Замана шагыйре

Һәрбер чорның кабатланмас үзенчәлеге: өмет-шатлыклары, борчулары, гөнаһсыз сабыйлары, гайрәтне чигергән үсмерләре, күңелне канатландырган омтылышлары, җанны шомландырган җиңелүләре, җаваплы бурыч-вазифалары, үтәлми калган үкенечле вәгъдәләре, сукмак ерып барган каһарманнары, арттан сөйрәлүче гамьсез гавам... кыскасы, үз табышлары һәм үз югалтулары була.

Җәмгыять артыннан тагылып, тузанлы такыр юлдан көчкә-көчкә өлгереп баручы замандашларыбыз турында ниндидер берәр яңа сүз әйтү ифрат та кыен булыр иде, әмма каләмдәшебез Рафис Корбан, бәхеткә каршы – мондый типларның нәкъ киресе. Аның белән бергә утыз ел буена аралашып-дуслашып яшәгән кешегә бу яктан бик җайлы: биографиясендәге ул кылган гамәлләрне гади санап чыгу гына да әдип хакында тулы бер романлык материалга тиң. Инде әлеге шәхеснең эчке дөньясына кереп, аның уй-фикер сөрешен, кичерешләрен, көндәлектә җилләп-давыллап, һәр сәгатьтә үзгәреп-кайнап торган самими хис-тойгы, эмоция тирбәлешләренең җанлы шаһиты да булсаң, үзеннән-үзе аңлашыла, эш бер-ике роман белән генә чикләнмәячәк... монда, бу очрактагыча, әдәбиятның бөтен жанрларын да үзенә иңләп алган,  аз дигәндә саллы җиде томлык иҗат материалы турында сүз алып барырга туры киләчәк.

Р.Корбан – тумыштан, табигатеннән шагыйрь. Тормыш-яшәешендә дә, артык түгел, ким түгел дигәндәй, ул – нәкъ шундый. Аның әледән-әле үзгәреп, яңарып торган яшәү планнары белән килешергә була, килешмәскә була, сөенергә, бәлки, кайчак уфтанырга да мөмкиндер... әмма бер нәрсәгә инанмыйча калмыйсың – ул һәрвакыт үз-үзенә тугрылыклы, аның үз интуитив тойган хакыйкать, дөреслек кыйбласы бар. Рафис тынгысыз, ашкынучан, туктаусыз алышынып торган хәрәкәт стихиясенә бирелеп, үзенә якын да, ят та булган четерекле, катлаулы тормыш эченнән үз рухи кыйммәтен табарга омтыла – яңа дөньялар, дуслар, проблемалар, гаделлек эзли.

Р.Корбанның мәктәп һәм университеттан соң, ике дистәләп төрле җаваплы эш вазифаларын башкарып та, төрле жанрлардагы иллеләп китап чыгарып та, алтмыш биш яшенәчә нигездә балалар, яшүсмерләр, яшьләр әдибе, аннан да бигрәк, нәниләр шагыйре булып калуы да шулай ук күп нәрсә хакында сөйли: аның холкы, яшәү рәвеше, тормыштан чын иҗат ләззәте ала белүе турыдан-туры шушы эчкерсез сабыйлык табигате белән бәйле.

Рафис гомер-гомергә үзеннән өлкән яшьтәгеләр белән аралашырга ярата. Ярата гына түгел... алар белән ул тизрәк уртак тел таба. Аларны үз итә, аларга тиңе кебек син дип эндәшә. Сабыйлык дөньясының өлкәннәр тормышына даими бер тартылуымы икән инде бу, олы тормышның бүлгәләнмәгән-вакланмаганлыгын бербөтенлеген күрергә теләвеме... әллә күбрәк кыен ашаганнар янында булу үрнәк алу, гыйбрәт алу, җитдирәк проблемалар кузгату, зур иҗатка рухлану өчен ансатракмы – белмәссең. Бу хакта ул шигырьләрендә дә тукталып уза: янәшәсендә иң якын дуслары,  яшьтәшләреннән дә бигрәк – шул картлачлар! Үземчә моның бер серен ачтым да кебек инде: миңа калса, өлкән дуслары Рафисның игелекле эш-гамәлләрен күпкә фәлсәфирәк бәһали, аның юмарт җанын күпкә нечкәрәк, тирәнрәк аңлый. Яныңда мондый дуслар булудан да зуррак бәхет бармыни ул?!

Һәр эшен булсын дип, чын ихластан башкаруы аның Язучылар берлеге рәисе булып эшләгәндә дә кат-кат чагылыш тапты, югыйсә. Дөрес, аның бу игелекле гамәлләрен күрердәй каләмдәшләре бүгенге кыбырсык заманда азрак булып чыкты. Кардәш төрки әдипләр белән үзара аралашу, тәрҗемә эшләрен җайга салуны да, яңа милли геройларыбызга багышланган әдәби әсәр-хезмәтләр яздыру өчен каләмдәшләренә акча табуын да, хәтта бүгенге көн татар әдәбиятының горурлыгы булган Ш.Галиев, И.Юзеев, Т.Миңнуллин, Ад.Тимергалин, Зөлфәт, М.Әгъләмов, Р.Бохараев, Роб. Әхмәтҗанов, Ә.Гадел, В.Корчагин, Д.Гыймранова, Ф.Латыйфи, Г.Садә, Миргазиян Юныс каберенә аларның шәхесенә лаеклы затлы кабер ташы куюны да Язучыларның исәп-хисап җыелышы “Безнең шәһәрнең серләре” спектаклендәгечә: “Отказ!” бәясе белән тамгалады. Әмма Рафисның мондый фани дөнья исәп-хисапларыннан күпкә өстенрәк торган игелекле эшләре, Ходайга шөкер, һәр туган яңа көндә эшләнә тора. Бу аның рәсми эш хакы өчен, файда алыр өчен, хисап өчен кылынган гамәле түгел, бу аның – табигый үз эчке яшәү ихтыяҗы. Артта калган кырык ел эчендә ул башкарган эш-вазифаларны берәмтекләп карап чыктым. Аларның һәрберсендә шигъри җан эзләнүе, милли фидакарьлек очкыны дөрләп калган. Ниһаять, соңгы дүрт елда басылган дүрт романы, быел ябык конкурста җиңеп чыккан ике – “Казан” поэмасы безгә аның тагын бер гаять кыйммәтле сыйфатын – шагыйрь күкрәгендә гаделлек утының (бу милли республикабыз җитәкчелегеннән башлап барча әдипләребезгә, хәтта классик шагыйрьләребез иҗатына кадәр бердәй карый), хакыйкать эзләү ялкынының тагын да яктырак булып кабынуын күрсәтте. Милләт язмышы хәл ителгән бүгенге шыксыз, караңгы елларда кәгазьдә генә түгел, көндәлек яшәешебездә, заман көрәшендә шагыйрьлек утының балкып януы, һичшиксез, бермә-бер әһәмиятлерәк!

Татар әдәбиятының ике гасыр арасы чоры тудырган киң колачлы шәхес, күпкырлы әдәби талант ияләре арасында Рафис Корбан исеме бүген аерым бер урын алып тора. Аның лирик, эпик һәм публицистик шигърияттә, шигъри тәрҗемәләр өлкәсендә, балалар поэзиясендә, нәниләр драматургиясендә, яңа заман прозасында, публицистикада, бүгенге иҗтимагый һәм әдәби хәрәкәт үсешендә сизелерлек йогынты ясаган җитди иҗади казанышлары, Язучылар берлеге оешмасы эшен оештырудагы бәхәссез уңышлары, игелекле гамәлләре, каләмдәшләре арасында абруй яулаган кабатланмас үз йөзе бар.

***

Рафис Харис улы Корбанов 1957 елның 1 гыйнваренда Татарстанның Дөбъяз (хәзерге Биектау) районы Кече Битаман авылында крәстиян гаиләсендә туа. Башлангыч белемне туган авылында ала, аннары күршедәге Олы Битаман авылында урта мәктәпне тәмамлагач, 1974 елда Казан дәүләт университетының журналистика факультетына укырга килә. 1977 елда университетның өч курсын тәмамлап, «Татарстан яшьләре» газетасы редакциясендә, аннан Буага китеп, ике елдан артык «Байрак» исемле төбәк газетасында эшләп ала. 1980 елдан ул янәдән Казанда: шәһәрнең автозаправкалар идарәсендә рәссам, 1982 – 1989 елларда Татарстан радиокомитетында эшли. 1989 елдан соң төрле газета-журнал редакцияләрендә – «Салават күпере»ндә, «Идел»дә, «Әдәби җомга» газетасында, Татарстан язучыларының Әдәби фонды идарәсендә, төрек-татар газетасы «Заман»да, «Шәһри Казан»да төрле вазифалар башкара, Казан дәүләт курчак театрының әдәби бүлек мөдире, «Мәгариф» китап нәшрияты әдәбият һәм балалар әдәбияты редакцияләрен җитәкли. 2007–2008 елларда Р.Корбан Татарстан китап нәшриятында китап тарату бүлеге мөдире, редактор, редакция мөдире, баш мөхәррир вазифасын башкара. 2009 елдан шәхси эшмәкәр, 2012 елдан 2016 елга кадәр Татарстан Язучылар берлеге рәисе булып тора.

1987 елда  аның кече яшьтәге балалар өчен «Буран кайда йоклый?» исемле беренче шигырьләр китабы дөнья күрә. 1990 елдан Р.Корбан – СССР һәм Татарстан Язучылар берлекләре әгъзасы. Бүгенге көндә Р.Корбан – төрле жанрларда татар, урыс, балкар, казакъ, кабарда  телләрендә басылган илледән артык китап авторы.

                                             ***

Рафис Корбанның әдәби иҗат казанышлары барыннан да бигрәк нәниләр шигърияте белән бәйле. Бу гаҗәп тә түгел, чөнки ул үзенең бөтен рухы белән бала күңелле шәхес. Рафис Корбан иҗатта һәм иҗтимагый-әдәби эшчәнлегендә, нинди генә яшькә җитүенә, нинди генә хезмәтләр башкаруына да карамастан, табигате белән һәрчак актив һәм алга омтылучан, эчкерсез-ихлас, балалар шигъриятенә, нәниләр дөньясына да гомер буена үз һәм тугрылыклы булып калды.

Нәниләр әдәбияты – гаять катлаулы, нечкә һәм гаҗәеп үзенчәлекле бер өлкә. Монда чын-чынлап уңыш казану өчен көчле теләк, тырышлык, балалар теленә яраклаштырып яза белү генә аз, моның өчен, В.Г.Белинский сүзләре белән әйтсәк, табигатьтән нәниләр әдибе булып туарга кирәк. Нәниләр шигърияте ул – берәмтекләп табыла торган тауар. Шуңа монда шигъри табышларның үзкыйммәте бермә-бер кадерлерәк. Алардагы һәр уңышлы психологик яки эстетик җәүһәрнең милли нәниләр шигърияте хәзинәсен баетуда аерым бер әһәмияте бар.

Рафис Корбан – үз иҗатында дистә еллар дәвамында әнә шушы четерекле өлкәгә тугрылыклы хезмәт итүчеләрнең берсе. Ул Г.Тукай, Ә.Фәйзи, Б.Рәхмәт, Ш.Галиев, Р.Миңнуллин иҗатларында урнашкан уңай традицияләрне кыю дәвам итә. Без биредә аның, димәк, татар телле нәниләр шигъриятенең дә уңышы саналырлык егермеләп әсәренә тукталып үтәрбез.

Үзенең нәни укучысы, дөресрәге бәләкәй тыңлаучылары белән үзара аңлашырга ниндирәк уртак телләр таба соң әдип?

Барыннан да элек, шагыйрь буларак, нәни дусларына ул үзенең сәнгатьле-сурәтле шигъри фикерләвен тәкъдим итә: Искитмәле бу төн,/ әкият күк серле! / Күктә йолдызлары / алма кебек эре! / Урман, болын, кырлар / ай нурында йөзә./ Офыкта аҗаган / күктән алма өзә. / Керми күзгә йокы, / тыңлап ятам тынып: / Бакчада төн буе / алма коела тып-тып. («Алмалы төн»); Күбәләкләр оча уйнап, / ә һавада бал исе. / Чәчәкләр дә канатланып / очып китәрләр төсле.Чикерткә концертын тыңлап, кояш та киткән оеп; җилләр дә талган йокыга, үләнгә башын куеп. («Җәйге көндә»).

Авторның шигъри фикерләве еш кына баланың берәр шөгыленә яки уенына килеп үрелә: Ә бакчада мине бер кош уздыра – ничә көннәр сыздырыпмы-сыздыра! Ул чынлап та курайчыдыр, мөгаен... Томшыгыдыр –аның моңлы курае. («Курай»); Инде белдек: буран нигә туктаган – ул бит безнең өйгә кереп йоклаган. («Буран нигә туктаган?»).

Шигырьдән-шигырьгә баланың яшәеше, аның танып белүенә бәйле төстә уй-фикерләве, тойгылары тирәнәя, киңәя, тармаклана бара.

Әнә ул дус-ишләрен үзе белгән күп төрле бакчалар белән таныштыра һәм гөлләр-чәчәкләр бакчасы, яшелчә бакчасы, җиләк-җимеш бакчасы... дип саный торгач, азакта үзләренә аеруча якын булган тагын бер бакчага туктала:

Нинди бакча дип тормагыз, / Бу бакчаны күрсәгез; / Бу бакчада ни үсәме? / Бусында – без үсәбез!  дип, аның белән горурлану җаен таба («Бакчалар»).

«Җиләктә» шигырендә бала ямьле табигать кочагында. Биредә дә автор үз героеның психологик үзенчәлеген бик төгәл тотып алуга ирешә: Җиләклектә / Җиләк күп; / Җиләклектә / Чиләк күп. / Һәр малайда  / Бер чиләк, / Каян җыярга / Кирәк / Моның кадәрле / Җиләк? / Барыбер булмас /   Тутырып... / Ашыйм гына / Утырып.

Шагыйрь нәни геройларын җанлы табигать эчендә сурәтләргә ярата. Монда алар кызыграк та, мавыктыргычрак та булган чын тормыш каршылыклары белән очрашалар: Йөгерә сукмак, чаба, / Элдерә болын буйлап. / Үләннәр белән уйнап, / Чәчәкләр белән уйнап.

Озын-озын юллар үткәч, балалар алдында сукмак кинәт юкка чыга. Әмма табигать, баланың үзе кебек үк, һәрчак серле, шигъриятле. Анда балага өлкәннәргә лаеклы булып үсү өчен файдалы булган хикмәтләрнең әледән-әле чыгып торуы да һич гаҗәп түгел:  Сукмакны бит кайчандыр / Кешеләр салып үткән. / Димәк, сукмак салырга / Безгә дә чират җиткән.  («Сукмак»).

Баланың яшәеше турыдан-туры өлкәннәр тормышы белән тыгыз бәйле. Алар белән бергә ул борчылырга, бергә сөенергә – кыскасы, чын-чынлап яшәргә өйрәнә. Тик аерма шунда – эчке халәт кебек шактый гына абстракт төшенчәләрне дә бала үз күңел дөньясына якын булган рәвештә сиземле итеп күреп-танып ала: Авызларны ера шатлык – / Көлү булып йөзгә чыга. /  Шатлык керсә бүлмәләргә, / Тәрәзәләр шыр ачыла. / Урамнарга чыга шатлык, / Калмый торып өйдә генә...

Өлкәннәр күңелендә йөргән абстракт идеяләр дә аның нәкъ үз телендә – тоемлы рәвештә килеп ирешә: Шатлыклардан шатлык туа, / Әверелә матур җырга. / Бары тик бер шатлык кирәк / Җир төренсен өчен нурга. /   («Шатлык»).

«Мин бәйрәмнәр яратам» шигырендә, бәлки шуңадыр, бәйрәмнәрнең көн саен булып торуына да бала һич каршы түгел. Чөнки күмәк сөенеч алып килгән ул бәйрәмнәрдә аның теләк-фантазиясе, уены-чыны могҗиза булып бергә кушыла. «Минем туган көнемдә» тәрҗемә шигыре дә моның бер ачык мисалы: Мин торт состым, өлкәннәр / Эчтеләр шампанский. / Ә тәмле тамак песи / Каймак ашагански.

Авторның гади генә тормыш күренешләреннән дә шигъри мәгънә, хикмәт-могҗиза таба белү осталыгы «Үзем башлыйм» шигыренә дә үтеп кергән: Батыр калу өчен әле / Миңа бераз иртәрәк. / Тик шулай да Сабан туен / Үзем башлап җибәрәм.

Халкыбыз, димәк, Сабан туенда да нәниләргә чын бәйрәм тантанасын – тормыш белән хыялның бергә кушылу шартын элек-электән тудыра алган булып чыга.

Баланың табигый халәте, холкы, барыннан да бигрәк аның уенчыклары белән уйнавында, аларга булган мөнәсәбәтендә ачык чагылыш таба. Авторның дистәләгән шигырьләре әнә шундыйлардан: Әти миңа туган көнгә / Бүләк итте автомат. / – Син хәзер чын солдат, – диде,– / Автоматтан ат та ат! / Әйбәт атты автоматым. / Ике көн буе аттым. / Курыкмагыз атар бу дип... / Мин инде аны ваттым. («Автомат»).

«Сөйләшергә өйрәтәм» шигырендә баланың мәхәббәте аның курчагына төбәлгән. Бөтен шартын туры китереп – чын әниләрчә итеп, ул аның белән аралашу, аңа карата үзенең ярату тойгыларын аңлату җаен таба: Булсам да бик / Нәни мин, / Курчагыма / Әни мин. / Ашатам да / Йоклатам, / Елаганда /    Юатам. / Аннан юам / Керләрен: / Оек белән / Күлмәген. /

Әмма тәрбия хәтта уенда да каршылыксыз гына бара алмый. Ул әнә, әнисе кебек, кызының бөтен сораганнарын да үтәр иде дә, курчагы сөйләшә белми икән: Сөйләр иде,– / Шуны да / Белми торам, / Карале, / Курчагымны / Сөйләшергә / Өйрәтәсем / Бар әле.

Әле аның бер тыңлаусыз шәкерте дә бар. Ул – Муйнагы: Мөмкин түгел өйрәтергә / Һичбер ничек! / Уенчык эт түгел шул ул, / Ул – чын көчек! («Уенда уен гына»).

Автор баланы укырга өйрәтү, аны мәктәпкә әзерләү һәм, гомумән, нәниләрнең фикерләү сәләтен үстерү мәсьәләләренә дә якыннан торып катнаша. Аның шигъри табышмаклары шуның бер мисалы: Беркем аны югалтмаган, / Ләкин һаман табалар... / Сез дә табышыгыз әле, / Нәрсә соң ул, балалар?

Шагыйрь нәниләргә сатирадан да өлеш чыгармый калмый. «Каюмның дуслары» шигырендә без нәниләрнең үз алыш-бирешенә тап булабыз: – Каюм, Каюм, / Дустың кем? / – Әлбәттә инде, / Гөлсем! / Ишетәсеңме, / Гөлсем? / Бир алмаңның / Берсен!

     Берсеннән икенчесенә, өченчесенә күчеп... дуслык тойгысын шулай раслата торгач, дуслыкны ныгыту чираты Әюпкә җитә: – Бүген дустың  кем,  Каюм? Әйдә, син дус бул, Әюп! Ләкин минем Кесәмдә / Юк шул һичбер нәрсә дә!..

Көлке дә кызганыч та... әмма нишләмәк кирәк, монысы инде безнең бүгенге үз тормышыбыз.

Авторның «Капкорсак» шигыре дә бик күпләрне чеметә торган итеп язылган. Ул кулинария һәм берочтан ана телен югалту, әхлак-тәрбия өлкәсенә дә тигез кагыла: Капкорсак, капкорсак, / Ашаган күп бавырсак. / Ашаган күп тәбикмәк, / Коймак, бәлеш һәм икмәк. / Чәкчәк, сумса, кош теле /Һәм ике табак белен. / Ашаган чакта белен, / Йотып җибәргән телен. / Аңа соң тел ник кирәк? / Ашарга бир тизрәк!

Шагыйрьнең рус әдәбияты классикларыннан файдаланып иҗат ителгән тәрҗемәләрен дә әнә шушы милли хәзинәбезне баету ягыннан зур әһәмияткә ия булуын әйтеп үтәргә кирәк.

Аларның «Минем туган көнемдә» дигәне белән алда танышып үткән идек инде. Биредә мисал итеп тагын берсен атап үтик. Ул – «Санамыш»: Бер, ике, өч, дүрт, биш. / Бакчага кергән куян. / Кәбестәне кимергән, / Китергән бик зур зыян. / Сунарчы аңа аткан, / Куян һушын югалткан. / Өйгә алып кайткачтын, / Куян чыккан да качкан. /

Санамыш булгач, уен башлана... димәк, шау-шулы, шигъриятле  балачак дөньясы дәвам итә.

(Дәвамы бар)

Реклама