Логотип Казан Утлары
Хикәя

Кулдашым (дәвамы)

Түгәрәк бәхет озакка сузылмады: берсендә әниләре янына авылга кайтканда, ике машина бәрелешеп, Сания якты дөнья белән хушлашты. Бу вакытта кызына 3 кенә яшь иде әле...

(Әсәрне башыннан МОНДА басып укыгыз)

 

Яңарыш
Асия семинарның уңышлы үтәчәгенә ышана иде. Директор Шэн Линың да үсендереп торуы көч биргән булса кирәк, ул үзен хәзер тәҗрибәсез дип хис итми, үз-үзенә ышаныч барлыкка килде.
Күңелдә булган сәер дулкынлану аңа йокларга ирек бирмәде. Әле бер, әле икенче якка боргаланды, әмма файдасы гына булмады. Шулай ята торгач, җиргә яңа көн туганын сизми дә калды...
Өстенә җиңелчә генә халат бөркәнеп, тәрәзә төбенә килде. Агач яфраклары арасыннан кояш нурлары күренде.
Әй, син дөнья... Синдәге серлелекне бернинди алтын ачкычлар, кеше күзе күрмәгән сихри таяклар белән дә ачып бетереп булмый. Ләкин... Ләкин шушы җиһанда яшәүче халкың өчен син бер! Кайда гына булма: Америка, Италия, Испания... яисә минем Сөн буендагы авылымда... Аларны берләштереп торучы ике әйбер бар: берсе – җир, икенчесе – күк. Ул уртак, ул бүленми. Төннәрен яшь парларны озатып килүче Ай да, иртәләрен назлап уятучы шаян Кояш та – уртак күгебезнең зур могҗизалары. Сезгә карап кына мин үземне Туган ягымда кебек хис итә алам... Сезгә карап кына сагынуымны беразга гына булса да баса алам...
Ниһаять, көтеп алган көн килеп тә җитте. Киенеп, тиз генә капкалап алды да эшкә ашыкты. Аны бүген зур сынау көтә иде...
– Казакъстандагы Шымкент нефть эшкәртү заводы белән килешү төзеп, үзебезнең оешманы да «Бер караш һәм бер мәсләк» проекты кысаларында карау безгә зур мөмкинлекләр бирә. Корылмалар экологиянең дә яхшы саклануына сәбәпче булды. Шулай ук нефть эшкәртү зур тизлек белән артты, ә бу исә икътисади яктан үсешкә китерде. Моннан тыш, без фонтан юл белән кара алтын табу буенча да тәҗрибәләр ясадык. Бүгенге көндә безнең карамакта Гудун, Цзинцю, Чэндун, Ихэчжуан нефть басулары. Әгәр дә планга кертсәк, эшебезне җәелдерә дә алабыз. Мисал өчен, Янсаньму, Шэнто кебек берничә җирлекне дә үз карамагыбызга алсак, табыш 33 миллионнан артып китәчәк.
– Гафу итегез, сезне бүлдерергә мөмкинме? – дип, уртадарак торган бер оешма җитәкчесе мәкерле елмаю аша эндәште. Аның әлеге елмаюында «әкият бу» дигән мәгънә ята иде кебек.
– Әйе, тыңлыйм, – дип, Асия аңа таба борылды.
– Тыңлап-тыңлап торам да, кызык булып китә. Бу Шэнто кебек җирлекләрне ничек үз карамагыгызга алырга телисез соң сез? Мондый бәхет күктән төшәр, дип уйлыйсызмы? Сүздәгечә генә җиңел булса, аны үзенеке итәр өчен инде әллә кайчан меңләгән оешма көрәшкән булыр иде, – дип ярып салды. Әлбәттә, Асия мондый карашлар да булачагын белгән иде, дөресрәге, көткән иде. Ул бер дә югалып калмыйча:
– Әйе, бу чыннан да сүздәгечә генә җиңел түгел. Ләкин бүгенге көндә эш алып барыла бит. Табышның артуы ике як өчен дә файдалы булган очракта, тиз арада хәл дә ителәчәк. Бездә үз эшенең осталары, югары тәҗрибәле эшчеләр эшли. Әгәр дә әлеге җирлекләр белән килешү төзи алсак, ул алар файдасына да булачак. Без аларга «6 айлык яңарыш» проектын тәкъдим итәбез.
Әле яңарак кына масаерга, үз-үзен күрсәтергә тырышкан җитәкче, җиңеләчәген аңлап, бераз арткарак барып басты. Ә Асия сүзен дәвам итте:
– Әлеге проект кысаларына ниләр кирәген экраннардан күреп белә аласыз. Кыскача гына итеп әйткәндә, без алты айлык килешү төзибез. Шушы вакыт эчендә безнең эшчеләр әлеге җирлектә кара алтын табу белән шөгыльләнәчәкләр. Әгәр дә, чыннан да, бу арада үзгәрешләр булып, табыш артса, килешү озайтылыр. Аңлавыгызча, бу очракта без үзебезне корбан итәбез. Ләкин һичшиксез ышанасы килә: безнең ниятләр чынга ашар. Игътибарыгыз өчен рәхмәт!

Асиянең чыгышы директор Шэн Лины гына түгел, ә башка бик күп эшмәкәрләрне җәлеп итте. Очрашу тәмамланганнан соң да Асиягә күп мактаулар, хезмәттәшлек идеяләре яуды. Семинар уңышлы узды!
 

 

Татар кызы
Ниндидер таныш тавыш Асияне сискәндереп җибәрде. Аның кайтыр юлына Сяо Лун каршы төшкән иде.
– Асия туташ, сезнең вакытыгыз бармы?
– Мондый кызыксыну нигә? – дип кырыс кына җавап кайтарырга теләсә дә, бүген ул бик җылы килеп чыкты... Чөнки ул бүген чиксез бәхетле иде... Күпме әзерләнгән семинарның шулай уңышлы узуы тәмам канатландырды.
– Китергән уңайсызлыкларым өчен гафу үтенергә телим. Берәр кафеда тамак ялгап алмыйбызмы?
– Үз хаталарын танып, гафу үтенгән кешеләр ошый миңа. Ярый соң, тик озакка түгел, – дип якында гына урнашкан «Мандарин» кафесына юл тоттылар.
Күз ачып йомганчы, алар алдында дөгедән ясалган тәмле-тәмле ризыклар, авызны яндырырлык ачы, кыздырылган ит тезелеп тора иде. Кулларына таякчыкларын алып, ашарга керештеләр.
– Бөтен кеше дә шулай гафу үтенсә иде ул, – дип көлеп куйды Асия.
– Сезнең алда гафу үтенерлек кешеләр аздыр, дип уйлый идем.
– Аз инде, аз. Шаярып кына әйтүем.
Сяо Лун үзен бик бәхетле хис итә иде. Янында йөрәкләргә үтеп кергән кара күзләр,
барча галәмне әсир итәрлек назлы елмаюлы йөз... Менә сиңа татар кызы! Сяо Лун вакытның ничек булса да әкренрәк үтүен, өстәлдәге ризыкның кимемәвен тели иде. Аның күптән җыелып килгән сүзләрне әйтәсе, күңелен бушатып, бер рәхәтлек аласы килә иде...
Ул Асиягә янә бер күтәрелеп карады да сорап куйды:
– Ни өчен сез кара алтын эшкәртүне сайладыгыз? Хатын-кыз өчен бу юнәлеш бик авыр түгелме соң?
– Нигә авыр булсын? Әле кайчан уфтанып утырганымны күргәнең бар?
– Юк шул, шуңа сорыйм да бит инде, – дип җөпләп куйды Сяо Лун.
– Исеңдә калдыр, Сяо Лун, дөньядагы һәммә эш авыр. Аларның без күрмәгән
меңләгән кыенлыклары бар. Аны бары тик шул һөнәр ияләре генә аңлый. Мисал өчен, укытучыны гына алыйк. Бер караганда, нәрсәсе авыр булсын инде: мәктәбенә бара, китап ярдәмендә укыта, өенә кайта. Безнең кебек киеме дә пычранмый, авыр әйбер дә күтәрми. Ләкин уйлап кара: алар бер балага гына белем бирсә, аңларга булыр иде, әмма бит анда төрлесе төрле холыклы йөзләгән бала. Ә укытучы аларның бөтенесен бергә җыеп, берсен дә кимсетмичә, киләчәк тормышка әзерләргә тиеш. Таксистны алып карыйк. Машинасына утыра да көне буе рәхәтләнеп, музыка тыңлый-тыңлый, шәһәрнең бер башыннан икенче башына йөри. Шул эсседә машинасында утыра. Әле куркыныч та бит. Авария булды исә, беттең! Тагын санап китимме?
– Юк, кирәкмәс, анысын мин үзем дә беләм.
– Соң, белгәч, ник сорап торасың? Һәрбер авырлыкның уңай ягын таба белергә кирәк. Төнлә арып кайтып, йокыга талгач, иртән торасы килми, дөресме? Ә син «тагын эшкә барасы» дип торма, «ниһаять, таң атты... бүген мине нинди могҗизалар көтә икән?..» дип уян. Тормыш ямьләнәме? Менә мин дә һәр көнемә сөенеп яшим: яраткан эшем, торыр җирем бар...
Асиянең шулай кулларын селки-селки сөйләве, күзләренең алмаз ташыдай ялтыравы – Сяо Лунны тагын да әсирләндерде. Бу минутта ул инде түзеп тора алмый иде. Бөтен көчен җыйды да:
– Асия, сез миңа ошыйсыз, – дип әйтеп салды. Баштарак аңламый калган Асия бер мәлгә катып калды. Соңыннан елмайды да:
– Куегыз инде шул шаяртуыгызны, – дип куйды. – Ник шаяртыйм инде? Дөресен әйтәм.
– Ничек була инде ул...

– Менә шулай. Мөмкинлек бирегезче, – дип әйтә генә башлаган иде, Асия аны бүлдереп:
– Сяо Лун, юк, юк, әйдә бу темага сөйләшмик әле. Менә ничек җанлы итеп сөйләшеп утыра идек, әллә кая кердең дә киттең, – дип аңа каршы төште. Уңайсызлыкта калган кешедәй нишләргә белми утырганнан соң, кулындагы сәгатенә карап:
– Ай, әнекәем-канатым, ничә сәгать утырганбыз икән... Кайтырга кирәк, – дип кузгала башлады.

 

Мин кайтырга тиеш...
Кабинетка килеп керешкә үк Асиянең каршына Сяо Мин йөгереп килде:
– Сине директор Шэн Ли үз бүлмәсенә чакырган иде. Килгәч үк керсен, диде. Асия кергәндә, директор Шэн Ли уйга батып, өстәл артында утыра иде. Аны
мондый халәттә бик сирәк очракларда гына күрергә мөмкин. Әлеге күренеш Асияне бераз куркуга салды булса кирәк, ул беренче башлап сүз әйтергә кыймады. Урыныннан торып, балтасы суга төшкәндәй, бераз таптанып торганнан соң, директор сүз башлады:
– Читләтеп тормыйм, турысын әйтәм.
– Алай ук куркытмагыз инде, директор Шэн Ли, – дип куйды Асия.
– Туган ягыңа кайтасың киләме?
– Әллә эштән куарга уйлыйсызмы?
– Кумыйбыз, чакырталар.
– Кем чакырта?
– Асия кызым, әле күптән түгел генә узган семинарда син күпләрне үзеңә җәлеп
иттең. Бик күпләр синең тәҗрибәле эшче булып җитлеккәнеңне күрде. Россиядән килгән Иван Петрович исә үзегезгә кайтарырга тели...
Бүлмәдә авыр тынлык хасил булды. Асиянең бу сүзләргә бөтенләй ышанасы килмәде... Әле кайчан гына гөрләтеп семинар үткәргәннәр иде, әле кайчан гына Сяо Лунны җавапсызлыгы аркасында ачуланганнар иде...
– Асия, минем сине җибәрәсем килми. Җитәкче буларак, мин сине биш куллап алып калырга әзер, әмма кеше буларак, мин сиңа кайтырга тәкъдим итәм. Синең бит үз алдыңа куйган максатың бар. Туган ягыңа кайтып, шуны тормышка ашырырга кирәктер. Әйбәтләп уйла...
Моңа каршы бер сүз дә әйтә алмыйча, Асия ризалык белдереп баш селкеде дә кабинеттан чыгып китте.
Кайтыр өчен үтми гомерләр...
– Асия, шулай итеп ташлап китәсезме инде?
Сяо Лунның карашы бүген гадәттәгедән аерылып тора: моңлы, сагышлы. Асиянең: «Шулай итәргә туры килә инде... Үзебездә кунакка көтеп калам», – дип
елмаюына каршы Сяо Лун:
– Менә никләргә минем йөрәгемне кабул итмәдегез инде? Әгәр ризалык биргән
булсагыз, гомерлеккә шушында калган булыр идегез, – дип җавап кайтарды.
– Юк шул, юк. Минем әле туган ягыма кайтып эшлисе эшләрем, чынга ашырасы
максатларым бар.
Аларның сөйләшүләрен директор Шэн Ли бүлде:
– Шулкадәр нәрсә турында серләшәсез?
Сяо Лун:
– Менә үземә хатын итеп алып калмакчы идем, кайтып китәм, дип әйтә әле, – дип
шаярып куйды.
– Мондый татар кызын алып калсаң да була! Ләкин башта әле сиңа үз урыныңны
кайтарырга кирәк. Юньсезлегең аркасында эшеңнән коры калдың да, хәзер кызлар карап йөрисеңмени инде? – диде директор.
Саубуллашу шулай күңелле барса да, Асиянең йөрәгендә ниндидер дулкынлану, борчу уятты. Кем белә, бәлкем ул бирегә бүтән килә дә алмас, әлеге шаян, тормыш ямен аңлаучы эшчеләрен дә күрә алмас...
Менә ул туган ягына кайтыр, дуслары, танышлары белән күрешер... Аңа яңа эш 
тәкъдим итәрләр. Көне-төне башын да күтәрми эшләр... Ләкин аны мондагыча якын итәрләрме? Ул эшенә мондагыча шат күңел белән барып, яраткан кулдашларын күреп сөенә алырмы?
 

«Артист»лар
Әмир, моңлана-моңлана, насосларның башларын тикшереп йөри. Аның шулай үз дөньясында очып йөрүенә бергә эшләүче кулдашлары әллә кайчан күнекте инде. Кайчакта эшләреннән туктап, үзләре үк янына җыелалар. Моңлы җырлый бит! Авыр эштән шулай ял итеп, сихәт алырга буладыр?! Юк, аннан гына да түгел, җырлап эшләсәң, эш үзенә бер күңелле. Әле араларында «артист»лары да булса, кыланып, «биюче»ләре табылса, биеп тә алалар. Бүген дә кәефләре шәптән күренә, иртәннән үк бик дәртле эшлиләр. Әмирнең эчтән генә көйләп йөргәнен ишетеп алгач, Сабир да күп көттереп тормады, зур скважинаның сул ягына барып басты да:
– Ә хәзер сәхнәгә кайнар алкышлар белән Әмир Рөстәмовичны чакырабыз! – дип, үзен зур сәхнәдәгечә тоеп, горур басып торуын дәвам итте. Аның әлеге уенын гына көтеп торгандай, янына Шәкүр дә килеп җитте. Бөтенесенең күзе аларда: ике тел бистәсе бүген нинди шоу ясарлар икән?!
– Кадерле җәмәгать, Әмир Рөстәмовичның бераз эшләре килеп чыкты, шуңа күрә бүген сезнең алдыгызда мин, ягъни барчагызның яратып өлгергән җырчысы, талантлы, булдыклы, матур, чибәр, акыллы, бердәнбер Шәкүр Идрисович. Җылы алкышларны ишетмим.... Катырак!
Эшчеләр бу сүзләрне дә отып алалар. Кул чабулар башлана. Насослар янында йөргән Әмир боларга карап бер көлә дә, эшен дәвам итә. Әйе, күңелле яшиләр...
Әмир насосларны карап чыкканнан соң, кызу адымнар белән Илгизәр Рәсимович кабинетына юнәлде. Аның шундый җитди адымнарын мондагылар инде күптән аңлый: йә берәр хәл булган, йә Әмир нинди дә булса эш башкармакчы.
Бу юлы да ул кабинетны шакып, эчкә үтте дә, сүзне уратып-нитеп тормыйча, турысын әйтте:
– Илгизәр Рәсимович, насосларны алыштырырга кирәк, дип июнь башында ук хәбәр иткән идем инде. Хәзер бер ай үтеп китте...
– Алыштыруын алыштырырбыз да, әмма болары да ярыйсы гына эшли бит. Юкка «расход» чыгармаска кирәк. Икенче елга бездә зур семинар көтелә, барыбер шул вакытка бөтен әйберне яңартып, төзәтеп бетерергә кирәк булачак. Аз гына булса да көтик инде. Майга планлаштырып торыйк.
– Майга кадәр күп бит әле. Әгәр дә насосларны яңарта алмыйбыз икән, рөхсәт итегез: мин кара алтынны фонтан юлы белән алып карарга телим. Бу үзенә күрә бер тәҗрибә дә булыр иде.
– Менә монысын уйлап карарга була... – диде директор уйга калып. – Бер-ике атнадан Кытайдан белгеч кайта. Ул безнең белән берлектә эшләячәк. Биредә фонтан ысулы белән нефть табу зыянлы булмасмы, безнең өчен ул кулаймы – башта әлеге сорауга аннан да җавап алырга кирәк булыр.
– Соң ул безнең җирләрне каян белсен инде? Әнә Кытайныкын сорасагыз, рәхәтләнеп күзен дә йоммый әйтеп бирәчәк... Ә безнекен... Безнекен без үзебез тоярга тиешбез, ник Кытай белгечен көтеп торырга, ди?!
– Бу җирләрне аның синнән күбрәк тә белүе ихтимал әле. Ул бит безнең кеше. Безнең горурлык! Без үстердек бит аны, – дип әйтеп куйды директор. Әлеге вакытта аның күзендә чыннан да горурлык хисләре балкый иде.
Илгизәр Рәсимовичның әйткән сүзләре Әмирнең бераз кәефен төшерде. Ул бит инде җиң сызганып эшкә керешергә әзер иде... Шушы мизгелдә Әмир бөтен нефтьчеләргә, директорга, бар дөньясына ачулы иде...
Кыска бәхет
– Их, Әмир, күрсәң иде син аның зифа буйларын... Җилдән дулкынланып киткән калын чәчләрен...
– Нәрсә, гомергә кыз күрмәгән кешеләр кебек исереп утырасыз, – дип коры гына 
әйтеп куйды Әмир. Шундый салкын җавап булачагын күптән белгән кулдашларыннан берсе түзеп тора алмыйча:
– Ничек шулай таш күңелле була аласыңдыр! Бөтенләй аңламыйм, – дип куйды.
Әмир Асия киткәннән соң, үзенә урын таба алмады. Бер кыз белән дә танышмады, сөйләшмәде. Гомумән, аның уенда гашыйк булу яки өйләнү дигән уй бөтенләй юк иде. Тормышка башкача карый башлавы, кайчакларда кисәк кенә кызып китүе ялгызы гына калган әнисен куркуга салды. Ә бу исә улын ничек тә булса өйләндерергә кирәклеге турында уйланырга этәрде.
«Картлык көнемдә оныклар сөясем килә», «Өйләнергә уйламыйсың мәллә» кебек сүзләрне еш ишетүдән тәмам туйган Әмир көннәрнең берендә әнисе тарафыннан сайланган Югары очта яшәүче Әхмәт кызы Санияне хатынлыкка алды да кайтты.
Тату яшәделәр: Әмир беркайчан да эчеп кайтмады, хатынына кул күтәрмәде. Сания дә ирен тәмле-тәмле ризыкларын пешереп, киемнәрен юып көтеп тора иде. Алар бер-берсенә «яратам» дип түгел, ә «рәхмәт» әйтешеп яшәделәр... Озак та үтми дөньяга нәни кызчыклары туды. Бу тормышларын тагын да ямьләндереп җибәрде...
Ләкин әлеге түгәрәк бәхет озакка сузылмады: берсендә әниләре янына авылга кайтканда, ике машина бәрелешеп, Сания якты дөнья белән хушлашты. Бу вакытта кызына 3 кенә яшь иде әле. Әмирнең күңелендә тагын бушлык урын алды... Әмма ул үзен нык тотты. Кызы-сандугачы өчен ул көне-төне эшләде... Аны бәхетле итәр өчен кулыннан килгәнчә тырышты.
Ир кешегә ялгызы гына яшәү авыр шул... Әнисе тагын: «Өйләнеп карамыйсыңмы соң, улым?» – дип карады, әмма моңа Әмир: «Юк инде, әни, рәхмәт! Бер тапкыр өйләндердең, җитәр. Минем өчен хәзер дөньяда бер генә куаныч бар. Ул – кызым! Ул миңа яшәргә дәрт бирә», – дип кенә җавап кайтарды.
Кайда соң син, яшьлек дустым...
– Асия Касыймовна, фонтан юлы белән кара алтын табуга ничек карыйсыз? Директорга кергән саен, ул гел сезнең белән киңәшләшүне мәслихәт итә.
– Миннән генә тора, димәк?
– Әйе. Шуңа кистереп әйе йә юк, дип әйтегез дә, эшкә тотыныйк.
– Ә син әйбәтләп әзерләндеңме соң?
– Инде күптән. Җирне кат-кат тикшереп чыктым, бар да әзер.
– Эшчеләрең? Үзең генә эшләргә җыенмыйсыңдыр бит?
– Алар белән бу хакта бер сөйләшкән идек инде. Алар хәбәрдар. Әмма бу гамәлдә
беренче тапкыр булганга күрә, хата җибәрүебез бар.
– Әйе, монысы дөрес.
– Сезнең әлеге процесста шәхсән катнашканыгыз булдымы?
– Әйе, булды. Бу бик катлаулы.
Йа Хода! Менә бит ул минем балачак, яшьлек дустым Әмир... Бераз йончыган...
Чәчләре агара төшсә дә, ул барыбер буй-сынын саклый алган... Элеккечә киң җилкәле, озын буйлы. Ә кара күзләрендә ниндидер моңсулык яшерелгән.
Нигә ул элеккечә: «Әйдә балыкка»,– дип дәшми икән?! Нигә үзенең усал теле белән шаяртмый?! Вакытлар үтте шул... Ул да үсте... Мин дә...
Асия Касыймовна дип эндәшмичә, исемемне генә әйтсә дә... күңелемә май булып ятар иде, әмма юк... Миңа ачу саклый булса кирәк. Шулай саубуллашмый китеп баруымны, киңәшләшмәвемне аңламый торгандыр...
– Асия Касыймовна, ә безнең эшләп чыга алуыбызда ышаныч бармы? – дип сорады Әмир. Асия уйларыннан арынып, Әмирнең күзләренә күтәрелеп карады да:
– Әмир, – диде. Әлеге тынычлыкны мөмкин кадәр озаграк саклыйсы килсә дә, алай ярамаганлыгын аңлап, Асия сүзен дәвам итте:
– Сине күрүемә шатмын.
Әмир эндәшмәде...
– Аңлыйм, син мине ачуланасыңдыр... Үпкә саклыйсыңдыр...

– Юк, үпкәләп ятарга бала-чагамыни инде без? Үткәннәрне кире кайтарып булмаган кебек, ясаган хаталарда таптанып торырга да кирәкми, – диде дә Әмир сүзне кирегә борды:
– Нишлибез булды соң инде? Тагын директор белән кереп киңәшләшеп чыгыйммы?
Асиянең әйтәсе сүзләре, сорыйсы сораулары бетмәгән иде әле. Әмирнең шулай салкын һәм теманы тиз боруы аның ачуын чыгарды. Ул:
– Кирәкмәс. Иртәгәдән эшне башлыйбыз, – диде дә, борылып, кабинетына таба китте.

 

Көчсезләр генә елый
Ул көнне Асия директордан сорап, эштән иртәрәк китте. Авылына кайтып, бераз йорт-җирне караштыргалап киләсе иде. Кытайдан кайткач та, төрле документ эшләре артыннан йөреп, туган авылын урый алмый калган иде. Иртәгә иртән эшкә булса да, күңел тартуы аны туктатып тора алмады. Кайтып, газиз мендәрләремә ятып кына булса да йоклыйм, дип, ашыга-ашыга юлга кузгалды.
Асия әбисе тәрбиясендә үсте. Әти-әнисе бик иртә дөньядан китте. Шунлыктан аны бүген өендә тәмле чәйләрен әзерләп, колач җәеп торучы бер кешесе дә юк иде.
Капка төпләренә машина белән килеп туктады. Танымады: коймалар үзгәргән, өй яңартылып, ике катлы итеп салынган... Монда нәрсә булган? Асиянең балачагын хәтерләтеп торучы зәңгәр коймалар, төтен чыгарып торучы мич инде юк...
Ул кыяр-кыймас кына ишекне какты. Аннан бер ханым чыгып, Асиягә бу йортны инде бер ел элек сатып алулары турындагы хәбәрне җиткергәч, кыз нишләргә белми басып калды. Җавап итеп ни әйтергә белми торганнан соң, күтәрелеп карады да: «Гафу итегез», – дип чыгып китте һәм Әмирләр өенә таба атлады.
Ишектән Асиянең каршысына чыгып килгән Әсма карчык:
– Әлекәем, төшемме, өнемме? Асиякәем, синме соң бу? – дип күрешергә кулын сузды.
– Әсма апа, – дип әйтте дә Асия аның кочагына ташланды. Күңеленә җыелып килгән әрнү шулчак күз яшьләре булып ташый башлады. Кыз ирексездән үксеп елап җибәрде: – Әсма апа... Бер таныш җан булса да калган икән әле... Өебезне дә сатканнар. Әсма апа, ничекләр түзим? Анда иде бит минем бөтен хатирәләрем... Әти-әнием,
әбием исе... Аларның моңы, аларның теле, аларның җаны... Барысын да сатканнар. – Балакаем, балакаем, тынычлан. Тукта, зинһар.
Әсма карчык үз кызыдай яратып, Асиянең чәчләреннән сыйпап, аркасыннан сөеп
торганда, ишектән:
– Әбием, – дип, Әмирнең нәни кызчыгы очып чыкты.
Асия елавыннан туктап, айнып киткәндәй булды. Бер кызга, бер Әсмага карап
куйды. Әсма карчык елмаеп:
– Бу минем оныгым була инде, Асия. Кызым, апа белән исәнләш әле, – дип куйды.
Кыз әбисе белән Асия басып торган җиргә килде дә:
– Исәнмесез, – диде. Бераз карап торганнан соң янә сүз башлап:
– Апа, сез ник елыйсыз? Әбием бары тик көчсезләр генә елый, ди. Ә көчсезләрне
берәү дә яратмый, ди. – Ул Асиянең күзеннән яшьләрен сөртеп алды.
Моңа нәрсә дип җавап бирергә белмәгән Асия:
– Еламыйм, бүтән еламыйм, – дип берничә тапкыр кабатлады да үзен кулга алды. Бераз тынычланганнан соң, Әсма карчык Асияне үзләренә чәй эчәргә керергә, куна
калырга күпме генә кыстап караса да, Асия ризалашмады. Иртәгә иртән эшкә, дигән сәбәп белән китәр юлга кузгалды.
Бер төн эчендә үзгәрде Асия. Ничектер кырысланды, картайды... Әйтерсең, йөрәге ташка әйләнеп, тирә-ягындагыларны күрми, ишетми башлаган иде.
Эшкә килгәч тә, аның элеккечә елмаясы да, кулдашлары белән әңгәмә корасы да килмәде. Шуңа ниндидер салкынлык белән генә әмер бирде:
– Торбага утырачак тозларны юар өчен кирәкле әйберләрне алып килдегезме?
– Әйе.
– Яхшы. Әмир, син бит инде барысыннан да хәбәрдар. Хата ясамассың, дип уйлыйм.

– Ясамам.
– Айваз, син температураны караштыргалап тор, яме?!
Беренче көн уңышлы гына үтеп китте. Һәммәсе үз эшеннән канәгать булса да, әлеге
ирешелгән кечкенә уңышлар Асияне сөендермәде... Ул аларга игътибар да итмәде. Җаны тыныч түгел иде Асиянең. Аңа нидер җитми... Үземне начар хис итәм, дигән
сәбәп белән ике көнгә ял алды да өенә кайтып китте.
Икенче көнне аны телефон тавышы йокысыннан уятты. Баштарак алмаска уйласа да, соңыннан җавап бирде: – Тыңлыйм...
Озак та үтмәде, Асия инде аягүрә баскан иде. Колагында бары тик ике сүз яңгырый: «Әмир», «авария»...
Йа Раббым! Кара алтын чыгарган вакытта басым кирәгеннән артык күтәрелеп, авария булган, диме? Әмир, диме? Юктыр, бу төшемдер... Менә хәзер уянам да, эшкә китәм...
Асия үзенең хисләрендә генә түгел, тормышында да буталып бетте. Ул кая барырга, нәрсә кылырга белми һавада бөтерелгән кошлар кебек үзенең уйларында, хыялларында очты. Әмма бернинди төгәл, җитди фикергә килә алмады.
Әмирнең хастаханәдә ятуында үзен гаепләде... Менә инде өченче көн ул яткан бүлмәгә килә, әмма ишектән үтми генә тышкы якта басып торуын дәвам итә. Эчтә аның кызчыгы, әнисе – барлык якыннары. Ә Асия кем? Яшьлек дусты?.. Ташлап китсен дә нинди дус булсын инде?..
Кинәт ишек ачылып китеп, Әмирнең кызы йөгереп чыкты. Ишек янында басып торган Асияне күреп:
– Әбием, анда теге көнне килгән апа басып тора, – дип кычкырып җибәрде. Асия караклыкта тотылган песи шикелле әле бер, әле икенче якка карап, ни әйтергә белми торуын дәвам итте. Әсма карчык урыныннан кузгалып:
– Балакаем, ник анда чит кеше кебек басып торасың? Әйдә, кер, – дип, Асияне түргәрәк чакырды.
Асия:
– Мин үтеп барышлый гына кермәкче идем... Әмир, хәлләрең ничек соң? – диде. Әмир инде төзәлеп, ныгып килә. Асия кергәндә, ул мендәренә терәлеп утырып
тора иде.
– Әйбәт кенә, бер-ике атнадан чыгаралар инде, – дип җавап кайтарды Әмир.
Бераздан тынлыкны бүлеп, Әсма карчык:
– Асия-балакаем, апаңа урындык китереп бир әле, – дип, оныгына эндәште. Асия әле
кемгә эндәшкәннәрен аңлый алмый басып торган арада, Әмирнең кызы урындык сузды. – Минем оныгым – синең адашың бит, – дип сүзне җөпләп куйды Әсма карчык. Моны ишетеп, Асия югалып калды... Ул әле яңа гына Әмирнең аңа карата булган
хисләрен аңлады... Менә кая яшергән ул аларны?!.

 

***
Асиянең күңел көндәлегенең соңгы битләре:
«Менә Әмир тиздән эштән кайтыр... Ә без Асия белән аңа тәмле ризыклар әзерләп куйдык...
Дөнья бигрәк сәер һәм серле нәрсә икән... Шушы ике ел эчендә ниләр генә күрмәдем бит, ә? Кытайдан кайттым, Әмир һәм аның кызчыгы белән бер гаилә корып яши башладык, мондагы яңа эшем... Аллаһ бирсә, бирә. Сабыр гына көтә белергә кирәк икән.
Тиздән Асиягә энекәш тә алып кайтып бирербез әле. Аллаһ кына ярдәменнән ташламасын.
Мин бик бәхетле! Ләкин шушы сәгадәтле минутларны тартып алырлар да барча әйбер юкка чыгар төсле. Кайвакыт төшме бу, өнме, дип утырам да, берәрсе чеметә генә күрмәсен... төшем озаккарак сузылсын, дип куям.
Тормышымның яңа баскычына аяк бастым... Шуннан ары тагын ни кирәк?!»

 

"КУ" 6, 2019

Фото: pixabay

Теги: хикәя

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев