Шунысы да җиткән
Әллә ни күп кирәкми дә хәзер – Йолдыз чүпләр вакытлар үткән. Җиргә таба чүгеп барган мәлдә Сабый кебек садә мин күптән.
Әллә ни күп кирәкми дә хәзер –
Йолдыз чүпләр вакытлар үткән.
Җиргә таба чүгеп барган мәлдә
Сабый кебек садә мин күптән.
Йолдызларга кулым сузмый гына
Күктән ямьнәр эзләү – бер нәрсә.
Йолдыз сипкән кебек йорт күгенә
Җанкисәгем көлеп җибәрсә.
Әллә ни күп кирәкми дә хәзер –
Тәмен беләм шатлык, сагышның.
Җанны сайратырга кунган коштай
Өйдә йөргән аяк тавышың.
Әллә нинди гүзәл күлмәкләр дә
Кирәксезгә тора эленеп.
Затлы кием – тузан, мәхәббәткә
Киендерсәң мине иң элек.
Янып торган җәүһәр муенсалар
Алыштырмас синең кочакны.
Иңнәремне кочкан җылы кулың
Җәүһәрләрдән затлы шулчаклы.
Әллә ни күп кирәкми дә хәзер –
Йолдыз чүпләр вакытлар үткән.
Күзләремнең якты нурын биреп,
Йөрәгеңне мәхәббәткә төреп
Яшәүләргә, җаным, ни җиткән!
Фирдәүсә Бикмәтова
«КУ» 03, 2026
Фото: Шедеврум ии
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз
Нет комментариев