Логотип Казан Утлары
Хикәя

Әткәм чыбыркысы (ахыры)

(Башыннан УКЫГЫЗ)

Менә мин утырырга ярата торган түмгәк. Бу түмгәктә урмандагы барлык җәнлек-җанварлар да утырып ял итәдер кебек. Янына ук килеп җитмичә, ул күзгә дә күренми. Табигать-ана аңа баскыч киртләп куйган, ул һаман да минем бала чагымдагыдай үзгәрешсез тора. Кеше кулы эшләгән баскыч мондый булмый. Баскычтан менеп, түмгәк өстенә утырам. Яшел келәм белән капланган бу өчпочмаклы түмгәктә шундый рәхәт. Гүя ул минем балачагым белән бүгенемне тоташтыручы антенна. Баскычлар нибарысы җиде. Җәннәт белән тәмугны да бер-берсеннән җиде күпер аерып тора, диләр. Хәер, баскычсыз да түмгәккә менәргә була. Тик баскыч бар, бар икән – димәк, кирәк.

Менгәч, түмгәк өсте киңәеп, тагын бер аланга охшап кала. Анда йөзтүбән ятып, бөтнек, мәтрүшкә исним. Мондагы хуш исләр бүтән болыннан аерыла. Бу хуш исләрне тагын да ныграк сулар өчен куе үлән арасына башым белән чумам. Шул чагында әткәм чыбыркысының очы кебек үзем генә белгән, әмма күзгә күренмәгән койрыгым өзелердәй булып тартыла. Берәр урман җәнлеге шаярамы әллә? Алай дисәң, кыргый җәнлекләр кеше белән шаяра беләмени? Гүя кемдер миңа әмер бирә. Башымны күтәреп, як-ягыма карыйм. Болын буйлап тездән югары чәчәкләрне, үләннәрне аралап, кемдер миңа таба килә.
Ничек килеп чыкты соң ул монда? Каян белгән бу аланны, кем әйткән, кем чакырган? Ул, бәлки, кеше түгел, фәрештәдер. Юк, фәрештә түгел. Ул – Фәрваз.

– Уф, куркыттың, – дим.

Әйтерсең, без аның белән аерылып тормаган.

– Ә мин сине көттем.

– Шулаймыни?

– Бу без очрашырга тиеш урын.

– Син минем язмышыммы әллә?

– Юк, минем язмышым җирдә түгел.

– Кайда?

– Бүтән яссылыкта.

– Син чынлап та җир кешесе түгелмени?

– Мин аннан төштем. Сине алырга...

Ул миңа зәңгәр башмаклар бирде. Мин сокланып, тел шартлаттым.

– Бигрәк матурлар!

– Сиңа дигән башмаклар!

– Олырак курчак аягына гына ярый бит алар!

– Ә син киеп кара башта. Кызык өчен генә башмакның берсен чәнти бармагыма кидертмәкче булам. Таман гына икән.

– Гаҗәп!

– Алар гади башмаклар түгел. Без яшисе яссылыкка алып барыр өчен алар.

Фәрвазның аягында да шундый башмаклар икән.

Фәрваз янәшәмә басты, уң кулымны үзенең сул кулы белән тотып, һавага күтәрде. Без, җирдән аерылып, зәңгәр күккә күтәрелдек.

Мондагыдай күзләрне камаштыра торган яктылык җирдә юк. Җир аста калды, ә без – йолдызлар арасында. Мондый яктылык алардан. Хәер, җирне яктыртучы кояш та йолдыз бит. Күкрәкне авырттырып, тын кысыла, һава җитми, кайнар мунчадагы кебек эссе. Фәрвазның:

– Ач күзеңне, дөнья бу, – дигән тавышын ишеткәч, курка-курка гына күземне ачам.

Юкка курыкканмын икән. Куркырлык берни дә юк. Тирә-якта искиткеч гүзәллек. Күкне берничә кояш яктырта. Алга карасаң да, ян-якка карасаң да, артка борылып карасаң да – кояш. Тик барыбер агачлар, куаклар, тирә-якта үскән чәчәкләрдә җанның әсәре дә сизелми. Күбәләкләр, кошлар гына түгел, чебен-черкиләр дә күренми.

Җирдә ясаган картиналарым да монда. Әллә хәрәкәтләнәләр дә инде?

Рәсемнәрем дә күккә ашкан! Әнә алар барысы да миңа таба килә. Юк, аларга кешеләр яшеренгән икән.

Иң алдан барган, бәйрәм чыршысын хәтерләткәндәй күренгәне безнең янга килеп туктады һәм җәймә сузды.

– Тизрәк ябыныгыз! – диде.

Мин тиз генә җәймәне өстемә каплыйм. Тын алуы җиңеләеп китә. Тәнгә шифалы салкынча һава өрә. Бу җәймә кондиционер кебек! – Элек синең җаның гына безнең белән була иде. Хәзер тәнеңне дә алып килдең. Син хәзер бөтенләең белән безнең кеше. 

Фарваз?.. Ул нишли соң? Аңа карыйм. Ул да мондагы кешеләргә охшап калган.

– Җир кешеләренең өйләре мондый түгел. Ә без җирдәге әкәм-төкәм кебек өйне үзебез белән йөртәбез. Мондый өйләр безгә бик кирәк. Тузган саен яңага алыштырырга туры килә. Син аларны җирдә чагында безгә җитәрлек ясаган да идең...

– Сезгә шуның өчен кирәк идеммени?

– Әйе. Соңгы вакытта планетабыз тагын да кайнарланды. Аны суытырга кирәк. Син безгә кондиционерлар ясарга тиеш.

– Үзегездә ясаучылар юкмыни?

– Моны бары тик җир кешесе генә башкара ала. Бу программа сиңа ана карынында чагында ук көйләнде. Син тоеп яшәгән күзгә күренмәс койрык, мондагылар белән элемтәдә торып, кайчан җитлегүең турында хәбәр бирүче антенна иде.

***

Эсседән беркайда да качып котылырлык түгел кебек. Җир астында махсус җайланган блиндаж сыман корылмаларда да тынга капланырдай эссе. Миңа кешеләр иркенләп тын алсын, иркенләп йөрсен өчен көнне-төнне белмичә, ял итмичә эшләргә кирәк. Мин ашамыйм да, эчмим дә, армыйм да, йокламыйм да. Чөнки җир кешеләре өчен әһәмиятле булган гадәт-сыйфатлар монда яшәүчеләргә бөтенләй хас түгел.

Фәрваз белән шул көнне аерылдым. Үземнең җир кызы булуымны оныттым, әткәем-әнкәемне, туганнарымны сагыну хисе дә миңа ят иде.

Алдымда нибары киндер тартылган рам. Яшәү урыным, яшәү рәвешем шул гына. Мин анда махсус кондиционер-җәймәләр ясыйм. Ясап бетерү белән алар киндердән үзеннән-үзе аерыла һәм аларны тотып карарга да, күтәреп йөртергә дә, өскә ябарга да, кереп яшеренергә дә була.

Тик җир кешесе кайда да җир кешесе булып кала икән. Әледән-әле күңелемне сагыну хисе баса. Ул җылы хисләр рәсемнәргә күчә. Сагыну хисен сагыш алыштыра. Колагымда әткәемнең әкрен генә җыр сузганы ишетелә: 
Кай җирләрдә яшәсәм дә,

Сагындырды туган җир...
Минем бу тыныч мәңгелектән, бу хиссезлектән, ялгызлыктан качасым килә. Ә беркөнне кулыма пумаланы тотмаска булдым. Урамга чыктым. Үлән өстенә ятып, болытларны күзли башладым. Чыдап булмаслык эссе дә куркытмады.

Болытлар арасыннан күкне ярып, яшен сызылып үтте. Бер тапкыр, ике... Әйтерсең, ул әткәм чыбыркысы болынны иңләгән кебек уңга да, сулга да еландай бөтерелә, җитезлегенә күз иярми. Әллә инде бу чынлап та әткәм чыбыркысы? Кояшта ялтырап, яшен хасил итә? Юк ла, булмас, саташам гынадыр...

Йа Хода!

Монда да шул бер күк икән бит! Безне биредә каршы алган һәм һәрчак яныбызда булган Гөлфәридәнең куркынган тавышы ишетелә:

– Син нишлисең? Күккә алай озак карап торырга ярамый!

– Ник ярамый?

– Бар бозыклык шуннан килә.

– Нинди бозыклык?

– Төрле хисләр, мәхәббәт, талаш-сугыш һәм үлем.

– Нишләп алар бозыклык булсын?

– Андый хисләр яшәгән планетабызны җылыта. Ул җылылык, йөрәкләребезгә күчеп, гомерне кыскарта торган хисләр тудыра. Без барыбыз да, син дә – мәңге яшисе кешеләр. Күккә озаграк карап торсаң, йөрәгеңне сагыш басар. Ә сагышлы кеше мәңге яши алмый. Аның гомере кыска.

– Ничек яшәргә соң миңа?

– Ул хисләргә ирек бирмәскә, эшләгән эшеңне дәвам итәргә! Пумалага тотынам. Әйе, бу япмалар кирәк. Юкса, бүтән планетада яшәүчеләрнең кешегә хас булган хисләре, үзләренең галактикасына гына сыймыйча, бирегә дә үтеп керә һәм кешеләрнең күңелендә урын ала. Әлеге япмалар шундый йогынтыны нейтральләштерү өчен дә кирәк. Бу эш белән кулларым мәңге бәйле булса, гомерем дә мәңгелек. Тулы бер планетаның!

Мәңгелек гомер һәм мәңгелек эч пошыргыч шөгыль. Сөймә, сөелмә! Янма, көймә! Кулларымда тулы бер планета гомере. Мондый бәхет ничә миллиард кеше арасыннан миңа эләккән. Димәк, мин бу яссылыкның, бу планетаның Алиһәсе?

Иңнәремә мондый зур бурычны аласым килми. Җил искәндә дә сыгылырга торган камыш кебек нечкә кыз өчен бу артык зур йөк. Иңнәрем озак чыдармы? Күпме түзәрмен? Бу уйларыма рәсемнәрем җавап кайтара сыман:

– Син беркайчан да үлмәячәксең! Чөнки монда бөтенесе мәңгелек! Син дә мәңгелек!

Җаныма котып салкыннары исә. Мәңге шулай бер урында, башымны да күтәрмичә, кулыма буяуга манылган пумала тотып яшәргә тиешмени? Мәңгелек кабер бу!

Юк, мин мәңге яшәргә теләмим. Мин – җир кызы. Монда үзем генә түгел. Монда җирдә яшәүнең тәмен белгән Фәрваз да бар. Ул да мәңгелек тормышта хиссез яши микәнни? Алай дисәң, җирдә ясаган картиналарындагы җылылыкны каян алган? Аларда бит сагыш та, сөю дә, юксыну да, өмет тә, тагын әллә нинди хисләр бар. Кайда соң әле ул үзе? Нигә безне аердылар? Мине бирегә алып килде дә берүземне ташлап калдырды. Ник килми ул яныма?

Пумаламны куеп, урамга чыгам. Мондагыдай матурлык җирдә юк. Тирә-яктагы агачлар, юллар буйлап тип-тигез итеп утыртылган чәчәк түтәлләре – үзләре бер сәнгать әсәре. Тик бу матурлыкны тотып карап та, иснәп тә булмый. Якынрак килсәң – җил бәрә, әллә аларга да салкын булдыра торган кондиционерлар куйганнармы? Җирдә өзелгән чәчәкләрне озаграк торсын өчен салкын урында тотканнарын ишеткәнем бар.

Җирдәге чәчәк тә – мәңгелекнең бер кисәге, берләре шиңә, яңалары үсә. Табигатьтәге туктаусыз алмашу процессы – җирнең мәңгелеге.

Һәр куак, һәр үсенте, хәтта кешеләр белән дә шулай. Җаннары мәңгелеккә иңә, алар урынына бүтәннәр килә, табигать мәңгелек хәрәкәттә, яңарышта. Әгәр җирдә тормыш шулай мондагы кебек тукталып, кешеләр шулай мәңге тораташтай калсалар? Тереләр, әмма йөзләрендә нур юк, янмыйлар, көймиләр, сөймиләр, аның каруы алар мәңгелек.

Минем түтәлдәге чәчәкләргә кулым белән кагыласым килә. Нинди материалдан ясалганнар икән? Юк, мондагы салкын безнең февраль салкыннары кебек түгелдер әле. Ике араны кисеп торган күзгә күренмәс чикне үтеп, шунда атлыйм.

Менә беренче түтәл. Ипләп чәчәкләрне сыйпыйм. Чәчәкләр, шуны гына көткәндәй, таҗларын селкетеп тирбәлә башладылар. Алга атладым.

Тик миңа табигатькә җан өрергә ирек бирмәделәр. Гөлфәридә йөгереп килә, ашыга, кабалана, инәлеп-инәлеп кычкыра:

– Тимә! Без сине моның өчен чакырмадык! Алар хәзер һәлак булачак. Син аларны мәңгелек йокыларыннан уятасың!

Кая киткән аларның сабырлыгы? Җир кызыннан бер дә аерырлык түгел үзен!

– Уятса, ни булган?

– Алар кибәчәк, корыячак.

– Яңалары үсәр.

– Алары да шиңәр.

– Тагын яңалары үсәр.

– Шиңгән саен гөл утыртып азапланыргамы?

– Мин арыдым, гарык булдым. Хәрәкәтсез мәңгелектән җаным туңды. Күрәсеңме, бармакларым да селкенми. Ә мин мәңге читлек ясарга тиеш.

– Читлек түгел, ә чатыр-кондиционер.

– Барыбер читлек инде!

Гөлфәридә сүз көрәштерүнең файдасыз булуын аңлады. Ул мине җитәкләде һәм җир асты коридорына алып керде. Аннан зур, киң мәгарәгә килеп кердек. Мәгарә салкын, караңгы иде.

Ул мине бүлмәләр буйлап йөртә башлады. Андагы караватларда төрле яшьтәге сабыйлар йоклап ята иде.

– Монда тормыш дәвам итми дип уйлыйсыңмы әллә? Монда да кешеләр хаталанып, гашыйк та булалар, бала да табалар, тик үзләре газапка дучар булалар. Әнә, күрәсеңме бу балаларны? Мәхәббәт нәтиҗәсе алар. Бу яссылыкта закон каты – әгәр аның законнары белән исәпләшмисең икән, рәхмәт көтмә. Туган балалар монда кала, әти-әниләр читләштерелә. Ә баласы булуы турындагы мәгълүмат хәтерләреннән җуела.

Без ятаклар арасыннан йөрибез. Сабыйлар, төрлесе төрле халәттә ятуларына карамастан, кайсы мендәрен, кайсы юрганын кочаклаган.

– Бу балалар мәңгелек йокыга талмагандыр бит?

– Юк. Алар әниләренә тартылу инстинкты юкка чыгу белән уяначаклар.

– Ә чыкмаса?

– Берәрсе генә әнисен хәтерләсә дә, мәңгелек юкка чыга.

– Алар да мәңге шулай хәтерсез яшәргә тиешме?

– Әйе.

– Ә әниләрнең берәрсе хәтерләсә?

– Шулай ук була. 
– Бу бит коточкыч!

Гөлфәридә миңа гаҗәпләнеп карады:

– Мәңгелек тормыш коточкыч буламыни?

– Сөймә, сөелмә. Кайгырма, сөенмә. Адәм баласы сөяргә, сөелергә тиеш. Сез дә шул сөю җимешләре бит. Кем сезнең әти-әниләрегез? Кайда алар? Бу сабыйларга кара! Аларны әти-әниләреннән, сөю-сөелүдән мәхрүм итүегезгә йөрәгегез сыкранмыймыни? Яратуга ихтыяҗ аларның геннарында бит. Юкка гына алар мендәр, юрган кочакламаган! Бичара сабыйларның берсенең башыннан сыйпыйм.

Гөлфәридә коты очып, кулларымны читкә этәрергә тырыша. Ләкин соң иде инде. Сабый, уянып, урыныннан сикереп торды да: – Әни! Әнием! – дип, аңа асылынды.

– Ярамый! Ярамый! – дип кабатлады Гөлфәридә, югалып. Ә үзенең күзләреннән яшь тама башлады.

– Ярамый!

Һәм ул, баласын кочаклап, урамга атылып чыкты. Аның күзләреннән чыккан яшьләр җиргә төшү белән чәчәкләргә әверелделәр, тирә-якта талгын җил исте, ул агач башларын сыйпап үтте, кошлар сайрап җибәрде.

Халык мәйданга җыела башлады. Алар безне кочаклап алдылар, үзләренең күзләреннән яшь ага, яшь тамчылары шифалы яңгыр булып җиргә тама. Менә бераздан җил күк йөзенә зәңгәрсу каурый-каурый болытлар алып килде, һәм җылы яңгыр ява башлады. Күк йөзен яшен телеп үтте, күк күкрәде. Юк, бу яшен түгел, бу – әткәм чыбыркысы бит! Әнә Фәйзелгаян әткәм үзенә тоттырган чыбыркыны селти һәм:

– Син – Җир кызы, кысыр мәңгелеккә алданма! – дип, миңа дәшә. Аның тавышы, күк күкрәве булып, бу яссылыкка тарала...

Серле, тылсымлы әткәм чыбыркысы. Син минем талисманым, син ике яссылыкны тоташтыручы күпер икәнсең бит! Мине саклаучы! Мине яклаучы! Мине генәме соң!

Кешеләр бер-берсен кочаклыйлар, бер-берсен эзлиләр, аларның күзләреннән шатлык яшьләре тама.

– Син безне мәңгелек төрмәдән азат иттең, хәзер без дә җир кешеләре кебек ирекле булдык, – диләр.

Алар өстендәге кондиционер җәймәләр һавада эреп юкка чыктылар.

Еракта атлар кешнәде, ыгы-зыгы башланды, кыңгыраулар чыңлады. Мондый ыгы-зыгыны кызыл туйларда һәм Сабантуйда гына күргәнем бар иде. Соңгы вакытта җирдә дә яшь кияүләр кәләшләрен кыңгыраулы атларда алып кайта. Әйтерсең лә, халкыбызның борынгыдан безгә мирас булып, ләкин оныттырырга тырышылган гадәт-йолалары котсыз мәңгелектән җылы яңгырдай җиргә сибелә.

Әнә, тояклары җиргә тимәгән, очып кына килгән кыңгыраулы атлар күренде. Бизәкле тарантаста чәчәкләргә төренгән кияү егете утыра, ат тояклары тигән урында кыр чәчәкләре пәйда була. Менә атлар якынайды. Мин сыйпап уяткан кызчык каршы йөгерә.

– Әткәй!

Аттан Фәрваз төште. Ул Гөлфәридәне һәм кызчыкны кочаклап алды.

– Ниһаять, без бергә, – диде ул. – Тулы бер планетаны әсирлектә тоткан мәңгелектән котылдык.
Бәйрәм шаукымы белән миңа игътибар итүче дә бетте. Хәер, моңа мохтаҗ да түгел идем бит. Мин бу яссылык кешесе түгел, мине туган җиремне юксыну хисе басты.

Фәрваз! Аңа карата күңелемдәге хиснең гади генә түгеллеген сизә идем. Ул хис мине биредәге бер урында тукталып калган тормыштан саклады. Ул булмаса, биредә мәңгегә калуым бар иде. Әллә монда булмас та идем микән? Аннан соң әткәм чыбыркысына рәхмәт! Аталар мәхәббәте менә шундый булырга тиеш.

Кем, ни өчен каһәрләнгән бу яссылык? Күзләремнән яшь коела. Бу – гади күз яше, гөлгә дә, яңгырга да әверелми. Кемдер иңемә кулын куя. Бу – Фәрваз.

– Мин сине яраттым, – диде ул.

– Мин дә.

– Мин сине рухи туганым итеп яраттым.

– Ә мин – җир кызы булып.

– Синең мәхәббәтең – җирдә. Мин җир кешесе була алмыйм.

– Беләм.

– Сине анда көтәләр.

– Беләм.

Гөлфәридә икенче иңемә кулын куя.

– Безнең планета каһәрләнгән иде. Яшен алласы хәтеребезне алырга теләде. Хәтерсез без ничек яшик? Ризалатыр өчен, алмашка мәңгелек гомер вәгъдә итте. Аңлыйсыңмы, берни хәтерләмичә, үткәнсез һәм киләчәксез, бер урында тукталып калган мәңгелек тормыш! Вакыт алга да бармый, артка да китми. – Сезнең хәтерегез аңа ник кирәк?

– Хәтерсез халык Яшен алласы ни эшләсә, шуңа риза булып тора. Ә без, яшьнәгәндә, янгын чыкмасын өчен, яшен тоткычлар куйдык, яшен чыбыркысын катырак уйнатмасын өчен, болытларны тараттык. Артык кояш һәм йолдызларны үз орбиталарына җибәрердәй җайланмалар уйлап таптык.

Ә ул һаман безне буйсындырырга теләде. Йолдызларны Кояш белән чыгарга, Кояш белән батарга мәҗбүр итте. Шуңа күрә безнең күктә көндез берничә кояш яктырткан сыман булды. Ләкин без барыбер аны җиңеп килдек. Ул планетабызга хуҗа була алмады. Безгә хәтле яшәгән буыннарның тәҗрибәсеннән файдаланып, төрле ысулларны камилләштердек. Бер генә агачка да, бер генә җан иясенә тияргә дә ирек бирмәдек. Тик ул бик хәйләкәр, барыбер безнең хәтерне юкка чыгарды. Тормыш бер урында туктап калды. Үзе теләгәнчә хакимлек итә башлады. Җирдә коточкыч эсселек башланды. Без аңардан җәймә-кондиционерларда гына качып тора ала идек. Ә күңелдә боз кебек салкынлык... Анда шуннан башка берни дә юк...

Ләкин ул минем дә, Фәрвазның да бер-беребезгә мәхәббәтен бөтенләй үк хәтердән чыгара алмады. Вакыт-вакыт бүтәннәр дә, онытылып китеп, андый хисләрне хәтерләделәр, яраттылар, нәфрәтләнделәр, кайгырдылар. Без барыбер Яшен алласына каршы килдек! Безгә үзләрендә Яшен алласы хакимлек итмәгән бүтән җир баласы гына ярдәм итә ала иде. Ә ул мәңгелек тормыш биреп, сине дә үзенә хезмәт иттермәкче булды. Үзеңне яратучы, бер мизгелгә дә онытмаучы әткәң, әнкәң, туган җирең барлыгын искә алмады. 

Тиккә генә яңа туган сабыйларыбыздан аермадылар безне. Бала мәхәббәте, ана мәхәббәте, ата мәхәббәте яшәгәндә, хәтер дә яши. Хәтер булгач, без дә яшибез. Чөнки хәтер ул – үзе үлемсез! – Миннән башка бүтән кеше юк идемени? Минем кай җирем бүтәннәрдән артык?

– Без сайлап тормадык. Бу миссия синнән башка бүтән теләсә кайсы балага да тапшырыла ала иде.

– Алайса, минем бүтәннәрдән бер җирем дә артык түгел?

– Түгел, әлбәттә. Син дә башкалар кебек гап-гади кеше. Сезнең җир кешеләре барыгыз да шундыйлар – нәкъ бездәге кебек. Тик сезнең арада да вакыт-вакыт хәтерегезне югалттырырга тырышучылар килеп чыга. Сезгә дә сак булырга кирәк. Ярдәм кирәк булса – тартынмагыз, сорагыз. Без һәрвакыт булышырга әзер.

Ул минем алдыма рамга тартылган киндер һәм пумала-буяулар куйды.

– Йөрәгеңә кайсы якын – шуны яса, – диде. – Әгәр планетабызны якынрак тапсаң, бәхетле гомер итәр өчен бөтен шартлар бар. Син бездә дә үз кеше. Аңла, хәзер мондагы тормыш җирдәгедән күпкә яхшырак булыр. Авырлыкларны бергә җиңдек, шатлыкларны да бергә уртаклашырбыз. Без сиңа мәңгелек гомер биреп, планетабызның алиһәсе итәрбез. Син беркайчан да картаймассың, һәрчак яшь калырсың. Мәңгелек гомер! Мәңгелек Алиһә!

Колагымда әткәм тавышы ишетелә:

– Чит җирләрнең солтаны булганчы үз илеңнең олтаны бул, балам! Соңыннан илең үзе үк сине солтаны итәр! Мин үземнең болынымны, шифалы чишмәмне, шул болын уртасында Фәрвазны ясадым. Тик Фәрваз дигәнем бүтән егет булып чыкты. Бу – Фәйзелгаян бит! Шул үзе, билгеле. Әнә, ул болында каерылып-каерылып, печән чаба. Печән пакуслары күк белән җир арасын тоташтыра торган баскычка әверелә. Менә ул баскыч минем аяк очына ук килеп терәлә. Баскычка аяк басам. Аякларым, үзләреннән-үзләре шуып, аска, туп-туры Фәйзелгаян кочагына алып төшәләр.

Оҗмах та оҗмах, монда да оҗмах. Менә нинди ул җир кешесенең мәхәббәте! Моны вәгъдә ителгән хәрәкәтсез үлемсезлек белән алыштырып буламыни?

Әнә, ак яулыгын җифердәткән әнкәй, түбәтәен кыңгыр салган әткәй йөгерә. Әнә, туй атлары пәйда булды, тантанага килгән халык – олысы-кечесе, бөтен туганнар, дуслар биредә. Әнә Фәйзелгаянның әтисе сабыр гына, бик канәгать төстә мыегын бора, әнисе аяк астыма ак җирлеккә чәчәкләр чигелгән мендәр куя.

– Төкле аягың белән, кызым! – ди.

Җир әйләнә, күк әйләнә, алар белән әллә үзем, әллә башым әйләнә, әллә Фәйзелгаян белән икебез әйләнәбез – мин моны аерырлык хәлдә түгел, чөнки мин, җирнең иң бәхетле баласы!