Айгөл Әхмәтгалиева автор яңалыклары
-
28 декабрь 2023 - 09:00
Бик (повестьнең дәвамы)
Документаль фильм Дахау концлагерендагы әсирләрнең коточкыч тормышы турында иде. Французча барса да, андагы вәхшилекне аңлар өчен тел белү бөтенләй таләп ителми икән. Ә менә аңга кабул итү өчен күп, бик күп кирәк иде. Кеше дигән затның шулкадәр кыргый, мәрхәмәтсез, куркыныч җанвардан да җанваррак икәнен минем баш мие болай гына аңларга, бер-бер нәтиҗә чыгарырга әзер түгел иде. -
27 декабрь 2023 - 09:00
Бик (дәвамы)
Сезгә кадерле булмаса, менә миңа, аның исән калган бердәнбер баласына – кызына кадерле! «Хәбәрсез югалган» дип, пенсия бирүдән баш тартасыз икән, мине фронтовик баласы дип танудан куркасыз икән – анысы сезнең намуста. Мин бит сездән акча сорамыйм! Мин сездән әтиемнең исемен табуыгызны сорыйм!.. Җан әрнүем калын-калын диварларга гына килеп бәрелә дә, кайтаваз булып, әрнүле өн булып, кире үземнең аяк астына чәчри дә төшә... -
26 декабрь 2023 - 09:00
Бик (дәвамы)
Карт Вернерның төсе уңып беткән күзләре коры булса да, күңеле елый иде. Сәяси уеннар, берәүләрнең гарип акылы, туймас тамагы, минминлеге, нәфесе аркасында кеше язмышларының челпәрәмә килүен аңына сыйдыра алмыйча, нәкъ минем әбием шикелле, кемне гаепләргә белми гаҗиз булуымы?.. -
25 декабрь 2023 - 15:00
Бик (дәвамы)
– Күлмәк белән тугансың икән, Маша! Җиде сәгать кар астында ятып бит! Керфекләремне әкрен генә күтәргән мәлдә баш очымда тагын аклык пәйда булды. Ак халат, ак башлык кигән берәү, минем өстемә иелеп, әллә кайчы, әллә пычак белән тәнемнең кай җирендер шатыр-шотыр кисә, ботарлый. Тик әллә авыртмый, әллә авыртуны сизмим... -
24 декабрь 2023 - 09:00
Бик (дәвамы)
– Европа галимнәрен беренче дияргә яраталар яратуын, безнең төрки дөньясында алардан күпкә иртәрәк ачыш ясаган шәхесләр бар! – Йөземә акыллы һәм һич кенә дә алдан планлаштырылмаган горурлык хисе чыгарып, Сәйф Сараиның шигырь юлын алманчага тәрҗемә дә иттем. – Дөнья тарихында иркенләп казынсаң, әллә нинди табышлар күп була! – диде Райнер, артык исе китми генә. -
23 декабрь 2023 - 09:00
Бик (дәвамы)
Хуш, туган җир! Хуш, кендек каны тамган, үз куенында сөекле әткәй-әнкәсен, газиз улын җылыткан туган туфрак! Газизулла синнән бәхиллек сорап, ерак сәфәргә кузгалды. Ишекләр дә, юллар да вакытлыча гына бикләнерме, әллә гомерлеккәме – фараз кыла торган түгел шул... -
22 декабрь 2023 - 09:00
Бик (повесть)
Артык сүзләр сөйләмәсәләр дә, әти белән әнинең дә карашларын беркадәр чамалыйм. Аларның да бу ил турында күзаллаулары фашизм темасыннан ерак китми кебек... Һаман бер сорау башымда бөтерелә әле: артка әйләнеп карау кирәкме соң ул, кем өчен кирәк? Йозакка биклә дә куй, ачкычын ыргыт. Кая ташлаганыңны оныт. Үткәннәр тик калсын шунда бикләнеп... -
9 март 2023 - 09:00
Дулкыннар (ахыры)
Гомер дәвам итә. Салават күперенең әле – кояшта, әле дәрья-су дулкынында чиксезлекнең һәм мәңгелекнең үзе булып җемелдәгән төсләрендә чагыла-чагыла, кайтаваз булып дәвам итә. -
8 март 2023 - 09:00
Дулкыннар (дәвамы)
Гомер көзендә тормышны өр-яңа биттән язарга тырышу беркем өчен дә җиңел түгел. Инде һәркемнең күнегелгән үз гадәтләре, үз холкы, сагынып, искә төшерер кадерле кешеләре бар... Шулай да Фарсель дә, Венера да бер- берсендә таяныч күрделәр. Ни дисәң дә, йөрәкләр яралы булса да, канатлар парлы чакта, очарга җиңелрәк. -
7 март 2023 - 09:00
Дулкыннар (дәвамы)
Ә бит туганнар – үткәннәр белән бүгенгене, киләчәкне тоташтырып торучы күпер, терәк; борчуыңны да, шатлыгыңны да уртак итә белүче таяну ноктасы. Бертуганнар гына түгел, чыбык очы күренгәннәр дә – туган ул! -
6 март 2023 - 09:00
Дулкыннар (дәвамы)
– Ник, оныттыңмыни? Мин бит сине яшь чакта парктан озата кайткан идем! – диде, тәмам аптырауга төшкән карчыкны бөтенләй телсез калдырып. Аннан икенчесенә борылды: – Ә сине танцыга чакырган идем, исеңдә түгелмени? Ә дияргә дә, җә дияргә дә белмәгән ханымнар уйлары белән әллә кайлардан урап кайтырга өлгергән арада, Фарсель җил-җил атлап, алар яныннан китеп барды. -
5 март 2023 - 09:00
Дулкыннар (дәвамы)
Ятлар белән бүлешә алмаган күңел серен сыендырырга әле дә ярый кәгазь битләре бар... Бар әрнү, берсеннән-берсе моңлы шигырьләр булып, яшь ананың каләменнән дә шул кәгазьләргә төшә барды... Мәңгелеккә каласы сагыш булып... -
4 март 2023 - 09:00
Дулкыннар (дәвамы)
Тик язылган һәм язылмаган кануннар бәндә ихтыярына түгел, язмышның үзенә буйсына. Ә язмыш аларны авырдан да авыр кайгылар – бала хәсрәтләре белән сынады. Кат-кат, бәгырьне авырттырып, йөрәккә кадап, чәнчеп, әрнетеп сынады. -
3 март 2023 - 09:00
Дулкыннар (дәвамы)
– Да-а, егет, кызганыч, бик кызганыч... Күп булса, тагын ике ел гомерең калган синең, – диде аларның берсе, гомер тиклем гомергә хөкем чыгарырга хакы юклыгын бөтенләй белмичәме, әллә белмәмешкә салышыпмы... – Күп булса, ике ел... -
2 март 2023 - 09:00
Дулкыннар (дәвамы)
Өч ел уку дәверендә тегеләй дә егарга тырышып карады язмыш, болай да. Берсендә бигрәк аяусыз кыланды, ашлама сынау түгел, гомерне сынау булды ул...