XIV гасырның беренче яртысында Алтын Урдада ислам дине институтлары
Дин тарату алымнары. Тохта вафатыннан соң, тәхеткә аның туганы мәҗүси Үзбәк (1312-1340) утыра һәм 1313 елда ислам динен кабул итә, үзен «Солтан Мөхәммәд Үзбәк» дип атый башлый. Аннан соңгы барлык ханнар да мөселман була.
Галимнәр Үзбәкне прагматик максатта – шәһәр җәмгыятендә йогынтылы мөселманнар белән хезмәттәшлек итеп, хакимиятен ныгыту өчен – ислам кабул итте дип саныйлар. Үзбәк хан ислам динен таратуга каршы булган берничә әмирне сугышып җиңә, шулай ук күпсанлы уйгырларны юк итә, ягъни ислам диненә караш аңа үзенә лояль булмаган төркемнәрне ачыкларга һәм аларны җиңәргә сәбәп була.
Үзбәк хан хакимлек иткән өч дистә ел тарихка Алтын Урданың чәчәк аткан вакыты дип кереп кала: шәһәрләр һәм халыкара сәүдә үсү, товар әйләнеше арту һәм башка икътисади факторлар мөселманнарның йогынтысын көчәйтә. Мәҗбүриләүдән тыш та, көндәлек аралашу һәм вәгазьләү юлы белән исламның таралу географиясе киңәя, утрак тормышлы халыкның иманы ныгый бара. Үзбәкнең ислам динен дәүләт дине итү юнәлешендәге актив эшчәнлеген тагын да гайрәтләнеп һәм тырышып, киң масштабта улы Җанибәк (1342-1357) дәвам итә. Ул мәҗүсиләрнең гыйбадәт кылу урыннарын һәм табынган сыннарын җимерә, күпсанлы яңа мәктәп-мәдрәсәләр төзетә, гаскәриләргә башларына чалма чорнау тәртибен кертә, дини гореф-гадәтләрнең үтәлешен күзәтә. Шуның махсус әйтеп үтү кирәк: Үзбәк хан һәм Җанибәк, нигездә, ислам динен төрки күчмәннәр арасында гына мәҗбүри таратканнар. Моның шулай булуын Идел-Чулман төбәгендә яшәгән чуваш, мари, удмурт һәм мукшы халыкларының – мәҗүсиләр булып, ә русларның элеккечә православие динендә калулары раслый (Гарустович Г.Н. Религиозная ситуация в Золотой Орде глазами современников // Ислам и власть в Золотой Орде. Казань, 2012. С. 89-93).
Дәүләт кәгазьләрендә һәм ханның эш-гамәлләрендә ислам дине билгеләре
Мөселман динен кабул иткән ханнар ислам илләренә илчелек җибәргәндә аның составына күренекле һәм гыйлемле шәехләрне кертә башлыйлар. Моны беренче булып, Бәркә эшли (Сборник материалов, относящихся к истории Золотой Орды. С. 431).
Акрынлап, хан кәнсәләрендә моңарчы ярлыклар язган бахшиларны руханилар булып торучы хафизлар (Коръәнне яттан белүчеләр) алыштыра. Хан ярлыкларында күзгә ташланган иң зур үзгәреш – элек монголча язылган башламны кәлимәи шәһадәткә (Әшһәдү ән лә илаһа иллә-Ллаһу вә әшһәдү әннә Мөхәммәдән габдүһү вә рәсүлүһү) үзгәртү була (Почекаев Р.Ю. Право Золотой Орды. Казань, 2009. С. 41.).
Ул замандагы тәртип буенча, тәхеткә утырган һәрбер хан үзенә кадәр булган идарәче биргән ташламаларны раслап ярлык яздыра. Руханиларга аталган ярлыкларда ташламалар һәм өстенлекләрнең күләме арта бара, кайсыбер өстенлекләр тормыш итү өчен әһәмиятлерәк булган ташламалар белән алыштырыла (Усманов М.А. Этапы исламизации Джучиева улуса и мусульманское духовенство в татарских ханствах XIII – XVI вв. // Духовенство и политическая жизнь на Ближнем и Среднем Востоке в период феодализма. М.: Изд-во «Наука», гл. редакция восточной литературы, 1985. С. 179-180).
Исламлашу йогынтысында хан ярлыкларында, хәтта вакыт исәбе – төрки-монгол хайван календаре – һиҗри буенча календарь белән алышына.
Үзбәк хан ислам динен кабул иткәч тә, 1314 елда Кырым шәһәрендә таштан мәчетләр салдыра. Аның бу гамәле башка элита вәкилләренә үрнәк итеп эшләнгән дип тә әйтергә мөмкин. Хан, суфилар тарикатенә хөрмәт йөзеннән һәр җомгада хаҗи Низаметдин әл-Харәзми яшәгән тәккәгә үзе килеп, күрешеп һәм фатыйхасын ала торган була. Ул көндезге җомга намазыннан соң олы мәҗлес уздыруны гадәткә кертә (Сборник материалов, относящихся к истории Золотой Орды. Т.1. Извлечения из сочинений арабских. / В. Тизенгаузен. СПб, 1884. С. 290).
Үзбәк хан гаиләсендә ислам дине.
Ибне Баттута Үзбәк ханның гаиләсе белән аралаша, аның дүрт хатыны белән дә сөйләшә, икенче хатынының Коръән укып утыруына шаһит була. Ханның кызы Ибне Баттута килү хөрмәтенә тирмәсендә олы мәҗлес оештырып, казыйны, сәетне, шәехләрне, фәкыйһларны, талибларны кунакка чакыра (Сборник материалов, относящихся к истории Золотой Орды. С. 294, 295, 296). Күрәсең, хан хатыннарының берсе ислам динен мәҗбүри кабул иткән була. Иреннән рөхсәт алып, Византиягә әтисе янына бәбиләргә кайтып киткән хатыны Баялун туган илендә калып, кабат правослау динендә кайта. Ибне Баттута язганча, ул да үзен озата килгән мөселманнарны җирле халык тарафыннан кимсетергә ирек бирми (Сборник материалов, относящихся к истории Золотой Орды. С. 304-305).
Дәүләттә ике төрле дин дәгъвәтләү үзәкләре формалаша. Традицион ислам институтлары булган шәһәр мәдрәсәләре эшли, аларда теологик эзләнүләр алып баручы, шулай ук тормыштагы төрле вакыйгаларга дин күзләгеннән бәя бирү, аңлату һәм дини хезмәтләр язу белән шөгыльләнүче голәмәләр әзерләнә. Урта гасырларда шәһәрләрнең чагыштырмача азлыгы һәм халыкның, шул исәптән шәһәрдә яшәүчеләрнең, күпчелеге укый-яза белмәү дини китапларның, асылда, голәмәләр арасында гына таралганлыгы турында сөйли. Без шушы ук төркемгә мәчет руханиларын да кертәбез. Алар, шулай ук, кала яки салада вәгазьләгәннәр.
Бу традицион рәсми институтлар белән янәшә рәсми булмаган суфи дини институтлар – күпсанлы дәрвишләр, изгеләр каберлекләре, ханәкәләр һ.б. булган. Үз чиратында, суфилар арасында ике төрле дәгъвәтләү үзәкләре барлыка килә. Беренче – шәех (остаз) җитәкчелегендә мөридләр яшәгән ханәкәләр. Аларның кайберләре үз мәктәпләрен формалаштырып, күпсанлы мөридләр туплаганнар. Бирегә кешеләр күңел тынычлыгы эзләп яки киңәш сорап килгәнннәр, теләсәләр, бу шәехнең тарафлары булып, ханәкәдә яшәп калганнар.
Ә шәех-остазлар яшәгән зәвияләр чын мәгънәсендә уку-укыту үзәкләренә әверелгәннәр. Күпсанлы күченеп йөрүче дәрвишләр шушы ханәкәләрдә һәм, бигрәк тә, зәвияләрдә белем туплап, остазларының укыту алымнарын, фикерләрен үзләштереп, туган якларына кайткач, динне тарату һәм аңлату белән шөгыльләнгәннәр. Ханәкә башлыгын хакимият билгеләсә, зәвиянең җитәкчесе суфилар арасыннан сайланган һәм танылган остаз булган (Тримингэм Дж. Күрс. хезмәт. С. 29).
Икенче төркем актив дәгъвәтчылар – суфилар. Ханәка, завияләргә кешеләр үзләре килсә, илгизәр дәрвишләр ерак торак пунктларында һәм җәйләүләрдә вәгазьләгәннәр. Күбесе төрле үләннәрнең сихәтләрен белеп, дәвалау белән дә шөгыльләнгән. Күрәсен, кайберләренең ниндидер өстәмә сәләтләре дә булган. Бер сүз белән әйткәндә, дөнья малына кызыкмаган, үзләрен Аллага якынаюга багышлаган суфиларның күчмәннәрне туган телләрендә вәгазьләве төрле могҗизалар белән үрелеп барган һәм җирле халыкка гаять көчле тәэсир иткән.
Шулай итеп, ханнар һәм элита вәкилләре тырышлыгы һәм сәүдәгәрләр иганәләре хисабына Идел буе, Кырым, Төньяк Кавказ шәһәрләрендә яңа мәдрәсәләр ачыла, аларда дин галимнәрен әзерләү җайга салына. Шул рәвешле, утрак тормыш алып барган төркиләр арасында ислам дине шактый ныгый бара.
Без Үзбәкнең һәм Җанибәкнең төп казанышы дип, ислам дине белгечләре өчен уку йортлары ачу һәм монгол элитасын, төрки күчмәннәрне исламлаштыру дип саныйбыз. Шулай да аларның киң кыпчак даласында ислам динен таратырга вакыты да, мөмкинлеге дә җитмәгән, шул сәбәпле ханнар административ ресурсны киң файдаланганнар.
Тарикатьләр. Ислам Җучи Олысында баштан ук суфичылык рухында, «халык исламы» булган дисәк, ялгышмабыз. Әйткәнебезчә, Алтын Урдада Ясәвия тарикате хакимлек итә. Шулай ук Көбравия тарикате дә таралыш ала.
Сәяхәтче Ибне Баттута үз юлында күпсанлы мәчетләр, руханилар һәм изгеләр каберләре күргәнен теркәп бара. Алтын Урдада Ясәвия тарикатенә кергән дәрвишләрнең даими торак урыннары булмыйча, алар, нигездә, шәехләрнең каберләре янында яшиләр, аларны саклыйлар һәм карап-тәрбияләп торалар. Ибне Баттута юлында очраган изгеләр каберлекләре мөҗавирләр тарафыннан сакланган һәм шәехләр, аларның мөридләре җыела торган урыннар булган (Тримингэм Дж. Күрс. хезмәт. С. 82).
Каберләрне изгеләштерү суфи тарикатьләрнең Алтын Урда халкына һәм хакимнәрнең иҗтимагый аңына тәэсир ясау омтылышыннан килеп чыккан. Суфи тәгълимате шәехләрне генә түгел, ә аларның рухи көчен үзенә алып дәвам итүче суфиларны таный башлый. Яңа буын суфилар остазлары каберләре янына рухи элемтә булдырып, аларның җаннары белән аралашу өчен киләләр. Халык иҗтимагый аңында бу практика яңача яңгыраш ала: дин юлында йөреп вафат булган шәхесләрнең җаннары каберләрендә һәм исән чакта үзләре булган җирләрдә (биналарларда) сакланып кала, шуңа күрә андый урыннарда үзеңә ярдәм-яклау сорарга кирәк дигән фикер урнаша (Тримингэм Дж. Күрс. хезмәт. С.33).
Алтын Урда чорында Идел-Чулман төбәгендә дә җирле түрәләр, шәехләр каберлекләре өстенә төрбә-мавзолейлар корыла. Археологлар тарафыннан Бүләр шәһәренең үзәгендә урнашкан җамигъ мәчетенең көнчыгыш диварларына якын болгар аксөякләренең һәм изге дин әһелләренең каберләре өстенә куелган кирпеч корылмалар калдыклары өйрәнелде һәм фәнни әйләнешкә кертелде.
Г.М. Дәүләтшин Болгар шәһәрендәге Төньяк һәм Көнчыгыш төрбәләр, Кече манара янындагы зиратта «Хан төрбәсе», «Кара пулат» илгизәр дәрвишләр сыену урыны булган дигән фикердә тора, аларның төзелешләре белән Бохара, Харәзем яки Кавказ гүрханәләренә тартым булуын билгеләп үтә, күренекле тарихчы А.Ю. Якубовскийның Болгар төрбәләрен бизәгән майоликаларның Нәҗметдин Көбра гүрханәсендәге майоликаларга охшаш гына түгел, аларның эшләнешләре дә, бизәлешләре дә бер үк дигән сүзләрен дәлил итеп китерә (Дәүләтшин Г.М. Күрс. хезмәт. 275, 276 б.).
Урта һәм Түбән Идел буйларында һ. б. төбәкләрдә Алтын Урда чоры кабер ташларында сурәтләнгән алты почмаклы йолдыз «җәмигъ йолдыз» дип йөртелгән һәм сөнниләрнең символына әверелгән. Кулъязма китапларда ясалганда, аның почмакларына исемнәр, шул исәптән Мөхәммәд пәйгамбәрнең оныклары, Хәсән һәм Хөсәен, шулай ук аның фикердәшләре һәм көрәштәшләре булган беренче дүрт хәлиф исемнәре язылган. Коръәндә телгә алынган Сөләйман пәйгамбәрнең мөһере дә алты почмаклы булган һәм җен-шайтаннар бу мөһер сугылган әйберләргә зыян китермәгәннәр дигән караш яшәгән. Шуның өчен йолдызлы мөһер биналарга, ризыкларны саклау өчен савыт-сабаларга сугылган (Дәүләтшин Г.М. Күрс. хезмәт. 279 б.).
Мәчетләр һәм мәхәлләләр. Ибне Баттута Алтын Урда башкаласында яшәүчеләрне төркемләп санап чыга: бер өлеше – исламга күчкән монголлар, бер өлеше – мөселман динендәге аслар, христиан динен тотучы кыпчаклар, чиркәсләр, руслар һәм византиялеләр. Һәр халык бергәрәк тупланып көн күрә, ә чит ил сәүдәгәрләре койма белән әйләндереп алынган махсус урында яши.
Ул шәһәрдә биш вакыт гыйбадәт йортларының күп булуы турында хәбәр итә. Ягъни кавемнәргә тупланып, квартал-квартал булып яшәгән мөселманнарның һәрберсенең үз базары гына түгел, гыйбадәтханәсе дә булган. Димәк, төрле мәдәниятле һәм телле башкалада халык кавемнәре һәм тору урыннары буенча дини планда аерымланган булып чыга. Ислам мәзһәбләренең аерым төбәкләрдә һәм кавемнәр арасында таралган булуын искәртсәң, бу бүленешкә мәзһәбләр дә тәэсир итәргә тиеш кебек. Чынлыкта, Ибне Баттута Сарай шәһәрендә 13 җамигъ мәчет, шуның берсе шафигыйларныкы булуын искәртә (Тизенгаузен. Күрс. хезмәт. С.306). Күпчелек мөселман руханилар хәнәфиләр булган, мәчетләрдә гыйбадәт кылган дип фикер йөртергә мөмкин. Ә гаилә мөнәсәбәтләре, мал бүлү, әти-әниләргә кагылышлы һәм башка мәсьәләләр буенча алар үз казыйлары янына барганнар.
Мәхкәмәләр. 1320 нче елларда мөселман хокукы рәсми мәхкәмә органы буларак кулланылышка керә, Алтын Урда хакимияте вәкилләре арасында вәзирләр, наибләр, мөфтиләр пәйда була. Монгол хөкем йорты янәшәсендә даими хезмәттәге мөселман мәхкәмәсе эшли башлый. Фикъһы белгечләре утрак тормыш алып барган төбәкләрдәге һәм шәһәрләрдәге мәдрәсәләрдә укып чыккан голәмадан булган (Почекаев Р.Ю. Право Золотой Орды. Казань, 2009. С. 41.).
Ислам дине традицияләре тирән булган Урта Азия төбәгендә ислам мәхкәмәләре киң таралган булган. Бу уңайдан, Ибне Баттута Харәземдә күргәннәрен язып калдырган: шәһәр белән идарә итүченең йортына һәр көнне мәхкамә эшләре буенча казый, ислам хокукы белгечләре һәм язып баручылар килгән. Казый белән янәшә өлкән әмир утырган, бүлмәдә тагын сигез әмир һәм яргучы дип аталучы төрки шәехләр булган. Дингә кагылышлы бәхәсләрне – казый, дөньяви бәхәсләрне әмирләр тикшереп, карарлар кабул иткәннәр (Сборник материалов, относящихся к истории Золотой Орды. С. 311, 312).
Ибне Баттута Алтын Урда башкаласында хәнәфиләр (Бәдретдин әл-Араҗ), шафигыйлар (Садретдин Сөләйман әл-Ләкзи), мәликиләр (Мисырдан килгән Шәмсетдин әл-Мисри) казыйларының, хокук белгечләренең исемнәрен атый (Тизенгаузен. Күрс. хезмәт. С. 306). Бөек сәяхәтче хәнәфиләр һәм шафигыйлар мәхкәмәләрен, шулай ук, Кырым шәһәрендә очрата (Юлай Ш. Высокая исламская культура в Золотой Орде // История татар с древнейших времен. В 7 т. Т. С. 592).
Дәвамын МОНДА басып укый аласыз