Логотип Казан Утлары
Хикәя

Күләгәсезләр (хикәя)

Таһирә карчык бүген тагын сандыгын ачты. Әүвәл эшләп утырган телевизорының тавышын әкренәйтте дә сиртмәле караватында кәпрәешкән чигешле мендәрләрен урындыкка алып куйды. Шуннан соң шифоньер киштәсеннән ап-ак җәймә тартып чыгарып, карават өстенә япты. Таслап-таслап тутырылган ахирәт бирнәсен сандыктан берәмтекләп чүпләп, шул җәймә өстенә тезә башлады.

Үлемтекләрен таратып салып, шулай юана торган булып китте ул соңгы көннәрдә. Әллә нишләп кенә түгелә дә түгелә әле бу арада. Җаны урын таба алмый, үрсәләнә, вакыт-вакыт елап та ала.

Менә монысы – иң өстә ята торганы – җылы одеял, дөя йоныннан тукылган. Казанга өлкән улына кунакка баргач юнәткән иде. Кышкы салкыннарда китсәң, кәфен өстеннән төреп, зиратка алып менәргә кирәк була. Аның астында ук затлы җәймә – кече улының оныгы тугач, сөенечләренә кушып, бүләк итеп киттеләр – елның мәрхәмәтлерәк чагында күчәргә туры килсә төрергә дип саклады...

Шулай фани дөньяда узган көннәренә хисап төзеп, бакый ахирәтнең җәннәт бакчаларына исәп тотып утырганда, телеэкраннардан көндәлек яңалыклар җиткерүче ханымның дәһшәтле яңгыраган бер хәбәре аны сискәндереп җибәрде:

– Хөрмәтле телевизор караучылар! «Ковид-19» шартларында зоопарк хайваннарына ачтан үлү куркынычы яный икән. Кырыс пандемия таләп итүенчә, җан ияләрен күрергә теләүчеләргә зоопарк капкалары ябылды. Халыкның яраткан җәнлекләрен кулдан ашату мөмкинлеге булмау, запас азыкның кисәк кимүе кече туганнарыбызның гомерен куркыныч астына куя...
– Нәрсә дисең?! Нинди юк-бар сөйлисең син, сеңлем? Таһирә карчык телевизорның тавышын көчәйтергә дип кулына алган пультның симез кызыл төймәсенә басты да ачу белән аны кәнәфигә тотып атты. Нидер исенә төшкәндәй кабалана-кабалана, кабат сандыгына чумды. Аның калтыранган иреннәре инде ятлап бетергән сүзләрне җәһәт-җәһәт кабатлый иде:

– Гүргә иңдерү тастымаллары, алар өчәү. Аска таба: тәхлил сөлгеләре, санап салынган – төгәл алтмыш; төн кунучы өч карчыкка һәм өч юучыга әзерләнгән алты кисәк күлмәклек; комганга су таманлап торучыга – чуклы шәл; озатып калучы хатын-кызларга өләшергә алтмыш шәльяулык, йөзләп юка яулык; вак-төяк сөлгеләр – өч бәйләм; бөкләп-бөкләп куелган алты дистә кулъяулык...

Кара син аны! Сый-нигъмәткә күмелеп яшәгән заманда... Ачтан үлү куркынычы, диме?!. Күрсәтермен мин сезгә!.. Тукта! Шалтыратырга кирәк, һичшиксез, телевидениегә шалтыратырга кирәк! Тапсыннар әмәлен! Һич югы, үлемтеккә дип җыйган акчамны җибәрермен, әмма җәнлекләрне ач үлемгә корбан итәргә ирек бирмәм!

Дөнья-ахирәт арасында бутала-бутала, ниһаять, Таһирә карчыкның хәрәкәтчән куллары сандыкның төбенә төшеп җитте. Менә – үзе теккән ап-ак тастар капчыкта мәңгелек йортка алып китәсе бердәнбер байлыгы – кәфенлек. Һәм әдрәс янчыкта кәфен кәтүге белән җепләре саплаулы өч энә.

Бетте бугай...

Кайлардан гына килеп чыкты шул коронавирус дигән зәхмәт?! Авылда карантин, илдә карантин, бөтен дөньясында карантин. Радио-телевизор кабызыр хәл юк – ярыша-ярыша шуны сөйлиләр. Әүвәл, өлкәннәргә өйдән чыгарга ярамый, диделәр. Аннан соң балаларга да, оныкларга да ярамый башлады. Карт-коры кулына калган авылларга вирус ташытмас өчен, һәммәсенә кайту тыелды. Шулай итеп, һәркөнне берәрсе хәлен белешеп китә торган биш улы да өйләреннән чыга алмас көнгә калды Таһирә карчыкның. Нишлисең бит, алар да бабай булып беттеләр, яшьләре алтмыш белән җитмеш арасында – зәхмәт кагылу куркынычы янаганнар исемлегендә беренчеләр, ди. Раббым үзе сакласын инде!

Үлемтекләрне барлап, үз урыннарына тутыргач, Таһирә карчыкның капылт кына исенә тагын нидер төште.

– Тукта! Сандыкның уң як яңагындагы тар гына бүлеменә тыккан идем бугай, – дип, янәдән кабалана башлады ул.

Анда йорт-җирне хосусыйлаштыру турындагы таныклыклар, үзенең шәхси документлары, соңгы кырык елда Бөек Җиңүнең һәр бишьеллыгы саен бирелгән медальләр, картының бакыйлыкка күчкәнлеген раслаган кәгазь һәм... менә алар – иң кадерлеләре – өч хат саклана. Бу хатлар – сандык эчендәге сандык. Теләсә кемгә ачып селкемәде Таһирә аларны. Карты Әхмәтзыя белде дә, кече улы Раушанга укытты. Улына ачылуы чарасызлыктан иде.

Мәктүпләрнең уллары Совет армиясеннән язганнарын да, энесеннән килгәннәрен дә, телефоннар чыкканчы шәһәр белән авылны тоташтырып торганнарын да яндырып барды ул. Нишләптер, халык туган йорттан вакытлыча каядыр китүче якыннарыңның хат-хәбәрен җыеп ятуны начарга юрый, килгәнен-берен укыгач, мичкә ягуны мәслихәт күрә. Ә ахирәтең, танышың белән ике арада дустанә йөргәннәрен ядкарь итеп сакласаң да зыяны юк.

Балачак дусты Лидадан килгән хатлар – әнә шундыйлар. Сандыкның караңгы почмагына кереп посканнарына да утыз елдан артык вакыт узган. Таһирә карчык, ялгыз кичләрдә күңеле төшсә, алып укыштыра үзләрен. Хатирәләргә чумып утырырга ярата. Күңеле белән туган-үскән җирләренә кайта. Бер урамда чыр-чу килгән иптәшләрен, кунакка йөрешкән туганнарын, якыннарын күргәндәй була. Хәреф танырга өйрәткән укытучы апалары күз алдына килеп баса.

Бүген дә хәрәкәтчән куллары шул хатларга үрелде. Һәр сүзе, һәр хәрефе таныш Таһирәгә. Ул аларны яттан белә. Шуңа күрә күзен саргаеп беткән кәгазь битләренә текәсә дә, русча язылган бу хатларны укымый да – яттан сөйләп кенә бара кебек.

Менә – иң беренче килгәне.

Исәнме, Танечка! Душечкам минем! Күрче, нинди зур бүләк! Бәйрәмгә колачлап бетереп булмаслык шатлык китерде синең бу хатың. Бүген таңнан ук табигать бәйрәмчә бизәнгән, иртәнгә бар җиһанны бәс сарган иде. Кояш чыкты да, энҗе кар бөртекләре агач ботакларыннан, электр чыбыкларыннан җемелдәп коела башлады. Шәһәр нурга күмелде. Могҗиза инде бу! Совет Армиясе блокаданы өзгәнгә нәкъ кырык биш ел бит бүген. Һәм шул көнне синнән хат килеп төште...

Ничекләр эзләп таба алдың син мине, Танечка? Күпме еллар узган, күпме сулар аккан... Язмыш безне, аямыйча, иң хәтәр җилләрендә җилгәргән, әй! Балалык, яшьлек белән күбесен аңламаганбыз да, шулай тиеш дип кабул иткәнбез...

Душечкам! Ничә еллар эзләдем бит мин сине! Сорап-сорашып, кайларга гына хат язмадым. Архивлардан мәгълүмат алырга һич мөмкин түгел, үзең беләсең. Уртак танышлар белән дә элемтә җепләре балалык елларында ук өзелгән.

Менә бит: сезне Татариягә эвакуацияләгәннәр булып чыкты. Тәмуг газабыннан котыла алучыларны Казан ягына озаткалаулары турында еллар үткәч ишеткән идем, ләкин минем якыннарыма кагылмагандыр бу дип уйладым. Татариягә, диген, ә?! Хатың килгәч, картадан карадым: аның да әле иң ерак почмагындагы татар авылына эләккәнсез икән. Беткәнме үзебезнең урыс салалары?! Ике ятып, бер төшемә дә кермәгән иде. Авырга туры килгәндер татарлар арасында. Ничек түздегез? Танечка, душечка! Инде табыштык! Хәзер тыныч заманда югалышмабыз. Лаеклы ялга чыккач, вакыт та күбәйде. Синеке дә шулайдыр... Һәммәсен тәфсилләп, күп итеп хат яз әле. Тормышың ничек? Кемнәрең бар: гаиләң, балаларың, оныкларың? Кайда эшләдең? Хәтерлисеңме безнең хыялларны? Кыскасы, барын да җыеп яз. Синнән сагынып хат көтәм!

Сау бул, душечкам! Кочып үбәм!

Лида. 18 гыйнвар, 1988 ел
Җиңел булмады Таһирәнең үткәне. Әйе, балачагы дәһшәтле сугыш елларына туры килгәннәрнең кайсыныкы гына җиңел булды икән соң?!

Илгә фашист басып кергәндә, унынчы яше белән бара иде ул. Ленинград зоопаркында тәэминат бүлеген җитәкләгән әтиләре, йөзләгән хезмәттәше кебек, сугышның беренче көннәрендә үк фронтка китте. Шунсыз һич ярамагандыр – гарасатлы болыттай ашкынган яу һәммә тереклекне кыра, басып ала, аларның туган шәһәренә яшен тизлегендә якынлаша иде.

Лиданың әтисе дә сугышта. Зоопаркта эшләүче күп кенә хатын-кызлар да фронтка китте яки хәрби оборона хезмәтенә күчте. Таняның да, Лиданың да әниләре – ветеринарлар. Киләчәкне кайгырткан җитәкчеләр бу ике ханымның җәнлекләргә генә түгел, шәһәр халкына да әле бик кирәкле кешеләр буласын алдан сизенгәннәрдер – икесен дә тылда калдырдылар.

Таня белән Лида – аерылмас дуслар, классташлар, зоопаркның «Яшь натуралистлар» түгәрәгенә бергә йөрделәр. Сугыш башлангач, әниләре үзләренә ярдәмче итеп алды аларны. Хәзер кызлар дәрестән бушаган һәр минутларын җәнлек-җанварлар янында уздырырга мәҗбүр иде.

Хәрби заводлар әйләнәсендә утырган зоопаркка куркыныч яный, диделәр. Җәнлекләрне кулдан килгәнчә тизрәк эвакуацияләү мәсьәләсе калыкты. Әгәр шәһәрдән чыгарып, исән-имин көе илнең хәвефсезрәк төбәгенә озату мөмкинлеге юк икән, дошман һөҗүме вакытларында яшеренү өчен урыннар әзерләү, кышлык азык хәстәрләү көн кадагына куелды. Нибары ике дистә чамасы калган хезмәткәргә тыныч тормышта төшләренә дә кермәгән катлаулы бурычлар йөкләнде.

Сугыш шәһәргә якынлашты. Һәм озакламый, кырык бернең утызынчы июлендә, зоопаркның иң кыйммәтле сиксән җәнлеген Казан каласына эвакуацияләргә дигән фәрман чыкты. Таня белән Лида да бу катлаулы һәм үзәк өзгеч сагышлы эштә әниләреннән калышмадылар. Ак аюлар, юлбарыслар, мөгезборын, көнгерә кебек җәнлек-җанварларны елыйелый озатып калганнары бүгенгедәй күз алдында. Ак аюларны аеруча да ярата, сабыр холыклары, акыллы, мәгънәле карашлары өчен хөрмәт итә иде Таня.

Китәргә тиешле җан ияләре арасында крокодил да бар иде. Аны күчерү бары тик аерым шартлар булдырылганда гына мөмкин, диделәр. Шунда кемдер иреккә – Көнбатыш Двина елгасына җибәрергә тәкъдим итте. Шулай эшләделәр дә. Җылы яратучы бу су хайванының язмышы белән кызыксынучы да булмады бугай – һәрхәлдә Таняга шулай тоелды. Күрәсең, ул еллардагы бик күп адәм балаларыныкы кебек, крокодилның да тәкъдиренә ни язылганын фаразлау мөмкин түгелдер...

Таһирә карчык тирән итеп көрсенеп куйды.

...Кырык бернең котчыккыч сигезенче сентябрь төне. Блокада боҗрасы ябылды дигән дәһшәтле хәбәр килеп ирешкән иде инде. Хәзер шәһәр тулаем камалышта, димәк. Ул кичне Таня әнисе белән зоопаркта куна калды. Берәр җәнлек бик каты чирләсә яки кайсыныңдыр балалар көне җитсә, әниләре шулай эштә төн чыккалый иде. Бүген андый мәшәкать тә юк бугай. Җитәкчелек тарафыннан кушылгандыр, мөгаен, дип уйлады кызчык.
Биш яше тулып җитмәгән энекәше Илья күршеләрдә кунадыр. Ире сугышка киткәндә, үзенең кечедән кече дүрт нарасыен кочып калган Надя түти белән алар хәзер бер гаилә кебек яши башладылар: берсе өйдә, берсе эштә – ике хатын тормышны тарта; Таня – әнисенең уң кулы, ризык табышучы; ике йортка биш бәбчек исә – ашарга һәм наз көтеп утыручылар.

Менә шул мәңге онытылмаслык төнне шау-шулы таш кала эчендәге гүзәл табигать почмагына дошманның рәттән өч бомбасы төшеп ярылды. Бик күп корылмалар, каралты-кура җимерелде, исән-сау котылган җәнлекләрнең шактые шәһәргә таралды. Таң аткач, күрше йортларда яшәүчеләр ярдәме белән су сыеры – Чибәркәйне, бизоннар, боланнарны, кулга ияләнгән аю, төлке, юлбарыс балаларын, маймылларны, ике ишәкне, тәвә кошларын, кара грифны һәм бик күп вак җәнлек-җанварны җыеп яба алдылар. Зоопаркны хәрбиләр саклый иде. Кешеләргә зыян салырдай кайбер ерткычларны, тота алмагач, халык бик жәлләсә дә, шул хәрбиләр эзәрлекләп атарга мәҗбүр булды.

– Танечка! Таня, Бэтти үлгән! Бэтти!.. Үкси-үкси каршына йөгергән Лиданың йөзе качкан, сулышы тәртипсезләнгән, ияге дер-дер калтырый иде.

– Беләм, Лидочка... Бэтти да, Клим бабай да, – дип, авыр сулады Таня һәм дустын кочып алды.

– Клим бабай Бэттины азат итәргә ашыккан. Ишекне ачып керүен дә кергән, тик чыгып өлгерми калганнар.

Ленинградлыларның яраткан хайваны – Бэтти кушаматлы ана филнең һәм зоопарк каравылчысы Клим картның җәсәдләре бомба җимергән абзар астында калып басылган көе табылды. Дошман бомбалары җан ияләрен генә түгел, биналарны, архитектура һәйкәлләрен, сәнгать сарайларын – гомумән, ерак дәверләр сулышын саклаган тарихны кыра, җир белән тигезли башлады. Шәһәрнең күчерү мөмкин булмаган хәзинәсе бихисап – өстәгеләр кискен чаралар күрергә мәҗбүр иде. Һәйкәлләргә «маскировка күлмәге» кидерергә дигән фәрман чыкты. Ком тутырылган капчыклар һәм фанерадан әмәлләнгән щитлар өемен шулай атадылар. Дошман күктән ут яудырганда, сыннарның үзләре түгел, күләгәләре дә күренмәслек итеп шулар белән ышыкларга тиеш иде халык.

Зоопарк хезмәткәрләре дә бу эштән читләшә алмады. Беркөнне алар  Пётр I һәйкәленә юнәлделәр. Атка атланган мәгърур сынны инде берничә көн дәвамында күмгәннәр икән. Баһбайның башы һәм җайдак императорның күкрәктән өске өлеше генә калган. Таня белән Лида да әниләренә булыштылар, көне буе тырыштылар. Соңгы капчыкларны урнаштырганда, кызларга никтер моңсу булып китте. Алар туган шәһәрләрен нигезләгән Пётр I нең комлы капчыклар өеме астында күздән югалуын читтән генә карап тордылар. Җиз сынның күмелеп барган йөзендә ризасызлык, гарь, газап чагыла иде кебек.

Кайтканда күрде Таня: Ленин һәйкәле янында да әвәрә килә халык. Юлбашчы тәмам капланып бетә язган. Шомлы, мескен, сынаулы карашлы туң күзләре уелган башы гына калып бара. Бу күзләр дә нидер әйтергә тели: аларда коточкыч курку, гасабилану, үлем күләгәсе шәйләнә сыман.

...Әлеге карашларда чагылган сәер күләгәләр ничә еллар бимазалады Таһирәне, төшләренә кереп йөдәтте, борчулы чакларында чагылып-чагылып киткәндәй булды. Кешеләр генә түгел, җансыз һәйкәлләр дә күләгәсез яшәргә мәҗбүр заман! Хәтәр хатирәләр... Ис-акылыңны җуярлык! Тугызынчы дистәсе менә сугам, менә сугам дип торган ветеран карчык хәтерендә шул еллар яңара иде бүген.

– Әйе, балачак дустым, «тыныч заманда югалышмабыз», дигәнсең. Табыштык – югалышмадык. Киләчәктә дә югалышмабыз, Аллаһы Тәгалә гомерләрне бирсә! Яшь кенә үзенекен итә...

Интернет дигән галәмәт барлыкка килгәч, Таһирә ахирәте белән скайптан аралаша торган булып китте. Раушан улы Лиданың кызына хәбәр сала да, ипи көрәге хәтле генә экранда Лида чыгып та утыра. Могҗиза дими ни дисең?! Рәхәтләнәләр шулай такылдап. Карантин алдыннан да әле Раушан улы көйләп куеп, матур гына гәпләшеп утырганнар иде. Инде айдан артык хәбәрләшкәннәре юк. Ни хәлдә икән ахирәте? Соңгы арада авырып та торам, диде...

Таһирә карчыкның куллары тагын бер конвертка үрелде. Менә – Лиданың икенче хаты.

Сәлам, Танечка! Душечкам минем! Хатыңны алдым. Рәхмәт, көттермәдең – язгансың! Гаиләң ишле булуга, аеруча да улларыңның бәхетле язмышлары өчен сөендем. Ирең турында никтер берни дә юк. Татар түгелдер бит?! Кайсы һөнәр иясе? Тамара түти вафат икән инде – җаны тынычлык тапсын, сезгә рәнҗеп ятмасын. Саф күңелле кеше буларак исемдә калган. Укытучы булам, дип хыялланган идең... Тормышка ашкан хыялың! Балаларга туган телебезне өйрәткәнсең, язучыларыбызның нинди бай әдәбияты белән таныштыргансың үзләрен. Афәрин! Максатчан идең шул син. Мария Михайловнаның авызына гына карап утыра идең. Дәрестән чыккач: «Мин дә Мария Михайловна кебек мөгаллимә булам!» – дип әйтә идең. Хәтерлисеңме, Танечка?

Минем язмыш әнинекен кабатлады, дисәң дә ярый. Гомерем җәнлекләр янында узды. Әни кебек үк ветеринар булып эшләдем – үзебезнең яраткан зоопаркта. Күбрәк шул хакта язуымны үтенгәнсең... Ул көннәр синең дә төшләреңә кереп йөдәтәдер... Безнең куян балалары, кәҗә бәтиләре белән куышып уйнаган зоопаркыбыз авыр язмышлы инде ул, нәкъ үзебез шикелле. Газеталарда шактый яздылар, укып бара алдыңмы икән?!

Кырык бернең дәһшәтле кышыннан шәһәр халкы өчен ябык иде бит ул. Карарга теләүчеләре дә булмагандыр... Боларын үзең дә беләсең: сез әле эвакуацияләнмәгән идегез. 1942 елның җәендә аны яңадан ачтылар.

Дөньялар тынычланып, элеккерәк җәнлекләрнең авырулар тарихын өйрәнгәндә, бик күп эчке документлар белән танышырга мөмкинлек туды миңа. Беләсеңме, кабат ачылган көннәрдә зоопаркка килеп, җаннарына юаныч табучылар саны җиде мең дүрт йөзгә җиткән! Шәһәрдә бер зоопарк кына эшләмәде бит ул вакытта: халык өчен музейлар, китапханәләр, хәтта кинотеатрларның да ишекләре ябык булмады. Көне-көне белән ачу да чыга иде. Кәеф-сафа заманымы?! Еллар узгач, бары да аңлашылды: Ленинградта тормыш кайнавын, илебезнең дошманга бирешмәвен күрсәтү өчен хаҗәт булган икән болар һәммәсе. Юкса өмет сүнәр, төшенкелек бик тиз биләп алыр иде безнең китек күңелләрне.

«Нишләп соң Чибәркәй атлы әнкә бегемотны суеп ашамадыгыз?» – дип сорау бирүчеләр байтак хәзер. Чыннан да, ачлыктан һәм суыкка чыдый алмыйча, тәүлегенә бишәр-алтышар мең кеше, бигрәк тә сабыйлар үлгән көннәрдә зоопаркта ике тонна ит кискәсе ятсын әле! Җитмәсә, аның үзен ашатырга кирәк – көн саен утыз-кырык килограмм азык дигән сүз бит ул!.. Шул ук вакытта хатын-кызлар һәм балаларга нибары йөз егерме биш грамм ипи кисәге бирелә.

Танечка, бегемот турында синең сорау буенча менә нәрсәләр: Чибәркәйнең бассейны, суүткәргечләр эшләмәү сәбәпле, көннәрдән бер көнне бушап калды. Тиресе кибү, яргалану һәм үлекләү аркасында аңа үлем куркынычы яный иде. Син Дуня түтине хәтерлисеңме икән? Азык рационы өчен җавап бирә иде. Ул һәркөнне, кырык чиләк сыйдырышлы тәпәнне чанага яки кул арбасына утыртып, Невадан су ташыды, кышын җылытып, җәй көннәрендә шул килеш бассейнга сала иде. Кая аны тутыру?! Аптырагач, Чибәркәйнең су тимәгән тиресен юеш чүпрәкләр белән чылаткалап, яргаланмасынга камфора мае сөртеп торды. Бегемотка азык хәстәрләү дә җиңел булмады. Биш-алты килограмм үлән юнәтәбез дә шуны түб, егерме килограмм чамасы бүрттерелгән пычкы чүбенә кушып болгатабыз. Карынын буш тотмас өчен бик тә ярады.

Чибәркәй атышлар вакытында нык курка иде. Мондый көннәрдә Дуня түти аны кочаклый да, икәүләшеп бассейн төбенә посалар. Шулай итеп, кечкенә генә хатынның тырышлыгы белән ике тонналы су сыеры блокаданы исән-сау кичерде һәм 1951 елга кадәр яшәде.

Дөнья зоопаркларында көн күргән бегемотлар арасында зурлыгы буенча икенче урынны алып торган Чибәркәйнең бәһасе чамасыз иде шул. Ә хәзер туң йөрәкләр: «Ник суеп ашамадыгыз?» – дип, ахмак сораулар бирәләр. Мәгънәсезләр!

Әлеге нәүмиз җәнлек-җанварлар хакына тырышырга, тырмашырга, үзеңдә егәр табып эшләргә кирәк булган ул елларда, Танюша! Кайлардан көч алганбыз, диген...

Менә шулай, Душечкам минем!

Якыннарыңа миннән күп сәлам! Көттермә, хат яз! Туган шәһәреңә бер кайтып килергә уйламыйсыңмы? Ленинград урамнары синең эзләрне хәтерли әле...

Кочып-үбеп, Лидаң. 4 апрель, 1988 ел». 

(Дәвамы бар)