Логотип Казан Утлары
Хикәя

Башка авыл кешесе…

«Сабантуй күрке – көрәш» дип әйтсәләр дә, бала-чага көрәшкән вакытта тамаша кылучылар бик күп булмый. Мәйдан тоткан малайларның дусишләре, туган-тумачалары, көрәшнең чын җанатарлары гына җыела.

«Сабантуй күрке – көрәш» дип әйтсәләр дә, бала-чага көрәшкән вакытта тамаша кылучылар бик күп булмый. Мәйдан тоткан малайларның дусишләре, туган-тумачалары, көрәшнең чын җанатарлары гына җыела. Алары да ярыйсы гына була, тик концерт караучылар белән чагыштырырлык түгел. Хәзер бит әллә нинди мәзәк уйлап таптылар: һәр Сабантуйга диярлек берәр сәхнә йолдызын чакырып кайтаралар, авыл халкы шулар чыгышыннан ерак китәлми, кушылып җырлый, бии, рәхәтләнеп күңел ача. Авыл сәхнәсендә мондый тамашаларның гомергә дә булганы юк, шуңа җыр-моңга сусаган халык ел буена җитәрлек рухи ләззәт алып калырга тырыша бугай. Ләкин көрәш мәйданына өлкәннәр чыгуга хәтта концерт караучылар да сирәгәя төшә, ә инде «Сабантуй батыры» өчен көрәш барганда, артистлар янында беркем дә калмый һәм концертны вакытлыча туктатып торалар.

Бу юлы да шулай иттеләр. Сабантуйдагы бөтен халык көрәш мәйданын тирәләп алды. Гадәттә, көрәш ахырына өч батыр кала һәм аларның өчесе дә авылныкы була торган иде. Быел алай килеп чыкмаган, мәйданда калган батырларның икесе генә таныш иде.

Озын буйлы, таза гәүдәле Зариф – ел саен батыр кала торган кеше. Аның көч-куәтле икәнен мәйданга чыкмаган чагында да чамалап була: куллары көрәк кебек, беләкләрендәге кан тамырлары да кайберәүләрнең бармак калынлыгы булып ташып тора. Нинди генә гайрәтле кеше булса да, мактанып, борын чөеп йөри торган гадәте юк. Авыл халкының хөрмәтен казанган абруйлы узаман, кыскасы.

Икенчесе Хәйдәр исемле, ул монда ялгыш кына килеп эләккәндер сыман тоела. Юка гына гәүдәле, кыска буйлы. Аны беркем дә көрәшче дип уйламый. Яшьрәк чагында күрше авылга барып, андагы егетләр белән бәйләнешеп китсәләр: «Әнә, башта иң кечкенәбезне җиңеп карагыз», – дип,  гел шуны чыгара торган булганнар. Ә бу инде ничәүләшеп каршы чыксалар да, алып кына ора икән. Тегеләр шундук койрыкларын кысарга мәҗбүр була: «Иң кечкенәләре шундый булгач, тазарак егетләре бигрәк хараптыр боларның», дип уйлыйлар икән. Хәйдәр көчле булуы өстенә бик җитез дә, әмма Зариф белән көрәшкән чакларында гел икенче урынга кала. Көрәшнең бөтен нечкәлекләрен дә беләм дип уйлаучылар моңа бераз гаҗәпләнә: «Юри бирешми микән?» – дип шикләнә дә торган иде. Ә авылның очлырак теллеләре һич икеләнүсез сөйләп йөри: «Беренчелекне Зарифка калдыра ул, теге бит амбар мөдире, шуның өчен моңа ашлыкны чутламый бирә». Чама тартып карасаң, Зариф чынлап та амбар мөдире инде, ашлык тараткан чорда ул артык вакланып тормый, утыз-кырык кило артыграк киткәндә дә, кул гына селтәп куя. Теләсә кемгә түгелдер инде ул, кешесенә карап кынадыр. Авылда абруе зур булуның бер сәбәбе, бәлки, шуннандыр да. Бәлки, алай да түгелдер, кеше сөйләгәннең барысына да ышана башласаң, күзең дә сукыраерга мөмкин.

– Өченчесе кем соң? – дип пышылдаштылар яңарак кына мәйдан янына килүчеләр.

– Бер дә таныш-белешкә охшамаган.

– Берәрсенең туганы микән әллә?

– Читтән кайткан адәм бугай…

– Башка авыл кешесе кебек… Берәүгә дә охшатырлык түгел…

Башка авыл кешесенең батырлар арасында булуы аз гына сәер иде. Чөнки авыл Сабантуйларында, гадәттә, андыйларны төрле сәбәпләр белән төшереп калдырырга тырышалар. Хәтта ахырга калса да, өченче урыннан да югарырак иттермиләр. Һәрбер хәрәкәтен «Хәрәмләште!» – дип кенә торалар да арып хәлдән тайганчы көрәштерәләр, теге тәмам күңеле төшеп, кул селтәргә мәҗбүр булганчы кыланалар. Бу бик дөрес нәрсә түгелдер инде, ләкин авыл халкының беренчелекне читтән килгән батырга биреп җибәрәсе килми. Үз авылыңны ким-хур итү шикеллерәк нәрсә бит инде. Акылы булган адәм башка авылга барып, батыр калу турында уйлап та карамый инде шуңа күрә. Ә бу…

Бу әллә ни пәһлеванга да охшамаган иде. Уртача буйлы, уртача гәүдәле. Һәрхәлдә, Зариф янында мескен генә күренә. Уң аягына бераз гына аксаган да сыман. Судьясын әйтер идең инде, шуны ахырга кадәр калдырмаса, ни булган. Әгәр Зарифка юри бирешүе хак булса, моны Хәйдәр алып кына орачак иде. Хәйдәр башка авыл кешесен атып бәрсә, Зариф Хәйдәрне аркасына салса – көрәшнең нәрсә белән тәмамланачагын күз алдына китерү бик кыен түгел.

– Быел көрәшне карап та торасы юк икән, – дип пышылдашты мәйдан тирәли җыелган кешеләрнең бер ише.

– Кемнең ничәнче урын алачагы, кемнең батыр калачагы болай да билгеле!

Бер карасаң, алар хаклы иде. Мәйданның иң төбендә үк Зарифның тугантумачалары, дуслары-әшнәләре җыелып баскан. Алар күп. Көрәш башлану белән көч биреп: «Зариф! Зариф!» – дип кычкырачаклар. Көндәшләре көчлерәк булып чыкса, судья белән бәхәсләшергә тотыначаклар, «теге хәрәмләште, син күрми калдың, яңадан көрәштер», – дип, күз дә ачырмаячаклар. Мондый күренеш ел саен диярлек кабатлангач, хәтта кемнең кайчан нәрсә әйтәчәген дә чамалап булырлык иде. Судья бик намуссыз кеше булмаса да, ул монда гына хөкемдар, ә тормышта Зарифка һәм аның туганнарына һәр адымда диярлек бәйле кеше иде. Аның берсүзсез  гадел хөкем чыгаруына бик ышаныч юк. Аннан соң, Зариф үзе дә ни җитте көрәшче түгел, булган кеше, ныклы, шомарган… Шуңа күрә көрәштә кемнең батыр калачагы берәүдә дә шик тудырмады.

Ләкин беркем дә китәргә ашыкмады. Нәтиҗәсе алдан билгеле булса да, көрәшнең барышын күзәтү һәркемгә кызык шикелле иде.

– Хөрмәтле авылдашлар! Килгән кунаклар! Барыбыз да көрәш мәйданына җыелабыз, – дигән аваз ишетелде багана башына элеп куелган тавыш көчәйткечләрдән. – Сабантуйның иң киеренке мизгелләре якынлаша. Тиздән Сабантуй батыры исеменә алышу башлана. Быелгы бәйгенең өч узаманы сезнең каршыгызда…

Көрәшчеләрнең исем-атын игълан иттеләр. Менә монда да кемнең ничәнче булачагы чагылып киткән төсле тоелды. Бөтен мактаулы исемнәре, биләгән вазифасы, ничә тапкыр Сабантуй батыры булуын искә төшереп, Зарифны атадылар. Ул инде мондый нәрсәләргә күнегеп беткән иде, алгарак чыгып, төрле тарафка борыла-борыла баш иде. Бу вакытта көрәш мәйданын төреп алган дус-ишләре шау-гөр килде. Әле ул урынына барып баскач та, көр тавышлар белән:

– Зариф! Зариф! – дип кабатлап тордылар.

Тавышлар тына төшкәч, Хәйдәрне игълан иттеләр. «Авылыбызның уңган тракторчысы… Үрнәк әти… Иң оста көрәшчеләрнең берсе…» Шул рәвешле бик матур сүзләр әйтсә дә, сөйләүченең тавышы бераз сүлпәнрәк иде. Бик нык гөрләшүче дә, исемен кычкыручы да табылмады. Хәйдәр дә алгарак чыгып, баш иде. Сыек кына алкышладылар.

Ә таныш түгел кешене игълан итү бөтенләй коры килеп чыкты:

– Сабантуй кунагы, башка авыл кешесе… Харис…

Харис та алгарак чыгып баш иде. Тик аңа беркем дә кул чапмады. Берәү дә шаулашмады. Бары тик тамашага җыелган халык өстендә:

– Башка авыл кешесе… Башка авыл кешесе… – дип, төрле хисләр белән пышылдашкан авазлар гына кайнар чәйнектән чыккан пар шикелле ургылып торды. Авыл халкы чынлап та кайный иде бугай. Башка авыл кешесенең шушы Сабантуй көрәшенә килеп кысылуы, ардаклы батырлар арасында күкрәк киереп басып торуы гайре табигый хәл, әрсезлек, хәтта бераз мыскыллау да шикелле иде. Чынлап та шулай бит инде. Ул бит җиңәргә тели. Шул җиңүе белән: «Сезнең авылыгызда Сабантуй батыры булырлык та ир-ат юк бит…» – дип әйтергә тели.

Ләкин кешеләрнең күңелендә өмет бар иде әле. Авыл халкы аның беренче алышта ук чалкан төшеп, башын иеп чыгып китүен көтте. Менә шул очракта гына аны гафу итәргә мөмкин булыр иде.

2

Көрәшнең үз алымнары булган шикелле үк аның белән идарә итүнең дә төрле ысуллары була. Гасырлар буена камилләшеп шомартылган андый ысулларны читтән карап кына аңлап та бетерә алмыйсың, аңлаган хәлдә дә синең белән исәпләшеп торучы табылмый, көрәш мәйданындагылар гомум шау-шуга ышыкланып, барысын да үзләренчә хәл итә дә куя. Бөтен халык беренчелекне үз авылдашларына бирергә теләгәндә, моның бер кыенлыгы да юк.

Өченче урын өчен башта Зариф белән Хәйдәрне көрәштерделәр. Билләреннән алышып, беркадәр әйләнгәләп йөргәч, Зариф көндәшен җиргә чәпәде. Чистага. Бу шулкадәр тиз һәм көтелмәгәнчә булып тоелды, хәтта Сабантуй батырының җанатарлары да берни әйтә алмый калды. Бары тик судья җиңүченең кулын күтәргәч кенә, дәррәү кубып кычкырышырга тотындылар:

– Зариф! Зариф! Безнең Сабантуй батыры!..

Аннан соң Хәйдәр белән башка авыл кешесен чыгардылар. Менә монсында инде шаулашу көчле булды. Әле генә Зарифка дан яудырып кычкырышкан кешеләрнең барсы да Хәйдәргә дәрт бирергә тотынды:

– Хәйдәр! Хәйдәр! – дигән тавышлар тирә-юньгә яңгырап торды. Әллә шулардан күңеле үсеп, әллә бүтән сәбәп белән Хәйдәр бу юлы бөтен җегәрен салып көрәште. Ул җитез дә, кискен дә иде. Берничә тапкыр көндәшен тезләренә утырта язып калды, тик тегесе дә төшеп калган түгел, шундук диярлек тегенең куеныннан шуып чыкты да үзе һөҗүм итте.

– Хәйдәр! – дип кычкырды халык.

– Хәйдәр, әйдә, бирешмә!

– Манчырга кирәк килмешәкләрне!

– Уң ягыннан кер, – дип кычкырды кайсыдыр.

– Уң аягына аксый ул…

– Хәйдәр, әйдә, сыла җиргә сырты белән!

Хәйдәр көндәшенең тез артына сул аягын китерү белән тегесе тайчанып калды да ике тезе белән дә аяклары арасына кереп кысып тартты. Күтәреп алды. Һәм таяныр җир эзләп, аякларын чәбәләндергән Хәйдәрне җиргә салды.

Халык бер мизгелгә «Аһ!» итеп куйды. Бу юньлелек түгел иде. Димәк, башка авыл кешесенең өченче урынга гына риза булып китәргә теләге юк, димәк, ул аларны тоташ авыллары белән хурлыкка калдырырга маташа. Үзе шуны аңлый микән ул? Әллә шуны да белмәслек дәрәҗәдә томана микән?

Башка авыл кешесенең кыяфәтендә мыскыл итү яки кимсетергә тырышу галәмәте юк иде. Ул җитди, әмма тыныч. Уң аягының тездән аскы өлешен уалап алды да җирдән сикереп торган Хәйдәр янына килеп, кул бирде. Хәтта кочаклагандай итеп, аркасыннан да кагып куйды. Шулкадәр ике йөзле булып була икән! Бөтен халык алдында җиргә атып бәр дә соңыннан кул биреп, аркасыннан как, имеш. Сабый баланы юаткан шикелле бит инде бу! Хәйдәрнең буе кечкенә булгач, нәкъ шулай тоелды да. «Үс әле, энекәш, тәҗрибә тупла…»

– Хәрәмләшә килмешәк! – дип кычкырды кемдер.

Шуны гына көткәндәй, мәйдан янындагылар бер тавыштан күтәреп алды:

– Әйе, хәрәмләште…

– Монсы исәпкә керми!

– Яңадан көрәшсеннәр!

Бераздан бөтен халык бер булып такмакларга тотынды:

– Яңадан! Яңадан! Яңадан! Мәйдандагы судьялар баскан килеш кенә кочаклашып, сүз берләшеп алдылар да әлеге икәүне кабаттан көрәштерергә булдылар.

– Хәйдәр! Хәйдәр! – дип дәртләндерде кешеләр бер авыздан.

– Бирел, килмешәк! Сиңа бүтән чара юк! – дип кычкырды кемдер.

– Хәйдәр, күрсәт шуңа безнең авыл күген!

– Ыргыт үз авылына кадәр! Ләкин башка авыл кешесе бирешергә уйламый иде. Хәйдәрнең  һөҗүмнәреннән ул җиңел генә сакланып килде дә теге бераз хәлсезләнә башлагач, кинәт хәрәкәт ясап күтәреп алды һәм көндәшен җиргә салды.

– Тагын хәрәмләште! – дип кычкырды берәү.

– Ике тапкырында да, көрәштән төшереп калдырырга кирәк. – Яңадан көрәшсеннәр!

– Яңадан! Яңадан!

Кыяфәтенә караганда, Хәйдәрнең яңадан көрәшергә исәбе юк иде бугай. Ул салмак адымнар белән ары-бире йөренә, кулларын селтәп, тирән-тирән сулыш ала. Башка авыл кешесе дә беркадәр арыган сыман. Ә көрәшне тамаша кылучыларга нәкъ шул кирәк иде дә. Хәйдәр белән көрәштереп, килмешәкне тәмам хәлдән тайдырырга, шуннан соң гына Зарифка каршы чыгарырга. Менә шул вакытта беләчәк ул бүтән авылга барып, батыр калырга маташуның ни бәягә төшкәнлеген.

– Кайдан килеп чыккан соң бу нәмәрсә? – дип, үзара пышылдашты ике хатын.

– Кем керткән аны монда? Көрәшсен иде үз җирендә. Ә бу – безнең авыл бәйрәме.

– Белмим инде, берәрсенең туганы түгел микән?

Халык арасыннан кулга тиярдәй дулкын булып шул пышылдау узды: «Берәрсенең туганы түгел микән?» Бу гади генә сорау түгел иде. Бу «авылдагы берәр абруйлы кешенең туганы түгелме?» – дигән шикләнү иде. Һәм бөтенесе дә диярлек башка авыл кешесенә игътибар беләнрәк күз салды, таныш чалымнар эзләде, читтән кайтучылар да аның кемлеген ачыкларга тырышты. Тик көрәшченең шәхесе ачыкланмаган килеш калды. Түгелдер инде, беркемнең дә туганы була алмыйдыр мондый адәм актыгы. Әнә, авылның иң абруйлы кешеләре мәйдан читендә кайнаша. Туганнары булса, яклашырлар иде.

– Хара! Служак! Синме соң бу? – дип кычкырган исерек тавышы ишетелде Дошман кушаматлы кешенең. – Ниужели, син исән, ә? Хара?

Дошман Әфганда хезмәт итеп кайткан ир-егет, вакыт-вакыт салгаларга яратса да, бөтенләй үк абруйсыз кеше түгел иде. Тик аны да ишетергә теләүче табылмады. Аның сүзләрен яңа дулкын булып, тирәннән кубарылган шау-шу күмеп китте:

– Яңадан! Яңадан!

Көрәшчеләр дә, авыл халкы да игътибар бирмәгәч, Дошман башта тыгыз чылбыр булып мәйданны тирәләп баскан халыкны аралап, көрәшчеләр янына узарга маташып карады, барып чыкмагач, ачы бер чиркану белән чыраен сытты да бишмәт кесәсендәге чәкүшкәсен капшап, якындагы агачлыкка кереп китте. Ә тавышлар яңгырап торды:

– Яңадан көрәшсеннәр!..

Яңадан көрәшү озакка сузылмады. Башка авыл кешесе бераз җай эзләп йөртте дә Хәйдәрне аркасына салды. Халык хәтта кычкырырга да өлгерми калды.

– Маладис! – дип куйды бер карт. Һәм күршеләренең кырын карашын тоеп өстәргә мәҗбүр булды:

– Өч тапкыр чистага салды бит. Күпме көрәштерергә була инде? Башка авыл кешесе дигәч тә…

Ләкин аның белән вакланып торучы табылмады. Халыкның игътибарын Сабантуй батыры булу өчен көрәш тартып алды. –

Бераз ял иттерсәләр дә ярар иде, – дип мыгырданды теге карт.

– Зариф күпме хәл җыйды, ә монысын арытып бетерделәр… Элек алай булмый торган иде…

Аның сүзенә беркем дә игътибар итмәде. Бер аягы белән гүрдә торган бабай нәрсә әйтмәс инде? Мал асрамый, кош-корт тотмый, бер ялынычы да юк. Аның сүзен сөйли башласаң… Тормыш дигәнең Сабантуй мәйданы белән генә бетми бит әле ул, монда һәр гамәлең, һәр сүзең мөһим. Һәр мизгелең көрәшкә тиң… Монда һәр кеше үзе өчен көрәшә иде…

– Зариф! Зариф! – дигән авазлар белән дөнья тулды.

– Килмешәк, бирел тизрәк!

– Күккә чөй килмешәкне!

Көрәшчеләр мәйдан уртасында җай гына әйләнә бирделәр. Кинәт Зариф көндәшен тартып алырга омтылды. Тегесе җиңел генә тартылды да якын ук килеп, Зарифны күтәреп алды. Һәм артка чигенеп баш аша ташларга итте. Тик Зариф сазаган көрәшче иде, җиңел генә юл куймады, кисәк кенә хәрәкәт ясады да көндәшенең күкрәгенә төште. Авыл халкының бер өлеше «Аһ!» итеп куйды. Башка авыл кешесе булса да, аның күкрәгенә төшү яраган эш түгел, бу тыелган алым һәм үз көчсезлегеңне тану шикеллерәк тоела.

– Элек булса, моның өчен штраф сугарлар иде, – дип куйды баягы карт. Тик мәйданны сырып алган төркем үзенекен кабатлады:

– Зариф! Зариф! Маладис! Булдырдың…

3

Башка авыл кешесе элеккедән озаграк ятты. Торып утыргач, күкрәген уалап алды, аннан соң юка кара чалбары аша уң аягын капшап карады. Торып басу белән диярлек тагын көрәшергә куштылар.

– Һуш җыярга да ирек бирмиләр бит… – дип уфтанды теге карт. – Соң, көрәш шулай буламыни инде?

– Патриотизм тойгысы юк синдә, бабай. Үзебезнең көрәшче өчен тырышырга кирәк… – дип, каршы төште күршесе. Ул арада тагын шаушу купты:

– Зариф, манчы килмешәкне!

– Үз авылына ыргыт!

Тавышлар көчәйде, тавыш көчәйгән саен сүзләр аңлаешсыз була барды. Шул ыгы-зыгы уртасында батырлар тарткалашты. Башка авыл кешесенең арыганлыгы сизелә иде инде, ул элекке кебек үк елгыр түгел, иренеп кенә хәрәкәт итә… Шулай дип кенә торганда, кисәк хәрәкәт ясап, Зарифның аяклары арасына керде дә мизгел эчендә аны җиргә алып сылады. Менә сиңа мә! Бер мизгелгә авыл халкы өнсез калды. Мәйдан өстендә чебен очканы ишетелерлек тынлык урнашты. Шул тынлыкны ертып, баягы картның шат тавышы ишетелде:

– Ма-ла-дис! Шуннан барсы да кинәт һушына килгәндәй, кабатларга тотындылар:

– Зариф! Зариф!

Башка авыл кешесе бу юлы да Зариф янына килеп кулын бирде, аркасыннан кагып куйды.

– Хәрәмләште! Яңадан көрәшсеннәр! – дип кычкырды кемдер. Мәйдан тирәли тыгыз боҗра хасил итеп баскан әшнәләр төркеме күтәреп алды:

– Яңадан! Яңадан!

Тавышлар гайрәтле булса да, бөтен авыл шаулашмады хәзер. Кемнәрдер икеләнә иде бугай. Ләкин судьялар халык фикеренә каршы төшмәделәр. Батырларның кулына кабат сөлге тоттырдылар.

Башка авыл кешесе бөтенләй әлсерәгән кебек тоелды. Шул кирәк иде аңа. Белсен иде үз урынын. Читкә китеп әлләкем булырга тырышып йөрмәсен. Авыл кешеләренең күңелендә өмет уты кабынды. Быел да үзләренең батыры җиңеп чыгачак. Бу кадәр хәлсез көрәшчене хәзер теләсә кем җиргә алып сылый ала. Судьяларга да тел тидерерлек түгел инде, үзләренең эшен яхшы беләләр. Халык та бердәм. Менә шундый бердәмлек белән үзеңнекеләрне яклаган очракта бернинди чит дошман да куркыныч түгел. Бер-берең өчен шулай терәк булып яшәргә кирәк. Бердәмлектә көч дип юкка гына әйтмәгән инде борынгылар.

Менә шундый ләззәтле уйларга бирелеп, «Ура!» кычкырырга җыенып кына торганда, башка авыл кешесе Зарифны күтәреп алды да аркасы белән җиргә салды. Кинәт. Моның ничек килеп чыга алуын Зариф үзе дә аңламыйча калды бугай, чалкан яткан җиреннән торып утыргач та, тирәягына каранып, аптырап озак кына торды. Аннан соң башын чайкап куйды да сөлгесен кабат кулына урап, мәйдан уртасына чыкты.

– Яңадан көрәшсеннәр! – дип шаулаштылар мәйдан тирәли баскан кешеләр.

– Яңадан! Яңадан! Яңадан!

Тавышлар сыеграк ишетелсә дә, судьяларга карар кабул итү өчен җитәрлек иде. Алар үзара сөйләшеп алдылар. Икенче мизгелгә багана башындагы тавыш көчәйткечләр дөньяны яңгыратты:

– Хөрмәтле авылдашлар! Һәммәгезне дә көрәш мәйданына чакырабыз. Иң хәлиткеч мизгелләр башлана. Сабантуй батыры өчен иң хәлиткеч, иң соңгы алыш…

Һәм алар батыр калу өчен дәгъва кылган ике көрәшченең дә исем-атын яңгыраттылар. Халык җиңел сулап куйды һәм мәйданга төбәлде. Бу юлы артык шаулашмадылар. Соңгы алыш булгач, аның һәр мизгелен күреп калырга кирәк шикелле тоелды. Хәтта мәйданны чолгап алган төркем дә бераз таркала төшкән кебек булды. Алар да кычкырышудан туктап, мәйданга текәлделәр.

Ике батыр бер-берсенә каршы басып бил алышырга әзерләнде. Зариф бар булмышы белән үз эченә чумган, бөтен көчен, бар белемен бер ноктага туплап, соңгы алышны җиңү белән тәмамларга әзерләнә кебек иде. Ә Харис ул кадәр үк җитди түгел, ул кара чалбарының уң балагын уалап алды да тураеп басты һәм сизелер-сизелмәс елмаю белән кулындагы сөлгесен җайлый башлады. Нәкъ шул вакытта тынлыкны ертып, ачы итеп кычкырган хатын-кыз тавышы ишетелде:

– Тукта! Нишлисең син, чатан тәре!

Халык бер мизгелгә генә шул якка карап алды да мәйданга төбәлде. Судья инде көрәшкә әмер биргән, батырлар бер-берсенең биленә сөлге салып, акрын гына әйләнә башлаган иде. Әлегә артык тарткалашмыйлар да, икесе дә көндәшенең сизгерлеген җуйган чагын көтеп, сабыр гына җай эзлиләр. Ә халык тын да алмый күзәтә. Кычкырышучылар да тынып калган, чөнки барсы да сизеп тора: бу – иң соңгы, иң хәлиткеч алыш. Көрәшне моннан да артыгракка сузу мөмкин түгел.

Хатын-кыз тавышы тагы кабатланды, тик аңа игътибар итүче табылмады. Ләкин мәйдан тирәләп баскан кешеләр чылбырын ярып, теге хатын көрәшчеләр янына бәреп керде:

– Тагын качып киткән… Аңламагач, аңламыйсың инде син, ә! Кирәкми миңа синең көрәшең, кирәкми батыр калуың. Миңа синең исәнлегең кирәк… Үзең кирәк! Харис, димен, ишетәсеңме мине?

Уртача гәүдәле ханым көрәшчеләр арасына керергә җай эзләп, кычкырына-кычкырына, алар тирәли әйләнә башлады. Читкәрәк алып китәргә дип, терсәгеннән тоткан судьяны читкә этеп җибәрде дә ниндидер җай туры китереп, Харисның ботларыннан эләктереп алды:

– Тукта, җаным… Үтенәм! Бу көрәшчеләрнең кискенләшеп киткән мизгеленә туры килде. Башка авыл кешесе сул аягы белән авыл батырының тез артына керергә омтылды, тик уң аягыннан кемдер эләктереп алуын тоеп тыелып калды, бер мизгелгә игътибарын җуйды, ә ул арада Зариф үзе аның аяклары арасына кереп күтәреп алды да көндәшен җиргә чөйде.

– Хар-рис! – дип кычкырды хатын, бар гәүдәсе белән аның уң аягына асылынып. – Тукта!

Тик соң иде инде. Хатын бер мәлгә иренең аягына ияреп өскә күтәрелде дә кинәт ычкынып китеп лап итеп җиргә барып төште. Әмма шундук сикереп торды да мәйданда чалкан яткан ире янына ташланды, тик кулыннан нидер төшеп китеп аякларына бәрелде. Хатын аны тиз генә күтәреп алды да бер мәлгә исәңгерәп калды. Коты очып кычкырып җибәрде. Аның кулында сыңар аяк иде. Иренең уң аягы…

Харис яткан җиреннән тиз генә сикереп торды да титаклый-титаклый хатыны янына килеп, аның кулындагы протезны алды. Икенче кулы белән хатынын кочаклады. Хатыны бер мизгелгә аңа сарылды да кинәт читкә тайпылып, йодрыклары белән аның күкрәген төяргә тотынды:

– Көрәшмисең бүтән беркайчан да… Ярамый бит сиңа… Ярамый, аңлыйсыңмы! Мең үлемнән калган кеше бит син… Нүжәли Сабантуй көнне мине тол итәсең килә, ә!.. Яратмыйм сине, күралмыйм!.. Кайда кадәр качып китсәң дә, табачакмын. Син кирәк миңа. Сабантуй батыры түгел…

Харис хатынын назлап кочаклап кына, якындагы утыргычка утыртты да тегесе бераз тынычланып, өс-башын төзәтә башлагач, протезын киеп куйды. Тирә-юньдә бар нәрсә дә тынып, бер мизгелгә тукталып калган кебек иде. Беркем бер сүз әйтмәде. Бер хәрәкәт ясамады. Көрәш башланганнан бирле кычкырышкан кешеләр дә, судьялар да тынсыз калып, шушы икәүне күзәтте.

Соңгы иң хәлиткеч алышта җиңелсә дә, Харис бар булмышы белән балкый иде. Ул тирә-якны күздән кичерде дә сизелер-сизелмәс кенә баш иеп куйды. Һәм әле булса тиргәшүдән туктамаган хатынын кочаклап, мәйданнан чыгып китте.

– Хәтта бүләген дә бирмәдек… – диде бераздан баягы карт. – Башка авыл кешесе дигәч тә…

– Әйе, бүләген бирергә кирәк иде, – дип җөпләде кемдер.

– Батыр инде бу, чын батыр…

Тик Харис күздән югалган иде инде. Аңа Сабантуй батыры булу да, бернинди бүләк тә кирәкми, ул үзенең көрәшә алуы белән бәхетле иде. Һәм шундый якты мизгелләр бүләк иткән көрәшчеләргә, авыл халкына чиксез рәхмәтле иде.

 

"КУ" 05, 2023

Фото: pexels

 

Теги: татарча хикәя

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев