Логотип Казан Утлары
Публицистика

Алтын Урда дәүләтендә ислам мәдәнияты (ахыры)

(Башыннан УКЫГЫЗ)

Мәмләкәт составында күптән исламлашкан өлкәләр булу. Әйкәнебезчә, монголлар тарафыннан җимерелгән Урта Азия шәһәрләре Бату идарә итә башлаганда бер-ике дистә ел эчендә торгызылып, мәктәп-мәдрәсәләр аркылы яңа буын ислам руханиларны хәзерләүне җайга сала. Болгар шәһәре Алтын Урданың беренче башкаласына әверелгәч, Идел-Чулман төбәге дә күтәрелеш кичерә. Бату карамагында калган салымнарның зур өлеше шәһәрне үстерү һәм тирә-якта коммуникацияләр булдыруга тотылган булуына шик юк. Басып алу сугышлары барышында шәһәрләрне, мәчет-мәдрәсәләрне җимерү җирле мөселман халыкларын дин тирәсендә мобилизацияли, берләштерә, аларның тагын да исламлашуына йогынты ясый. Мәҗүси һәм христиан диненә симпатияләре булган монгол хакимнәре яулаган төрки кавемнәр үз шәһәрләрен кабат ислам дине үзәкләренә әверелдерә, ислам идеологиясен һәм дини практиканы таратуда, һичшиксез, җирле руханилар зур роль уйный. Уртак тормышлы һәм шәһәрләрдәге мөселманнар йогынтысында дала халкы да исламлаша башлый.

В.В. Бартольд Алтын Урданы исламлаштыруда, Идел буе болгарларына караганда, Урта Азия һәм Харәзем төркиләренең роле зуррак булган дип саный (Бартольд В.В. Двенадцать лекций по истории турецких народов Средней Азии. Соч. М.: Наука, 1968. Т.V. С. 140).

Күрше илләрдәге ислам үзәкләренең интеллектуаль яктан һәм кадрлар белән ярдәме. Урта гасырларда дини фактор, конфессиональ һәм мәдәни берләшүгә нигез булудан тыш, халыкара мөнәсәбәтләргә дә тәэсир иткән. Ислам илләре гарәпчә һәм фарсычаны китап укып өйрәнгән голәмәләр өчен бербөтен мөселман дөньясын тәшкил иткән, алар белем эстәп, укыту өчен яки хакимнәрнең чакырулары буенча бер илдән икенчесенә иркен күченеп йөргәннәр. Дөньядагы ислам үзәкләре төркиләр кулына күчкәч, гарәп, фарсы телләре белән янәшә Алтын Урда җирләрендә  төрки тел һәм әдәбият ислам мәдәнияте буларак үсеп китә. Шул рәвешле, ислам динен төрки китап телендә таратырга мөмкинлек туа  (Бартольд В.В. Ислам // Бартольд В.В. Сочинения. В 6 т. Т. 6. М.: Наука, изд-во вост. лит-ры, 1966. С.195).

Шулай ук дәүләт башлыкларының үзара дус-тату мөнәсәбәтләре, илчеләр алмашу, мәчетләр төзергә ярдәм күрсәтү, голәмәләр чакыру мондый элемтәләрне ныгыткан һәм тотрыклы иткән. 1258 елда Габбасилар хәлифәте тар-мар ителгәч тә, Илханнар дәүләте белән көрәш барышында Мисыр, Каһирә белән эзлекле сәяси һәм мәдәни элемтәләр ныгый, күрше Бохара голәмәләренең дә тәэсирләре көчле була.

Мөселман миссионерлары

Г.М. Дәүләтшин бик хаклы рәвештә Алтын Урдада ислам эчендә суфичылык рәсми статуска ия була дип яза (Дәүләтшин Г.М. Күрс.хезмәт.271 б).  Мәчетләрдә намаз белән җитәкчелек итүче руханилардан аермалы буларак, суфи дәрвишләр халыкка исламның эчтәлеген һәм рухын гади һәм үтемле итеп төшендерәләр. Аларның әхлакка нигезләнгән, байлыктан ваз кичкән тормышы ярлы-ябагайга якын-аңлаешлы булган, төгәлрәк әйтсәк, суфилар шул халыкның аерылгысыз өлеше кебек кабул ителгән. (Тримингэм Дж. Суфийские ордены в исламе / Пер. А.А. Ставиской, под ред. и с предисл. О.Ф. Акимушкина. М.: Наука, Гл. ред. вост. лит-ры, 1989.  С.183, 184, 185). Иң мөһиме – суфилар җирле мәҗүси традицияләрне  үзләренә «сеңдереп»,  аларны халык массаларына мөселманча кодлаштырып кире кайтарып бирә алганнар (Акимушкин О.Ф. Суфийские братства: сложный узел проблем // Тримингэм Дж. Суфийские ордены в исламе. М., 1989. С.5).

Хуҗа Әхмәд Ясәви (1166 елда үлә) тарафдарлары ислам динен күчмәннәр арасында таратуга зур көч куялар. Ясәви нигезләгән суфи тәгълимат фәкать төрки халыклар арасында барлыкка килгән дини-мәдәни күренеш була. Әхмәд Ясәви башта шәех Арслан-Бабадан өйрәнә, остазы вафатыннан соң, шәех Йосыф әл-Хәмәданидә (1140 елда үлә)  белем туплау өчен,  ул заманда китап теле фарсы булган Бохарага бара. Соңрак Төркестан шәһәренә кайта һәм төрки шәехләр һәм суфилар әзерли башлый (Тримингэм Дж. Күрс. хезмәт. С.25, 54). Әхмәд Ясәви үзе аңлаган дин гыйлемен катлаулы трактатлар ярдәмендә түгел, ә «хикмәтләр» – ике яки дүртьюллык шигырьләр рәвешендә гади халыкка җиткерә, бу текстлар үзенә күрә дини дәреслек һәм бер үк вакытта әхлак кодексы вазыйфасын үти, патриархаль-ыруг мөнәсәбәтләре көчле булган төрки халыкларда буыннан-буынга тапшырылып килә. Риваятьләрдән күренгәнчә, Әхмәд Ясәви үзенең 990 ышанычлы укучысын төрки кавемнәр арасында ислам һәм тәсаувыф нигезләрен тарату өчен төрле тарафларга, шул исәптән Идел һәм Урал буйларына да җибәргән (Сибгатуллина Ә. Илаһи гашыйклар юлыннан. (Суфичылык турында очерклар). Казан: «Кыйбла» нәшр., 1999. б.28, 29).

Әхмәд Ясәвинең укучылары шәехләр Хәким Ата (1183 елда үлә) һәм Сәет Ата (1218 елда үлә) дингә дәшү эшчәнлеген Сырдәрья һәм Идел елгалары буйларында, Көнчыгыш Төркестанда җәелдерәләр. Шул рәвешле, Ясәвия тарикате тарафдарларының көчәюе һәм Урта Азия далаларында халыкны исламлаштыру янәшә бара (Кныш А.Д. Мусульманский мистицизм: краткая история / пер. с англ. М.Г. Романов. СПб.: изд-во «ДИЛЯ», 2004. С.312-313). Ясәвинең дәвамчысы Хуҗа Бикташи, үз чиратында, йөзләрчә  күченеп йөрүче дәрвишләргә остаз була.

Югарыда аталган Әхмәд Ясәви укыган Йосыф әл-Хәмәдани шәехнең  дүртенче хәлифәсе Габделхалик Гыйҗдувани (1179 елда үлә) Хаҗиһания тарикатенә нигез салган.

XIV гасырда Ясәвия тарикате Урта Азиядә элекке көчле йогынтысын югалтып, беренче урынга Нәкышбәндия тарафдарлары чыга. Баһаветдин Нәкышбәндинең, дини догаларыннан һәм сакланып килгән сүзләреннән тыш, язма мирасы билгеле түгел. Бу тарикать тарафдарларының төп максаты – рухны чистартып, тазартып, илаһи сафлык дәрәҗәсенә  ирешү һәм илаһиятка кушылу була (Сибгатуллина Ә. Күрс.хезмәт. Б.91, 92). Нәкышбәнди фикерләренең утрак тормыш алып барган мөселманнар һәм күчмәннәр арасында киң таралуына суфиларның бердәмлеге һәм структурасының берләшүгә корылганлыгы сәбәп дип санала (Бартольд В.В. Ислам // Бартольд В.В. Сочинения. В 6 т. Т. 6. М. Наука, изд-во вост. лит-ры, 1966. С.119). XV гасырда Төркестанда эре җир биләүче, чынлыкта төбәкнең идарәчесе булган суфи Хуҗа Әхрар (1404-1490) тарикатьнең эшчәнлеген мөселманнарны тираннардан саклау белән дә бәйли, шуңа күрә без хакимнәр белән аралаштык, аларга йогынты ясау юлы белән эшчәнлекләрен контрольдә тоттык дип әйтә. Ул Нәкышбәнди тарикатенең социаль-сәяси юнәлешен түбәндәге сүзләр белән билгели: «Дөньяда рухи миссияне үтәр өчен сәяси хакимияттән файдалану мәҗбүри» (Хисматулин А. А. Суфийская ритуальная практика: (На примере братства Накшбандийа). СПб.: Центр «Петербургское Востоковедение», 1996. С.27).

Җучи Олысында мөселман дәгъвәтчеләренең йогынты ясау һәм вәгазьләү объектлары дип кемнәрне күрсәтеп була соң? Беренче төркем – шиксез, мәҗүси монгол ханнары һәм аларның туган-тумачалары, хатыннары һәм дәүләт чиновниклары: аларны исламлаштыру сәяси эчтәлектә булган – мөселманлыкны кабул иткән хан аркылы дәүләтнең эчке һәм тышкы сәясәтенә йогынты  ясау, руханиларга һәм мөселманнарга ниндидер өстенлекләр алыру мөмкинлеге ачылган. Икенче төркем – утрак тормыш алып баручы мөселман динендәге төрки һәм башка халыклар. Өченче төркем – Идел-Чулман төбәгендә яшәгән фин халыклары һәм башка мәҗүси төркемнәр. Дүртенче һәм иң зур төркем – Җучи Олысының күпчелек халкын тәшкил иткән күчмәннәр – кыпчак кабиләләре. Аларның христиан дәүләтләре чигендә көн күргәннәре яки алар белән хезмәттәшлек иткәннәре берничә гасыр эчендә күршеләре йогынтысында яңа дин кабул итәләр һәм үзаңнарың алыштыралар. Әйтик, Грузия чикләрендә яшәгәннәре патша Давид IV (1125 елда үлә) үрнәгендә христианлаша. Икенче Болгар дәүләте  (1185 – 1396) белән идарә иткән кыпчакларның славянлашуы яңа дин кабул итү белән үрелеп бара. Ә Византия гаскәренә хәрби хезмәткә кергән төркиләрне мәҗбүри чукындырып правослау ясаганнар. Венгрия җирләрендә урнашкан кыпчаклар XIII гасырда католик динен кабул итә башлый, биредә Куман епископиясе оештырыла, шулай итеп, бу төркемдә XV гасырда мәҗүсилек элементлары юкка чыга һәм ассимиляцияләшә.

Алтын Урда дәүләте оешкан елларда Урта Азия төбәгендәге кыпчаклар беркадәр исламлашсалар, сахрада мал көтеп күченеп йөргәннәре несториан динендә була. Дөрес, аларның дини карашлары һәм практикасы  элекке мәҗүси гореф-гадәтләр белән үрелеп, синкретик характер алган. Әйтик, алар арасында яңгыр чакыртучы сихерчеләр популяр булган. XIII гасырда Сарай шәһәре халкы шуларның берсенә, яңгыр яудырсын өчен, җыеп акча түли торган булган (Пилипчук Я.В. Выбор веры в Дешт-и-Кипчаке. Существовали ли альтернатива исламу?) // Ислам и власть в Золотой Орде. С. 203-231). Кыпчакларга ислам йогынтысы утрак тормышлы мөселманнар белән янәшә контакт зоналарда көчле булган. Далада динне нигездә күчмәннәргә ияреп йөреп, тирмәләрдә балаларны укытучы, ислам нигезләрен һәм шәригатьне аңлатучы Ясәвия тәрикате дәрвишләре тараткан (Нуртазина Н.Д. Ислам в истории средневекового Казахстана (историко-культурологическое  исследование): монография. Алматы: “Фараб”, 2000. С.229).

Бәркәнең ислам динен кабул итүе.

Батудан соң тәхеткә аның улы, несториан динен тотучы Сартак утыра, ләкин ул бик аз идарә итеп кала: үтерелә һәм дин өлкәсенә ниндидер үзгәрешләр кертергә өлгерми.

Шунысы да игътибарга лаек, әле тәхеттә Бату утырган заманда, 1242 елда мөселман булган Бәркә үзенең ислам динен кабул итүен җиткерү өчен имамга яки голәмә янына бармый, ә Бохара шәһәренә килеп, бу хакта Кубравия тарикатенә нигез салган Нәҗмеддин Кубраның укучысы Сәйфетдин Сәид әл Бәхәрзигә хәбәр итә (Тримингэм Дж. Күрс. хезмәт. С.61,62). Шул елларда Бәркә Багдад хәлифе белән хат алыша башлый, хәлифтән кыйммәтле бүләкләр кабул итә. Тәхеткә утыргач, мөселман уку йортлары ача һәм  дин галимнәренә һәрвакыт хәерхаһлы була.

1256 елда Иранга һөҗүм иткән Тулуй ханның улы Һөләгү 1258 елда Багдадны камый һәм хәлифәтнең башкаласын басып ала, хәлиф Мөкътәсимне үтерә. Бу кампаниядә элекрәк Бату җибәргән Алтын Урда гаскәрләре дә катнаша. Татар-монголларның Багдадны алуы һәм анда мөселманнарга карата кулланылган җәза-үтерешләр кризиска кереп барган ислам цивилизациясен XIX йөз – ХХ гасыр башына кадәр диярлек дәвам иткән фикер торгынлыгы упкынына төшерә.

Чыңгызхан Йасасы буенча, басып алынган җирләр биш өлешкә бүленеп, аның ике өлеше олугъ монгол ханына, ике өлеше гаскәргә һәм бер өлеше Бату йортына бирелергә тиеш була. Ләкин Һөләгү Бәркәгә беркадәр бүләкләр җибәрү белән чикләнә. 1261 елда Бөек Монгол ханы Мәнгүдән соң тәхеткә утырган Кобылай Иран җирләрен яулаган Һөләгүне бу җирләрнең хакиме дип таный һәм «илхан» исеме бирә. 1262 елда Бәркә, Йасага сылтама ясап, хәрби ярдәм күрсәткәне өчен Һөләгүдән үзенә Азәрбайҗанны һәм Грузияне бирүен таләп итә. Бу низаг, ахыр чиктә, Бәркә һәм Һөләгү ханнар арасында, киләчәктә Алтын Урда һәм Һөләгүлеләр дәүләте – ягъни идарә башында бертуган чыңгызлылар торган илләр – арасында 100 ел чамасы дәвам итәчәк сугыш башлануга һәм канкойгыч бәрелешләргә сәбәп була. Башта ул дини эчтәлектәрәк кабул ителә: мөселман Бәркә мәҗүси туганы белән сугыша. Соңрак Һөләгүнең дәвамчысы ислам динен кабул иткәч, мөселман чыңгызлылар арасында яңа биләмәләр өчен канкойгыч сугыш рәвешен ала (Закиров С. Дипломатические  отношения Золотой Орды с Египтом. М.: Наука, гл. ред. вост. лит-ры, 1966. С.10-17).

Бәркә тәхеткә утыргач та, башка диннәргә карата түземлелек сәясәте дәвам итә. Моның ачык мисалы булып 1261 елда Сарай шәһәрендә правослау епархия оештырырга рөхсәт итү тора (Закиров С. Күрс. хезмәт. С.56). Һөләгүлеләр белән көрәштә Бәркә һәм Мисыр солтаны мәмлүк Бәйбарс (1260-1277) союзникларга әйләнә. Соңгыларының ата-бабалары монгол яуларыннан соң Идел буеннан Мисырга коллар итеп китерелгән һәм башта сугышчылар, аннары хакимиятне үз кулларына алган мәмлүкләр исеме белән билгеле, 1517 елга кадәр Мисыр һәм Сүрия белән идарә итәләр. 1261 елда Мисыр солтаны кулына Мәккә һәм Мәдинә шәһәрләре күчә, шуңа күрә дә ислам дөньясында аның авторитеты арта. Бәркә1262 елда дин үзәге булып танылган Каһирәгә илчеләр җибәреп, исламның Җучи Олысында рәсми дингә әйләнгәнен хәбәр итә (Сборник материалов, относящихся к истории Золотой Орды. С.431).

Гаскәре белән Һөләгүлеләргә каршы чираттагы сугыш белән Тифлис ягына барганда, Бәркә 1266 елда юлда үлә.

1270-1271 елларда мөселман динен кабул иткән бәкләрбәге Иса-Нугай  дәүләт эшләрендә мөһим урын тота. Ул яңа  хан итеп Батуның оныгы Мәнгү- Тимерне (1282-1287) сайлата һәм аның исеменнән идарә итә. Шәехләр һәм суфилар белән аралашып, хан дин юлына кереп китә һәм дәүләт эшләреннән читләшә. Мәнгү-Тимернең балалары һәм туганнары, аның тормышы һәм фикер сөреше ислам йогынтысына буйсынуга ризасызлык йөзеннән, тәхеткә мәҗүси Теле-Буганы (1287-1291) утырталар.  

 Бәкләрбәге Иса-Нугай, моның белән килешмичә, тәхеткә Мәнгү-Тимернең алты улының берсе Туктаны (1291-1312) меңгерә. Соңгы елларда Туктаның ислам диненә уңай мөнәсәбәттә булуын раслаучы өстәмә дәлилләр табылды. Археологлар аның тарафыннан 1307-1308 елларда Үкәк шәһәрендә һәм 1310-1311 елларда Сарай әл-Мәхрүсә каласында сугылган акчаларда «солтан» һәм «гыяс әд-дин» («динне коткаручы солтан») дип язылган тәңкәләргә юлыктылар. Шушы ачыш нигезендә тарих фәнендә Тукта якынча 1306-1308 елларда  ислам динен кабул иткән дигән фикер урнашты. Моңарчы әл-Мофаззал исемле гарәп елъязмачысының 1304-1305 елларга караган хәбәрендә Тукта ислам динен кабул итте дигән хәбәре бар иде. Хәзер бу текстның дөреслеге археологик табылдыклар белән дә расланды (Исхаков Д.М. Проблема «окончательной» исламизации Улуса Джучи при хане Узбеке // Ислам и власть в Золотой Орде. Казань, 2012. С.134).

Алтын Урда оешкан дәвердә биредә калган монголларның күбесе мәҗүси яки христиан дине тәгълиматының бер агымы булган несториан дине тарафдарлары була. Ул, кыпчаклар арасында таралган несториан дине кебек үк, синкретик төстә, бик күп төрле мәҗүси күзаллауларга һәм гадәт-йолаларга нигезләнә (Пилипчук Я.В. Күрс. хезмәт. С. 209).

Нәтиҗә ясап, монгол элитасында исламлашу Бату идарә иткән заманда ук башланганлыкны, Бәркәнең беренче мөселман идарәчесе булуын күрсәтергә кирәк. Ләкин ул елларда исламлашу Бәркәнең аралашкан даирәсе белән чикләнгән дип уйланыла. Бер үк вакытта Идел-Чулман һәм Урта  Азия төбәкләрендә игенчеләр, һөнәрчеләр һәм сәүдәгәрләр белән аралашкан һәм янәшә яшәгән  күчмәннәр утрак тормышлы мөселманнарның икътисади һәм мәдәни йогынтысына эләккәннәр.