ИДЕЛ-ЧУЛМАН ТӨБӘГЕНДӘ ИСЛАМ ДИНЕ: ИДЕЛ БУЕ БОЛГАР ДӘҮЛӘТЕ (дәвамы)
Хәзәр каһанлыгында диннәр
VI–XI гасырларда төрки халыкларның Үзәк Азиядә, Себердә һәм Идел буендагы дәүләтчелек тамырлары мәшһүр һуннарга һәм Төрки каһанлыкка барып тоташа. Аның тарихи-мәдәнитрадицияләрен Уйгыр каһанлыгы, Югары Янәсәйдә (Енисей) Кыргызлар дәүләте, Иртеш буйларында кимаклар һәм кыпчаклар, Азов диңгезе буенча Бөек Болгар дәүләте һәм Хәзәр каһанлыгы, Идел-Чулман төбәгендә Болгар дәүләте дәвам итә.
Көнбатыш Төрки каһанлыкхәлсезләнә башлагач, 630-нчы елларда аның җирләрендә Кара диңгезнең төньяк ярларын, Кавказ тау итәген һәм Каспий үзәнлеген биләгән, халкы ярымкүчмә тормыш алып барган Бөек Болгар дәүләте оеша. 665 елда дәүләтнең җитәкчесе Кубрат вафатыннан соң берничә ел узгач, болгарлар Хәзәр каһанлыгына буйсыналар. Кубратның кайбер уллары мондый вазгыять белән ризалашмыйча, үз кабиләләрен алып, башка төбәкләргә китәләр. Әйтик, Аспарух исемле улы 680 елда Дунай елгасы буена күченеп, биредә Дунай Болгарстаны дәүләтен төзи.
Болгарлар һәм күчмән хәзәрләр тугандаш кавем булып, бер-берсенең телләрен аңлап, көн күрәләр. Аларның хуҗалык рәвеше һәм тормышлары да бер-берсенә охшаш, галимнәр алардан калган матди истәлекләрне Салты-маяк археологик культурасы дип атап йөртәләр (Дәүләтшин Г.М. Төрки-татар рухи мәдәнияте тарихы. Казан, 1999.31 б.). Хәзәр каһанлыгындагы кабилә-халыклар берләшмәсендә болгарларның урыны югары була.
Инде билгеләп үткәнчә, хәзерге Россия территориясендә ислам дине таралу гарәпләрнең VIII гасырда Төньяк Кавказга, бу җирләрдәге байлыкка кызыгып ясаган һөҗүмнәре белән бәйле.
Ул заманда сәяси тормышка һәм халыкара мөнәсәбәтләргә диннәрнең йогынтысы гаять зур булу сәбәпле, гарәпләргә бәйлелеккә төшкән Хәзәр каһаны 737 елда ислам динен кабул итә һәм, шул рәвешле, дәүләтнең хәлифәткә буйсынуын таный. Урта гасыр сәяси һәм мәдәни күзлегеннән караганда, каһанның ислам дине кабул итүе Хәзәр дәүләтенең рәсми рәвештә ислам дине кабул итүенә тиң була. Моны Хәзәр дәүләте башкаласы Итилдә гарәп шрифтында, куфи язуы белән гарәп дирһәмнәре сугылу һәм аларны хәзерге архелогларның күпләп табулары раслый (Мухамадиев А.Г. Новый взгляд на историю гуннов, хазар, Великой Булгарии и Золотой Орды. Казань, 2011. С.35). Шушы вакыйгадан соң ислам дине төрки кабиләләр арасында тарала башлаган һәм аларның кайберләре исламны кабул иткәннәр дип әйтергә нигез бар. Ләкин Хәзәр каһанлыгында ислам диненең язмышы гарәпләр яулап алган башка җирләрдәге кебек булып чыкмый. Биредә ислам төп дин булып китми: ислам динен кабул итүне үлемнән котылу һәм тәхетен саклау чарасы дип караган каһан, яулап алу куркынычы бетүгә, кабат яһүди диненә кайта.
Йомгаклап әйткәндә, Хәзәр дәүләтендә берничә конфессиональ төркем аерылып тора: хакимиятне үз кулларында тоткан яһүдләр, тәңрегә табынучы мәҗүси төрки күчмәннәр, мөселман төркиләр һәм шәһәрләрдә яшәүче христианнар. Бу хактаХ гасыр урталарында гарәп сәяхәтчесе әл-Истаһрикаһанлыкның башкаласы булган Сәмәндәрне сурәтләгәндә болай дип яза: «Яһүд динендәге каһанныңсараенда якынча 4 мең кеше яши: хәзәр мөселманнары, христианнар, сыннарга табынучылар һәм яһүдиләр; яһүдиләр азчылыкны, мөселманнар күпчелекнетәшкил итә. Башкалада, шулай ук, яһүди, мөселман, христиан һәм сыннарга табынучыларның мәхкамә эшләрен тикшереп карар чыгаручы җиде хәким бар». (Большаков О. Ал-Истахри – Ибн Хаукаль // История татар с древнейших времен. Т. II. Волжская Булгария и Великая Степь. Казан, 2005. С.747).
Шушы дәвердә бер төркем болгарлар, Идел елгасы яры буйлап төньякка таба хәрәкәт итеп, Идел-Чулман төбәгенә килеп урнаша. Тарихчылар, археологик казылмаларны һәм каберлекләрне өйрәнеп, болгар кабиләләре бу җирләргә берничә дулкын булып күченгән, дигән фикердә торалар. Гарәпләрнең 737 елгы һөҗүменнән соң бер төркем болгарлар Идел-Чулман буйларына килгән булалар. Күрәсең, бу күченү гарәп баскыннарының үткен кылычыннан котылу һәм исән калу белән бәйледер. Хәзәр каһанлыгында хакимият яһүдләр кулына күчү мәҗүси һәм күчмән менталитетлы төрки кабиләләр җитәкчеләре арасында башта – аерымлану, соңрак килешмәүгә сәбәп була. Яһүдләрнең күчмәннәр арасында үз диннәрен тарату сәясәтедалада зур ризасызлык тудыра, бер үк вакытта кайбер мәҗүси кабиләләр яһүди динен кабул итә. Шушы дини каршылык тагын бер төркем болгар кабиләләренең Урта Идел буена күченүенә китерә.Яңа җирләргә соңгы күченү IX гасыр азагы – Х йөз башына карый, Хәзәр каһанлыгына күчмәннәр һөҗүмнәре нәтиҗәсендә илдәге тотрыксызлык белән аңлатыла[1]. (Хузин Ф.Ш. Булгарский город в Х – начале XIII вв. Казань, 2001. С.52-61).
[1]Идел буе Болгар дәүләте (әмирлеге) тарихын өйрәнү илебез тарих фәнендә һәрвакыт диярлек үзәктә булды. Ш. Мәрҗанинең «Мөстәфадел-әхбар фи әхвали Казан вә Болгар» (Казан һәм Болгар хәлләре турында файдаланылган хәбәрләр) исемле хезмәтендәге болгарлар татар халкы оешуының төп нигез ташы дигән фикер бәян ителә. ХХ гасыр башында татар историографиясе төрки-татар концепциясен алга куеп эшләсә дә, Болгар тарихы Ф. Халиди, М. Рәмзи, Р. Фәхретдин, Г. Әхмәров фәнни эшләрендә дәвам ителде. Совет хакимияте утнашкач, 1920 елларда Болгар дәүләтендә кагылышлы сюжетлар В.В. Бартольд, М.Г. Худяков, В.Ф. Смолин, Г. Гобәйдуллин басмаларында урын алды.
Бөек Ватан сугышыннан соң СССР Фәннәр академиясенең 1946 елда булып узган фәнни сессиясендә рәсми рәвештә казан татарларының килеп чыгышы Идел буе болгарларыннан башлана дигән карар кабул ителде. Бу вакыйга ТАССР һәм РСФСР фәнни үзәкләрендә Болгар тарихын өйрәнүне алгы планга чыгарды.
Беренче чиратта, археологларның Болгарның матди истәлекләрен өйрәнүдә искиткеч зур хезмәт куюларын әйтергә кирәк. Болгарлар турында төп хезмәтләрне дә алар язды. Биредә Совет чоры галимнәреннән А.П. Смирнов, Н.Ф. Калинин, В.Ф. Генинг, А.Х. Халиков, Е.П. Казаков, Н.Я. Мерперт, Е.А. Халикова, Р.Г. Фәхретдинов, Ф.Ш. Хуҗин, И.Л. Измайлов исемнәрен атап китү урынлы.
Болгарларың рухи мәдәнияте, Идел-Чулман төбәгендә ислам дине һәм аның җәмгыять тормышына, фән һәм мәгарифкә, көнкүрешкә һәм гореф-гадәтләргә йогынтысын өйрәнгәндә Г.М. Дәүләтшинның фундаменталь хезмәтләре алыштыргысыз чыганак булып тора.