15 май 2025 яңалыклары
-
15 мая 2025 - 17:00
ТӨРКИЯГӘ КАЗАН КҮЧТӘНӘЧЕ
Анкараның абруйлы «Һәҗә» нәшриятында «Хәзерге көн татар хикәяләре» исемле китап басылып чыгу, Төркиядә яшәгән татарлар һәм татар теленә, мәдәниятенә гашыйк төрекләр өчен гаять матур бер бүләк, тәмле күчтәнәч булып иреште. -
15 мая 2025 - 16:00
Калдырып китсәк...
Чит илләрне гизү – хыял, кабатланыйм, булмаса. Күңелем очарга әзер, мөмкинлек кул болгаса. Әмма мин яшәп калалмам туган җиремнән читтә. -
15 мая 2025 - 15:00
БАТЫР ШАЙТАН (хикәя)
Нәкъ шул мизгелдә, менә инде ярты гасырдан артык вакыт үтеп тә, мин әле һаман аңлап җиткерә алмаган гаҗәеп бер хәл булды. Шайтан тыныч кына яткан җиреннән җәһәт сикереп торды да, чатыр чабып, теге җанварга таба ташланды. Башын бераз аска ия төшеп, әле яңа гына борнап килгән яшь мөгезләрен тырпайтып, арт аякларын ныгытып җиргә терәгән хәлдә киерелеп, тегенең алдына килеп тә басты. -
15 мая 2025 - 14:00
Барда тәрәзәләре
Истән чыкмый, сагындыра Барда тәрәзәләре. «Кайтыр» дип карап тора күк Шуннан әнкәй күзләре. -
15 мая 2025 - 13:00
Аяк ялы (хикәя)
Аның каршысында киң җилкәле, ияк-яңакларын кызгылт сары төк баскан, чәчен кыска гына калдырып кистергән, үзеннән шактый яшь ир басып тора иде. – Кагыласы булма, күзеңне сытып чыгарам, – дип әйтеп тә бетерә алмады Галия, теге ир аламасы беләгеннән эләктереп тә алды. – Кычкырма. Мин сине ай буе күзәтеп йөрим инде. Җае гына чыкмады. А-ха-ха!!! Ә син шә-ә-п! Ир бер кулын Галиянең биленә куйды, икенче кулында пәкегә охшаш нәрсә ялтырап китте... -
15 мая 2025 - 12:00
Нәрсәдән бу?
Кырау төшә барамы соң аңыбызга – Салмак кына әверелү бара бозга... -
15 мая 2025 - 11:00
Сәдәхә
Дөньяда ике төрле бирү бар: берсе — сәдака, икенчесе — «сәдәхә». -
15 мая 2025 - 10:00
Күлмәк фәлсәфәсе
Ак биләүме? Кәфенлекме? Өстебездә шул бер күлмәк... -
15 мая 2025 - 09:00
ПАРТИЗАН ЗӘКИ НУРИ (ДӘВАМЫ)
Кулга алынган барча кешене ике кат чәнечкеле тимерчыбык белән уратып алынган мәйданга куып китерделәр. Каралты-кура юк, баш өстендә бары зәңгәр күк һәм йолдызлар гына. Ачык һавада, үләне тапталып беткән туфракны түшәк итеп, төн чыга алар хәзер. Ашыйм дисәң – ризык, эчим дисәң, су юк.