Гаҗизлек (хикәя)
Икенче Бөтендөнья сугышында Төркия бер тарафка басмыйча нейтральлек-битарафлык саклауга ирешкән ил, бары сугыш тәмамланганда гына кушыла. Әмма дөньяны күз яшьләренә батырган афәт Төркия үзәгендә урнашкан татар авылы Солтаниягә кадәр килеп җитә. Бу елларда иртәгесе көнгә дип саклаган азык-төлек запаслары җыеп алына, авыл кешеләре күбрәк кипкән йөзем белән көн кичерә. 1950-60 елларда шул авылда туган җирләреннән меңнәрчә чакрым ераклыкта аерылып калган татар солдатлары да яши. Арадан берсен Агай дип йөртәләр...
***
Шәрифә үзе бәйләгән йон оекбашларны, башмакларны Искешәһәр базарына алып чыгып сата. Ара-тирә поезд белән Биләҗек шәһәре базарына да барып кайта. Бабалары – татар мөһаҗирләре нигез салган туган авылы Солтаниядән чыгып киткәннән соң, бу һөнәре ни дисәң дә, дөнья көтәргә ярап куйды. 1900 елларда суык мәмләкәттән күченгән мөһаҗир кызы бит ул, әнисе аны кечкенәдән бәйләргә өйрәтте. Алар җирләшкән урын Төркиянең кыш күренми торган диңгез буе түгел, нәкъ туган якларындагы кебек кышларын суыта, кар шактый ята. Әле авылда чагында кичтән көрәкләрне өйгә кертеп калдыралар, чөнки төне буе кар явып, буранлап тәбәнәк ишекләрне күмә. Шуңа да ишекләр эчкә таба ачылмалы итеп ясалган, карны гына казып чыгарга кала.
Искешәһәр кышы үзенә бер төрле, җилле, дымлы, карлы... Гомумән, шәһәр өйләре суык. Матди ягы ныгракларда чуеннан ясалган соба – мич булса, фәкыйрьләрдә калайдан гына ул. Калай соба өй һавасын хәтәр җылыткан кебек тоела, әмма күмер янып бетүгә суына. Ул арада идән дә җылынырга өлгерми. Күмер сатып алып, собага шуны ягыш. Ә аны алырга акча җиткерергә кирәк.
Һич югы «тәзәк» кала, ягъни тиресне киптереп ясалган ягулык чимал инде ул. Кыскасы, собаң – чуенмы, калаймы, якканың – күмерме, тизәкме, барыбер кышны җылы оекбашсыз чыгам, димә.
Тарихи Биләҗек – Искешәһәрдән сиксән чакрым ераклыктагы кечерәк, таулар эчендә урнашкан шәһәр. Биләҗеккә беренче аяк басканда, таш мәчетләрнең биек манараларын җимерек хәлдә күреп, Шәрифәнең коты алынган иде. Кайчандыр азан яңгыраган, ае балкып торган борынгы манаралар яртылаш кына калган. Боларны махсус шулай тоталар, төзәтеп куймыйлар икән, Беренче Бөтендөнья сугышының гыйбрәтле хатирәсе итеп саклыйлар. Ярым җимерек корылмаларның «азанлы теле» киселгән, алай да хәтерне әйбәт яңарталар. Манараларны җимерүчеләр греклар булганны да оныттырмыйлар.
Шәрифә базарга йөрүчеләр белән тегесе-монысы турында гәпләшеп, Биләҗек халкын белеп өлгерде, дияргә була. Оекбашларын бик яратып алалар. Төенчеге һәрчак бушап кайта. Алман сугышы беткәнгә 4-5 еллар булгандыр, беркөнне базарда колагына татарча сүзләр ишетелде. Янында вакыт уздырып йөргән берничә карчык бар иде, тел белән дөнья йөген бушатып торганда, бер мәлгә сүзсез калды. Искешәһәрдә булса, болай аптырамас иде. Анда татар мөһаҗирләренең дәвамчылары шактый яши. Ә Биләҗеккә ничә килеп, татарны очратканы юк әле. Шәрифә теге карчыкларны онытты, алар аша үрелеп, берничә адым читтә нидер караган, сайлаган дүрт ир-атны күзләде. Үзара шундый матур итеп татарча сөйләшәләр! Берсе өлкәнрәк күренә, яше кырыклар тирәсендә бардыр. Ә калганнары... Өсләрендәге киемнәре бик шәптән түгел, таушалган, үзләре нык кына йончыган, ябыклар... Алай да карт түгел болар! Әллә кырым татарларымы?! Юк ла, сөйләшүләре, үз-үзләрен тотышлары, йөзләре, торыш-килбәтләре Казан татарларыныкы бит! Базарда сата торгач, кемнең кем икәнен төс-кыяфәтеннән үк аера башлаган Шәрифә шулай бер караш ташлауга үз бәясен чыгарырга кереште. Ай Аллаһым, ник эндәшми тора соң? Татарлар бит! Китеп баралар мәгәр, тизрәк кычкыр, туктат, кайлардан килгәннәр, сора!
– Исәннәрмесез! Килегез монда!
Гөжләп торган базарда ишетми китүләре бар дип курыкты, каты гына итеп татарча кычкырды. Аның тавышына дүрт ир генә түгел, тирә-яктагылар барысы берьюлы борылды. Хатын татарларга туры карап, кулын болгап чакырды.
– Сезгә әйтәм, сезгә! Килегез монда! Шәрифә бәйләгән җылы оекбашларны башка беркемдә тапмассыз.
Тегеләр бер-берсенә аптырап карашып алгач, хатын янына килде. Арадан иң яшь күренгәне шаккатуын яшереп тормастан:
– Апа, син каян татарча беләсең? – дип эндәште.
– Татар булгач, татарча белмәскә?!
– Чынмы, апа?
– Каян килеп чыктыгыз? Биләҗеккә, дим, кайдан килдегез? Кайсы як татарлары сез?
Ирләр көтелмәгән очрашудан хатынның бер-бер артлы яудырган сорауларына җавап бирә алмый тордылар. Ун ел элек туган якларыннан аерылган, сугыш яралары белән бергә сагыну, җирсү хисен татыган, чит илләр туфрагын таптап йончыган элеккеге гаскәриләр әз тәэсирләнмәде бу минутларда. Үзләрен тыныч тотарга тырышсалар да, каушап-югалып калдылар. Шәрифә исә ватаннан килгәннәрне очратуына, рәхәтләнеп татарча сөйләшә алуына шатланып, сорауларын тезде дә тезде...
– Мәмләкәтегез кайдан? Кемнәрдән сез? Нишләп йөрисез?
Арада иң өлкән күренгәне бөтен соравына бер җөмлә белән җавап бирде: – Апа, без алман әсирләре.
– Ә-ә-ә...
– Туган якларга кайта алмадык. Төркиягә сыендык. Башта Истанбулга китерделәр, ватандашлык алганчы берникадәр вакыт Тузла күчмән мосафирханәсендә яшәдек. Аннары безгә Биләҗектә яшәргә рөхсәт бирделәр.
– Алай икән...
– Чит илләрдә эш йөрткән бер милләттәшебез – завод хуҗасы, Алманиядән Төркиягә килергә булышты. Ул коткарды дияргә була. Истанбулдагы татарлар да тырышты...
– Апа, ә син монда яшисеңме? – яшь әсир өлкән иптәшен бүлде.
– Биләҗектә түгел, Искешәһәрдә. Безнең татар авылы ерак түгел бит моннан. Әлегә кадәр бер сүз эндәшмәгән тәбәнәк буйлы, сирәк чәче астыннан маңгае
буйлап колак турысына кадәр сузылган яра эзе шәйләнгән әсир балаларча куанып кычкырып җибәрде:
– Кит инде! Татарлар яши торган авылмы?
Дүртенчесе – кулындагы таягына кулы белән генә түгел, ярты гәүдәсе белән таянганга күрә, бер тарафка авышып торганы да телгә килде:
– Булмас!
Хатын аларның авыл турында ишетүгә шатланганнарын күргәч:
– Әйдәгез, авылга кайтабыз. Биләҗектә болай ялгызбаш йөрмәгез, – дип, чын-чынлап кодалый башлады.
Өчесе ризалык биреп өлгерде, бары тик башкаларга караганда бераз хәллерәк һәм күзгә күренеп торган бер гариплеге булмаган өлкән әсир авыр сулап куйды. Хәер, игътибар беләнрәк карасаң, бер күзе ак төшкәндәй тонык күренә. Ул иптәшләренә артык дулкынланмаска ялынгандай:
– Егетләр, тынычланыгыз, беләсез бит, безгә Биләҗектә генә яшәргә рөхсәт ителде, – диде.
Шәрифә аларның әле берсенә, әле икенчесенә карады. Юату сүзләрен эзләде, ни дияргә белмәде. Аннары һәркайсының кулына берәр-берәр җылы оекбаш тоттырды.
– Атыгыз ни, сорамадым да...
Әсирләрнең иң өлкән күренгәне үзен Ваһап дип таныштырды. Иң яше – Җаппар, авыл барлыгын белеп аеруча сөенгән таяклысы Камил һәм ярасын капларга теләпме, чәчен шактый үстергәне Закир икән. Тагын бер иптәшләре барлыгын әйттеләр, ул өй саклап калган. Үзе юкның күзе юк дигәндәй, аның исемен атап тормадылар. Шәрифә насыйп булса, күрешербез-танышырбыз дип, артык төпченмәде. Төенчегеннән соңгы оекбашны төрекчә:
– Аркадашыгызга, – дип сузды. – Өй саклап калганга.
Шәрифә чит илдә ялгыз башлары яшәргә мәҗбүр калган бу Аллаһ бәндәләре өчен бик тә борчылды. Биләҗектә калган мосафирханәләренең адресын сорап, кайда яшәгәннәрен ачыклады. Аерылышыр алдыннан әсирләр күңеленә әллә кайчан юкка чыккан өмет хисен уятырлык сүзләр әйтте:
– Авылга кайтып, башлык белән сөйләшеп карыйм. Бәлки, ул бер юлын табар... Аның сүзе үтә. Сезне берәр ничек Биләҗектән авылга кайтарыр. Барып чыкмаса, бәлки, Искешәһәргә урнашырга ярдәм итәр. Анда татарлар күп яши. Бер-берсен беләләр, йөрешәләр... Үзебезнекеләр янында яшәсәгез әйбәтрәк. Дөрес, алдагысын бер Ходай белә...
Шәрифә китеп барды. Әсир солдатларның кулларындагы туган якларындагы төсле тип-тигез итеп, җан җылысы кушып бәйләнгән йомшак оекбашлар гына чынбарлыкны раслап тора. Югыйсә, ниһаять, теңкәләрен корыткан сугышка, әсирлеккә бәйле куркыныч саташулардан арынып, бик зарыгып көтелгән бер матур, тәмле төш күргәннәренә куанудан узмаслар иде. Әле генә чит тавышлар, чит халыклар белән гөж килгән базар уртасында татар апаеның сүзсез юаткан ягымлы, җылы карашын күргәннәренә ышанмаслар иде.
Камил таягын култыгына кыстырып, җылы оекбашны кулына киде һәм йөзенә терәде. Калын, җылы бүләк Татарстанда калган хатынын, ике баласын хәтерләтте һәм аларны сагыну, юксыну хисе йөрәген учлап кысты. Күз яшьләре кулындагы оекбашларга сеңде. Ваһап аның җилкәсеннән кагып куйды. Нидер әйтергә тамак төбенә утырган төерен йота алмады, күз алдына янып торган мич яктысында акрын гына көйли-көйли йон эрләп утырган хәләле килде. Җаппарның авызы колагында иде, йон исе килеп торган оекбашның әле берсен, әле икенчесен иснәп карагач:
– Абзардагы сарыклар искә төште, – дип, яшь аралаш көлде.
Ни еларга, ни көләргә белмәгән Закир:
– Ходай бу миһербанлы хатынны юлыбызга чыгарган икән, бу юкка түгел.
Күңелем ничә елдан соң тәүге тапкыр яхшылык киләсен сизә... Алла боерса, әйбәткә бу, егетләр... Җанга бер рәхәт керде. Иреккә чыгып, менә шулай, татар апасы белән сөйләшеп торыр көнне күрермен димәгән идем. Ходай насыйп итте, – диде.
Һәркайсының ялгыз, сынык күңелен татар хатыны бәйләгән җылы оекбаш юатты.
***
Ун-унбиш көн узмагандыр, Биләҗеккә татар әсирләре янына авылдан бер кеше килеп җитте. Шәрифә аның хакында мохтар, мохтар дип сөйләгәч, башта исеме шулай дип уйлаганнар иде. Авыл җитәкчесенә мохтар, диләр икән. Бу колхоз рәисе кебек кеше булып чыга, димәк. Ваһап туган якларындагы «Ленин», «Совет юлы», «Очкын», «Кызыл таң» колхозларын искә төшерде. Колхоз рәиссез яши алмас, чөнки уртак малга бер хуҗа, сакчы, колхозчыларны эшләтүче, эш көннәрен санаучы кирәк бит. Ә монда теге заманнардагы тәртип. Большевиклар килгәнчегә кадәрге кебек. Һәркемнең үз җире, һәркемнең үз хуҗалыгы булгач, бу мохтарның нигә кирәге бар икән?! Шәрифә аңлатты, авыл мәсьәләләрен хәл итүче, шуларны хәл итәр өчен илчә (район) башлыгына йөреп, авыл кешеләре гозерләрен җитәкчеләргә аңлатучы, юлларны, суларны карап торучы, диде.
Мохтар 50 яшьләр тирәсендәге, уртача буйлы, туры карашлы, җитди йөзле татар булып чыкты. Ул үзен Барый, дип таныштырды. Әсирләрнең барысыннан да өлкәнрәк иде, шуңа күрә аңа Барый абзый дип эндәштеләр.
Барый Биләҗек һәм Искешәһәр җитәкчеләренә хат язып, әсирләр өчен җаваплылыкны үз өстенә алды. Шул сәбәпле Биләҗектән Искешәһәргә һәм Солтания авылына күчү рөхсәте бирелде. Авыл башлыгы яңа танышларын, сез минем мосафирларым дип, үз өенә сыендырды, кадер-хөрмәт күрсәтте. Хуҗалыгында аларга яшәп торыр өчен бер бүлмә аерды.
Мосафирлар килгән, дигән хәбәр авылга тиз таралды. Ахшамга картлар чәйгә җыелды. Хәл-әхвәл белешү, танышу китте. Чәй арты чәй эчелде, күбрәк картлар сөйләште. Әти-әниләренең кайлардан, ничек килгәннәрен искә төшерделәр. Кунакларның гаскәриләр икәнен белеп алгач, сугыш темасына күчтеләр.
– Авылга нигез салынганга 60 еллап, күп тә, аз да түгел, бер кеше гомере инде. Болай гомер тарлаларда үтә. Тарла дигәнем, кыр. Тик илләр үзара тыныша алмаганда, авыллар тыныч кала алырмы?! Тарла кайгысы калырмы?
– Юк, – дип, сүз алды җыйнак кына сакаллы, чандыр гәүдәле бер карт.
– Хак, хак... – дип җөпләде башкалар.
– Юк шул. Һәр сугыш авылга үз эзен салып килә. Менә әтиләр туган җирләреннән мең газап белән аерылган, Төркиягә кадәр килеп җиткән. Бер белмәгән, күрмәгән туфракка таянып тормыш кора гына башлаганнар, басулар эшкәртеп, яшәргә генә керешкәннәр, 1914 елны Беренче Бөтендөнья сугышы башлана...1 Безнең Солтания авылыннан да киттеләр ул сугышка. Батыр йөрәкле дистәләгән шәһитебез бар. Гәрчә яңа килгән мөһаҗирләргә хәрби хезмәт мәҗбүри куелмаган ул вакытта.
Беренче кич шулай картлар хатирәсе белән сизелми узды.
1 Ул заманда Алмания ягында саналган Төркиягә – Госманлы империясенә берьюлы берничә җирдә сугыш алып барырга туры килә. 1915 елның 19 февраленнән башлап, 1916 елның 9 гыйнварына кадәр Ататөрек җитәкчелегендә барган Чанаккале сугышы төрекләрнең батырлыгын данлаган көрәш буларак тарихка керә. Истанбулны алырга һәм Босфор Бугазы аша Кара диңгезгә чыгып, Россия патшасына революционерларга каршы көрәшергә ярдәм итәргә теләгән Антанта – Итилаф (Россия, Бөекбритания һәм Франция хәрби- сәяси берлеге) илләренә каршы сугыш тугыз айдан артык дәвам итә. Төркия тарафыннан ике йөз меңгә якын солдат шәһит китә.
Икенче көнне ахшам чәе янә җәйге алачыкка әзерләнде, өстәлгә ханымнар пешергән кош теле, пәрәмәч кебек татар ризыклары тезелде, кунакларны сыйлау ниятеннән яңа бал куелды. Күрше-күлән җыелды. Кабат элеккеләрне искә төшерделәр...
Кичәге карт салмак кына янә тарихи хәлләрне барлады.
– Кем җиңә – канун шуның кулында дигәндәй, җиңүчеләр Төркиянең җирләрен бүлешә. Бу чорда грек хәрбиләре төрек авылларын басып, туздырып, Төркиянең Урта диңгез ярларын ала. Аннары үзәктә урнашкан Искешәһәр, Бурса шәһәрләренә кадәр юл тота. Грекларның төрек авылларына зур зыян салуы турындагы куркыныч хәбәр Солтаниягә үзләреннән элек килеп җитә. Шуңа күрә ул чактагы авыл җитәкчесе грекларны авылдан берәр чакрым читтә каршы ала.
Картны мохтар бүлде:
– Ул бит Россиядә университетта югары белем алган, француз телен яхшы белгән, диләр.
– Туры әйтәсең, чит тел белгәнгә күрә греклар белән килешү төзи алгандыр да. Авыл эченә бер генә грек гаскәрие дә керми.
Инде таралышабыз дип торганда, арадан берсе янә әтисе сөйләгәннәрне исенә төшерде.
– Дөрестерме, шундый бер хикәят тә телдән телгә күчеп йөри. Греклар туктап торган урында безнекеләрдән кемдер бер мылтык табып алган. Тегеләр онытып калдырган дип, артларыннан йөгергән. Шуннан мылтыкны башлыкларына тапшырган. Ә ул: «Кемнең мылтыгы?» – дип, гаскәриләреннән сораган. Берсе алга чыгып та баскан, аны атып та үтергән.
Әлеге хатирә барсын сискәндерде. Кемдер әле генә кабахәтлектә гаепләнгән грек солдатын кызганып куярга өлгерде. Кемдер башлыкларының кансызлыгына гаҗәпләнде... Баягы карт салмак кына сүзне йомгаклады:
– Алар юлларында очраган авылларны нык мәсхәрә иткәннәр. Җәлладлык кылган – җәллад кулыннан үлгән.
Өченче көнне җыелышкач та, авыл халкы тарих сәхифәләрен яңартты. Болар сөйләнгәндә, мохтар беркемне бүлми тыныч кына утырды. Әгәр мосафирлар кире Татарстанга кайта алмаса, аларга шушы җирдә яшәргә кирәк булачак. Ә җирлек тарихын белмичә анда ничек яшисең?! Сөйләсеннәр әйдә, аңлатсыннар, рәхмәт үзләренә.
Әсирләр һичбер сүзгә катышмый. Уйларында ни? Телләре сөйләмәгәч, ничек беләсең?! Кеше күңелендәгене белүнең башка юлын бирмәгән Ходай... Бары тел аша. Мохтар сынап кына, кунакларына күз ташлады. Акылын бер сәер сизенү кисеп узды. Болар бит гәүдәләре белән генә биредә утыра, үзләре әллә кайда. Күз карашларында ниндидер бушлык... Мохтар аларның бу халәтеннән куркып китте. Тизрәк чәй тәкъдим итте. Шул рәвешле кунакларын хәзерге чынбарлыкка кайтарды. Картның сүзе инде төгәлләнеп килә иде:
– Күпме кан коюлардан соң бәйсезлек сугышында инглизләрне җиңә Төркия. Шуннан соң озак та үтми кем төрекләр ягында калган, кем каршы якка чыккан дип тикшерү, эзләнү эшләре башлана... Менә шул чакта авыл башлыгын яратмаган бәндәләр, аның греклар белән килешү төзүе хакында тикшерүчеләргә барып әйтмәсеннәрме?! Гаҗәп бит ул безнең халык... Мәхкәмә эшләрендә ул үзен яклап чыга һәм аклана. Хаким греклар белән килешү төзүне авылны коткару максатыннан ясалган адым буларак таный һәм аны хыянәттә гаепләми. Авыл башлыгы хөкүмәт тарафыннан акланып, авылга кайта. Әмма авылдашларының мондый адымын кичерә алмый. Нигезен ташлап, башка урынга күченә. Авылдан ерак түгел җирдә, елга башына тегермән сала. Хәзергә кадәр бөтен тирә-як әлеге тегермәннән файда күреп яши. Сугыш вакытындагы хыянәт башка, тыныч тормышта бөтенләй башка...
Ниһаять, кич утыруларның тәэсире сизелде. Әсирләр көндезләрен ишегалдында, басуга барганда, үзләрен иркенрәк тота башлады. Беркөн иртән торгач, Ваһап йорт хуҗасы янына килеп:
– Барый абый, рәхмәт сиңа... Без болай булыр дип, күз алдына да китермәдек. Авыл кешеләре бик үзгә, башка төрлерәк, димме. Әйбәт кешеләр, кызык сөйлиләр. Без аларны тыңлап, үзебезнең туган якларга кайткандай утырабыз. Безнең әле аңга килеп җитә алган юк. Хәтта җөмлә төзеп әйтергә йөрәк җитми. Килгәнебезгә ничә көн, әле рәхмәт тә әйтә алган юк. Гаеп итмә, сезгә мәшәкать булдык...
Башкалар да берәм-берәм рәхмәт әйтте. Әмма алар һаман кабырчыкка яшеренгән әкәм-төкәмнәр кебек. Әле һаман ниндидер явызлык, начарлык, котылгысыз авырлык пәрдәсе эчендә иделәр. Кайчак онытылып китеп ишегалдында уйнап йөргән бала-чагалар белән шаярып алулары, җиң сызганып, басуда эшләүләре, малларны караулары, кайчак тынсыз калып, тыныч дөньяны тыңлаулары – янәдән тормыш тәмен тоя башлауларына бер ишарә иде. Тик барыбер хәтерләреннән сугышта һәм сугыштан соң күргәннәрен сөртеп ташлау мөмкин хәл түгел. Берара тынычланган кебек тоелсалар да, яралы тәннәре газапларны яңарта. Мохтар мосафирларын сиздерми генә күзәтте. Закир ялгызы калганда, күбрәк Ходай белән сөйләшә. Ходаем, дип ялвара, аңардан ниләрдер сорый. Шуннан юаныч тапкандай тынычланып китә. Камил исә булдыра алганча елмаерга тырыша, ә ялгызы калса, тавыш-тынсыз гына елый. Андый чакта гел бер сүзне кабатлый «Бәгырькәйләрем, кичерегез, кайта алмыйм. Бәгырькәйләрем, мин исән калдым... Бәгырькәйләрем...» Ваһап белән Җаппарның үз-үзләрен тотышлары бераз охшаш. Икесе дә тәкъдирләренә буйсынган, хәзер шушы тормышта яшәргә кирәклеген кабул итмеш кебек. Ә менә бишенчеләре, теге чакта өй саклап калганы, озын буйлы, йөз-кыяфәткә барысына караганда чибәррәк әсирне әлегә аңлап җиткермәле түгел. Ике кулы, ике аягы да үз урынында, зарар күрмәгән кебек. Ваһап танышкач та, нидер кисәтергә теләгәндәй, аның шактый дәрәҗәле хәрби икәнен, бик күп җәфалар кичергәнен, алманнар тарафыннан каты кыйналганын берничә сүз белән генә әйтеп куйды. Төннәрен күзгә күренеп тормаган яралары сызлыймы, бик каты ыңгыраша иде ул. Еш кына йокысызлыктан ишегалдында караңгылыкка төбәлеп утыра. Бүтәннәре дә күп сөйләшми, бу исә көне буена ике-өч сүз тутырып әйтмәс. Ул бары тик башкаларның яшерен кайгылы хәтере, хәсрәте кебек: барлыкка бар, әмма юклыгы барлыгыннан ныграк сизелә.
Берара кыр эшләре күбәеп китте, иркенләп ахшамларда чәйләп утырулар киселде.
50 нче елларда авыл тирәсендә буш торган җирләр күп иде, ә илгә икмәк җитешми. Хөкүмәт менә шул вазгыятьне үзгәртү максатыннан эшкәртелмәгән җирләрне басу итәр өчен сугыштан соң Төркиягә сыенганганнарга бүлеп бирә башлады. Бу хакта Барый шәһәргә баргач ишетеп кайтты. Әгәр дә шушы канунны файдалансалар, бу татар әсирләре җирле булачак дип уйланды. Җирле кеше ач калмас. Һәм шул мәсьәләне хәл итәргә тотынды...
Ә аннары авыл хуҗасы кинәттән генә гаиләсе белән шәһәргә күченергә карар итте. Мосафирлары аның артыннан калмады.
Шәһәр тормышы яңа кыенлыклар тудырды, тормыш алып барырга иң беренче нәүбәттә эш табу мөһим иде. Әмма алай җиңел генә эшкә урнашып китәрмен, димә. Кайда да белем алганлыкка кәгазь сорыйлар. Шуннан Җаппар кыскача, үзләренең кем булуын, кайларда укыганнарын, нинди һөнәр үзләштергәннәрен, нинди вазифалар башкара алуларын аңлатып, Искешәһәрнең мәгариф эшләренә җаваплы кешесенә атап хат язды. Көн күрерлек бер эшкә бик тә ихтыяҗлы икәнлекләрен әйтте. «Безгә имтихан үткәрегез, гыйлемебез барлыкны расларбыз. Хат өстеннән хәлебезне аңларсыз», – дип тәмамлады. Мәгариф башлыгы аларның хәлен аңлады, хөкүмәткә язган хатны почта аша җибәргәндә ябыштырыла торган «пул», ягъни махсус марка ябыштырылмаган иде. Димәк, хәлләре «пул» ала алмаслык мөшкел.
Бишенче әсирне күзләре тонып, үз-үзен белештермәс дәрәҗәгә төшкәнгә күрә, заводта озак тотмадылар. Ябык, каты тавышлы, тынчу завод бинасында эшләргә яшьтән тузган нерв күзәнәкләре чыдамады. Бер ара Искешәһәр үзәгендә урнашкан кибетләргә йөкче булып ялланды, кул арбасы белән әйбер ташыды, бушатты, төяде... Авыр эш, әмма барыбер үз иркендәрәк бит, урамда, һавада йөреш. Тагын берничә татар әсире белән шул эшендә танышты. Искешәһәргә башка татар әсирләре дә тегеннән- моннан күченгән иде. Аралаша торгач, бүтән шәһәрләргә җирләшкәннәр турында да хәбәрләштеләр.
Күп вакыт узмады, бишенче әсир яңа танышлары белән кабат авылга юл тотты. Башкалар авылда яшәүче татар гаиләләренең мәрхәмәтенә вакытлыча кинәнеп, күбрәк шәһәр тирәсендә тормыш корганда, ул Солтаниядә калды. Мохтар сатып киткән йортның яңа хуҗаларына сыенды, элек аерылган бүлмәгә урнашты. Хуҗаларга каралты-кура, йорт эшләрендә булышты. Шулай итеп, Солтаниядә авыл Агае барлыкка килде...
***
...Баядан бирле телефон чыбыгында ялгыз кош утыра. Үзе күгәрченнән бераз гына зуррак, кәкре томшыгын аксыл-җирән түшенә батырган, куе соры, кара тимгелләр сибелгән канатларын нык кына җыйган. Канат очы берәр карыш озынлыктагы койрыгына кадәр төшкән. Сәгатьләр буе кымшанмый, ара-тирә генә муенын боргалап куя. Көяз күренә, беркемдә эше юк кебек. Әмма бу тышкы бер алдавыч күренеш кенә. Түгәрәк, янып торган кара күзләре урамдагы һәр хәрәкәтне күзәтә. Көндезге аучылардан саналган лачыннар нәселен дәвам итүче, кыргыйның2 һәр мизгеле уяу.
2 Кыргый – гади торымтай (лат. falco tinnunculus), лачынсыманнар ыругына керүче, Үзәк Европада карчыгадан соң иң таралган ерткыч кош.
Татар мөһаҗирләре нигез салган Солтания авылын үз итүе юкка түгел. Тирә-юнен басу-кырлар уратып алган, сарык көтүләре йөргән, сыер, ат кебек эре мал, күркә, каз, тавык ише кош-корт асралган җирдә тормыш бара. Тереклек тереклекне тартыр дигәндәй, кыргыйга азык булырлык тычканнар, кыр йомраннары да шактый ияләшкән бу тирәгә.
...Моңа кадәр селкенми дә утырган ялгыз кыргый томшыгын күтәрә төшеп, муенын борды.
Авыл башыннан, бераз читтәрәк Икенче Бөтендөнья сугышы вакытында болгар мөһаҗирләре өчен аерым тәбәнәк итеп кенә балчык кирпечтән өйләр салынган иде. Кыргый шул тирәне күзәтте.
Сугыш беткәнгә 7-8 ел, әлеге алачыкларга вакытлыча сыенган болгарларның китүенә шактый вакыт узды инде, берсе дә авылда торып калмады.