Логотип Казан Утлары
Повесть

Ана корт (дәвамы)

Әсәрнең башын монда басып укыгыз.

3
Ун яшьлек Рафигын, татар гимназиясендә укуы өстенә, түләүле музыка, рәсем мәктәпләренә йөртүләре генә җитмәгән, үзе теләп, бер белмәгән, күрмәгән апага бар «мөлкәтен» тапшырган Регина өчен дә (әти-әнисе кушкан исеме Рәһбәр булган, әйтергә авыр дип, детдомда Регинага әйләндергәннәр, аннан чыкканда, бар кәгазьләрен яңа исем белән тутырганнар) җаваплылыкны үз өстенә алды. Анысы нәрсәгә кирәк иде инде, ашханә янында Мөнирә апасын эзләп йөрер-йөрер дә югалыр иде. Күзең күрмәсә, йөрәктән чыгарып атуы да җиңел, диләрме әле? Юк шул, булдыра алмады. Әти-әнисенең «мәхәббәт җимешләре» – Нәфисәкәйләренә «чит-ят кешегә дә миһербанлы, ярдәмчел бул, башкалар әйберенә, юлда аунап ятса да, кагылма, аны алсаң, үзеңнекен күбрәк югалтырсың, никах укытып, өйләнешкәнче, ир-атны якын китермә», дип тукран төсле тукылдап торулары үзен сак булырга өйрәтү өстенә, бәла-казага тарыган кешегә ярдәм кулын сузарга кирәклеген исенә төшереп торды. Барлы-юклы акчасын, әбисенең ядкярен гомерендә беренче тапкыр күргән шома-психолог «түтигә» тоттырып җибәргән мескен балага ул да ярдәм итмәсә, кем аңа җылы 
кулын сузар? Ул үзен киңәше, шәхси тәҗрибәсе белән Регинага әхлак дәресләре бирергә лаеклы Ана корт дип тә хис итте, ахрысы. Кыскасы, тәүге танышкан-табышкан көннән Нәфисә үзен берәү дә кушмаса-сорамаса да, «табылдык» кыз өчен җаваплы дип саный башлады. Башка вакытта үзен артык йомшак күңеллелеге өчен әрләсә дә, ошбу адымын эчтән дә, тыштан да хуплады. Йөрәк парәсе Рафигы шундый авыр хәлгә төшсә, аңа ярдәм кулы сузучы, игелекле кеше табылмасмы икән? Тик ул вакытта Регинаның үзенә һәм Нәфисә тирәсендәге күпме кешегә нинди мәшәкатьләр тудырасын берәү дә күрәзәлек итә алмады.
Ашханәдә тамагын туйдырганнан соң, ул Регинаны үзләре янында, игелекле эштә калдырырга булды.
– Хәзер шунда шыпырт кына утыр, мин директор янына кереп, сине үзебезгә эшкә күчерү турында сөйләшеп карармын.
Ашханә директоры Марфа Петровна Нәфисәне кулы «чиста» булганы, аш-суга осталыгы һәм һәр шәйдәге гаепне күрә белгән, язу-сызуга маһирлыгы, ай саен алышынып торган «кунаклар» белән уртак тел таба алуы өчен хөрмәт итә, ашханәнең таянычы дип саный иде. Нәфисә керә-керешкә үк:
– Марфа Петровна, мин сезгә зур үтенеч белән киләм әле, туганнан-туган сеңлем эшсез калган. Җитмәсә, трамвайда паспортын да урлаткан. Зинһар, ярдәм итегез! – диде.
Гомерен сәүдәгә, аш-су өлкәсенә багышлаган күпчелеккә хас булганча, таза гәүдәле, тулы битле, киң күңелле директор елмаеп җавап бирде:
– Бездә буш вакансия юклыгын беләсең! Эшсезлек заманында урын ачылуга әллә ничә теләүче килеп чыга. Телефонны алырга куркып торасың.
Аннан хәйләкәр генә елмаеп, өстәп куйды:
– Сеңлеңә ставкаңның яртысын бирергә ризамы?
Үзенә яхшы мөнәсәбәтне белгән Нәфисә, соңгы сорауга уңай җавап көтелмәгәнне тәгаен аңлап, «әлбәттә, риза», дигән булды.
Җае чыкканда, һәр түрә үзенең бәясен, абруен күтәреп, сораучыны бурычлы итеп калдыру форсатын ычкындырмый.
– Синең үтенечне исәпкә алып, райсобес белән сөйләшеп, кухня белән зал арасында йөрүче итеп алырбыз.
– Аңлаган өчен рәхмәт сезгә.
Шактый вакыт узганнан соң гына, Нәфисә залда пәйда булды. Сүзне кыска тотты.
– Иртәгәдән безнең ашханәгә әлегә савыт-саба юучы, җыештыручы булып чыгасың. Зур бәхетсезлеккә очраган минем туганым дип алдап, ялынып-ялварып кына күндердем. Минем ышанычны акларга туры килер сиңа. Хезмәт хакы зур түгел, хет тамагың тук булыр. Бүген үк полициягә паспортыңны урлаулары турында нигезле гариза кертеп бир! Югалткан әйберләрең турында эштә берәүгә дә ләм-мим. Эшкә иртә килсәң күрмәсләр, иртә китсәң, беренче очракта, хезмәт хакыңнан тотып калырлар, икенчесендә «безнең ашханә сезнең ярдәмгә мохтаҗ түгел», дип, ишекне борын төбеңнән шапылдатып ябып куярлар.
Шуларга тагын өстәп куйды:
– Син инде, Регина, үзеңне ятимә, детдом баласы дигәч, бер алдыңа, бер артыңа төшеп, балакаем, син күпне күргәнсең, дип кызганып, кубызыңда биеп, аркаңнан сыйпап торырлар, дип уйласаң, бик каты ялгышасың! Мин элек умартачылыкка укып, шунда эшләп тә алган идем. Ана кортның балаларын җыеп, уңганнарын иркәләп, ялкауларын шелтәләп, «чеметеп алуы» турында институтлардан килеп сөйләгәннәре, үзем күзәткәннәре дә хәтердә. Сиңа нисбәттән мин үземне Ана корт итеп сизәм. Фамилияләребез дә якын икән: син Закирова, мин – Зарипова.
Регина Нәфисә апасының вәгазеннән туепмы, кызыксынып кынамы:
– Ә ни өчен яраткан эшегезне алыштырырга булдыгыз? – дип сорарга җөрьәт итте.
– Ул, балакаем, гыйбрәтле бер тарих, җае чыкканда, бер сөйләрмен әле. Синең шикелле яшь, чибәр, тәҗрибәсез идем. Шулай да оста куелган капкыннан котылуның дөрес юлын сайлаганмын дип, үземне мактап туя алмыйм. Дөресен әйткәндә, тормышымның ул чорын искә төшереп торасы да килми. Әйдә әле, әүвәл синең чәбәләнеп беткән төеннәреңне чишү юлларын эзлик.
Тырышкан табар, ташка кадак кагар дигән шикелле, акрынлап, Регинаны җәмгыятьнең тулы хокуклы әгъзасы булуына ирештеләр. Штраф түләп булса да, паспортын алып, башка рәсми кәгазьләрен рәтләүдә әллә ни кыенлык кичермәде «апа белән сеңел». Ә менә үзе уйдырма булса да, чишүе кыенрак бер мәсьәлә аларны борчып торды. Хикмәт шунда иде: Регинаның көнче күршеләре полициягә, яшь кыз гел музыка кычкыртып, ирләр ташып, тынычлап яшәргә ирек бирми дип, шикаять язганнар.
Армиядән кайтып, берничә ел элек кенә полициядә эшли башлаган, шул участок өчен җаваплы Рәмзи Муратов бу эшкә бик теләп алынган. Кызны фатирдан чыгарырга ярдәм итсә, табышның иң зур өлеше аңа тамачак дип ышандырганнар.
Камыт аяклы, шактый тулы гәүдәле, бу оешмага очраклы эләккән кешеләргә хас булганча, бөердән сөйләшә торган җаваплы кеше белән уртак тел таба һәм бәлеш пешерә алмагач, Нәфисә аңа тәэсир итәрдәй оешмалардан таныш- белешен, таяныр кешесен эзли башлады. Ходай яраткан колына – чыгарып куяр юлына, дип, матур сүз өчен генә әйтмиләр икән. Гел эш белән, улым, әти-әни дип яшәп, күптәннән дөньяга чыкканы юклыгына үзенә-үзе үпкәләп, Сәйдәш исемендәге сарайда уза торган Рәшит Ваһапов фестиваленә билет юнәтте Нәфисә. Концерт башланганчы, беренче катта вакыт уздырганда, үз бәяләрен белеп сөйләшеп торган кешеләр төркемендә берсе аңа таныш кебек тоелды. Гәүдәгә киңәеп, чәчләре коела башлаган булса да, шаян күзләре, үзенә тартып торган елмаюы шул ук. Урта мәктәпне бергә тәмамлаган Тимер Госманов түгелме соң ул? Университетның хокук факультетын тәмамлап, кайсыдыр җитди оешмада эшләгәнлеге турында ишеткән иде. Соңгы сыйныфта укыганда, алар бер мәлне якынаеп, дуслашып та китте. Нәфисә ул чорда бик кыргый иде әле. Чын-чынлап үбешмәделәр дә кебек.
Йөрәге аңына буйсынмыйча, дөп-дөп тибеп: «Син бит аны яраткансың, нигә шул мөмкинлекне югалттың, тормышың бөтенләй башкача булыр иде», – дип, үпкәсен белдерә кебек.
Нәфисә үзен чая, үткен, заманча фикерләүче хатынга санаса да, урманда адашкан кешедәй, урыныннан кузгала алмыйча тора. Ап-ак күлмәгенә галстук таккан, алтын балдаклы, кара түфлиле, үзара гәпләшеп торган ирләр арасына ничек барып кысыласың? Шул мәлдә гаҗәп бер хәл булып алды. Әллә нинди эчке сиземләве белән Тимер Нәфисә «кадаклап куелган» якка борылды һәм «үз күземә үзем ышанмыйм» дип, аһ итеп, тиз-тиз атлап килеп җитте дә йөгереп барган атны авызлыклаган шикелле шып туктап калды.
– Нәфисә, синме бу?
– Мин шикелле. Тимер, исәнме? Сез?
– Ни өчен сез, без бит әле һаман мәктәп усагы янында кочаклашып саубуллашкан балалар.

– Күпме вакыт узган. Минем улым инде яшүсмер.
– Мине тагын бер үпсәң, иренеңне тешлим дигән идең!
Шул мизгелдә Нәфисәнең киеренкелеге югалды. Ул көлеп:
– Бу һөнәрем үземне саклауда ярап куйгалый.
Тимер Нәфисәнең беләгеннән назлы гына тотып, читкәрәк алып китте.
– Беләсеңме, Нәфисә, мин беренче мәлне, хәтта өйләнгәч тә, синең белән саташтым. Хатыным Фәнисәне Нәфисә дип уяткаладым. Кызыбыз хакына гына гаиләбез сакланды.
Нәфисәнең үзенә дә мондый җылы истәлекләргә бирелүе рәхәт һәм күңелле булса да, алда торган бурыч аның миен бораулады.
– Гафу ит, Тимер. Сез кайда хезмәт итәсез?
– Тагын сез. Баш повар булгач, бигрәк рәсми мөрәҗәгатькә өйрәнеп беткәнсең.
– Каян беләсең?
– Прокуратура барысын да белергә тиеш. Бигрәк тә төннәрен йокыны качыра торган кеше турында.
Шулай истәлекләргә бирелеп кенә киткәннәр иде, концерт башланырга кыңгырау яңгырады.
Нәфисә ашыга-ашыга:
– Тимер, телефоныңны бирсәң иде. Бер йомыш чыгып тора.
– Әлбәттә, – диде Тимер һәм көлемсерәп өстәде. – Теге вакыттагыча усак төбендәгечә кылансаң, бер мәсьәләңне дә хәл итәргә алынмаячакмын.
– Тәртибемә төзәтмә кертергә туры килер, – дип, кулы белән изәп, Нәфисә залга кереп китте.
Менә шулай Нәфисә яшьлек мәхәббәтенә кайтты. Ул аны җил-давылдан, «ышкынып» йөрергә яратучылардан да, участок полицейскиеннан да коткарды. Нәфисә Регинаның уналтынчы каттагы бүлмәсендә чәйләп, автобус йөртүче Гаваз шөрепләре бушаган урындыкны рәтләп маташканда, «Регина бүлмәсендә бер ир белән бер хатын эчеп утыралар» дип, кемдер хәбәр итеп өлгергәнме, чираттагы тикшереп йөрүе булдымы, ишеккә кагып та тормыйча, хуҗаларча эре-эре атлап, зур йомры башлы, кыска муенлы, кәкре аяклы җирле полиция хезмәткәре килеп керде һәм хуҗаларча түргә узды. Аның:
– Сез кемнәр буласыз? – дигән соравы Нәфисәнең чигәсенә китереп бәрде. – Сезнең ни эшегез бар? Иптәш кызыбыз янына килергә дә полициядән рөхсәт алырга кирәкме хәзер? Безне тентергә җыенасызмы? Прокурордан санкциягез бармы? – дип чатнатып, сорауга сорау белән җавап бирде ул.
Мондый акыллы кыюлыкны көтмәгән лейтенант бер мизгелгә югалып калса да, үзенең кем икәнен исенә төшереп, һөҗүмгә күчте.
– Беләсегез килсә, участок полицейскиеның килгән-киткән кешеләрнең документларын сорарга хакы бар.
– Хәзер белешәбез, – диде дә, Нәфисә Тимернең телефонын җыйды.
– Алло, алло, прокуратурамы бу? Тимер Госмановны мөмкинме?
– Әйе, бу мин Нәфисәкәем, кем тия? – дип, Тимернең тәмләп сөйләшергә исәбе бар иде дә, Нәфисә аны бүлдереп: «Гафу итегез, мин сезгә бер ятимә иптәш кызым бар дигән идем, аның хәлен белергә килгән идек, участок полицейские бәреп керде дә безнең паспортларны тикшерергә җыена», – диде.
– Бирегез әле аңа трубканы.
Әле генә үзен генерал шикелле тоткан лейтенант аркасын турайтып, хәтта кәкре аякларын җыебрак куйды:
– Вас слушает участковый полицейский лейтенант Муратов.
– Это беспокоит первый помощник прокурора района майор Усманов. Почему людям мешаешь общаться?
– Никак нет, товарищ майор. Йөгереп йөреп, тамагым кипте дә су эчәргә генә кергән идем.
– Ярый. Анда минем туганым Закирова Регина яши. Возьми под свой контроль. Аны рәнҗетмәсеннәр.
– Так точно.
Участковыйның элекке көчле, яңгыравык тавышы басынкы йомшак чыга башлады. Чөнки алар үзләрен дөньяның кендеге дип санаса да, өстәгеләрдән куркып яшиләр. Үз хокукларын белмәгән гаепле кешеләр сыман тоталар.
Трубканы үз кулына алып, Нәфисә лейтенант Муратовны «иң игелекле, гадел, ярдәмчел җаваплы кеше» дип мактап, тегенең күңелен күтәрде. Беркатлы егет кәмитнең алдан ук әзерләнгән колакка токмач элү икәнен сизми дә калды.
Өстәлгә Гаваз кыстырып килгән затлы шешә дә чыгып утыргач, погонлы түрәкәй эш сәгатендә эчмим дип, ялындырган булса да, ун минуттан дүрт тула, дигән аргумент аны ышандырды. Бераз утыргач, җаваплы кешенең чын дус һәм кайсыныңдыр якташы да икәнлеге ачыкланды.
«Чуртанны» болай гына кулга төшереп булмаганны аңлаган күршеләре дә тынычланып калгандай булдылар. Фатир мәсьәләсе уңай хәл ителсә дә, ятимә кызның утлы табада биисе көннәре әле алдарак булып чыкты.
Беренче мәлне үз янына эшкә урнаштырганга Нәфисәгә рәхмәтле иде Регина-Рәһбәр. Балалар йортында алган белеме, төрледән-төрле эшләрне башкарырга маһирлыгы ярап торды. Нияте – киләсе елга институтка ук булмаса да, берәр җиңел сәнәгать техникумына кереп, төпле белгечлек алу иде. Нәфисә плитә янында басып торганда яисә ризыкларны тәлинкәләргә салып биргәндә дә, үзен җаваплы кеше санап, читтән сынабрак торса да, Регинаның эшенә катышмаска тырышты. Киңәшләрен үзендә «калдыруны» кулайрак күрде. Нинди кыз ул, холкы-фигыле нинди? Кайсы якка тартым? Регинаны күбрәк йомышчы кыз кебегрәк йөрттеләр, өлкәннәрнең: «бәрәңге әрче, чөгендерне ю, макаронны үлчәп сал, карабодайны чистарт, онны илә» кебек фәрманын үтәп, ашханә буйлап йөгереп йөрүен белде. Кызның эшкә сәләтен, тырыш булуын бәяләп, Нәфисә аны үз янына алды. Анда да рус балалар йортында үскән ятимәне өчпочмак, гөбәдия, кыстыбый, токмачлы аш кебек милли ризыкларга өйрәтергә, мәхәббәт уятырга тырышты. Бу шөгыль кызның күңеленә хуш килсә дә, адәм баласының таләпләре гаҗәеп күп шул, төпсез кое төсле.
Нәфисә Регинаның тиз арада кул астына кереп, коллективта үз урынын табуына шикләнмәде. Аны борчыган адәмнәр – күршеләр иде. Халык мәкале өй төзергә урын эзләгәнче, күршеңне сайла, ди. «Социальная столовая» ның урыны бик җайлы, тыныч иде. Әмма тиз арада бер бимаза килеп чыкты. Күршедәге ярым ташландык бинаны әллә каян килеп чыккан азәриләр сатып алдылар да, аны тиз генә ипкә китереп, яңа корылмалар төзеп куйдылар. Шашлыкханә бик тиз эшләп тә китте. Аның эчендә, урамдагы өстәлләрдә бөтенләй яңа төр халык күңел ача башлады. Ул тирәдә берәр вәсим хатын-кыз күренсә, ачык ишектән кара, соры мыеклы, мәһабәт борынлы, майлы бармаклы берсе чыгып, «Захади, дорогая, густым будюш» кебек гыйбарә даими ишетелеп, арзанлы кармакка эләгүчеләре дә табылып торды.
Япь-яшь Регина шундагы кара мыекларның мул вәгъдәләренә алданып, харап булмасмы кебек сорауның Нәфисә күңелен бимазалавы табигый иде.

Әлбәттә, үткен күзле күршеләр кызның яшьлеген бизәп торган сыгылмалы билен, кысан күлмәкне киңәйтергә омтылгандай тыгызланган күкрәкләрен, төз аякларын Мөнирә апасын көтеп урамда йөргәндә үк, күз уңына алып, инде ашханәдә эшли башлагач, шашлык, мантый, пылау тәмләп карарга чакырган булып, аңа «игътибарны» бермә-бер арттырдылар. Беренче айларда тормышы күпмедер күләмдә җайга салынуга шатланып, бәхтияр булып эшләп йөргән Регина бик тиз үзгәрде. Хезмәт хакы бигрәк аз, дип зарлана башлады. Адәм баласы теләсә нинди авырлыкларны җиңә алса да, акча котыртуына каршы торырлык тәкать аңа бирелмәгән.
Регина Нәфисә апасының ошбу адымын хупламаячагын, нәрсәләр әйтәсен чамалаганга, аңа белдермичә генә, Марфа Петровнага эштән азат итүне сорап, гариза кертеп бирде. Әлбәттә, директор әхлак уку мөмкинлеген кулланмый каламы соң? Нәфисәне келәмгә бастырып: «Син аны туганым дигән идең, димәк, сезнең нәселегез акчага хирыс», – дип туйганчы әрләде.
Җаны теләгән елан ите ашаган дип, аның ышанычын аяк астына салып таптаган кыз белән аңлашып утыру, әрләү дәрәҗәсенә төшмәскә уйлаган иде дә ханым, барып чыкмады. Тегесе баскыч янында көтеп алып, үзе сүз катты.
– Нәфисә апа, мине дөрес аңлагыз, зинһар. Монда хезмәт хакы бигрәк түбән, минем заманчарак киенәсем, ясанасым килә. Сезгә дә бурычларымны түлисе бар. Күрше шашлычнаяга мине өч тапкыр артыграк эш хакына кухняга «Өлкән повар» ярдәмчесе итеп чакырдылар.
– Үзеңә кара инде. Син шуны бел: зур хезмәт хакы түләр өчен генә эшкә алмаганнарын аңларлык кына башың бардыр. Үпкәләштән булмасын: минем өчен син бүгеннән киселгән икмәк телеме, – дип, кыз белән коры гына саубуллашты. Үги бала асрасаң, авызың, борының кан булыр, дип белмичә әйтмәгәндер борынгылар. Ә син, иптәш Зарипова, күбрәк үз балаң, ата-анаң турында кайгырт, кысыр хәсрәт белән баш катырып йөрмә, дип, күңеленә киртләп куйгандай булды.
Тормыш бирәсе галәмәтләрдән киемеңә ябышкан чүпне алып ташлагандай гына котылып булмый икән шул.
Нәфисә, аның гөманынча, җилбәзәк кыз булып чыккан Регина белән очрашмаска, хәтта тагын шундый бер мәхлукка юлыгырмын дип, бик ихтыяҗ булмаганда, урамга да чыкмаска тырышты. Мәгәр Ходайның бер бирмеш көнендә өенә кайтырга чыкканда, аны: «Нәфисә апакай, Нәфисә апакай, туктагыз әле бер генә минутка», – дигән яңгыравык таныш тавыш туктатты. Алтынчы-җиденче сыйныф балаларыныкы шикелле кечкенә кулларын болгый-болгый, Регина йөгерә иде аның артыннан. Туктарга туры килде, ни әйтсәң дә, бу якларда үзе урнаштырып калдырды.
Йөгереп килүдән тыны кысылса да, йөзеннән, килбәтеннән бөркелеп торган сөенечле хәбәр әйтергә ашыгуын аңлавы кыен түгел иде.
– Нә-фи-сә апа-кай, ми-нем тормышымда олы вакыйга бу-лырга тора. Шатлыгым белән уртаклашасым килә... якын апам белән. Сездән дә гәүһәр кешем юк бу дөньяда...
Яшь, җитлеккән, тамагы тук кызның әүвәл күкләргә, айлар, йолдызлар янына күтәргән сөенече, соңыннан тирән чоңгылларга, дөньяви җәһәннәмгә ташлаячак көенече гашыйклык касәфәте икәнлекне Регинаның йөзенә күз сирпүдә аңлаган Нәфисә сүзне юри башкага күчереп:
– Ник шулай шаулыйсың, әллә лотереяга машина оттыңмы? Үзеңне өлкән 
пешекче дәрәҗәсенә күтәрделәрме, дисәм... Әйдә инде алайса, уртаклаш шатлыгың белән.
– Юк, юк, апа, мин бернәрсә дә отмадым, шатлыгым барысыннан олырак, көчлерәк... Мин гомеремдә беренче тапкыр ихластан үлеп гашыйк булдым. Чын мәхәббәтнең нәрсә икәнен татыдым.
– Шашлычныйда эшләүчеләрнең берәрсе үзеңне кулга төшердеме? Котлыйм. Тәмле телләре, акча-чәчәкләре, вәгъдәләре белән сине – бигөнаһ баланы – кулга ияләштерүләренә (соңыннан чыгарып ташлаячакларына дип өстәмәкче иде дә, телен тешләп, үзен тыеп кала алды) шикләнмәгән идем.
Нәфисәнең тавышында җирәнү катнаш кимсетү, кабул итмәү аһәңен тоеп, мәхәббәтеннән биһуш кыз апасын тынычландырырга ашыкты.
– Ул азәрбайҗан булса да, башкаларга охшамаган. Ифрат ягымлы итеп сөйләшә, кочагына алырга ашыкмый. Мәхәббәттә аңлашкач та, җилкәмнән генә кочып, иреннәрен минекенә җиңелчә генә тидереп алды. Язмышыбызда уртаклыклар күп икән. Минекеләр шикелле әти-әнисе аңа биш яшь тулыр-тулмаста үлеп киткәннәр. Абыйсы монда алып килгәч кенә, кешечә яши башлаган. Миңа гашыйк булганчы берәүгә дә йөрәген ачмаган. Сер итеп кенә әйтәм: ул миңа тәкъдим ясады. Тантаналы рәвештә! Үзенә кечкенә генә өй сатып алган икән. Бу көннәрдә бергә барып карарбыз, ошаса, риза булсаң, никах укытып, бергә яшәп китәрбез, бакчада үзең шикелле матур, иркә, назлы чәчәкләр үстерерсең, диде.
Гашыйк кызның дөньясын онытып, ихлас ышанып әйтелгән сүзләренең тиз генә очы-кырые булмавын аңлаган Нәфисә кызны бүлдереп:
– Исеме ничек соң ул асыл егетеңнең? – дип сорады.
Анда эшләүче азәриләрнең барысы да гаиләле, беренче хатыннарының үз илләрендә балалар үстереп ятканын, күбесенең монда да өйләнеп яшәүләрен яхшы белгәнгә бирде ул шундый сорауны.
Кызга исә бу сөаль өстәмә көч биргәндәй булды.
– Минем андый матур исемле ир-егетне очратканым юк иде. Кыскасы, исеме җисеменә туры килеп тора. Лачын исемле ул, шашлыкханә хуҗасының беренче таянычы.
Нәфисәнең иреннәреннән:
– Кем, кем? – дигән сорау түбәдән ишелгән боз шикелле шап итеп өзелеп төште.

– Лачын, Лачын исемле ул,– диде Регина, Нәфисәнең тавышы калтыранып
чыгуны да сизмичә.
Ошбу адәмнең исеме генә түгел, ә үзе дә Нәфисәгә онытылмаслык дәрәҗәдә таныш иде. Нибары биш хәрефтән торган атны ишетүгә умартачылыкта эшләгәндә, район вәкиленнән качып-посып йөргәндәге шикелле, Нәфисәнең кан басымы кисәк күтәрелде, күз аллары караңгыланып китте.
Барысы да бүгенгедәй аңда, хәтердә. Шашлыкханәне ачып, эшләрен җайга салып, тамакларын туйдыргач, «рухи азык» турында кайгырта башладылар. Ә ул күршедә генә икән.
Ашханәнең күпчелек кунаклары өлкәннәр, инвалидлар, гарип-горабәләр булса, ризык әзерләүчеләре, җыештыручылары, ашаучыларның кәефләрен күтәрү өчен махсус уйланылгандай, директор Марфа Петровнадан башкалары, гелән яшь кыз-хатыннардан тора. Төшкелекне әзерләп, залны җыештырып, кунаклар килеп тулганчы сулыш алып керик әле дип, өзелеп төшәм дип торган алсу алма кебек йөзле, ачык муенлы дөнья бизәкләре болдырга чыгып басуга, күрше шашлыкханәдә «тормыш» туктала, азәриләрнең беришесе урамга 
сибелә, бәгъзесе үзенә борыны сыярлык, күзе күрерлек ярык таба, ихластан (үзләре дә ышанырлык итеп) кунакка чакырулар башлана.
Арада иң яшь дигәннәре, чечен биючеләре шикелле төз гәүдәлесе, кара мыегын сыпыра-сыпыра менә инде ничәнче көн Нәфисәгә елышырга, һич югында күзенә чалынырга тырыша. «Ашханәгә азык-төлекне каян аласыз, эш хакыгыз күпме», дип сораган булып, кичен машинасы белән өенә озатып кую тәкъдимнәрен керткәч, татлы сүз киңлекләренә чыгып, бер күрүдә гашыйк булуы, йөрәгенә мәңге төзәлмәслек яра алуы турында үтә күренмәле колакларга токмач эленә. Күтәрә генә алсын!
Иреннән аерылганнан соң, Нәфисә өч елдан артык берәүне дә үзенә якын китермичә яшәде. Күңел түренә оялаган шайтан аны кайчагында котыртып та куя: бәлки, Лачын дигәннәре сиңа чыннан да гашыйктыр, очрашкалап алгаласагыз, берни югалтмыйсың. Шулай икеләнеп торган мизгелдә әти-әнисенең үгет-нәсихәтеннән тыш, улының: «Син нишлисең, әнием, үзеңне пычратма», – дигәндәй, олыларча җитди күз карашы һәм аның артында торгандай, кабатланмас елмаюлы беренче мәхәббәте Тимер өне аны ир кочагына егылудан коткарып калды. Анык карарга килү адәм баласына җиңеллек бирә. Нәфисәнең иреннәрендә усал, тантаналы елмаю биеп ала.
Үз-үзен тәкәббер тотуыннан, күз карашыннан явызлык аңкып торган хакимият әһелен дә электр баганасын саклап, төн кунарга калдырган Нәфисә килмешәк азәридән генә, башка бәйләнмәслек итеп, котыла алмасмы? Әлбәттә, җаен табар. Һәм әле ниндиен. Үзен Лачын дип тәкъдим иткән адәмгә ул:
– Сиңа нәрсә кирәк, егетем? – диде.
– Якыннанрак танышасым килә?
– Таныштык бит инде. Ничә көн сөйләшеп йөрибез.
– Юк, минем сине кочагыма аласым, алсу иреннәреңнән суырып үбәсем килә.

– Шул гынамы? Аның өчен сүз боткасы куертып, кеше көлдереп торасы да юк. Азәри югалып калса да, як-ягына каранып, Нәфисәгә якынлаша. Хатынның болай тиз генә ризалашуы, акча-мазар сорап алшартлар куймавы сагайтса да, сөенү, булачак ләззәт хисе җиңә. Юкса ул җиңел холыклы хатыннарга түли- түли гарык булды бит инде.
Ханым ашханәнең бер читенәрәк китеп көтеп тора. Лачын бар кыюлыгын җыеп, иреннәрен Нәфисәнекенә батыру мизгеленә җиткәндә генә, көтелмәгән авыртудан кычкырып җибәрә. Аңына килеп, борынын тешләгән ханымга сугып җибәрергә кулын күтәрсә, аңардан җилләр искән була. Хушбуй исе генә ханымның кайсы юнәлешкә киткәненә ишарәләп тора. Кинәт әллә каян килеп туган кыюлыкны, тычкан өстенә ташланган мәче җитезлеген Нәфисә үзеннән көтмәгән иде. Иренен генә җиңелчә тешләп алырга ниятләгән иде, теге озын борынын китереп тыкты. Кайнарлык белән эшләнгән гамәленнән ханым үзе дә өркеп кала. Үч ала башламасыннар тагын. Ата-ана үчен балалар аша алу алымнарын һәр көнне диярлек детектив фильмнарда күрсәтеп, өйрәтеп торалар лабаса.
Икенче яктан, тау якларыннан килеп урнашканнар һәрдаим төркем-төркем, үз телләрендә сөйләшеп, дәһшәтле көч булып атлыйлар һәм теләсә кемне сытып, рәнҗетеп китәргә мөмкиннәр. «Бердәмлектә көч» тактикасын әүвәл хайваннар кулланган, ди торган иде Нәфисәнең әтисе. Бүреләр бер-берсен саклап, күмәкләшеп йөриләр. Кабан дуңгызлары түгәрәк ясап, балаларын, авыру кардәшләрен уртада калдыралар. Кешеләр дә отып алган бу тактиканы. Аз санлы большевиклар, аннан соң нацистлар, нәкъ менә бер йодрык булып берләшә алулары, эчке хәрби дисциплина аркасында хакимиятне кулга төшергәннәр.
Казанда яшәүче төп милләт вәкилләре күпчелекне тәшкил итсәләр дә, кирәк вакытта берсен-берсе яклап берләшә, оеша алмыйлар.
Нәфисә беренче мәлне мине болай гына калдырмаслар дип шөлләбрәк йөргән иде. Борынына пластырь ябыштырган Лачынның «хулиганнардан бер хатын-кызны яклап сугышканда, ниндидер очлы тимер белән бәрделәр, барыбер үзләрен тукмап тараттым», дип, сүз таратуын ишеткәч кенә тынычланды.
Менә шулай тәмамланган иде Нәфисә белән Лачын арасындагы кабынып китә алмыйча сүнгән мәхәббәт. Икесе дә озак вакыт бер-берсенең күзенә күренмәскә тырышып яшәделәр.
Мәгәр Лачын татар хатын-кызларының башларын миңгерәтүдән туктарга уйламаган да икән. Сабакның файдага китмәгәннәре дә булгалый шул. Бу юлы аның мәкерле капкынына тәҗрибәсез, бер тапкыр авызы пешсә дә, ышанучан кыз бала – Регина килеп капкан. Нәфисә үзе белән Лачын арасында булган «буранлы мәхәббәт» турында сөйләүне кирәк тапмады.
– Аң бул! Үзеңне сакла! – дип, кырыс кына кисәтте.
Нәфисә бераз суынгач, үз-үзенә аркылы төште: «Чү, тукта, аны шулай кимсетергә синең ни хакың бар? Лачын да аңа чын-чынлап гашыйк булгандыр, бәлки, Регинаның хисси дөньясы синекеннән мең мәртәбә баерактыр? Мин бит аның аңында нинди уйлар бәргәләнүен, нинди хисләр сулкылдавын, җанын ниләр талкыганын белмим. Гашыйк булгач, аның моңсу, сүлпән карашы ачылып, яктырып киткәндәй күренә».
Нәфисәгә хәтта ничектер уңайсыз булып, ул үзен ярамаган эш өстендә тотылган бала кебек хис итте.
Регина дөньялыкта карурманда адашып калган кешедәй берүзе, яклаучысы да, киңәшчесе дә юк. Анасының имчәген төртелә-төртелә эзләгән бозау кебек ялгышып, алданып, бер дәҗҗал кулына килеп кергән.
Төрле холыклы ятимнәрне бер ояга җыйган балалар йортында тәрбия алган кыз, Нәфисә уйлаганча ук, беркатлы гади түгел икән. Үз канаты астына алган апасының әрләү аралаш акыл сатуын тыңлап торды да, керпе кебек йоннарын кабартып, әүвәл үзен аклау аша һөҗүмгә үк күчте.
– Без тиздән өйләнешәчәкбез! Мин иртәгә аның өенә күчәм.
– Сиңа тәкъдимне үзе ясадымы?
– Юк, ул мине яратам, диде. Шул җитмәгәнмени?
– Алдашма, кызым. Ул бит әле сине ЗАГСка барырга чакырмагандыр. Сөйләшүнең ул теләгән юнәлештә бармавы Регинаны тагын кыздырып җибәрде.
– Син миннән көнләшәсеңме әллә, Нәфисә апа? Әллә аңа үзең күз атып,
өмет итеп йөри идеңме? Минем бәхетемә шатланырсың, туебызның түрендә мендәр өстендә утырырсың дип уйлаган идем.
Кызның балалык кызулыгы белән әйткән сүзләрен җитди кабул итмәскә тырышса да, ит яхшылык, көт явызлык дигәндәй, йөрәге чәнчешеп куйды. Мәхәббәтнең күзе юк, җаны, өне генә бар, дип, дөрес әйтәләр икән.
Кызый шул азгынга гашыйк булган, аның һәр сүзенә ышана. Тәҗрибәсез, ата-ана әхлагы күңеленә сеңмәгән бик күп яшьләр, утка эләккән күбәләкләр мисле, акыл канатларын шулай өтәләр. Авызы пешкәнче, Регина белән бәхәсләшеп тору урынсыз һәм файдасыз вакыт уздырып, абруеңны төшерү генә икәнен аңлаган Нәфисә кулын селтәп: «Синең мәхәббәттән зиһенең каткан», – дисә дә, төп киңәшен әйтми булдыра алмады. Киңәшләрен дә өстәмәкче иде дә, әнисе өйрәткәнчә, аксыл күлмәгенең җиңен тарту белән чикләнде.

Үз канаты астына алган ятимә кызга гел яхшылык кына теләсә дә, Лачын белән яшәп китсәләр дә, һич каршы түгел иде. Кызганычка каршы, нәкъ ул фаразлаганча булды. Ике айлап вакыт узмады, Регина аны беренче очрашкан, сүз катышкан урында көтеп тора иде.
– Нәфисә апакаем, син йөз тапкыр хаклы булып чыктың! Яратышып йөргәндә ифрат игътибарлы, тәмле телле кеше иде. Күтәреп кенә йөртте. Өенә дә кат-кат чакыргач кына бардым. Аз гына утырам да үз бүлмәмә кайтып китәм, дидем.
Өе тактадан гына кадакланган кечкенә генә бер алачык икән. Дөрес, ут, газ, суы кертелгән, кечкенә генә җире дә бар. Алдан кайтып, өстәл әзерләп киткән булган. Тәмле ризыклар, җиләк-җимешләр, чикләвекләр белән тулы иде табыны. Безнең бәхетле киләчәк өчен шампан шәрабе эчтек. Мине гаҗәпләндергәне – шешәнең ачып куелган булуы иде. Белүемчә, шампан эчүнең иң кызыгы да бит бөкесенең сикереп чыгып, түшәм тарафларына очуында. Ярты бокал гына эчкән идем, рәтле-башлы ашый да алмыйча, йоклап киткәнмен. Иртән уянып китсәм, анадан тума килеш, кан эчендә ятам. Лачын янымда елмаеп басып тора. Миңа:
– Хәзер торып чәй әзерлә! Аннан соң простыняларны юып куярсың! Бүген өйдә генә утыр, идәннәрне, чоланны чистартырга онытма, – дип, эшкә китте. Аның өендә бер-ике көн яшәгәннән соң, күршеләре белән аралашып алдым. Миңа алар ачыктан-ачык: «Лачының ике тапкыр өйләнеп, өч мәртәбә аерылышты инде», – диделәр. Туган илендә дә хатыны ике бала үстереп ята икән.
Регина ике кулы белән битен каплап, кычкырып елап җибәрде.
– Нәфисә апакаем, коткар мине. Кая барып капты газиз башым! Бүген миңа кул күтәрде, бер эшнең рәтен чамаламыйсың, иркәли белмисең, – ди. Мин нәрсәдер каршы әйтмәкче идем, дүрт ягың кыйбла, дип кычкырды. Җыендым да чыгып киттем.
– Бик тиз туйган ул синнән.
– Мин аның сәбәбе башкада дип уйлыйм.
– Нәрсә тагын?
– Берничә көн аның өендә яшәгәч, ул мине иркәләп туйгач: «Әйдә, сөекле сандугачым, синең теге бүлмәңне сатып, миңа затлы машина алыйк, җитмәгән акчаны үзем өстәрмен яисә кредит алырсың! Син шундый матурлыгың белән затлы машинада гына утырып йөрергә тиешсең», – дигән иде.
– Син нәрсә дидең? Ул фатирыңны нинди зур авырлык, михнәт белән саклап калганыңны сөйләп бирдеңме? Әллә ташлар дип куркып, тыныңны да чыгармадыңмы?
– Юк, алдан рәсми язылышыйк, мине үз өеңә пропискага керт, аннан соң карарбыз, дигәч, егетем үзгәрде.
– Лачын озын томшыклы кара каргага әйләндеме?
Регинаның моң-зары, күрәсең, әле баласы гына икән, анасы соңрак пәйда булган. Лачын белән очрашып йөрүләренә бер-ике ай узгач, ризык капкан саен укшый, гел косасы килеп йөри башлаган. Нәфисә Регинаның язмышы өчен үзен һаман җаваплы санап, теге вакыйгадан соң бер дә күрәсе килмәсә дә, Лачын белән сөйләшеп карарга булды.
Шашлыкханә ишеген ачып керүгә, андагы төтен, янган ит исе косасыны китерерлек иде.
Почмактагы өстәлдә кәгазь караштырып утырган Лачын әүвәл аны күрмәмешкә салышты.
Нәфисә туп-туры аның янына килеп басып:

– Сөйләшәсе бар. Әйдәле, чыгыйк, – диде, шундый катгый тавышына үзе дә гаҗәпләнеп.
– Сезгә, мадам, миннән нәрсә кирәк? Алыш-бирешебез юк, бүрәнәләребез бүлгән. Әллә тагын мине тешлисең килеп киттеме? – дип, Лачын Нәфисәне әзерләнеп көтеп алгандай, бик усал сүзләр, явыз кыяфәт белән каршы алды.
Ирнең үзен шулайрак кабул итәсен көткән Нәфисә, аның төртмәле сүзләренә игътибар итмичә, ни өчен кергәнен ачып бирергә тырышты. Нәфисә Лачынны күрә алмаса да, сүзен салпы ягына салам кыстырудан башлады.
– Син, егетем, бөек милләт баласы булып кал, ул ятимә кызны рәнҗетмә. Яратам дип алдап, йолдап, үзеңнеке иткәнсең икән, өйлән! Ул синнән балага узган. Кешеләрдән оялмасаң да, уртак Аллаһыбыздан курык!
Ир мыекларын тырпайтып, кара кашларын сикертеп, йөзенә гаҗәпләнү төсмере чыгарырга тырышып:
– Шулаймыни? Ул кызый тыйнаклыгы белән миңа ошый иде. Кара син аны, ниләр кыйланып йөри икән?
– Бала синеке, Регина башка берәүдән кулын да тоттырганы юк.
Лачын баскан урынында бию хәрәкәтләре ясап, кулларын болгый-болгый өч тел мөмкинлекләрен аралаштырып сөйләп китте.
– Причём монда мин? Әллә син шәм тотып, яктыртып тордыңмы?
– Экспертиза тикшерер, синеке булса, анысында болай да шик юк, калган гомерең буена алимент түләрсең, теге дөньяда тәмуг утында янарсың, ә ул җиде катлы, ди.
Лачын Нәфисәнең нотыгын тыңлап торды да, үзе һөҗүмгә күчүне отышлырак дип тапты.
– Ул дустың тиле-миле булмаса, минем юри генә чакыруыма ияреп кайтмас, ару кыз булса, беренче көнне үк ир-ат астына җәелеп ятмас иде.
Утны-суны кичкән, тормыш тәҗрибәсе, эчке сиземләве илә бу халык белән сүз боткасы куертуның берни бирмәячәген аңлап алды ханым. Нәфисә кискен карарга килеп китеп барырга җыенган иде, Лачын аны туктатып, сүз елгасын башка якка борып җибәрергә маташты.
– Әллә инде иптәш кызыңнан көнләшәсеңме? Кадерләп тотсагыз, мин икегезгә дә җитәрмен. Карале, теге вакытта сине бер күрүдә күзем тонган иде, аякларыңның тулы төзлегенә, күкрәгеңнең муллыгына да игътибар итмәгәнмен.
Бу азгынны сүз белән иманга китереп булмасын аңлаган Нәфисәнең ачуы бугазына терәлеп, йөрәге менә-менә сикереп чыгам дигәндәй, дөп-дөп тибә башлады. Татар баласын рәнҗеткән, әрәм иткән хайвани заттан ничек, нинди юллар белән булса да, үч алырга дигән ныклы карарга килде Нәфисә. Ул үзе генә нишли ала соң? Эре тешле бу «айгырны» үзе генә җиңә аламы? Бер тапкыр авызы пешкәч, борынын башка тешләттермәс инде ул.
– Бу сүзләрең өчен сиңа бер җавап бирергә туры киләчәк. Мин кисәттем, соңыннан үпкәләштән булмасын! – диде дә Нәфисә, аркасын турырак тотарга тырышып, үзенең ашханәсенә юл тотты.

Дәвамы бар.