27 март 2026 яңалыклары
-
27 март 2026 - 17:00
Озын гомерле әсәр
Батулланың «Сөйгән ярым ятка кала» исемле җырлы-биюле комедиясе Камал театрында куела. -
27 март 2026 - 15:00
Шул бер гомер эчендә...
Шул бер гомер эчендә, – Тәүдә – дәһри, соңра диндар итте, Кертте заман төрле сурәткә, Фанилыкта тәмуг утын татып, Юл яралмый калдым җәннәткә. -
27 март 2026 - 13:09
«Батырлыкта – матурлык» («Красота – в отваге») әдәби бәйге
Бәйгедә катнашырга чакырабыз! -
27 март 2026 - 13:00
Кияү (хикәя)
Кешеләр өере бите-башы канга баткан адәмне куып йөри иде. — Тыгып ал! — дип кычкыра башлыклары. Яралы кешене бастырып килә торганнарның берсе пычак чыгарды. Этләр, үлем-кан исе сизеп, сагайдылар... -
27 март 2026 - 11:00
Шунысы да җиткән
Әллә ни күп кирәкми дә хәзер – Йолдыз чүпләр вакытлар үткән. Җиргә таба чүгеп барган мәлдә Сабый кебек садә мин күптән. -
27 март 2026 - 09:00
Мәдинә тавы (дәвамы)
– Миңа карамагыз, авылыгызга карагыз. Нинди матурлык! Сез соңгы тапкыр Мәдинә тавына кайчан мендегез? Сез барлык эшләрегезне ташлап, азга гына булса да, тауга менеп, авылыгызны, аның табигатен күзәтегез, чишмә суыннан авыз итегез. Бәлки, шул чишмә сулары сезнең эчегездәге хатын-кызларга карата булган начар уйларыгызны юып чыгарыр? Сез кешеләрдә яхшылык күрә башларсыз. Тормышыгыз шулай узып та китәр бит. Сезнең үз балагызны сөясегез килмимени? Зуррак үскәч, Мәдинә тавына алып менеп, җиләкләр, тәмле чишмә сулары белән сыйлыйсыгыз килмимени? Сезгә тиздән кырык яшь тула, башыгызда чәчләр дә калмаган, сезгә кызлар карар дип беләсезме? Чынлап та, тавышыгыз искиткеч, матур җырлыйсыз, ләкин тавышыгызда җылылык юк, кешеләргә, хатын-кызларга мәхәббәтегез сизелми. Сезне бит бу дөньяга хатын-кыз тудырган. Табигатьне, авылыгызны, аның кешеләрен, хатын-кызларны яратыгыз, тормышыгызга мәгънә өстәлер. Менә шул минем даруларым, аңласагыз, кулланырсыз.