Фәүзия Бәйрәмова автор яңалыклары
-
21 августа 2021 - 13:00
Һиҗрәт. Аккош каргышы. Габдрәшит хаҗи янында
Өзелеп сөйгән яры, гомер иткән хатыны бала тапканда кинәт кенә үлеп киткәч, аның да кояшы сүнде, тормышының яме бетте... Бу фаҗига моннан ун еллар элек булды, ул чагында әле балалар да кечерәк иде, алар – анасыз, Мөхәммәтҗан үзе пар канатсыз калды... Ир башы белән үксеп-үксеп елады ул... -
20 августа 2021 - 09:00
Һиҗрәт. "Чират безгә дә килеп җитте..."
Китәләр... Бөтен нәсел-ыру, бөтен туган-тумача, бөтен авыл белән күз күрмәгән, колак ишетмәгән госманлы иленә китәргә җыеналар... Анда аларны кем көтеп торсын?! Кемгә кирәк булыр алар – Себер мөһаҗирләре, урман-дала татарлары? Кем кара көзгә, салкын кышка каршы шушындый озын юлга чыга?! Яшь балалар, авырлы хатыннар, үләргә торган картлар белән?! Себер бит бу, аларның яртысы юлда үлеп бетәчәк! -
19 августа 2021 - 13:00
Һиҗрәт. "Йә – китәбез, йә – үләбез!"
Мөхәммәтҗан картның бөтен туганнары һиҗрәткә әзерләнә ... иң борчыганы – тумыштан телсез-чукрак кызы Хөснибикәнең дә, иренә ияреп, күз күрмәгән җирләргә чыгып китәргә җыенуы. Җитмәсә, авырлы да. Яшьтән анадан ятим калган, әле үзе дә балалыктан чыгып җитмәгән бу бичаракай ул чит-ят җирләрдә газап чикмәсме, ким-хур булып йөрмәсме – ата кешенең йөрәген менә шул уйлар да телгәли... -
26 марта 2021 - 11:00
«Ана» – документаль әсәр
Бу урында әдәбият галиме белән тулысынча килешергә дә булыр иде, әмма бер искәрмә бар – «Ана» әсәре әдәби роман түгел, ә документаль хезмәт.