Фәүзия Бәйрәмова автор яңалыклары
-
4 ноября 2021 - 11:00
СОҢГЫ ТУРАНЧЫ... (дәвамы)
Әйе, Атласи гаиләсе өчен тагы кара көннәр башлана... Казанда кеше почмагында яшиләр, бөтен милекләре – ишек төбендәге агач сәке, төнлә анда ана, ике бала йоклый, көндез шунда утырып ашыйлар. Ә ашарга юк, дияргә мөмкин, Угыз абыйның истәлекләреннән күренгәнчә, ул аш ашаганнарын хәтерләми, килька балыгы белән ипи булса – шуңа да сөенгәннәр. -
2 ноября 2021 - 09:00
СОҢГЫ ТУРАНЧЫ... (дәвамы)
Һади Атласиның Бөгелмә чоры әнә шулай шау-шулы, ярсулы, тынгысыз башлана һәм шулай дәвам да итә. Хәер, бу елларда һәркемнең язмышы шундый тарих тегермәне аша узгандыр, мөгаен, бигрәк тә милләтнең танылган шәхесләренә бу яңа җәмгыятьтә үз урыннарын табу җиңел булмаган, хәтта ки мөмкин дә булмаган. -
1 ноября 2021 - 11:00
СОҢГЫ ТУРАНЧЫ... (дәвамы)
1917 елдан Һади Атласиның Бөгелмә чоры башлана, ягъни ул гаиләсе белән Бөгелмә шәһәренә күчеп килә. Бу күчүнең дә үз сәбәпләре булган, әлбәттә. 1909 елгы хөкем карарыннан соң патша чиновниклары Атласиның Әлмәттәге кыз балалар мәктәбен ябалар, үзен каты күзәтү астына алалар. -
29 октября 2021 - 11:00
СОҢГЫ ТУРАНЧЫ... (дәвамы)
Һади Атласи бу әсәренең жанрын «Тарихи хикәя» дип куйган, ханбикәнең исеме дә без өйрәнгәнчә «Сөембикә» түгел, ә «Сөен-бикә». -
25 октября 2021 - 11:00
Соңгы туранчы... (Һади Атласиның тууына 140 ел) (дәвамы)
Әйе, тарих ул – гыйбрәт, тарих ул – сабак, тарих ул ачы үкенечләрдән һәм ялгышлардан да тора... Һади Атласиның «Казан ханлыгы» әсәре – моның ачык мисалы. -
22 октября 2021 - 11:00
Соңгы туранчы... (Һади Атласиның тууына 140 ел) (дәвамы)
Егерменче гасыр башында татар дөньясында барлык өлкәләрдә дә зур җанлану, уяну сизелә. Инде үз милли байлары барлыкка килгән татарлар мәгариф, матбугат, дин, тарих, әдәбият өлкәсендә дә нык алга чыгалар, милләт тормышында зур үзгәрешләр башлана. -
20 октября 2021 - 15:00
СОҢГЫ ТУРАНЧЫ…(ҺАДИ АТЛАСИНЫҢ ТУУЫНА 140 ЕЛ) (дәвамы)
Һади Атласи үзенең күләмле тарихи әсәрләренә милләт темасына язылган публицистик язмалары аша килде, ягъни, тарих төпкелләренә чумганчы, милли чишмәләрдә чирканчык алды, үзен шуларда сынап карады. -
18 октября 2021 - 11:00
СОҢГЫ ТУРАНЧЫ…(ҺАДИ АТЛАСИНЫҢ ТУУЫНА 140 ЕЛ) (дәвамы)
Һади Атласи үз чоры өчен, бигрәк тә егерменче йөзнең башларында олуг фикер иясе, зур тарихчы, үткен публицист булып саналган, хәзер дә аның күп кенә хезмәтләре тарихчылар һәм милли зыялылар өчен үрнәк булып тора. -
28 августа 2021 - 09:00
Һиҗрәт. Соңгы сәфәр
Аубаткан авылыннан яшь кенә хатын, баласын күкрәгенә кысып, үкереп елый иде... Ә баласы, дүрт-биш яшьләрдәге малай, камыр кебек анасының кулына салынып төшкән, йөзендә җан әсәре юк, хәтта сулыш алганы да сизелми... Алар янына Зәйнәп абыстай белән Таһирә апа шуышып диярлек килделәр, хатынның кулыннан авыру баланы алдылар, ә ул инде суынып беткән иде... – Үлгән, балакай... -
27 августа 2021 - 09:00
Һиҗрәт. Одессада кораб көтү
Юлга чыгар алдыннан, Хөснибикә авырып киткән иде... Хаҗиханәнең үз хастаханәсе бар иде, аннан табиб килеп, Хөснибикәне карады һәм кичекмәстән больницага салырга кирәклеген әйтте. Ул чагында Салихның да, Хөснибикәнең дә һиҗрәте өзеләчәк иде... -
26 августа 2021 - 09:00
Һиҗрәт. Һиҗрәт шәһите. Киттеләр
Һиҗрәт эшелоны Урал таулары аша үткәндә, Хөснибикәләр вагонында баручы олы яшьтәге Кумыслы хатынының авырып киткәне билгеле булды. Аның авырганлыгын Таһирә апа ачыклады, чөнки ул һәр көн иртә-кич хатын-кыз вагоннарын йөреп чыга, берәрсе аз гына авырый башласа да, аны карый, үләннәре белән дәвалый, аякка бастыра иде. Ә менә Кумыслы хатыны Мәрфуга белән әллә нәрсә булды, дарулар да ярдәм итмәде, күзгә күренеп сүнде, хәле начарайганнан-начарая барды... -
25 августа 2021 - 09:00
Һиҗрәт. Һиҗрәт эшелоны
Хөснибикәнең газиз атасы, тун чабуларына уралып, юлда егылып калды. Атасын тыны белән тартып алырлык булып, Хөснибикә вагон тәрәзәсенә капланды, сәер авазлар чыгарып, сулкылдады-аһылдады, әмма аны беркем дә аңламады, һәркемнең үз кайгысы иде. Башкалар ичмасам кая барганнарын, ни өчен барганнарын беләләр, ә ул, ишетмәгәч, сөйләшә алмагач, берни аңламый, кайгыдан кычкырып елый да алмый, өнсез калып, бер почмакта утыра... -
24 августа 2021 - 13:00
Һиҗрәт. "Бәхил булыгыз, туганнар!". Һиҗрәт кәрваны
Барысын да сискәндереп, йөрәкләрне ярып, кышкы көнне урталай телеп, бер сәер аваз яңгырады. Ул кеше елавын да, бүре улавын да хәтерләтә иде, бу тавыштан тәннәр чымырдый, каннар өши, тыннар буыла иде... Бу дәһшәтле һәм шул ук вакытта гаять кызганыч, әрнүле тавыштан атлар барган җирләреннән шып итеп туктап калды, Тара йөкчеләре эшне аңлап алып, ау мылтыкларына ябыштылар – аларны арттан бүре куа килә иде... -
23 августа 2021 - 09:00
Һиҗрәт. Татарларны төрмәдән коткару. Олы сәфәр алдыннан
Сукса тимер өзәрлек, басса бакыр сытарлык әзмәвер ирләр, аю-бүреләрне коры кул белән тотып, сыртларына салган татар ирләре, алда торган мәңгелек аерылуны бөтен йөрәкләре белән тоеп, сүзсез генә елыйлар иде... И, бәхетсез милләт, үз дәүләтең булса, син шулай каңгырып дөнья буйлап йөрер идеңме, чукындырудан качып, кара урманнарга, сазлык араларына таралыр идеңме? -
22 августа 2021 - 09:00
Һиҗрәт. Туганнар белән соңгы табын
Хөснибикә кечкенәдән әтисенең иң яраткан кызы булып үсте, бәлки, моңа баланың телсез-чукрак булуы, шуның белән башкалардан аерылып торуы сәбәпче булгандыр. Әнисе дә аны үлгәнче кулларыннан төшермәде, авырлы чакта да Хөснибикәсен җаныннан артык күреп яратты, бар күңел җылысын, бар мәхәббәтен аңа бирде...