Гөрләгән сулар
Әсәрнең башын МОНДА басып укый аласыз
Уртлый гына күбек чәчкәләрен
Мичәүгә җигелгән җабага тай,
Ял чөелдереп,
Баш чөертеп!
Төпкә җигелгән ат сусын басмый, –
Су эчәлми йөдәгән:
Тәртәдән су тама!
Йөгенүдән... –
Бәйдә тота тезген-йөгән,
Бәйдә тота
Чөелдерек!
Беренче гильдия сәүдәгәре,
Чигенергә соң түгелдер әле:
Типсәң дә, имеш,
Алтын чыгар... –
Урал тауның Хомай йомыркасын
Сарысына кадәр!
Арчырлармы?
Татар казнасына салмаганны
Казан кузнасына
Апчыгармы?
Чабаталы морза оныклары –
Болгавырдан талмас,
Болгарины салмас
Чабаталы
Алтынчылар!
Татар басмый тарих куласасын:
Төпкә җигелгән ат, сусын басмый, –
Баса
Мичәүдәге җабага тай.
Су тубыктан монда,
Ил тубыктан:
Лондоннардан килеп,
Сан-Тропедан...
Шантрапалар8 монда
Тулышкан! –
Күбек чәчкә ата,
Тубылгыдай.
IV
Ә малайлар инде аргы ярда...
Шәрран яра Шакир,
Шәрран яр-ра, –
Сөенечтән чөя түбәтәен:
– Монда чык! Әтәем!
Монда!
Чык!
Әтәем!
Мондагы болынның чыгы кара,
Ышанмасаң,
Чыгып кара!
Боегучан, уйчан судай,
Капылт тартылганга коедан,
Шулай турсайганмы
Уймак болын?
Әллә караяктан9
Кара янган?!. –
Бар чыклары да
Кара коелган...
Картлар белә
Алтын догаларын:
– Ходай алтын сәйлән җуйган урын, –
Борынгылар алтын юган урын! –
Көмеш чыкны
Кучкыллата, улым...
Алтын догаларын отар морза,
Ор-Җаекны кулда тотар морза
Уйлар кичүендә, –
Ат сугара...
–Каяле, тезгенне чишик йәтрәк, –
Өшәнгән бияне сөендерик!
Су эчәлми мескен, йөдәгән лә:
Тәртәдән су тама!
Йөгенүдән... –
Бәйдә тота тезген-йөгән,
Бәйдә тота
Чөелдерек!
–Йәтрәк чишик,Закир,
Тезгеннәрне! –
Гөрләгән суларны сибелдереп,
Сөенечләр чөя
Бусага таш! –
Тәртә башы кыршыганмы?
Шахтёр лампасыдай ут элдереп, –
Алтын тиягенә юл саба таш! –
Ат башыдай
Алтын ташы –
Асаба таш!
Асаба таш!
Беренче гильдия сәүдәгәре!
Чигенергә иртәрәктер әле:
Тибә белеп типсәң,
Алтын чыгар... –
Чигенмәслек
Чиккә җитсәң,
Тәртә башы белән
Арчып чыгар! –
Чыгар ул!
Татардан!
Алтынчылар!
Ничек көйләмәссең
Сабакташны:10
– Һәр җәүһәрнең асыллыгы –
Алтын ташы,
Берәүнең милиун сумлык кара башы;
Сөягең сөягемдән ким димәймен,
Затыңыз –
Затымызның сәдакасы! –
Көйли дәрдемәндле
Акмулланы
Эчтән көйли Садыйк,
Көйле чакта.
V
Закир тукранбашлы тарантаста
Гөрләгән суларны тыңлап ята, –
Чорлар кичүендә
Гөрләгән су,
Дәверләрне катып!
Эрләгән су, –
Әрәмәгә ятып, Китап ятлап,
Шагыйрьләрне
Әрләгән су:11
– Күпме әрекмәнне кыбырсытып,
Әкәм-төкәмнәрне
Кыерсыттың! –
Кара сыер сөте бирәм,12 имеш...
Бергәләп көт!
Болдырыңда килеш... –
Болыннарда, имеш, –
Кара көмеш:
Монарланып, манар бүзләреңне
Җирдән сауылган сөт! –
Кара сыер сөте...
1Тумырга - мал муенына тагылучы җиз калай шөлдер.
2Куш мөгезле - Зөлкарнәй (автор тәхәллүсе).
3Суалмас - кипмәс-корымас.
4Дөңгер-дөмбәс - алтын юучыларның эш коралы:түгәрәк ялгаш белән киле төйгече.
5Юлык - ямчылар нигез салган татар авылы ( Башкортстан, Баймак районы).
6Дәрдемәнд Акмуллаңыз - моң-зарлы Акмулла шигыре.
7Мичәү - төпкә җигелгән ат янәшәсенә тәртәсез генә тай җигү.
8Шантрапа - XVIII йөз ахырында Көньяк Уралда алтын бизгәге башлангач, Аурупаның эре банклары да,
кабалага салучы бурычка кәгазь акча биреп, арзан бәягә алтын җыеп алучы бүлекчәләрен ача.
9Караяк - үсемлекләрнең сабаклары каралудан гыйбарәт кизү.
10Сабакташ - Мөхәммәтсадыйк - шагыйрь Акмулланың чордашы, якташы. - Икесе дә Стәрлебаш мәдрәсәсендә укыган, икесе дә - шагыйрь Шәмсетдин Зәки шәкертләре.
11Әрләгән су - "Шагыйрьләр" сурәсенә ишарә.
12"Әкәм-төкәм,мөгезеңне чыгар, Кара сыер сөте бирәм," - балалар такмагы.