Логотип Казан Утлары
Публицистика

Замана шагыйре (ахыры)

(Башыннан УКЫГЫЗ)

    ***

Р.Корбанның шулай ук нәниләр драматургы буларак, курчак театры репертуарын баету юнәлешендәге иҗат эшчәнлеге дә аерым игътибарга лаек. Казан курчак театры аның «Куркуын җиңгән Куян» (1994), «Бардым күлгә, салдым кармак» (1995), «Ак күлмәктә кара елан» (1996) исемле пьесаларын сәхнәләштерде. «Керпе малае дуслар эзли» (1995), «Бүре һәм Кәҗә» пьесалары Татар дәүләт яшьләр театры сәхнәсендә куелды. Чаллы, Әстерхан курчак театрларында «Куркуын җиңгән Куян» (1998), Уфадагы «Нур» татар театры һәм Чаллы татар драма театры сәхнәләрендә «Патша кызы һәм җырчы» (2001) исемле пьесалары уңыш казанды.

***

Поэзиягә әүвәл балалар өчен язган шигырьләре белән килеп кергән Р.Корбан популяр җырлары белән дә танылу ала. Авторның мәшһүр җырчыбыз И.Шакиров тарафыннан халык көе нигезендә башкарылган «Уян, татар!» (1989) исемле садасы (хор белән башкару өчен язылган декламация) туксанынчы үзгәртеп кору елларында бөтен татар дөньясын хәрәкәткә китергән кырыс көрәш гимны булып яңгырый: Кояш чыкты, ул калыкты, / Тәрәзәдән нур балыкты. / Уян, татар, уян инде, / Уянырга вакыт җитте.

 Соңыннан да үзешчән һәм профессиональ композиторларыбыз тарафыннан аның шигырьләренә йөзләп җыр языла. Күпләгән җыр текстлары авторы булуы авторның күңел нечкәлеге, шигъри фикерләвенең халыкчанлыгы, заман үзгәрешләренә сизгерлеге, рух активлыгы турында сөйли. Шагыйрьнең лирик һәм публицистик шигырьләрен исә без биредә биш төп юнәлештә төркемләп күзаллый алабыз:

Беренче төркемгә аның туган авылы, әти-әнисе, гүзәллеккә күзен ачкан туган як табигате, шунда узган балачагы, мәктәп дуслары, яшьлек еллары, ерак юлга озатып калган, кайтса һәрчак колач җәеп каршы алган эчкерсез авылдашлары, бөтен татар дөньясында танылу алган – горурланырлык якташларына багышланган шигырьләрен кертеп карыйбыз.

Инде хыялый балачак, романтик яшьлек артта калган. Шагыйрь ешрак бүгенге көн тормышы – яңа кырыс заман чынбарлыгы белән очраша: Мин авылга хәзер бик еш кайтам. / Кадерле дә миңа, ят та ул. / Тик без үскәндәге авыл түгел, / Әллә нинди, үзгә, ят авыл. («Авыл», 2014).

Әлеге юллар авыр сагышка бирелгән картлар сукрануы түгел. Бу –яшәүдән биздерелгән, халыкны тереләй үлемгә куып кертелгән дәртсез-өметсез, перспективасыз сәясәткә корылган тереклек. Табигый ки, « яшәүне бөтен йөрәк күзәнәге белән яраткан» шагыйрь мондый яшәешне кабул итә алмый – аның әрнегән җанында шигъри бер бунт баш калкыта: Таллар елый, таллар елый, /  Чын яшь тама таллардан. / «Әллә бармы кайгыгыз?» – дип / Сорадым мин алардан. / («Таллар елый», 2013).

Әмма шигырьдә «таллар җавап бирми» – автор бу сыкрау-әрнүнең эчке сәбәпләрен ачуга керешмәстән, «таллар елый, әйтерсең лә болыт кунган талларга» дип, бу әсәрен әлегә бары эстетик сурәт тасвиры белән генә очлап куярга кирәк таба.

Әмма сәнгатьнең төп предметы – Кеше язмышы, милләт язмышы. Автор моны яхшы белә һәм ул инде әлегә күңеленә яшерелгән «серне» ачып, бар дөньяга аваз салырга да әзер. Ул тумыштан – шагыйрь, ул тумыштан «туры Тукайлык»ка өйрәтелгән: Кырларда тартар кычкыра. / Кычкыру – аның җыры. / Җырчысы итеп яшәтә / Тартарын иген кыры.

Иген кыры – табигать өчен генә түгел, бигрәк тә Кеше һәм кешелек табигате өчен кирәк ул кош бүген: «Тартар теленнән табар», – дип, / Тапкыр сүз әйткән татар. / Тик тормый минем дә телем, / Мин дә, ахыры, тартар.  

Һәм шагыйрь әлеге ифрат хәвефле миссияне үз өстенә алырга хәл кыла: Туган якта кырга чыксам, / Җырын тыңлыйм тартарның. / Мин – бер тартарың, туган як, / Мин – тартары татарның. («Тартар», 2013).

Алга таба бу иҗатта без чын шагыйрьләр сүзен дә ачык ишетеп алабыз.

Авторның туган як шигырьләренә аның яшьлеге һәм кайнар сөю тойгыларын ачкан ихлас мәхәббәт шигырьләре килеп кушыла: Нурга тулы, моңга тулы хәзер / Минем өчен таңнар-иртәләр. / Кешеләр дә, миңа карап, гүя, / Сандугачлы тал, дип үтәләр. («Гашыйк булгач», 1981).

***

Кеше гомере шулай корылган – канатлы сөю, ялкынлы мәхәббәт кичерешләрен югалтулы аерылышулар, сагыну сагышлары алыштыра. Авторның 1986 елда язылган әнә шундый  «Кайларда йөрисең, сөйгән яр?» шигыренә композитор Илгиз Закиров көй яза, бу моңсулык белән өртелгән аһәң дистә еллар буена һәрбер милли тәрбия алган татар йөрәге өчен якын бер җыр-табышка әверелә: Кәккүкләр моңая, / Кәккүкләр еракта, / Кешеләр шикелле алар да. / Гомерләр юрасын, / Бәхетләр сорасын / Кәккүкләр без сөйгән ярларга.

Тормыш-яшәү мәгънәсе турындагы уйлануларын үз эченә алган фәлсәфи шигырьләре шагыйрь иҗатында шулай ук аерым кызыклы юнәлеш хасил итә.

Автор игътибарын барыннан да элек Вакыт агышы, гомернең фанилыгы биләп ала. Әсәргә шуларга бәйле сагышлану аһәңнәре килеп керә: Карлар кунды инде башкаема, / Эремәслек, язлар килсә дә. («Карлар кунды…», 2003).

Дөрес, бу дошман көч белән көрәшү әмәлен ул инде күңеле белән тоя да сыман. Һәрхәлдә, аның моңа сукранып кайгырып утыруы бик күренми: Эх, дусларым, бер көн картлык килер / Агач таягына таянып. / Саклар өчен безне афәтләрдән / Ярап куяр, бәлки, таягы. / Тик мин, дуслар, ул таякка әле / Башкача бер гамәл табармын. / Малай чакның агач аты итеп / Атланырмын да бер, чабармын. («Эх, дусларым…», 2003).

Әмма гомер узудан да бигрәк, «кылган эшләреннән мәгънә эзләп җавап

сораган” үткән еллары бик хәтәр. Тормышның җан өшеткеч, җан биздергеч яклары турыдан-туры яшәү максатың һәм яшәү принципларыңа да барып тоташа икән: А, бу дөнья! Нинди гаҗәп икән: / Бүлгән безне дуска, дошманга. / Дошманым юк, – үзем дошман икән / Кеше бул!» дип дәшкән дусларга. / («Мин бер генә яшим дөньяда», 1998).

Иң аянычлысы – тормышта тоткан үз максатың, үз кыйблаң булмавы, гомереңнең ярым-йорты, файдасызга узуы: Тырык-тырык ташлы юлдан / Арбасын тарта гомер. / Шәһәрнеке дә түгел мин, / Авылныкы да түгел. / («Яшим шулай», 1999).

***

Инде шагыйрьнең милләт язмышы турында борчылып язган шигырьләренә, шул исәптән алда сүз булган атаклы садасына әйләнеп кайтыйк. Бу сада (халык көе – күмәклек авазы) нәрсә турында? Ни өчен ул тәкбир әйткәндәгечә күмәк бер авазга кушылып кичекмәстән милләтне уянырга өнди? Моның нинди тарихи, сәяси, психологик сәбәпләре бар? Саданың алдагы куплетларында без бу сорауларга тулы җавап табабыз: Үз җиреңдә үз телеңдә / Сөйләшергә гаҗиз бит син!

Монысы эчке төп сәбәп. Әсәр милләтнең психологик халәтен дә тасвирлап бирә: Милләтче дип аталудан / Куркасыңмы әллә һаман?

Иң мөһиме әсәрнең уйландырырлык фәлсәфә-идеясе дә ачыктан-ачык аның үзендә белдерелә: Татар өчен кем көрәшсен / Көрәшмәсә татар үзе?![1] / («Уян, татар!»,1990).

Монысы шагыйрьнең публицистик көрәш авазы булды. Лирик-фәлсәфи шигырьләрендә автор үз милләтенең тарихы-үткәннәре аша эчке күңел дөньясына күз ташлый: Мин татарны күзләреннән таныйм, / Карашыннан таныйм мин аны. / Карашлары аның мәхәббәтле, / Күзләрендә балкый иманы. / Күзләрендә балкый бар үткәне, / Гасырларның тирән эзләре. / Сагыш аша карый бу дөньяга / Хәсрәт эчкән татар күзләре. / («Татар күзләре», 2003).

Шагыйрь еш кына табигать белән милләте арасында параллель үткәрә: Әрсез үлән – дөрестән дә, / Татардан һич ким түгел. / Таптап, изеп киткәндә дә / Юк итү мөмкин түгел. / Ялан кул белән ябышып, / Маташмагыз утарга. / Тиккә генә урыс аны / Охшатмаган татарга. / («Шайтан таягы», 2013).

Шагыйрь иҗатына социаль көрәш мотивлары килеп керә: Милләт яши – милләтем дип янып / Яшәгәндә генә түрәләр! / («Милләт һәм түрә», 2013).

Авторның бу хакта төгәл үз инануы, үз фәлсәфәсе бар: Шагыйрьләрне сүгеп бүген / Берәү сата сафсата. / Милләтне шагыйрьләр түгел, / Аны морзалар сата. / («Шагыйрьләрне… »2013).

«Халкыма» (2002) шигырендә автор ассимиляция процессы фаҗигасенең без уйлаганнан күпкә тирәндәрәк ятуын ача, әлеге фикер киләчәк буыннарга шактый ук җитди искәртү буларак җиткерелә: Татар урыслашамыни? / Урыс бит татарлаша!

Бу буш сүз түгел, әлеге хакыйкать эчендә Россия язмышын алда көткән төп фаҗига ярылып ята: Теленнән язган татар ул, / Дененнән язган татар! /  («Халкыма», 2002).

***

Авторның үз рухи ишләре – шагыйрьләргә багышланган шигырьләре иҗатында аерым бер төркем хасил итә. Шагыйрьлек, табигый ки, «туган телнең әлифбасы» булган бишек җырыннан башлана: Бишек җыры. Аны җырлар өчен / Кирәк түгел хәтта гармун да.  («Бишек җыры», 2003).

Авторның өлкән буын әдипләре – иҗатташ дуслары Г.Шәрәфи, С.Хәким, Т.Миңнуллин, Ш.Галиев, И.Юзеев, Р.Миннуллин, М.Юнысларга багышлап язылган шигырьләре дә укучы күңелендә аерым бер кызыксыну тудырмый калмый. Р.Корбан әлеге олы шәхесләрдән яшь ягыннан күпкә яшь булса да, шактый заманнар алар белән бергә якыннан аралашып бер Казанда кайнап яшәгән әдип. Алар турында истәлек язарга да, уйланырга да тупланган тәэсирләре җитәрлек: «Юлыгырга мөмкин бүген тик сине укып кына милләт хакында хисләрнең тугызынчы валына». («Миргазиян Юныска», 2007); Юлдаш кына түгел алар, алар шул – якты маяк! («Юлдашлар», 2015).

                                            

***

Үзгәртеп кору елларыннан соң Р.Корбан иҗаты тагын да киңәеп, тармакланыбрак үсеп китте. Аның шигърият, драматургия, публицистик эшчәнлегенә шигъри тәрҗемә, бераздан соң проза жанрлары килеп кушылды. Соңгы елларда ул рус, казакъ, якут, балкар, мари шагыйрьләренең әсәрләрен татарчага тәрҗемә итеп, унбер китап бастырып чыгарды. 2017 елда 60 яшьлек юбилее уңаеннан тәрҗемәче егерме ике тугандаш халык шагыйре иҗатын «Дуслар җыры» дигән китабында укучыларыбызга тәкъдим итте. Күренекле балкар әдипләре Кязим Мечиев, Кайсын Кулиев, Кәрим Отаров, Тәнзилә Зумакулова, Муталип Беппаев, Әскәр Додуев, Хәсән Шаваев, авар шагыйре Мөхәммәт Әхмәтов, казакълар – Галим Җайлыбай, Маралтай Райымбәкулы, Касыймхан Бегманов, Шаһизадә Абдикәримов, якут шагыйре Иван Мигалкин, марилар Геннадий Ояр белән Анатолий Тимеркәевләрнең китаплары Р.Корбан тәрҗемәсендә аерым җыентыклар булып татар телендә басылып чыкты. Аның үз китаплары да рус, казакъ, балкар, кабарда телләрендә дөнья күрде. Балалар өчен шигырьләре якут, калмык, чуаш, мари, кумык, балкар, кабарда, әзәрбайҗан, төрек телләрендә төрле гәзит-журналларда шул халык балаларына барып җитте. Әдәбият галиме Р.Сверигин язып чыкканча: «Рафис әнә шулай төрки телле кардәшләребез белән соңгы егерме-егерме биш елда шактый ерагайган элемтәләрне яңарту, араларны якынайту җәһәтеннән гаять зур эш башкара».

***

Проза жанрында Р. Корбан чынлап торып әле 5-6 ел гына шөгыльләнеп килә. Бу өлкәдә дә ул үзенең югары иҗат потенциалын күрсәтергә өлгерде –автор укучыларга бер-бер артлы дүрт күләмле әсәрен – «Ватан» (2018), «Әхмәров» (2019), «Артык кешеләр» (2020) һәм «Җидегәннән төшкән нур» (2021) романнарын бүләк итте. Әсәрләр һәммәсе дә укучылар тарафыннан зур кызыксыну белән кабул ителде һәм матбугатта югары бәя алды. Аларның беренчесе рус һәм балкар телләренә дә тәрҗемә ителде, аерым китап буларак та дөнья күрде.

«Ватан» романы М.Җәлил һәм җәлилчеләр батырлыгын тасвирлауга багышланган. Бу хакта язылган әдәбият һәм сәнгать әсәрләре аз түгел. Китапның «Соңгы сүз»ендә автор мәсьәләнең бу ягына аерым тукталып: «Җәлил һәм җәлилчеләр турында әдәби әсәр язарга алыну бик зур тәвәккәллек сорый. Чөнки бу темага бик күп әсәрләр иҗат ителгән. Ш.Маннурның «Муса», Г.Әпсәләмовның «Агыла болыт» романнары, Ә.Давыдовның «Муса абый» повесте Җәлилнең батырлыгын әдәби әсәрләрдә мәңгеләштерү омтылышыннан язылган булсалар, Н.Исәнбәт, Р.Ишморат, Т.Миннуллин, Ә.Гаффар кебек драматурглар бу теманы сәхнәдә яктырту җәһәтеннән үзенчәлекле әсәрләр иҗат иттеләр. Рафаэль Мостафин үзенең бөтен әдәби эшчәнлеген Җәлил һәм аның көрәштәшләре батырлыгын мәңгеләштерүгә багышлады дисәк тә ялгышмамдыр. Төрле елларда галимнәр Исхак Зәбиров, Абдулхак Әхтәмҗан һ.б.... әтрафлы хезмәтләр язып калдырдылар», – дип билгеләп үтә һәм тагын да үзе файдаланган дистәләгән саллы хезмәт исемен атый. Галимнәр теле белән әйтсәк, мондый «бай фәнни аппаратка» нигезләнеп эш башлау авторның теманы ачуга шактый җитди якын килгәнлеге хакында сөйли.  

Иң мөһиме авторның түбәндәге сүзләре игътибарны җәлеп итә: «Ватан» дип исемләнгән бу романда өстә исемнәре аталган әдәби әсәрләрдән һәм эзләнүләрдән аермалы буларак, Җәлил, җәлилчеләр һәм «Идел-Урал» легионы тарихы бүгенге күзлектән чыгып, бөтенләй яңача яссылыкта бәян ителүе белән үзенчәлекле».

Әдәбият галиме Фоат Галимуллин авторның уңышын «чорлар казанышы» буларак аңлата: «Әлеге каһарманнарыбыз хакында мәгълүмат күп еллар буена бөртекләп җыелды», – дип яза ул. Сүз дә юк, Ш.Маннурның М.Җәлил турында язган алтмышынчы еллар башы белән Искәндәр Гыйләҗевнең «Легион «Идел–Урал» (ТКИ, 2005) китабы чыкканнан соңгы язылу шартлары нык аерыла. Әмма шунысын истән чыгармыйк: биредә хикмәт объектив шартлар үзгәрүдә: мәгълүмат чыганаклары арту, хәтта сүз иреге ачылуда гына да түгел, төп хикмәт авторның заманнар үзгәрешендә максат уртаклыгын тоемлавында, көрәш асылының мәгънәсен ачык аңлауда, бөтен йөрәге белән шушы мәңгелек азатлык идеясенә барып кушылуында. Хикмәт аның шигъри талантында, шәхесенең дөреслеккә, олы хакыйкатькә омтылышында!

Мәгълүматлар күбәю нәтиҗәсендә үзгәртеп кору елларында бу теманың бер яктан икенче якка ташланган юнәлешле әсәрләрнең дә барлыкка килүе матбугатыбызда кискен һөҗүмнәр, аптыраш, бәхәс уятуы очраклы түгел иде. Бу бәхәскә заманында тиешле ноктасын куйган хезмәт итеп мин үзем олы әдибебез Фәнзаман Батталның «Хакыйкать кадерлерәк!» исемле саллы язмасын саныйм. Мәкалә перестройка елларына кадәр безгә хакыйкатьнең эталоны булып тоелган Р.Мостафинның «дөреслеген» тамырыннан күчереп тиешле үз урынына утыртуы белән әһәмиятле. Р.Корбан романы да укучыларыбызның сәяси карашын һәм әдәби зәвыгын ачыклауда бүген үзенә күрә бер лакмус кәгазе ул.

«Рафис Корбанның «Ватан» романы минем өчен аеруча куанычлы табыш булды, – дип язып чыкты роман турында күренекле әдибебез Айдар Хәлим. – Дөресен әйткәндә, мин әле берничә көн элек кенә Корбан туганымның мондый четрекле, тыштан караганда «тапталган», эчтән караганда юньле-рәтле өйрәнелмәгән, еллар тузаны белән капланган, бик тә катлаулы, сәясәт, политиканлык белән актарылып беткән темага тотына алуын күз алдына да китерә алмаган булыр идем. Инде бүген «Ватан» романы – минем өчен генә түгел, әдәбиятыбыз, милләтебез өчен ләззәтле табыш һәм серле табышмак».

Әдип фикере белән килешми мөмкин түгел, аны куәтләп мин хәтта: Муса Җәлилнең иҗаты бездә иң күп өйрәнелгән һәм иң аз ачылган иҗатларның берсе, дип өстәр идем.

Әсәрдә романның төп каһарманы М.Җәлил образы да, аның көрәштәшләре эшчәнлеге дә, әлегәчә без башка як лагерьда итеп кенә һәм бары тик кара буяуларда гына күрергә гадәтләнгән  Шәфи Алмас, Әхмәт Тимер, Галимҗан Идриси, Әхмәтвәли Мәңгәр, Искәндәр Яушев кебек мәгълүм затларыбызның да шул мохиттәге яшәеше үз йөзләренә туры килерлек итеп, тулы канлы, табигый, ышандырырлык итеп сурәтләнә. Аларның үзара аралашу, мөнәсәбәт, көрәшләренең үсеше дә гаять мавыктыргыч, кызыклы һәм табигый. Нәтиҗәдә укучы күз алдында татар мөһаҗирләренең, хәрби тоткыннарның, татар милләтенең аерылгысыз җанлы, реаль бер бөтенлеге тудырылган. Бу – безнең мохит: шул ук кырыс шартлар, шул ук моң, шул ук чарасызлык һәм өмет.

Р.Корбан романында әсәрне чын заман биеклегенә күтәргән гүзәл сыйфатларны бик озаклап санарга мөмкин булыр иде. Тел-стиль җәһәтеннән, композицион корылышы, тасвир-сурәтләү байлыгы, образлар бирелеше, идея-фикер ачыклыгы – кайсы гына яктан алып карасаң да, романның бу теманы яктырткан элеккеге әсәрләрдән бер башка өстен торуына ышанасың.

Шулай да авторның иң зур казанышы, минемчә, нәкъ менә шушы – бөек Хакыйкатькә тугрылык саклап иҗат итүендә. Р.Корбанның төп уңышы «дөреслекне берәмтекләп җыю»да түгел, «Ватан» дигән бу олы символик мәгънәле төшенчәгә ул комплекслы якын килә. Аңа иң әүвәл милләт азатлыгы яктылыгыннан фәлсәфи караш ташлый. Укучысына заманыбыз таләбе – асыл көрәш рухын җиткерә.

«Әхмәров» (2019) романы шулай ук тарихи теманы нигезгә алып, күренекле разведчик, якташыбыз (Рафисның авылдашы) Исхак Әхмәров батырлыгын бәян итә.  «Артык кешеләр» (2020) исә мәшһүр композиторыбыз Салих Сәйдәшев һәм аның фаҗигале язмышка дучар ителгән иҗатташ дуслары тормышын үзәккә куеп яктыртуга багышланган.

Заманыбызның бик күп тискәре яклары арасында, күзгә күренеп торган бәхәссез бер уңай ягын бүген кат-кат ассызыклап үтми булмый: без акрынлап әче хакыйкатькә кайтабыз! Бик күп әдипләребезгә җитмәгән иң кыйммәтле сыйфат та ул, һичшиксез – хакыйкатькә тугрылык!  Ә бит бу үзлек Рафис Корбан иҗатының үзәк кыйбласын тәшкил итә. «Җидегәннән төшкән нур» романы да – аның чираттагы көрәш батырлыгы. Бу әсәр безгә барыннан да элек татар халкының чын галиме, күренекле әдип Нәкый Исәнбәт исеменә ташланган пычрак ялалардан бу зур шәхесне йолып алу максатына хезмәт итүе белән кадерле.  

Игътибар итсәгез, бу романнарның һәр кайсында уртак бер сыйфат булуы бәхәссез – алар тормыш чынлыгына тугрылыклы калып, ялганнарны фаш иткән, барыннан да элек дөреслек, хакыйкать күзенә туры карап язылган талантлы әсәрлә