Логотип Казан Утлары
Бәян

Мәхәббәттән ваз кичмиләри (бәяннең дәвамы)

Бу тәкъдимнән югалып калды Нәфисә. Ризалашмады да, кире дә какмады. Юкса, күңел төпкеленә андый хыял кереп оялаган иде. Балаларыннан кыенсынды, алар аңламаса, каршы килсә? Очрашу бер хәл, ә ир хатыны булу, ике гаиләне бергә кушу – бөтенләй башка. Әнә шундый икеле-микеле уйлар белән йөргәндә очратты ул Сиринәне. Әйе, Вәзир Сиринәнеке түгел хәзер. Әмма бу юлы Нәфисә мәхәббәтеннән ваз кичмәячәк.

(Әсәрне башыннан укыгыз)

***
Ни өчен бу тормыш шулай ак-кара буйларга бүленгән икән? Кайчан
ак та, кайчан кара булган – Нәфисә соңгы вакытта үзе дә аңламый
башлады кебек. Яши дә кебек, яшәми дә. Кызык та кебек тормыш, түгел
дә. Иярдән ычкынган ат сыман чабасың, чабасың... Һич койрыгыннан
куып тотам димә, бер проблеманы чишәргә өлгермисең, икенчесе баш
калкыта. Әллә яше барганга, мәктәптә эш катлауланганнан-катлаулана.
Һәр укытучыга ноутбук таратуга шатланырга да өлгермәделәр, чүп
өстенә чүмәлә кебек, эшләре икеләтә артты. Элек кулдан бер журнал
да бер план-конспект тутырасы булса, хәзер компьютерга да кертергә
кирәк. Ничәмә-ничә төрле отчёт, документ тагын! Ул киңәшмәләр,
семинарлар, бәйгеләрнең чуты юк! Укыту программаларын да әледән-
әле үзгәртеп торалар. Заманнан артта калмас өчен кушаяклап чабарга
кирәк. Нәфисәләр буыны авыр булса да түзә, ә менә яшьләр бер-ике
ел эшләү белән мәктәптән качу ягын карый. Бу БДИ дигәннәре инде!
Укучыларның гына түгел, укытучыларның да котын алды. Сентябрьдә
авызлар БДИ дип ачыла, чыгарылыш кичәсенә кадәр ябылмый.
Хәтим дә көрәшә: эчкечелек белән дә, караклык белән дә, ялкаулык
белән дә. Тик нәтиҗәсе теге әкияттәге карга кебек: томшыгын алса,
койрыгы ябыша, койрыгын алса – томшыгы. Әнә шулай хуҗалык дип, кешене игә кертәм дип чаба-чаба, иллесе дә тулмый якты дөньядан
китеп тә барды ире! Бигрәк авыл, җир җанлы иде шул!
Ялгызлыкка да күнәсең икән. Хәтимнең юклыгына күңеле башта
ышанмады, менә-менә арып-талып кайтып керер дә: «Уф!» – дип,
сузылып диванга ятар кебек.
Нәфисә тиз-тиз генә ашын җылытыр, чәен кайнатыр. Табын артында
иреннән бөтен яңалыкны ишетер. Район газетасы бер читтә торсын!
Менә хәзер ялан кадәр өйдә ялгызы утырып калды. Улы белән
кызы Казанда эшлиләр. Үзе башкаларны авылда калырга бик
үгетләсә дә, балаларын кайтарта алмады Хәтим. Аталарын өйдә сирәк
күргәнгәдер, авыл тормышын өнәмәде алар.
Быел мәктәпкә капиталь ремонт керә, диделәр. Нәфисә – укыту-
тәрбия эшләре буенча директор урынбасары. Заманында аңа җитәкче
урынын да тәкъдим иткәннәр иде, ул теше-тырнагы белән каршы
килде. Гаиләдә иренең борчу-мәшәкатьләре дә җитеп ашты!
Ремонт эшләре вакытында директор кисәк авырып китте һәм
дилбегәне Нәфисә кулына тапшырды. Ничә еллар очрашмаган
Вәзир белән шул ремонт күрештерде. Баксаң, ул төзелеш оешмасы
җитәкчесе икән. Танымады Нәфисәне – талчыбыктай билләр
калынайган, чем кара чәчләргә чал йөгерә башлаган, очкын чәчеп
торган шомырт күзләргә күзлек эленгән.
– Үзгәргәнсең!
– Бардыр инде, ничә еллар узды бит!
– Һаман атта шулай оста чаптырасыңмы?
– Аттан да, күктән дә күптән төштек!
Вәзир һич үзгәрмәгән, һаман шулай аз сүзле булып калган. Артык
күп такылдаган ир-атны җене сөйми Нәфисәнең. Мактанчыклар,
әрдәйчекләр исә бөтенләй күңелен болгата. Ир кеше аз сөйләргә, күп
эшләргә тиеш, дип исәпли. Әмма хатын-кызның акылы белән килешми
торган бер җүләр ягы бар: аның колаклары назлы, ягымлы, матур
сүзләрне көне-төне тыңларга да риза. Вәзирдән исә андый сүзләрне
келәшә белән дә тартып алып булмастыр! Хәтиме дә ул яктан саран
иде. Мөгаен, йөрәккә сары майдай ята торган мактауларны ишетер өчен
Сиринәдәй янып торган чибәр булу кирәктер. Әнә, секретарь булып
эшләгән җирендә, җитәкчесен хатыныннан аертып, Себергә алды да
китте! Балда-майда гына йөзә. Авылга һәр җәй диярлек Сабантуйга
кайталар. Күрсәң кыланмышын, егылып китәрлек! Илледән узып барса
да, һаман шул сыланып торган кыска күлмәк, нәзек үкчәле туфлиләр,
буялган тырнаклар, күзләр! Муенда, колакта – төймә-алканың әле бер
төрлесе, әле икенчесе! Ә йөреше! Нәфисә кебек җир селкетеп чапмый
инде, үз кадерен белеп, керт-керт кенә баса.
Бер чакны Нәфисә дә кибеттә шундыйрак күлмәк киеп караган
иде. Әллә ничек, үзен шәрә кебек хис итте. Кысып торган киемне җене сөйми. Мәктәптә көнозын аяк өсте нәзек үкчә белән аякларың
калмас, туфлинең дә уңайлысын сайлап күнеккән. Хәтим белән
яшәгәндә тормыш кудылар. Мәктәптәге эш өстенә өйдәгесе чүмәлә
кебек өелде, алар өстенә ике баланың дәресен каратасы, өс-башын
чистартасы дигәндәй. Ире җитәкче булгач, кунак-төшем дә күп булды.
Аларга тәмледән-тәмле табын корасы...
Хәтимнән соң дөнья бетәр төсле иде. Яшәлә икән. Хәзер бар
вакыты – үзенә. Менә Вәзирне күргәч, никтер көзге каршына басып,
озаклап үзенә күз салды. «Үзгәргәнсең», – диме? Читлектәге тиен
кебек бертуктаусыз чап әле!
Нәфисә шулай аклана-аклана шифоньерның ишеген ачты,
бармаклары элгечтәге күлмәкләрне барлады. Бар да соры, кара, көрән
төстә, янәсе, эшлекле стиль. Чү, Яңа елга алынган бер алсу күлмәге
бар икән лә! Мескенем әллә кайда, иң кырыйда кысылып ята! Эштә
кызлар бик ошатканнар иде үзен.
Нәфисә алсуга төренгәч, үзен беркавым танымый торды. Чыннан
да, күлмәк бик килешле, йөзләрен, буй-сыннарын ачып җибәрде.
Чәчен дә кистереп, буяп җибәрсә...
Актарына торгач, шкаф эченнән шул күлмәккә пар ак туфли дә
килеп чыкты. Тик менә ремонт барганда болай киенүен ничек кабул
итәрләр икән?
Иртән тагын әйләндерде-тулгандырды да алсу күлмәкне, бер
почмакка этеп куеп, сорыга төренеп китеп барды.
Җитәкче булу читтән карап торганда гына җиңел кебек. Юкка-
барга бәйләнеп йөргән директорга һәммәсенең ачуы килә. Баксаң, гел
юкка булмаган. Үзенчә эшне бәйнә-бәйнә аңлатып куша Нәфисә, тик
кайберәүләргә әллә барып җитми, әллә колак аша гына үткәрәләр,
тиешенчә эшләмиләр. Бу ремонтчылар да, хөкүмәткә булгач, ярамаган
тагын диләр, ахры. Вәзир белән югары тонда сөйләшергә туры килде.
– Карагыз аны, болай эленке-салынкы эшләсәгез, актка кул
куймыйм! Беренче сентябрьгә мәктәп өлгерергә тиеш! – дип кырт
кисте Нәфисә.
– Усаллангансың! – диде Вәзир.
– Нинди бар, шундый инде! – дип, ачуыннан суына алмый җавап
кайтарды Нәфисә.
Ул төнне йоклый алмады, йөрәге чәнчеде, күңеле борсаланды.
Килешми икән шул Нәфисәгә усаллык. Әмма файдасы сизелде,
эшчеләр ремонтка җаваплырак карый башладылар.
Нәфисәдән торса, ул ремонтны ел буена сузарга да риза. Әллә
ничек, яшьлек хисләре яңарып, йөрәге үрсәләнеп китте шул Вәзир
белән очрашкач. Төннәр буе Нәфисә аның белән уйларында әллә
ниләр хакында сөйләшә, ә эшкә баргач, аралашулары ике-өч
җөмләдән артмый.

Шулай да туган көненә көтелмәгән бүләк ясады Вәзир. Коллективта
гомер бәйрәмен бергә билгеләп үтү гадәткә кергән. Ремонт дип
тормады, Нәфисә дә бәлешен салды, салатларын ясады. Хезмәттәшләре
белән укытучылар бүлмәсендә утырганда, Вәзир ишек шакыды. Ай-
ваена карамыйча, аны өстәл түренә утырттылар, сүз бирделәр.
– Аттан төшсәң дә, күктән төшмә, Нәфисә! – дип бик кыска гына
теләк теләде дә Вәзир, хатын-кыз компаниясеннән кыенсынып, эшем
ашыгыч дип сылтап, тизрәк чыгып китте.
– Нәрсә диде ул, Нәфисә апа? – дип, яшьрәкләр аның сүзен элеп
алды.
– Күршеләр идек без. Бала чактагыларны исенә төшереп әйтүедер,
– дип Нәфисә сүзне артык куертып тормады.
Икенче көнне Вәзир бер кочак чәчәкләр бүләк итте.
– Гафу ит, онытылган туган көнең!
– Ничә еллар бит инде, гаеп түгел.
– Тагын бер бүләгем бар әле, – дип, Вәзир йөзек кабы сузды.
– Кит инде, булмаганны, мин синнән мондый бүләк кабул итә
алмыйм! – дип, Нәфисә капны кире этте.
– Син башта ачып кара!
Нәфисә ризалашып, капны ачты, ә анда әллә кайчан истәлеккә
биргән төймә – теге чактагы муенсаның энҗесе ята иде.
– Ничек? Шул гомер сакладыңмы?
– Әбинең өен карап чыккан идем. Комод тартмасыннан таптым.
Кызык, анда бернәрсә дә калмаган инде, бары бабай ясаган агач комод
һәм шушы төймә генә...
– Хуҗасыз йортларны талыйлар шул, – диде Нәфисә.
– Әби вафат булгач, кайтылмады. Авылда, үзең беләсең, йортлар
кадерсез иде. Менә бу якларга килеп чыккач, аяк тартты. Әллә берәр
яңа йорт салып җибәрергә инде иске нигездә?
– Кем өчен?
– Үзем өчен! Авылның урыны искиткеч! Ул тавы, ул елгасы, ул
әрәмәсе!
– Кайчан шундый хисчәнгә әверелдең соң әле?
– Тормыш үзгәртә ул!

Уйнап кына әйткәндер дигән иде, ялгышты Нәфисә. Шаяртмаган
Вәзир, август азагында ук Сания әби ихатасында төзелешен башлады.
Мәктәпне уку башына өлгерттеләр. Директор эшкә чыгарлык
булып, ныклап савыга алмады, җаваплылык Нәфисә өстендә калды.
Мәктәпне тапшыру тантанасына кияргә, шәһәргә барып, яңа
күлмәк алды. Чәчләрен ясаткач, авыр булса да, үкчәли туфли киеп
куйгач, күз төшәрлек ханымга әверелде Нәфисә.

– Ой, танымый да торабыз! – дип, яшьләр салпы ягына салам
кыстырды.
– Нәфисәбез ун яшькә яшәреп киткән! – дип, өлкәнрәкләр
үсендереп җибәрде.
Агач күрке – яфрак, адәм күрке – чүпрәк дип, белми әйтмәгәннәр
инде. Нәфисә өчен кешенең эчке матурлыгы мөһим, әмма тышкы
ягың да көлеп торса, икеләтә әйбәт икән.
Символик ачкычны тапшырырга сүзне Вәзиргә бирделәр.
Гадәттәгечә, ул артык төчеләнеп тормады, шулай да Нәфисәгә карап:
– Мондый хатын-кызлар булганда, мәктәпне генә түгел, илне дә
төзекләндереп була! – диде.
Бар да гөрләтеп кул чапты. Нәфисәнең битенә кызыллык йөгерде.
Күптән болай каушаганын хәтерләми, нәкъ беренче тапкыр мәктәпкә
аяк баскан көндәге кебек. Анда да шулай яшь укытучыларны
зурлаганнар, аларга олы өметләр баглаганнар иде. Ил белән бергә
нинди генә үзгәрешләр, авырлыклар кичермәде, сайлаган һөнәренә
тугры калды Нәфисә. Бәхетне кемдер читтә, кемдер туган туфрагында
таба. Нәфисәнеке кендек каны тамган җирдә булды. Моны чәчләренә
чал йөгергәч, йөрәк каядыр ашкынудан туктап, урынына утыргач,
ныклап төшенде. Башкалар кебек башны Себергә алып качасы, көрәп
акча эшлисе килгән чаклары да булмады түгел. «Ниемә бу колхоз!
Китик!» – дип, Хәтимне аз тарткаламады.
Ире, төпле казык сыман, җиргә береккән иде, кузгата алмады.
Балалар үсеп, Казанда калгач, тагын бер шулай талпынып карады.
Инде тынды. Әнә, җитмәсә, Вәзир дә авылга кайтырга җыена. Мәчет
салдырам, дип тә әйтте бит әле.
Шулай татлы хыялларда эреп йөргәндә, Нәфисәне күктән җиргә
төшергән бер вакыйга булды. Вәзир моңа кадәр авылга гел ялгызы
кайтты. Нигәдер Нәфисә аның гаиләсе турында кызыксынмады да,
уйламады да. Ә беркөнне Сания әбиләр капка төбендә машинасыннан
бик чибәр яшь кыз төшүен күрде. Нәфисәнең йөрәгеннән көнчелек
хисе йөгереп үтте. Юк, кушаяклап чапты дисәң, дөресрәк булыр! Ул
төнне күзенә тамчы да йокы эленмәде. Яшьлеге, Сиринә исенә төшеп
үрсәләнде. Үзе яшендәге хатын булса да шулай үртәлмәс иде. Ирләр
картая һәм үзгәрә белми икән!
Кәефе юклыгын никадәр сиздермәскә тырышса да, эштә игътибар
итми калмадылар. Түзде-түзде дә, ничә еллар кайгысын да, шатлыгын
да бергә уртаклашкан-күтәргән җан дусты Фаягөлгә серен ачты.
Тегесе юатасы урында кычкырып көлеп җибәрде.
– Җүләр, кызы бит ул аның!
– Алай күп белгәч, хатыны кем икәнен дә әйтерсең?
– Хатыны кем булгандыр, әйтә алмыйм, анысы вафат булганга өч
ел диделәр.

Фаягөлнең сүзләренә ышанырга да, ышанмаска да белмәде
Нәфисә. Димәк, Вәзир аның кебек үк ирекле кош!
Вәзирнең йорты ай үсәсен көн үсте. Яхшы нарат бурадан күтәрде.
«Йорт салуның ние бар, мүклисе дә чутлыйсы», дигәндәй, хәзер
әкияттәге кебек, бик тиз эшлиләр. «Нәрсәгә инде аңа бу йорт?» дип
уйлады Нәфисә. Шунда ук җавабын да тапты. Якын-тирә шәһәрдә
яшәүчеләр соңгы елларда авылда нигез тергезә башлады. Ни дисәң
дә, авыл баласы күңелендә мәңге авылныкы булып кала. Яшь барган
саен, туган нигез сагындыра, үзенә ныграк тарта. Һавасы да үзгә. Әнә,
Нәфисә берничә атнага гына Казанга укырга барып кайта, шунда
да сагынып-саргаеп өлгерә. Туган туфракка аяк басуга, сулышлары
иркенәеп китә, тәннәре җиңеләя, күңеле яшәрә.
Вәзир тулысынча авыл малае түгел, балачагы шәһәр белән ике
арада узган. Шулай да авыл өчен гел ят та түгел. Бәлкем модага
иярүедер. Хәзер бит байлар экологик чиста җирдә йорт салып куана.
Ни генә булмасын, иске нигезнең яңаруын хәерлегә юрады Нәфисә.
Җиргә кар төшеп, авыл аклыкка төренә башлаган чор иде. Ял көнендә
Нәфисә әниләренә хәл белергә килде, кайтышлый юлы Вәзирләр
турыннан узды. Күзләре, яшь чактагы кебек, ирексездән койма артында
сары башны эзләде. Шулчак капкадан Вәзир килеп чыкты.
– О, кемне күрәм!
– Исәнме, Вәзир!
– Каян кайтып килеш?
– Әниләрдән.
Каушаудан Нәфисәнең битләренә ут йөгерде.
– Исән-саулар гынамы?
– Аллага шөкер, үз аякларында әкрен генә йөриләр.
Шулай сүз алышып кына үтеп китмәкче булган иде дә, Вәзир:
– Әйдә, Нәфисә, йортны карап чыгасың килмиме? – дип дәште.
Бала-чага сыман карышып тормады Нәфисә, ихатага узды. Йорт
эчендә эш дәвам итә иде: җылылык торбалары сузалар, ут үткәрәләр.
Борынга наратның хуш исе килеп бәрелде.
– Матур булачак!
– Тырышабыз инде.
– Кайтып торырга уйлыйсыңмы?
– Нигә салам соң алайса!
– Авылдан йөреп эшләү кыен булыр, дим.
– Алтмыш чакрым ара ерак була димени! Мәскәүдә эшкә әллә
ничә сәгать баралар, әнә.
– Анысы шулай, – дип килеште Нәфисә һәм ишеккә таба атлады.
– Әйдә, машина белән озатып куям.
«Юк», – димәде Нәфисә, бүген кыенсынуын да, оятын да капканың
теге ягында калдырган иде.

– Мин санаторийга барырга җыенам, бәлкем син дә бераз ял итеп
кайтырсың? – диде Вәзир хушлашканда.
– Бәлкем...
Нәфисә Вәзирне өенә дәшеп тормады. Капканы япканда, елмаеп
кул изәде дә, минме соң бу дигәндәй, үз кыланмышына үзе гаҗәпләнә-
гаҗәпләнә, болдырга атлады.
Җиргә генә түгел, күңеленә дә аклык иңде аның. Атна буе
күбәләктәй очынып, дәртләнеп йөрде, тизрәк ял җитүен көтте. Әмма
бу ялда Сания әбиләр капка төбендә Вәзирнең машинасы күренмәде.
Шимбә дә, якшәмбе дә сугылды әниләренә Нәфисә. Күңеленә кара
болытлар оялый башлаган иде, кояш дүшәмбе көнне чыкты: Вәзир
аны мәктәп янында каршы алды.
– Эшләреңне тапшыр да, иртәгә үк ял йортына китәбез, – дип
ярып салды.
– Ничек? Тукта әле, кем җибәрә соң мине? Мәгариф идарәсеннән
рөхсәт алырга кирәк, – дип тезеп китте Нәфисә.
– Җәең ремонтта үтте, бер атнага гына җибәрерләр, борчылма!
Нәфисә кире мәктәпкә кереп китте. Башта мәгариф идарәсенә
шалтыратты. Анда хәлне аңладылар шикелле. «Их, терелмәде
директоры да!» – дип эчтән генә җитәкчесен сүгеп алды. Аңа гына
әйтер иде дә китәр иде.
Насыйп эш булса, бар да уң барыр, ди. Өйдә күз-колак булырга
күрше Рәфыйга апасы ризалашты. Кичтән кием-салымын җыйды да,
иртә белән юлга да кузгалдылар.
Әкияттәге кебек үтте бер атна. Нәфисә бернәрсә хакында уйламады.
Кайткач, әниләр, авылдашлар алдында ни йөзем белән күренермен
дип тә, мәктәптә ни сөйләрләр дип тә... Аңа барыбер иде. Гел кешедән
куркып үтте гомере: Хәтиме дәрәҗәле урында булгач, авызыннан
артык сүз ычкындырудан, читкә ялгыш адым ясаудан...
Кеше өлешенә кермим, дип, үзен-үзе юатты. Рәхәт иде аңа Вәзир
белән. Әллә ничек ышанычлы, тыныч. Нәкъ теге чакта кичкә каршы
урманга барган кебек, ял йортына да һич икеләнүсез китте дә барды.
Үткәннәрне кузгатасы килмәсә дә, Нәфисә ничә еллар күңелен
бимазалап торган сорауны бирмичә түзмәде:
– Син Сиринәне чынлап яраткан идеңме?
Вәзир хатынны кочаклап алды да:
– Сиңа ачу итеп өйләндем мин аңа, – диде. – Сине оныта алмадым.
Гафу итмәссең, дип аерылгач, кабат яныңа килмәдем. Аннан соң син
кияүгә чыктың, арагызга ничек керим, ди. Өйләндем, Дамирам белән
начар яшәмәдек, ул сиңа охшаган иде. Кызганыч, гомере кыска булды.
Башка күңелсез сораулар белән җәфаламады Нәфисә Вәзирне.
Алар бергә булган һәр көннең кадерен белеп, рәхәтен татып калырга
ашыктылар. Санаулы көннәр тиз уза икән.

– Рәхмәт! Җаным да ял итте, – диде Вәзир.
– Минем дә...
Вәзир Нәфисәнең әйберләрен өенә кертеште дә, чәйләп тә тормады,
юлга кузгалды. Буран ныклап котырганчы, караңгыга кадәр шәһәргә
кайтып җитәргә кирәк иде.
***
Нәфисәгә артык бәхетле булу килешми, ахры. Ял йортыннан
кайтып, ике-өч көн үттеме икән, таныш түгел номер шалтыратты.
– Әйе, тыңлыйм! – дип әйтеп тә өлгермәде, трубканың теге
башында зәһәр хатын-кыз тавышы яңгырады:
– Өметеңне зурга сузасың! Вәзир минеке, якын киләсе булма!
Нәфисә телсез-өнсез калды. «Кем соң әле бу?» – дип тә сорый
алмады, тегесе шартлатып элемтәне өзеп куйды.
Әлбәттә, аның ише янаулардан курка торган күлмәге күптән тузган.
Шулай да күңеленә шом оялады. Вәзиргә телефон аша аны-моны
әйтмәде, ялга кайткач сөйләшергә калдырды.
– Минем фирмада бухгалтер ул, исең китмәсен, – диде Вәзир.
– Шулай янап шалтыраткач, димәк, арагызда нидер бар...
– Булган-беткән. Әнә авыру ирен карасын!
– Ир өстеннән йөреп, сине даулыймыни әле?
– Сәер хатын ул. Дамира вафат булгач, чат ябышты, һич тынгылыкта
калдырмый.
– Ир кеше теләмәсә, хатын-кыз алай кыланмый, – дип, Нәфисәнең
Вәзирне гаеплисе килде.
– Барлык хатын-кыз да син түгел шул!
Бу шалтырату башы гына булган икән. Төн уртасында да телефон
тавышына сискәнеп уяна башлагач, Нәфисә номерын алыштырды.
Әмма Вәзирне аңа ансат кына бирергә җыенмыйлар иде. Бер төнне
кичен ишек шакыганга сискәнеп уянып китте. Ярый шунда ук ут
яндырып, келәне ачмады, ничектер тәрәзәгә күз саласы итте. Баскыч
төбендә өч егет ияртеп, таза гына хатын-кыз басып тора иде. Авылны
күтәрсәң, ояты ни тора! Нәфисә тиз генә Вәзирнең номерын җыйды.
– Ишегеңне ачма, тыныч кына өеңдә утыр, – диде ул.
Тыныч кына утырырсың монда! Мәхәббәт никадәр көчле булса да
җан кадерлерәк! Үзеннән бигрәк балаларын уйлап борчылды Нәфисә.
Әнисез дә калсалар, кем ярдәм итәр аларга! Бу тормышта таянычка,
киңәшкә әни кирәк бит.
Шулай эчтән елап утырганда, теге хатынның кесә телефоны
шалтыраганы ишетелде. Ул эндәшми-тынмый тыңлады да, егетләрне
ияртеп, капкадан чыгып китте. Шулай да берсе кире кереп, тәрәзәгә
таяк белән сукты. Бәхеткә, пыяла өч катлы иде, ватылмады, бары
чатнады гына. Бераздан Вәзир хәлен белеште.

– Киттеләрме?
– Киттеләр бугай. Тагын килмәсәләр.
– Килмәсләр, борчылма! Тыныч йокы!
Тыныч булыр сиңа! Иртәнгә кадәр керфек какмады. Башыма ник бәла
алырга, дип, күңелендә мең кат Вәзир белән хушлашты. Әмма шулкадәр
кадерле, якын бәхетне һич югалтасы килми иде. Нәфисә дөньяга кабат
туып кына килә, бөтенләй үзгә, башка Нәфисә булып. Йөрәк картаймый
диләр, хак икән. Гомер көзенә кереп барганда да хисләр яшьлектәге кебек
дөрли, тик ялкыны көйдерми, ә җанны җылыта, рәхәт иркәли. Мөгаен,
алар берсе өчен берсе яратылган булгандыр, кадерләрен ныграк белер
өчен шулай адашып кына йөргәннәрдер.
Кичләрен шүрләтсә дә, башка ишек шакып, бимазалаучы булмады.
Әмма алда тагын бер күңелсезлек көткән Нәфисәне. Атналык киңәшмәгә
баргач, мәгариф идарәсе җитәкчесе аны үз бүлмәсенә дәште.
– Монда сезгә кагылышлы бер хат килде, – дип, ул Нәфисәгә
конверт сузды.
Нәфисә укыды да өнсез калды. Аңа бу кадәр пычрак атканнары,
фахишәгә тиңләгәннәре юк иде. Кем кулы уйнаганын тиз төшенде ул.
Элекке заман булса, Нәфисәне Себергә озатмасалар да, шунда ук
эшеннән азат итәрләр, бернинди акланулары да коткарып кала алмас
иде. Кайсы гына гасырда, нинди генә җәмгыятьтә яшәсә дә, укытучы
һәр яктан үрнәк булырга, үз исеменә тап төшермәскә тиешлеген бик
яхшы белә ул. Сөю хисе акылыннан өстенлек алды шул.
– Без сезне бары яхшы яктан беләбез. Башка мондый шикаятьләр
килмәс дип ышанабыз, – дип озатып калды җитәкчесе.
«Оят, оят!» – дип юл буе эчтән үзен битәрләп кайтты Нәфисә.
Авылда да алар хакында чыш-пыш таралып өлгергән иде.
Мөнәсәбәтләргә чик куярга кирәк дип, Нәфисә Вәзир белән җитди
сөйләшүгә әзерләнде.
Атна уртасында, көтмәгәндә-уйламаганда, купшы чәчәк букеты
тотып килеп кергән ир аңардан өлгеррәк булып чыкты.
– Синең исемгә кара тап төшерәсем килми, әйдә, никах укытыйк,
– диде Вәзир.
Бу тәкъдимнән югалып калды Нәфисә. Ризалашмады да, кире дә
какмады. Юкса, күңел төпкеленә андый хыял кереп оялаган иде.
Балаларыннан кыенсынды, алар аңламаса, каршы килсә? Очрашу
бер хәл, ә ир хатыны булу, ике гаиләне бергә кушу – бөтенләй башка.
Әнә шундый икеле-микеле уйлар белән йөргәндә очратты ул
Сиринәне. Әйе, Вәзир Сиринәнеке түгел хәзер. Әмма бу юлы Нәфисә
мәхәббәтеннән ваз кичмәячәк.

Тәмам.

 

«КУ» 11, 2026

Фото: magnific ai

Теги: татарча проза

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев