Логотип Казан Утлары
Хикәя

Соңгы сабантуй (ахыры)

(Башыннан укыгыз)

Иң тәүдә ярышка атларны җибәрделәр. Үрге Гөлем белән Иске Гөлем бригадасы Сабантуйда бергә булырга вәгъдәләшкәннәр иде. Ат чабышы белән бәйрәм башланып китте. Иске Гөлем бригадасыннан килгән ат беренче урынны алды. Ат муенына чигелгән сөлге бәйләнде, атта чапкан Келәшчә Миңнеханга чалбарлык товар тоттырдылар. Халык атта ярышучыларны бүләкләүне карап та тормады, көрәш буласы урынга ашыкты. Атлар өстендә чапкан малайларның туган-тумачалары җиңүчеләрне котласа, җиңелүчеләрне тынычландырып, аларга пешкән йомырка белән яулыклар өләшенде.

 Көрәш буласы мәйданны халык алдан ук уратып алды. Тәртип саклаучы комсомоллар уң беләкләренә кызыл тасма бәйләп кысылган мәйданны киңәйтергә тотынды. Иң тәүдә бала-чага чыгып көрәште. Җиңгәннәргә дә, җиңелүчеләргә дә кулъяулык белән кәнфит бирделәр. Аннан инде яшь егетләр чыкты. Алар да бүләксез калмады. Менә күптән көткән, Сабантуй батыры булырга җыенган ир-егетләр бил алышырга әзерләнә башлады.

Сабантуйга барырга җилкенеп йөргән Миңнегәрәй иртән хатыны Рабигага үзенең итекләрен дегетләп куярга кушты да колхоз эше белән чыгып китте. Ул шулай бит инде, бәйрәм булса да, эшеңне онытырга ярамый. Миңнегәрәй гомер бакый, үзе белә-белгәннән бирле урман кисте, урман чыгарды. Сугыштан исән-имин кайткач та, шул эшен дәвам итте. Әле дә урман хуҗасы булган Кыям, киселәсе урманны күрсәтергә дип, аны иртә таңнан үзе белән алып китте. Урманнан сәгать уннарда гына кайттылар.

Миңнегәрәй, чәй дә эчеп тормыйча, бәйрәмгә барырга әзерләнә башлады. Хатыны кичә үк үтүкләп куйган шакмаклы күлмәген киде. Тик менә аякка кияргә дигән итеккә чират җиткәч, кәефе кырылды. Итек бит майланмаган. Миңнегәрәй тавышын күтәреп:      – Бәй, нигә итекне дегетләмәдең? Иртән үк әйтеп чыгып киттем бит. Нәрсә эшләп яттың, шул итекне дә майламагач? Мин кеше алдына ничек барып басыйм иске итек белән? – дип кычкырды.

   Рабиганың бүген эше каты иде. Әле чак ипиен әвәләп, мичкә тыкты. Җитмәсә сөт аертырга Миңсара сепаратына барасы бар. Эшләре бүген бигрәк тә тыгын. Барчасы бергә килеп өелде. Суга башлаган паласын да бетерергә кирәк. Кирәк тә кирәк, һич кенә дә бушарлык түгел. Кая ул тау башындагы бәйрәмгә бару, ди. Җитмәсә, ире ачу китереп, нәрсә сөйләп тора? Кызмаган җиреңнән кызарсың.  

  – Бәйдән ычкынган ата эт кебек, чыгып китү ягын гына карыйсың. Кичтән үк майлап куярга иде итегеңне. Олы малаеңа кушарга иде. Майласын иде.

– Соң нигә берәрсенә кушмадың? Нәрсә сөйләп торасың тагы. Ата эт, имеш. Мин дә уйнап йөрмәдем. Эш буенча йөрдем. Булсын дип тырышам.

– Балаларың да үзеңә охшаган. Синең арттан ук бәйрәмгә дип чыгып шылдылар. Күрми дә калдым.  

  Шулай әйткәләшә-әйткәләшә, Миңнегәрәй тиз-тиләмән итеген дегетләп, ишегалдына чыкты. Хатынының, ичмаса чәй эчеп ал, дигәнен дә ишетмәде. Рабига ирен чәй табынына чакырырга ишегалдына чыкканда, ул инде тыкрыктан ашыга-ашыга, тау ягына китеп бара иде. Хатын эчтән генә: «И-и, шушы кара йөрәкне, һич кенә дә ипкә кертеп булмады инде. Баш бирмәс нәмәстәкәй», – дип калды.    

 Ә Сабантуй гөрли. Хөснулла әле генә чираттагы үзенә каршы чыккан берәүне баш аша очырып, аркасына салды. Шатлыгыннан кулындагы җитеннән тукылган кызыл башлы сөлгесен баш очында болгап, көрәш мәйданын ике тапкыр урап чыкты. Көрәш мәйданында судья булган Зөфәр Хөснуллага каршы чыгып көрәштерү өчен әле яңгырчыларны, әле гөлемнәрне үгетли башлады. Юк, озын Хөснуллага каршы чыгучы табылмады. Шулчакны юктан кызык ясарга яраткан һәм өченче ел гына Себердән кайткан Гөлемнең атаклы карагы Хәйрулла уртага чыгып:

– Әйдә, курыкмасаң чык миңа каршы! – дип, сөрән салды.

 Барча мәйдан «ах» итеп тынып калды да шаркылдап көлеп җибәрде. Китте шау-шу. Карнайлылар: «Батыр ял итсен. Инде ничә кешене әйләндереп салды. Алай булмый ул. Батырга да ял кирәк, судья нәрсә карый!» – дип шаулаштылар. Хөснулла үзенең иңбашыннан гына торган Хәйруллага карап:

 – Бу кесә карагы белән мин көчемне әрәм итеп көрәшеп тә тормыйм инде, – дисә дә, сөлгесен уң кулында әйләндерә-әйләндерә, уртага чыкты. Халыкка горур гына өстән карап, Хәйрулланың башына сөлге белән суккалап алды. Шулай итеп каракны үзенчә мыскыллады. Мәйдан әле тып-тын торды, әле шаркылдап көлде. Хәйрулла үзеннән көлгәннәрне бер вакытта да буш калдырмады. Авылдашлары аңа беркайчан да карак дип әйтмәде. Алай гына да түгел, артында да угрылыгы турында кычкырып сөйләмиләр иде. Ә монда барча Сабантуйга фашладылар. Әллә шуңа гарьләнеп, Хәйрулла мәче җитезлеге белән Хөснулланың биленнән сөлгесе белән кысып күтәреп алды. Булачак батыр сөлгесен көндәшенең биленә салырга да өлгермәде генә түгел, сизми дә калды. Юк, Хәйрулла колганы күтәреп бәрмәде. Кинәт кенә батырны ычкындырды да халыкка:

 – Бу самавыр морҗасы белән көрәшә алмыйм. Кырынмыйча килгән. Әллә иртән юынып та тормаган инде, – дип, сөлгесен мәйданга очырды. Халык тагы шаркылдап көлде. Хөснулла җавапсыз гына бер елмаеп алгач, урынына барып утырды. Хәйрулла шулчакны ашыга-ашыга, көрәш мәйданына якынлашып килгән Миңнегәрәйне күреп калды да: – Әнә минем белән көрәшерлек кеше килә. Мин шуның белән көрәшәм, – дип, судьяга дәште. Иелеп, сөлгесен кулына алды. Халык, кызык табып, каракны әйдәләп өндәргә тотынды. Төрлечә дәртләндерә башладылар.  

Миңнегәрәй килеп җитмәстән үк, халык икегә аерылып, юл ярды. Аптырап калган ирне әйдәләп, мәйдан уртасына чыгардылар. Ир мәйдан уртасына чыкмас та иде, уртада аны чакырып, Хәйрулла абзасы тора. 

Хәйрулла бәләкәй генә буйлы, ябык кына гәүдәле, әмма бик җитез һәм күзләре янып торган ир уртасын узган абзый. Миңнегәрәй аны яхшы белә. Берничә тапкыр ялланып, Каенүзәкләргә урман да кисештеләр әле. Хатыннары да Әнәч авылыннан шикелле. Хәйрулла мәзәк уйлап табып шуны кылмаса, Хәйрулла булмас; ул ирнең дегетләнгән итегенә ишарәләп:

  – Нәрсә Миңнегәрәй, яңа итегеңне күрсәтергә килдеңме? Әллә булмаса, көчеңнеме? Көчеңне күрсәтергә уйласаң, сал итегеңне. Югыйсә пычрануы бар, – дип, иргә күз кысып алды. Аңлады, барысын да аңлады ир. Бу халыкның күңелен күтәрү өчен шаярып алу гына иде.  

    – Икесен дә күрсәтергә килдем.      

 Менә ике ир көрәшә башлады. Берсе төптән юан, киң күкрәкле, җилкәләре колхозның тегенди-мондый үгезеннән калышырлык түгел. Миңнегәрәй, дөресен генә әйткәндә, тауга терәп, үгезнең койрыгын гәүдәсеннән суырып алырлык бәндә булса да, бик басынкы. Әмма кыздырсалар, күзенә ак-кара күренми, утка да ташлана торган кеше иде. Икенчесе, әйткәнемчә, чандыр гына гәүдәле, арурак төчкерсәләр дә, егылып китәр төсле кеше. Ләкин шундый булуына карамастан, ут бөрчәсе кебек җитез һәм күзеннән дә ут бөркелеп тора торган җиңел гәүдәле, тирә-якта даны чыккан карак. Әмма олы яшьтә булып, комы коела башлаган иде инде.

 Хәйрулла мәйдан уртасында яланаяк басып тора. Гадәттә көрәшүчеләр яланаяк көрәшәләр. Шуңа да ул Миңнегәрәйгә итеген салырга кушты. Менә шулай яланаяклы ике ир көрәшә башлады. Берсе – Яңгырчыдан, икенчесе – Гөлемнән. Карнайдан килгән озын Хөснулла карнайлылар таләбе буенча ял итә. Мәйданда бер-берсенә көчләре буенча да, гәүдәләре буенча да туры килмәгән ике ир хәлдән таеп көрәшәләр. Әле берсе, әле икенчесе күтәреп ала. Тик ега гына алмыйлар. Читтән карасаң, чынлап та бу ике ир манма тиргә батып көрәшә, диярсең.    Хәйрулла Миңнегәрәйнең колагына пышылдап кына:

  – Мине күтәреп бәрә күрмә. Бераз мәйдан буйлап йөртеп каныңны кыздыр. Үзем әйткәч, җайлап кына аркама салырсың. Беләсең инде, Верхатин урыслары кыйнап, өч кабыргамны сындырдылар. Шуңа күрә чамалап кылан. Беләм, көчең җитәрлек. Син колганы җиңәчәксең. Билеңне бирмә. Матри малай, билеңне бирмә! Йә, хәзер җайлап кына, мине егып салсаң да була, – диде.       Шулай итеп, Миңнегәрәй Хәйрулланы кинәт кенә күтәреп алды да җай гына аркасына китереп салды. Судья таләбе буенча Миңнегәрәй белән тагы бер-ике кеше көрәшеп алды. Алар да Миңнегәрәйдән тиз җиңелде. Мәйданда ике батыр калды. Халык түземсезләнеп көтә: кайсы җиңәр? Шунда түбән очтан әллә Келәшчә Шәмсетдин булды, Миңнегәрәйнең әтисенә:

 – Чыгарма улыңны. Имгәтүләре бар. Күрмисеңмени, карнайлылар нинди мужикны әзерләгәннәр. Малаеңнан ике баш югары бит. Гәүдәсе генә нәрсә, дүсмәт. Аяклары Өршәккә салынган күпер баганасыннан да юан.

Карнайлылардан да бер-ике ир Миңнегәрәйнең кыска буеннан көлеп алды. Җитмәсә берсе:  

– Әле соң түгел. Малаеңны алып кайтып кит. Хөснулла түбәсенә берне сөлгесе белән сукса, тезенә чаклы җиргә кереп китәчәк бит, ботына чаклы батмаса әле, – дип кычкырды.    

   – Карама беләккә, кара йөрәккә.      

– Карадың, карамадың. Сезнең йөрәкнең нинди икәнен беләбез инде, – дип куйды тегесе.

Халык сыек кына көлешеп алды. Әлеге дә баягы, әл-пи, ти-си таягы, дигәндәй, Миңнегәрәйнең кушаматы «карайөрәк» иде. Чөнки нәкъ ирнең йөрәк турысында бала учы зурлык кара миңе бар. Шуңарга карап бирелгән кушаматы иде бу.  

  Менә алыш башланды. Хөснулла нинди генә озын таза гәүдәле булып күренсә дә, төптән юан Миңнегәрәйне җирдән күтәреп ала алмады. Үз чиратында Миңнегәрәй колга буйлы Хөснулланы җирдән бер-ике тапкыр аерса да, тегене алып очырырга осталыгы җитмәде. Колганың аяк-куллары озын шул. Менә шул вакытта мәйданның әле бер ягына, әле икенче ягына чыгып, йөгереп урап йөргән карак кына:  

– Күтәреп бәр, шул самавыр морҗасын! Күтәреп бәр! Баш аша очыр! Баш аша, баш аша! – дип кычкырып, Сабантуй яланын яңгыратты. Юк, булмады. Бер батыр да җиңмәде дә, җиңелмәде дә. Инде көрәшчеләр манма тиргә батты. Икесе дә арыды. Колхоз үгезләре сөзешкәндәге кебек, мышнап төштеләр. Ниһаять, башка ярышларны үткәрүчеләр дә үзләренә йөкләтелгән эшләрен тәмамлап, көрәш мәйданына җыелды. Ә көрәш һаман дәвам итә. Инде зур казаннарда пешкән ашлар да суына башлады. Шунда силсәвит рәисе мондый тәкъдим кертте:  

 – Аркан тартышсыннар. Кем җиңә – шул батыр була.

 Шулай килештеләр. Тиз арада читтә тугарылып куелган атлар кырыннан ике дилбегә алып килделәр. Дилбегәләрнең очын бер-берсенә бәйләделәр. Зур боҗра сыман аркан хасил булды. Тәртип буенча көрәшчеләр арканны ике култык асларыннан үткәреп, җилкәләренә киеп тартышырга тиеш.

 Шушы шартны ишеткән көе Хәйрулла карак шатлыгыннан үрле-кырлы сикереп, учын учка уа-уа:    

 – Бетте, Яңгырчы җиңәчәк! Карнайларга капут! Без җиңәбез. Самавыр морҗасы-пажар каланчасы, ишетәсеңме? Сиңа хинде хох!  

Хәйрулла шулай сугыштан кайткан фронтовикларның үзара сөйләшкәндә, нимес сүзләрен кушып сөйләшүләрен кабатларга ярата иде.

 Карнай Чынтимер:  

     – Тилегә тиле дисәң, тигәнәк буе сикерә, ди. Син кесә карагы бөтенләй шаша башладың, – дип үртәде.  

   – Мыскыл итмә мине! Мин беркайчан да кесә карагы булмадым.  Мин – настоящий вор! Сезнекеләр ул кесә карагы. Без андый-мондый вак-төяк белән кул пычратмыйбыз. Кеше кесәсендәге көнбагыш карагы түгел без. Кирәк булса, иртәгә үк казаклардан ат алып кайтып бирәм үзеңә. Атларыгыз да беренче урын ала алмады бит. Ичмаса, ат белән күңелеңне юатырсың.

Карак белән карнайлар сүз көрәштергән арада батырлар мәйдан уртасына чыгып басканнар иде. Шунда Хәйрулла көрәшне алып баручы судья кисәтүенә дә карамыйча, Миңнегәрәй кырына чыгып, аның җилкәсенә эленгән арканны рәтләгән булып пышылдап өлгерде: «Тартыша башлагач, тезеңне бөкмә. Киеренке вакытта тезеңне бөкми генә артка чигенеп куй. Шул чакта каланча йә алга иелеп каплана, йә тураеп баса башлый. Менә шул чакны чамалап алга ыргыл. Барча җан ачуың белән. Озын колга авып төшәчәк. Миңа карап тартыш. Мин баш какканда эшләрсең бу эшне. Ярый, Ходай кушмаган эш булмас. Ышан, без җиңәбез. Теге урман кискәндә, сазлыктан бүрәнәләр өстерәгәндәге кебек өстерә. Күзең атылып чыкса чыксын, әмма нык көчән. Син килгәнче күтәреп карадым мин аны. Көче чамалы. Коры куык. Гәүдә генә бар».

Барча Сабантуй икегә аерылды. Бер якта – Миңнегәрәй яклылар. Икенче якта – озын Хөснулланыкылар. Хөснулла тарта башласа, аның яклылар, әйтерсең лә, арканны аңа кушылып тартышалар, гәүдәләре белән читкә авышып, «а..ах», «ааах» дип ыңгырашып куялар. Инде Миңнегәрәй көчәнеп әз генә теге колганы өстери башласа, бу яктагылар «ах» та «ух» килеп көч бирәләр. Көрәшкән вакытта ук юеш, йомшарып беткән җиргә аркан тартышучыларның аяклары шайтан сөягенә чаклы үк батып бетә. Әллә Хәйрулланың киңәше ярдәм итте, әллә Хөснулла ялгышты: Миңнегәрәй арткарак чигенгәндә, колга, алга капланмас өчен, ниндидер мизгел арасында гәүдәсен турайтты. Шул чакны Миңнегәрәй кинәт бар көченә алга ыргылды. Хәйрулла әйткәнчә, Самавыр морҗасы гәүдәсен тота алмыйча, авып төште. Егылган кешене өстерәп сызык аша чыгару Миңнегәрәйгә әллә ни кыен булмады. Теге вакытта урман кискәндә, сазлыкка баткан атны ничек өстерәп чыгардылар да аннан шул сазлык аша күпме бүрәнә өстерәделәр. Менә шул вакытта алган күнекмә-тәҗрибәләр бик тә ярап куйды. Барча Сабантуй «ах!» итте. Яңгырчылар дәррәү «урра!» кычкырып җибәрде. Тик карнайлар гына бераз ни булганын аңламый тордылар да, гүләшеп:

– Хәрәм, бу хәрәмләшү була!    

 – Яңгырчы ягы авыш, түбән таба. Шуңа да безнең батыр җиңелде.

– Яңадан тартышсыннар! Яңадан! Урыннарын алышып.  

Тавыш китте. Карнай халкы – кызу халык, мәйдан уртасына ук чыкты. Түбән Гөлемнән килгәннәр белән Үрге Гөлем кешеләре арасында чак бәргәләш-сугыш чыкмады. Чөнки Түбән Гөлемнәрнең күбесе карнайлар яклы булып, Үрге Гөлем барчасы диярлек Яңгырчы авылын куәтләде. Сугыш чукмарларын, бәйрәмне бозмагыз дип, тиз бастылар.

  Бераз икеләнеп торганнан соң, көрәшне җитәкләгән судья башка уеннарны җитәкләүчеләр белән бергәләп киңәшеп алды. Мәйданны таратып, читкәрәк китеп, аркан тарткан урынны карадылар. Чынлап та, көрәш мәйданы Яңгырчылар ягына таба авышрак төсле күренде. Шуларны җентекләп ачыклаган арада аркан тартышучылар һәркем үзе яклылар арасында ял итәргә утырды. Ә самавыр морҗасы Хөснулла, күкрәгендәге тирләрен сөртә-сөртә, Яшелкүл авылыннан килгән Әбүбәкердән:  

– Кара әле, кордаш, синең бал бик шәп була торган иде. Алай-болай берәр нәрсә алып килмәдеңме? Тамак кипте. Су эчсәм, аякка төшәргә мөмкин. Булса, берәр стакан салып бир әле. Бал кыздырып та җибәрер. Мин теге бөкеч бүксәне «хә!» дигәнче сызыктан тартып чыгарам аны.  

Әбүбәкер йөгертеп кенә, арбасыннан шешәгә тутырылган әче бал алып килде. Кеше-кара күрмәсен дип, карнайлылар Хөснулланы каплап торды. Ярты шешә бал «хә» дигәнче самавыр морҗасының ашказанына төшеп ятты һәм хуҗасын кыздыра да башлады. Бу бик тә шәп итеп әчетелгән бал балы иде. Менә тагы көрәш – аркан тартышу башланды. Хәзер Хөснулла яклылар – бу якта, ә яңгырчылар – каршы якта. Халык та тизрәк ярышны карарга уңайлы урынны алып калу өчен шау-гөр килеп, урын алыштырды. Тәүдә Миңнегәрәйнең җиңүенә шикләнеп караучылар да аның ягына чыгып, ирне дәртләндерергә тотындылар. Ә инде Хәйрулла карак, артына ут капкан кеше кебек кайда басарга белми үрсәләнеп кычкыра. Кычкырмый ни, кычкыра шул, аны бит бүген кесә карагы дип хурладылар. Менә хәзер күрерләр инде, кем ягы җиңәр дә, кемнең кем икәне беленер:  

– Мин әйткәннәрне тыңла! Миңа кара, миңа!  

 Тик Миңнегәрәй генә аны күрми дә, шәйләми дә шикелле. Кызарынып- бүртенеп көчәнә. Ә менә Хөснулла корсагына төшеп яткан әче бал үз эшен эшли башлады. Тик умарта балыннан коелган балның шундый үзенчәлеге бар. Башың шәп эшләргә мөмкин. Телең дә, зиһенең дә ачылып китә, әмма аяк-куллар йомшара да куя. Әйтерсең лә гәүдәгә тегеп куелган бау инде. Һич тыңламый башлый. Әле дә шулай булды. Булмый ни, булыр шул. Буыннан буынга умарта асраган Әбүбәкер нәселе балны коя белә ул. Былтыр көз үк коеп, суык базга төшереп куйган иде ул аны. Бал бик киселеп китмәсен өчен әзләп-әзләп зимләп тә торды. Әле дә Сабантуйда танышлары белән бәйрәм итеп алырга исәпләп алып килгән иде. Менә бит кемнең ризыгына насыйп булган. Булса була инде. Булачак батырга берни дә жәл түгел.  

Бу юлысы да Миңнегәрәй карак абзасының киңәшенә колак салды. Баягы алымны кабатларга булды. Җаен туры китереп кинәт кенә, артка чигенде. Хөснулла гөрселдәп алга барып төште. Ул гына да түгел, үзләре йомшартып инде баткаклана башлаган җиргә бите белән кадалды. Авыз-борынына гына түгел, күзләренә үк баткак тулды. Нәрсә булганын аңламый да калды, аңлап башын күтәргәндә, бите адәм карамаслык булып баткакка буялган. Ә Миңнегәрәй аны бүрәнә урынына өстерәп китеп бара. Яңгырчылар дәррәү «урра!» кычкыра. «Афәрин! Маладис! Шулай кирәк мактанчыкка! Пажар каланчасы, белсен кем белән көрәшәсен дә, кем белән ярышасын! Монда тол хатыннарның, әби-чәбиләрнең төзәтергә биргән самавырларын сатып эчү түгел, бу – Сабантуй! Сиңа – Сабактуй. Сабактуй!»

Кемдер, килмешәкләргә шул кирәк, дип тә ычкындырды шикелле. Әллә шулай тоелды гынамы? Белмәссең, бу мәхшәрдә колагыңа әллә нәрсәләр дә ишетелергә мөмкин.    

 Миңнегәрәй өстерәвеннән туктап, җиңүен раслап, кулларын күтәрде. Ул да шатлана иде. Дуслары Миңнегәрәйне кочаклап-кочаклап, рәхмәт әйтәләр. Тик Карнайдан әлеге шул Чынтимер:    – Җиңү дөрес түгел. Яңадан тартышсыннар. Менә карагыз, кара. Хөснулла сызыктан чыгып бетмәгән, – дип, сөрән салды.  

 Халык ни әйтергә дә белми борылып, Хөснуллага карады. Чынлап та Хөснулланың ярты гәүдәсе сызыктан чыгып бетмәгән икән. Ә Хөснулла аягына басарга тырышып торырга чамалый. Шул вакытта бөтенесен таң калдырып Хәйрулла карак «каланча»ның арба тәртәсе кебек аяклары арасына кереп, тегене әллә ни көчәнми генә урынында борып, сызыкның бу ягына өстерәп чыгарып та куйды. Барча халык гөр килеп хәтта кул чапты.  

Сабантуй шулай тәмамланды. Бер көтү ир-ат Миңнегәрәйне җиңгән бүләк сарыгы белән өйләренә чаклы озатып куйды. Миңнегәрәйнең балалары әле кайтмаган. Алар Сабантуй боткасы ашарга дип, казан янында торып калды. Ир өйгә кергәндә, Рабигасы соңлап кына төшке ашка өстәл әзерләп йөри иде. Ире килеп кергән көе ризасызлыгын белдереп:  

– Нәрсә, ашавыңны да онытып йөрисең. Әллә теге очтагы түтәң сыйлап кайтардымы? – дип, теге очтагы ире сугышта үлгән Миңсылу турында төрттерүе иде.      

  Миңнегәрәй шатлыгын яшерергә теләп, хатынына елмайган йөзен икенче якка борып, өстендәге кәчтүмен сала башлады. Хатыны иренең көрәшкәндә пычранып беткән чалбарын күреп, тагы әллә нинди тавыш күтәрергә чамалаган иде дә, ире елмаеп хатынына карап:  

– Әйе шул. Миңсылу сыйлады. Балаларны да алып калды әле. Алар да тамак туйдырып кайтыр. Җитмәсә сарык та биреп җибәрде әле. Ышанмасаң, абзарга чыгып кара.  

     Шулвакыт олы улы Барыс ишектән керә-керешли үк:  

– Әни, әни! Беләсеңме, безнең әти Сабантуй батыры булды. Бүләккә сарык бирделәр. Үзе көрәшкән сөлгене биленә бәйләделәр! – дип кычкырды.

Нәкъ шул чакта Миңнегәрәй кәчтүмен чишеп хатынына борылды. Чынлап та билендә бик матурлап тукылган кызыл башлы бизәкләп чигелгән киндер сөлге иде.      

 Ә самавыр морҗасы Хөснулла Сабантуйдан җәяүләп кайтты. Авылдашларыннан берәү дә аны арбасына утыртмады. Җитмәсә, яшьләр авылга кергән урындагы күпер төбендә көтеп алып, иманын укыттылар. Хөснулла биш елсыз Карнай авылына килмәде. Илчегол авылында ята икән дип сөйләделәр азактан. Менә шулай тәмамланды «Урал» колхозындагы сугыштан соңгы тәүге Сабантуй. Әллә ничә еллар үтсә дә, һаман бик күңелле булды дип, картлар әле булса искә төшерә.