Логотип Казан Утлары
Повесть

Кичке таң (повесть)

«Аллаһка кайта торган көннән куркыгыз...»

(«Бәкара» сүрәсе, 281нче аять)

«Ак чәчәкләр» республикакүләм врачлар конкурсында Республика клиник хастаханәсе табиблары коллективы:Т.А. Бикмуллин, Н.В. Яковлев, Э.Р. Бариев, З.Р. Мөхәммәтҗанова, Е.А. Чуенкова, Э.М. Хәлиуллин, Э.Ю. Мураховский «Уникаль очрак» номинациясендә җиңүче дип табылды. (Матбугаттан. 2016 ел).

 

 

Җыр кинәт өзелде.

«Бәхетле бул, җаным,

Бәхетле бул!..»

Бүлмәдә кайтаваз гына торып калган иде.

– Ник сүндердең инде, матур бит?!

Ирнең бу соравы җавапсыз калды.

Диван каршындагы коңгырт тәбәнәк өстәлдә торган ноутбук та тынды. Уртасына линейка кыстырып куелган калын гына роман китабы да кай арададыр шкаф тартмасына чумды. Бер бүлмәле фатирның зал ягындагы стенасына эленгән түгәрәк ак сәгать теле дә мизгелгә генә тукталып алгандай тоелды.

Йөкле хатын-кызның кәефе көненә йөз төрлегә үзгәрә. Сирень чәчәге төсендәге сөлгене юеш чәченә чалма итеп ураган, шундый ук төстәге йомшак халатка төренеп чыккан яшь хатынны алыштырып куйганнармы – йөзеннән бөтенләй кан качкан иде.

– Кичә дә шушы җырны тыңлый идең! – Чулпан, тулы иреннәрен сабый баладай турсайтып,башындагы сөлгене сүтеп җибәрде, калын чәче аркасына ишелеп төште. Юеш карлыгандай җемелдәп торган күзләрендәге ризасызлыкны шелтә алыштырды. Ул, ноутбукның капкачын шапылдатып япты да, аякларын ипләп кенә бөкләп, ире янына – ясалма ак күн белән тышланган диванга килеп утырды.

– Ну усал хатын эләкте үземә! – Илһам, шаяртып, читкә тайпылган булды, аннан,Чулпанныиңбашыннан кочты да, үзенең кырдырып алынган шома башын озын толымнарга төртте. – Тагын минем шампунь белән югансың чәчеңне!

– Мин гаепле түгел. – Яшь хатын инде көләч елмайды, түгәрәкләнеп торган эчен кулы белән сыпыра-сыпыра: –Кызыңа шулай ошый. Исе тәмле, ди. Мин яраткан дегет шампунен хәзер якын да китерми, – диде.

Илһам да үзенең учын хатынының кулы өстенә куйды. Әти белән әнигәкыска, әмма бәхетле мизгел бүләк итеп, үзенең дә янәшәдә, алар янындаикәнен искәрткәндәй, карындагы бала тибенеп алды.

Бу – бөтенлек иде. Йөзек кашына тезелгән нәни-нәни асылташлар кебек, чагу төсләрдә балкыган бөтенлек иде. Дөньялыкта чагында адәм балаларына һәдия итеп бирелгән татлы тәмнең иң тәмлесе – бөтенлек тәме иде. Әгәр бу өч бербөтенгә кемдер саксыз орынса, нидер уалып яки кителеп төшәр дә кояшның нуры качар, үкчәсен тоттырырга теләп тибенгән нарасыйның гөнаһсыз күз яшьләре булып, күкләр түгелер сыман.

Шуңа да мизгел туктап калды.

Бу татлы халәтнең тәмен озаграк татыйсы килә иде,булачак әти белән әни дә хәрәкәтсез калдылар. Бераздан Чулпан урыныннанкалкынды.

– Чәй куйыйм әле. Әллә нәрсә иртәдән бирле бик каты башым авырта,күңел болгана. Токсикоздыр инде...

Ирялт кына аны кире утыртты.Диван почмагындагы чуклы ак мендәрне баш очына салды.

– Сиңа авырырга ярамый, матурым! Хәзер,лимон салып, имбирь салып пешереп җибәрәм чәйне, авыртуның эзе дә калмас...

Кечкенә мендәргә башын куйган Чулпан көлемсерәүле елмайды.

Кухня ягында чәйнек капкачының зеңгелдәп идәнгә төшкәне, Илһамның җырлый-җырлый чәйнеккә краннан су агызганы ишетелде:

 

«Әйтче, зинһар, әйтче, нигә

Бу мизгелләр тик хәтердә?

Булалмадык мәңге бергә.

Мин күкләрдә, ә син җирдә...

Бәхетле бул, җаным,

Бәхетле бул...»

 

Җыр кинәт өзелде.

 

* * *

– Тимур Айдарович, безнекеләр җыелды, сез дә керсәгез...

Чираттагы операциядән әле генә чыгып җиткән Тимур Айдарович бермәлгә коллегасы әйткән сүзләргә төшенә алмый торды: бу минутта кайда, нәрсә эшләргә тиеш соң әле ул? Өч сәгатьтән артык операция өстәле янында аяк өсте басып тору, аннан авыруның наркоздан айныганын көтеп борчылу менә хәзер генә үзен сиздерә иде, кара яндырып ярты чынаяк булса да кофе эчеп аласы, урындыкка арканы терәп, күзләрне йомып, тик кенә утырасы килә,баш ял сорый.

– Илфат, мин кая керергә тиеш әле? –Тимур, буш чынаяк тотып кулерга таба атлаган җиреннән тукталды да, дәресен белмәгән укучы бала кебек, гаепле йөз белән коллегасына текәлде.

Илфат Бариевич аның халәтен яхшы аңлый: нейрохирургия бүлегендә иңгә иң куеп, дистә ел эшләүләре. Һәр операция – үзе бер гомер. Барысы да уңышлы үтте дип сөенгән мәлеңдә дә авыруның аңга килүен көтү мизгеле җелегеңне суыра. Сөйләшә аламы, үз акылындамы – шушы сорауга уңай җавапны үз күзләрең белән күреп, үз колагың белән ишеткәнче, җанга тынычлык иңәр димә.

– Йөкле хатынны безнең больницага күчерәләр дигән идек бит...

– Әйе. –Тимур Айдарович чынаягын өстәлгә куйды. Элгечтә торган ак халатына үрелде. –Авыру тарихы синдәме?

– Миндә. –Илфат күзлеген төзәткәндәй итте дә,сүзен расларга теләгәндәй,кулындагы кәгазьләргә җәһәт кенә карап алды. –Башы бик каты авырткач, ире «Ашыгыч ярдәм» чакырган,сопор[1] хәлендә төнлә аны N нче больницага алып килгәннәр.Интенсив терапия бүлегендә баш миенә МРТ, РКТ ясалган.Дистанцион видеоконсилиумда мин үзем дә, обсервация бүлегеннән Валерьев та катнашты.Авыруны үзебезнең больницага күчерүне кирәк таптык.

– Диагноз?

–Баш миенә кан саву. Артерио-венозная мальформация. Уң як ярымшарда гематома. Иң борчыганы...

– Йөклелек 28 атна дигән идең, ялгышмыйммы? –Тимур хезмәттәшенең нигә тукталып калганын бик тиз эләктереп алды. Димәк, хәзер сүз бер кеше гомере хакында гына бармый...

– Шулай. Хәзер безнең хирурглар да, гинекология бүлегеннәнврачлардапациент янында.

– Яхшы. Алайса, көттермик. –ТимурАйдарович халатын киеп, төймәләп өлгергән иде, берничә минут элек кенә үзенҗеп өзәрлек хәле калмагандай хис иткәнен бөтенләй онытып, җил-җил атлап,Илфаттан да алданрак бүлмәсеннән чыгарга ашыкты.

Ишегалды ягына караган зур тәрәзәләр тышта инде көз башы икәнен искәртә: ямь-яшел булып утырган агач яфраклары арасында бик иртә саргайганнары күзгә ташлана. Әнә, бер яфракны җил үз иркендә бөтергәләп йөрткән дә, аяусыз шаяруына нокта куярга теләгәндәй, больницаның тәрәзә пыяласына китереп сылаган. Үрелеп ал идең дә, әле иртә, өзелергә бик иртә дип юата-юата, тәлгәш-тәлгәш яшел яфраклар янына кабат элеп куй идең. Ни үкенеч, табиб булсаң да, өзелгәнне ялгарлык көч-кодрәт бирелмәгән...

ТимурАйдарович, тирән фәлсәфи уйга бирелергә җыенмаса да, тәрәзәгә күз салган мизгелдә пыялада чит-читләре дер-деркалтыранган ялгыз яфракка игътибар итми калмады.

Ул кергәндә, интенсив терапия бүлегенә җыелган табиблар,мониторда биешкән дулкын-дулкын сызыкларга күз текәп, үзара сөйләшәләр иде. Тимур ап-ак мендәргә сибелгән коңгырт чәч толымын күрүгә үк әллә нишләп китте, пациент янына якын килгәч, яшь хатынның йөзенә күз төшерүгә, ни салкын канлы булырга тырышмасын, иреннәренең үзеннән-үзе: «Чулпан??» дип тибрәнүен абайламый да калды.

– Чулпан Насыйрова. 25 яшь. Беренче йөклелек. –Илфат Бариевич пациент белән таныштыра башлаган иде, нидер сизенепме, Тимурның йөзенә текәлде. –Танышыгызмы әллә?

– Танышым. –ТимурАйдарович, бу минутта үзе ярдәмгә иң мохтаҗ кешедәй, гаҗиз бер караш белән коллегаларына күтәрелеп карады. Аннан, хатынның йөзендә катып калган чарасызлыкны тоеп, сабыр, тигез тавыш белән аңа эндәште. –Чулпан, борчылма, барысы да яхшы булыр, ишетәсеңме, бары да үтәр!

Чулпанның күзләре йомык иде, ул җан-тын әсәре сиздермәде.

–Юрий Владимирович, сез ни диярсез? –Тимур Айдарович,Илфат сузган кәгазьләргә күз төшереп алгач, сораулы караш белән Николаевка төбәлде.

Яше иллегә дә җитмәгән, шулай да чигә чәчләре инде байтактан ап-ак булган Николаев тиз генә җавап кайтармады. Сул кулын халатының кесәсенә тыгып, бертын дәшми генә уйланып торды. Акушер-гинеколог буларак, карындагы нарасыйның тормышына куркыныч янавын ул бөтен барлыгыбелән аңлый иде. Тик бу очракта берьяклы гына фикер йөртә торган түгел шул. Беренчедән, карындагы 28 атналык баланың авырлыгы бик кечкенә, ярып алган очракта, гомерен саклап калып булырмы? Икенчедән, яшь хатынның хәле беркадәр яхшыргандай күренсә дә, алда ни көткәнен кистереп кенә әйтү авыр.Операция вакытында кан югалту аның хәлен тагын да кискенләштереп җибәрсә?

– Әгәр сез,Тимур Айдарович, пациентның баш миенә операция ясауны кичектергесез дип табасыз икән, ул чагында бер генә юл –баланы ярып алу. Үзегез аңлыйсыз, бу очракта беребез дә гарантия бирә алмыйбыз... Ә инде операция таләп ителми икән, тиешле дәвалау-профилактикакурсы булып, пациентны йөклелек дәвамында күзәтү астында тотканда, бала ана карынында үсүен дәвам итә ала. Минем фикер шул. –Больницада озак еллар эшләү дәверендә күпне күргән табиб өчен дә берьюлы ике гомергә куркыныч янаган мизгелдә үз сүзен әйтү җиңел түгел иде.

Тимур Айдарович үзен ике ут арасында калгандай хис итте. Соңгы анализларга караганда, Чулпан өчен иң куркыныч минутлар инде артта калган. Бәхетенә, ире «Ашыгыч ярдәм»гә үз вакытында шалтыраткан. Машина да тиз килеп җиткән, больницада тиешле анализлар алып, баш миенә томография ясаулары да, видеоконсилиум оештырулары да, интенсив терапия дә –барысы, барысы да үз вакытында эшләнгән.

– Коллегалар, каршы килмәсәгез, сөйләшүне минем кабинетта дәвам итәр идек. –Тимур Айдарович Чулпан янына иелде дә, хатынның кулын тотты, йөрәк тибешен барлады. Ябыгып, суырылыпкалган салкынча бармакларны үз учына алып җылытасы, ефәк чәчләреннән сыйпап юатасы килде, тамак төбенә тыгыз бер төер тыгылгандай тоелды. Тик болай эшләргә аның хакы юк иде. Чулпан –аның өчен хыялында гына яшәгән, үзе генә ачкан, үзе генә белгән, күпме генә үрелсә дә, буй җитмәслек йолдыз иде.

Яшь хатын күзләрен ачмады. Әмма, могҗиза димә, Тимурдуга-дуга керфекләр каймалаган йомыккүзләрдә курку күреп алгандай булды. «Баламны харап итә күрмәгез! Юкса... Илһамны да... үтерәсез. Сезбит аның хәлен беләсез, Тимур абый! Мин бик куркам», –дип, бөтен йөрәге белән елаган яшь хатынның әйтелмәгән сүзләрен дә үз колагы белән ишеткәндәй тоелды.

– Чулпан, бары тик яхшыга өметләник. Сиңа куркырга кирәкми. Бар да әйбәт булачак, ышан, яме!

Мөмкинкадәр ипле тавыш белән шулай дип аның яныннан кузгалса да, Тимур үз күңеленә дә курку йөгергәнен сизми калмады. Чулпанның телтибрәтеп әйтмәгән сүзләрендә чагылган курку белән бер төстә идеме ул курку, әллә үзгә төсмерләр белән аерылып тора идеме –анысын белми, әммабу хис, бу тойгы аңа узган ел җәй көне булган, кичергән халәтнең кабатлануы кебек тоелды. Ул чагында да ни өчендер Тимурның башында курку турындагы уйлар бөтерелде. Гаҗәп тә, кызык та, аңлаешсыз да: кулына скальпель тотып, ике дистә елга якын кешеләрнең баш миенә, арка миенә, умырткалыгына меңнәрчә катлаулы операцияләр ясаган, бик еш кына үлем белән күзгә-күз очрашып, аны артка чигенергә мәҗбүр иткән салкын канлы нейрохирург янәшәсендә курку дигән сүзгә ничек урын табылсын инде? Тик үз-үзеннән яшерә алмый: менә хәзер, бу минутта һәрбер күзәнәген курку биләп алган. Бер-берсенең күзенә генәкарап торган яшь гаилә өчен бу сынау артык мәрхәмәтсез түгелме? Чулпанның – Илһамны, Илһамның –Чулпанны соклангыч бер мәхәббәт белән яратканына үз күзләре белән шаһит булды бит Тимур, туасы сабыйларының да мәхәббәттән яралганын бик яхшы аңлый. Бу бербөтен бәхет җимерелмәсен өчен ул нишли ала? Бербөтен дигән бәхетнең язгы гөрләвек өстенә ягылган бәллүр боз катламы икәнен дә белеп тора...Нинди караркабул итсә, дөрес булыр? Әгәр бүген, һич кичекмәстән Чулпанның баш миенә операция ясау таләп ителсә, аның азагы ничек тәмамланыр? Нарасыйның гомерен саклапкалып булырмы? Мондый сорауларга беркем дә, беркайчан да төгәл җавап бирә алмый – бары тик Аллаһы Тәгаләгә генә мәгълүм икәнен күптән аңлады ләбаса.

Курку хисенең төсен чамалау өчен вакыт-вакыт күкләр катына менепкарау кирәк иде.

 

 

1 бүлек

 

Салават күперенең бер канаты сынып төшкән иде.

Ә кешеләр... аларның һәрберсе үз дөньясына кереп бикләнгән.

Күк йөзенә күз текәп, аллы-гөлле күпер канаты турында уйланып торыр чакмы инде, йә? Күпернең канаты булырмы? Әкият...

Тик тормыш әкият түгел.

Аның чынбарлыгы да менә мондый чагу төсләрдә генә түгел.

Кечкенә сумкасын тез өстенә куеп, уч төбе кадәр генә көзгесенә күз сала-сала ирен буяп утырган зәңгәрсу чәчле хатынга кемдер ялгыш бәрелеп үтте. Сумка идәнгә төште. Шома идәнгә иннек-кершән, сөрмә, нәни пумала ише бизәнү әйберләре коелды. Әле генә үз матурлыгына үзе сокланып утырган зәңгәр күзле, зәңгәркерфекле хатынны җен алыштыргандай булды: мизгел эчендә күзләре боз болыты төсенә керде, алар нәфрәт уты белән тулды; кишер төсенә буялып, чәчкә таҗыдай кайтарылып торган иреннәр ачу белән башта кысылды, аннан соң узып китүчене каһәрләгән сүзләр яварга тотынды. Хатын куркуга калган иде: ялтыравык савыттагы кершәне дә, күз кабагына сөртә торган көлсу-зәңгәр күләгәләре дә челпәрәмә килгәндер инде!

Ямьсез сүзләр, тышкы матурлыкның алдавыч бер битлек кенә икәнен раслап, агылды да агылды.

Гаҗәп, янәшәдә утырганнарның бу күренешкә берсенең бер исе китмәде. Аэропортның шушы залына күрү, ишетү, сөйләшү сәләтеннән мәхрүм булганнарны кертеп тутырганнармы?

Ә бит хатынның сумкасынабәрелеп узган, чәчен кыз бала шикелле баш түбәсенә җыеп куйган, бер колагына көмеш алка таккан егет артык гаепле дә түгел иде. Кафедан тотып чыккан пластик стакандагы кайнар кофе бармакларын пешерә, әгәр җитезрәк атлап, үз урынына барып җитмәсә, стаканны тизрәк эскәмиягә куймаса, кофе, һичшиксез, кемгә дә булса түгеләсе иде. Ашыкты. Бары шул гына.

Бары шул гына. Тоташ ашыгудан торган тормышта мондый гына хәлләр була инде, нишләтәсең. Югыйсә, стаканны кафеның печенье валчыклары сибелепкалган кечкенә өстәленә куеп, үзе урындыкка җәелеп утырырлык, дөньясында бер гаме юк кешедәй, онытылып кофе эчеп алырлык вакыты бар иде әле. Курыкты. Ир-егет булса да. Ник дисәң, багажга тапшырмаган аклы-каралы кечкенә чемоданын эскәмиядә калдырган иде:кесәсеннән акча чыгарып, сатучы кызга учын сузган чакта да, чәчен антенна кебек күтәртеп куйган кызыкай кабаланмый гына кофе ясап биргәндә дә егетнең гасабилы карашы пыяла тәрәзә аша шуны күзләде. Берәрсе эләктереп китәргә җыенмыймы? Урларга тормыйлармы? Тулы бер халыкның канына сеңгән мондый курку хисе аны да читләп үтмәде. Чемодан –аның милке, әйе, әйе, милке. Диңгез буена үзе белән аласы һәр әйбер таслап тутырылган. Алмаш кием. Артсыз башмак. Эшләпә. Самолетта кайнар ризык бирсәләр дә, аны кече телгә җитәр дисеңме... Шуңа күрә чемоданның аерым бүлегенә кара икмәк һәм хуш исле ат казылыгы телем-телем итеп төреп салынган. Берәрсе чәлдерепкитсә... Моны күзаллау куркыта иде.

Аны гынамы? Самолетка утырту башлана дигән сүзләрне көтеп тилмергәннәрнең күбесе курку халәтендә. Үзләре ашкына-ашкына ераксәфәргә җыенганнар: гәрәбә комлык, фирүзә диңгез, чит ил ымсындыра, тарта, чакыра. Шул ук вакытта тиздән болытлардан югарырак күтәрелеп очасыңны белү куркыта.Югыйсә, җирдә ике аягыңны терәп, үзеңне шушы фани дөнья хуҗасы дип хис итеп, дөп-дөп басып йөргәндә, ул биеклек хакындагы уйлар ике ятып бер төшкә дә керми. Ул биеклек кайдадыр бик еракта, буй җитмәс чиксезлектә, безсез генә, бездән башка гынаүз тормышы белән яши кебек тоела. Курку хисе соңрак, шул биеклек белән күзгә-күз очрашыр мизгелләр җиткәндә пәйда була.

– Хирургның эш коралы, 9 хәреф. –Динара бу сүзләрне ире ишетсен дип, ишетәсен белеп, юри кычкырып әйтте.

Алайса, Тимур кулларын күкрәгенә кушырган да, авызына су капкандай, баядан бирле кешеләргә карап утыра. Шулкадәр гаҗиз кыяфәткә кергән үзе: әйтерсең, аэропортның иркен залында әрле-бирле йөренүче, эскәмия аркаларына терәлеп йокымсыраучы, телефоны белән фотога төшереп мәшәләнүче, ялтыравык тышлы журналлар актаручы ханым-әфәнделәр барысы бер булып, аңа комачаулыйлар; әйтерсең, кайнар кофе күтәреп, каршысыннан үтеп китүләре дә, чемоданнарын өстерәп, бер урыннан икенче урынга күчеп әш-мәш килүләре дә бары тик аны үртәр өчен генә.Әйтерсең, аның үз дөньясы урамда, тәрәзәнең теге ягында торып калган да, ир үзен шушы әсирлектән коткарыр бер-бер могҗиза гына көтеп утыра.

– Скальпель, –диде ул, хатынының кулындагы сканвордка күз ташлагач, йокысыннан уянып киткәндәй. Аннан, нидер исенә төшепме, түш кесәсеннән телефонын чыгарды, кемдер шалтыратырга тиеш булып та, шалтыратмаганга кәефе киткәндәй, көрсенеп, кире тыгып куйды.

Динараның ясалма керфекләре иркә генә лепердәп алды. Кичә генәсалоннан чибәрләнеп кайткан иде: курчакныкыдай өскә кайтарылып торган куе керфекләр, буяу белән өр-яңадан ясалган кашлар, элек тә тулы булып торган, хәзер тагын да күперебрәк күренгән иреннәр аны сәхнәгә чыгарга җыенган артистка итеп күрсәтә. Иренең һәр хәрәкәтен сынаулы караш белән күзәтергә өлгереп:

– Тимур! Син ялда, онытма-аа! Отпуска-даа! –диде ул, һәр авазына аерым басым ясап. –Син сүз бирдең. Ун көн эчендә генә, син юк дип, больница урыныннан күчмәс!

Ир янә көрсенде. Җавап кайтармады. Баягыча, кулларын күкрәгенә кушырды. Янәшәсендә яткан рюкзакка кызганыч һәм чарасыз бер караш ташлады. Гүя аларның менә шулай ерак сәяхәткә кузгалуларынагаеплене эзләве...

Кеше тулы мондый бушлыкка, эшсезлеккә, тик утыруга күнекмәгән ирнең җаны үрсәләнә иде. Сәфәрнең дә, суга батучы саламга ябышкан шикелле, алдавыч һәм мәгънәсез бернәрсә икәнлеген яхшы аңлый иде. Динара да аңлый, әлбәттә. Шулай булгач... Нәрсәгә өметләнеп юлга кузгалулары? Әйе, әйе, өметләнеп. Нидер үзгәрер, нидер булыр, барысы да үз эзенә төшәр... Үз эзенә... Үз эзенә... Башыннан ук салулап киткән юлынамы?

Ир тагын, тагын көрсенде. Хатынының атна буе солярийга йөреп тагын да матур төскә кергән йөзенә күз салды. «Йә, аның ни гаебе бар инде?»

Карашын читкә борды. Стена буендагы эскәмиядә тулы гәүдәле ханымның берүзе кәеф-сафа корып утырганын күргәч, кисәк кенә елмаясы килеп китте. Кыска сары чәчен вак-вак итеп бөдрәләткән, изүе ачык булып, ярты күкрәге көн күзенә баккан 50-55 яшьләрдәге хатынның кулында уймак тиклем генә рюмка, янындагы аракы шешәсе яртылаш бушаган.Ул, шешәнең авызын рюмка читенә үк тигереп агыза да, ялт кына эчеп тә куя һәм моны шулкадәр бер нәзакатьлек белән башкара –чигү чигеп я булмаса көзге алдында бизәнеп утыра диярсең.

– Безнең самолетка гына эләгә күрмәсен бу! –Динара да шул хатынга игътибар иткән икән. Тик аның хакында бик тиз онытты. Төрле төскә буялган тырнакларын әйләндереп-тулгандырып, бер-бер гаебен тапты, ахры, сканвордлы журналын читкә куеп, сумкасыннан кечкенә игәү чыгарды.

Тимур да каршы якка борылды. Эчкән хатын-кыздан да котсызрак кем булыр? Хәер, эчсә, ир заты да фәрештә түгел инде анысы...

Бер-берсенә ялганмаган уйларын читкә куарга тырышып, янә кешеләрне күзәтергә тотынды. Буш вакытның шунысы яхшы икән: фәлсәфәгә бирелергә, чагыштырырга, нәтиҗә ясарга менә дигән форсат! Әлегәчә больница, авырулар, операцияләр, фәнни хезмәтләр, китаплар белән тулы дөньяда буш вакыт дигән төшенчә гомумән юк иде. Елга бер тигән яллар да шул дөньяда кайнап үтә иде. Бу юлы ул хатынына каршы килмәде. Аерылышырга гариза биргәннең икенче атнасында алар, менә, икәүләп, беренче тапкыр диңгез буена ялга китеп баралар. Кем ышаныр...

Ир, үзенең бәгырен кимергән хискә исем табарга тырышып, күзләрен йомды. Нәрсә бу: борчылумы? Куркумы? Шоммы... Үртәлүме? Әрнүме? Әйе, әйе, мөгаен, әрнүдер. Үзеңнең бу минутта беркемгә дә кирәк булмавыңны аңлаудан туган хискә шушы сүздән дә кулайрагын табып булмас. Югыйсә, аэропорт ишегенең, тәрәзәсенең теге ягында калган ыгы-зыгылы тормыштан ун көнгә генә булса да аерылып торуыңа кул чаба-чаба сөен, кеше төсле онытылып, тугарылып ял итәргә җыен; берничә сәгатьтән диңгез дулкыннары кочагында сары май урынына эреп ятасыңны күзаллап куан... Юк инде,күңел урынында түгел. Ул мондый изрәүгә күнекмәгән: сәгатьләр буе операция өстәле янында басып торуларда, вакыт белән исәпләшмичә, авыруның кыл өстендәге гомере өчен көрәшүләр дә үзеңнең бу дөньяда кемгәдер кирәклегеңне, кемгәдер ярдәм итә алуыңны раслау бит ул. Яшәеш шуннан тора. Яратудан тора. Кешеләрне, тормышны яратудан.

Әнә, каршы рәттә утырган яшь парга гына кара. Бер-берсенә мәхәббәтләре бар булмышларыннан бөркелә. Яңа гына өйләнешеп, туй сәяхәтенә юл тотуларымы? Кыз, егетнең җилкәсенә башын салган да, тибешен барларга теләгәндәй, уң кулын аның йөрәк турысына куйган. Атсыз бармактагы нәзек кенә алтын балдагы күзгә ташлана. Туры коңгырт чәчләре озын булып иңбашына сибелеп төшкән. Буяу әсәре тимәгән йөзендә соклангыч бер табигыйлек чагыла. Күзләрен йомса да, йокламаганлыгы сизелеп тора: егет вакыт-вакыт башын иеп, аның чәчләренә иренен тигереп ала, кызның да ирен читләренә, йомык керфекләренә татлы бер елмаю тарала. Йөрәк турысындагы бармаклар, җавап итеп, әкрен генә дерелдәп куя.

Болай күзеңне тасрайтып утыру килешә торган эш түгел иде, шулай да Тимур, берара тәрәзәгә текәлеп торгач, үзе дә аңламаган тарту көченә буйсынып, янә яшьләргә борылды.Инде егет тә, күзләрен йомып, кәләшенең баш түбәсенә борынын төрткән. Йөзе агарыбрак киткәндәй күренә, сумаладай кап-кара чәченең бер учмасы маңгаена ишелеп төшкән. Янәшәсендә икәненә гел инанып торырга теләгән сыман, вакыт-вакыт сул кулы белән кызның беләгенә орынып-орынып ала.

Тимур үзе дә күзләрен йомды. Баягы әрнү хисе тагын үзен сиздереп куйды. Тик бу юлы башка бер төсмер белән.

Кайчандыр Тимур да Динараның гөләп чәчәге исе килеп торган озынтолымнарында адашкан иде. Ләкин ул толымнар бик тиз киселде. Мәхәббәт дип уйлап ялгышкан ярсу тойгылар да... Бер түбә астында икесе ике дөньяда яшәгәндәйгомер кичергәндә, кайнар дигән хисләр дә, яңгыр астында калып сүнгән учак сыман, бик тиз сүрелә икән.

Алар менә бер-берсенә шулкадәр якын утырганнар һәм... шулкадәр ерак. Арада –ияләшүдән, күнегүдән, язмышка күнүдән гайре башка берни юк.

Ниһаять, Барселонага очучы самолетка утырту башлануын игълан иттеләр. Әлегәчә телефонга капланып утырган халык арасында җанлылык, ыгы-зыгы купты. Чиратларда үскән, чиратларда тәрбияләнгән, чиратларда чыныккан урта һәм олы яшьтәге ир-атлар, хатын-кызлар, очкычның аларны калдырып китүеннән курыккандай, каударланып чыгу юлына юнәлде һәм, күз ачып йомганчы, елан койрыгыдай боргаланып килгән чират хасил итәргә өлгерде. Яшь-җилкенчәк исә, телефоннан сөйләшүеннән, ватсапка язудан, интернеттагы уеныннан, селфи ясаудан аерылырга ашыкмыйча, ипләп кенә кузгалды.

Тимур да, Динараның бая ук сикереп торуын, кып-кызыл розалар төшкән кечкенә кара сумкасын иңбашына элүен, сабырсызланып үзен көтүен бөтенләй күрмәгәндәй, мыштырдап кына биштәренә үрелде, барысы да урынында микән дигәндәй, ачып, эченә күз салды, түш кесәсендәге телефонын алып карады.

– Берәрсе шалтыратып, синең ярдәм кирәк дисә, тәки кирегә чабар идең, шулаймы? –Иренең һәр хәрәкәтен энә күзеннән үткәреп торган Динараның ирен читенә иронияле елмаю кунды.

– Юк... Юк, –диде Тимур, шулай диюенә үзе үк ышанырга теләгәндәй, бер үк сүзне кабатлап. –Әйдә, кыймылдыйк.

– Әйдә тизрәк. Алайса, самолетка кереп утырганчы чәчем агара хәзер.

– Ник куркасың, беренче тапкыр очуың түгел. –Тимур хатынының ни өчен кыбырсынуын бик яхшы аңлый иде, шулай да сүзне уенга борып калдырырга теләде, рюкзакны иңсәсенә асып,урыныннан торды.

– Самолеттан курыкмыйм мин! –Ире яныннан атлаган уңайга, Динараның түфлие катырак текелди башлады. –Менә хәзер больницадан шалтыратсалар, син бит билетны да, мине дә ташлап, шунда торып йөгерер идең! Шуңа өметләнеп утыруыңны сизми дисеңме?

Тимур эндәшмәде. Яңак сөякләре генә биешеп куйды. Хатынын бөтенләй ишетмәгәндәй, кулындагы билетны барлады. Ә бит Динара хаклы: мөмкин булса, менә бу кәгазь кисәген тураклап җилгә очырыр иде дә, үзе дә шул җил канатында кирегә юл тотар иде.

«Мыжык бер карт булдым инде», –дип үз-үзен битәрләп алды ул, ялга киткәнгә башкалар төсле куана да белмәвенә үртәлеп.

– Мужчина, следует быть аккуратнее! –Тимур биштәре белән бәрелеп узганмы, әллә яхшы ук кәефләнергә өлгергән, тутырган тавык кебек ханым үзе алпан-тилпән атлаганмы –шелтәле тавыш җиргә тартып төшерде. Бая берүзе «күңел ачып» утырган хатын кулындагы буш шешәнеишек төбендәге чүп чиләгенә томырды да тәкәллефсез кыяфәттә чиратның алдына барып басты.Билетын күрсәтте дә, ишекнең теге ягына чыгарга җитешкән халыкның бер төркеме белән бергә, очкычка алып баручы автобуска кереп тә китте.

– Ну вот. Безнең самолетка гына эләкмәсен дигән идемме? –Динараның үзенә һич зыяны тимәгән хатынга ачуы чыктымы, әллә көн буе күңелен бимазалап торган уйларыннан сабыр савыты түгелә башладымы –тавышы калтыранып ишетелде.

–Путевкасы«C.бич отель»га була күрмәсен дип уйлыйсы түгел!

Тимурның шаярткандай шулай диюе булды –алларында җитәкләшеп басып торган егет белән кыз икесе берьюлы аңа таба борылдылар.

– Әллә сез дә Салоугамы? –диде кыз, Тимурга туп-туры карап.

Бая иренә сыенып утырган, шәфталу төсендәге футболка кигән кыз икән. Тимур аның төпсез күлдәй күзләрен күреп өлгерде: алар гаҗәеп тирән һәм сер белән өртелгән иде, юеш карлыган шикелле кап-каралар!

– Әйе. –Аның өчен Динара җавап кайтарды, «башка сорау бирмәгез»дигәндәй, шактый кискен итеп.

– Ай, бик әйбәт! –Кыз, аның кыркулыгына һич исе китмичә, балаларча самимилек белән балкып елмайды.

Озын буйлы, ак йөзле егет тә, кәләшенә кушылып:

–Үзебезнең татар кешеләре икән! –дип ачык йөз белән өстәп куйды.

Тимур исә ияк кагып куюдан узмады. Кызның күзенә озаграк, текәлебрәк карап торуыннан уңайсызланып, карашын читкә алды.

Ниһаять, пыяла ишек ике якка шуышып, урам якка, аннан туп-туры автобуска атладылар.

 

* * *

Каурый болытлар ашъяулык-ашъяулык булып салмак кына йөзәләр. Бар да кебек алар, юк та кебек... Бер чиксезлектән икенче чиксезлеккә омтылып, билгесез тарафка агылалар да агылалар. Кар көрте шикелле, калын булып торганнары, ырынбур шәледәй, йөзек күзеннән чыгардай өрфияләре, туңдырмага я баллы мамыкка охшаганнары йөзеп үтә. Биредә, җирдән дә, күктән дә, болытлардан да аерылып, очкыч эчендә бикләнгән мәлдә, син үзеңнең – кеше дигән затның – көчсездән дә көчсез, кодрәтсездән дә кодрәтсез бер җан иясе икәненә ныграк төшенәсең. Җирдә чагында биеклеккә омтылып яшәгәнеңне онытасың да, монда, күкләр катында, шул биеклектән курка башлыйсың. Хәер, бәлки бу курку да түгелдер. Җанның ялангачланып калуыдыр, һәм, кәрван-кәрван болытларда аның чагылышын күреп, сискәнеп, имәнеп китүдер. Бүгенме, иртәгәме, иртәме, соңмы, синең үзең өчен кадерледән кадерле тоелган җаның ак болытка әвереләчәк тә, менә шулай башкаларның күз алдыннан чиксезлеккә сызылып үтәчәк. Тик кешеләрнең бик күбесе, җанның бер көн килеп башка яссылыкка күчәчәген акылы белән аңласа да, калебе белән кабул итәргә әзер түгел.

Тимурның уйлары болытлар белән бергә агыла иде. Нейрохирург булып эшли башлаганына быел төп-төгәл унсигез ел буласы икән. Кемнәргә генә, нинди генә очракларга тап булмады бу дәвердә?! Шуңа инанды: кешеләрнең күбесе белән курку хисе идарә итә. Кеше үзенең гомере өчен курка. Консультациягә килгәннәрнең дә, операция өстәленә ятарга әзерләнгәннәрнең дә телендә иң тәүдә бер үк сорау: «Доктор, ә мин яшәячәкменме?» Элегрәк, яшьрәк чагында, бу сорау Тимурның беркадәр ачуын китерә иде. Әлеге ачуны тыштан сиздермичә: «Әлбәттә! Барысы да яхшы булачагына ышанырга гына кирәк», –дип, гадәти сүзләрне кабатлый иде яшь доктор. Тик кемгә, нәрсәгә ышанырга кирәклеген генә үзе дә төгәл белми иде. Чөнки кешенең бар булмышы шулкадәр гаҗәеп серле бербөтен тәшкил итә;дипломың кызыл төстә булу да, тәҗрибә тупларга булышканеллар бәйләме дә бу бөтенлекне тулысынча аңларга мөмкинлек бирми. Кайчак, инде бернинди могҗизага өметләнергә урын калмаганда, чыннан да могҗиза була: булыша алмадым дип, канатлар салынып төшкәндә, авыру кинәт кенә күзләрен ача, яшәү көче тулы карашы белән сиңа төбәлә. Киресенчә дә була. Андый мәлнең авырлыгына күнегә торган түгел: ни өчен, ни сәбәпле, нишләп мин ярдәм итә алмадым дигән сораулардан баш ярылыр дәрәҗәгә җитә. Ул сорауларга җавапны кайчагында әллә нинди галимнәрнең әллә нинди затлы китапларыннан, фәнни хезмәтләрдән дә табарлык булмый. Барысы да дөрес. Табиб тарафыннан хата ясалмаган. Әмма... җан, үзенең тән кабыгын һәм җир өстендәге бу дөньяны тарсынып, чиксезлеккә юл тоткан...

Нейрохирургия бүлегенең кайтавазлар һәм тәнкыйтьләр кенәгәсендә:«ТимурАйдарович, вы –врач от Бога!» –дип русчалап язган рәхмәт сүзләре дә, «Сезнең кулларыгызга Аллаһы Тәгалә үзе сихри көч бирә. Ул бездәйләрне терелтер өчен бер сәбәпче рәвешендә сезне табиб итеп яралткан», –дигән фәлсәфи фикерләр дә бик күп. Ә бит... яшәеш кануннарына өр-яңа күзлектән карарга аның нәкъ менә табиб булуы ярдәм итте дә инде. Аллаһы Тәгаләнең кодрәте-могҗизасына үз күзләре белән күреп инану, сискәнү, тетрәнү, шаккату... ярдәм итте...

– Хөрмәтле пассажирлар! Сезнең арада врач булса, бортпроводник янына килүегез сорала!Леди иджентельмены!...If there are doctor among you, please approach the flight attendants!

Экипаж кабинасыннан башта русча, аннан инглизчә кат-кат яңгыраган сүзләр Тимурны болытлар яныннан бик тиз «Боинг-737»самолетының кәнәфиенә тартып төшерде. Бизнес-класста булмаса да, аларның урыны беркадәр уңайлырак саналган алгы өлештә иде.Борылып караган мәлдә, салонның «койрык» тирәсендә стюардларның кайсыдыр пассажир янына иелеп кайнашуларын күреп алды. Билен буып торган каешны җитез хәрәкәтләр беләнычкындырды да өске киштәдәге биштәренә үрелде.

Ялтыравык битле журналданИспаниянең кояшлы шәһәрләре, алтын комлыклары белән хозурланып утырган Динара башын күтәрми генә:

– Аптечкаңны эзләсәң, рюкзакта түгел ул, –диде, кирәгеннән артык тыныч тавыш белән.

– Ничек анда түгел? –Тимурның тавышы исә корыч салкынлыгы белән сугарылды. Куллары пөхтәләп тутырган биштәрнең астын өскә әйләндерергә өлгергән иде. –Шунда тыктым бит!

– Чемоданга күчердем. Син эш урынында түгел, кая барасың? Бер-бер хәл булып, башың белән җавап бирергә туры килсә?

Динараның мондый битарафлыгына тәүге мәртәбә тап булуы түгел – Тимур хәтта аның йөзенә дә борылып карамады.

– Мин – врач! –дип дәшеп, арттагы рәтләр янына ашыкты. Хәзер Динарага нидер әйтеп, пар чыгарып торудан мәгънә юк иде: тонометр, дарулар салынган, моңа тиклем Тимурның үзеннән бер тотам калмаган аптечка самолетның багаж бүлегендә, көрән тышлы зур чемоданда иде.

– Мин – врач! –дип кабатлады ул, үзенә каршы атлаган зәңгәр костюмлы бортпроводникка. –Кемгә ярдәм кирәк?

– Бирегә үтегез. Пассажирның хәле начар. Сез кирәк дип тапсагыз, экипаж радиоканал аша җир белән элемтәгә керәчәк.

Утыргыч аркасында кырын яткан егеткә һәм янәшәсендә бертуктамый аның кулын сыпырган кызга күз төшерүгә, Тимур сискәнеп китте. Аэропортта үзе сокланып караган яшь пар иде бу. Кызның карлыган күзләрендә якын кешесе өчен курку, өзгәләнү, ярдәм сорау –әллә нинди хисләр барысы берьюлы чагыла. Тимурны күргәч, аларда өмет нуры да барлыкка килгәндәй булды.

– Абый, сез врачмы? –диде кыз, ялварулы караш белән аңа төбәлеп. –Зинһар, булышыгыз!Безнең бөтен дарулар багажда киткән!

Тимур инде егетнең беләзеген тотып, пульсын санарга өлгергән иде. Йөрәк тибеше тигезсез, егетнең болай да ак йөзеннән бөтенләй кан качкан, иреннәре күгелҗем төскә кергән, күзләре йомык, авырлык белән генә тын ала, маңгаена салкын тир бәреп чыккан.

– Аптечка бар. Дефибриллятор. Кислород баллоны. –Стюард, күрәсең, бортта булган бөтен хәзинәне инде китереп өлгергән –башка берни сорамагыз дигәндәй, кулларын артка куеп басып тора иде.

– Егетнең исеме ничек? Даруларга аллергиясе юкмы? –дип татарчалап гади генәэндәште Тимур, төпсез күзләрен тутырып һәм инәлеп караган кызга. Үзе, аптечкада тонометр булуга сөенеп, авыруның кан басымынүлчәргә тотынды. –Мондый очрак булганы юк идеме?

– Илһам. Илһам минем ирем... –Кыз, күкрәгенә ишелеп төшкән калын чәчләрен җитез генә аркасынакүчерде дә, сорауларның беренчесенә генә җавап кайтаргач, калтыранганы сизелеп торган кулын иренең маңгаена тигереп карады. –«Һава җитми», диде, буыла башлады, аннан... Үзегез күреп торасыз, ул көчкә тын ала!

Эчтән ут йотканы һәр күзәнәгеннән сизелсә дә, кызда сабырлык җитәрлек икән: кайбер хатын-кызлар шикелле, кычкырып-елап, хәлне катлауландырмый, истерикага бирелми.

– Йөрәк өянәгеме? –Аларның татарча сөйләшкәненнән берни төшенмәгән ак чәчле стюардесса да авыруның йөзенә иелеп карады.

Тимур тонометрга күз салды: егетнең кан басымы бик түбән төшкәниде.

– Илһам! Сез мине ишетәсез бит? –Егетнең әкрен генә баш кагып куюына сөенеп, сап-салкын юеш маңгаена кулын тигерде. –Кәләшегезне куркытмагыз инде. Хәзер барысы да узар, самолетта була торган хәл. –Уң кулы белән егетнең чигә буйларына, баш түбәсенә ипләп кенә массаж ясый-ясый, стюардессага борылды. –Гипотония. Пассажирлардан сорагыз: берәрсендәпирацетам табылмасмы...

Шулай диде дә, үз аптечкасында дарулар барлыгын уйлап, иреннәрен кысты. Динараның кылыгын җиңел генә акларлык түгел иде...

– Сез... Ә сезнең исем ничек булды? –Тимур Айдарович мондый очракларда иң беренче чиратта авыруны да, аның янындагыларны да мөмкин кадәр юк-бар белән мавыктыруның мөһимлеген яхшы белә. Чөнки аларны борчылу, курку хисеннән арындыру табибның үзе өчен дә бер ярдәм.

– Чулпан, –диде кыз, «моны белү сезгә шулкадәр мөһиммени» дигән кыяфәттә сораулы карап.

– Ә мин –Тимур. Чулпан, сезнеңярдәмсез булмый.Илһамнең ике аягына да тезгә тиклем ипләп кенә массаж ясарга кирәк.

Янындагы ыгы-зыгыны бөтенләй күрмәгән-ишетмәгәндәй, баядан бирле иллюминатор аша болытларны күзәтеп барган пассажирдан беразга гына кузгалып торуын үтенгәч, озынча тар йөзле ир заты канәгатьсез чырай белән урыныннан торды. Шунысына да рәхмәтле булырсың: ә димәде, җә димәде, кырык сүзгә җитмәде. Бары тик йөзендәге шул битарафлыкны һәм үзен кыймылдатканга ачуы килүен йөзендә чагылдырып, алга үтте.

Култыксаларны төшереп, караңгы зәңгәр төстәге өч урындыкны кушетка хәленәкитергәч, Илһамны җайлап кына шунда яткырдылар. Чулпан, тар аралыкка бик оста гына җайлашып, иренең аксыл чалбар балакларын җәһәт кенә тезгә кадәр бөкләп куйды да,аякларынаТимурАйдарович күрсәткәнчә массаж ясарга тотынды. Үзе, мондый «дәвалау чарасы»на аптырап, бераз ышанычсыз һәм сораулы төстә докторга карап-карап алды.

– Илһам, гемоглобин дигәннәре дә түбән түгел микән синең, ә? Ялдан кайтуга анализ биреп карарсың. –Тимур Айдарович, чигә буйларына массаж ясаудан бүленмичә генә, егет белән дә сөйләшергә өлгерде, барысы да яхшы булыр дигәндәй, Чулпанга да ым кагарга җитеште. Стюардесса биргәнтаблетканы ачып, Илһамның тел астына салды да катырак итеп кофе әзерләп китерергә кушты.

Бераздан Илһамның сулыш алуы тигезләнә төште. Күзләрен ачып, гаепле йөз белән башта Тимурга, аннан хатынына борылды.

– Гафу итегез. Гафу ит, матурым, куркыттым үзеңне. –Егетнең гаҗәеп чисталык белән өртелгән зәп-зәңгәр күзләрендә тирә-яктагыларны борчыпалганы өчен үзен гаепле хис итү, уңайсызлану чагыла иде. Ул, кан качкан бармаклары белән үзенең кап-кара юеш чәчен тарый-тарый, торып утырды. Елмаерга тырышып, хатынына төбәлгәндә, бит очындагы чокырлары батып-батып, йөзенә сөйкемлелек өстәде.

Хәле начараеп киткән егет янындагы ыгы-зыгыны баш сузып күзәткән, аю биеткәнне карагандай тамаша кылган кайберәүләр телефонын сүндерде: сәяхәт башындагы мондый «маҗара»ны видеога төшереп өлгергәннәренә сөенеп, тыныч күңел белән урындык аркасынаелыштылар. Җиргә аяк баскач,интернет кына пәйда булсын –тизрәк дус-ишкә, туган-тумачага юлларга кирәк. Сөйләргә сүз, карарга бер тамаша бит...

Кайнар кофе йоткалагач, Илһамның хәле тәмам яхшыргандай булды. ТимурАйдарович, андый-мондый ярдәм кирәксә, үз урынының кайсы рәттә икәнен әйтте дә яннарыннан бер минутка да читкә китмәгән, ым кагарга да кыймагандай, сүзсез генә күзәтеп торган стюардессага борылды.

– Егеткә бераздан лимонлы кайнар чәй дә алып килерсез. Аны игътибарсыз калдырмасагыз иде.

– Яхшы. Сезгә зур рәхмәт. –Акка буялган чәчен пилоткасы артына матур итеп төйнәп куйган стюардесса, ниһаять, җиңел сулады. –Урыныгызга утыргач, менә бу анкетаны тутырырсыз, зинһар. Тулы исем-фамилиягез, кайда, нинди клиникада эшләвегез –барысын да язарга кирәк. Тәртибе шулай.

– Кул юып киләм, аннан язармын.

Бәдрәф ишеге төбендә өч-дүрт кешелек чират хасил булган иде. Тимур, көтеп торырга теләмичә, кире борылуга, артына килеп баскан Чулпанны күргәч, беркадәр уңайсызланып калды. Кыз чәчләрен баш түбәсенә койрык итеп күтәртеп куярга өлгергән, шәфталу төсендәге футболкасы да, тез буйлары ертык-ертык джинсы чалбары да гади генә булып,озын зифа буена, нәзек гәүдәсенә шул гадилекләре белән бик килешә иде. Ничарадан бичара рәвештә, шундый сылу кызлар янәшәсендә менә монда басып тору матур түгел дә соң, кая барасың...

Бу кызның төпсез күзләрендә бер-бер сихри көч бар, ахры, аларга туп-туры карап булмый. Үсмер малай шикелле, карашны читкә алырга туры килә.

– Абый... Мин сезгә әйтергә тиешмендер инде... Илһамда лейкемия бит. –Чулпан, бу юлы үзе дә керфеген күтәрмичә, пышылдап кына шулай диде.

– Нәрсә? –Тимурның болай дип кайтарып соравы ишетмәүдән түгел иде. –Ни уйлап мондый ерак юлга кузгалдыгыз сез? – Кискенрәк әйтүен чамалап, тавышын йомшарта төште: – Үзегез дә аңлыйсыздыр, төрле хәл килеп чыгуы бар.

– Узган айда гына анализлар бирде, болай яхшы дип кайтардылар. –Чулпан чалбарының арткы кесәсенә кулын тыгып, уч төбе кадәр генә кәгазь кисәге тартып чыгарды. Янә пышылдап: –Менә, кан анализы бу. Сумкамда иде, –диде.

Тимур бер почмагы ертылган кәгазьгә күз йөртеп алды. Кызны куркытырга теләмәде. Хәвефләнүен сиздермәскә тырышып:

– Табибы белән киңәшләшкәнсездер бит? –дип кенә сорыйсы итте.

– Юк, аңа әйтмәдек. Илһам теләмәде. Ремиссия дигәч, үзем дә инде... –Кызның күзләренә күләгә йөгерде.

Алар, алда торганнарның үзләренә игътибар итеп, борылып-борылып каравын күргәч, беразга тын калдылар.

– Менә нәрсә, Чулпан... –ТимурАйдарович бу юлы кызның күзләренә туп-туры текәлде. –Илһамга кояш астында яту да, чишенеп су коену да файдага булмас. Куркытуым түгел. Шулай да мөмкинкадәр сакланырга тырышыгыз.

– Алай да сез дә безнең отельга барасыз әле! –Чулпан, суга батучы саламга тотынган шикелле, яктырып елмайды.

Тимур Айдарович, айлар-еллар буе кояш күрергә тилмергән, менә әлеге минутта гына аның җылы нурына тиенгән бер халәттә, шушы яктылык әсиренә әверелгәнен аңлап, киресенчә, көрсенеп куйды...

...Шакмаклы җәймәгә төренгән килеш йокымсырап утырган Динара иренеп кенә күзләрен ачты.

– Әллә парашют белән сикереп, төшеп калдың микән дип уйлаган идем... –Хатыны, кемгә ни булганын сораудан элек, кинаяле сүзләр белән каршы алды. –Нәрсә анда?

– Зыянлы түгел. Берәүнең... кан басымы кисәк төшкән.

– Һәм, һәрвакыттагыча, ТимурАйдарович кемнеңдер чәнти бармагы авыртса да беренче булып ярдәмгә чаба! Хәтта күктә дә! Браво! –Динара җәймәсен ияк буена тартып, иллюминаторга таба борылды да күзләрен йомды.

Тимур эндәшмәде. Хатыны белән икесенең ике ярда икәнен күп еллар элек аңлаган иде ул.

Ә бит яшәлде. Бәлки, бәлки... дия-дия, елларга ел ялганды. Ни тота, нәрсә бәйли соң аларны? Берни дә... Бала хакына дияр идең, андый җеп тә юк араларында. Булмаячак та иде. Бу хакта, үзенең төзәтеп булмаслык яшьлек ялгышы хакында Динара иртәгә язылышабыз дигән көнне әйтте Тимурга. Булачак кияүнең гаепләргә, баш тартырга, үз язмышын өр-яңадан язарга вакыты да, хакы да бар иде. Ә ул дәшмәде. Күгәрчен канатыдай күгелҗем күзләрендә биешкән ачуны, ярсуны юкка чыгарырга теләп, яңак сөякләрен генә биетеп алды да ишеткәннәрен онытырга тырышты. Ташны эретерлек кайнарлыкның, дәртнең, назның үзе иде Динара. Һәм... шуларга капма-каршы булган коточкыч җан салкынлыгына да ия иде. Менә монысын яши башлагач кына белде Тимур.

Бер-берсенә ни якыная, ни ерагая алмый гомер кичерделәр. Әти-әниләр алдында яхшы түгел... Туганнар алдында... Аннан... күнегелде. Парлы ялгызлыкка. Фатирны тутырган... бушлыкка. Карашны чагылдырырлык пөхтәлеккә. Динараның күз явын алырлык тышкы матурлыгына. Тик... шул матурлык артына яшеренгән бәгырьсезлеккә генә күнегү мөмкин түгел иде. Динарага башкалар турында уйлау, бүтәннәр өчен борчылу хисе бөтенләй бирелмәгәнме, әллә ана булу бәхетеннән мәхрүм калу аны шундыйга әйләндергәнме – бу сорауларга җавап таба алганы юк Тимурның.

Черем итеп алырга тырышып, үзе дә күзләрен йомды. Әмма моның мөмкин түгеллеген аңлый иде: йөрәкнең сулкылдап торган бер кылында яшь егетнең агарып каткан йөзе,аңаҗанын ярып бирердәй булып утырган кәләшенең ялвару тулы күзләре сеңеп калган иде.

Барселонаныңшактый сүрән чырайлы аэропортына килеп төшкән туристларны йөзгә сыланган эссеһава һәм иңеп кенә маташкан кичке караңгылык каршы алды. Биредәгеләр Мәскәү вакыты белән көн итми,вакытларына үзләре хуҗа;сәфәр чыкканнарның кул сәгате кичке сигезне күрсәтсә, ашыгырга-кабаланырга яратмаган испаннарда әле алты гына икән.

Әйләнгеч тасмадан һәркем үз чемоданын эзләп тапканчы, терминал алдындагы гидлар янына йөгергәнче, отельларга илтүче автобусларга утырышып беткәнче байтак вакыт узды. Озын юл да ярыйсы гына талчыктырган иде, аэропортның күзгә ташланып торган шыксызлыгы да кәефләрне бераз төшергәндәй итте.

Иренең бая, багаж тасмасы янында, тоткасына кызыл тасма бәйләнгән чемоданныкөтеп торганда ук, үзләре белән бер отельга барасы яшь парга нидер эндәшүен искәреп калган Динара:

– Надеюсь, болар синең пациентларың түгелдер һәм артыңнан ияреп килмиләрдер, –дип төрттерүле шаяртып куйган иде. Автобуска утырганда,Тимурның шул ак футболкалы егеткә бик тә үз итеп: «Кондиционер кушмаска тырышыгыз», –дип киңәш бирүе хатынның шиген көчәйтеп җибәрде.

– Монда гына булса да үз профессияң турында оныт зинһар, –диде ул, автобусның иң беренче рәтенә кереп утыргач. –Үзләре беләдер нәрсә кирәген.

Тимур бу юлы да сүз куертмады. Сулышы кысылгандай, куе зәңгәр төстәге футболка-полосының төймәләрен ычкындырды. Юлда уңайлы дип, шундый ук төстәге кроссовка кигән иде –анысы да менә хәзер кинәт кенә аякларын кысып җәфалагандай тоелды. Юка көлсу джинсы чалбары да тәмам тараеп калганмы? Үзе белән күтәреп кергән биштәрен өске киштәгә урнаштыргач, кроссовка бауларын сүтте дә, бераз иркен сулап, аякларын алга сузды. Тик киемнәре түгел, дөньясы тараеп калган иде, ахры.

 

* * *

Дөнья тараеп калгандай иде.

Аксыл чәчен бакча баласыныкыдай мәзәк кенә итеп кистергән, зәңгәр итәк, кыска җиңле ак кофта кигән яшькелт күзле кызыкайның гид ролендә өтеренә тиклем ятланган сүзләр белән Испания, Барселона, Гауди могҗизалары хакында сөйләве Чулпанның бер колагыннан керде – икенчесеннән чыкты. Аның уйлары чуалып-чәбәләнеп беткән йомгакка тиң иде: беркем белән киңәшмичә болай ерак юлга чыгып китүләре хәерле булсын берүк. Үзе дә инде... Тартар теленнән табар дигәннәре шушыдыр. Иренә сыенып, телевизордан үлә-бетә «Рубин»»Барселона» матчын караганда, Андрес Месси типкән туп артыннан үзе чәчрәп төшәрлек булып сикергәндә, кисәк кенә: «Эх, Испанияга барсаң иде ул! Иптәш кызларымбарган, диңгезне дә нык ошатып кайтканнар!» –дип җиңел акыл белән әйтеп куйган булды бит. Өч-дүрт көн үттеме-юкмы, Илһамы бит очындагы чокырларын елмайтып кайтып керде дә: «Путевка алдым, туй сәяхәтенә!» –дип, яшь кәләшен аяктан ега язды. Туйдан кергән акчага өстәп, кулдан гына машина алырга дип йөргән җирдән туй сәяхәтенә китеп бардылар шулай итеп.

Китүен киттеләр дә... Самолетта Илһамның кисәк кенә хәлсезләнеп йөрәккә шом салуы ял, диңгез турындагы әкияти хыялларның аллы-гөлле төсен каралтыбрак җибәрде бит әле. Әгәр шундый хәл кабатланса, турфирмадан алган страховка кәгазен тотып мондагы табибларга йөгереп булырмы? Йөгерсәң дә, ярдәм итәм дип торучы табылырмы... ТимурАйдаровичның врач булуын, алар белән бер үк отельга урнашачагын белү генә кызның күңеленә бераз тынычлык өстәде. Якты күңелле кешегә охшаган, күзләреннән дә, йөзеннән дә җылылык сирпелә, андый-мондый ярдәм кирәксә, мин эш урынымда түгел дип, кире бормас, шәт...

Әлегәчә утыргычның киң аркасына ята төшеп, уйга чумып барганЧулпанны иренең сүз катуы дөньяга кайтарды.

– Матурым, йокың килә мәллә? –Илһам әкрен генә шулай диде дә, хатынын иңбашыннан кочып, үзенә сыендырды. –Башыңны куй, ял итеп бар.

– Ярар. Мин йоклыйм, син гидны тыңла. Иртәгә миңа сөйләрсең. –Чулпан шулай дип елмайды да, таралып төшкән чәчен учы белән җыеп, футболка изүенә тыгып куйды, үзе иренең җилкәсенә башын салды. Йоклыйм диюе болай гына иде, уй сарылган керфекләргә йокы эленер чакмы... Автобус тәрәзәсеннән тоташ караңгылык кына күренеп кала, шәһәр эченнән юл тотулары түгел, димәк. Көзге кебек шома, тигез юлдан элдерткән автобусның келтерәгәне дә, барганы да сизелми, гид кызның бер көйгә салынган тавышы, телисеңме, теләмисеңме, йокыга сала. Кыз үзен Регина дип таныштырган иде, биредә икенче ел гид булып эшләве икән.

– Сезнең дикциягез өч тиенгә дә тормый! И вообще, сөйләмегез ошамый! – Регинаның Салоу шәһәре, дөньяда икенче диснейленд булган Порт-Авентура паркы турында сөйләргә тотынуын урта рәттән бер хатын-кызның карлыккан тавышы бүлде.

Кыз, башта аны аңлап бетермәдеме, сорау бирә дип уйладымы –җирән төскә буялган ясалма кашларын чөеп, самими караш белән шул рәткә төбәлде.

– Кем сезне гид итеп эшкә алды? –Сорау бирүченең көр тавышыбашкаларның да игътибарын җәлеп итәрлек иде. –Сез абсолютно сөйли белмисез!

Иң алда, кечкенә көзгесенә карап каш-керфеген тикшергән Динара да кызыксынуын җиңә алмады,артка борылып карады.

– Теге хатын! –Әйтерсең, аның шулай диюеннән Тимур ялт кына кем турында әйткәнен аңларга тиеш. –Шешә имеп утыра иде бит, аэропортта ук.Монда тагын өстәгәндер.

Тимур үзләренең янында диярлек басып торган кызыкайны жәлләп куйды: салон эчендәге сүрән ут яктысында кызның бите бурлаттай янып чыккандай тоелды, тавышы калтырап китте. Кыз, үзен кулга алырга тырышып:

– Гафу итегез, сезгә нәрсә ошамый? –дип тыныч кына сорау бирде.

Ләкин мондый тынычлык баягы ханымның эчендә көйрәгән учакка ялкын гына өстәде, ахры: ул, утырган җиреннән торып, алга атлады.

– Слушай, девочка, зачем несешь такую чушь? Син безгә херес турында сөйлә, хамон турында!

Автобус тигез юлдан үзе дә тигез генә җилдертә иде, сикертми дә, селкетми дә, тик тар аралыктанҗилләнеп узарга маташкан хатын үз аякларына абындымы –чайкалып, яны белән идәнгә килеп төште.

Салон эчендә сизелерлек ыгы-зыгы купты. Автобус тизлеген киметте дә юл читенә чыгып туктады. Идәнгә егылган сары бөдрә чәчле хатын, ямьсез итеп сүгенә-сүгенә, дүртаяклап торырга маташты.

– Я на вас в суд подам! –Хатыннан әчкелтем-төчкелтем исләр аңкый иде, ул, чыннан да, самолеттан төшкәч тә сыйланып алган булса кирәк. Кысынкы зәңгәр күзләре болганчык су төсенә кергән, янып торган кызыл иннеге ирен читләренә, тешләренә сыланган.

Шофер –кыска җиңле ап-ак күлмәк кигән, чандыр гәүдәле яшь кенә егет, Регина белән инглизчә аралашып алгач, аңладым дигәндәй, сүрән генә елмайды. Бөдрә чәчле хатынныңбөтен дөньяны каһәрли-каһәрли ава-түнә урынына барып утыруын сабыр гына көтеп торды.

Ни гаҗәп, исерек хатын, сүгенеп туктагач, кисәк кенә авызына су капты. Регина да, бая микрофонын кулына тотып, туристларга карап сөйләгән булса, автобус кузгалгач, алга борылып утырды, тагын да тигезрәк, салмаграк тавыш белән сүзен дәвам итте.

– Безнең ил халкын ничек яратсыннар... Менә шундый күрсәткечләре алданрак йөри бит аның... –Тимурныңуфтанып әйткәнсүзе теләктәшлек тапмады –Динара, әле генә дулаган хатынны айфонына төшереп, инде шул видеоны карау белән мәшгуль иде.

 

* * *

 

Әле шактый иртә иде.

Дулкыннар яр итәгенә ак күбек булып салмак кына килә дә сарыла, килә дә сарыла. Аннан, чарасызлыктанмы, йөгерек буразнага әверелеп, артка чигенәләр.

Гәрәбә комлыкта җилпәзә җилпегән пальмалар күләгәсендә инде иртүк коенырга төшүчеләрнең хозурланып ятуы күренә.

Күзне чагылдырырлык зәңгәрлеккә төренгән бассейн тирәли дә чатыр астында кызынып ятучылар шәйләнә.

Кояшның үзе өчен түгеллеген Илһам яхшы белә иде, шулай да, Урта диңгез буена килеп, кунакханә бүлмәсендә бикләнеп ятмас бит инде. Коену өчен сатып алган озын җиңле махсус ак күлмәкне киеп, кобвойларныкыдай салам эшләпәне башка чәпеп, чатыр астында посып яту да эш түгел...

Ныклап кыздыра башлаганчы, дулкыннар кочагында колач салып йөзеп алырга ниятләгән яшь ир тиз арада кулларының хәле китә башлавын тойды. Югыйсә, май кебек йомшак, җылы, тозлы диңгез суы үзе үк кочагында тибрәтә, әллә ни көч салып селтәнергә дә кирәкми.

«Шулай укмы?»Бу сорауны соңгы араларда үз-үзенә ешрак бирә башлады Илһам. Күңелен кимергән шик кортыннан котылырга теләп, уе белән балачакның аклы-каралы әкиятләренә, Чулпан белән танышкан көннәргә, тагын әллә кайларга, әллә кайларга китеп югалса да, әйләнеп кайткан мизгеле шушы бер сорауга килә дә тоташа, килә дә тоташа. «Шулайукмы?» Ирнең әрнүлекарашы чиксезлекне айкап үтте.

Чулпаны, ни арададыр йөзеп чыккан да, яр буендагы алтынсу комга утырып, аякларын суга тыккан. Сабый бала шикелле, кабырчык эзләп мәшәләнүе. Яшь хатынның киң читле ак эшләпәсе шәмәхә тасма белән каймаланган, шундый ук шәмәхә төстәге коену күлмәге аның калку күкрәкләрен, төз, әле кояшта каралырга өлгермәгән мәрмәр аякларын ассызыклап тора.Кара күзлеге ярты битен капласа да, Илһам аның елмаюлы карашын ирен читләреннән тотып алды. Рәссамнарны көнләштерерлек бу якты матурлыкны хәтер түренә мәңгелеккә сеңдерергә теләгәндәй, үзе дә кояш күзлеге астыннан томырылып-томырылып хатынына карады. Бәхет нинди төстә дип сорасалар, Илһам күпләр өчен сәер тоелган җавапны өздереп әйтер иде: шәмәхә төстә! Әйе, әйе, әнә, Чулпанының эшләпәсен бизәгән тасма төсендә...

– Һәәәй! –Чулпан, һич игътибар итмәгәндәй күренсә дә, иренең үтә күренмәле ак күлмәк кигән гәүдәсен бер генә мизгелгә дә күз уңыннан ычкындырмаган иде: ялкау гына диңгездә кайнашкан халык арасында Илһамның, йөзүдән туктап, тик кенә басып торуын күрде дә, наянланып кул селтәде. –Тагын биш минуттан күләгәгә, яме!

Ярга таба йөзеп килүче шактый мул гәүдәле ике хатын да, аның эндәшүенә колак салып:

– Болар да татарлар икән! –дип көлешә-көлешә, кул изәделәр.

Дулкын кагышын көчәйтеп, ерак та түгел катер үтеп китте. Чулпан Илһамына борылып карады һәм иренең әле дә булса баягыча хәрәкәтсез басып торуын, кулъяулык кадәр дә болыт кисәге күренмәгән зәңгәрлеккә, шул зәңгәрлектә вакыт-вакыт кара нокта кебек пәйда булган кошларга төбәлүен тоеп, сискәнеп куйды. Эшләпәсен ялт кына пляж сумкасыөстенә каплады да ярсу бер халәт белән ярдан су эченә атлады. Аркасына ятып, эчкәрерәк йөзәргә тотынды.

– Су анасын эләктердем! –Илһамы ни арада килеп җиткән – су астыннан Чулпанның билен кочып алды. Кырынмаган яңагы белән хатынының битен кытыклап, колак очына иреннәрен тигерде.

– Чыгарга вакыт, җитәр! –Чулпан, таләпчән укытучы шикелле, юри коры кына шулай диде дә, челтерәп көлеп җибәрде. –Усал бит синең хатының, әйме, җанашым? –дип, иренең юеш беләгенә башын куйды. Шулрәвешле аңа сыенып, иркәләнеп кенә судан чыгарга дип борылган мәлдә яр читенә килеп баскан ТимурАйдаровичны, аның хатынын абайлап алды. Илһам да күргән икән, кулын өскә күтәреп, сәлам бирде.

Аларның диңгезгә яңа гына төшеп җитүләре иде, ахры. Хатыны сөлге-сумкасын ятакка куйды да, чирканчык алырга теләгәндәй, суга аягын тыгып карады. Чулпанның очлы күзе хатын-кыз кызыксынучанлыгы белән Динараны баштанаяк күзәтергә өлгерде. Кичә, автобуска утырганда, бу ханымның үз бәясен үзе белүчеләрдән икәнен чамалаган иде, ялгышмаган бугай. Әнә бит ул: яше кырык тирәсендә булса да, гәүдәсен күз карасыдай карап-тәрбияләп торуыдыр, ник бер салынып-асылынып торган җире күренсен. Аклы-яшелле коену костюмы өстеннән фил сөяге төсендәге үтә күренмәле парео ябынган, коеп куйгандай төз аякларындакостюмына иш итеп сайланган башмаклар. Озын тырнакларына тиклем, купальнигы төсенә туры китереп,ак һәм яшел төсләргә буялган. Йөзендә су тисә дә юылмый торган затлы косметика булса кирәк. Чәче исә пареосы төсендә: ак дисәң –ак түгел, сары –дисәң, сары дип булмый. Анысы да затлы бер төс! Балет сәхнәсенә биергә чыккан диярсең –чәчен шулхәтле пөхтә итеп баш артына төйнәп куйган...

Чулпан, бу матурлыкка озаграк карап торуын сизеп, ТимурАйдаровичка борылды, аның үзләренә елмаеп баш кагуын күргәч, сәлам биреп, кул болгады.

– Сез булдырасыз, иртә дип тормагансыз... –Алар янына Тимур да килеп җитте. –Хәлләр яхшыдыр бит? –Илһамның йөзенә сынаулы карап шулай диде дә, егетнең баш бармак күрсәтеп ишарәләвенә үзе дә тигез ак тешләрен җемелдәтеп елмайды. –Бик сай икән монда, эчтәрәк йөзсәк кенә.

– Мин зонт астына качам әле,Тимур абый. Кәләшем куа! –Илһам күзлеген юеш чәчләренә күтәреп куйды, Чулпан исә, көлә-көлә аңа йодрык күрсәтеп, ярга таба атлады. –Әнә, үзегез дә күрәсез, тыңламый кара!

– Дөрес эшли. Үзеңне сакларга кирәк, Илһам!

Биредә, тәннең һәр күзәнәген иркәләп, үзенә тарткан, үзенә чакырган фирүзә диңгез кочагында,профессияңне онытып торырга кирәклеген акыл аңласа да,йөрәк үзенекен итә шул: Тимур, егетнең яланбаш булуына, бит очларына кунган кояш алсулыгына игътибар биреп, тагын нидер әйтергә уйлады да кире кайтты. Бар булмышыннан яшәү дәрте, ярату бөркелеп торган егеткә чир турында акыл сатып торыр урынмы? Әнә, су ерып ярга атлаган Чулпанының зифа гәүдәсенә никадәр мәхәббәт белән мөлдерәмә тулы карашын төбәгән: яшь гаиләнең баллы ае, бәхетле көннәре. Һәм ул көннәр күпмегә сузылыр? Айларгамы, елларгамы? Ялдан кайткач, егетнең карточкасы белән танышырга кирәк булыр әле. Гематология бүлегендә Ленара Ирековна белән сөйләшеп-киңәшләшеп алсалар, бәлки ничек тә булса ярдәм итү чарасы да табылыр...

Уйларыннан арынырга теләгәндәй, Тимур тирәнитеп сулыш алды да су астына чумып, балык кебек йөзәргә тотынды.

Кайда да мизгелгә тиң тормыш кайный: җир өстендә дә, күк катында да, су астында да. Ул тормыш төрледән-төрле тоелса да, кырмыска ни, балык ни, кеше ни –чиксезлек каршында барысы да сулыш алуда җилгә сибелгән тузан бөртегенә тиң...

Бассейн буендагы зонт астына керәм дисәң дә, кояштан кача торгантүгел иде, шуңа күрә Чулпан белән Илһам, пластик ятакны пальмалар күләгәсенә күчереп, озын ак сөлгеләрне шунда түшәделәр. Аяк астындагы алтын ком хәтфә чирәм урынына табаннарны иркәли, тигез бер көйгә салмак кына ярга каккан дулкын тавышы җанга тынычлык иңдерә. Шул көйне изрәп тыңлап торсаң, йоклап китүең дә бар –серле бер симфониябулып күңелгә үк килеп сарыла.

– Кроссворд чишәбезме? –Чулпан үзенең пляж сумкасыннан икегә бөкләнгән газета алды да инде сузылып ятарга өлгергән иренең борынынашуның белән шаярып чиртте.Шунда ук кире тыгып та куйды. –Юк, тинтерәмим әле, рәхәтләнеп күземне генә йомып ятам, –диде дә, эшләпәсе белән йөзен каплап, үзе дә сөлге өстенә сузылды.

Яр буенда халык күп түгел, бала-чагасы, яше-карты диңгездә коена, берничәсе бассейн янында кызынып ята. Илһам, чалкан яткан килеш, башын боргалап кына тирә-якка күз ташлады, күңеле болганып китүен сизеп, тиз генә торып утырды. Дару кабып чыгам дисә, Чулпанының тынычлыгын урлыйсын белә иде. Кул сузымында гына булган бүлмәләренә нинди сәбәп табып кереп чыгарга соң? Су эчәм дияр иде –почмакта, ресторанның тышкы залында җаның теләгән суны, сокны алып эчәргә була...

– Матурым, син кәртләрне алып төштеңме? –«Юк» дигән җавап ишетәсен белә иде Илһам, чөнки карта кабының телевизор каршында ятып калганын үз күзе белән күрде.

– Алмадым, гәзитне генә тыктым. –Чулпан, эшләпәсен күтәреп, шулай диде дә, кабат йөзенә каплап куйды.

– Йоклап китмә! Хәзер алып төшәм.Кәрт сугабыз! –Илһам, сабыйларча хәйләсенә куангандай, үзалдына елмаерлык көч тапты. Иң мөһиме –сулышны еш-еш, тирән итеп алып, күңел болгануын басарга да фойега керергә, аннан лифт белән тиз генә өченче каттагы бүлмәләренә менеп җитәргә...

Озын җиңле коену күлмәге, тозлы диңгез суын сеңдереп, бераз ала-кола булып кибәргә өлгергән, яшь ирнең тәненә сыланган. Илһам, аякларының бәрәңге шытымыдай ап-ак төстә булуыннан кыенсынып, ялангач атларга теләмәде, ятак читенә утырып, юка чалбарын киде.

Башы җиңелчә генә әйләнгәндәй иде. Отельның ишеккә таба үрләгән баскычы үзе килмәс, ничек тә шул таба атларга кирәк.

Ком әле артык кайнарланмаган, янып торган мич куенына әле генә утырткан таба шикелле, җылынып кына ята. Шулай да кара башмагын аягына элде, Чулпаны сүз катканчы, сумкадан ачкычны алып, мөмкин кадәр җитез генә торып китте.

Илһам әле путевка алганда ук дүрт йолдызлы бу отельны диңгезгә терәлеп торганы өчен ошатырга өлгергән иде, килеп урнашкач, ялгышмаганын аңлады. Чынлап та, диңгезгә, ишегалдына чыккандай, ике атлап бер сикерәсе. Бүлмә балконы да диңгез ягына караган. Ресторан залында да, тәрәзә буена килеп утырсаң, дулкыннар белән күзгә-күз карашып, иркенләп серләшергә була.

Илһам, баскычтан күтәрелә башлауга, гәүдәсенең хәлсезләнеп калуын тоеп, тирләп чыккан аркасы белән таш стенага терәлде. Йотлыгып-йотлыгып, тирән сулыш алды. Ирен читенә ачы бер көлемсерәү таралды. Үзеңне күпме генә, ничек кенә алдарга тырышма, аяусыз чынбарлыктан бирегә, ерак кояш иленә килеп кенә котыла алмыйсың...

Ничек кирәк алай бүлмә ишеген ачып керүгә, шкаф почмагына сөяп куелган чемоданга үрелде. Аның эчке кесәсенә таслап тыгылган дарулар арасыннан кирәклесен эзләп алгач, нәкъ баягыча ачы көлемсерәде. Инде ничә еллар буе ул эчкән даруларны бер күчкә өйсәң, тау булыр иде. Тик шушы төймәләр генә алып калыр дисеңме? Бу ышаныч соңгы араларда сизелерлек какшый башлады әле. Үзе өчен куркудан күптән туктады инде Илһам, Чулпанын очраткан, аңа гашыйк булган көннән туктады. Ә менә җаныннан артык күреп яраткан кешесе өчен курка. Аны борчуга салудан. Куркытудан. Күңелен яралаудан. Аңа авырлык китерүдән.

Яшисе иде бит әле. Парканат булып. Бүгенгедәй, бер-берсен күз карашыннан аңлап. Чулпанына охшаган карлыган күзле, тузгак чәчле кыз бала алып кайтып, гаиләләрен тулыландырасы иде. Ул сабыйны җитәкләп, бакчага, аннан мәктәпкә илтәсе иде. Үзенә «Әти!» диеп дәшкәнен ишетәсе иде... Яшисе иде бит, иртә бит әле, бик иртә...

Бераздан, дару кабып, өстәлдә торган шешәдән җылымса су йота-йота балконга чыгып баскач, хәл кергәндәй булды. Бугазга килеп йөдәткән күңел болгану хисе артка чигенде. Яшь ир, челтәрләп эшләнгән балкон култыксасына сөялеп, гәрәбә комлыкны, шул комлыкта гамьсез генә кызынып яткан халыкны күзәтте. Барысында да ялкау бер тынычлык. Бернинди ыгы-зыгы сизелми: судагылар да, ишәргә дә иренеп, күбесе чалкан яткан көйгә диңгез иркенә бирелгәннәр; кызынып ятканнарны әйтәсе дә юк. Чулпаны да, әллә чыннан да йоклапкиткән инде –эшләпәсен битенә ничек каплаган булса, шул халәттә ята бирә.

Илһам, өстәлдә яткан кәртләрне чалбарыныңарткы кесәсенә тыгып, чыгарга юнәлде. Баскычтан төшеп җиткәч, бассейн янындагы чатыр астында, түгәрәк ак өстәл янында зур бокал тотып утырган ТимурАйдаровичны күреп, аның янына атлады. Тимур да кара күзлеген киеп куйган, бер төймәгә генә эләгә торган кыска җиңле саргылт күлмәктән;киң кырлы аксыл эшләпәсен –сомбрероны маңгаена төшергән.

– Нәрсә, Илһам, син дә эшсезлеккә ияләшә алмый йөрисеңме әллә? –диде ул, егетнең йөзенә язылган халәтне үзенчә аңлап, урындык аркасына кырын ята төшеп.

Илһам аның каршындагы урындыкка килеп утырды, кесәсеннән карталарны алып, өстәлгә куйды.

– Эшсез дип... Монда шушыдыр инде. Ашау –байдан, үлем –Ходайдан... –Шулай диде дә, авылда чагында әтисе еш кабатлый торган сүзләрне урынсыз әйтүен абайлап, телен тешләде.

Шул мизгелдә ике ир, сөйләшеп куйгандай, бер-берсенең күзенә күтәрелеп карадылар. Берсе –өзелергә торган гомерләрне ялгау өчен табиб һөнәрен сайлаган, кешеләрне ярату бәрабәренә үз тормышы турында уйларга вакыт җиткерә алмаган, үз гомеренең агымсу шикелле янәшәсеннән узып баруын тоймаган ир уртасы ТимурАйдарович. Икенчесе –һәр көне гомер дигән татлы сүз өчен көрәшкә әверелгән, әмма ул көрәшнең ни дәрәҗәдә авыр икәнен якын кешеләренә сиздерергә теләмәгән япь-яшь егет. Аның әле күкрәп яшәр чагы. Егерме биш яшь тә тулмаган әле үзенә. Аяз күк йөзедәй сафлык бөркелгән зәп-зәңгәр күзләрендә яшәргә ашкыну, ярату, мәхәббәт...

– Кофелары шәп. Тик уймак чаклы чынаяк белән бирәләр. Мин әйтәм, зур бокал белән бирегез, дим. –Гүя әлеге мизгелдә шуннан да әһәмиятлерәк берни юк –ТимурАйдарович кулындагы пыяла бокалга ымлады. –Тагын тугыз көн буе болай кыл кыймылдатмый утырсак,белмим, нишләп кенә бетәрбез.

– Сезнең инде чит илгә, диңгезгә беренче тапкыр гына килү түгелдер.

Илһамның шулайдиюенә Тимурның бер-берсенә кушылырдай булып торган туры кара кашлары язылып китте, күгелҗем күзләрен каймалаган керфекләренең, кыска гына итепкалдырылган сакал-мыегының һәр төгенә кадәр якты нурда коенды. Ир, кофесын соңгы тамчысына кадәр йотып бетерде дә, рәхәт бер кинәнү белән амин тотты. Аннан, бу хәрәкәтенә Илһамның шаккаткандай карап куюын күргәч, янә елмайды.

– Ышанасыңмы, диңгезгә, ял итәргә үз гомеремдә беренче тапкыр килүем! Анысы да.. Әй, ярар, мөһим түгел. –Ниөчендер йөзеннән күләгә йөгереп узгандай тоелды. –Ә болай чит илләргә йөреп торабыз. Эш буенча, конференцияләргә, стажировкага... Ял дигәнне яратып бетермим инде мин, ни хәл итәсең. Менә, ошап китсә, ата ялкауга әйләнепкайтмаммы дип борчылам әле.

– Без беренче тапкыр... һәм... –Илһам, шаккаткычназ һәм моң тулган күзләре белән Чулпан яткан тарафка күз ташлады. Әйтеп бетермәгән сүзләре йөрәк түрендә йомарланып калды.

ТимурАйдарович аны сүзсез дә аңлады. Карашы җитдиләнеп китте. Дәшми генә, өстәлдә яткан капка үрелде, ачып, кәртләрне болгаткандай итте. Кире куйды. Комачаулагандай, эшләпәсен бармак очы белән генә эләктереп, аркасына төшерде.

Илһам, торып, Тимур Айдаровичның кулындагы кебек үк зур бокал белән икесенә дә кофе алып килде.

– Үзең турында сөйлә әле миңа, Илһам. –ТимурАйдаровичның күзләрендә һөнәри кызыксынудан битәр, әтиләрчә бер кайгыртучанлык пәйдабулды. –Врач икәнемне беләсең, бәлки нинди дә булса ярдәмем тияр?

Илһам тиз генә дәшмәде. Су өстендә балык уйнакладымы –шундаташланган акчарлакны күреп, текәлеп калды. Кошның елгырлыгына гаҗәпләнеп, аны карашы белән озаткач кына Тимурга борылды.

– Чулпан әйткәндер... –Яшь ирнең күзләреннән наз һәм моң янә берьюлы түгелде. –Сигезенче класста укыганда, медосмотр үткәч, шундый диагноз куйдылар. Лейкемия...

– Димәк, дәвалану курслары да үттең...

– Үтмәгән кая... Ул чагында ук өчәр ай больницада ятып кайта идем. Аннан бер ай өйдә хәл җыям... Авызда маска –вирус кермәсен, чир эләкмәсен дип, шулай йөреш... Химиотерапиянең ни икәнен сезгә аңлатып торыргакирәкмидер...

– Алай... –Тимур Айдаровичның ирләрчә матур бер кырыслык та, шулук вакытта мөлаемлык та бөркелеп торган йөзе болытланды. Әйтерсең лә бармаклары туңган –алдындагы кайнар кофелы бокалны ике кулы белән уратып тотты.

– Каян килеп чыга икән бу авыру? Хәзер бигрәк күп бит, балаларда да, картларда да...

– Каян килеп чыкканын белсәк, берәү дә авырмас иде дә соң... –Тимур, шулай диде дә, әйтимме, юкмы дип икеләнгән шикелле, карашын өстәл уртасына беркетелгән бака кабырчыкларына текәп, бертын уйга батып торды. –Авыруларның күбесе җанның сәламәт булмавыннан килеп чыга: дөньяга негатив караш, кемгәдер ачу, үпкә, нәфрәт саклау, булганын да, булмаганын да уйлап борчылу, организмны стресс хәлендә тоту, үзеңне бертуктамый гаепле хис итеп яшәү... Мин сиңа хәзер медицина телендә лекция укырга җыенмыйм, шуны гына әйтер идем: җанны дәваламый торып, чирнең үзен җиңеп булмый.

Илһам сөякчел бармакларын өстәл өстендә биетеп алды. Дәшмәде. Уйларын үзенең күңел сандыгыннан ачып чыгарырга теләмәде, күрәсең. Бирегә, колакны иркәләгән дулкын кагышына, үзенә чакырган диңгез буена меңәр чакрым юл узып килүләре бу кабахәт авыру турында сөйләшеп утырыр өчен түгел иде. Онытырга, вакытлыча гына булса да барысын да онытып торырга. Тирә-якта өтеп алырдай булып кыздырган кояш, уч төбе хәтле дә болыт күренмәгән зәңгәр күк, моңа тиклем киноларда яки ялтыравык журнал битләрендә генә күзгә ташланган гәрәбә комлык, шул комлыкта ваемсыз һәм битараф кыяфәттә арт кыздырып, «трубочка» аша гына салкын коктейль суырып, кроссворд чишеп ятучы хатын-кызлар, ир-егетләр, һава тутырылган аллы-гөлле түгәрәкләрне билләренәкиеп, су эчендә чыркылдашучы бала-чага; кай почмактадыр энә очы кадәр генә чүп кисәге күренсә дә, үзенә эш табылуга сөенгәндәй ашыга-ашыга шул тарафка тырма сөйрәп йөгерүче, бүлмә номерын калдырып, пляж сөлгесе алып китүчеләргә эре ак тешләрен күрсәтеп бертуктаусыз елмаючы, ресторанның тышкы залында чәй, кофе, вино эчеп утыручылар кузгалып киткәч, мизгел эчендә аларартыннан чынаяк-тәлинкәләрне җыярга атлыгучыкаратут тәнле испан егетләре –болар һәммәсе моңарчы күрергә күнеккән тормыштан үзгә, ялтыравык, алдавыч һәм вакытлыча иде. Вакытлыча... Әлбәттә, ялга дип ун көнгә генә килүләре, вакытлыча дими ни дисең... Керфек каккан арада үтеп китә ул ун көн: аягыңдагы бармакка гына эләктермәле башмакны, коену костюмын чемоданга кире тутырып,салкын булса дип запаска тыккан, әмма кыймылдатып та карамаган җылы свитерыңны чемоданның бары тик башка почмагына күчереп, туган-тумачага истәлеккә алган бүләкләреңне урнаштырып, килгәндәгечә, кондиционер җиле бәреп торган автобус белән аэропортка юл тотасың. Очкыч. Биеклек. Җир.

Ял да вакытлыча шул. Адәм баласының җиргә килеп-китүе шикелле. Килеп-китү дә вакытлыча. Елап туасың. Уйнап-көлеп яшәргә маташасың. Көләргә дә, еларга да белми кайтып китәсең. Кемнәрдер торып кала. Тормыш ничек әйләнгән –үз көенә әйләнә бирә.

– Хәзер ничегрәк? –Тимур Айдаровичның соравы егетне чынбарлыкка тартып төшерде.

– Төрле чак була. Ай саен анализ биреп торган чак та, яхшы дисәләр, өч айга, ярты елга бер... Тик... мин үз киләчәгемне үзем беләм, Тимур абый. Сез дә беләсез бит инде аны. Чулпанны гына... артык борчуга саласым килми, –диде ул, тавышының карлыгып китүен сизеп.

– Ничек? Ул бит барысын да белә түгелме соң? –Тимур, егетнең гап-гади итеп, якын итеп «абый» диюенә, аның эчкерсезлегенә сокланып куйды.

– Белә. Миндә шушындый диагноз икәнен аңа тәкъдим ясагач ук әйттем.

– Ә ул батыр йөрәкле кыз! –ТимурАйдарович, Илһамның соңгы сүзләренә ышанып җитмәгәндәй, баш чайкады. –Күпләр бит тизрәк араны өзү ягын карый. Кырык сәбәп тапкан була...

– Мин дә ул әйбергә әзер идем. Үзем дә аптырадым: ишеткәч, Чулпан шулкадәр тыныч кабул итте. «Сине болар берсе дә куркытмыймы?» –дип кат-кат сорадым үзеннән. «Никто из нас не застрахован», –дип русчалап кына әйтте дә куйды. –Илһамның сүзләрендә дә, Чулпан ял итеп яткан тарафка күзләрен тутырып карап-карап алуда да сабыр бер мәхәббәт, шуның белән бергә сөйгәне өчен горурлык хисе чагылды.

Ике ир-егет, авызларына су капкандай, беразга тынып калдылар.

Читтән, болай да чүп әсәре булмаган комлык өстеннән, тырмасын йөгертеп, кап-кара тәнле егет үтеп китте. Үзе үтә күренмәле диярлек: шулкадәр ябык тәнендә карга чукырлык ит юк, ә җитезлегенә күз иярми. Атлаган уңайга, буш торган ятакларны да ялт кына җыеп, бер-берсе өстенә өеп куярга өлгерде. Ни арададыр тырмасын чүпрәк уралган таякка алыштырып, бассейн тирәсен сөртеп алды.

– Диңгез буена кофе эчәр өчен килдегезме әллә? –Динараның үзләреянынаякынлашуын искәрмәгәннәр икән –Тимур белән Илһам икесе берьюлы кинаяле тавышка борылдылар.

Үтә күренмәле япмачасы гына хатынның диңгезгә килгәнче үк бронза төсенә кереп кызынган матур буй-сынын яшерә алмый иде, ул, һәр күзәнәгендә тирә-яктагыларның яшерен игътибарын тоеп, иркә колын шикелле уйнаклап атлый-атлый, өстәл янына килепутырды.

Илһам, ир белән хатын янында үзен артык сизеп, Чулпан янына кузгалды.

 

* * *

 

Җеп өзәрлек хәл калмагандай арыткан иде. Чулпан, иренең күкрәгенә башын куеп, нарасый баладай шунда ук йокыга талды.

Тик Илһамның керфекләренә йокы эленергә ашыкмады.

Кояш тәмам күздән югалгач кына урамга чыгып, шәһәр белән танышып йөрделәр. Салоуның үзәге алар урнашкан отельга терәлеп үк тормаса да, гөлчәчәкләргә төренеп утырган паркларга, көй астында биегән фонтаннарга, рәт-рәт тезелеп киткән базарларга, урам кафеларына күз салып атлаганда, адымнар сизелмәде. Испаннарны пошмас халык, «маньяна» дигән сүздән башканы белмиләр, дигән булалар. «Иртәгә», дияргә яраталар, имеш. Иртәгә эшләрмен, дип, кырык иртәгәне үткәрәләр, янәсе... Үткәрерләр! Дөньялары ялт иткән. Туристларны тотып тору өчен генә түгелдер, үзләре өчен дә елмаеп яши беләләрдер. Берсенең дә башы аска иелмәгән.

– Русиш? Россиядән? Әйдә, менә моны ал, тегене кара, вино, кофе эчеп җибәр! –дип, сатучыларның берсе түгел, әллә ничәсе каршыга килеп, испанча да, инглизчә дә кыстарга тотынгач, Чулпан да, Илһам да аптырап калдылар.

– Безнең каян килгәнебез маңгайга язылганмы соң әллә? –Аптырагач,Илһам, чуар футболкакигән, түгәрәк кенә корсаклы бер барменның үзләренә бертуктамый елмаюына чеп-чи татарча җавап итеп, шулай диде.

– Үләм, татарча әйткәнеңне каян аңласын ул? –дип эче катып көләргә тотынды Чулпан. Ни үзе, ни ире инглизчә «исәнме-сау бул, рәхмәт»тән гайре әллә ни артык белмиләр иде, ярый әле телефонда нинди генә «тәрҗемәчеләр» юк хәзер! Интернет булса, кытайча да тотып аралашасың, рәхәт.

– Аңламаса, аңлатабыз аңа, матурым! –дип күз кысты Илһам, этлек эшләргә җыенган мут караш белән. –Корсагын киереп торган шушы буржуйга гына аңлатмаска... –Ике бармагын күрсәтеп, янә татарча: –Безгә ике чәй кирәк, лимон белән! –дип вәкарь белән генә әмер бирде.

Әле дә булса көлүдән туктамаган Чулпанны гаҗәпкә калдырып, мизгел эчендә алар алдында подноска куелган ике чынаяк чәй пәйда булды. Икесендә дә нәни кояш булып, лимон телеме дә күренә.

– Менә шулай. Авыл малае дигәч тә... Ничу монда алар көен генә көйләргә. Безнең телне дә өйрәнсеннәр әзрәк, –диде Илһам, инде тәмам үсенгән кыяфәттә.

Һәр тарафтан агылган музыка тавышына, тузгыган кырмыска оясыдай кайнаган урам ыгы-зыгысына, Испаниянең көндезге кояшына алмашка кабынган аллы-гөлле утларга иярсәң, иртәнгә хәтле дә кайтып керәсең юк икән монда. Шулай да, үзләре өчен яңа булган һәрнәрсәгә шаккатып байтак йөргәч, бүлмәгә кайтырга булдылар. Диңгез буйлап сузылган аллеяда да кеше агымы: кемдер каядыр бара, чирәм өстендә утырып ял итә, икенчеберәүләре таганда бала-чагасын атындыра; олысы-кечесе уңда да, сулда да фотога төшеп мәш килә.

Юл өстендәге фонтан тирәсенә җыелышкан халыкның ихахайлап көлгәнен ишетеп, Чулпан ирен шул таба әйдәкләде.

– Карыйк әле, берәр уенмы әллә? –диде ул, су эчендәге ыгы-зыгыга ерактан игътибар итеп.

Уен дигәне бер тамаша икән шул. Фонтан читенә эре хәрефләр белән инглизчә дә, русча да: «Су эченә керү, анда коену тыела!» дип язып куйганнар. Ә яшь кенә ике кызның хәреф танымауларымы, укый белмәүләреме: тез тиңентен суга кереп басканнар. Көн белән төнне дә бутаулары, ахры, икесе дә кул яссуы кадәр генә коену костюмыннан. Читтә торган өченче кыз аларны фотога төшерә, болар исә чырык-чырык килеп, ал белән дә басалар, арт белән дә. Карап торган халык аларның сүгенүеннән, шәрәлегеннән, һавага сикерүеннән, вакыт-вакыт, таеп китеп, суга егылуыннан рәхәтләнеп көлә.

– Исерек бит болар. Әйдә, кызык түгел. –Илһам Чулпанны җитәкләп алды.

Борылып киткәндә, кызларның берсе, «Наташа, б... ! Я тебя просила сфоткать при прыжке!» –дип әче итеп кычкырганы колакны ярып керде.

Шундый матур кичнең яме урлангандай булды. Әле кояш иленә килүләренә икенче генә көн, кара сакалың кая барсаң да үзеңнән калмый дигән сүзнең хаклыгына кат-кат ышандыра түгелме соң бу тормыш?..

Йөри-йөри аяк табаннары тетелгәндәй арып-талып кайтып кергәч, круассан белән чәй эчеп алуга, урынга аудылар.

Ни арыса да, Илһам йоклап китә алмады. Салкын тимәсен дип, үзләре йоклаган бүлмәдә кондиционерны сүндергәннәр иде. Кухня ролен үтәгән кечкенә бүлмәнекен генә кушып калдырдылар: төнге тынлыкны шул кондиционерның ишетелер-ишетелмәс бертөсле көйгә җилләнүе генә бераз бозып тора. Диңгез ярыныңуңга карасаң да, сулга карасаң да җәйрәп яткан ком төсе күз алмасына берегепкалган шикелле. Авылда, кечкенә чакта, апалары белән җиләк җыеп кайткач шулай була торган иде: кемузардан үлән арасында ауный-ауный җиләк җыялар да, кайтып, чиләк-чиләк җиләкне чемләп, урынга тәгәрәүгә, күз алдына шул җиләкләр килеп йөдәтә, ничек кенә тырышсаң да, йоклап китмичә, бу халәттән котылып булмый. Менә әле дә Илһам үзен шулайрак хис итте. Күз кабагын төшерүгә, Урта диңгез ярыныңбераз манный ярмасына охшап торган аксыл-сары төсе,тоташ бер сарылык булып, җанын тинтерәтте. Сары төсне сабый чактан яратмады. Илһам өчен ялгызлык, кимсенү, сагыш, ятимлек, үзеңне гаепле итеп тою төсе иде ул.

Тукта, бая Тимур абыйсы ни диде? –«Авырулар җанның сәламәт булмавыннан килеп чыга», диде түгелме? Җан соң... каян килеп сәламәт булсын.

Дөньяга тууың өчен әлегәчә үзеңне гаепле хис итеп яшә дә. Шулай икәнен вакыт-вакыт исеңә төшереп торсыннар да...

Әйтерсең, ике җан кушылудан үзе –өченче җан яралуда, бу җиһанга аваз салуда, аны дөньяга китерүгә үк әнисенең бакыйлыкка күчүенә Илһамның чыннан да гаебе бар... Гариза язып тумады ләса дөньяларына, нишли алсын? Ул үзе кемне гаепләсен? Дүрт бала янына бишенчесен –аны алып кайтырга ниятләгән әтисе белән әнисенме? Бәгыреннән өзелеп төшкән сабыена күкрәк сөтен дә авыз иттерә алмыйча үлепкиткән әнисенме? «Мин бу баланың йөзенә дә карый алмыйм», –дип, нәни төргәкне үзенең бертуган абыйсы белән җиңгәсенә илтеп биргән, хатынының үлемендә шушы гөнаһсыз сабыйны гаепле санаган әтисенме?

Юк инде, нишләп гаепләсен аларны Илһам. Әтисенең абыйсына –«әттә», җиңгәсенә «әннә» диптелеачылганда, тәпи киткәндә туганнары аңа ятимлек ачысын татытмады.Югыйсә, аларда да дүрт бала. Ике малайдан соң игезәк кызлар тугач, бишенчесенә дә ниятләре булган булуын, ата кеше генә, «башта берәмләп чыгалар, аннан икешәрләп. Өчәү чыксалар нишләрбез», –дип кире уйлаган. Бишенче булып Илһам өстәлде. Күрше урамда яшәүче үз әтисе, җан тартмаса кан тартуы булгандыр –көн саен килеп йөрде, шуңа күрә ике әтиле балачакның төсе ул чакта сарыга төренмәгән иде әле. Өч яше тулыр-тулмаста, үз туган нигезенә, абый-апалары янына кире алып кайткач та, ике өйне бер итеп йөрүнең үз тәме бар иде. Үсә-үсә ул тәмгә әрем ачылары өстәлде шул. «Син безнең әнине үтердең!» Бертуган абыйсының –әле мәктәп баласы гына булган үсмернең торган саен шулай дип кабатлавын төбе-тамыры белән аңлаганда, Илһам үзе ярты үлеп, ярты терелде. Бер тапкыр да йөзен күрергә, татлы күкрәк сөтен имәргә, җылы кочагында иркәләнергә өлгермәгән Әни дигән кешене үз йөрәген биреп терелтер иде, ятимлектә тилмергән бертуганнары янына кайтарып утыртыр иде, юк бит, юк, андый чаралар юк!

Илһамның караваты –алтыпочмаклы зур йортның тәрәзәсе бакчага караган таргына бүлмәдә. Олы апасы аңа кул машинасында сап-сары төстәге мендәр тышы, сап-сары җәймәләр, юрган тышы тегеп бирде. Әй шул сарылык... Малай җәймәне иягенә кадәр тартып китерә дә чытырдатып күзләрен йома. Гүя бәгырьне бертуктамый кимергән сагыш төсеннән шул рәвешле генә котылып була...

Бервакыт, көтү көткәндә, абыйсы аны елый-елый тотып җилтерәтте. Бахыр, инеш аша авылга тайган сары сыер үчен генә түгел, дөнья үчен, ятимлек үчен алуы булгандыр ла малайның.

– Сыерны качыргансың! Ник артыннан чапмадың? –Өстенә клеенка капланган искерәк кенә күфәйке җылысы көзге елак көннең салкынлыгыннан коткара алмаган иде –абыйсының буразна-буразна яшьләре Илһамның бөтен тәненә кайнарлык өстәде. Ул кайнарлык ике чигәдән башланып, аяк табанына кадәр йөгерде, йөрәк тибешен ешайтты.

– Әни булса, хәзер кайнар шәңгә алып килер ие! Әни булса, өч литрлы банкага кайнар чәй ясап, тастымал белән төреп төшәр ие! Син тумасаң, әни исән булыр ие! Әни булса... Әни булса... Әни булса...

Күр әле, әле кайчан гына күкчәчәкләр, тәбәнәк бөтнек, кырлыган үскән, әллә нинди рәхәт төсләрдә балкыган тау бите тәмам шәрәләнеп, сап-сары булып калган икән бит! Нишләп әле генә күрде соң моны Илһам? Камылы гына утырып калган аръяк басуы да шундый ук шәрә сарылыкта... Күзне кисә-кисә чылаткан менә бу тозлы яңгыр пәрдәсен ертып, күк йөзенә күтәрелеп карасаң, ул да шушындый шомлы төстә күренмәсме?

Малай, абыйсына аз гына да каршылык күрсәтмичә, читкә тайпылмыйча, кадаклангандай басып торды.

Авырттымы аның тәне, әллә җаны гына сызландымы –онытылган инде, онытылган... Онытылган кебек... Каезламасаң, онытылганкебек... Мондый сарылык белән очрашу бер генә тапкыр булды дисеңмени...

Хәзер дә... Әллә кайдагы испан иленә кил дә, аның тоташ сарылыгыннан, сап-сары кояшыннан җан тынычлыгы эзлә, имеш...

 

* * *

Отельда вай-фай булу да үзенә күрә бәхет ул.

Тимур Айдарович больница хәлләрен сорап, Илфат Бариевичка ватсаптан хәбәр юллаган иде. Иркенрәк вакыт тапканмы, коллегасы су буе итеп, тәфсилләп җавап язып җибәргән. Нейрохирургия бүлегенә дигән яңа аппаратлар, җиһазлар киләсе атнага кайтып җитәргә тиеш –Тимур шул хәбәргә сөенеп бетә алмады. Ниһаять! Чит илләрдән кайтырга тиешле бу кыйбатлы җиһазларга күптән өмет баглый ул: инсульт булганнарны дәвалау өчен заманча ысулларның мөмкинлеге дә зур бит! Германиядә стажировка үткәндә, шулкадәр кызыгып кайткан иде, эх, бездә дә шундый база булса... Алайса, баш мие, арка мие кебек иң катлаулы өлкәдә эшлиләр, мондаскальпель белән генә ерак китә алмыйсың... Нейрохирургия буенча ординатура узганда да, генетика буенча неврология кафедрасы ассистенты булганда да, «Умырткаара дискысының бүсерен алгач, билдәге остеохондроз» темасына диссертация яклаганда да ул «корал эшләр –ир мактаныр» дигән мәкальнең хаклыгына инанганнан инанган иде. Яңа заманда яңа методика кирәк! Дөрес анысы, яңалык артыннан куам дип, пациентларыңның җаны турында онытып җибәрсәң, әллә ничә миллионлык җиһазларның бәясе өч тиенгә дә тормаска мөмкин... Әгәр күптән көтелгән махсус аппаратураны бүлеккә урнаштыра алсалар, төгәл диагноз кую өчен гаҗәеп шәп нәрсә булачак ул! Аның мөмкинлекләре белән әллә кайчан танышты инде Тимур: баш миен томографта җентекләп тикшергән дискны компьютерга куеп, сканер күчермәсе алгач, кайсы урында операция кирәклеген иң төгәл нокта белән күрсәтәчәк ул!

– Мине әнә теге гөл янында төшер әле. –Фойеның түшәмгә тиеп торган керәч баганасы янында, йомшак кәнәфидә селфи ясап утырган Динара иренә айфонынсузды. –Башта билгә кадәр генә төшер, икенчесен –бөтен буйны кертеп.

Ресторанга кичке ашка төшкәндә, идәнгә тиеп торган озын яшькелт күлмәген кигән иде хатын. Юып, фен белән очларын бөдрәләткән аксыл чәчләре шәрә иңбашына иркә генә булып таралган; аягындагы без үкчәле түфлиләре, колагында җемелдәгән кечкенә асылташлы алкалары белән ул диңгез буендагы кунакханәгә түгел, кинофестиваль ачылышына килгән сәхнә йолдызын хәтерләтә иде.

– Боларның берәрсе урлап китмәсен үзеңне, –диде Тимур, ресепшендагы ап-ак күлмәк кигән карачутыр егетләрнең Динара ягына карап-карап куюларына игътибар итеп.

– Сиңа ни, сөенер генә идең. –Динара, зифа буена сыланып торган күлмәген төзәтә-төзәтә, стена янындагы агач чүлмәктә кып-кызыл чәчәккә күмелеп утырган гөл янына барып басты да, яшелгә буялган озын тырнагы белән яфракка кагылырга җыенгандай, ясалма бер елмаю балкытып, шул кыяфәттә катып калды.

– Булды. Тегеләй дә, болай да төшердем. –Берничә кадр ясауга, Тимур кулындагы айфонны хатынына сузды.

– До того скучный кеше син,ТимурАйдарович!

Динара авызыннанеш яңгыраган мондый сүзләргә ир тәмам күнеккән иде, исе китмәде, пыяла өстәл янына баягы урынына барып утырды да, Илфаттан килгән хатларны җентекләп укуын дәвам итте.

Фойеның урамга караган ягында ниндидер ыгы-зыгы ишетелде, ул арада ишек шуышып кына ачылды да, анда чәчәкнең үзеннән генә торган кыска күлмәк кигән сары чәчле хатынны култыклап, яшь кенә кыз пәйда булды. Ресепшендагы егетләргә инглиз телендә тиз-тиз генә нидер әйтеп чыгып киткән арада хатынның әллә елау, әллә ыңгырашу, әллә кемнедер каргау тавышы барысы бер булып, фойены дер селкетте.

– Визит карточкасы дип дөрес әйткәнсең бугай... –Динара, үзләребелән бергә килгән хатынны танып, иренә эндәште.

Тимур Айдарович та, тавышка башын күтәрүгә үк, автобустагы «дебошир»ны абайлаган иде. Килеп урнашканда, аның да чемоданын тартып шушы отельга атлавын күргәч, Тимур, ярымкөлеп, ярымуфтанып: «Безнең визит карточкасы», –дигән иде шул.

Тагын нидер майтарганмы –хатын бер аягына баса алмый иде. Сыңар аягында титаклаган килеш, аны ике егет беләгеннән тотып диванга утырттылар. Хатын, аягының авыртуына чыдый алмыйча, әрем суы капкандай, йөзен чытты. Тулы гәүдәсенә бик үк ятышып бетмәгән чәчәкле кыска күлмәк аның итләч таза балтырларын көн күзенә, кеше күзенә балкытып тора иде. Ул, бернинди кыенсыну тоймыйча, итәген тагын да җыера төшеп, учын аягына әкрен генә куя-куя:

– Минем страховкам бар! Тикмәгә генә акча түләдеммени? Врач чакыртыгыз! –дип русча тәкърарлап, егетләргә боерык биргән таләпчән тон белән эндәште дә, тозлы-борычлы бер-ике сүз өстәгәч, күлмәге кебек үк чәчәктән генә торган чүпрәк сумкасыннантелефонын кармалап алды.

Эчкән хатын-кызны гомерендә дә яратмады ТимурАйдарович, бу хатынны аэропортта күреп алганда ук җирәнүгә тартым бер хис уянган иде. Хәзер дә, аның ярдәмгә мохтаҗ икәнен күреп торганда да, ул хис күңел түреннән китәргә ашыкмады. Шулай да, ярдәме тиярлек булса,кул селтәп бүлмәсенә менеп китәсенә ышанмый иде.

– Нәрсә булды? –дип тәки сорамый түзмәде ул, хатынның кемгәдер кат-кат шалтыратырга маташып та сөйләшә алмый тузынуын күргәч.

Динара аңа мыскыллы караш ташлады, тик дәшми түзде.

– Сез инглизчә беләсезме? Аңлатыгыз әле менә боларга, русча әйткәнне аңламыйлар, п... –Тимурның соравына җавап биргәнче, хатынның авызыннанянә хәшәрәт сүзләр яуды. –Кибеттән юл аркылы чыкканда ни светофорлары юк, ни зебра ясамаганнар. Километр урап йөрергә тиешмени мин? Турыга чыга идем, машиналары өскә килә, сволочьлар! Юл читендәге бордюрга абынып егылдым. Аягым, аягым... сынгандыр инде... Аңлатыгыз бу туңбашларга, врач чакырсыннар! Страховкам түләнгән! Туроператорга шалтыраттым, алмады әле...

Инглиз телен су урынына эчәм дип мактана алмаса да, аралашырлык чамасы бар иде Тимурның, ресепшендагыларга хәлне аңлата алган кадәр аңлатты. Егетләрнең җавабы сөендерерлек түгел иде. Мондый очрак өчен мадамга страховка каралмаган, түләүле доктор чакыртырга туры киләчәк. Шуны да белеп торсын мадам: читтән килгәннәр өчен ул бик чыгымлы... Тимур аларны итагатьле генә бүлдерде дә, тәрҗемә итүен дүрт күз белән сабырсызланып көткән, үзалдына уфылдаудан туктамаган хатынга борылды.

– Доктор чакырткан очракта, сезгә бик кыйммәткә төшәчәк, диләр. –Егетләр әйткәнне кыскача гына аңлатты да, хатынның янә үз телендә сүгенергә тотынганын ишеткәч, шактый кискен итеп: –Мин монда сезнең пычрак телегезне тыңлап торырга җыенмыйм. Ярдәм кирәксә, кешечә сорарсыз. Мин врач, тик травматолог түгел, –дип, урынына барып утырды.

– Беләсеңме, мин хәтта аптырамыйм да. –Каршы кәнәфидә әле дә булса айфоны белән мәш килгән Динара башын күтәрми генә иренә эндәште. –Проблемаларсыз гына яши алмыйсың син. Булмаса, үзең эзләп табасың.

– Что за безобразие? Нәрсә, мин хәзер сынган аягымны күтәреп, ялым беткәнче бүлмәдә ятарга тиешме? –Тавышы баягыча ук бөердән чыкмаса да, ханымның тоны әллә ни үзгәрмәгән иде. Ул, күрәсең, туроператоры белән сөйләшә иде. Уң колагына куйган телефонын бераз читкә кайтарып тыңлап тордыда, «Кайткач бөтен агентлыгыгызны туздырам», –дип яный-яный дулап алды. Әйтерсең, аның тиешсез урында юл аша чыгуына да, ашыга-кабалана чаба торгач, абынып егылуына да кемнәрдергаепле, үзе исә сөттән ак, судан пакъ...

– Сынмаган сезнең аяк, борчылмагыз. –Тимур, болай дигәндә, аның ягына күз дә салмады. Ватсаптан хат укый иде. –Катырак бәрелгән. Тайган булуы да бар.

Бәрәннекедәй вак бөдрә чәчле хатынның шома таза битендә кысылыбрак күренгән күзләре зураеп киткәндәй булды.

– Врач некудышный! Нәрсә беләсез соң сез? Аякны тотып та карамаган килеш! Әгәр мин сезнең түләүле клиникагызга килгән булсам, конфет белән сыйлый-сыйлый, алдымда йөгереп йөрер идегез, ә... –Хатынның йөзендә зәһәр бер елмаю барлыкка килде, ул авырткан аягы турында бөтенләй онытып җибәрде. –Беләм мин сезнең ишеләрне... Монда медицина кыйммәт, имеш. Әллә бездә очсызмы? Түләүсез поликлиникада кем кемгә кирәк? Шул, сезнең кебек, ишек аша диагноз куеп чыгарсалар инде.

Үзалдына орыша-орыша сөйләнгәч, җавапсыз тынлыкка аптырап, башын күтәрепкараса –әле генә икесе ике кәнәфидә утырган ир белән хатыннан җилләр искән иде.

– Врач дигән була үзен! Врач булсаң, кешене шундый хәлдә ташлап качарга тиешме син, ә? –Хатын инде чарасызлыктан үз-үзе белән сөйләшүен дәвам итә иде. –Нәрсә миңа аю биеткәндәй карап торасыз? Кеше белән рәтләп сөйләшә дә алмагач, нәрсә дип монда эштә тоталар сезне? Гидка шалтыратыгыз, хет ул килсен! –Бу юлы ачулы-еламсыраулы сүзләр ресепшен өстәле янында үзара кызу-кызу нидер сөйләшкән егетләр ягына очты. Алар исә, аңламыйбыз дигәндәй, җилкә сикертүдән узмадылар.

Кулына кечкенә аптечкасын тотып, кабат фойега төшеп җиткән ТимурАйдаровичны күргәч кенә хатынның тавышы кинәт тынды. Ул күрер күзгә үк юашланып калды.

– Сынмаган дидем бит. –Тимур аның авырткан аягының күгәргән урынына бармагы белән кагылып-кагылып карады да, хатынга ипләп кенә идәнгә басарга кушты.

– Мин басалмыйм! Авыртуы йөрәгемә төшә! Сынган ул! –Шулай дип үз киресенә катса да, хатын әкрен генәкүтәрелергә итә башлады.

– Сынса, болай басып торалмас идегез... –Тимур бернинди рентген нәтиҗәләре булмаган килеш болай тәвәккәллек күрсәтүенә борчылса да, аякның сынмаганлыгын тәгаен белә иде. Ялкынсынуга каршы мазь сөртеп бәйләп куйса, бер-ике көннән нәкъ элеккечә дөбердәп йөриячәк бу апаң...

– Сез чыннан да врач булдыгызмыни соң? –Бераздан, сул аягын тез өстенә кадәр эластик бинт белән бәйләп куйган хатын, йолкып нечкәртелгән, соры буяу белән яңадан ясалган кашын дугаландырып, җиңел сулап куйды. Өч көн үткәч, исәнме, кодагый, дигәндәй, танышырга дип үзенең кабартма кебек күпереп торган кулын сузды. –Мария Петровна. Ярый әле монда булдыгыз. Рәхмәт! Ничек тә бәхилләрмен!

– Юкны сөйләмәгез! Терелегез! –Тимур Айдаровичның тизрәк бу тирәдән китеп югаласы килә иде, стенага беркетелгән төсле картиналар, җиләк-җимештән ясалган паннолар, күзне чагылдырган зиннәтле люстралар, пыяласы астыннан аквариумга охшап тагын беркатлам күренеп торган тәбәнәк өстәлләр янында тутырган тавыктай бу хатынның зәһәр борыч кебек ачылыгы, күңелне болгатырлык төчелеге –бөтен каршылыклар бер булып, аны еракка этәрә иде. Каядыр башка җиргә, гадилек, самимилек, ихласлык яшәгән дөньяга эләгәсе килә. Ул дөньяда аңа шулкадәр гади итеп «абый» дип дәшәләр, ул дөньяда Тимур күпкә кирәгрәк, күпкә файдалырак була алыр сыман...

 

* * *

Дулкыннар гашыйклар телендә сөйләшә.

Тик... Динара да, Тимур да ул телне күптән оныткан.

Салмак кына ярга килеп бәрелгән йөгерек дулкын, аларны юатырга теләгәндәй, нидер пышылдый да, уфтанып, кире чигенә.

Җанны дәваларга тиешле диңгезнең тозлы суы, киресенчә, яра өстенә яра булып ягыла.

Ни өчен? Ни өчен менә бу сихри кичтә, дәрья-суда йолдызлар коенган бер мәлдә, ком өстенә аяк сузып тын гына утырган ир һәм хатынның бер-берсе белән сөйләшерлек сүзе юк? Алай дисәң...

– Тагын берсе язган. Килеп карамакчы.

– Кайткач дигәнсеңдер бит?

– Ошаса, залог калдырам, ди.

– Ярар.

Алар уртак фатирларын сатарга уйлап, белдерү бирделәр. Менә хәзер шул хакта сөйләшүләре. Кем ышаныр? Аерылышырга гариза биргән, фатирны сатып, икесенә ике оя булдырырга җыенган ир белән хатынның кичке диңгез ярында янәшә утыруына кем ышансын?

– Сез кинодагы кебек! –Илһам белән Чулпан, җитәкләшеп, алар янына килеп басты. –Күз тимәсен!

Динара, борылып, Илһамга җилкә аша гына сәер елмайды.

– Һавасы шәп! –диде Тимур, егетнең сүзен ишетмәгәндәй. –Сезнең хәлләр ничек?

– Шәп! Баш ял итә монда! Түлке... аяк кына чыдасын. –Илһам да аның янына килеп утырды, Чулпанны үзенең алдына сыендырды.

– Без бит Таррагонага барып кайттык, урамга чыккан җирдән, –дип елмайды Чулпан, иренең алдыннан комга күчеп утырып. – Якын икән ул, җәяү дә атларга була. Ну без автобуска утырдык. Әкәмәт анда, һәр балконда Каталония флагы эленеп тора, шундый патриотлар икән!.. Миңа оят булып китте, үзебезнең флагның кайда ак, кайда яшел төс икәнен дә рәтләп белмим, әнекәем...

Чулпанның самимилегеннән көлешеп куйдылар.

– Безгә дә әйтәсегез калган, бергәләп барыр идек, –диде Тимур, бераз үкенгән тавыш белән. –Без картларны шулай арттан этүче булса гына...

Динараның:

– Тимур Айдарович, син үз исемеңнән генә сөйлә! –дип сүзгә кушылуы уйнап булдымы, әллә чынлап әйттеме, тавышыннан аңлашылмады.

– Чәршәмбе көнне Порт-Авентура паркына җыенабыз, теләсәгез, ияртербез! –Чулпан аның тонына игътибар итеп тормады. Чыннан да, бергәләп барсалар, компания белән күңеллерәк булыр иде. Дөрес, Динара алар белән сөйләшергә бик атлыгып тормый, үзен югарырак сорттан дип санавымы... Санаса, бик исе китә ди Чулпанның... Бетмәс монда үз-үзенә гашыйк нәркисләр... –Андагы аттракционнарны бик мактадылар инде, обязательно барыгыз, диделәр. Күрәсе килә!

Кызның ихласлыгы, сабыйларча бер эчкерсезлеге аның сүзләрендә дә, көләсе килгәндә рәхәтләнеп көлеп җибәрүендә дә, күзгә туп-туры карап сөйләшүендә дә ярылып ята иде.

Әле генә караңгылыкка һәм тынлыкка сыенган иде диңгез яры, кинәт кенә яп-якты йолдыз пәйда булды. Пәйда булды да үзенең нуры белән җанны җылытып җибәрде. Йолдызларны салкын дигән булалар, ялгышалар икән.

– Без дә барырбыз. Да ведь, Тимур?

Гаеп эш өстендә тоттылармыни, хатынының дәшүеннән Тимурның йөзенә кызыллык йөгерде.

– Барырбыз, –диде Тимур Айдарович, җиңел генә ризалашып. Аяк очында яткан яссы төймә кебек ташны, шукланып, диңгез өстенә ыргытты. –Бәләкәй чакта шулай уйный идеңме, Илһам? Кем ераккарак ыргыта дип...

– Канишны! Авыл баласы бит мин, Тимур абый!.. –Илһам да, кызыгып, ком арасыннан таш эзләргә кереште. –Тугызны бетергәч кенә чыгып киттемшәһәргә, техникумга керәм дип...

– Чулпанны да шунда эләктергәнсеңдер алайса... –Тимурның уе теленнән тәгәрәде дә төште.

– Ю-ук, Тимур абый, –дип челтерәп көлеп куйды Чулпан, иренең учынавак ташлар сона-сона. –Без аның белән гүпчим талашып таныштык, эштә!

– Талашмадык инде, арттырма, матурым. Юри генә башыңны әйләндердем бит... –Илһамның йөзенә таралган җылы елмаюны башкалар күрмәде.

Танышуларына да, өйләнешеп куюларына да, барысын бергә кушып санасаң, тулыр-тулмас ярты ел икән...

Кулында укытучы дипломы булса да, нишләптер мәктәпкә күңеле тартмады шул Чулпанның. Югыйсә, авылда унберне бетереп, шәһәргә юл тотканда, укытучы булам дигән уе төпле кебек иде. Юк инде, институтны тәмамлаганда, бу һөнәрнең үзенеке түгеллеген аңлаган иде, балаларны да, үзен дә алдап, мәктәп тирәсендә йөрисе килмәде. Бухгалтерлар өчен курсларда укып алгач, тотты да сәүдә үзәгендәге азык-төлек бүлегенәкассир булып урнашты. Беренче көне эш урыны, андагы кызлар белән танышып үтте. Икенче көнне сигез тулганчы ук атлый-йөгерә эшкә дип килсә, ишек төбендәге егет, зәп-зәңгәр күзләрен ялтыратып: «Әле сигез тулмаган, кибет ачылмаган, берәүне дә кертмим!» –дип тик тора... Кызның горурлыгы үзе белән иде: «Мин ипи алырга килмәдем, мин монда эшлим!» –дип әрепләшә-әрепләшә барыбер эчкә үтте. Икенче көнне дә, пәлтәсенә кунган карны кага-кага, соңга кала күрмим дип, ишек төбенәкилсә, кичәге зәңгәр күз, тутый кошмыни, шул ук сүзләрне кабатлавын белә: «Әле сигез тулмаган, кибет ачылмаган, берәүне дәкертмим!» Кертмәссең менә!.. Икенче көнне шулай телләшә-телләшә эш урынына үткән кыз өченче көнне дә шушы ук хәл кабатланыр дип башына да китермәгән иде. Җен ачуы чыкты, салкын су тамган кайнар май шикелле, гомер булмаганны, чыжлап китте: «Мондагы хезмәткәрләрне дә танымагач, нәрсә дип охранник булып басып торасың?» –дип, Илһамны тетеп ташлады. Егеткә нәрсә, башын җүләргә салып, «кертмим», –дип елмаеп торуын белә...

 

[1]Сопор хәлендә – аңны җуйган хәлдә.

 

(Дәвамы бар)