Логотип Казан Утлары
Хикәя

ЧИГҮЛЕ КУЛЪЯУЛЫК

Биш көн хастаханәдә яткач, Мәдинә кызын соңгы тапкыр имезеп, күкрәгенә кысып елады да чыгып китте. Әле берни белмәгән сабый янында күз явын алырлык, исемле кулъяулык ятып калды – «Гөлүсә».

Миләүшә Хәсәнова 1978 елның 1 сентябрендә Мөслим районы Вәрәшбаш авылында туып үскән, шунда ук урта мәктәпне тәмамлаган. 22 ел Вәрәшбаш мәктәбендә башлангыч сыйныфларны укыта, бүгенге көндә Мөслим гимназиясендә эшли. Хикәяләр, нәсерләр яза. Иҗат җимешләре республиканың вакытлы матбугатында даими рәвештә басылып килә. Шулай ук иҗади конкурсларда катнаша.  

 

Мәдинә әби йокысыннан төш күреп уянды. Имеш, аңа ап-ак теш чыккан икән, төбендә бер тамчы кан да бар. Моны ул нәрсәгә юрарга да белмәде. Төштә кан күрсәң, туганың белән очрашуга була, диләр, әллә сеңлем Кәримә кайта микән дип уйлап куйды ул. Сагынуын, күрәсе килүен әйтеп, хат та юллаган иде шул сеңлесе. 

Әле таң сызылып кына килә иде. Таллыкта өздереп сайраган сандугач тавышлары да ачык тәрәзәдән аермачык ишетелеп тора. Ап-ак җәймәләр җәелгән ятактан ап-ак йокы күлмәге кигән, ап-ак чәчле Мәдинә торып, алгы  бүлмәгә чыкты. Киемнәрен алыштырып, чәчләрен тарап үрде дә бәйрәм көнне генә бәйли торган ак укалы яулыгын бәйләде. Тәһарәт алырга дип, комганын күтәреп тышка чыкты. Болдырда иртәнге матурлыкка, сихри рәхәтлеккә исереп, бер тын басып торгач, алга атлады. 

Яңа сауган кәҗә сөте салып, шикәрләп чәй эчкәннән соң, нәрсәнедер исенә төшереп, өй түрендәге сандыгы янына килде. Ул сандыгын ачып, аннан кәгазьгә төрелгән бик кадерле әйберен алып, караватта өелеп торган чигүле мендәрләр өстенә куйды.

Көтүләр китеп, озак та үтмәде, ишектән  мәктәп директоры Шәүкәт килеп керде.

– Озын сүзнең кыскасы шул, – диде ул, хәл-әхвәл сорашкач. – Безнең авылга яңа укытучы килә. Яшь кенә кыз, Гөлсәрия исемле.

Менә шул балага яшәргә урын кирәк иде, Мәдинәттәй. Ни диярсең икән, үзеңә иптәш тә булыр.

Мәдинә әби озак уйлап тормады, ялгызлыкның бик авыр, кышкы төннәрнең озын булуын әйтеп, директорга ризалыгын бирде.

...Ун ел элек гүр иясе булган Сәфәргали белән Мәдинә бик матур гомер иттеләр. Кеше арасында ким-хур булмадылар, алны-ялны белмичә, көн-төн эшләп, бердәнбер кызлары Гөлүсәне кеше итәргә тырыштылар. Ләкин ул кыз игелекле бала булмады – ерак Себер якларына бер руска кияүгә чыкты да әтиәнисен бөтенләй диярлек онытты. Баштарак ике-өч елга бер булса да кайткалый иде, хәзер әтисе үлгәннән бирле күренгәне дә юк. Хатлары да килми.

Тәрәзәдән күзен алмыйча кызын көтеп, төннәрен һәр ят тавышка сискәнеп уянганда, Мәдинә әбинең күңеленә бик яман уйлар да килә: бәлки аны яшьлектәге гөнаһлары өчен Ходай үзе шулай газаплыйдыр. Ә гөнаһлары аз булмады аның... 

Сугыштан соңгы авыр чорлар иде. Әтисе: «Без укый алмадык, син укы»,  – дип, барлы-юклы акчаларын табып, Мәдинәне Бөгелмәгә укырга озатты. Бер ел узгач, тулай торакта  уздырылган кичәдә  Мәдинә чибәр генә бер егет белән танышты. Шактый өлкәнрәк һәм күпне күргән егет иде бу. Ә Мәдинә – беркатлы авыл кызы, аның матур сүзләренә ышанды һәм... тиздән әни булачагын аңлады. Ләкин егет бу хәбәргә сөенмәде, ә киресенчә, сирәк күренә башлады һәм бер очрашуда соңгы сүзен әйтте: 

– Синең теләсә кайда йөреп тапкан балаң миңа кирәк булмас. Аны миңа тагарга җыенма да!

Мәдинә ялгыз калды. Әниләре янына да кайтырга курыкты. Авырлы килеш аларга ничек күренсен? Ләкин бала туарга санаулы гына көннәр калгач, тулай торакка әнисе үзе килеп керде. 

– Менә нигә кайтмыйсың икән, – диде ул елап һәм усал сүзләрен кызганмыйча. – Баланы табасың, әмма калдырып чыгасың! Укуың бар, яшь әле син!

Әйе, әнисенең холкын шәп белә иде кыз. Бала күтәргән килеш өйгә аяк та баса алмаячак ул. Димәк, сабыйдан чынлап та баш тартырга туры киләчәк.

Өч көн буе Мәдинә кулъяулыклар чикте. Аларның берсенә, малай тапсам, дип, «Гөлүс», икенчесенә «Гөлүсә» дип язды. Балага ул нәкъ менә шушы исемнәрне куярга теләгән иде. Ләкин хәзер исемне бүтән кеше бирәчәк. Шуңа да, бәлки минем теләгемне искә алырлар дип, ул бала белән бергә кулъяулыкның да берсен калдырырга ниятләде. 

Биш көн хастаханәдә яткач, Мәдинә кызын соңгы тапкыр имезеп, күкрәгенә кысып елады да чыгып китте. Әле берни белмәгән сабый янында күз явын алырлык, исемле кулъяулык ятып калды – «Гөлүсә».

Озакламый Мәдинә укуын тәмамлады, эшкә урнашты. Кызы Гөлүсәне эзләп, күпме балалар йортына барса да, бернинди дә хәбәр ала алмады. Әнә шулай өметләре өзелеп, кара кайгыга батып йөргән чагында танышты ул ире Сәфәргали белән.

Озакка сузмыйча өйләнештеләр. Кызлары туды, Мәдинә аңа да беренче сабые истәлеге итеп, Гөлүсә дип исем кушты. 

...Укытучы кыз Гөлсәрия Мәдинә әбигә көн уртасында килеп керде. Ачык йөзле, ярдәмчел, инсафлы бала икән. Сөйләшә-сөйләшә чәй эчтеләр, ашыкмыйча гына бакчада эшләп керделәр, бергәләп көтү каршыладылар. Ә кичен көтелмәгән хәл булды: урын җәйгәндә, Мәдинә әби мендәрен күтәргән иде – идәнгә кәгазьгә төрелгән әйбер килеп төште дә ачылып китте. Аны күреп, Гөлсәрия кинәт кычкырып җибәрде:

– Абау, мондый кулъяулык минем әниемнең сандыгында да бар. Бик кадерләп саклый, әнием бүләге, ди. Моңа Гөлүс дип язылган, ә бездә Гөлүсә. Әнием Гөлүсә минем. 

Барысын да аңлагач, Мәдинә әби, оныгын кочып, тыела алмыйча елады да елады. Төштә кан күрүе юкка гына булмаган икән бит! Озакламый ул кызы Гөлүсәне дә, бүтән оныкларын да, киявен дә күрү сөенеченә иреште. Хәзер бәхетенә сөенеп туя алмый.

Кызы Гөлүсә аны берсүзсез кичерде. 

МИЛӘҮШӘ ХӘСӘНОВА

 

"КУ" 03, 2024

Фото: unsplash,архив.

Фотода автор үзе.

Теги: проза

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Комментарии

  • аватар Без имени

    0

    0

    Зур рәхмәт сезгә,Миләушә!!!