30 гыйнвар 2024 яңалыклары
-
30 января 2024 - 17:00
«Үткән белән бүгенге арасында күпер кормак мәсьәләсе бу...»
Моңа кадәр тормышлары һәм эшчәнлекләре укучы игътибарына тәкъдим ителгән галимнәр барысы да – Татарстаннан читтә яшәүче, әмма мин белгән, аралашкан шәхесләр булып, алар сурәте шәхси мөнәсәбәтләрнең дә бер чагылышы булды. Бу язма багышланган галимә – алай түгел. -
30 января 2024 - 16:00
Син бәхетле миннән башка да
Тормышыңа мин кирәкми инде, Син бәхетле миннән башка да. -
30 января 2024 - 15:00
Дөнья җәүһәрләре Минзәлә театрында
Әле күптән түгел генә Минзәлә татар дәүләт драма театры тантаналы рәвештә үзенең 85 еллык юбилеен билгеләп үтте. Димәк, нигезенә тәүге ташларны салган, театрны төзегән, үстергән режиссёр Сабир Өметбаевның традицияләр чишмәсе әле тибә, алдагы иҗат планнарын сугара дияргә була. -
30 января 2024 - 14:00
Бүгенем сонеты
Килдем сиңа нинди көннәр аша, нинди төннәр аша, бүгенем?! -
30 января 2024 - 13:00
Уран (хикәя)
Соңгы елларда йокым да сандугач йокысы шикелле кыска. Ләкин шул арада да әллә нинди борчулы уйларга салырдай төшләр күрергә өлгерәм, билләһи. Бүген дә шулай булды. Авыр, шомлы төш күреп уяндым. Хәер, таң алдыннан гына күргән төшем белән бәйле хатирәләр мине балачактан ук эзәрлекли... -
30 января 2024 - 12:47
«Казан утлары» сериясеннән кесә форматындагы 25 нче китап бастырылуга әзерләнә!
Танылган каләм иясе Рәмис Латыйповның хикәяләре тупланган беренче китабы бу. -
30 января 2024 - 12:00
Яраттым! Яратам!
Елмаеп уяндым, син язган җылы хат Җаныма елышкан сагышны тараткан... -
30 января 2024 - 10:00
Төнге сынау
...Ярым йокы халәтендә үрә катам, күзләремнән ихтыярсыз яшь чыга. -
30 января 2024 - 09:00
ӘТИ-ӘНИ, МИҢА НИЧӘ ЙӨЗ ЯШЬ?.. (бәян)
Мин 1942 елның башында туганмын. Әнием сөйләгәннәрдән хәтердә калуынча, әтием мин туганнан соң – өч көннән фронтка китә. Бер атнадан соң, ун көннән соң киткән дигән мәгълүматлар да бар. Кайсы дөрестер, әниемнең яшьли үлеп китүе аркасында мин моны ачыклый алмыйм.