Логотип Казан Утлары
Кыйсса

Соңгы мираж (дәвамы (4))

Әсәрне башын МОНДА басып укый аласыз

ОЛАН. Утрау!.. Бәхет утравы!.. Минем шунда барасым килә! Анда җылы!... Рәхәт!.. Ак кошлар оча!.. 

ТУКСАН. Тәне ут булып яна. Әле бала гына бит бу. Өлкәннәр белән янәшә басып, баржа тартып барды, әле салкын суга ничә тапкыр егылды... 

ГАЯЗ. Нишләтәбез инде аны?..

ТУКСАН. Моннан ерак түгел генә балыкчылар йорты булырга тиеш. Аның миче дә бар иде.. Тәнен скипидар белән ышкырмын... Без шунда барыйк әле...

ГАЯЗ. Барыгыз... Сезгә Әстерханга кире кайтырга кирәк... 

 Т у к с а н белән О л а н  китә.  Г а й ш ә белән Г а я з икәү генә кала.

ГАЙШӘ. Мин кечкенә вакытта әнием миңа гел Аллаһы Тәгаләгә дога кылырга кирәк дип өйрәтә иде. Үзе дә һәрчак догада булды! Шуңа күрә без бик бәхетле яшәдек! Ул бер көн калдырмыйча көненә ничәшәр тапкыр догалар укый иде. Аңа карап, мин дә, үскәч, әниемнең бөтен догаларын өйрәнермен дип хыялландым. Тик аннары әнием нигәдер догаларын көн саен укымый башлады һәм... гаиләбезнең түгәрәк бәхете кителде... Мин бер генә дога да белмим шул, Гаяз.. 

Г а я з кинәт кенә сикереп тора да шишкарьның элмәген киеп, баржаны бар көченә тарта башлый.

 

ГАЙШӘ. Нишләвең бу, Гаяз?!

ГАЯЗ. Мин бу баржаны Казанга берүзем тартып кайтам! Мин булдырам! Мин көчле! Бу баржа Казанда булырга тиеш! 

 

Г а я з бар көченә тырыша, авыртудан улый-үкси, әмма баржа урыныннан да селкенми.

 

ГАЙШӘ. Гаяз, тукта! Син үзеңне бетерәсең! Баржа комга терәлгән, үзең күрәсең ич! 

ГАЯЗ. Мин аны үзем генә сөйрәп чыгарам! Үзем! Берүзем! 

ГАЙШӘ. Ялварып сорыйм, тукта, зинһар!..

Гаяз баржаны кузгатырга омтылып, әле бик озак тарта, тик аның тырышлыгы юкка. Ул хәлсезләнеп җиргә ава. Гайшә аның янына утыра, чәчләреннән сыйпый.

ГАЙШӘ. Мин баржаны Идел буйлап берүзе тартып барырга риза булган ирне очратырмын дип хыялланмаган да идем хәтта. Син минем батырым, син минем героем, пәһлеваным,  Гаяз! Мин сине хәзер беркемгә дә бирмим инде, һәрчак янәшәңдә булам.... Гаяз! Мин әниемнең догаларын искә төшерә башладым бит! Тик мин аларның күңелдән генә укыйм яме... Йә сүзләрендә ялгышырмын, ә син көләрсең... Бер дә миннән көлүеңне теләмим...

Г а я з  белән Г а й ш ә кочаклашып утыра. Гайшә күңелдән генә догаларын укый. Гаяз әкерен генә тора да шалашка таба китә. Аш табагын ала да яр буена барып, андагы азыкны суга агыза.

 

ГАЙШӘ. Син нишлисең, Гаяз?..

ГАЯЗ. Без ашатырга тиеш аны.

ГАЙШӘ. Кемне, Гаяз?

ГАЯЗ. Балык-Ана Байгалны… Безгә бары тик ул гына ярдәм итә ала.

 Ул арада караңгы да төшә башлый. Күк йөзендә мираж күренә.

 

ГАЙШӘ. Гаяз, карале! Тагын мираж балкый! Нинди матурлык!..

ГАЯЗ. Тагын бер бурлак җаны теге дөньяга күчте...

ГАЙШӘ. Аларның җаны ул утрауга ничек эләгә соң?

ГАЯЗ. Балык-Ана Байгал аларны утрауга кадәр озата бара.

Алар әсәрләнеп миражны күзәтә башлыйлар. Мираж әкренләп юкка чыга.

Г а я з үз уйларына чумып утыра. Кинәт әкрен генә кенә көйли башлый.

 

ГАЙШӘ. Нәрсә булды, Гаяз?.. Нишлисең?

ГАЯЗ. Мин җырлыйм, Гайшә… Бу – минем яраткан җырым.

Яр буенда Из м а и л  б ә й. Өстендә җылы тун, башында кеш бүрек.

ИЗМАИЛ БӘЙ. Тагын мираж күрдегезме? Сәер кешеләр сез, әллә нинди әкиятләргә ышанасыз.

ГАЯЗ. Син ник килдең, Измаил бәй?.. Без монда, товар белән баржага беркем кагылмый, курыкмагыз.

ИЗМАИЛ БӘЙ. Мин барысын да беләм, Гаяз. Туй турында да, аракы турында да, баржаның комда ятуын да беләм.

ГАЯЗ. Уен әле төгәлләнмәгән, Измаил бәй.

ИЗМАИЛ БӘЙ. Мин беләм, син гайрәтле кеше, Гаяз. Онытма, мин дә кайчандыр бурлак булдым. Мең бурлак килсә дә бу баржаны комнан кузгата алмаячак.

ГАЯЗ. Мин әйттем бит, уен әле төгәлләнмәгән.

ИЗМАИЛ БӘЙ. Ярар ла, оныт ул уенны. Мин синең яныңа кешеләрчә сөйләшергә килдем, Гаяз.

ГАЯЗ. Тыңлыйм сине, Измаил бәй.

ИЗМАИЛ БӘЙ. Бир миңа аны... Мин бу кызый, Гайшә турында әйтәм. Нигә кирәк ул сиңа? Нәрсә бирә аласың син аңа? Аның язмышы болай да катлаулы. Ул минем белән бәхетле булачак. Ул яхшы йортта, затлы тормышта яшәячәк, үз хезмәтчеләре булыр. Чит илләргә ял итәргә барыр, матур, затлы киемнәр кияр. Дөрес, мин яшь түгел инде, тик миндә гайрәт-көч ташып тора әле. Синең белән юкка чыга бит ул, Гаяз. Син бер генә күз сал әле аңа, шушы бер ай өчен дә ул кемгә әйләнде. Тагын бер айдан ул пычрак, дорфа мужик кыяфәтенә керәчәк бит!

ГАЙШӘ. Мин беркайчан да синеке булмаячакмын, Измаил бәй!

ИЗМАИЛ БӘЙ. Син миңа бик тә кирәк, Гайшә. Мин сине гомерем буе көттем. Минем беркайчан да өйләнгәнем булмады. Син теге вакытта Габдулла белән пристаньга килгәч, миндә үзем дә белмәгән, элек һич кичермәгән хисләр уянды. Мәхәббәт шул була, күрәсең... Һәм тагын бер бик сәер хис –  кешеләр аны көнчелек дип атый... Әйе, мин сине Габдулладан көнләдем. Бик тә-бик тә минем хатыным булуыңны телим, Гайшә.... Мин бу җир йөзендә коточкыч ялгызмын. Ярдәм итегез миңа. Мин сиңа түлим, күп итеп түлим, Гаяз! Нигә кирәк ул сиңа?! Ул бит сөйрәлчек, фәхишә! Син әле яшь, Гаяз, үзеңә яхшы яр табарсың! Телисеңме, мин сиңа үзем кызлар табып бирәм, татар авылыннан саф, гөнаһсыз, чиста кыз алып кайтып бирәм!

ГАЯЗ. Гайшә әйтте бит инде үзенең җавабын, Измаил бәй...

ИЗМАИЛ БӘЙ. Сез мине бөтенләй дә белмисез икән әле.

ГАЯЗ. Кит, Измаил бәй…

ИЗМАИЛ БӘЙ. Мин бер нәрсәне аңлый алмыйм. Гап-гади бурлак күрә торган миражны ник мин күрмим соң? Һич башыма сыймый... Онытмагыз, мин үз гомеремдә бары тик игелекле эшләр генә эшлим һәм минем һәр адымым гадел!

 

И з м а и л  б ә й китә. Пауза.

ГАЙШӘ. Мин бу кешедән бик тә куркам. Аның бер генә сүзенә дә ышанырга ярамый...

ГАЙШӘ. Су күтәрелә башлады, Гаяз, күрәсеңме?

ГАЯЗ. Туксан бабай барлык елгалар да Иделгә коя дип кабатларга  ярата иде. Ул елгалар агудан туктый, бөтен чишмәләр бер юлы кибеп китә алмый ич инде. Су һичшиксез күтәрелергә тиеш!

Г а я з яр буена бара, тезләнеп дога кыла.

ГАЯЗ. Йа Илаһым, бар галәмне бар итүчем... Сиңа  эндәшә торган дөрес сүзләр белмим шул мин... Әмма шуны яхшы беләм: син мине ишетергә тиеш, чөнки мин бурлак... Идел буенда япа-ялгызы калган бурлак... Күримче могҗизаңны!.. Бары тик син генә миңа ярдәм итә аласың, мин синең ярдәмгә лаекмын дип уйлыйм. Беркайчан да юлымнан кире борылмадым, гомерем буе үз баржамны тарттым... комлыкта да, сайлыкта да, салкында да, эсседә дә, агымга-җилгә каршы да тарттым да тарттым...  чөнки бу минем язмышым, тәкъдирем, күрәчәгем. Мин һәрчак ярлы булдым, әмма гадел булып кала белдем. Дөрес, минем хаталарым да бар, ләкин мине хаталанмаска өйрәтергә ни әтием, ни әнием, ни белемем булмады.  Мин барысына да шушы елгада өйрәндем... Мин ышанам, кем дә булса, кайчан да булса минем турында, минем кебекләр хакында китап язар. Әмма бу китапның ахыры яхшы төгәлләнсен өчен мин Казанга кайтып җитәргә тиешмен. Могҗизаң күрсәтче, йа Илаһым. Китапны яртысы гына язылган килеш ябарга ирек куйма. Могзиҗаң булдыр! Балык-Ана Байгалны чакыра күр бирегә. Бар гәүдәсе белән елганы буып, суны күтәрсен. Шул чагында бурлаклар да кире килер һәм без баржабызны Казанга кайтарып җитә алырбыз! Мин көтәм, могҗизаңны көтәм, йа Илаһым!

Елга буена өч п о л и ц и я хезмәткәре килеп чыга. Алар Г а я з янына киләләр.

ПОЛИЦИЯ. Гатин Гаяз?.. Туган елы-көне – 1811 елның 12 апреле?..

ГАЯЗ. Әйе, бу мин…

ПОЛИЦИЯ. Син кулга алынасың.

ГАЯЗ. Ни өчен?

ПОЛИЦИЯ. Син сөргеннән качып йөрисең дигән  мәгълүмат бар.

ГАЯЗ. Сезнең хакыгыз юк. Мин казанлы!

ПОЛИЦИЯ. Бездә утырырсың, без Казанга полиция идарәсенә синең хакта сорау җибәрербез. Шул вакытта барысы да ачыкланыр. Киттек!

ГАЙШӘ. Нәрсә кирәк аларга, Гаяз?

ГАЯЗ. Моннан беркая да китмә! Көт мине! Мине көт, Гайшә! 

ПОЛИЦИЯ. Әйдә, әйдә, тизрәк бул. Көтә ул сине!.. Көтә!..

ПОЛИЦАЙ. Бәлки кызыйны үзебез белән алыргадыр? Бигрәк чибәр! ПОЛИЦИЯ. Кушылмаган!

ПОЛИЦАЙ.Ә мин алыр идем! Их!..

 

П о л и ц и я  Г а я з ны алып китә. Г а й ш ә  яр буенда үзе генә кала. Ул елый.

ГАЙШӘ. Әнием!.. Нигә мин шундый бәхетсез икән, әнием?.. Әйт әле миңа, нигә?..

Г а й ш ә  бөгәрләнеп ята, үкси-үкси йокыга китә. Күпмедер вакыт уза. Яр буенда Из м а и л  б ә й күренә. Кулында кыйммәтле, затлы тун. Ул йоклап яткан Г а й ш ә янына килә, аңа озак кына карап тора, өстенә тунны ташлый. Гайшә уянып китә.

ИЗМАИЛ БӘЙ. Бурлакларга беркайчан да ышанма, бер генә сүзенә дә ышанма! Габдуллага да ышанма, бик хәйләкәр ул! Тегендә яр өстендә минем карета тора. Мин сине шунда көтәм. Әстерханга китәбез. Үз өең булыр. Син ирекле. Бүгеннән синең яңа тормыш башлана. Мин сине яр өстендә көтәм, Гайшә... Ышан миңа, бу тормышта могҗизалар булмый. Бары тик уен, зур уен гына бар.

Из м а и л  б ә й китә. Г а й ш ә тора, тунны җирәнеп кенә читкә ташлый. Баржага таба атлый.

ГАЙШӘ. Су күтәрелде… Аллаһы Тәгалә безнең догаларны ишетте, Гаяз! (Кычкыра) Әй, Измаил бәй! Син могҗизалар булмый дидең. Менә бит ул могҗиза! Иделдә су күтәрелде! (Трап буйлап баржага күтәрелә, үзе шул бер үк җөмләне кабатлый.) Барлык елгалар да Иделгә коя, барлык елгалар да Иделгә коя, барлык елгалар да Иделгә коя...

Г а й ш ә палубага күтәрелә, артык зур булмаган бер якорь табып ала. Якорьның арканын муенына урый, якорьны кулына тота. Якорь тоткан килеш бортка менә, Идел киңлекләренә карый.

 

ГАЙШӘ. Әни, әнием... Тиздән без бергә булырбыз. Мин әти дә синең белән бергәдер дип уйлыйм. Бик сагындым сезне. Мин ашыгам... Сезне яныгызга ашыгам...

Гайшә якорьны елгага ташларга омтыла. Ярда Т у к с а н белән О л а н пәйда була.

ТУКСАН. Гайшә!.. Гайшә, нәрсә эшлисең анда?

Г а й ш ә борттан палубага төшә, якорьны куя, ашыга-ашыга муеныннан арканны сүтә. Т у к с а н белән О л а н  баржага күтәрелә. Алар кочаклашалар.

ТУКСАН. Нәрсә эшләвең бу, кызым?..

ГАЙШӘ (яшь аралаш). Юк, юк, барысы да яхшы, Туксан бабай! Күрәсезме, Иделдә су күтәрелде! Без Гаяз белән дога укып ялвардык! Аллаһы Тәгалә безне ишетте! Без дога кылырга өйрәндек, Туксан бабай! Син дөрес әйткәнсең, барлык елгалар да Иделгә коя! Карагыз әле, күпме су! Хәзер инде Казанга да барып җитәргә була!

ТУКСАН. Гайшә, ә Гаяз?..

ГАЙШӘ. Аны полицияга алып киттеләр, качкын каторжан диделәр...

ТУКСАН. Бик начар булган бу. Без Гаязсыз Казанга барып җитә алмыйбыз. ГАЙШӘ. Ул миңа монда көтеп торырга кушты.

ТУКСАН. Димәк бергә көтәбез. Ул киләм дигән икән, киләчәк. Аны көтәбез.

ГАЙШӘ (Оланга). Олан, акыллым, син авырыйсың бит!..

ТУКСАН. Мин аны ике көн скипидар белән удым. Әзрәк аңына килүгә, сикереп торды да баржага барырга кирәк ди! Баржаны Казанга илтергә кирәк, ди! Чын бурлак булып тора!

ГАЙШӘ (Оланны коча). Тартабыз, Олан! Тартабыз баржабызны! Казанга ерак калмады инде!..

ОЛАН. Без сиңа кыздырган балык алып килдек, Гайшә апа! Безне балыкчылар сыйлады! Бик тәмле балык!..

ГАЙШӘ. Рәхмәт, алтыным! Бик зур рәхмәт!

Ярда Габдулла күренә. Га й ш ә, Т у к с а н һәм О л а н  баржадан ярга төшәләр.

ГАЙШӘ (ачу белән). Сиңа нәрсә кирәк, Габдулла әфенде?

ГАБДУЛЛА. Ачуланма, Гайшә! Мин сезгә яхшы ният белән килдем. ГАЙШӘ. Сиңа нәрсәгә калган монда, Габдулла әфәнде! Бөтен бурлаклар качып бетте! Гаязны полиция хезмәткәрләре алып китте!

ГАБДУЛЛА. Бу юл миңа күп нәрсәнең асылын аңларга булышты, күземне ачты, Гайшә! Мин хәзер бөтенләй башка Габдулла!

ГАЙШӘ. Син нәрсә аңлый аласың соң?! Син бит сәүдәгәр, сатлык җан, уеңда бары тик акча гына, бар хыялың байлык турында! Менә алар, укымаган, надан бурлаклар, бу дөньяны сиңа караганда күбрәк белә, күбрәк аңлый! 

ГАБДУЛЛА. Мин бурлакларның йөрәге ярылып үлә дип ишеттем... Бурлакларның йөрәкләре нигә шартлап ярылганын аңладым!.. Чөнки бурлаклар бу баржаны гына өстерәмиләр, аның белән бергә елның үзен дә, Балык-Анасы Байгалны да, барлык корабларны, көймәләрне дә, башка бурлакларны да үз җилкәләрендә йөртәләр. Аларны гына түгел, бурлаклар алар бөтен елга ярларын, андагы шәһәрләре, авыллары, пристаньнары белән бергә күтәреп йөртәләр икән! Боларны гына да түгел әле: бурлаклар урманнарны, кырларны, тауларны, исән һәм үлгән кешеләрне йөртәләр. Бурлаклар бар дөньяны үз җилкәләрендә ташыйлар икән бит! Аларның йөрәкләре шуңарга, чыдамыйча, шартлый икән күкрәкләрендә...

ГАЙШӘ. Син гел матур сөйли белдең, Габдулла әфәнде! Мин сиңа ышанмыйм!

ГАБДУЛЛА. Әнә тегендә, ярга карагыз әле! 

ТУКСАН. Бу нинди кешеләр, Габдулла әфәнде?

ГАБДУЛЛА. Болар безнең бурлаклар!

ТУКСАН. Алар коточкыч күп икән!

ГАБДУЛЛА. Мин трактирлардан, урамнардан, кырлар-урманнардан барлык ирләрне, хатын-кызларны җыйдым! Безгә баржаны сөйрәргә кирәк! Аны Казанга алып кайтып җиткерергә!

 

Яр буенда бер көтү бурлаклар пәйда була. Алар шактый күп. Алар арасында ят йөзләр – таныш түгел ир-ат, хатын-кызлар бар. Шау-шу, кычкырыш. Бурлаклар элмәкләрне киеп-киеп карый. Шамилә яр буенда яткан тунны күреп ала, аны киеп карый.

ШАМИЛӘ. О, тун! Әле өр-яңа! Бу бит синеке түгел!

Ш а м и л ә  тунны иңнәренә сала, кылына. Көлеш, шау-шу.

       – Ике-өч көннән Казанга кайтып җитәбез!

       – Түләсеннәр генә!

       – Безгә берни түгел бу!

ТУКСАН. Мин нигәдер Буранны күрмим! Сез аны кайдадыр югалтып калдырдыгызмы? 

ЭШПАЙ. Буран үлде! Үтерделәр аны! Ат караклары белән сугыша башлады! Менә шулар аны суйды да инде!

ТУКСАН. Бик кызганыч! Яхшы бурлак иде, башкисәр булса да!

ПУЯН. Ә Гаяз кайда? Шишкарьдан башка без ничек баржаны алып барырбыз?

ГАБДУЛЛА. Карагыз әле, әнә килә сезнең Гаязыгыз! Аңардан башка нәрсә эшләп булсын инде?!.. 

Ярда Г а я з  күренә. Г а й ш ә аның каршысына йөгерә, кочаклап ала.

ГАЙШӘ. Гаяз, сөйгәнем минем! Син иректә, сине чыгарганнар! 

ГАЯЗ. Мин үзем дә белмим, кемдер минем өчен зур акчалар түләгән.

ГАЙШӘ. Нәрсә диделәр ул жандармнар? Син чыннан да качкын каторжанмы, Гаяз? 

ГАЯЗ. Әйе, дөрес, Гайшә... Мин ат урладым. Үзем өчен түгел, әтием өчен. Әти гел үзенең аты турында хыялланды. Ул бик ярлы иде, ат алырлык акчасы булмады. Гомере буе ат караучы булып эшләде, соңгы тиеннәрен санады. Әгәр әти үлеп китсә, хыялы чынга ашмый кала бит, дип уйладым. Һәм ат урлаучыларга кушылып киттем... Сөргенгә сөрелүемне үзем дә сизми калдым. Аннары качтым. Аннары Әстерхан, Измаил бәй, ә калганын үзең дә беләсең... Казанда, полиция идарәсендә миңа ачылган җинаять эше ята.

 

Бурлаклар сөенә, Га я зны кочып алалар.

ТУКСАН. Кара, Гаяз, су ничек яхшы күтәрелде. Баржа йөзеп тора, юлга кузгалсак та була! 

ГАЯЗ. Юлга, туганнар! Без юлда булырга тиеш! Казанга кул сузымы кадәр генә калды! Кем баса румпельгә?

ТУКСАН. Үзем басам, Гаяз, мин күнеккән инде аңа!..

 

Т у к с а н һәм берничә б у р л а к палубага күтәрелә. Туксан румпельне төзәтә, бурлаклар җилкәнне күтәрә. Калганнар элмәкләрен кия. Төркем башында Г а я з. Аның янында Г а й ш ә. Аннары Ш а м и л ә матур туннан. Г а б д у л л а да элмәк  киеп кырыйга баса. Җыр яңгырый. Җилкәннәр җил белән тула. Канатлар тартыла. Баржа әкрен генә юлга кузгала.

 Әсәрнең дәвамын МОНДА басып укый аласыз