Кояшта – сагыш төсе (бәяннең дәвамы)
Фидаил үз янына чакырып хат җибәргәч, Флүзә, иләсләнеп, Филисне алып, юлга чыгып китмәкче иде, әтисе каршы төште: «Үзең генә аяк та атламыйсың, энең Дамир озата барыр!» – дип кистереп әйтте. Дамир булмаса, белмим, гомер авылдан чыкмаган яшь хатын бу шайтан олаккан җирләргә барып җитә алыр идеме?..
VI
Флүзә поезд тәрәзәсеннән карап, уйлар диңгезендә йөзә. Үшән
поезд аларны Каражалга алып барып төшерергә тиеш.
Инде дүртенче тәүлек шушы комлы даланы карап бара ул. Дала
өстеннән шуышкан җил офыкка таба дүнгәләкләр куып азаплана;
тозлавык куагына эләккән дүнгәләк гөлҗәләре, егылган чакта
бишек сиртмәсенә тотынып калган сабыйлар шикелле, чәнечкеле
үләннәргә эләгеп, әрле-бирле чайкалган хәлдә, үткән-сүткәннәрдән
коткару сорап ялваралар сыман; анда-санда күренгәләгән дөяләрнең
өркәчләре ерактагы тау-калкулыкларга кушылып, сәер сурәт хасил
итәләр; ара-тирә юл өстендә коргаксыган, дымга тилмереп гомер
кичүче ялгыз агачлар калкып чыгалар да, поездны битараф кыяфәттә
озатып калалар; тузанлы юлдан өстерәлүче көтүче чыбыркысы
сыман, очсыз-кырыйсыз дала буйлап әкрен генә үрмәләгән поездның
гомер су күрмәгән тәрәзәсеннән ике-өч ниндидер сәер корылмалар
шәйләнеп калды, йорт дисәң, өйгә охшамаганнар, абзар дисәң, ишек
кебек нәмәрсәләреннән кешеләр кереп-чыгып йөри. Менә таралам,
менә ишеләм дип барган иске вагон шыңгыр-шыңгыр килә, ябышкак
комлы һава борынга тулды, коры эссе һава күкрәкне кыса, туктаусыз
су эчәсе килә, суны проводниктан сатып алырга кирәк – саргылт
төстәге ярты стакан чамасы су шактый кыйммәт тора, бала күлмәге
хакы бардыр.
Әстәгым, адәм балалары шушы җирләрдә яшәп азапланмасалар,
башка матуррак, тормыш итәр өчен кулай урын беткәнмени илдә?
Флүзә шушы соры дөньяга карый да, үзәге өзгәләнеп, уйларга бирелә.
Фидаилне әйтер идем инде – соң, Рәхмәтулла бабай әйтмешли, эт
талагыры, рәхәт тормыш эзләп, нигә әллә кайларда йөрергә? Үз
авыллары оҗмахка тиң икән бит!
Шушы бер атна эчендә туган якның кадерен белергә өлгерде хатын
– чыннан да, үзләренең авылы оҗмах икән бит! Ул урман-кырлары, ул
челтерәп аккан чишмәләре, Сөнгә кушылам дип ашыгып-кабаланып
агып яткан, төпләрендә көмеш балыклар уйнап йөзгән Калмия
елгасы, колхоз бакчасында җәйләрендә алсуланып пешкән сусыл
алмалар, Фәссах бабай үстереп бала-чагага өләшкән кып-кызыл
помидорлар, түтәлдә яшел бәләктәй тәгәрәшеп яткан кыярлар, тау
битләрендә мәмрәп пешкән җиләкләр, Телле Тау итәгендә талгын
җилдә ефәк шәлен тибрәтеп, тымызык җилдә таң җыры җырлаучы
ак каен кызлары, кырларда башакка тулышкан игеннәр, якты йөзле
кешеләре, урамда чыр-чу килеп уйнап йөргән бала-чага тавышлары
– боларны бит адәм күтәрә алмаслык алтынга алыштырасы түгел.
Туган якны ямьгә төреп, ташу суларын гөрләтеп яз килә, җәй үтүгә,
аны алтынга манчылган көз алыштыра, мамыктай кар явып үткән
кышкы көннәрдә эшкә баргандагы рәхәтлекне бернәрсә алыштырмый – күкрәкләрне ярып кергән саф һава, сыерларның яңа кертеп
салган печәнгә борын төртүгә тирән мышнап җибәрүләре үзе бер
галәмәт икән бит! Тирә-якта уйтык-уйтык авыллар тезелеп утырган,
урамнарда кое сиртмәләре кылтыйкланып кызларның суга чыкканын
көтеп торалар, урман буйларындагы куаклыклар, андагы гөләп,
балан, миләш җимешләре, елтыр-саргылт сөяк тышлы чикләвек
кәшәнкәләре, тау астында, тирәннән көч белән бәреп чыккан бихисап
исемле һәм исемсез чишмәләрнең шифалы сулары өчен генә дә туган
яктан бер адым да читкә атламассың икән бит! Туган якта кайнап
торган тормыш, кешеләрнең бер-берсенә мөнәсәбәтләре, уен-көлке,
үпкә-сапкалары да кадерле мизгелләр булып искә төшәләр. Яхшыны
күрмәгән яманны аермас! Бусы да Сәрбиҗамал әбисе сүзе.
Флүзә вагон буйлап стакан күтәреп үткән проводникка күз кырые
белән карап алды, адәм страмы, мосафирларның соңгы акчаларын
кысып алудан тәм таба торгандыр инде бу хатын, үзенең өсте-
башына тузан утырып, кыяфәтенә карасаң, тач тигәнәк сарган
йолкыш бәлтерек сарыкка охшап тора. Үзләре түзәрләр иде дә,
Филис интегә, авылдагыча ни таралып ята алмый, кулга күтәреп озак
тота алмыйсың, бишенче яше белән бара бит инде, Рәхмәтулла карт
нәселе икәне бәреп чыккан – эре сөякле, нык бәдәнле, сабырлыгына
килгәндә, Флүзәнең үзендә дә җитәрлек анысы, түзә бит балакай, һәр
нәрсә ят аңа, һәр нәрсәгә аптырап, хәйран калып карап бара. Һәр яңа
нәрсә серле була диләр. Кайларга килеп чыктык без ди торгандыр
инде. Әйтерсең җен-гыйфрит рәхәт тормыштан аерып алып, шыксыз-
хәтәр бер якка илтеп ташлады аларны.
Әле ярый алар ялгыз түгел – һәр нәрсәдә булышып кына торган
энесе Дамир бар. Таянырга ир-егет булса, күңел тыныч инде анысы.
Дамир аз булса да, дөнья күреп өлгергән – чүтеки армиядән быел
кайтып төшкән егет, баһадирдай гәүдә, көч-куәте ташып тора,
теләсә нинди шантрапага бирешә торган түгел, вокзал тулы шпана,
яшь балалы хатын юлда йончып, йокыга китүчән була, шул мәлдә
әйберләрен чәлдерергә шәп инде дә, тик монда һәрчак уяу Дамир бар.
Шпана малайлар Дамирны күргәч, аның бала башы кадәр зурлыктагы
йодрыгына күз төшерәләр дә читкә китү ягын каералар, берсенең дә
ирен кабартмасы ашап аласы килми.
Фидаил үз янына чакырып хат җибәргәч, Флүзә, иләсләнеп,
Филисне алып, юлга чыгып китмәкче иде, әтисе каршы төште: «Үзең
генә аяк та атламыйсың, энең Дамир озата барыр!» – дип кистереп
әйтте. Дамир булмаса, белмим, гомер авылдан чыкмаган яшь хатын
бу шайтан олаккан җирләргә барып җитә алыр идеме?.. Әткәсе
Мирзахәнифкә рәхмәт инде, колхоз машинасы белән Бөгелмәгә кадәр
илттереп кую җаен да тапты.
Каражалга җитәрәк кешеләр кымшана, әйбер-караларын барлый башладылар. Ә Флүзә һаман Фидаилне уйлый. Аны кызганудан
күңеле тулды. Монда яшәүләре җиңел түгелдер, Флүн абыйсы
ничек түзә диген, ни өчен туган якларына таба кузгалу хакында
уйламый? Аптырарсың... Җиңги сүзенә алданып, кеше булам дип,
туган җиреңне ташлап кит инде. Җиңги өзми-куймый Каражал дип
өтәләнә. Туган җирдән китеп барган кешегә сан-кадер бармы соң? Кая
барып чыкса – килмешәк дип кенә йөртәләр инде аны. Чуттан чыгып,
кеше санына кергәнче ниләр генә кичереп бетмисеңдер дә, нинди
генә ут-суларны үтеп чыгарга туры килмидер. Ике гомер бирмәгән
бит Ходай кешегә, бары бер гомер кичәргә язган. Кем яшьли ташлап
китә дөньясын, кем яшим дип, михнәтләр чигә-чигә картайганчы
азаплана. Гомер дигәнең, бер карасаң, һуш китмәле кызык, икенче
карасаң, дөньядан бизәрлек мәхшәр икән...
Башкаларга ияреп, бәрелә-сугыла станция алдына чыгып бастылар.
Барысы да ашыга, барысы да каударлана, һәммәсенең йөзе чытык,
әйтерсең, аларны яшәгән җирләреннән кемдер көч кулланып җыеп
алган да, монда китереп ташлаган. Күбесе яшьләр, комсомол юлламасы
белән килгәннәр, илне дә бөтәйтәбез, үзебез дә рәхәткә тиенербез
дигәннәрдер инде. Тик хыял бер нәрсә, тормыш чынлыгы икенче нәрсә
шул. Чынлыкны күргәч, ике-өч ай эчендә хыяллар дүнгәләк шикелле
таралып юкка чыга, ашкынулы романтика, аяк астындагы ком шикелле,
җилгәрелеп киң далага оча. Хыялсыз, романтикасыз каласың дала
уртасындагы шыксыз шәһәрдә. Менә шуннан соң яшәп кара инде –
ялгызлыктан шәлперәеп, миңгерәү бер җилкуарга әйләнәсең дә куясың.
Станциядә аларны каршы алучы булмады. Флүзә моңа өмет тә
итмәде. Дамир Свердловск вокзалыннан телеграмма суккан иде, аны
Фидаил алганмы, юкмы, Аллаһ белсен. Дамир кулындагы адресын
әле бер кешегә күрсәтә, әле икенчесенә төртә, шулай маташа торгач,
барасы як ачыкланды. Шәһәр дип аталса да, артык зур түгел, Флүн
абыйларының фатиры вокзалдан ярты чакрым чамасы гына икән.
Автобус көтеп торышлы түгел, алар комбинатка эшчеләрне йөртәләр.
Кайчакта, миһербанлы шофёр очрап, юл уңаена утыртып алып
китәргә мөмкин, анысы сирәк була инде. Монда һәркем үзе өчен
көрәшә, кем көчле, сабыр-түземлеләр яшәп кала, йомшак бәдәнлеләр,
сыек буыннар озак тоткарланмыйлар, якты хыялларын аяк астына
салып таптап, комсомол юлламасына төкереп, кайталар да китәләр.
Калганнары ни-нәрсәгә ышаналар, бусы Флүзәгә караңгы иде.
Бәхеткә, Флүн абыйлары өйдә булып чыкты. Кунакларны күптән
көткән кебек, ачык йөз белән каршылады. Чәй куеп җибәрде, өстәлгә
ипи сыныклары куйды. Суны машина белән генә китерәләр икән,
дефицит, бит-кулларны чылатып, чүпрәккә сөртеп куйган булдылар.
Һәммә нәрсә суга бәйләнгән бит, Каражалда аны чүмечләп коймыйлар,
тамчылап тоталар икән.
...Фидаил эштән кайтканчы бала киемнәрен тузаннан кагып,
идәннәрне себереп чыгарды Флүзә. Яшәргә дип килгән җир җанга
ятышлы булмаса да, ниһаять, гаиләнең бергә җыела алуы өмет уята.
Фидаил үзе чакырып китерде бит, үзе аларны сагына башлаган.
Иреннән хат алып, укып чыккач, яшь бичә сөенеченнән очып йөрде.
Рәхмәтулла бабай авырый, әбинең дә исәнлеге чамалы, кемнән киңәш
сорыйсың? Вакыт табып, Сөякәйгә, әтисе йортына йөгерде.
Әтисе Мирзахәниф сугыштан яраланып кайткач та, колхоз рәисе
булып эшли башлаган иде. Тартты йөкне, башкалардан ким эшләмәде,
колхоз артта сөйрәлмәде, алга да чыкмады. Илдә колхозларны
эреләндерү сәясәте башлангач, күрше колхозга кушып куйдылар
Сөякәйне. Әтисенә төзелеш буенча рәис урынбасары вазифасын
йөкләделәр.
Флүзә, сүзен озайтып тормады, туп-турыдан ярып салды:
– Әткәй, без китәбез!
Әтисе каударланган кызын өстәл янына чакырды.
– Артыңнан җиде бүре куып килмидер бит, ашыкмыйча гына
сөйлә. Башта киемнәреңне сал, өстәл янына утыр. – Әнкәсенә
эндәште: – Сәвия, аш бүлеп бир Флүзәгә. Бик ашыга, китәм, ди...
– Кая китә? – диде әнисе, аптырый төшеп. – Ашап ал, кызым, аннан
кузгалырсың, сине тоткарлаган кеше юк, бала көтә торгандыр. Барган
җиреңдә озаклап, Филисне тилмертеп йөрисе булма, дип, гел тукып
торам. – Кызының, түземе беткәндәй, ишек катында боргаланып
торуына ачуы килеп, тавышын күтәреп, сүзен дәвам итте. – Кая
ашыгасың, фермагызны күчереп алып китмиләрдер бит?
Әткәсе янә сүзгә кушылды.
– Ферманы алып китмиләрдер, кемгә кирәк ул сыртларына
шалтырап, эреле-ваклы шарлар каткан сыерлар? Иске авыздан яңа
сүз – кызыбыз китәм ди бит әле... Бик адарынган әнә. Сөйлә инде,
кая китәсең, – дип, әткәсе кызына төбәлде.
– Фидаилдән хат килде, чакырып язган. Каражалда яшәрбез,
дигән...
– Һе, хатыны белән баласы исенә төшкән берәүнең, – диде әнкәсе,
аш салган савытны шап иттереп өстәлгә куеп. – Син шуңа ышанып
китеп барасыңмы?
Иренең шулай хатлар язып, үз янына ашыктырып чакыруына Флүзә
канатланган иде. Сабыр иткән, морадына җиткән. Тәки Фидаилгә
гаилә гаме кайткан бит! Тик әткәсе белән әнкәсе генә өзелеп төшәргә
уйламыйлар, Фидаилгә тәмам кул селтәгәннәр иде, ахры.
– Син килсәң, бүлмә бирәләр, ничек тә яшәрбез, Каражалда электр
уты яна башлады, тормыш рәтләнер шикелле, кил, – дип әйткән.
Әнкәсе чәпчүен дәвам итте:
– Электр бездә дә яна ул! Сөнне буып, ГЭС төзеделәр. Анда нәмә калган сиңа? Баланы кемгә калдырасың? Мин иртәдән-төнгә
кадәр эштә, баланы алып кала алмыйм. Дамир да фермада, терлек
карауга керде. Авылда әби белән бабаң бүген-иртәгә җан тәслим
кылмакчылар. Алар кем кулына калалар?..
– Баланы үзем белән алам, калдырмыйм үземнән! – диде Флүзә,
килеп буылган күз яшьләрен тыя төшеп.
Инде әткәсе тавышын күтәрә төште:
– Чәпчемә, Сәвия! Ир кайда – хатын шунда. Тормыш арбасына
икәүләп җигелсәләр, югалмаслар. Берең монда, икенчең Кәҗә
авылында, алай яшәп булмый, хат язган икән, димәк, егетнең башына
уй керә башлаган. Ялгыз ата каз шикелле күпме йөрергә була? Кияүгә
чыкканыңа ничә ел, кызым?
– Бишенче ел... – диде Флүзә әкрен генә.
– Биш ел буе хатыныңны тилмертеп ят диген! Атаң башы,
шул кадәр сабыр иткән хатынын күтәреп кенә йөрергә тиеш ул.
Җитмәсә, әби белән бабай да аның каравында булдылар. Картларның
рәнҗерлекләре юк, апалары исән-имин, җитеш тормышта яшиләр,
карт-карчыкка әллә ни кирәкми, күз-колак булсалар, шул җиткән.
Мал-туарларын үзләренә алып чыгарлар. Чакырган икән, каршы
төшмә, китсен. Ире янына бара бит, чит-ят кеше каршысына түгел.
Кияү әйткән икән, шулай булырга тиеш! Ир сүзен өскә чыгаруның
гарьлеге юк. Түлке үзең генә китмисең, энең Дамир озата барыр.
Сузмагыз, юлга җыена башлагыз.
Юлга җыену дип, әллә нәрсәләре юк инде. Шәһәргә баралар бит,
кием-салымны эшләп бөтәйтерләр, шуңа күрә искерә төшкән пәлтә-
сырмаларны калдырып, җәйге бер иртәдә юлга чыгып киттеләр.
Инде Каражалны да күрделәр... Флүн абыйсы, чәй эчкән арада,
сер чишеп алды: Фидаил юктан гына хат язмаган икән бит! Әткәсе
Мирзахәниф сәбәпче барысына – моннан ике ай элек кияве Фидаилгә
ультиматум куеп хәбәр салган: «Йә хатының янына кайтасың, йә аны
үз яныңа аласың! Яшь бичәңә карт белән карчыкны каратып яткыруың
җитәр. Үпкәли алмыйсыз, эһ тә итмәде, карады, тәрбияләде, инде әби
белән бабайның алдагы тормышлары хакында үз балалары – апаларың
хәл итсеннәр. Кызны оныгым белән Сөякәйгә алып кайтам, бала
үзебездә үсәр, алимент түләрсең. Флүзәне бертуган апасы янына,
Сарытауга озатам», – дип, тозлап-борычлап язган хатын алып күрсәтте.
– Шуннан Фидаилнең башына уй керде, аерылып, алимент түләп
ятканчы, үзем янына чакырам дип, ашыгып, хат юллады сиңа, – диде
Флүн абыйсы.
Юкәдә икән чикләвек... Флүзәнең өстенә салкын су койган шикелле
булды.
Фидаил кунакларны көтмәгән түгел, көткән икән. Эштән кайтып
керүгә каршысына оялчан атлап килгән хатынын кысып кочаклады, үзенә аптырап карап торган Филисен күтәреп алды. Дамир белән
җылы күрештеләр. Җиңгәсе кайтып җитмәгән икән, Флүн абыйсы
аз-маз ризык юнәтергә диптер инде, кибеткә чыгып йөгерде. Хатын
белән ир абыйлары кайтып кергәнче, шактый сөйләшергә өлгерделәр.
Флүзә өстәл өстенә авылдан алып килгән ризыкларын чыгарды.
Каклаган каз, борынгыдан калган гадәт – ерак юлга чыккан чакларда
куырып киптергән ит кисәкләре пәйда булды, кипкән эремчек, район
газетасына төрелгән йомыркалар... Сохарига әйләнә башлаган авыл
ипиенә бигрәк тә сөенде Фидаил. Район газетасын алып, андагы
һәр язуны җентекләп укырга тотынуы аның туган җирен никадәр
сагынуын күрсәткән бер фал иде. Бераз абыйсы белән «шайтан
суын» төшереп алгач, ир Флүзәсе тирәсендә бөтерелә, Каражалдагы
тормышка ияләнсәң, бер авырлыгы да юк дип раслап маташа
башлады. Фидаилгә гаилә кирәк, хатын җылысын сагынган, улын
күрәсе килгән... Флүзә шуны искәрде – Флүн абыйсы әйткәнчә,
әткәсе язганга карап кына чакырмаган ла ул, нишләргә белми үзе дә
өзгәләнгән, төн йокыларын йокламыйча алар турында уйлангандыр
– югыйсә бу кадәр үк өтәләнмәс иде.
(Дәвамы бар)
«КУ» 07, 2026
Фото: Шедеврум ии
Теги: проза
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз
Нет комментариев