Тәлгат Галиуллин автор яңалыклары
-
1 августа 2023 - 09:00
Төерле пылау (хикәя)
– Мин бит сиңа башка хатын янына китәм дип, кат-кат әйттем. Килде-китте төшләр сөйләп, нервымда уйнап йөрмәгез! Ханым башка бер сүз әйтмичә, урындыктагы төргәген кулына алып, кая куярга белмичә уйланып, икеләнеп торганнан соң, минем якка борылып: «Абый, мин пылау пешереп алып килгән идем, сезгә калдырыйм әле», – диюгә, мин күз карашым белән генә тумбочкам өстенә күрсәттем. -
13 мая 2023 - 15:00
Камиллекнең чиге юк
Шагыйрьләрнең олы вә кече вакыйга-хәлләрне, кеше рухын, кичереш-эзләнүләрен тулырак та, тирәнрәк тә чагылдыру юнәлешендәге тәҗрибәләре, һичшиксез, поэманың жанрлык хасиятенә генә түгел, фикер, зәвык чагылдыру, шәкел төрләндерү байлыгына да тәэсир итте. -
6 февраля 2023 - 15:00
Шагыйрь эзлим (дәвамы)
2016 елда Р.Фәйзуллин, Р.Харис, Р.Вәлиев, М.Мирза, И.Гыйләҗев, Р.Миңнуллиннарның яңа шигырьләре бер хакыйкатькә инандырды: иҗатчының һөнәре, яшәү рәвеше, иҗтимагый тормыштагы вазифалары аларның зиһененә, хиссият дөньясына юнәлеш коды сала һәм бу «бәйлелектән» алар, бик теләсәләр дә, кул селтәп кенә котыла алмыйлар. -
4 февраля 2023 - 13:00
ХИСЧӘН ФИКЕРЛЕ ШАГЫЙРЬ (дәвамы)
(Рәшит Әхмәтҗанов иҗаты турында уйланулар) -
3 февраля 2023 - 17:00
Шагыйрь эзлим
2016 елда дөнья күргән шигъри дәрьяны тулы иңләү мөмкин түгел. Милләт гамен, яшәү үзәнен чагылдырган, С.Хәким әйтмешли, «җиз иләк» аша үткәрелгән иң камил үрнәкләре әдәби барышның барометры, йөзек кашы «Казан утлары»нда басылып чыгуларын истә тотып, шул мәҗмуга битләренә күз салу мәслихәт, максатка ярашлы булыр дип «юлга чыктым». -
27 ноября 2021 - 13:00
Ник керәсең төшләремә? (бәян)
Төнлә Әкълим дусны йөрәге уята, ул даруын алырга дип кулын суза һәм шул килеш җан тәслим кыла. Кыскасы, 2004 елның 21 июлендә тынгысыз йөрәге тибүдән туктый... -
27 сентября 2021 - 11:00
Камиллекнең чиге юк (ахыры)
Ирешелгән уңышларыбызны, милли хәятыбызны саклау, яңарту, милләтебезне теленнән, дененнән, диненнән яздырмас, яшәү-көнитешен кабатланмас сурәтләрдә чагылдырып калдыручы тормыш мәктәбе ул – поэма жанры. -
24 сентября 2021 - 13:00
Камиллекнең чиге юк (дәвамы)
Поэманың һәр юлыннан оста, тәҗрибәле каләм иясе кулы сизелсә дә, әсәрен поэма- бәян (бәян повестьның синонимы буларак йөри) дип атавын аңлап, хуплап бетермәдем. -
23 сентября 2021 - 13:00
Камиллекнең чиге юк (дәвамы)
Кешеләр белән атлар арасындагы мәҗүси чорлардан килгән гаҗәеп, хәтта эзотерик якынлык турында күпләр уйлый икән. -
22 сентября 2021 - 11:00
Камиллекнең чиге юк (дәвамы)
Бөек Ватан сугышының 75 еллыгын шагыйрьләребез милләт, нәсел үсеше белән бәйләп, тарихи аңны саклау турында кайгыртып, үткән бөеклегебезне җылы, матур итеп, образлы сурәтләү чаралары ярдәмендә халык аңына сеңдереп калдыру юлларын эзләделәр. -
5 июля 2021 - 13:00
Ана корт (дәвамы)
– Зинһар ярдәм итегез, Нәфисә апакаем. Минем бу фани дөньяда сездән башка таяныр кешем юк, – дип, үкси-үкси еларга ук тотынды ятим бала. – Сез дә ташласагыз, миңа бердәнбер юл – үземә кул салу кала... -
4 июля 2021 - 09:00
Ана корт (дәвамы)
– Нәфисә апакаем, син йөз тапкыр хаклы булып чыктың! Яратышып йөргәндә ифрат игътибарлы, тәмле телле кеше иде. Күтәреп кенә йөртте. Өенә дә кат-кат чакыргач кына бардым. Безнең бәхетле киләчәк өчен шампан шәрабе эчтек. Мине гаҗәпләндергәне – шешәнең ачып куелган булуы иде. Белүемчә, шампан эчүнең иң кызыгы да бит бөкесенең сикереп чыгып, түшәм тарафларына очуында. Ярты бокал гына эчкән идем, рәтле-башлы ашый да алмыйча, йоклап киткәнмен. Иртән уянып китсәм, анадан тума килеш, кан эчендә ятам... -
17 апреля 2021 - 11:00
Шагыйрь эзлим (дәвамы)
Хәзерге татар шигърияте күпкырлы, киң колачлы. Сүзен өздереп, чаң сугып, халык мәнфәгатьләрен югары өслүб белән калкытып куйган, тарихилык рухы өстенлек иткән шигырь янәшәсендә тыныч, салмак, самими хисле әсәрләрнең йөрәге тибә, ягъни олы дөнья мәшәкатьләрен, зурдан купкан хыялларны бер мизгелгә булса да оныттырып торган, эчке уйлануга, үз-үзеңә хисап бирүгә, психологик күзәтүгә корылгын медитатив лирикада яши һәм үсә. -
16 апреля 2021 - 11:00
Шагыйрь эзлим (дәвамы)
Тукай елында хатын-кыз шагыйрәләребез поэзия үсешенә җитди өлеш керттеләр.