Логотип Казан Утлары
Новелла

Таҗлы мәхәббәт (новелла)

Яратмаган кешең белән яшәүдән дә авыррак җәза юктыр бу дөньяда. Бигрәк тә бергәләшеп, айлар буе өйдән чыкмыйча, карантинда утырганда...

Карантинның өченче атнасы китте. Дистә еллар буе божрадагы тиен кебек бөтерелгән кеше өчен әүвәлрәк “мәҗбүри ял” оҗмах кебегрәк тоела иде. Шулай да тормышның гадәти тәртибе чуалып, бар нәрсәне бутап ташлады – пандемия игълан ителгән беренче көннән үк минем чираттагы ял башланды.  Ник ул чаклы куанам соң әле, болай да йокыны туйдыра ала идем бит! Димәк, уйлар тәртибе дә очын югалткан, иң куркынычы моңарчы “тимер” дип уйлаган мантыйк югалган. Дөнья белән бергә булгач, яман вирус афәте баштарак сискәндерсә дә, гаиләгә, йә бизнесыма ишелеп төшкән афәт булмагач, тиз тынычланган кебек идек.

Өч көннән соң барнәрсә дә туйдырды... Без Рания белән Испаниягә Камо күле буена ялга очмакчы идек, дуслар белән – дүрт иш бергәләп. Гадәттә, андый ялларга икәү генә оча идек. Бу юлы, нишләптер, минем дуслар белән барасы килде. Иң гаҗәбе шул – моңа Рания дә бик теләп ризалашты. Әллә узган елның мәрәкәсе исенә төште инде? Мин, биш көн булды дигәндә,  ашыгыч Казанга чакырталар дигән ялган  сәбәп белән,   Франциянең иң яхшы курортын ташлап кайтып киткән идем... Тәмам туйган булганмын ахрысы Раниядән...

Хәер, Раниянең ни гаебе бар; яратмаган кешең белән торудан да авыррак җәза юктыр ул, дигән уй аның апасы Гадиләгә өйләнгәч тә туды миндә.  Кырык биштән соң шундый “фәлсәфи кырмыскалар” ешрак кымырҗыта башлагач, әлеге фикер-микер Ходайның күк капусы ачылган вакытка туры килде ахырысы: гомер иткән хатын белән аерылыштык. Дөресрәге, минем кыюлык җитмәс иде, судка хатыным Гадилә үзе бирде. Күңелдә шундый уй йөрткән булсам да, башта каушап калдым; хатынсыз тормышны күз алдына китерү кыен иде. Бәхеткә, малай караңгы чырай күрсәтмәде, моның өчен мине дә, әнисен дә гаепләмәде.

Хәзер мин балдыз карамаганда, Рания Гадиләнең туганнан туган сеңелесе. Үзбәк ягыннан кияүдән аерылып кайткач, берара Әлмәттә яшәп алды да, Казанга күчте .

Малай гаепләмәде дидем, чөнки минем акланырлык сәбәбем, калганнарның гаепләр кешесе бар иде – җизни балдыз җәтмәсенә эләкте. Ну эләкте дә соң җизнәкәй! Һаман ушыма килә алмый йөрим әле.

Шуңа тагын Гадиләне сагыну да өстәлә. Монысын үземә ияләнү дип аңлатырга тырышам. Ничә ел бергә яшәлгән бит инде, күнегелгәндер дигән нәтиҗә үзеннән үзе килеп чыгарга тиеш... Белмим тагы... Әллә ашыктык инде?

Бу хәлне рәте-чираты белән сөйләмичә булмас, уйлар кебек чуалчык булып чыкты минем мәхәббәт тарихы.

Ул вакытта балдыз туган яктан ишетеп килгән иде: мәктәп тәмамлаганнан соң бер дә күренмәгән Зөһрә авылга кайтып төшкән! Ире дә юк,  ди, бала-чагасы да... Мин төпченеп сорашырга шүрләдем, Рания артыгын ачылмады – бары кайткан дигән хәбәр генә ирештерде!

Өч катлы коттедж кинәт утызга әйләнгән кебек булды, әлеге хәбәрдән соң шуның “утызынчы” катыннан сикереп төштем дә, гаражда моңарчы машина сурәтендә торган “вертолетка” утырып, очтым гына авылга таба. Тик бистә читенә чыгып җитүгә, үземнең җирдән машина белән барганлык искә төште... Кая чабуым соң әле болай? Авылгамы? Зөһрә янынамы? Тик бу сораулар машинамны барыбер туктата алмады, шәһәрдән илле чакырымда гына урнашкан туган авыл елан кебек үзенә суырды. Әйе, нәкъ елан кебек... Әни әйтә торган иде: хатын-кыз ул аждаһа җылан кебек, башыңны югалтасы булма дип. Шул аждаһа, әнә, тагын суыра, әни, бу умырткасыз  малаеңны... Үзенә таба тарта...

Әйтерсең, ул аждаһа авыл читендәге төнбоеклы күлдә яши, төп йортка да сугылып  тормыйча, яр буена килеп туктадым.  Белгән-күргән әйтә, төнбоеклы күл хәзер элеккеге чактагы  шикелле түгел инде ди. Әйе, килешәм: ярларын тал-чыбык баскан, гәрәбәдәй сары комлы ярын төнлә чыгып теге аҗдаһа кимергән; аргы текә ярында элек чыр-чу килеп уйнашкан ярканатлар да берән-сәрән генә күренә; вакыт адәм баласының Ходай тарафыннан бирелгән елларын гына түгел, күл-елга, хәтта диңгез суларын да киметә, суыра,  эчә кебек...

Әбиемнән балачакта ишетеп, үзем тарафыннан күп тапкырлар хаклыгы сыналган гаҗәеп серле-сәер хәлне һич кенә дә баштан куып җибәреп булмый. Имеш, төнбоеклы күл янына килгәндә  гел шулай була, ай тулган төндә авыл ягыннан ялгыз башың күл өстенә озаграк карап торсаң, үзең хыялланган сурәтләрне күрерсең, ди. Әби бабайның сугыштан исән-сау кайтасын да шуның аркасында алдан ук белгән, ди, имеш. Күргән ул үзләренең каушасын. Салават күпере буйлап килүче ир-ат җайдак күргән...Хәбәрсез югалган дигән кара кәгазе килгән бабам, көтмәгәндә, кайтып төшкән. Әби әйтә торган иде: мин көттем дип.

Мин хәзер дә күл өстен күзәтәм. Ай да тулмаган, төн уртасы да түгел, бүген тагын көпә-көндез күл өстендә серле сурәтләр күрәм. Алар  болыт күләгәсе булып чагыла, яисә  су өстендәге дулкыннар синең җаныңдагы манзарага әйләнә.

Балачакта мин моны чынга алмаганмын әлбәттә,  дөресрәге, ишеттем дә оныттым. Үсә төшкәч, ай тулган төндә Сәлим белән барып та карадык. Тик бернинди дә гайре табигый хәлләргә тап булмадык. Сәлим соңыннан: “Мин шәп-шәрә су анасын күрдем! Алтын тарагы белән чәчен үреп утырадырые, - дип сөйләнеп йөргән булды булуын, әмма аңа берәү дә ышанмады, чөнки мин дә шунда идем бит.

Беренче тапкыр Зөһрә белән күрдек без ул сурәтләрне. Шулай ук  көпә-көндез күрдек!  Әүвәл Зөһрә шәйләп алды. Байтак тын гына карап торганнан соң, сак кына минем җиңгә кагылды һәм ишетелер-ишетелмәс кенә курыккан, гаҗәпләнгән тавыш белән:

- Карале... - дип пышылдады. 

Шул чакта тагын әбием “әкияте” искә төште.   Күл өстендә  салават күпере  шәйләнә. Аннары төсләр кинәт үзгәреп төрле сурәтләр туа. Мин аны килгән саен күрәм: ике җайдак тирбәлә дулкыннар өстендә, аларның берсе мин икән, икенчесе – Зөһрә. Җайдаклар дулкыннар өстеннән сикерә-сикерә чаба. Тик алар һәрвакыт аргы ярга таба чаба шикелле. Әнә, бер җайдак –монысы тәгаен мин – иелеп кенә күл өстеннән төнбоеклар  өзеп ала да аларны Зөһрәгә суза. Керфекләре йомык төнбоеклар Зөһрә кыз кулында шундук ачылып китә. Алар нәни кояшларга әверелә. Аннары ул кояшларның якты шәүләләре күл өстендә  җай гына тирбәлергә керешә. Кояшлы күл өстендә без икәү генә: Зөһрә дә, мин... Ә нишләп җайдаклар бүген бирге ярга таба чапкан шикелле соң әле?..

Чыннан да, төнбоеклы күл өстендә менә ничә еллар күрәм инде ошбу сурәтләрне. Яшь чакта мәхәббәт утында дөрләгәннәр генә хыялый була диләр. Минем бит инде андый вакытлар теге гасырда ук сүнеп-куырылып  калган, нинди җүләрлек, нинди иләслек соң бу алайса? Сизенәм дә шикелле үзем: йөрәге сайлаган сөйгәне белән кушыла алмаган адәми зат гомер буе шундый иләс-миләс була. Мәхәббәт ул яшькә карап тормый. Әнинең туганы Ахияр абый, әзрәк кәефләнгәндә: “Ник Галиягә  өйләнмәгәнмен теге чакта, и,  үкенәм хәзер, энем!” - дип,  бушап калган кырлы стаканын чын  күз яшьләре белән тутыра яза торган иде. Һәркемнең була торгандыр андый үкенечле мәхәббәте...Ул вакытта “Галиясенә өйләнгән” булса, Ахияр абзый да хәзер: “Нишләп Галимәне алмадым икән!” - дип сагышланган булыр иде, бәлки. Тормыш шундый каршылыклардан тора, күрәсең...

Урамда ялгыш кына  Зөһрәне очратудан курыктым, туган нигезгә бәрәңге бакчалары артыннан сузылган басу юлы буйлап кайттым. Зөһрә авылда, димәк, аның белән “очраклы” рәвештә очрашуның шәп хәйләсен уйларга кирәк. Машинаны арттагы инеш буенда калдырдым да, хәзер алмагачлар үсеп утырган элеккеге бәрәңге бакчасыннан сузылган сукмактан төп йортка таба киттем. Күрше Ахияр абыйлар ягыннан, аның чия бакчасы аша безнең ишегалдына керә торган капка бар, шуннан гына үтәргә уйладым. Ахияр абый безнең йортка күз-колак булып тора, әлеге капканы да аның киңәше белән куйдырган идем. Күршем үзе дә бакчада иде. Ахияр абыйны күрү зур сөенеч булса да, төпченеп сорашачагын чамалап, бу юлы баш кагып кына узып китмәкче идем, кая ул! – чабудан эләктереп алды күрше абзыем:  

– Ник кайттың әле? Нишләп йөрисең бу вакытта? Гадиләң кая? Һәм башкалар...

- Ахияр абый үзе тәмләп сөйләшергә яраткач, башкаларны да шулай дип уйлый торгандыр инде. Ә минем аңкаулар ябышкан, җөмлә түгел, ымлык та чыгарасы килми. Хәйләгә салыштым: имеш, эчем авырта... Анда да үзенекен итә картлач:

- Хренабирус түгелдер бит!? Күрендеңме брачларга! Анда әнә яшьтәшең Хәмит тә температура дип зарлана! Әле генә китеп барды! Бульнискә бар, бирусыңны  таратып йөрмә монда дип куалап җибәрде.

Китүе яхшы булган!, минәйтәм, “мең ел” күрешмәгән сабакташ турында. 

Һәм үзебезнең якка шуып чыгам. Ахияр абый “коронный” җырын шыңшып кала:

Үкенечле сагыш тулы җаным,

Галия дип тибә бу йөрәк.

Бәхет белән яшьнәп яшәү өчен

И, Галия, бары син кирәк.

Салкынча өй эченә килеп керүгә, кызган җан сүрелә төште, дивардан карап торган әти-әни  рәсеме шулай тынычландырдымы? Әти  күп сөйләшә торган кеше түгел иде, минем кебек ыгы-зыгылы да булмады, рәсемдә дә карашы салкын,  хәтта кырыс шикелле тоелды. “Нинди мәхәббәт инде ул сиңа бу яшьтә, малай актыгы!” – дип әрли иде кебек. Янәшәсендәге әни сурәте исә гадәттәгечә, малаен яклап, аңа каршы төшә: “Бер генә тапкыр яшисе. Яратмыйча узган гомер гомер мени! Алай орышмале малаеңны, Зиннәт!” – дия кебек.

Төнбоеклы күл буендагы хиссият бөтен гәүдәне таратып ташлаган кебек. Шкафтан коньяк алдым да,  авызыннан гына чөмереп, караватка аудым. Йоклап китеп тә, онытылып та булмый, коньякны икенче юлы бокалга салып эчтем.

Авылда, гадәттә, мин иртәнге кошлар сайравына, яисә әтәч тавышына  уяна тора идем. Бүген кендек турысына төртелгән шәрә тез башы уятты. Арттан хатын кайтып җиткән? Иртәнге баштан күркә кебек талаячак хәзер!... Мәсәлән: “Зөһрә кайтканын ишетүгә чыгып чаптың, ата мәче!” – кебек сүзләр белән. Бу тавышларны хәзер үк ишетәм бугай инде. Ахияр абзыйның әтәче дә кычкырмый ичмаса! Хатын тавышын беркавымга булса да басып торыр иде... Еланымның кайнар беләге муеныма сарыла! Әллә буып үтерергә җыена инде? Барыбер рәхәт... Назлы кочакта үзең дә сизмичә үлеп китү иң җиңел үлемдер ул!? Тик бик  үләсе килми әле, чөнки кайнар шәрә ботлар өстемә атлана. Хатын түгел, балдыз бит бу! Рания ич бу!!! Колакны кайнар тавышы өтеп алгандай итә: “Балдызның бер аягы җизнәйнеке булырга тиеш!”

Тиз аңга китерде бу кайнар сулыш. Сикереп торам да, афишага баккан кәҗә тәкәсе кебек, чырык-чырык көлеп яткан Раниягә карыйм.

- Каян килеп чыктың син монда?!

Ләкин ул җавап урынына нәни учы белән авызымны каплый һәм аягы белән генә мине караватка аудара.

         Бер нәрсә дә хәтерләмим дип акланма түлке, яме!

Балдыз, тырнаклары кызылга буялган нәфис аяклары белән өстәге җәймәсен читкә очырта. Икебез дә шәп-шәрә?! Йа, Хода!  Мин үлгәнмендер дә, яңадан дөньяга килгәнмендер! Тагын үзем булып туганмындыр!?? Алай булса, яңа тормышымда бернигә дә карамыйча, бары тик Зөһрәгә өйләнәчәкмен, Аллла боерса! Ә син, балдыз, нишләп ятасың монда?! Мин шаярырга да көч табам әле. Димәк, тормыш та үз көенә дәвам итәр сыман...

Ләкин көй шундук чуалды: чормадан килгән тавыш, уйларны бөтереп алды. Янәшмдә яткан балдызга аптырап карадым да, янә сикереп торып утырдым һәм кычкырып җибәдем:”Каян кердең син! Ишек бикле иде бит?!”

Рания чырык-чырык көләргә кереште һәм гадәтенчә моны уен-көлкегә борды:

“Йөрәгеңә үтеп җитеп

Кояш булып көләм.

Җилләр булып исеп,

Куеныңа керәм!”

Без – яшьтәшләр, алты чакырымдагы күрше авылга йөреп укыдык. Бишенче сыйныфка кадәр безне колхозның брезент түбәле “УАЗик” машинасы йөртте. Җидебезне дә машинага кертеп дыңгычлыйлар да, әйдә, киттек Бикәмәт юлыннан мәктәпкә таба. Дүрт малай һәм өч кыз кабина эченә ничек сыйганбыздыр, минем моңа бүген дә башым җитми. Тик без бер дә зарланмый идек, юл буе бер-беребезне төрткәләп, шуннан кызык табып бара идек. Кемнең аягы кемнеңдер башы турысына туры килә; кайсыдыр кыз синең өстеңә аркылы сузылып яткан; кыймылдыйсың килсә дә, тын да чыгара алмыйсың. Андый чакта, минем янга Зөһрә туры килсә, тиз генә барып җитмәсәк ярар иде Бикәмәтләренә, дип хыялланганнарым әле дә хәтердә. Зөһрәнең әнисе юк, авылда ул әбисе тәрбиясендә, әтисе Рево абый райүзәктә зур түрә булып эшли һәм көн саен кайтып йөри торган иде.  Хәмитнең әтисе Мулланур абый шул ук райүзәктә склад мөдире. Гомумән, без җидебез җитмеш төрле идек, гаиләләр дә, әти-әниләрнең эшләгән урыннары да. Минем әтине колхоздан Чаллы шәһәрен төзергә алып киттеләр. Зөһрә белән Хәмитнекен әйттем инде, калганнарның шулай ук әтиләре бар, кайсы читтә балта эшендә йөри,  кайсысы колхозда. Минем әти Чаллыда  булса, әни  колхозда “сәнәкчеләр” төркемендә.

Берзаман шофёр “УАЗиг”ына  безне үз тәртибе белән “тутыра” башлады: әүвәл Зөһрә, аның артыннан склад мөдире малае, калганнарның кайсысы кем артыннан өлгерә. Без нишләптер гел Гадилә белән бергә туры киләбез. Моны Гадилә үзе дә бик теләми. Ул җае туры килгән саен Хәмит янынарак елыша. Мин дә атлыгып тормыйм, бер парта артына утырулардан тщмам гарык дип уйлыйм.

Сигезенче сыйныфка җиткәч, без бер машина эченә “сыймадык” инде. Хәзер Бикәмәткә нинди транспорт туры килсә,  шуның белән йөрибез. Хәмиткә велосипед алдылар, Зөһрәгә дә әллә кайчан ук бик матур “кызлар” велосипеды алганнар иде, нишләптер йөререргә генә ашыкмады. Миндә дә велосипед булса, Зөһрә дә иярер кебек тоела иде. Чаллыда эшләп йөргән әтигә озын хат юлладым. Бәйрәмгә кайтты әти һәм шудук яңа велосипед алды. Хатта кемнәрнең велосипеды барлыгын да язган булганмын, күрәсең. Ул Зөһрәнең ниндирәк кыз икәнен, укуын да сораштырган иде. Әле тагын өстәп: “Бу турыда әниеңә әйтмәсәң дә ярый”, – дип өстәгән. Бактың исә, әти яшь чагында чак кына Рево абыйның сеңлесе Люция апага өйләнми калган икән. Бик матур итеп, озак кына йөргән дә булганнар. Монысын кайчандыр әнинең апасы сөйләгән иде бугай. Миңа түгел инде, әлбәттә. Күрәсең, колакны шомартып өлкәннәр сүзен тыңлап торганмындыр.

Әтинең кисәтүен дә, өлкәннәр гайбәтен дә бик үк аңышып бетмәгәнлектән,  бу хакта тиз оныттым. Искә төшереп торырлык сәбәп тә юк. Минем Зөһрәгә читтән генә кызыгып йөргәнне чуртым да белми лабаса!..

Аның каравы абзагыз велосипедлы булды. Зөһрә, чынлап та, шул елны мәктәпкә велосипедта йөри башлады. Аерым-аерым барабыз, өчәүләшеп кайтабыз. Ләкин озак та үтмәде Хәмитне әтисе “Иж” мотоциклына утыртты. Ул гына да түгел, Хәмит артына Зөһрәне дә атландырып өйртә башлады. Ни әйтсәң дә, матай матай шул, азапланып таулар менәсе дә, җилгә каршы ишәсе дә юк.

Шул көннән башлап, минем хыяллар чәлпәрәмә килде. Зөһрәне күргәч күкрәк турысында кызыша торган нокталы ут кына һаман бетми. Киресенчә, аның кызуы бар гәүдәне камап ала. Өстәвенә, Хәмитнең әтисе белән Рево абый райүзәктә бер тирәдәрәк эшлиләр булып чыкты. Бәйрәмнәрдә кунакка йөрешүләре дә  хак һәм алар шул чакта нәкъ менә Хәмит белән Зөһрәнең киләчәге хакында сөйләшәләрдер кебек иде. Үлдем, сүндем, беттем. Әле ярый, бер мәртәбә клубтан озата кайттым. Шулчакта, без, капка төбендә ни хакында сөйләшергә белмичә аптырап утырганда, тузан туздырып берничә мәртәбә Хәмит тә узып китте. Кулын да тота алмадым мин ул кичне сыйныфташымның, әмма безнең хакта “йөриләр икән” дигән гайбәт авыл теленә керде. Аннан соң инде әнигә барып җиткән, мин үзем турында аның түбән очтагы ахирәте Сәринә апа белән белән кызып-кызып сөйләшкәнен ишеттем. Аның малае Сәлим дә минем сыйныфташ. Ләкин төп сүз колхозга кайткан яңа трактор  тирәсендә барды шикелле. Трактор сүзен ишеткәч, колакны шомартканмындыр инде...

Сәринә апаның: “Егетең шул пәриләр өммәте белән бәйләнә күрмәсен тагы! Алар бит,  үзең беләсең, әллә кемнәр!” – дигән нәсыйхәте әни күңелендәге утка ялкын гына өстәгәндер. Хәер, әни аңа кадәр дә безнең аралашуга каршы иде. Һе, каршы, имеш... Нишләгән соң әле мин ул хәтле!? Сыныйфташ кызны озата барган, имеш. Караңгыдан курыккач, озатасың инде. Ә син, Сәринә түти, Сәлимеңә башта сәпид алып бир, ул да Хәмит матае артыннан җәяүләп чаба!” – дип үземчә үртәгәнем хәтердә. Әни дә  “җавапсыз” калмады, әлбәттә. Сәринә апа чыгып киткәч: “Үз кызыңны, Хәлимәңне тикшер! Казан ярышларында  күбрәк йөрсә, берәр урыс эләктерер әле...” – дип мыгырдаганын хәтерлим. Ләкин бер нәрсәне аңламый идем: нишләп урыс та, нишләп безнең Казан әле?

Төзелеш институтына килгәч, тормыш монысын үзе аңлатты. Беренче курста укыганда, группадаш белән, трамвайда тулай торакка татарча сөйләшеп кайтканда алтын кысалы күзлек кигән бер симез апа: “Что вы, ребята, каля-баля!? – дип, безне эт итеп сүккән иде. Иптәшем, Барда ягы   малае Фәрхәт тә җавапсыз калмады: “Пешком ходи, түтинкә! Тебе полезно будет!” – дип,  бар трамвайга шәррән ярды.

Шуның өчен бер тукталышта безне ниндидер ике дәү абый трамвай ишегеннән төртеп төшергән иде. Гарълегемнән җылый яздым.

Ләкин Фәрхәт ташбашрак булып чыкты:

- Марҗа керис! Ирең бай булса, трамвайда йөрмәсиең! Өстәл хәтле артың белән кара “Волга”да киерелеп утырган булырыең!” - дип, трамвай артыннан кычкырып калгач,  икебезнең дә күңелләребез күтәрелеп китте.

Ярый, хуш... Мәктәп елларына таба кире кайтыйк. Шул рәвешле үз-үзем белән сөйләшеп йөри торгач, башка китереп сукты, теге... күкрәктәге утлы нокта!... Әйе, шул, Зөһрә йолдыздан кабынган ялкын икән ләбаса ул!? Мин Зөһрәгә гашыйк икәнлегемне  шунда гына аңладым... Уннбиш яшьлек малай шулчакта тагын бернәрсәне аңлаган идем: дөнья бер дә гадел һәм тигез түгел икән. Сыйныф җитәкчесе Зөһрәне  Хәмит янына утыртты, аның белән утырган Гадиләне минем партага күчерде. Гадилә карыша, хәтта елап куркытып та карады. Мин эчтән генә үземнеке өчен сыздым.

Элек барыбыз да тигез булсак, үсә төшкәч, укытучылар да сыйныфтагы балаларны аера башлады шикелле тоела иде миңа. Монысы райком секретаре малае, тегесе склад мөдиренеке... ә бусы... монысының атасы Чаллыда, икенче хатынга өйләнеп яши,  ул – ятим малай. Тегесенең атасы  исә чатыр-пытыр иске тракторда йөри...

Балигъ булуга дөнья безне шул рәвешле сортларга бүлде дә куйды.  Ләкин күңел моның белән һич ризалашыга теләми, киресенчә, үҗәтлегем арта гына бара. Көне-төне спорт белән шөгыльләнә башладым, барлык фәннәрдән дә уку “отличнигы” булдым. Киләсе көзгә унынчыга барабыз, Хәмитнең әтисе йөртә торган “Техпомощ” машинасына утырмас өчен кыш буе мәктәпкә чаңгыда йөрдем. Яз җитүен дә көтмәстән велосипедка утырдым. Колакларны, кулларны өшеттем. Әмма үҗәтлек көчле иде – дөнья мине кимсетергә теләсә дә, ирек бирмәячәкмен, мин беренче булырга тиеш!

Хәер, беренче үк була алмам әлегә. Чаңгыда Сәлимнең апасы Хәлимә шәп җилдерә. Район ярышында да беренче килгән. Көн буранлы булганда, Хәлимә апа, туктап мине көтеп ала, хәлләрне сорашкандай итә дә, аннары, минем кәефнең шәп икәнлегенә инангач, тагын алга чаба торган иде. Бу сылу кыз яшь матур болан кебек, киләчәктә спортчы булачагына шигем юк. Чаңгыда йөрсәм дә минем күңел спортка алай ук тартмый, аяклар да – камыт. Мин җайдак булыр өчен туганмын шикелле. Тик үзем фән юлынан китәргә уйлыйм. Аеруча химия фәнен яратып укый идем. Аңа өстәп физиканы кимерергә керештем. Моңарчы берәүнең дә башына килмәгән яңа  физика  законы уйлап табып, хәерчеләрне байлар белән тигезләү иде хыялым... Ялгышканмын мин ул чакта. Дөнья “химия”дән тора икән лабаса! Ярату да химия, көнчелек, үчләшү дә химик катализаторлар ярдәмендә адәм җанын кайната. Әшнәлек,  имеш, шул катализаторның иң куәтлесе ди...

Ул вакытта мин шулай дип фаразлый идем. Зөһрәдән хат кисәге алдым: “Синең сәпит Хәмитнең сәпитеннән яхшырак чаба...” – диелгән иде анда. Зөһрәнең ихластан язылган сүзләрен мыскыллау дип кабул иттем. Чөнки әлеге хат кисәге әни кулына да төшкән. Ул да җае туры килгән саен: “Атаң шул хуҗа-пәриләр нәселендәге Люция дип чапкан иде егет чакта! Тиң түгел алар безгә, күрмисеңмени, алар кемнәр дә, без кемнәр!? Әнә, Гадилә... менә дигән әйбәт кыз” – дип төрттерергә кереште. “Хуҗалар” Зөһрәләрнең нәсел кушаматы иде. Бабасы Хуҗәхмәт абыйдан килә торган... “Пәри” исә кап-кара күзле, кара чәчле булулары өчен кушылгандыр инде. Юкса, берсе дә пәри баласы кебек җонлы түгел. Ә Зөһрә исә бөтенләй үзгә, башка туганнарыннан аермалы буларак, алтын чәчле, кап-кара шомырт күзле ул. Мине шул серле күзләр сихерли дә инде.

Алайса без Хәмитләргә тиң түгелме? Без алардан да мескенрәкме!? Ул мокыт физика факультетына укырга керәм дип йөри, үзе Эйнштейнның чагыштырмалылык теориясен дә аңлата белми җүнләп! Мин – физиканы су урынына эчкәнгә, мәктәптәге кушаматым да “Эйнештейн” иде. Яшь Эйнештейн кимме шул мокыт Хәмиттән!? Җанда давыл кузгалды! Ләкин ул давылны вакытында йөгәнләргә кирәк булган икән. Хәмит Эйнштейнны белмәсә дә, тормышның үзендәге “чагыштыру” фәнен яхшы үзләштергән булып чыкты. Унынчыда сыйныфташлар Хәмитнең атасыннан калган “Нива”сына төялеп йөри башлаган иде инде. Рульдә Хәмит үзе, янында Зөһрә!.. Хәмит миңа беркөн “чагыштырмалылык теориясен” шәп аңлатты. Мин велосипедта мәктәптән кайтып барыш. Арттан машинада Хәмит куып җитте. Туктады бу,  алгарак узып һәм, кызыл авызын зур итеп ачып,   әүвәл иснәде, борын очындагы бетчәсенә кагылып алды да:

– Менә син чагыштырмалылык теориясе дисең, Энштейн кисәге... Үзең ничурта белмисең аның ни икәнен! Менә чагыштырып кара үзең белән мине... Син җирдән сөйрәлүче суалчан, ә мин бөркет, мин очам,  син шуышасың. Син тратайкада йөрисең,  мин машинада чабам. Икебез дә Зөһрә дип хыялланабыз. Ул минеке булачак, ә сиңа тәтемәячәк! Чөнки син бетле хәерче! Сезнең дәү туганнарыгыз юк. Менә шул ул, яшьти, чагыштырмалылык теориясе.

Хәмит шулай диде дә,  мине соры тузан эчендә калдырып,  авыл ягына чапты. Мин тешемне кыстым, үзем дә сизмәстән йодрыкны да җыйганмын икән. Каты итеп кысканмын, тик тамчы да авыртканын тоймадым. Икенче көнне физиканы читкәрәк куеп торып, янә химияне үзләштерә башладым. Күлнең аргы ярындагы элеккеге бакыр базында әти хикмәтле балчыкка юлыккан булган икән. Шуның үзлеген  өйрәнә башладык химия укытучысы белән. Алда мине ниндидер могҗиза көтә кебек иде. Нинди булыр ул, нәрсә ул – белмим, әмма сизенәм. Хәер, башта мин аны Зөһрә белән очрашу – аңлашу дип уйлый торган идем. Аңа үземнең хисләремне аңлатам.  Ул аларны кабул итәчәк. Мактанчык, купык Хәмит читтә калачак!.. Мин бөек химик, кешелек дөньясы өчен яңа төзелеш материалы уйлап чыгарган Дәүләт премисея лауреаты,  хатыным Зөһрә  – илһамчым!.. Хыялның канатлары булмаса да, ул биектә. Алар күктә! Шулар яшәтә дә инде мине! Тик теге көнне Хәмитнең “чагыштырмалылык теориясе”ннән соң күңелгә бозлы сөңге кадалды. Артыгын хыяллана башласам, шундук буыла башлыйм. Мескенлегемне юксыллык арттыра. Аның саен үҗәтләнә төшәм! Максатым, әйе, беренче хыялым Зөһрә түгел, беренче ниятем зур кеше булу! Ә кем соң ул зур кеше? Монысын әлегә мин белми идем... Төрлечә фаразлап карыйм. Иң зур кеше ул райком секретаредыр?

(Дәвамы бар)