васыять итә.
Менә шундый ул Африка каны!
* * *
Мин үзем дә Пушкинны якын итәм, әсәрләрен укыйм, өйрәнәм,
хозурланам. Әмма Мансурның аның белән фанатларча чамадан тыш
саташуын барыбер ошатып җиткермәдем. Бу хакта уратыбрак сүз дә
кузгаттым.
– Пушкин дигәч, Василиса Премудраяның Иван-Царевичка әйткән
үпкә сүзләре хәтеремә төште әле, – дидем.
– Җә, җә, – дип җанланып китте Мансур. – Пушкин иҗатына
хәерхаһ кешеләр җәмгыятьнең каймагы алар, сөендердең, күбәләгем,
әйдә, сүзләрен дә ирештер инде.
– Рәхим ит: «Ах, Иван-Царевич, что ты наделал! Если бы ещё
только три дня подождал, я бы вечно твоей была…»
– Әйтерең бармы, искиткеч, мавыктыргыч сюжет.
– Сюжет мавыктыргыч, әйе, – дидем. – Үзебезнең татар әдәбияты
да ким-хур түгел. Тукаебызның «Шүрәле», «Печән базары, яхуд Яңа
Кисекбаш» поэмалары дөньяның алтын фондына керерлек әсәрләр
бит. Мин үзем, мисал өчен, Фатих Әмирханның «Хәят», Мирсәй
Әмирнең «Агыйдел», Шәриф Камалның «Акчарлаклар», Фатих
Хөснинең «Йөзек кашы», Аяз Гыйләҗевның «Яра» кыйссаларын да
шедевр дип саныйм. Пушкин шикелле үк алар да игътибарга лаек.
Безгә дә сүздә түгел, алгарышлы гамәлләребездә илем өчен илсенеп,
җирем өчен җирсенеп яшәргә вакыт.
Мансур, тамак кырып, фикер җыеп, бераз уйланып торды, аннан
әңгәмәнең юнәлешен йөз сиксән градуска борды да куйды.
– Без, татарлар – тарих төпкеленнән үзебезне үзебез алып
ташлаган, үз хыялларыбызның канатын үзебез кискән халык, –
диде. – Ата-бабаларыбыз күп көч сарыф итеп үзләре үк булдырган
Алтын Урданы, соңрак Казан ханлыгын, янә дә Әстерхан, Кырым,
Себер, Касыйм дәүләтләрен саклап, киләчәк буыннарга тапшыра
алмаганнар. Милләтебезнең хәзерге дин әһелләре татарны үткән
заманга өнди: татарча гына сөйләш, татар гореф-гадәтләрен генә тот,
татар китапларын гына укы... Кыскасы, өеңдә комган юк икән, син
инде милләт хыянәтчесе...
– Мансур, тынычлан, зинһар, Мансур дим...
Кая ул тынычлану, кысылма дигәндәй, күзенең агы белән генә
карап куйды.
– Татар мәктәбендә укып, татарча гына сөйләшүче, татар гореф-
гадәтләре нигезендә генә тормыш алып баручы, балаларын фәкать
милли рухта гына тәрбия итүче милләттәшләребез игътибарга
лаектыр, бәхәсләшмим. Ләкин бу шарт – вазгыятьнең аерым бер
гаиләдә, төбәктә генә, мисал өчен, Әлдермеш авылында диик, азмы-
күпме тамыр җибәрүе ихтимал.
Хәзерге глобаль дөньяда бу ысул белән бер милләтне дә саклап калып булмый. Цивилизацияле татар милләте яшәсен дибез икән,
яшь буын Россия уку йортларында гына кысылып ятмаска, мәшһүр
Кембридж, Сорбонна, Афина, Багдад, Каһирә, Фарсы, Кытай
университетларында белем алырга, җиһанның үзе сайлаган теләсә-
кайсы илендә яшәргә, гаилә корырга, балалар үстерергә, ана теленнән
тыш, кимендә ике-өч телне мөкәммәл үзләштерергә тиеш. Фәкать
шушы юл белән генә милләтебезнең гомерен озайта алачакбыз.
– Бетәргә теләмәгән милләтне бетереп булмый. Бу яһүдиләр
мәкале, хәер, мәкале генә түгел, яшәү кыйбласы, – дип, мин дә
Мансурга кушыласы иттем. – Дөнья финансы алар кулында, менә
кемнәрдән үрнәк алырга кирәк.
– Үзем дә шул турыда сүз алып барам бит инде, алар төрле телдә
сөйләшә, әмма теләсә нинди авыр шартларда да яһүди булып калалар.
– Аннан соң, мин бит язучыларны, шагыйрьләребезне күз уңында
тотып фикер йөрткән идем, – дип, сүземне куәтләдем. – Әдәбият
белгече Хатыйп Миңнегулов үзе генә ни тора!
– Алаймы, әйдә, алайса үзләренә сүз бирик: «Әдәбиятыбыз
капризный картлар һәм корткалар мичбашына әйләнде». Бу –
күренекле иҗатчы Айдар Хәлим бәясе. Бик күп мактаулы исемнәргә
лаек әйдаман шагыйрь Ренат Харис болай шәрехли: «Бүгенге татар
әдәбияты – профессиональлеген югалту алдында торган әдәбият».
– Син дә шул караштамы?
– Азмы-күпме Пушкин белән рәттән куярлык татар шагыйре –
минем өчен югары дәрәҗәдәге сәнгати вә фәлсәфи шигырьләр авторы
Дәрдемәнд.
Ни газизрәк – бу ватанмы?
Аһ, туган каумем газиз!
Ул мөкаддәс кан белән ул
Изге сөткә ни җитәр!..
Сөт калыр, ватан китәр!
Сөт калыр, ватан китәр!
Минемчә, бүгенге шагыйрьләр арасында аңа тиңе юк. Бу җәһәттән
мин Ренат Харис ягында.
– Синеңчә генә, хөрмәтле филолог, – дип каршы төштем Мансурга.
– Шушы көннәрдә мин, мәсәлән, Дәрдемәнд стиле рухында иҗат
итүче Лилия Фәттахова шигырьләренә тап булып, бик сөендем. Менә
бер дәлил:
Без инде кол хәзер,
Киләчәк – юк.
Без инде кол бары... димәгез!
Чит арбаның көен көйләр өчен
Килмәгән ич инде Җиргә без!
Мансур бераздан кайта төште һәм бәхәскә танылган әдәбият
галиме Ирвин Уэллс сүзләре белән нокта куйды: «Хәзер әдәбиятка
шартларны базар икътисады билгели. Кешеләр исә сәнгатькә
караганда күңел ачуны якынрак күрә».
* * *
Ганнибаллар утары безне якынлаштырды да, ераклаштырды да.
Аерылышканга ярты елга якын вакыт үтеп китте инде, ә Мансурның
тыны да юк. Мин активлык күрсәтмим, чөнки без бер-беребезнең
шәхси тормышына тыгылмаска сүз куешкан идек.
Сагынам, бик сагынам. Анда ниндидер сәер моңсу иронияле елмаю
бар. Кабынып-кабынып кына алгаласа да, әлеге елмаю алда тасвир
иткән пичәттәй түм-түгәрәк яшелле-зәңгәрле күзләреннән сибелгән
карашына янә һиммәтле көч өсти, үзенә буйсындыра.
Мин шул һиммәти көчнең корбаны инде. Әйе, әйе, пәйгамбәребез
дә хәдисендә: «Ярату – үз-үзеңне сукыр вә чукрак итү», – дип
кисәтә.
Шулай, үз башымнан үтте, мәхәббәт кешелек уйлап тапкан әхлакый
кануннарга буйсынмый, сорап та килми, үзе таба. Үзем шәхсән бу
бөек хисне «Кәф һә йә гәен сау» догасы кебек изге сер дип саныйм.
Хатын-кыз шундый инде, ул йөрәге белән уйлый, минем ишеләре
исә акылы кушканча түгел, йөрәге кушканча яши дә. Тыела бел дип,
еш кына үземне камчыларга да тотынам.
Шулай үз-үзем белән үрсәләнеп-үрсәләнеп тиргәшәм дә, аклану
сәбәпләрен барлый башлыйм. Валлаһе әгъләм, саллыдан-саллы
аркадаш үрнәк тә таптым. Сугыш елларында йөрәкләрне телгәләрлек
лирик «Синий платочек» җыры белән дан казанган мәшһүр җырчы
Клавдия Шульженко да фронтта хәрбиләр алдында бергәләшеп биш
йөздән артык концерт куйган беренче ире, куплетист Кемпер өстеннән
үзеннән унике яшькә яшьрәк Георгий Епифанов атлы «фартовый»
кавалерга гашыйк булган икән ләбаса!
Аннан соң, мин бит кеше гаиләсен бозмыйм, Мансур әле
өйләнмәгән егет. Дөрес, яшь аермасы күбрәк, унсигез ел...
Ахыр чиктә, рус туганнарыма «Любви все возрасты покорны»,
дигән мәкальләре өчен рәхмәтемне җиткереп, үземне тулысынча
реабилитациялим. Хак, ватылган затлы бәллүр бокалны ябыштырсаң
да, барыбер эзе бетми. Мәхәббәт тә шулай, аны уалуларга дучар
итмичә, кадерләп саклау үзеңнән тора.
* * *
Мансур риваятьләрдә көтмәгәндә генә пәйда булучы Хозыр
галәйһиссәлам кебек ул, күктән генә иңгәндәй, көтмәгәндә генә
каршыңа килеп баса. Бу юлы да таң калдырды.
Минем кызым Зөләйха Американың Сан-Франциско
университетында укый. Ике ил арасындагы студентлар алмашу
бәйгесендә җиңүче буларак лаек табылды ул ошбу дәрәҗәгә. Быел
ата-ана статусы буенча миңа да виза бирделәр. Билетлар, документлар
кулда, инде менә Мәскәүгә дә килеп җиттем. Башкаланы да карарга
мөмкинлек бар, ике көнем буш.
Уңыш йомгагы бер тәгәрәсә, тәгәри бит ул, Мәскәүдә яраткан
җырчым Хәйдәр Бигичевнең гастрольләре икән. Бер концертына
кеше кулыннан (ат бәясенә) билет та юнәттем. Урыны шәп туры
килде – партер.
Хәйдәрнең исеме яңгырауга, тамашачы сәҗдәгә оеган тәкъва зат
рәвешендә тын калып, үзенә бер рухи халәткә керде. Моң – шундый
ук дога бит инде ул. Һәм аны да күңелеңә бисмилла оеткысында
сеңдерү зарур.
Җырчы үзе дә диндарлар алдында Мәүлид бәйрәме уңаеннан
тантаналы вәгазь сөйләргә җыенган мөфти хәзрәттәй, илаһи бер
кыяфәттә залны карашыннан кичерде. Аннан мәһабәт буй-сынын
күпертәрәк төшеп, оркестрга ым какты.
Зал илаһи татар моңы белән тулышты.
Керим әле урманнарга,
Урманның карасына,
Сөйлим әле серләремне
Сандугач баласына,
Сандугач баласына,
Баласы-на-а-а...
Йотылып моң дәрьясында хозурлык кичергән шушы мәлдә кемдер
рәт арасына керде, соңарган тамашачы, күрәсең, дип, җыелыбрак
утыра төштем.
– Хәерле кич, күбәләгем...
Карасам, Мансур!
Ул шулай мине «күбәләгем» дип назлый. Һәм бу миңа бик
ошый, бөтенләе белән күбәләктәй талпынып очкан сәмруг кошына
әвереләм.
Ничек эзләп тапкан, монысы үзе бер әкияти могҗиза. Шулай да,
сораштырмадым, ул төпченүне яратмый. Гыйшыкны – төтенсез
ут, ачкычсыз йозак, дәвасыз сырхау, тәмле шәраб, йөксез авырлык,
йокысыз сәфәр, диюләре мөгаен шушыдыр дип, эчтән генә куанып
куйдым.
Ә минем үзем өчен бу ак җәймәле көн иде, бөтен вөҗүдемне җире-
күге белән шатлык биләп алды.
Без, ике гашыйк җан, башкаланың иң мәһабәт «Россия»
кунакханәсендә ике тәүлек бәхетле көннәр кичердек. Һәм мондый бәхетле очрашулар әле тагын, тагын да кабатланыр, дигән тирән
ышаныч дулкынында ул мине аэропортта, кул болгап, Америкага
озатып калды.
* * *
Минем ише урта кул провинция хезмәткәренә Америка булып
Америкага виза алу үзе бер тормышка ашмастай хыял бит инде ул.
Мондый бәхет бик азларга гына тәти. Мин дә Мәскәү очрашуында,
үзе сорамаса да, Мансурга юл документларымны күрсәтеп, мактанмак
булдым. Шул кәгазьләрне актарганда папкамнан кызым Зөләйханың
фотосурәте төшеп китмәсенме.
– О, боже, какое природное обаяние, точь в точь инь-ян! – дип,
Мансур аны кулына алды. Озак кына энә күзеннән үткәргәндәй багып
торганнан соң, һәрвакыттагыча, фикерен Пушкин шигыре белән
җөпләп тә куйды:
«Я вас любил так искренно, так нежно,
Как, дай Вам бог, любимой быть другим!»
Инь-ян – борынгы Кытай натурфилософиясе термины.
Институтта укыганда, үзем дә кытайларның Конфуций кебек
мәшһүр галим-голәмәләре белән кызыксына идем. Инь-ян –
шәхеснең эчке вә тышкы гармониясенә мөнәсәбәтле тәгълимат,
югары катлам иләтенең яшәү рәвеше. Безнеңчә, мөкәммәл инсан,
нәкыйбел әшраф.
Кызымның килеш-килбәте, чырай-кыяфәте инь-ян таләпләренә
туры киләдер, мөгаен. Үзем исә аны мәктәп елларыннан бирле
мавыккан Кол Галинең «Кыйссаи Йосыф» поэмасындагы маликзадә
образына тиңли идем.
Әлеге әсәр минем игътибарымны Зөләйха мәхәббәтенең бөтен
авырлыкларны җиңүен, мәхәббәтнең ахыр чиктә бәхет алып килүен
(без, кызлар, шундый мәхәббәт турында хыялланабыз бит инде)
тасвирлавы белән җәлеп иткән иде. Мавыгуым шулкадәр көчле иде
ки, кызым тугач, аңа да Зөләйха исемен тәгаенләдем.
Колак салып тыңлагыз сез ошбу сүзне,
Ул Зөләйха – маликзадә, Тәймус кызы,
Тулган айдай балкыр иде аның йөзе, –
Оҗмахтагы хур кызына охшар имди.
Хур кызларының чибәрлеге ничектер, безнең өчен анысы караңгы,
Зөләйхам исә (үземә охшаган!) чын татар сылуы: гөләндәм буй-сын,
анар җимешенә тартым түгәрәк йөз, килешле нәфис борын, ясмык
уемлы озынчарак ияк, төз, аккош муен, очар кош канатларыдай як-якка чәчелгән куе каш, ымсындыргыч итләч ирен, чем-кара
күзләрендә – утлы ялкын...
Ход а й а ң а мату рл ы к н ы г ы н а т ү ге л , а к ы л н ы д а ө е п
биргән, булдыклы, тырыш, яхшы укый. Узган ел, мәсәлән,
«Университетның иң алдынгы чит ил студенты» дипломына лаек
табылды.
Мансур да, әнә, бер күз сирпеп карауга, аның һиммәт иясе мөслимә
икәнен абайлап алды. Үзем исә үткән заманга ишарә иткән «Я вас
любил…» шигъри юлларның гына мәгънәсенә төшенеп җитмәдем.
Алай гынамы, Тамараның: «Көнләшкән хатын-кыз сирәк ялгыша,
аның шикләре 90 процентка чынга аша», дигән сүзләре искә төшеп,
һич урынсызга борчылып куйдым.
Хикәятемдә хатын-кыз һәм ир-ат мөнәсәбәтләрен тирәнтеп
өйрәнеп, аны фән дәрәҗәсенә ирештереп, дөньякүләм танылу алган
Австрия психоаналитигы Зигмунд Фрейд исеме телгә алынган иде
инде.
Ул ир-атка гашыйк булу өчен җиде секунд вакыт җитә, дип
раслый. Мәхәббәткә, күп дигәндә, өч ел вакыт бирә (гаилә
шартларында мәхәббәт башка күркәм хисләргә трансформацияләнә
дип аңлата).
Мансурның миндә ниндидер аңлаешсыз шом уяткан «Я вас
любил...» гыйбарәсе дә вакыт үтү белән бик тирән трансформация
кичерде.
Шәхси тормышларыбыз гынамы, шанлы мәмләкәтебезнең дә, әнә,
асты-өскә әйләнеп бара. Демократиягә юл ачкан Михаил Сергеевич
Горбачёвны урыныннан сөрделәр. Ельцин, Кравчук, Шушкевич атлы
өч кыңгыр зат, бөтенсоюз сораштыру нәтиҗәләрен бозып, 1991
елның декабрендә, кача-поса, Белоруссиянең «Беловежская пуща»
исемен йөртүче аулак урманында Җир шарының тотрыклылык
форпосты булган бөек СССР империясенең гомерен өзде. Ни
кызганыч, төбәкләр каршылык күрсәтмәде, бик теләп, үз ояларына
таралыштылар.
Россия хәзерендә йөгәнсез хаким Борис Ельцин, шаркүз Бурбулис,
кырыкалдар «ваучермән» Чубайс кулына калды.
Мансур сәясәткә, бу болганчык дөньяга баш тыкмады. Үз дәүләтен
– гаиләсен Америкада корды.
* * *
Ошбу хикәятемне мин 22 апрель көнне, үземә җитмеш биш яшь
тулган көнне яза башладым. Аңарчы каләм тибрәткәнем булмады.
Хәл бу ки, мәктәптә укыганда гуманитар идем, гаризамны да
университетның тарих-филология факультетына тәгаенләгән идем,
балл җыя алмадым. Тик аңа карап, әдәбият-сәнгатьтән читләшмәдем.
Хәзер, мисал өчен, ветераннар хорында солист, концертлар куябыз.
Республика китапханәсенең иҗтимагый совет әгъзасы. Урицкий
паркында олылар өчен Скандинавия йөреше түгәрәген дә җитәклим
әле.
Күрәсез, Казанга күченүебез минем кебек тынгысыз җанга киң
мөмкинлекләр ачты. Кызганыч, ирем Фазыл гына иртәрәк дөнья
куйды. Мин аны онытмыйм, гаилә җанлы, бик әйбәт вә булдыклы,
ипле вә ихтирам иясе кеше иде, каберенә эземне суытмыйм, догамнан
калдырмыйм.
Тик ихтирам бер, мәхәббәт башка, алар тәңгәл түгел.
Гаилә, диярсез. Әйе, гаилә дәүләтнең бик әһәмиятле социаль
ячейкасы. Һәм ул җәмгыяти өскорма буларак, күптин-күп ихтыяҗлар
кисешкән җирлектә туа. Шулар арасында алтын канат, әлбәттә,
мәхәббәт. Тик бу илаһи хис бик көйсез. Мәхәббәт нигезендә
корылган гаиләләр ешрак таркала дигән фикер белән дә килешергә
туры килә.
Ничек кенә булмасын, мин чиксез бәхетле, миңа үз гомеремдә
мәхәббәт дигән илаһи хис-тойгыны тату насыйп булды. Аның
иясе бердәнберем Мансур иде. Әгәр юлымда ул очрамаса, бу фани
дөньядан мәхәббәт дигән тылсымлы вә серле хиснең барлыгын да
белмичә китеп барган булыр идем.
Бу бәхетле мизгелләр, сөю-сөелүләр, назлы үбешүләр, бербөтен
булып яратышулар инде күптән артта калса да, ул хис-тойгылар
әле дә йөрәгем түрендә, сүнми дә, сүрелми дә. Шулар миңа яшәү
көче бирә.
Дөньяда иң гүзәл гыйшкый багланыш – бер нәрсә белән дә
мотивацияләнмәгән багланыш, дип яза бер әдип, бу фәкать хис-тойгы
патшалыгы. Патшалык җимерелә икән, багланыш та өзелә.
Бу нәкъ безнең очрак.
Очрак дидем дә, башымны кашып куйдым. Ник дисәң,
философлар очраклылыкны объектив чынбарлыкның бер кануни
чагылышы, дип аңлата. Илаһият галимнәре исә инсани зат кылган
һәр гамәл Ходай кушуы буенча, аның рәхмәте белән башкарыла,
дип саный. Без – диндарлар. Димәк ки, атабыз Адәм галәйһиссәлам
илә анабыз Хәва мисалында ир-ат белән хатын-кыз арасындагы иң
тылсымлы, иң ләззәтле, иң серле сөю угын тою бәхете – Раббыбыз
бүләге.
Андрей Дементьевның «Никогда не жалейте вдогонку» исемле
популяр шигыре бар. Ул миңа бик ошый, җыелышкан вакытларда
халык алдында да сөйлим.
Үземнең дә үпкәм дә, үкенечем дә юк. Шөкер, күкәй эчендәге
сары кебек яшәдем, миңа Ходай әһле инсани затка муафыйк
кылган барлык рәхәтлек вә куанычларны да тату бәхете насыйп булды. Гомер кояшым инде баюга таба тәгәри. Риза-бәхил булып
китәм.
Аллаһыма саллигалә саҗидинә салават.
* * *
Мансур белән очрашкач, минем «Кыйссаи Йосыф» поэмасындагы
Зөләйха бикәч халәтенә төшүемне беләсез инде.
Хәтеремдә әле дә маликзадәнең язмышы яңарды. Ходайның
рәхмәте, еллар үтүдән, кайгы-хәсрәттән, мәхәббәтенең чәлпәрәмә
килүеннән картайган, сукырайган Зөләйханың күзе ачыла, тулган
айдай йөзе нурланып балкый башлый, яшьлегенә кайта. Һәм алар
Йосыф белән никахлашалар.
Мин дә үз-үземә сорау юлладым:
– Дөресен генә әйт әле, күбәләгем, әгәр әлеге риваяти могҗиза
сиңа да йөзен ачып, Мансурың белән очрашсаң, Зөләйха язмышын
сайлар идеңме?
Кызым Зөләйха – бәгърем җимеше. Без, әниләр, җитмеш
тамырыбызны өзеп табабыз нарасыебызны. Шагыйрә Илсөяр
Иксанова аны, әнә, поэзия югарылыгына күтәрә:
Карынымда балам тибә...
Карынымда – синең җаның!
Мәхәббәтнең тупылдавы –
Бар мәгънәсе бу дөньяның.
Җавабым кыска:
– Сөю угы никадәр тирән кадалмасын, бала хакы барысыннан да
өстен.
«КУ» 10, 2026
Фото: Ләйсән Зарипова
Теги: проза
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз
Нет комментариев