Айгөл Әхмәтгалиева автор яңалыклары
-
27 февраль 2023 - 09:00
Дулкыннар (повесть)
– Барый абыең, бичаракаем, балаларым ачтан үлмәсен дигәндер инде... Силсәвитләр туп-туры шуларга керде. Мич эченә яшереп куйган... Ничекләр гаеплисең инде аны, кызгандым... Балалары бигрәк ишле, аталарын да төрмәгә утыртып куйсалар, нишләп бетәрләр, дидем... Онны үзләрендә калдырдым. Без ничек тә җан асрарбыз, улым, әле аяк-кул исән чагында, эшләп торгач, ризыктан өзелгәнебез юк бит, Аллага шөкер... -
19 февраль 2023 - 17:00
Кайтаваз (хикәя)
Ул әнкәсенең куркудан күгелҗем төскә кергән күзләрен күрде, аның «Кермә!» дип ыңгырашкандай тешен кысып эндәшкәнен ишетте. Басма өстеннән тасмадай шуышкан агымга иелеп карауга, башы әйләнеп киттеме – ә дигәнче карасу ташкын аны үз кочагына алды... -
8 декабрь 2021 - 16:00
Сәхнә
Пәрдә төшә. Синең уен беткән... -
24 ноябрь 2021 - 14:00
Дөнья
Диннәр түгел, «мин»нәр тулы дөнья... -
12 февраль 2021 - 11:00
Сагынган чакларымда (ахыры)
- Ике улым, буй җиткереп килгән ике балам... Җир идәнне тырный-тырный үлделәр бит, күз алкайларымда... Сөт эчергән булсагыз, исән каласылар иде, диләр... кайлардан алып, кайлардан алып? Сөт булса, Касыймым да кан косып үлмәс иде... Өчесе тиң бит, өчесе тиң... Ничекләр сабыр булыйм? - Ничек тә яшәргә кирәк бит, Гөлсем апа... -
11 февраль 2021 - 13:00
Сагынган чакларымда (дәвамы)
Мин авылга үләргә дип кенә кайттым, үскәнем. Чит-ят туфракта аунап каласым килмәде. Мине зиратның теге башына, наратлык каршына җирләрсез. Әтекәй исән-сау кайтса, баш очыма да берәр бәләкәй нарат утыртып куярсыз. Бу илкәйләрдә беркем дә беркемгә кирәкми икән, үскәнкәем! -
10 февраль 2021 - 11:00
Сагынган чакларымда (дәвамы)
Гомеркәйләр, диген... Тегеләй яшәсәң дә узган, болай яшәсәң дә... Сагынган чакларымда шулай артыма әйләнәм дә карыйм, әйләнәм дә карыйм... -
9 февраль 2021 - 15:00
Сагынган чакларымда (дәвамы)
Зәкия келәтнең һәр тактасын, һәр бүрәнәсен барлап чыгарга җыенгандай, ашыга-кабалана, бер почмактан икенчесенә атыла. Аннан кычкырып еларга тотына. "Адәм көлкесе, ындыр табагы чаклы келәттә тырпаеп торган бер кадак кисәге булмасын инде… Яшим дисәң, яшәп, үлим дисәң, үлеп булмый дөньяларында..." -
8 февраль 2021 - 15:00
Сагынган чакларымда
Адәм баласы дөньяның ачысын-төчесен татып караганнан соң гына әремнән бал тәме килгәнен аңлый шул, балам. Әрем ачысыннан күпкә ачырак сыйлары да бар язмышның, авыз иткәннәр үзләре генә белә…