Сатлыкҗан (2 нче бүлек)
Әсәрнең башын МОНДА басып укый аласыз
-2-
Тузан кундырмады аңа Сәлимгәрәй, кундырмады. Улы күрмәгәндә яшереп кенә альбомының дүртенче битендәге сурәткә караса, тәне чемердәп куя, чөнки һаман да төсе уңмаган фотога акай бәбәкле курку оялаган иде. Кәгазьгә җаныннан күчкән, ахырысы. Кызганыч, ул дөньяга адәм баласы кыяфәтендә туса да, тычкан төсле ярыкка пысып яшәде. Җәмгыять аруланып, үткәндәге шомлы төннәр йомылып-йотылып бетте, Сәлимгәрәй генә, иң явыз, иң мәкерле "ата мәче" тишектән чыкканымны сагалап, үткен тырнагын батырыр, дигән шиктән котылмады. Сиксән биш яшендә кеше фанилыктагы мәшәкатьләрен киметеп һәм дә юк-бар уйлардан арынып "мәңгелек йорты"на әзерләнә. Аның әзерлеге ташка үлчим бугай, югыйсә шушы куркуы йөрәк маен сызмас иде. Ул бу сүзне моңарчы да ишетә, ләкин колагына элми, Латыйфның саташуы дип тынычлана иде, ә бүген хәлләр саташудан узган: улы кабарынган-күперенгән, күзе тишегенә сыймыйча, маңгаена табан атылган, моның эш ташлавы да катгый карар кабул итүенә бер мисал иде.
- Альбомың шкаф тартмасында, - диде карт, мышнап. Мышната иде шул. Латыйфны ниятеннән тыйлыктырырлык контрһөҗүмгә күчәр өчен арыслан койрыгын өзәрлек усаллык кирәк иде.
Барсына да үзе гаепле. Беркем дә авызын җимереп теленнән тартмады. Баласы - якын кешесе имеш.
Латыйф та "сурәтләр китабы"ның дүртенче битенә төртелде.
- Да-а, әти, охшасак та охшарбыз икән туганым белән! Әкәмәт инде. Тагын кабаттан сөйлә әле әсирлектәге маҗараларыңны, әти! Җә, сез чолганышта каласыз, һәм һоп-паля, немецлар сезне Германиягә куалый! Шуннан?
Улы аның яралы бәгыренә тоз сибә иде.
- Бер тапкыр сөйләгән - булган! Әкият түгел ул сиңа, малай!
- Җә инде, әти, дулама, Безнең паспортлар шкафтамы? Иртәгә миграция бүлекчәсенә барып чит илнекенә бланк тутырабыз. Аннары туристик бюрога сугылырбыз. Германиягә сәяхәтчеләр сыйфатында чыгарбыз, әти. Готһаның үзенә үк юлланырбыз бәлки. Нигә дәшмисең, әти?
Кайсы төштә өзеп кенә дәшәргә соң? Латыйф дәресен ятлаган укучы бала кебек тырылдата:
- Аларда кеше кадерле... Аларның картлары диңгездә, ял йортларында ял итә... Ә синең хәерче пенсияң утка-суга гына түләрлек... Мин эшләп ни оттым? Хәерче тиеннәргә тир түктем, шуңа хатын да аерылды миннән... Кайчаннан бирле фатир ремонтланмаган... Элгечтәге пинжәгең дә хан заманыныкы! Ыстырам, әти!
- Ул өр-яңа, улым. Тукымасы чыдам аның. Мин аны чистага-рәешкә генә киям, - диде Сәлимгәрәй. Күсәк малайны җиңәрлек нинди дәлилләр китерим дисә, менә сиңа берсе! Башкасы юк, шуңа күрә телеңне тыюың хәерлерәк. - Башымны катырма, улым. Өч көннән безнең репетиция, яңа җыр өйрәнәбез. - Бәрәч, монысы да дәлил ләса: "Ветераннар" хоры яңа җыр өйрәнә!" Улы: "Үзең белән бергә туган", - дип хурласа да гармун картаерга ашыкмады, ул хуҗасының күкрәк җылысын тоеп гомер чикте. - Әзрәк бармаклар язылыр, көен уйныйм.
Әмма Латыйфның үз "көе" мөһимрәк иде, ир инде ярага тоз гына сипмичә, үткен пычак белән телде:
- Әти, гарьлек! Бу ил нишләткән сине, йа?! Кырыкбиштә сатлыкҗан дип хәрби төрмәгә тыккан! Шуңа полкташларыңның ни берсе синең белән аралашсын, әти!
- Ник аралашмасыннар, ди, батальон командиры белән очрашып торабыз.
Әлеге "очрашу" турында тәфсилләп сөйләсәң, Латыйф: "Тфү, адәм ыстырамы!" - дип төкерәчәк кенә, хәер, аның сөйләрлеге дә юк, гыйбрәт иде ул. Шөкер, улы кызыксынмады, иске гармун күрегенә бармагы белән сызгалап үзенекен тукыды:
- Китәбез дигәч, китәбез, әти! Бу сәләмәңне тәрәзәдән болгап ат, тегендә нимеч аккордеонында сайратырсың.
Булыр сиңа сәләмә! Аның эчендәге моңнан җиһан тетрәнеп елар иде. Адәм төслүк тере иде ул, тере. Мәрхүм атасы үгез саткан акчага юнәткән иде аны. И рәхәтләнде клубта кыз-кыркын яшүсмернең бию көйләренә тыпырдатып! Дәрәҗә үсте: туйларда - табын түрендә әүвәл гармун белән Сәлимгәрәй кунаклар иде. Зур томшыклы сугыш каракошы бөртек итеп алар авылындагы ир-атларны да чүпләде, унсигез яшьлек егет тә фашистлардан үч алырга фронтка ашкынды. Хуш, сәгать сукты, Сәлимгәрәй стансага хәтле атасы җиккән колхоз аты арбасында гармунда уйнап барды. "Сакла", - дигән иде, саклаган атасы. Авыл капкасыннан көтү-көтү чыгып киткән ирләр төркеме сыекланган: кайсы кулсыз, кайсы аяксыз, кайсы күзсез иде. Сәлимгәрәй дүрт саны да сау-сәламәт килеш кайтачак иде дә... туган җирләргә юл киселде шул. Икенче Белоруссия фронтында сугышканда аларны төрле яктан немецлар камады. Җүнләп дары исе дә иснәмәгән егет чапкан камыш төсле берәм-берәм егылган иптәшләренең мылтыгын җыйды, ядрәләр әз, соңгысы - үзенә... Дошман ут чәчә, күккә тузан болыты күтәрелә. Әйе, соңгы ядрә үзенә... Кинәт янында гына берәү ыңгырашты. Батальон командиры! Ике кулыннан кан саркый. Аны солдатлар яратмый, үзара "бирән" дип тиргиләр иде. Кыр кухнясы ниндидер сәбәпләр белән тоткарланса, сугышчылар биштәрендәге каты-коты белән генә чикләнә, ә менә офицерларның тәгаме мул да, туклыклы да, аларга өстәмә паек бирелә һәм бу паекта авыз суларын китергән сары май була иде. Ипиенә калын итеп яга иде шуны "бирән". Ул тәмләп-тәмләп чәйнәгәндә аңа йөзәрләгән ач күз текәлә... Җитмәсә, бермәлне кичләрен солдатларның күз күреме начарайды. "Тавык күзе бездә", - диде Алёша исемле абзый. - Май ашасаң әйбәтләнә ди үзе". Менә командирның терсәк тигентен умырылган "майлы кулы"ннан кан ага. Алда немецлар акыра, артта авылдашы Әмирҗанның тавышы:
- Сәлимгәрәй, урман ешлыгына үрмәлә!
Егет яралыны чокырга сөйрәп төшерде дә учлап-учлап ярасына туфрак сипте. Балачакта аяк табанын пыяла киссә, әниләр шулай "дәвалый" иде.
- Кымшанма, үлгәнгә сабыш, командир!
...Үрмәли, үрмәли, үрмәли... Бәй, нишләп гәүдәсе авырайды икән соң?
Машина әрҗәсендә генә аңына килде ул. Сукканнар, үтереп баш чатный иде. Сәлимгәрәй тоткын, димәк соңгы ядрә атылмаган. Әрҗә тулы әсирләр. Ул күзе белән генә Әмирҗанны эзләде. Юк Әмирҗан... Кая илтеп атарлар икән дисә, атмадылар. Илләр-җирләр аша концлагерьга кудылар. Беркөнне әсирләрне ишегалдына тезделәр. Кайберәүләр ачлыктан хәлсезләнеп шап та шоп егылганда, егет үкчәсен җиргә ныграк кадарга тырышты. Ничек тә аумаска! Ауса - бу ерткыч бүреләр үлекләр барагына ыргытачак. Капкада гражданский киемнән өч немец күренде. Ник атмаганнары беленде: Германиянең икътисады өшәнгән, эшче куллар кирәк икән.
- Безне коллыкка саталар, - дип пышылдады янәшәдәге әсир. - Может яхшырактыр монысы, может качып булыр, товарищ?
Өчәүнең берсе кол сайлап вакланмады, туп-туры Сәлимгәрәйгә табан атлады. Тәбәнәк буйлы, такта корсаклы ябык фрицка кизәнеп сугар дәрәҗәдә нәфрәтләнгән егетне немец офицеры сафтан этеп чыгарды. Саттылар... очсыз гына бәягә... "Качып булыр" дип җилкендергән өмет томандай таралды: "колбиләүче" алдан ук чарасын күргән: мотоцикл бишегенә чак кына сыйган Сәлимгәрәйне аяк-кулын чылбыр белән богаулады, чәнчелеп киткере! Тынчу барактан соң борын канатларын киереп саф һава сулаган егет йокыга талды. Кара син, кызлар аның көенә ничек матур бии! Клубның идән тактасы чыдасын гына!
Дырыт-дырыт... Идән сынды... Юк, Сәлимгәрәй төшләнә иде. Мотоцикл дыр-дыр юл читендәге сарай сыман корылма турысында шып туктады. Немец богауларны чиште һәм ишарә белән генә торырга кушты. Озак килгәннәр ахрысы, аяк оеган. Капчыкмыни, җиргә ишелде егет. "Колбиләүче" сарайдан кәтмән алып тоттыргач кына, ул айныды: вәт могҗиза, бәрәңге басуы! Хуҗа аңлатмаса да бурычы ачык иде: бәрәңге җирен йомшартып, төбенә иясе. Авыл баласына таныш һәм дә ки тансык эш. Ашказаны талапмы талый, мәгәр немец сакламаса, казып чи бәрәңге кимерер иде Сәлимгәрәй. Ашау мәсьәләсендә бу саран кинәндермәс, үзе дә бауга элеп җилдә киптергән балык төсле.
"Такта корсак" аның ниләр уйлаганын сизенгәндәй, халат кесәсендә капшанып кәгазьгә төргән ипи кисәге сузгач, җиде бармагын бөкте, әһә, кичке җидегә кадәр эшлисең димәкче. Сакламый, шөкер.
Ипи телеме каткан иде, аны төкереге белән юешләтә-йомшарта тамагыннан шудыргач ниндидер көч иңде. Ашаудан түгел, ул тәгам кече телгә дә җитмәде. Сәлимгәрәй кырда япа-ялгызы, еракта - ике-өч чакрымда утар шәйләнә. Качарга! Тик ничек качарга? Җәяү генә әллә ни элдертмәссең, постларга юлыгуың да ихтимал, кичкә хәтле түзсә... Әйе, түзсә, "колбиләүче" аны киредән концлагерьга илтәчәк.
Кулда тимер кәтмән, шалт моның баш чүмеченә! Төрмә киемнәрен җиргә күмәсең, җирәнсәң дә аныкын киясең. Мотоцикл инде синең карамакта. Кай тарафларга юырттырасың - анысын уйлама. Их, туган илкәй-бәгырькәй, кошка әверелсә корыган талыңа да очып кунар иде Сәлимгәрәй.
Нигәдер бәрәңге казып ашарга базмады ул, аның өчен урлашу түбәнлек иде. Һава белән тукланды бугай, аннары качу хәсрәте тамактан хәтәррәк иде.
Тыр-тыр... Тыр-тыр... Әһә, фриц калдыгы әҗәленә ашкына. Мотоцикл якыная башлагач гаҗәпләнүдән кат-кат күзен уды егет. Җен алыштырганмы соң, моның пеләш башына чәч үскән, дисә... Яшь кенә хатын-кыз! Немец фраулары дөньяның бер явызы: әсирләр урамнан узганда, өсләренә шакшы әйберләр ыргыталар иде. Сәлимгәрәй кәтмәнне тагын да ныграк кысты. Синнән мыскыллатмас ул, битеңне ярыр!
Кыз мотоциклдан төшкәч аңа кул изәде. Кил, ди, явыз. Теге "колбиләүче"нең йә кызы, йә сеңелесе бу. Хуш, ир-атка караганда моның белән "исәп-хисап" ясавы җиңелрәк. Үтерерлек сукмас Сәлимгәрәй, миңгерәтеп кенә калдырыр.
Егет буразна арасыннан айкала-чайкала (хәлсезлек!) фрау хозурына килеп басты. Кыз шоколад ялый иде. Менә ул яртысын сындырып аңа бирде, менә Сәлимгәрәйнең сугарга җыенган кулы аска салынды.
- Хелло, ихь хайсэ фраулеин Софи, - диде кыз.
Сәлимгәрәйләрне мәктәптә әзрәк немецча укыттылар, ул укыту билгеле, бик начар иде, алай да кайбер сүзләр хәтердә. Фраулеин икән, кияүдә түгел.- Ви хайст ду?
Әче шоколад авызны бөрештерде. Мин - Софи, ә син ни атлы дип сорый бугай. Ни пычагыма сиңа минем исемем, фраулеин-мраулеин?!
Ул күкрәгендәге 1520 санына төртте. Укы, сукыр!
- Рус манн?
Егет сүгенмәкче иде дә, яхшысынмады, ни дисәң дә кыз бала бит. Ул аңламаса - җил аңлар, бәлки бу җил туган илкәйләрдән үк исәдер.
- Нинди урыс? Татар малае мин, - диде әсир татарча.
Софи искәртмәстән генә бармагында эрегән шоколадны аның ирененә сылады. Шаяра, әкәм-төкәм, шаяра! Яшьлек яшьлек икән шул, бермәлне Сәлимгәрәй үзенең кол икәнен дә, дошманның бәрәңге басуында әлсерәп торуын да онытты, күңел сыздырып гармун уйнап җибәрде. Бие, әйдә, фраулеин Софи, бие! Кызды егет, куллар гармун төймәләренә баскаласа, авыз көй такмаклады: иллә-лә, иллә-лә... Ниткән фриц кызы, ди, үзләренең авыл чытыгы Әлфия ич! Аякларын чалыштырып тыпыр-тыпыр биюләренә кадәр җанга ятышлы. Нишләп аның болай да ап-ак йөзе агарды әле? Тими сиңа Сәлимгәрәй, тими.
- Фатер, фатер! - Кыз юлга күрсәтте. Ә аннан велосипедта теге "колбиләүче" җилдерә иде. Фатер... әтисе икән. Немецның күзе-башы тонган иде, ул кызына акырды-бакырды, Софи мотоциклга утырып киткәч, колның да язмышы хәл ителде: бая гына гармунда өздереп уйнаган кулларын богаулап сарык төсле сарайга яптылар аны. Өем-өем капчыклар өстенә ауды егет. Өн белән төш буталды. Акбур йөзле Софи (чирләшкәдер, мөгаен), хыялдагы гармун, шашкан фатер... Бәлки Сәлимгәрәй икенче үлчәмдәге дөньяда адашкандыр, ә? Концлагерьга озатканда качарга! Ничек тә качарга!
Мәрхәмәте уяндымы икән, кичкырын немец аны тавык боты белән сыйлады. Аркан аварлык таланты да ачылды: урысча сөйләргә маташуы кызык та, көлке дә иде:
- Кача солдат кая... Сак күп... Асалар солдат... Үлә солдат...
Өтек-өтек сүзләрдән Сәлимгәрәй төзек җөмләләр төзеде тагы. Моның өченче буын әбисе унсигезенче гасырдагы Русьта ун ел гувернантка булган. Атасы урысча сукалаган, ул да сукалый имеш. Софига бу телнең хаҗәте юк, ул затлы немка имеш.
Мактан-мактан, калай әтәч, хәзер сарайда ук муеныңны борачак колың. Тавык боты хәлләндерде бераз. Кинәт тышта мотоцикл тырылдады. Немец мәче җитезлеге белән сикереп егетнең кул-аягына богау кигезде. Шатор-шытыр ишек тә бикләнде. Күзен кысып такта ярыгыннан караган Сәлимгәрәйнең шунда ук өмет шары шартлады. Чынлап та, адым саен сак. Төнлә дә юлда тыз-быз чабыштылар. Иртән тагын тавык боты (ярый әле йорт кошы ике тәпиле!) китерде хуҗа.
- Ник мине кунарга концлагерьга кайтармыйсың? - диде тоткын, аның "колбиләүче" белән аралашу дәверендә бу беренче соравы иде.
Йә уртасында, йә койрыгында "ватылган" сүзләрне бергә укмаштыргач куркыныч җөмләләр оешты. "Анда минем яхшы таныш. Сине ярты елга алдым. Кичә тикшермәкчеләр иде, солдат, шул танышның исемен әйтеп кенә коткардым үзеңне. Ерткыч алар, кыйнап имгәтерләр иде. Алар шуннан тәм таба."
"Алар ерткыч", - дип нишләп үз кавемен хурлый әле бу? Немец аңа кулын сузды:
- Ганс.
Егет күкрәгендәге саннарга ияген тидерде:
- Мин - 1520!
Немец белән дуслашуның хаҗәте юк, ул - дошман иде. Ганс абзыкай норма билгеләгәч тә балчык изгәндәй бер урында таптанды. Кайгысы күкрәгенә бөялгән икән. "Софиның абыйсы Гитлерга каршы оештырылган яшерен оешмада торган. Баганаларга нацистларга каршы листовкалар ябыштырганда аны тоталар һәм сеңелесе күз алдында җәзалап үтерәләр. Софи шуннан соң җүләрләнә. Акылга җиңеләймәсә, урыс солдаты янында бөтерелер идеме, балакай..."
Кызганмады Сәлимгәрәй, андый хис аңарда корыса да, гаҗәпмени, ул бит үзе дә карчыга тырнагында тыпырчына иде. Алга табан вакыйгалар куерган саен куерды. Бәрәңге казылып, саклагыч базларга тутырылгач, хуҗа әсирне утарга кайтарды. Ашау рәтләнде, Ганс инде эткә ыргыткан кебек сөяк кенә ташламады, табындагы тәгаме белән бүлеште. Егет көрәйде. Әгәр туган җирен, әти-әнисен, моңлы гармунын сагынып саргаймаса, шушы Готһада исән-имин җиңү көнен каршыларга мөмкин иде. Һичшиксез җиңәчәк иде безнекеләр... Гармун дигәннән, Софи аңа абыйсының аккордеонын чыгарып бирде. Билгеле, кызының тотык солдатка сырпалануын өнәмәде Ганс, әмма элек йә шаркылдап көлгән, йә үкереп елаган тилемсәнең үзенә юаныч табуы, хәтта ки олылар сыман җитдиләнүе ата кешенең күңелен йомшартты. Аккордеон ят нәрсәкәй булса да, тиз өйрәнде Сәлимгәрәй. И сибелде татар көйләре утар ишегалдына, и очып-очып биеде фраулеин Софи!
Төнлә даң-доң утар капкасына типтеләр. Кышка җылытылган өйалдында йоклаган егетнең күзе чагылды: унлаган мотоцикл фарасы хуҗаларның тәрәзәсен яктырта иде. Ганс, акылдан язгандай, аны аягыннан сөйрәде:
- Солдат... Арткы ишек... Баз... Софи син кач! Палачлар... Тыгынырга йөри... Алар улымны үтерде... Алар котырган... Сезнекеләр җиңә, солдат...
Тирән казылган баз зур иде, Сәлимгәрәй өч капчык бәрәңгене янәшә куеп кызга урын әзерләде. Ә үзе почмактагы салам өеменә сузылды. Бәрәңге исе таралган дымлы һава ютәлләтә башлагач, Софи торып, учы белән аның авызын томалады. Янәсе, ишетмәсеннәр. Өйдә ишетерлек түгел, исерек немецлар бәйрәм итә иде. Кыз кочакка ук елышып аның янәшәсенә ятты. Кытыршы яңакны сыйпаган куллар каз мамыгыдай йом-йомшак иде...
"Сезнекеләр җиңә, солдат..." Әлеге куанычлы хәбәр ешрак кабатланды. Апрель башында Ганс зарыгып көткән бер сүз әйтте: "Гитлер капут". Ә берсендә кайдадыр йөреп кайткан хуҗа аны тышка әйдәде. Тагын аяктан егарлык хәбәр: Американнар концлагерь әсирләрен азат иткән! Гансның тәкъдиме исә бөтенләй акылга сыймады: "Бездә кал, солдат. Илем-җирем дип монда яшә. Син кызымны терелттең, мин сиңа мәңге бурычлы. Бөтен мал-мөлкәтемне Софи белән икегезгә бирәм".
- Рәхмәт, калмыйм, - диде Сәлимгәрәй. - Авырсынмасаң, концлагерь капкасына хәтле илт! Туган ил бер генә була, абзыкай. Хәзер Софи белән хушлашам да.
Ганс колак төбендә ысылдады:
- Хушлашма... Кит, солдат.
Ә илдә хәлләр мөшкел, әсирлектә җәфаланганнарны тикшереп җелегеңне киптерәләр иде. Сатлыкҗан, шпион, дезертир... Кайсы белән "бүләклиләр?" - ризалаш. Кырык җиденче елда гына ул туган авылына кайтты, аңа хурлыгы да ияргән иде. Иң әүвәл авылдашы Әмирҗан:
- Нимечләргә син үзең бирелдең, без калдык-постык исәннәр урманга качканда син юри артта мыштырдадың. Минем тәндә өч ярчык, синең тырналган җирең дә юк, син - сатлыкҗан, - диде. Соңра колхоз рәисе буявы кыршылган өстәлгә йодрык белән сукты:
- Бездә сиңа нинди эш! Син - сатлыкҗан!
Өйдәгеләр сау-сәламәт улларына бер сөенсә, ике көенде. Авыл шаулый... "Сәлимгәрәй сатлыкҗан икән!" Атасы:
- Гармуныңны кыстыр да, калага кит, улым, - диде. - Кит тә, үз көнеңне үзең күр.
Кайда сиңа табагы белән аш сосканнар соң? Шөкер, өйләнде, хатыны сырланмады, чөнки сугыш ир затының санын нык киметкән иде. "Көн күрүләр" җиңел түгел, "үткәндәгеләр" җүнле эшкә урнашырга аяк чалды. Казанның Мехчылар клубында җыр ансамбле оештырганнар иде, аны шунда гармунчы итеп алдылар. Алтмышынчы еллар тирәсе иде бугай, ул урамда командирны очратты. Исән "майлы кул"! Чаттагы ашханәдә тамак ялгадылар. Көйгән котлет белән бәрәңге боламыгына Сәлимгәрәй түләде. Аның каравы Тарасовның зары бушлай иде.
- Сугыш ветераннарына мөнәсәбәт начар, әйеме, Камалов? Ни фатир, ни акча. Шушы ил өчен кан койдыкмы без, әйеме, Камалов?
- Ил үзе дә тернәкләнмәгән әле, яңа туган бәбкә кебек ул, йонын йолкымыйк, безгә дә чират җитәр, - диде гармун остасы.
Командир ыржайды:
- Миңа җитәр, ә сиңа врядь ли, син бит сатлыкҗан, Камалов!
Сәлимгәрәй өстәл аша гына үрелеп "бирән"нең якасыннан каптырды:
- Рәхмәтең шушымы, бәдбәхет! Сине коткарганда башка сукканнар!
Этҗан артка табан тартылып аңардан ычкынды:
- Кызма, Камалов! Әгәр ике кулын күтәреп үзе немецлар каршысына чапты дип органнарга тишсәм, хана сиңа!
Ачудан сабын сындырган алюмин кашыкны Тарасовның бушаган тәлинкәсенә бәрде ул. Моннан ары юллар кисешмәс дигән иде, кисештерә икән язмыш. Җиңү көненең егерме биш еллыгы уңаеннан Сәлимгәрәйләр хоры (ул инде икенче оешмада штатта иде) патриотик җыр җырларга тиеш, алар соңгы репетициягә үзәк мәйданга - Ленин һәйкәле каршысына җыелды. Чыгышлары тәмамланганда гына үзәктә почык борынлы экскурсия автобусы туктады. Гидның теле телгә йокмый, кулындагы таягы белән әле опера театрына, әле юлбашчыга күрсәтеп, сөйли дә сөйли. Чү, таныш тавыш! Тавыш кынамы, таныш йөз! "Майлы кул" Тарасов! Күзе очлы икән, ул да Сәлимгәрәйне күрде һәм төркемгә:
- Бу безнең ахыргы тукталыш, таралышабыз, иптәшләр, - диде. - Исәнме, Камалов?! Теге чактагы өчен гафу ит, яме? Шаярттым мин, нишләп органнарга чагыйм, ди, сине! Тәки ветераннарга сан юк, ни ташламасы, ни дәвасы. Үги балалар без бу илдә, әйеме? Ил башта тернәкләнсен, дисең, тернәкләнми, Камалов! Мин Германиягә таям. Әйдә, минем белән, калган гомеребез рәхәттә үтәр, әйдә!
Сәлимгәрәй гармунын аркасына асты. Шушы адәмгә кәлимәм корыган дисә, күңел төпкелендә бер сүз бар икән:
- Туган җир бер генә була!
Тормыш дәфтәреннән бу әтрәк-әләмне сызып атса да, беркөнне Кирмән тирәсендә йөргәндә ул төркем иярткән экскурсовод хатыннан:
- Тарасов сездә эшлиме әле? - дип сорады. Ялгышып, әлбәттә, "майлы кул" аның өчен бер тиенлек бакыр иде.
- Валерий Тихоновичмы? Ул күптән Германиядә яши ич, - диде марҗа.
Өченче мәртәбә очраштырма дип теләгән иде Сәлимгәрәй, Ходай: "Чү, быжгыма, колым!" - дигәндер, егерме биш елдан соң кабат күреште алар. Кайда? Әйтергә дә оят...
Әсәрнең дәвамын МОНДА басып укый аласыз