Логотип Казан Утлары
Әдәби тәнкыйть

Йолдызларга гашыйк шагыйрә

РӘСИМӘ ГАРИФУЛЛИНА ИҖАТЫНА БЕР КАРАШ

Халкыбызның алдынгы вәкилләре «азатлык» сүзен яңгыратып, тулышып, мәйданнарга чыккан 90 нчы елларда әдәбиятка килгән төркемнең бер вәкиле – Рәсимә Гарифуллина – хәзер публицистик яңгырашлы, нечкә хисле лирикасы, тарихи һәм мифологик поэмалары, прозасы, эсселары белән тормыш-яшәеш агышында эчке мәгънә, милли рух эзләүче, «җирдәге» һәм «күктәге» йолдызларга гашыйк зыялы, тынгысыз каләм ияләребезнең берсе. 

Иҗат кредосын якташы, халкыбызның язмышы, киләчәге турында борчылып, йөрәк әрнүләрен садә юлларда чагылдырып калдырган шагыйрь Кадыйр Сибгатуллин наменә багышланган «Гомер буе үзен эзли кеше» шигырендә «Кем ул бүгенгебезне зурлаган шагыйрь? Үз бурычын үти алдымы?» – дип калкытып куйган Рәсимә Гарифуллина күпләребезгә кагылган төртмәле соравына үзе үк гомере буена җавап эзли: 

Әйтеләсе... әйтелмәгән китте

Бу гөнаһлы җирне калдырып.

Сүнә белми торган ялкын төсле

Бәгырьләрне тора яндырып.

  «Гомер буе үзен эзли кеше...» 

Әдәбият белән сәнгатьнең төрле жанр вә юнәлешләрендә иҗат итүчеләре белән данлыклы Балык Бистәсе вилаятенең Балтач (Юлсубино) авылында тәүге сулышын, Югары Тегермәнлектә урта белемне алган үсмер күбебез шикелле югары уку йортына юл тотмый. Пермь шәһәрендә урнашып, ике елын хәрби завод станогы артында уздыра. Аның холкына хас тәвәккәллек, максатчанлык киләчәктә иҗатында чагылыш табуы табигый иде. 

Казан дәрелфөнүненең журналистика бүлегендә югары белем алып, туган районының «Авыл офыклары» газетасында төрле вазифаларны үтәп, каләмен чарлаган яшь язучыны Саратовның Идел буе иҗтимагый-сәяси институтына белем эстәргә җибәрәләр. Аннан күпчелек талиб-талибәләр «ата коммунист», һич югында «тел бистәсе» булып чыксалар, затлы нәсел дәвамчысы әбисе йогынтысында яшьли Аллаһның барлыгына, берлегенә ышанып, балачагыннан намазга баскан Рәсимә Әхмәтзакир кызы шунда укучы бер төркем төрки кардәшләрен оештырып, мәчеткә йөри һәм укуын да уңышлы тәмамлый. Тиздән аны Хезмәт һәм халыкны эш белән тәэмин итү бүлеге мөдире итеп куялар. Шуңа хәтле берничә җыентыгын чыгарып өлгергән каләм иясе Р.Мостафин, М.Вәли-Барҗылы, А.Юнысова, Н.Гамбәр кебек тәнкыйтьчеләрнең, күпсанлы укучыларының уңай бәяләрен алган Рәсимә Гарифуллина Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре, «Бәллүр каләм» иясе була. 

2001 елда Идел-Пресс нәшриятында якташы, шагыйрь В.Фатыйховның сүз башы белән «Бүген ярат!» шигырьләр тупланмасын һәм олы жанрда беренче тәҗрибәсен – нәсел мөнәсәбәтләренә багышланган «Чулпы җыры» поэма-хатирәсен тәкъдим итә. Мәҗмуганы тәнкыйтьче «туган якны, дусларны, тугрылыкны, чын мәхәббәтне үз итәргә чакыру», дип бәяли1.

Тәүге олы лиро-эпик тәҗрибәсендә иҗатчы бик күп тырыш, хәлле кешеләр тормышын пыран-заран китергән 1917 ел түнтәрелешен рәнҗеп искә ала. Алар ыруының бөлгенлеккә төшерелгән бер вәкиле Бибихәсәнә сигез баласы белән урамда калса да, үзен раслау һәм яшәү өчен тартышуны дәвам итеп, каенатасы Нәҗметдин ярдәмендә кул көче белән иске, ташландык тегермәнне аякка бастыра, аның малмөлкәтен юкка чыгарып, элеккеге хәерче хәлләренә кайтып төшкәннәргә дә ярдәм кулын суза. Ул чордагы илдә хөкем сөргән башбаштаклыкка бәя биргән ике юллыгы төгәллеге белән «әхлак дәресе» кебек кабул ителә.

Манаралар кисеп, кеше талап,

Бәхетләрне табып булмый ул.  

«Чулпы җыры». 

Р.Гарифуллина чал тарихлы татар шигъриятенә «Чулпы җыры» поэмасы, «Әниемә», «Әткәйгә», «Фәрвазга», «Гөлнурым – күз нурым» кебек йөрәгеннән ургылып чыккан самими аһәңле, хисси гадилекләре илә әсир иткән багышлаулары, «Гашыйклар күзе», «Хыянәт нишләтә», «Ярата алу өчен дә», «Битарафка теләкләр» кебек сөю-сәгадәт, мәхәббәт парчалары белән килеп керә. Тәүге шигырьләр китабының кискен, каршы әйтерлекне калдырмаган «Бүген ярат!» дигән «әмере» икенче җыентыкның исемендә үк «чишелешен» таба. «Минем куллар синең кулда» дигән (2005) җыентыгының туган якка, хатын-кызга, сөю-сәгадәткә багышланган шигырьләрендә үзен иҗатка алып кергән ихласлыгын, табигыйлеген, «тәмле телен» саклау өстенә яшәешне, кешеләр арасындагы мөнәсәбәтләрне кабул итү юнәлешенең үзәк бер тенденция буларак үстерелеше сизелә. «Әрәм узган гомер», «Фикер», «Көчсезлектә – көч» кебек фәлсәфи рухлы шигырьләрендә ул тормышның кыскалыгын искә төшерү аша хатынкызның җан сафлыгын саклавын мәхәббәткә тугрылыгында һәм, шул хис уянганда, көчсезлегендә күрә. «Фикер» газәлендә ул «көч-көчсезлек» мәүзугын психологик тирәнлек һәм нечкә шигъри күзәтү аша ачуга ирешә. «Биниһая сөюдер хатын-кызның көчлелеге» дигән фикерен калкыта да, «акылына килеп», «Сүнми торган сөюдәдер хатын-кызның көчсезлеге», дип, дөньяны түгәрәкләп куя. 

Үз шәхесен ул әүвәл каршылыклы хисләр бердәмлегеннән тукылган зат итеп сурәтли:

Мин күп төрле була алам:

Кояш сыман якты янам,

Йә иркәлим, ачуланам,

Гөләп төсле чәнчеп алам.  

«Мин». 

Укучы нишләп әле ошбу зат үзенең төрле булуы белән масая дип, нәтиҗә ясап өлгергәнче, «була алмыйм икейөзле» дип, асылына кайта.

Кадеремне белмәсәләр,

Карчыгадай усалланам.

...Нинди халәт кичерсәм дә,

Һәрчак үзем булып калам.

  «Мин». 

 Шагыйрә кеше халәтенең рухи асылының төрле күренеш-чагылышларын күзәтә һәм нәтиҗәсен шигъри тел белән әйтеп бирү сәләтенә ия. «Сөю», «Мәхәббәт илендә», «Билгесезлек» тезмәләре иң олы хисне нечкә тоемлау белән сурәт үзәгенә алулары илә күңелне җәлеп итәләр. Әмма әдибә саф лирик әсәрләрендә дә интим мөнәсәбәтләрне, шатлыклы вә сагышлы мизгелләрне сурәтләү чикләрендә генә калмый. Милләт гамен үзәккә алган, аның югалтуларын гарьләнеп, хәтта «үпкә» белдереп язган шигырьләре дә публицистик рухы белән «бөтереп» ала. 

И сез, минем  газиз татарларым,

Үз телендә сөйли алмаган,

Көен җуйган сандугач хәлендә

Башка кош көенә сайраган.

  «Татарларым».

Әлеге шигырь урнаштырылган мәҗмуга Татарстанның халык шагыйре Р.Гаташның  «Дөнья йөге – нәфис иңнәрдә» исемле тәкъдимнамәсе белән ачыла. Рәсимә Гарифуллина китабының  исемен юкка гына «Дөнья йөге» дип атамаган: таныш аңа, бик таныш аңа бу заманнарның үзгәрешле, афәтле чорларыбызның йөкләре»2. «Күңел дулкыннары», «Халәт» кебек бүлекләре һәркайсыбыз үзе генә тоеп яшәгән рухи дөнья нечкәлекләре турында уйланырга чакыралар. «Сөю шаяру түгел» дигән кисәтүгә «Бәхет серле төшенчә»гә кергән шигырьләре ачыкламыш бирәләр. «Дөнья» сүзен үзәккә алган публицистик гөманны милләт хәсрәтен уртаклашкан, һәр кешенең кыйммәте, хокукы турындагы фәлсәфи уйланулар тулыландыралар. «Дөнья йөге» җыентыгында күп мәгънәле «дөнья» сүзе дистәгә якын шигырьнең атамасына ук чыгарыла: «Якла, дөнья», «Дөнья йөзе», «Дөнья, син нинди?», «Дөнья шундый» кебек фәлсәфи әхлакый рухлы сөземтәләрендә хакыйкатьне автор каршылыклар бердәмлегендә эзли. «Дөнья шундый» шигыренең сөземтәсе тәшвишкә салырлык: 

Байлык, куанычлар кирәк түгел,

Үлем тарткан чакта чабудан.  

«Дөнья шундый». 

«Умарта күчедәй дөнья» шигыре исә кешегә яшәү мәгънәсен аңлатып, тынычландырып, тигезләп куя. 

Тормыш тәҗрибәсе ифрат бай Р.Гарифуллина каләмен төрле жанрларда чыныктырса да, ул – табигате, булмышы белән лирик шагыйрә. Ул нечкә хисләрне үзәккә алган әсәрләрендә дә сак телле, төгәл һәм көтелмәгән сынландыруларга мөкиббән киткән иҗатчы булып кала. Гаҗәеп кызыклы, үзенчәлекле чишелешне тәкъдим иткән «Кайтавазы үткәннән» тезмәсен игътибарсыз калдыра алмыйм. Ни сәбәпле Чулман суда «дулкын уйный» кебек сорауга күбебез «җил купкандыр», яисә «көймә узгандыр» дигәнрәк җаваплар идек. Ялгышабыз икән шул: дулкын «Акчарлаклар үпкәннән» шулай «хафалана» икән. Ә акчарлакның шулай дәртләнеп үбүенең сере тирәндәрәк ятканы ачыклана. 

Сагышлары – җан авазы,

Кайтавазы – үткәннән.

  «Кайтавазы – үткәннән»

Шагыйрь мәхәббәт, сөю-сәгадәт, шәхес язмышы, табигать яме турында моңсу уйланулар даирәсендә генә калса да, абруйлы лирикларыбызның берсе булыр иде. Тынгысыз каләм иясе эзләнүләрдән туктамый. Әүвәл ул көчен сюжетлы, эпик оеткылы шигырьләрдә сынап карый. «Дөнья йөге» җыентыгындагы «Семинар», «Утырыш», «Отчёт җыелышы», «Яманнан яхшы көчле», «Авыллар картая» кебек күләмле шигырьләрендә вакыйгалы манзара өстенлек итә. Каләмен сюжетлы шигырьләрдә чыныктырганнан соң, тезмәдә әйтеп бетермәгән уй-фикерләрен прозаик әсәрләренә ышанып тапшыра. Аның сугыш һәм аннан соңгы чорны үзенчә бәяләгән «Кызыл капкалы йорт» документаль бәяны, чын сөюгә, мәхәббәт маҗараларына, хәтер һәм хыянәткә, мәңгелек хисләрне сурәтләүгә багышланган «Адашкан», «Ялкын ярлыкамый», «Мәхәббәт кичерәме?», «Ник кайтмыйсың?», «Пароходлар елаганда», «Зәңгәр дуга» бәяннары, «Туган ягым – Балык Бистәсе» бәйләменә тупланган әдәбисәяси уйланулары махсус сөйләшүгә лаеклы тәҗрибәләр. 

Соңгы елларда әдәбиятның чәчмә төренә игътибарны арттыруыңны хуплаган хәлдә, иҗатчыны үпкәләтмичә генә, «прозаң әлегә шигъриятең, бигрәк тә лирикаң белән бил алышырлык сыйфат дәрәҗәсендә тормый» дип, әмма бу төрдә дә өслүбеңне эзләп, үз әдәби-иҗтимагый мохитеңне тудыруыңны һәм чәчмә төрдә дә шигъри җанлы булып калуыңны телим. 

 «Әдипләребез» (2009) белешмәлеге Р.Гарифуллинаның «Шәҗәрәсе буенча элек тә җир-сулар биләп торган, мал-мөлкәтле нәселдән  булуын» искә төшерә.  
Шагыйрә үзенең дә бу хакта хәбәрдар булуын искәртә: «Нәсел шәҗәрәсенең Чыңгыз, Үзбәк, Бирдебәк ханнарга бәйле булуы турында мин дәү әнием Бибимәрьям һәм бабам Гарифулладан ишеттем»3. 

Табигый ки, аның төрле жанрлардагы иҗади эзләнүләрен берләштергән үзәк – халык, милләт язмышларына барып тоташкан ыру, нәсел, туганлык җепләре, шул изге төшенчәләргә мөнәсәбәте ята. Аның күңел сызлануының нигезен иҗтимагый вазгыятьләр, беренче чиратта халкының киләчәге турында борчулы уйланулар били. 

Яңа гасыр татар әдәбиятына кешене иң кадерле байлык итеп күтәргән лирик шигырьләре, җырлары, журналистлык хезмәте белән бәйле публицистикасы белән килеп керсә дә, Р.Гарифуллинаның таланты бер-бер артлы диярлек басылып чыккан, дөнья барышының сикәлтәле булуын искәртеп, нәсел-нәсәбенең олы язмышлы кешеләрен – йолдызларын һәм тарихи вакыйгаларны үзәккә алган «Чулпы җыры», «Гомер белән гомер арасы», «Ак Сарайда серләр бар» һәм аеруча «Чаллы җире – шанлы җир», «Мөнәҗҗимгә – мөнәҗәт» поэма-кыйссаларында тирәнрәк ачыла. 

«Ак Сарайда серләр бар» – җиденче буын бабасы Юлдаш хәзрәтнең «Хан ярлыгы Ак Сарайда, саклагыз!» дигән васыятен үтәү рухы белән язылган һәм эчкерсезлеге, үткәннәребезне олылавы һәм медитатив өслүбе белән күңелләрне үсендерә торган кыйсса.

Татар тарихының иң хәвефле бер чорын үзәккә алган, сәнгатьчә эшләнеше җәһәтеннән дә игътибарга лаеклы күләмле шигъри әсәрләренең берсе, һичсүзсез, «Чаллы җире – шанлы җир» поэмасы. Әсәрдә сүз хәзерге Балык Бистәсе урнашкан төбәктә «яшәп» алган Чаллы ханлыгы язмышы турында бара. Берләшмәнең ханы итеп Мәскәүгә коллыкка озатылган Сөембикә ханбикәнең энесе Гали  Әкрамны сайлап куялар. «Серле риваять» бүлегендәге юллар шул хакта. 

Бер риваять яши югалмыйча:

«Ханлык булган монда, шәһәрлек

Гали Әкрам булган соңгы ханы»

Асыл тарих яши

Яшәрлек...!  

«Чаллы җире – шанлы җир». 

Кодрәтле чакларында Казан ханлыгы хакимнәре, биләре оеша гына килгән Чаллы кирмәнендә үзләренә көндәш күреп, аны төрлечә кыерсытканнар. Казан ханлыгы көлкүмергә әйләндерелгәч, аның исән калган сугышчылары, дин әһелләре, зыялылары Чаллы ханлыгына килеп сыенганнар. 

(Мәкалә кыскартып бирелде)

 

"КУ" 04,2023

Фото: unsplash

Теги: публицистика

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев