Мәдинә нигә елый? (хикәя)
– Кайттыңмы, кызым? Ә тортың кайда? Шуңа дип чыгып киткән идең түгелме соң? Мәдинә кара коелган кебек иде, әнисенә күтәрелеп тә карамады. – Торт юк, кирәкми дә! – дип, хәйран тупас итеп җавап кайтарды. Итекләрен селтәп кенә атты, пәлтәсе дә элгечкә кадәр барып җитмәде. Соңгы араларда гел шулай – теленә әче сүзләр генә килеп тора.
* Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгы һәм Татарстан Республикасы Язучылар берлегенең
Роберт Миңнуллин исемендәге иң яхшы балалар әдәбияты бәйгесенең «Балалар яки үсмерләр өчен иң
яхшы проза әсәрләре» (хикәя) номинациясендә I урын алган әсәр.
– Кайттыңмы, кызым? Ә тортың кайда? Шуңа дип чыгып киткән идең
түгелме соң?
Мәдинә кара коелган кебек иде, әнисенә күтәрелеп тә карамады.
– Торт юк, кирәкми дә! – дип, хәйран тупас итеп җавап кайтарды.
Итекләрен селтәп кенә атты, пәлтәсе дә элгечкә кадәр барып җитмәде.
Соңгы араларда гел шулай – теленә әче сүзләр генә килеп тора. Белә
югыйсә: әнисе эсселәтми-суытмый артыннан җилфердәп кереп җитәчәк,
ярсый-ярсый тирги башлаячак, ярсуы елауга әйләнәчәк. Соңыннан һаман
бер сүзләр кабатланачак:
– Үземнең юньле тормыш күргәнем булдымы? Гел син дип кенә яшәдем
бит! Рәхмәтең шушымы?
Мәдинә ни өчен аңа туктаусыз рәхмәт әйтеп торырга тиешлеген аңламый.
Шуңа күрә бу юлы «сөйләшү» ул урынга барып җиткәнче дип, өс-башын да
алыштырмыйча, башыннан ук җәймәгә төренде дә караватына бөгәрләнеп
ятты. Әнисе, билгеле, аның үкчәләренә үк басып диярлек килеп керде.
– Әйт! Тагын нәрсә булды?
Мәдинә дәшмәде. Колакларын учлары белән томалады, күзләрен
чытырдатып йомды. Әнисе аңа карап тора димени – кызының өстеннән
җәймәне сыпырып кына төшерде.
– Әйт дим мин сиңа!
Керфекләре арасыннан күз яшьләре сытылып чыкты Мәдинәнең.
– Кырык әйттем бит инде... Күчер мине икенче мәктәпкә!
– Нәрсә ошамый соң сиңа монысында? Аңлатып сөйләш! Бик әйбәт
йөри идең бит әле моңарчы...
Моңарчы шулай иде. Быел – алтынчыга килгәч башланды. Аңлатып
сөйләшергә... Мәдинә үзе аңласын иде аны башта.
Әнисе кызык бит аның: туксанынчы еллар мәхшәрен күрмәдең, «нәрсә
киим, нәрсә ашыйм?» дигән борчуларның ни икәнен белмисең дип
кабатларга ярата. Шуларны гына авырлык дип уйлый ул. Башка борчулар
да бар бит дөньяда, шуны ничек аңламыйдыр?!
– Әтиең кайтканчы рәткә китергән бул үзеңне! Күз яшеңне күрсәтәсе
булма!
Мәдинә шунда ук сикереп торып утырды. Күз алдында яшен уйнагандай
булды. Тагын шул сүз! Нинди «әти»?! Каян килеп керде соң ул аларның
тормышына?
...Бик бәләкәй чагында «әти» дигән сүзнең ни икәнен дә белмәде
Мәдинә. Әнисе бар – шул җиткән! Анысы да артыграк булмады микән әле?
Күзләре гел яшьле, йөзе ачулы булды әни кешенең. Алдына куйган боткасы
тәлинкәсенә сыланып калса да, уенчыклары тегендә-монда таралып ятса
да, Мәдинәнең арт йомшагына чәпелдәтеп ала иде. Шуның артыннан ук
кызын кочып, битләреннән-чәчләреннән үбә-үбә елый башлый. Шуңа күрә
Мәдинәнең тегене-моны алырга сорап аптыратканы булмады – әнисенең
кәефе кайсы якка борыласын һич тә алдан белә алмый иде.
Беренче сыйныфтан ук Камилә исемле кыз белән бер партага туры килде
Мәдинә. Ул нәкъ аның киресе – урынында һич басылып утыра белми.
Теле дә тик тормый – укытучы апалары кисәтү ясый-ясый арып бетә. Ә
тәнәфестә-ә-ә! Аннан да күп йөгерүче, шаяручы берәү дә юк! Партадашын
да үз артыннан ияртмәкче була да, әнисе әйтмешли, «авыр сөякле» Мәдинә
аңа җитә аламы соң инде!
Берәрсе килеп сүз катса, бетте! Камилә аңа җавап бирү белән генә
чикләнми – китә сөйләп, тыңлап бетермичә кузгалмасын дип, теге
«берәү»нең җиңеннән тотып тора хәтта.
Алай да яңа дустына тиз ияләште Мәдинә. Кояш кебек гел балкып
торучы Камилә белән бик рәхәт иде кызыйга. Аны күргәч, үзенең дә көләсе
генә килеп тора. Озакламый аларның өенә дә барып йөри башлады. Әнисе
дә кызы кебек икән, уйнап-шаярып кына сөйләшә. Аларның уеннарына
да кушылып ала әле. Бер нәрсәгә генә аптырый Мәдинә: кайчан кайтып
керсәләр дә, әни кеше гел өйдә була. Ник, эшкә йөрисе юк микәнни аның?
Үзенең әнисенең, әнә, эшеннән-тормышыннан зарланмаган көне юк...
Бу хакта Камиләгә әйткәч, тегенең күзләре шарланды:
– Нинди эшкә?! Әниләр эшкә йөрергә тиеш түгел инде! – диде. – Әтиләр
нәрсәгә кирәк соң, алайса?
Мәдинә аны аңлый алмады. Алар биреп җибәргән күчтәнәчләрдән баш
тартмады тагын үзе. Тик монысы әнисенә ошамады:
– Без шуңа калганмы?! Нәрсә, тамагыңны туйдыра алмыйммы әллә
мин синең? – дип ачуланды. – Кеше алдында мескенләнәсе булма! – дип
тә кисәтте.
Тырыша инде кызый... Бер көнне мәктәптән кайтышлый Камилә тәм-
том сатыла торган киоск янында тукталды. Зур гына шаурма сатып алды.
– Син дә ал! – дип, дустын да үгетләде.
– Юк, яратмыйм мин аны, – дигән булды Мәдинә. Үзенең авызыннан
сулар килде. Картасындагы акчасы кимегәнне сизсә, әнисе нәрсә дияр бит
әле!
Юлда барганда Камилә вакытын әрәм итми, бер үк вакытта берничә
төрле эш башкара – ашый да, телефоннан да сөйләшә, Мәдинә сүзләренә
дә җавап бирә, үткән-сүткән малайларның аркаларына шапылдатып
сугып та китә. Каян казып чыгарадыр, үзе кызык-мызык сораулар да
биреп куя:
– Карале, башлангычта укыганда мин шигырьләрне тизрәк ятлый идем,
хәзер – юк, баш мие картая бара микән әллә?
– Мәктәпкә йөрү ошый миңа үзе. Тик менә җавап бирергә кушмасалар
иде. Һәм өй эше бирмәсәләр. Ник кирәк икән соң болар?
– Әтидән айфон алып бирүен сораган идем, иртә әле сиңа, бераз үскәч,
ди. Ә үзе: «Бар, чүпне чыгарып кер, син зур инде», – ди. Кайсы дөрес соң:
зурмы мин, кечкенәме?
Мәдинә иңнәрен генә сикертә: мондый «акыллы» сорауларга җавап
бирә алмый шул ул! Бер көнне шул сорауларга «кереп китеп», дөньясын
да онытып җибәрде – исенә килеп, кесәсен капшап караса, телефоны
юк! Иске телефон ул, әнисеннән калган, шуңа күрә аны бүтәннәр кебек
ялтыратып, гел кулында тотып йөрми. Бер эсселәде кызый, бер суынды.
Камилә аны юата, табылыр, табылмаса, икенчене алып бирерләр әле ди.
Аңлыймыни ул аны! Мәдинә тыела алмады, үксеп-үксеп елый башлады.
Килгән юлларыннан кире барып та эзләп карадылар, юк!
– Елама, әйдә, озата барам, әниеңә үзем әйтермен, – дип, Камилә дә
аңа иярде.
Әйтергә кирәк булмады, әнисе, Мәдинәнең кесә телефонын тотып,
каршыларына үзе чыкты:
– Ничек ачык авыз димисең инде моны! Мин шалтыратам, ә телефоны
өйдә кычкырып ята! Уф!
Ул сүзләрне Камилә алдында әйтмәсә дә булыр иде, тик аннары Мәдинә
әнисе була димени ул?! Чәй эчәргә дәшсен иде, ичмасам!
– Класстагыларга әйтмә боларны, яме, – дип, төшенке генә озатып калды
дустын Мәдинә.
– Нишләп сөйләп йөрим, ди, инде! – дип, шаяра-көлә саубуллашты
тегесе.
Ни әйтсәң дә, җиңел аңа Камилә белән. Әнисенең ял көне булса, өйгә
кайту юлын бигрәк тә озынайтырга тырыша ул.
Быел менә тагын бер сәбәп өстәлде – йортта «әти» дигән кеше пәйда
булды... Дөрес анысы, әнисе кебек сәбәпле-сәбәпсез тиргәп тормый ул
аны, кайчак бөтенләй дә күрми бугай. Шулай да йортка «әти кеше» килеп
кергәч, бүлмәләр тараеп киткәндәй булды. Иңнәргә нәрсәдер басып тора
кебек, сулыш алырга җайсызланды хәтта. Шуңа күрә Мәдинә өенә кайтырга
атлыгып тормый, бик рәхәтләнеп Камиләләргә кереп утыра. Тик соңгы
араларда дустының элек елмаеп-көлеп йөргән әнисе гел кәефсез күренә,
кайчак алар янына бөтенләй чыкмый.
Бер шимбәне Мәдинәне әнисе кичтән үк кисәтеп куйды:
– Дәресләрең беткәч, әллә кая чыгып чапма! Авылга кайтып киләбез,
әбиләреңә. Әтиең үзе килеп алыр сине.
Кызый «ә» дә, «җә» дә димәде, күтәрелеп тә карамады. Шул «әтиең»
сүзен әйтмичә генә булмый микәнни?!
Икенче көнне мәктәп капкасыннан Камилә белән бергә чыктылар.
«Әтисе»нең биек түбәле кап-кара машинасы килеп туктаган иде инде.
– Мин киттем, – диде Мәдинә күңелсез генә. – Авылга кайтып киләсе
икән бүген безгә...
Дусты машинага кереп утырганчы урыныннан кузгалмады Камилә.
Мәдинә аңа тәрәзә аша гына кул болгады. Тегесе әллә күрде аны, әллә юк.
Кадакланган шикелле тик басып тора бирде...
Биш минут үттеме, юкмы, Мәдинәнең телефоны «телгә» килде. Камилә!
Әйтәсе сүзе калды микәнни?
– Әү?
– Син кем машинасына утырып киттең әле генә?
– Әй... – Мәдинә авыр хәсрәте бар кеше шикелле уфылдап алды. –
Кайткач сөйләшербез әле!
Камилә телефонын саубуллашмый гына өзде.
Юк, тынычланмаган икән, авылдан әйләнеп кайтканын да көтә алмады
дустының, өзми-куймый тагын шалтыратырга тотынды:
– Әйт инде, кем машинасы иде ул?
Мәдинә сарай артына чыгып сөйләште:
– Соң... Әйтмәдеммени сиңа... Бер абзыйны кертте бит әни өйгә яшәргә.
«Әти» дип әйтергә куша җитмәсә. Әйтәм ди...
– Исеме? Исеме ничек ул абзыйның?!
– Ник кирәк ул сиңа?... – Мәдинә тәмам аптырады Камиләнең
тыпырчынуына. – Ну, Әхмәт исемле...
Мәктәпкә килгәч, «исәнме» юк, «саумы» юк, дустын уратып узып, башка
партага күчеп утырды Камилә. Үзенең бөтенләй төсе качкан иде.
Мәдинәнең исе китте. Дус шундый була димени! Моңа кадәр гел
«әти» дә «әти» дип мактанып яшәгән Камилә бит бу! Ник, башкаларга
әтиле булырга ярамый микәнни? Куанып та әйтмәде әле ул сүзне
Мәдинә...
Аннары башланды инде... Мәдинә дустын танымады – «алыштырганнар
аны» дисәләр, ышаныр иде, мөгаен. Үз янына якын да җибәрмәде – матур
яшькелт күзләрен акайтып, ике куллап этеп кенә җибәрде. Һәр нәрсәне
башлап йөри торган булгач, бүтән кызлар элек тә гел аның тирәсендә чуала
иде. Хәзер Камилә ни эшләсә, шуны бик «тәмләп» кабатлый башладылар.
Алар янында Мәдинә үзен эт өере каршында койрыгын кысып торган көчек
хәлендә итеп хис итте. Араларында бер Сафия генә Мәдинәгә ничектер
жәлләп караган кебек. Ул электән үк шундый инде – бер нәрсәгә катнашмый,
алдына карап укуын гына белә. Әллә ни аралашмасалар да, Мәдинә анда
ниндидер таяныч сизә сыман.
Тормышның бөтенләй яме китте. Өйдә дә рәхәт түгел, мәктәпкә дә
барасы килми Мәдинәнең. Дәрес әзерләвенең дә рәте юк. Укытучы сораса,
белгәнен дә оештырып әйтә алмый азаплана. Ник дисәң, Камилә аның
һәр әйткәненнән тиешле-тиешсезгә әллә ничек ямьсез кырхылдап көлә башлый, сәбәбен аңламасалар да, аны бүтәннәр күтәреп ала. Мәдинәгә
укытучы да аптырый:
– Нишләдең соң син, бер алга киткән җирең юк, – дип кисәтә.
Бер озын тәнәфестә Камилә кызларны түгәрәккә җыйган да, көлә-көлә,
нидер сөйли иде, Мәдинә дә шыпырт кына шунда килеп төртелде.
– Телефонын тапмагач, үкереп-үкереп елаганын күрсәгез сез аның!
Үрле-кырлы сикерә, малай! Жәл, фотога төшерәсе калган, көлә-көлә үләр
идегез! Әнисе дә ни ди әле, «ачык авыз, җебегән бит ул» ди...
Мәдинәне күргәч, Камилә барабан каккан кебек ике учы белән парта
өстен дөбердәтә башлады. Башкалар аңа кушылды. Бөтен бүлмә тавыш
һәм тузан белән тулды. Мәдинә, яшенә тыгылып, коридорга атылды. Аның
артыннан ук Сафия дә чыкты. Юата алмады инде, билгеле, янында басып
торды – шунысына рәхмәт.
Көн дә ниндидер үзгәрешкә өметләнеп килде Мәдинә мәктәпкә.
Өметләре генә акланмады. Камиләнең дә укуда гаме калмады бугай, тагын
нинди «этлек» эшлим икән дип кенә уйлап йөри шикелле. Дәресләр беткәч,
юри башкалардан соңгарак калып җыена Мәдинә. Бер көнне бу да ярдәм
итмәде. Камилә аны капканың теге ягында сагалап торган икән – килеп
чыгуга, кулындагы тал чыбыгы белән аның кызыл җептән бәйләнгән
башлыгын салдырып алды. Шаркылдап көлә-көлә, шуны баш очында
биетеп торганда башкалар да алар тирәсенә җыелды. Мәдинәнең гарьләнүе
бугазына килде. Сулышы кысылды. Аяклары кая басканын сизмәде, бар
көченә чабып килде дә Камиләне бәреп екты. Тегесе дә югалып калмады,
Мәдинәне өстеннән алып ташлады да типкәләргә үк тотынды. Моны күреп,
узып баручы малайлар авыз ерды:
– Кара, бездән шәбрәк бәргәләшә болар!
Төне буе күз яше кипмәде Мәдинәнең. Иртән урынында озак аунады –
якшәмбе көн иде. Әнисе кереп җитмәсә, күпме ятар иде әле шулай.
– Туган көнең белән, кызым!
Ә-ә-ә... Туган көн... Элек булса, Камилә белән Сафияне кунакка дәшәр
иде. Аннары янәшәдәге паркка таган атынырга чыгып китәрләр иде...
– Йә, бүген генә булса да елмаеп кара инде дөньяга! – Әнисенең һәр сүзе
шелтә булып ишетелә Мәдинәгә. – Бәлеш куйдым, иптәшләреңне дәшсәң
дә була. Әтиеңнең дә бүләге бар сиңа...
Мәдинә тәрәзәгә таба борылып яткан иде, әнисе аның җирәнгән сыман
борын җыеруын күрми калды.
– Тортка үзең чыгып керерсең инде. Ошаганын сайлап алырсың.
Торуын да торды, киенүен дә киенде Мәдинә. Тик соңыннан урамга ник
чыкканына үкенде. Тортсыз да яраган булыр иде әле! Капчык кебек салынып
торган кап-кара курткалар, җиргә өстерәлеп барган киң балаклы чалбарлар
кигән сыйныфташ кызларының нәкъ каршыларына килеп чыгуын күр!
Алдан сөйләшсәләр дә, болай ук булмас иде! Сафиянең генә кием-салымы
боларныкыннан үзгә. Үзе дә әллә ничек, аска карабрак атлый.
– Туган көнең котлы булсын, кызый! Бу – сиңа бәйрәм бүләге!
Мәдинә аңышмый да калды – иң алга Камилә чәчрәп килеп чыкты да
кулындагы бәләкәй түгәрәк тортны аның битенә каплады. Мәдинә өнсез
калып, битләрен, күзләрен сыпыргалаган арада, пәлтәсе өстенә берничә йомырка чәчрәп төшеп ватылды. Көлешкән, чинашкан тавышлардан
Мәдинәнең башы әйләнде...
Бүтәннәр куанычтан шаркылдаша-шаркылдаша китеп барды, Сафия
генә тоткарланып калды:
– Мин әнә теге йортта гына яшим. Әйдә, әниең янына болай кермә,
юынып чыгабыз, – диде. Үзе: – Исең китмәсен, шундый мода уйлап
чыгарганнар бит, – дип, Мәдинәне юатмакчы булды. – Туган көнендә
Камиләнең үзен дә шулай торт белән «коендырганнар»...
Юк, бусы инде иң соңгы чик булды Мәдинә өчен. Әнисе теләсә
нишләтсен, аяк атлаячак түгел ул бу мәктәпкә бүтән. Бик кыса башласа,
өйдән чыгып качарга да күп сорамас. Кая китәчәген генә уйлап бетерәсе
бар...
...Әйе. Шул «әти» дигән кеше ничек килеп керде соң аның тормышына?
Бөтен нәрсә шуннан соң башланды бит. Бердәнбер якын дустына ни өчендер
ошамады аның әтиле булуы. Камиләнең мыскыллы кыйшайган йөзе тагын
күз алдына килеп басты. Ул шулкадәр дә ямьсез кыяфәттә иде: Мәдинәнең
аны өзгәләп ташлыйсы килде. Ул арада бугазын нәрсәдер кыса башлаган
кебек тоелды, «нәрсәдер» тамагына килеп тыгылды. Кызый тагын ишелеп
еларга тотынды. Бу юлы әнисе сүз катмады, аптыраулы карашы белән аның
тынычланып беткәнен көтте.
– Минем... Минем үз әтием кайда соң, әни?!
Кызының ыңгырашып кына чыккан соравыннан әнисе сискәнеп куйды.
Бу хакта гомердә дә сөйләшкәннәре булмады аларның, кирәк тә саналмады
кебек. Бүген генә каян казып чыгарды соң ул моны?!
– Юк бит ул... Безнең өчен юк. Нәрсәгә кирәк ул сиңа?!
– Ул булса, жәлләр иде мине, яклар иде...
Мәдинәнең аның белән беренче тапкыр шулай батыраеп сөйләшүе. Ни
булса, шул! Беренче генә ярсуы түгел бит инде.
– Нәрсәдән, кемнән якларга кирәк соң сине, кызым? Мин
ярамыйммыни? – Мәдинә көткәнчә булмады, бу юлы әнисенең тавышы
әллә ничек шөбһәле ишетелде.
Мәдинә үксүеннән туктады. Ярамыйсың, билгеле! Булды инде андый
хәлләр дә. Башлангычта чакта укытучы апасы белән сүзгә килешкән иде
әнисе. Ни өчен икәне дә хәтердә юк инде. Җилфердәп килеп тә керде
сыйныф бүлмәсенә, кулларын болгый-болгый, укытучыга нәрсәдер аңлата
да башлады. Шунда ук яшьләренә дә тыгылды үзе. Укытучы апасы аны
бүлмәдән култыклап алып чыгып китте. Әй, читен булган иде Мәдинәгә
шунда. Иптәшләре бармак төртеп күрсәтә-күрсәтә көлде. Ярый, Камилә
яклап калды...
– Ю-у-ук, син ярамыйсың...
Алгы якта ишек ачып ябылган тавыш ишетелде. «Әтисе» кайтты,
күрәсең. Кызый җиңел сулап куйды. Әнисе белән «сөйләшү» шушы урында
өзелде...
Икенче көнне Мәдинә үзен сәеррәк тотты. «Әти кеше»гә дә «хәерле
иртә» теләде хәтта.
– Дәрестән соң җыелыш була диде апа, соңрак кайтырмын, яме,
әни, – дип, матур итеп чыгып китте. Әнисе, аның бу үзгәрешенә аптырабрак караса да, сүз озайтмады. Кичәге «буран»ны искә төшерде булса кирәк.
Башка вакыт булса:
– Рюкзагыңны дөрес тутырдыңмы, ашарыңа тыктыңмы, – дип тикшерми
калмас иде. Бу юлы анда китап-дәфтәрләр урынын кием-салым алуын да
сизми калды...
Элегрәк авылга гел автобус белән кайтып йөрде алар. Мәдинә
автовокзалның кайдалыгын белә, әллә кайчан ятлап бетерде инде.
Трамвайда өч кенә тукталыш барасы.
Кассага чират зур иде, сорашып вакыт уздырмадылар. Автобус ишеге
төбендә билет тикшереп торучы апа гына аркылы басты:
– Кем чыгарып җибәрде сине үзеңне генә?
Мәдинәнең эче «жу» итте. Юк, артка чигенергә ярамый инде хәзер!
Күзен дә йоммыйча:
– Үзем генә түгел мин! Әнә ич, әбием иң артта басып тора! – диде
дә, тикшерүчене этә-төртә кереп, халык арасына чумды. Тегесе аңа таба
каерылган иде, кешеләр шаулаша башлагач, кулын селтәде.
Автобус кузгалып киткәнче гел киеренкелек эчендә утырды Мәдинә.
Гәүдәсен гипс белән катырып куйганнар диярсең. Һәммә кеше аңа
сәерсенеп караган сыман. Менә-менә кемдер килеп сүз катар, кая баруын,
нишләп йөрүен сораштырыр кебек...
Автобус әбиләре яшәгән авылга кадәр бармый, өч чакрымлап җәяү
тәпилисе. Һи, ул гына нәрсә Мәдинә өчен! Камиләнең кырхылдап көлгән
ямьсез тавышы белән чагыштырганда...
Шулай дип уйлаган иде дә... Ялан кырдан ялгызың атлавы рәхәт түгел
икән. Шүрләтә. Әле артына, әле як-ягына карангалап, кызу-кызу барырга
тырышты Мәдинә. Асфальт юл түгел шул бу, көзге пычрак ботинкаларының
өстенә кадәр менде. Әнә җәйдән калган печән кибәне, артында берәрсе
качып утырмагае... Алда ниндидер карачкылар пәйда булды тагын, юл
тутырып, өерләре белән киләләр. Кызыйның бөтен гәүдәсе оеп киткәндәй
булды, бөтенләй каушап төште. Юлын үзгәртте, кыеклатып әкрен-әкрен
теге кибәнгә таба борылды. «Карачкылар» якынайды, шаулашкан-көлешкән
тавышлары аерымачык ишетелде.
– Әй, кызый, кая киттең? Анда юл юк бит!
– Адашканыңмы әллә, тәти кыз? Бире кил, озатып куябыз!
– Курыкма инде, тимибез бит!
Мәдинәнең йөрәге дөп-дөп тибә, йөгерү ярышларында да болай булганы
юк иде. Әнисе гел кисәтеп тора бит аны, белмәгән кешегә сүз катма, үзе
дәшсә дә, ишетмә дип. Тикмәгә әйтмидер. Аяклары камырга әйләнгән иде
инде, колагына кызлар тавышы да килеп керде:
– Җитте инде, бәйләнмәгез, сезгә тими бит ул!
– Телегезгә салынмагыз, автобуска соңга калдырасыз!
Мәктәп укучылары бугай болар. Мәдинәгә җан кергәндәй булды. Тегеләр
күздән югалганны көтеп торды да бар көченә авылга таба чапты.
Әбисе аны бот чабып каршы алды:
– Ничек?! Үзең генә кайттыңмы? Булмаганны! Кирәген бирәм әле
әниеңнең сине ялгызың чыгарып җибәргәне өчен! Шул да булдымы
эш!
Ул шулай аптыраулы сүзләрен тезә дә тезә, Мәдинәгә сүз әйтергә дә
ирек бирми.
– Әбием, дим, әбием! Кирәкми, бирмә әнинең кирәген! Ул түгел, мин
үзем! Үзем чыгып киттем мин! Син кирәк булдың, шуңа килдем!
Әбисе сөйләнүдән туктады, оныгын кочагына алып, «шап-шап» итеп
сөйде.
– Йә, ярар, исән-сау кайтып җиткәнсең. Туңдыңмы? Әйдә, сөт салып,
кайнар чәй ясап бирәм мин сиңа.
Сөтле чәй... әйбәт инде ул. Мәдинә табын янында дәү әнисенә сыенып
диярлек утырды. Аны бу кадәр дә якын, йомшак итеп тойганы булмагандыр,
мөгаен. Күптән кайтып китәсе булган да... уку качмас иде әле.
– Әбием... Минем әти бу авылныкымы ул?
Әбисе кисәктән генә читкә тайпылып утырды.
– Бәрә-ә-ч... Ник сорыйсың, кызым?
– Миңа бик кирәк иде ул...
– Ник кирәк соң ул сиңа? Юньле кеше булып чыкмады бит синең әтиең.
Эзләмә син аны лутшы.
Дөрестән дә, ник кирәк соң ул аңа? Юньле кеше булмагач, ярдәм өмет
итүдән мәгънә юк бит инде. Күңеленең ера-а-ак почмагында яшерен уй
йөртә иде бит ул: әтисе янына күчеп китәргә дә икенче мәктәпкә барып
укырга. Хәзер менә ул өмет тә өзелде...
– Әбием, ә мин синдә яшәсәм? Авылда да мәктәп бар бит ул, иеме? Сиңа
булышыр идем, идәннәр юышыр, бәрәңгеләр әрчешер идем...
Әбисе берни дип тә җавап кайтармады. Байтак кына уйланып утырды.
Үзе оныгының йөзенә тутырып-тутырып карады. Әллә жәлләде шунда,
әллә ачуланды – Мәдинә бу хакта кычкырып сораудан тыелып калды.
Көн кичкә авышкан иде инде. Йокыга оеган кызый утырган җиреннән
генә диванга авып төште. Әбисе, песи шикелле генә килеп, оныгының
өстенә җәймә ябып китте.
Ишегалдында шаулашкан (әллә елашкан дамы?) тавышка сискәнеп
уянып китте Мәдинә. Җәймә астыннан чыгарга куркып, бер тын тыңланып
ятты. Әбисенең «тс-с-с» дигән ымына әнисенең әллә көлгән, әллә елаган
тавышы ялганып китә. «Әти кеше» дә шунда икән, аның да сүзгә кушылуы
ишетелә.
– Ничек шалтыраттың әле, әни бәгърем, акылдан ычкына идем, – дип,
әнисе пышылдауга күчә. Ул пышылдау Мәдинәнең колагын ярып керә.
Ник, әнисе борчылган микәнни аның өчен?
Кызый, җәймәсен бөркәнеп, ишегалдына чыкты. Өйалды стенасына
сөялде дә куркынулы карашын әле берсенә, әле икенчесенә күчерде. Әнисе,
аны күрүгә, шунда ук каршына атылып килде дә кочаклап алды:
– Әй, бала, бала... Аңлатып сөйләш дидем бит мин сиңа!
«Аңлатырсың сиңа, бар!» – Мәдинә моны кычкырып әйтмәде, бу уй
аның башыннан гына сызылып узды. Үзе әнисенең кочагыннан чыгарга
талпынмады, икәүләшеп өйалды баскычына шуып төштеләр.
– Әхмәт абыең (бу юлы «әтиең» димәде!) сыйныф җитәкчең белән дә
сөйләшкән, иптәшләреңнән дә сорашкан. Беркемгә әйтми чыгып киткәнсең
бит! Уф, йөрәккәем! Ничекләр чыдадым үзеңне күргәнче! – Әнисе шул урында сулкылдап алды, кызын катырак кысып кочаклады. – Камилә дигәне
һаман бер сорауны биреп аптыраткан: «Сез, чыннан да, Әхмәт исемлеме?
Мәдинәнең икенче әтисеме?» – ди икән...
Сүзгә «әти кеше» үзе дә кушылып китте:
– Соңыннан шыпырт кына укытучылары аңлатты, Камиләнең дә әтисе
Әхмәт исемле икән, гаиләсен ташлап киткән. Кызый мине үз әтисе белән
бутаган булса кирәк...
...Шәһәргә кайтканның икенче иртәсендә әнисе Мәдинәне нәни бала
кебек иркәләп уятты:
– Әйдә, мәктәпкә әзерлән. Беркем алдында да җебеп торма түлке. Синең
яклаучыларың да, саклаучыларың да бар!
Әнисе шулай дисә дә, барыбер шомландыра. Камиләнең мыскыллы
ыржаюына түзеп торып була димени?!
Мәдинә килеп кергәч, гөж килеп торган сыйныф бүлмәсе тынып калды.
Кызый беркемгә дә сәлам бирмәде, туп-туры ялгызы моңаеп утырган
партасына таба китте. Шунда ук рюкзагын кочаклап, аның янына Камилә
үзе килеп басты. Кыю гына итеп:
– Мин үз урыныма күчеп утырам, – диде. Мәдинә сөенер дип уйлагандыр
инде. Тик тегесе китап-дәфтәрләрен бөтен парта өстенә чәчеп салды да:
– Монда синең үз урының юк! – диде. Камилә югалып кала торганнардан
түгел, шулай да Мәдинәдән моны көтмәгән иде.
– Син нәрсә! Дуслар белән үчләшергә ярамый инде!
Мәдинә җавап кайтармады. Кайда күргәнем бар соң әле моны дигән
сыман, аңа озаклап карап торды.
Юк ла, үчләшә белми ул. Аның өчен дә, мөгаен, осталык кирәктер.
Камилә дигән дусты юк аның бүтән, шул гына.
Тагын... Шул мизгелдә башына килгән уйдан Мәдинә кинәт сискәнеп
куйды. Камиләнең әтисе, чыннан да, башка гаиләгә барып керсә? Ул гаиләдә
дә балалар булса? Әгәр Камилә аларны эзләп тапса?
Мәдинәнең өстенә кайнар су коелган кебек булды…
«КУ» 02, 2025
Фото: unsplash
Теги: хикәя
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз
Комментарии
2
0
0
Нәби Дәүлинең "Кар нинди җылы!" хикәясенә охшаган... чынлап та Камилә әтисе булдымы , юкмы-аңлашылып бетмәде
0
0
0
0
Тел- сурәтләү чаралары ягыннан да, эчтәлеге буенча да бик камил хикәя! Афәрин! Әхмәтне ахыргача Камиләнең әтиседер дип укыган идем, көтелмәгәнчә тәмамланды әсәр. Шәп!
0
0