Логотип Казан Утлары
Роман-хроника

Ана (роман-хроника)

 

Чыңгыз Айтматовның әнисе Нәгыймә абыстай истәлегенә

 

Кереш сүз

Чыңгыз Айтматовның әнисе Нәгыймә апаның татар икәнлеген мин күптән белә идем инде, әмма кайчан да булса аның турында китап язармын, дип, башыма да китермәдем. Дөрес, иҗатымның башлангыч чорында Айтматов әсәрләрен яратып укыдым, төрки халыклар арасыннан шундый талантлы язучы чыгуына сөендем, аның татар тамырлары турында уйландым, бу хакта әдипнең үз сүзен көттем... Бер мин генә түгел, Чыңгыз Айтматовның татар анасы хакында үз сүзен әйтүен күп татар зыялылары, язучылар көтте. Аерым сөйләшүләрдә, турыдан-туры төбәп сораганда, Айтматов әнисенең татар икәнлеген яшермәгән, әмма бу хакта зурлап дөньяга да игълан итмәде...

Китапны бәян итәргә тотынганчы, милләт каршында ничә еллар торган шушы четерекле сорауларга да кагылып үтик, чөнки Айтматовлар темасына тотынгач, моны әйләнеп үтеп булмый. Ул сораулар – ни өчен Чыңгыз Айтматов үзе башлап әнисенең татар икәнлеген дөньяга белдермәгән; ни өчен ул көчле һәм гайрәтле чакларында туган якларын кайтып күрмәгән; ни өчен Нәгыймә апа да беркайчан әтисенең туган ягына кайтмаган? Туры һәм гадел сорауларга җавап та туры һәм гадел булырга тиеш. Әйе, Айтматовның әнисе татар, әмма Чыңгыз Кыргызстанда туып-үскән, әтисе кыргыз, ул аның туганнары арасында яшәгән, мәктәптә дә кыргызча һәм русча белем алган, шәхес буларак та, кыргыз мохитендә формалашкан. Татар әби-бабасы аңа 3 яшь вакытта үлгән, татар анасы тормышны җигелеп тарткан.

Инде дөньяга танылгач, Чыңгыз Айтматовның бу бөеклекне башка халык белән бүлешәсе килмәгәндер, чөнки ул кыргызларның милли байрагы булды, чөнки Айтматов аша кыргызлар үзләре дә дөньяга танылды. Кыргызлар Айтматовны күтәрде, Чыңгыз Айтматов кыргызларны дөньяга чыгарды... Зур мөнбәрләрдән "Минем әнием татар, миндә татар каны да ага", дип аваз салу яки язып чыгу – ул талант бөеклеген башка халык – татарлар белән дә бүлешү булып яңгырар иде. Айтматов моны эшләмәде. Шул сәбәпле, үзе аякта нык торганда, татар тамырларын да эзләп йөрмәгәндер, туган якларына да кайтмаган, ул аның Кукмара төбәге икәнлеген озак вакытлар белмәгән дә. Нәгыймә апа исә төпчек кызы Розаны тапканда нык чирләп калган, соңыннан гомер буе бума чире (астма) һәм буыннар шешү белән газапланган. Бер тапкыр әтисенең туган ягына кайтырга җыенгач, нык авырып урынга ятканын да сөйлиләр. Шунысын да онытмыйк – ул үзе дә Кыргызстанда туган бит, әтисенең туган якларын күргәне булмаган.

Чыңгыз Айтматов Татарстанга, татарларга йөз белән бу гасыр башында борыла башлый, берничә тапкыр Казанга килә, милләтне күзәтә, чагыштыра, өйрәнә... Аның аңында һәм җанында татарлыкка төп борылыш Казанның 1000 еллыгына бәйледер, дип уйлыйм, ул биредә татар милләтенең бөеклеген, матурлыгын, затлылыгын күрде, чал тарихы белән очрашты... Ә инде 2006 елның февралендә, Җәлилнең 100 еллыгына Казанга килгәч, Кукмара районы музее директоры Ләбүдә ханым Дәүләтшина аның алдына Ишмән шәҗәрәсен чыгарып сала, Чыңгыз Айтматов үз нәселенең гасырлар тирәнлегенә киткән көчле тамырларын күреп, таң кала... Һәм Кукмара музеена түбәндәге хатны юллый:

"Кадерле Кукмара музеен оештыручылар! Сезгә әни ягыннан әби-бабаларым булган Габделвәлиевлар шәҗәрәсен төзү барышында тапкан мәгълүматларыгыз өчен ихлас рәхмәтләремне белдерәм. Могҗизага тиң бу хәбәр минем өчен көтелмәгән булды, ә Айтматовларның барлык гаиләсе, нәселе, әби-бабаларым өчен бу тарихи бөек хәбәр. Сез Кукмара җирендә безнең нәселнең шәҗәрәсен торгыздыгыз. Хәзер бу урын, бу авыл безнең өчен изге урын булачак...", дип язган Чыңгыз Айтматов 2006 елның 15 сентябрендә Кукмарага юллаган хатында.

Әйе, инде гомеренең азагында, күңел кояшы баеп барганда, Чыңгыз Айтматов Казанга сәфәрләрен ешайтты, әби-бабаларының туган ягына ахырысы аны кан да, җан да тартты... 80 яше туласы елны, 2008 елның май аенда ул Татарстанга әнисе ягыннан әби-бабаларының тарихы турында документаль фильм төшерергә дип кайта. Инде ТАТАР булып, өлгереп, сагынып, яратып, Казанга кайта, дулкынланып, әнисенең туган якларына – Кукмара төбәгенә юлга чыгарга җыена... Әмма ТӘКЪДИР аның юлына аркылы баса – гасырларга сузылган 80 еллык гомерендә туган нигезгә кайтып тезләнергә бер көн вакыт җитми... Каты авырып киткән Чыңгыз Айтматовны 16 майда Казан больницасына салалар, аннан аңсыз хәлдә Германиягә дәваланырга озаталар, ул шунда, данлыклы Нюрнберг шәһәрендә 10 июнь көнне үлә...

Минем уемча, Чыңгыз Айтматовның рухи һәм җисми яктан үлеме Казанда булды – очкыч белән Германиягә алып киткәндә, ул инде аңсыз була, ясалма йоклату системасына тоташтырыла... Әсәрләрендә чиксез галәм киңлекләренә омтылган, җаны белән дә, тәне белән дә җиһан улы булган әдип мәңгелеккә дә күкләр аша күчте... Җаны да борынгы татар бабалары дәүләт тоткан меңьеллык Казан өстеннән, әби-бабалары иген иккән, көн иткән Кукмара-Мәчкәрә басулары өстеннән, кыйтгадан-кыйтгага таралып яткан Татар Иле өстеннән очкандыр... Сулкылдап елый-елый, бәхиллек сорый-сорый, татар анасының моңлы тавышын тыңлый-тыңлый, мәңгелеккә таба очкандыр... Ә каршысына кыпчак далаларыннан, Тәңре тауларыннан яланаяклы малай йөгергәндер, аңа таба ак атка атланган кыргыз атасы чабып килгәндер, татар анасы ак яулыгын болгап, көтеп торгандыр, алар аны күтәреп алып, үз янынарына – мәңгелек дөньясына алып киткәндер... Чыңгыз Айтматовның тәне – атасы күмелгән Ата-Бәйет зиратында, җаны – Ана-Бәйет кабере өстендә, заман ахырына кадәр җир белән күкне тоташтырып торадыр... Һәм Тәңре таулары белән Урал таулары арасында, Ыссык-Күл белән Идел буйларында Найман-Ананың җан ярасыннан саркып чыккан ялвару-догалары үксеп елыйдыр кебек:

"Синең исемең ничек, исеңә төшер, исемеңне исеңә төшер! Синең исемең Манкорт түгел, син Юламан! Бу мин, синең анаң! Юламан улым, син кайда?!"

Миңа бу китапны язу җиңел дә, шактый авыр да. Җиңел – чөнки мин бу юнәшлештә күп эзләнүләр алып бардым, авыр – чөнки бөтен белгәннәремне әйтә алмыйм, башкаларның гаилә серләрен дөньяга чыгарасым килми... Чыңгыз Айтматовның соңгы еллардагы иҗатын, бигрәк тә аның дин-милләт мәсьәләсендәге кайбер фәлсәфи карашларын да кабул итә алмыйм. Бу үзе аерым өйрәнүне һәм бәяне сорый торган зур тема, шуңа күрә, мин аңа хәзергә кереп тормыйм. Чөнки минем төп максатым – Чыңгыз Айтматов турында түгел, ә аның әнисе Нәгыймә апа Айтматова-Габделвәлиева турында китап язу. Аның язмышы мисалында читтә гомер иткән һәм башка милләт вәкилләре белән тормыш корган меңнәрчә-меңнәрчә татар хатын-кызларының язмышын чагылдыру... Әйе, Нәгыймә апаның балалары һәм оныклары кыргыз, дип язылган, алар, нигездә, рус телендә иҗат итүче, кыргыз халкына хезмәт куючы зыялылар, галимнәр, язучылар. Һәм Кыргызстанда, Үзбәкстанда, Казакъстанда, Россиянең үзендә дә мондый мисаллар – миллионлаган, алар татар халкы өчен югалту булса, башка милләтләр өчен зур табыш... Татар Анасыннан туган Чыңгыз Айтматов исә бөтен кешелек дөньясы өчен зур табыш һәм ачыш.

Бу китап документаль жанрда язылырга тиеш иде, әмма мин артык рәсмилектән бераз читләшеп, бәянләвемне фәлсәфи уйланулар аша да алып барырга булдым. Танышу барышында, документлар мәсьәләсендә дә шактый каршылыклар һәм төгәлсезлекләр барлыгын ачыкладым. Әйтик, Нәгыймә апаның әтисе Хәмзә Габделвәлиевның туган елы төрле кешеләрнең язмаларында төрлечә күрсәтелгән: 1840, 1850 яки башка даталар. Мин моны ачыклау өчен Киров шәһәрендә булып, өлкәнең дәүләт архивыннан Вятка губернасы, Малмыж өязе, Мәчкәрә авылының 1850 һәм 1858 елгы ревизия материалларын алдырдым. Әмма бу елларда Хәсән улы Хәмзә теркәлмәгән, димәк, ул әле тумаган да булган. Хәмзә Габделвәлиевның метрикасы да бер җирдән дә табылмады. Шулай ук данлыклы Ишмән шәҗәрәсе белән ревизия материаллары туры килмәгән урыннар да бар. Ни кызганыч, бөтен сорауларга җавап бирергә тиешле 1897 елгы беренче халык саны алу документлары да хәзерге Кыргызстанның Каракол шәһәре буенча бөтенләй сакланмаган булып чыкты, бу документ Малмыж өязе буенча да юк ителгән, бәлки үзенә күрә бер сәясәт булгандыр... Нәгыймә апаның анасы Газизәбану буенча бераз ачыклык кертә алдым, ул турыда алга таба язармын. Ә менә Нәгыймә апаның үз язмышына кагылган шактый гына документлар йә юк, йә каршылыклы, яки чор-даталары күрсәтелмәгән, буталган. Нәгыймә апаның хезмәт кенәгәсе дә, кайбер мөһим документлар да балаларында сакланмаган. Шуңа күрә, кайбер нәрсәләрне йә истәлекләргә таянып, яки ире Түрәколның биографиясе янәшәсендә ачыкларга туры килде. Шуны да әйтәсем килә, халык дошманы дип 1938 елда атып үтерелгән Түрәкол Айтматовның хронологик автобиографиясе балалары тарафыннан шактый тулы һәм җентекләп эшләнелгән, ә Нәгыймә апа турында алай дип әйтеп булмый. Хәер, алар әниләренең татар тамырлары турында үзләре дә бик аз белгәннәр, моны аңларга да була.

Әйткәнемчә, әсәрне язар өчен мин Нәгыймә апаның әтисе туып-үскән Мәчкәрә-Кукмара якларында да, ул заманда бу төбәк үзәге булган Малмыж шәһәрендә дә, губерна үзәге саналган Вятка (хәзерге Киров) каласында да, Хәмзә Габделвәлиев туганнары белән IXI гасыр азакларында күчеп урнашкан, Нәгыймә апа туып-үскән хәзерге Кыргызстанның Каракол шәһәрендә дә, ул яшәгән һәм күмелгән Бишкәк каласында да булдым. Шулай ук Нәгыймә апаның балалары Илгиз Айтматов һәм Роза Айтматова белән очрашып сөйләштем, Роза ханымның әти-әнисе буенча туплаган архивы белән таныштым, бу хакта язган хезмәтләрен укыдым, Нәгыймә апаның абыйсының улы Ринат Габделвәлиев белән очрашып, аннан күп мәгълүмат алдым, аларга Аллаһның рәхмәтләре булсын. Шулай ук Чыңгыз Айтматовның барлык әсәрләрен диярлек яңадан укып чыктым, мине бигрәк тә аның әнисе үлгәнче язган әсәрләре кызыксындырды. Безне, татар язучылары Ркаил Зәйдулланы һәм мине, Бөтендөнья татар конгрессы 2014 елның ноябрендә Нәгыймә Айтматова-Габделвәлиеваның 110 еллык юбилее тантанасында катнашырга һәм аның турында әсәр язарга материал туплар өчен Кыргыстаннанга җибәрде. Бөтендөнья татар конгрессы башкарма комитет рәисе Ринат Зиннур улы Закировка аерата рәхмәтләремне әйтәсем килә. Бу сәфәребездә безгә Кыргызстанның "Туган тел" татар мәдәният үзәге зур ярдәм итте, аның җитәкчесе Гөлсинә Үлмәскуловага рәхмәтләремне белдерәм! Без Кыргызстанда Нәгыймә Айтматованы белгән күп кешеләр белән очраштык, бу хакта алдагы бүлекләрдә язарга уйлыйм.

Шулай ук Кукмара районының төбәк тарихын өйрәнү музее директоры Ләбүдә ханым Дәүләтшинага, музей хезмәткәрләренә, Мәчкәрә авылы халкына, Киров шәһәрендә яшәүче милләттәшләремә, Казан галимнәре Ирек Һадиев белән Раиф Мәрдановка да миңа ярдәм иткәннәре өчен рәхмәтлемен!

Укырга уңайлы булсын өчен, хезмәтемне берничә бүлеккә бүлдем, халыкка Нәгыймә Айтматова һәм аның нәселе турында мөмкин кадәр тулы мәгълүмат җиткерергә тырыштым. Әлбәттә, әсәрем Нәгыймә апаның әтисе Хәмзә туып-үскән Кукмара-Мәчкәрә якларыннан, бу олы нәселне туплаган Ишмән шәҗәрәсеннән башланыр, Каракол-Пржевальск-Кыргыз иле белән дәвам итәр, Айтматовларның Пишпәк-Фрунзе-Бишкәк чорын яктыртыр, алар белән бергә Җәләләбад-Ош-Мәскәүләргә барып чыгар, халык дошманы Нәгыймә апаның дүрт ятиме белән бергә, иренең һәм Чыңгыз улының туган авылы Шекердә, Талас үзәнлекләрендә, Манас тауларында һәм далаларында көн күрер, мәшһүр язучы Чыңгыз Айтматовның газиз әнисе буларак соңгы көннәрне тасвирлар...

Бу әсәрем ата-анасы янында тормышның иң матур чакларын күргән, ире янәшәсендә гомеренең иң бәхетле чорын кичергән, халык дошманы хатыны булып, авыру килеш дүрт ятимне җигелеп өстерәгән, үстергән, кеше иткән, гомеренең ахырында дөньяга танылган балаларының бәхетен күреп өлгергән АНА турында, Татар хатыны Нәгыймә Айтматова-Габделвәлиева турында якты истәлек, рухына бер дога булсын иде...

Автор.

 

Чыңгыз Айтматовның татар бабалары туган төбәк

Әйткәнебезчә, Чыңгыз Айтматовның бабасы, ягъни, әнисенең әтисе Хәмзә Габделвәлиев хәзерге Татарстан Республикасының Кукмара районы, Мәчкәрә авылында туып-үскән. Элек бу татар авылы Малмыж өязенә кергән, Вятка губернасы составында булган. Тарихчылар фикеренчә, Мәчкәрә авылына нигезне XVI гасырда шушы Габделвәлиев-Үтәмешевләрнең нәсел башында торган Ишмән Туктаргали улы салган. Безнең уебызча, бу авыл тагы да борынгы, аның тарихы болгар чорларына, XII-XIII гасырларга, аннан да иртәрәк заманнарга барып тоташа. Безнең фикеребезчә, Мәчкәрә авылы XVI гасырга кадәр дә булган, һәм анда, кайбер тарихчылар язганча, удмурт-арлар гына яшәмәгән, татарлар да көн күргән. Гомумән, кешеләр бу тирәләрдә моннан ун мең еллар элек яшәгәннәр, шушы хакта Кукмара төбәгеннән, Мәчкәрә авылыннан табылган борынгы табылдыклар сөйли. “Человек обитал на кукморской земле несколько тысяч лет назад, об этом говорят находки, обнаруженные в Урясьбаше, Кукморе, Маскаре, Салтык-Ерыкле. Каменное долото, скол с конического нуклеуса, каменный отбойник, найденные в них, принадлежат эпохе неолита (около VIII-III тысячелетия до нашей эры”[1], дип яза тарихчылар.  Бу кешеләр кемнәр булган – без өздереп кенә әйтә алмыйбыз, әмма безнең җирләрдәге бөтен борынгы тарихны җиңел генә фин-угыр халыкларына биреп кую белән дә килешмибез. Бу – безнең дә җирләр, безнең дә тарих, безнең дә язмыш...

Кукмара районының археологик картасында Мәчкәрә авылында таш һәм бронза чорында да кешеләр яшәгәнлеге, алардан торак урыннары калганлыгы һәм шул заман табылдыклары яктыртылган. Бу якларда беренче болгарларның 1236 елларда пәйда булулары хәбәр ителә: "Первые булгары появились в селе Маскара, освоенной до них черемисами. Затем появились булгары-татарские села Кулларово (Чишмабаш), Ураскино (Туембаш) и Янцобино."[2] Мәчкәрә авылыннан шулай ук Алтын Урда чоры тәңкәләре табылганлыгын да әйтеп үтәргә кирәк. Димәк, биредә татарлар инде шул чорларда ук яшәгән. Әйткәнебезчә, Казан җимерелгәч, аларга качып котыла алган казан татарлары да килеп кушыла, Касыйм ханлыгында, мишәр илендә хәлләре авырайгач, чукынудан качкан татар-мишәр морзалары да биредә сыену таба. Менә шушы "морзалар факторы"на киңрәк тукталасым килә.

Чыңгыз Айтматов та үзендә татар морзалары каны акканын белгән булырга тиеш, чөнки ул бу хакта журналистларга сөйләгән. Үтәмешевләр нәселенең Татарстандагы дәвамчысы, Чыңгыз Айтматовның биредәге ерак туганы, журналист Гөлназ Галимҗанова менә нәрсә яза:

"Чыңгыз Айтматов та журналист Мәгъсүм Гәрәев белән 2000 елдагы очрашуында: "Мин бит татар малае, татар язучысы! Миндә татар каны, морзалар каны бар. Мин шуның белән горурланам"[3], - дип сөйләгән.

Димәк, Чыңгыз Айтматов ул чакта ук татар бабаларының морза нәселеннән икәнлеген белгән! Гадәттә, бездә морзалыкка мишәрләр дәгъва кыла, алар арасында, чыннан да, татар морзалары-князьлары шактый. Ә Кукмара төбәгенә морзалар кайдан килгән икән соң? Моның да җавабы һәм сәбәбе бар. Әйткәнебезчә, Чыңгыз Айтматовның татар бабалары нәселе Ишмән шәҗәрәсенә барып тоташа, ә бу шәҗәрә үзе данлыклы Кара-бик шәҗәрәсе белән аваздаш, ягъни, бер-берләрен тулыландыралар һәм дәвам итәләр. Туктаргали картның кабере бүгенге көндә Балтач районының Бөрбаш авылында, ә Ишмән нәселе исә шушы Мәчкәрә төбәгендә тамыр җибәргән. Бу зур нәселнең дүрт йөздән артык кешене үзенә туплаган шәҗәрәсе инде узган гасырларда ук эшләнгән, ул соңгы вакытларда тулыландырылган һәм фәнни әйләнешкә кертеп җибәрелгән.

Мин шәҗәрәнең гарәпчә һәм кирилл хәрефләрендә язылган вариантлары белән Кукмара районы төбәк тарихын өйрәнү музеенда да, татар шәҗәрәләре турындагы фәнни китаплар аша да таныштым. Бу нәсел шәҗәрәсенә җентекләп тукталуымның сәбәбе – Чыңгыз Айтматовның әнисе Нәгыймә апа да шушы Ишмән нәселеннән була, аның әтисе ХәмзәГабделвәлиев фамилиясен йөртә. Шәҗәрәнең зур бер тармагы исә Үтәмешевләр фамилиясе белән дөньяга тарала, алардан да танылган байлар, иганәчеләр, зур галимнәр чыга. Шәҗәрә төзүчеләр Ишмән нәселенең Шәһре Болгар якларыннан булуын язып калдырганнар, шул ук вакытта аларның Ханкирмәннән (Касыйм каласы), төньяктан килүләренә дә ишарәләр бар, Ишмән нәселенең данлыклы Кара-бик, Карахан нәселе белән дә бәйлелеге күренә.

Кара-бик шәҗәрәсенең берничә варианты бар, ул Татарстанда, бигрәк тә, төньяк районнарда шактый таралган. Белгәнебезчә, Кукмара районы республикабызның төньягына урнашкан, ә Мәчкәрә авылы бу районның да иң төньяк читендә, Киров өлкәсе чигендә. Кара-бик шәҗәрәсенең галим Сәет Вахиди тапкан нөсхәсендә Ишмән исеме дә бар, ул инде теге заманнар өчен соңгы буыннарның соңгысы булып тора, шәҗәрә Туктар Ибраев тарафыннан 1851 елда төзелгән. Кара-бик шәҗәрәсенең күпчелек вариантлары Нух галәйһиссәламнән башлана, арада ханнар һәм акыл ияләре бар, шулар арасында Сократ хәким һәм Бачман ханның исемнәре еш телгә алына. Шәҗәрәләрдә Кара-бик нәселенең Рум тарафыннан, Византиядән килгәнлеге кат-кат әйтелә, Искәндәр Зөлкарнәй исеме кабатлана, Идел-Җаек буйларына килеп урнашкан Кара-бик тә - шул затлы нәселдән, Ишмән үзе дә әлеге нәсел тармагында.

Без югарыда телгә алган Ишмән шәҗәрәсе галим Марсель Әхмәтҗанов китабында Туктар карттан башлана. (Марсель Әхмәтҗанов. Татар шәҗәрәләре. – Казан: 1995, - 111 бит.) Ә Шиһабетдин Мәрҗани исә Мәчкәрәгә күчкән Ишмән нәселен Сөләйман әл-Кирманидән башлый: "Үз балалары бу заманда нәселләрен "Габдулла бине Габдесәллам бине Хәлил бине Йосыф бине Ишмән бине Туктаргали бине Көчек бине Тәбеҗ бине Кодеш бине Сөләйман әл-Кирмани" дип билгелиләр"[4], дип яза ул. Мәчкәрәдә табылган һәм хәзер Кукмара музеенда куелган Ишмән шәҗәрәсе дә Сөләйманнан башлана, аннан – Кол Сөләйман, аннан – Кодаш, аннан – Тәбеҗ, аннан – Көчек, аннан соң Туктаргали. Кайбер галимнәр Ишмән нәселенең башында торган бу Сөләйманнарны Болгардан килгән, дип, кайберәүләр – Алтын Урдадан күчкән, дип баралар, Ханкирмәннән, Нократ (Нухрат) авылы якларыннан күчкәннәр, дип тә язалар. Минем дә шушы Ханкирмән – Нократ (Нухрат) юнәлешен ныклабрак өйрәнәсем килә.

Ишмән нәселенең зур бер тармагы булган Үтәмешевләр дә чыгышларын Бөрбаш-Мәчкәрә белән генә бәйләп куймыйча, үзләрен Кырым ханнары, нугай морзалары, Чыңгыз хан-Сөембикәләр белән бәйләп карыйлар.

Архив материалларын өйрәнгәндә, мин Үтәмешевләрнең Саров белән бәйле тамырларына да килеп чыктым. Саров – урта гасырларда "Мишәр Йорты" дип йөртелгән мөстәкыйль татар дәүләте булган, Үтәмешевләр нәселе дә шунда яшәгән, ул хәзер Түбән Новгород белән Мордовия арасында, атом заманында "Арзамас-16" атамасын да йөртте. Бу кала татар чыганакларында Сарыкылыч, дип атала, аңа 1198 елда төрки бортас-мишәрләр нигез салган булырга тиеш, аларга Алтын Урданың затлы татарлары да килеп кушыла.

 "В средние века территория саровского края называлась Мещерской областью, – дип яза тарихчылар. – Данная земля сохранила память о мещерских татарских князьях и мурзах, рядовых татарских воинах, которые в впоследствии пошли на службу Московскому государству или участвовали в создании Крымского, Казанского, Астраханского ханств. Татарская этническая общность проживала в крае с государственным устройством под названием Мещерский Юрт.... Мещерский Юрт - государство позднеордынского времени 14-15 веков."[5]

Шушы хезмәттән күренгәнчә, Мишәр Йортының ханы Беханнан Акчуриннар нәселе китә, аннан – Сәидәхмәт, аннан – Үтәмешләр башлана, бу - 14-15-16, хәтта 17нче гасырларга туры килә. Бу затлы татарлар берничә гасыр Саров-Сарыкылычны үз кулларында тота, әмма заманалар үзгәргәч, көчләп чукындырулар башлангач, ил-җирләрен ташлап, төрле урыннарга таралырга мәҗбүр булалар. Менә минем кулымда 17 гасырда Саров монастырена үз җирләрен саткан татар морзаларының исемлеге. Безнең уебызча, бу татарларның җирләрен бушка тартып алганнар, чөнки җиңелүчеләр белән артык сөйләшеп тормаганнар... Менә шул исемлектә Үтәмешевләр исем-фамилиясе дә бар.

"Список татар продавших земли Саровскому монастырю в 17 веке.

Будалей мурза Утемишев сын Кутыев, ....Утемиш мурза Сюнбаев сын князя Седехметьева...."[6]

Бу исемлек шактый озын һәм сәер, анда инде чукындырылган татарларның христаин исемнәре дә бар. Үтәмеш морза исем-фамилиясе ике тапкыр искә алына. Үтәмешевләрнең Саров-Сарыкылычтагы тарихлары белән кызыксынучылар өстәмә рәвештә түбәндәге архив чыганакларын өйрәнә алалар:

- Архив татарских земель Саровского края – ЦГА Мордовии;

- Родославная князей Мещерских – ГА г. С.Петербурга;

- Документы землевладения Саровского края – Архив г. Арзамаса-Сарова.

Безнең уебызча, Саров-Сарыкылычтан киткән Үтәмешевләр шушы Кукмара, Мәчкәрә, Балтач тирәсенә дә килеп урнашкан булырга мөмкин. Ни генә булса да, республикабызның төньягында яшәгән татарларны, шул исәптән, Ишмән нәселен дә, Сарыкылыч морзалары, Кара-бик шәҗәрәсе, кариле татарлары тарихы белән дә бәйләп өйрәнергә кирәктер, чөнки алар барысы да бер тамырдан. Бу хакта галим Марсель Әхмәтҗанов та әйтә:

"Канбар, Кара-бик нәселләре Сакмар суы буйларыннан, Нократтагы Карино авылына һәм Чувашстан чигеннән Уфага кадәр булган киң мәйданнарда яшиләр, дип яза ул.Аларның саны йөзләрчә мең кешегә җитә. Шунлыктан Кара-бик нәселенең Идел-Урал буе татарлары этник тарихында урыны зур. Кара-бик халкын тәшкил иткән угыз-кыпчак ырулары Болгар вилаятендәге исән калган болгарлар белән кушылып бүгенге Идел-Урал татарларының зур бер компонентын тәшкил итәләр."[7]

Язмабызда ни өчен Кара-бик шәҗәрәсенә, кариле-нократ татарлары тарихына җентекләп тукталабыз соң? Чөнки, безнең уебызча, Кукмара төбәгендә, бигрәк тә аның Мәчкәрә кебек иң төньяк читендә яшәгән татар авыллары тарихына, шул исәптән, Ишмән нәселенә дә кариле-нократ татарларының тәэсире нык булган. Бу инде башкачарак тарих, үзенчәлекле холык һәм мәдәният, саладан бигрәк, кала традицияләрен саклау һәм дәвам итү, гаять тырышлык, генетик яктан, нәселдән килгән лидерлык билгеләре һәм затлылык... Кукмара татарларында, шул исәптән, Чыңгыз Айтматовның татар нәселендә һәм үзендә дә боларның барысы да бар.

Тарихчы-галим Дамир Исхаков та нократ татарларына зур бәя бирә: "Нократ татарларының төп өлешен, үзәк өлешен Алтын Урдадан чыккан татарлар тәшкил иткән, – дип яза ул. Тәгаенрәк тә әйтеп була: алар кыпчак кабиләсеннән чыкканнар. Барысы да затлы татарлар. Казан ханлыгы оешкан вакытта Болгар вилайәте ягыннан Казан тарафына үтеп кереп, Арча даругасында, ягъни өязендә, хөкемдарлар булганнар. Ягъни, хакимиятне кулда тотканнар, бәкләр, хаким катлам булганнар."[8]

Менә шуларны белгәннән соң, Чыңгыз Айтматовның әнисе ягыннан бабаларының нәкъ менә Кукмара төбәгеннән, Мәчкәрә авылыннан, кариле-нократ татарларының бөтен традицияләрен дәвам иткән Ишмән нәселеннән булуына гаҗәпләнергә кирәкми. Болар – узган меңьеллык башында ук, Болгар дәүләте составында булуларына карамастан, Ар Иле дип аталган үз мөстәкыйль җирләрендә яшәп яткан, Алтын Урда составында да чагыштырмача мөстәкыйльлекләрен саклап калган, әле 1361 елда да "Каринское Княжество" дип аталган үз биләмәләрендә көн күргән затлы-гайрәтле татарлар. Рус рәсми чыганакларында кариле татарларын "Арские князья", дип тә атаганнар, моны Арча атамасы яки ар-удмуртлар белән генә бәйләп карарга ярамый, нәкъ менә Нократның татар-нугай-мишәр морзалары шул исем белән аталганнар. Тарихтан билгеле булганча, бары тик 1489 елда гына бу җирләрне Иван III гаскәре сугыш белән яулап ала һәм Кар Иле – Ар Иле, төньяк татарларының мөстәкыйль иле көчләп рус дәүләте составына кертелә. Нәтиҗәдә, чукынырга теләмәгән татар морзаларының бер өлеше шушы Малмыж якларына, Кукмара төбәгенә килеп урнаша, Казан ханлыгы җимерелгәнче, татар дәүләте составында яши. 1552 елдан соң да бирегә Казан ягыннан качкан татарлар күпләп килә, шулай итеп, Кукмара төбәгендә шәһәр мәдәниятен һәм мәгърифәтен үзләштергән, һөнәрчелеккә оста кала катламы барлыкка килә һәм ул бүген дә дәвам итә.

Инде Мәчкәрә авылының-Ишмән иленең Чыңгыз Айтматов бабалары яшәгән чорларына – XVIII-XIX гасырларга кайтыйк. Шунысын да әйтергә кирәк, бу авыл ул вакытта ук гөрләп торган, саладан бигрәк, каланы хәтерләткән, мәгърифәт-мәдәнияте белән нык аерылган, сәнәгать ягыннан да үзәк ролен башкарган. XVIII гасыр ахырында инде монда таш мәчетләр һәм данлыклы мәдрәсәләр булган, XIX гасырда исә Мәчкәрәдә киҗе-мамык, бәс-тукыма фабрикалары, чуен кою заводлары гөрләп эшләп торган, аның сәүдәгәрләре дөнья белән эш йөрткән. Моңа төбәк тарихын өйрәнүче галимнәр дә игътибар иткән.

"Беренче гильдияле Малмыж купецлары" Үтәмешевләр хәйриячелек белән дә нык шөгыльләнгәннәр – алар Малмыждан Казангача арада йөзләгән мәчет-мәдрәсәләр салдырганнар һәм тотканнар. "1802 елда Казанда алар акчасына "Иске таш" мәчете һәм 1882 елда "Мөхәммәдия" мәдрәсәсе төзелә", дип языла алар турында. Моның өстенә Үтәмешевләр төрле дәрәҗәдәге депутатлар, гласныйлар, җәмәгать эшлеклеләре дә булып торалар. Әмма совет власты аларның бар мал-мөлкәтен тартып ала, үзләрен төрмәләргә озата. Шуңа карамастан, затлы, мәгърифәтле Үтәмешевләр нинди шартларда да юкка чыкмый. Шушы Мәчкәрә авылында 1926 елда туган, 3 яшендә әнисе белән сөргенгә сөрелгән Рөстәм (Үзбәк) Исмәгыйль улы Үтәмешев космос һәм медицина өлкәсендә дөньякүләм танылган галимгә әйләнә, галәмгә очучы космонавтларны укыта, Юрий Гагаринны да галәмгә очарга ул әзерли. Аның улы Илдар Үтәмешев тә – медицина техникасы өлкәсендә дөньякүләм танылган галим, Мәскәүдә зур фәнни институт белән идарә итә. Шуңа күрә Чыңгыз Айтматовның әнисе ягыннан нәселе нәкъ менә шушы авылдан, нәкъ менә шушы Үтәмешевләр-Габделвәлиевләр нәселеннән булуы бер дә гаҗәп түгел кебек.

Инде хәзер шәҗәрәнең үзенә килик. Ишмән шәҗәрәсе татар галимнәренә инде күптән таныш, Марсель Әхмәтҗанов аны үзенең 1995 елда чыккан "Татар шәҗәрәләре" китабына да керткән, аның төп нөсхәсе Казанда, Мирасханә архивында саклана. Ишмән шәҗәрәсен Чыңгыз Айтматов нәселе белән бәйләп өйрәнү, миңа калса, "Идел" журналында, 1996 елның 5-6 саннарында, Ринат Габделвәлиевнең "Они оставили добрую память" дип аталган мәкаләсе басылып чыккач башлана. Әйткәнебезчә, Ринат Габделвәлиев – Нәгыймә апаның якын туганы, бертуган абыйсы Шәрифнең улы, ул хәзер дә Бишкәк шәһәрендә яши. Ринат абый бу язмасында Хәмзә Габделвәливне 1840 елда Казанда туган, дип ялгышрак язса да, иң кирәген – аның бабаларының XVI гасыр урталарында Мәчкәрә авылына нигез салуларын хәбәр итә. Әлбәттә, бу – татар галимнәренә, төбәк тарихын өйрәнүчеләргә бер сигнал була. Кукмара районының төбәк тарихын өйрәнү музее директоры Ләбүдә ханым Дәүләтшина Мәчкәрәгә барып, мәктәп музееннан Ишмән шәҗәрәсенең авыл картлары язып калдырган нөсхәсен эзләп таба. Ул гарәп хәрефләре белән була, анда бу нәселдән дүрт йөзгә якын кешенең исеме теркәлгән, кырыена болай дип язылган:

"Мәчкәрә авылы шәҗәрәсе.

Әхмәтфадик Мөхәммәтһади угылында сакланып килгән шәҗәрәдән күчереп алдым. Габделмәҗид Хуҗиәхмәд улы. 1945нче ел, 25 мартта.

Бу бабайларның бу җиргә күчеп килүләре тәхминнән (якынча. - ред.) 1700нче еллар булырга кирәк."

Ләбүдә ханым җирле төбәк тарихын өйрәнүчеләр һәм Казан галимнәре Ирек Һадиев һәм Раиф Мәрданов ярдәмендә, Ишмән шәҗәрәсенең кирилл хәрефләре белән язылган нөсхәсен торгыза. Менә шунда Габделвәлиев Хәмзә Хәсән улы һәм аның туганнары Әхмәтгали белән Галия исемнәре аша, Нәгыймә апага барып чыгалар. Дөрес, Нәгыймә апа тармагы, Чыңгыз Айтматов, аның туганнары һәм балалары шәҗәрәгә соңыннан өстәлә, чөнки 1945 елда бу мөмкин хәл булмый. Ә Ринат Габделвәлиев Мәчкәрә турында Караколда ишеткән булырга тиеш, чөнки әтиләре сугышта үлгәч, аларны Нәгыймә апаның төпчек энесе Абдулла үз тәрбиясенә ала. Соңгы елларда Ринат абый Мәчкәрәдән, шушы нәселдән чыккан тагы бер бик билгеле кеше турында күп өйрәнде һәм язды, ул – Исхак хаҗи Габделвәлиев, Хәмзә абыйның әтисе Хәсән белән бертуганнар.

1858 елгы ревизия материаларыннан күренгәнчә, Исхак 1841 елгы булырга тиеш, күп хезмәтләрдә 1839 елгы дип күрсәтелә. Ул яшьтән үк Казанда, Оренбургта, Троицкида, Эрбеттә сәүдә тирәсендә эшләп байый, аннан Семипалатинскида һәм Петропавелда үзенең сәүдә үзәкләрен ача, соңыннан Верный (хәзерге Алма-Ата) шәһәренә килеп урнаша. Ул бөтен Җидесу төбәгенең иң зур бае булып таныла, бөтен Россия һәм Кытай белән сәүдә итә. Менә шушы Исхак хаҗи 1880 елларда Мәчкәрәгә кайтып, абыйсы Хәсәннең балалары Хәмзә, Әхмәтгали һәм Галияне Урта Азиягә алып китә, шулай итеп, Габделвәлиевлар хәзерге Караколга килеп җитәләр һәм шунда төпләнеп калалар... Болар турында Каракол бүлегендә җентекләбрәк язарбыз, хәзер тагы узган гасырлардагы Мәчкәрәгә әйләнеп кайтыйк.

Ишмән шәҗәрәсе белән 1858 елның 4 мартында Мәчкәрә авылында уздырылган ревизия материаллары бераз туры килми, дигән идек, чөнки анда Хәмзә Габделвәлиев юк, ул бу вакытта тумаган булырга тиеш, шуннан чыгып, без Хәмзәне 1860нчы елгылар, дип әйтә алабыз.

Ни өчен 1880 елларда өч бертуган Габделвәлиевләр – Хәмзә, Әхмәтгали һәм Галия, кәрванга ияреп, Урта Азиягә кубарылып чыгып китә соң – монысы минем өчен ачыкланып бетмәде, чөнки бер Исхак хаҗиның чакыруы гына туган авылны, ата-ананы ташлап чыгып китәргә сәбәп булып тора алмый. Җитмәсә, Хәмзәнең авылда яшь хатыны һәм Исмәгыйль исемле улы да кала. Моны кайберәүләр Үтәмешевләр тарафыннан көндәшлеккә кайтарып калдырырга телиләр, әмма ышандырмый, чөнки алар туганнар бит! Хәмзәнең соңыннан да Мәчкәрәгә кайтып йөрүен, гаиләсенә ярдәм итүен әйтүчеләр бар. Ә менә Хәмзә байның Мәчкәрәдә калган улы Исмәгыйль турында авылда шактый күңелсез хәбәрләр дә ишетергә туры килде. Тормышлар бик авырайгач, ул өен сатып, Кыргызстанга китә, әмма аны салкын кабул иткәннәр, дигән хәбәрне сөйләделәр. Исмәгыйль яңадан авылга кайтып, кеше өстендә яшәп үлде, диделәр, әмма бик тыныч, яхшы кеше булуын әйттеләр... Мин бу турыда Бишкәктә Роза ханымнан да, Ринат Габделвәлиевтән да сорадым, әмма алар берни дә әйтә алмады. Шул ук вакытта Нәгыймә апаның Исмәгыйль белән элемтәдә торуы турында да хәбәрләр бар. Без моны ачыклап бетерә алмадык, чөнки Кыргызстанда да бу хәбәрне авыррак кабул иттеләр, шуңа күрә, мин дә артык төпченеп тормадым...

Ә Мәчкәрәдә Хәмзә абыйлар яшәгән төп нигезне эзләп таптым, хәзер анда башка кешеләр яши инде... Хәмзә аганың күршеләрендә генә Мәчкәрәнең данлыклы мәдрәсәсе булган, хәзер аннан зур-зур нигез ташлары гына ятып калган... Мәчкәрә мәдрәсәсе турында заманында Шиһабетдин Мәрҗани, Ризаэддин Фәхреддин кебек акыл ияләре язып калдырган, бу мәдрәсә һәм авыл белән Каюм Насыйри, Курсави, Әмирхан, Баруди, Җамалетдин Бикташиларның язмышы бәйләнгән, анда укып чыккан һәм укыткан гыйлем ияләренең саны йөзләрчә...

Хәмзә аганың нигезе һәм мәдрәсә мәчет урамында, мәдрәсәдән Беренче Җәмигъ мәчеткә кадәр заманында ак таш җәелгән булган. Атаклы Хәсән байның йорт-кибетләре дә шушы урамда, таш келәт-кибете һаман эшләп тора. Менә Беренче Җәмигъ мәчет, аны 1791 елда Габдулла Үтәмешев салдыра, совет чорында анда ашлык склады булган, чеби дә тотканнар, хәзер ул торгызу хәлендә. Кызыл кирпечтән салынган ике катлы мәһабәт бина, түшәмнәре бизәкле, стеналары калын, ишек-тәрәзәләре атлы арба сыярлык... Биредә инде шактый еллар торгызу эшләре бара, әмма эшлисе эш җитәрлек әле. Бу эшләр белән авылның имамы Мөнир хәзрәт Йосыпов җитәкчелек итә, ул биредә соңыннан мәчет булачагын әйтте.

Менә Икенче Җәмигъ мәчет, (анысы башта агачтан салына) 1800 елда Габдулла Үтәмешевнең улы Муса Үтәмешев тарафыннан ислам диненә килгән удмуртлар өчен төзетелә. 1871 елда, агач мәчет янгач, Муса Үтәмешевнең улы Исхак 1872 елда аның урынында таш мәчет салдыра. Совет чорында анда клуб була, үзгәртеп кору заманында көндез – мәчет, кичен клуб булып тора. Хәзер исә Мәчкәрәдә күрше авылдан күчертеп салган яңа мәчет эшли, халык намаз укырга да, гыйлем алырга да шунда йөри.          Алдагы тукталышыбыз – Үтәмешевләр йорты... Хәер, йорты гына түгел, ә утар-комплексы, Мәчкәрәнең хан сараедай милли-тарихи бизәге... Ул 1800 елны Үтәмешевләр тарафыннан салына, зур нәселнең төп йорты-нигезе булып тора. Әмма совет хөкүмәте йорт хуҗасы, зур сәүдәгәр, Казан шәһәр думасы әгъзасы Исмәгыйль Үтәмешевне 1929 елда сөргенгә сөрә, аның гаиләсен, туганнарын да шул язмыш көтә... Урал аръягына сөргенгә сөрелгән хатыны Зөбәйдә Үтәмешева ике баласын поезд тәрәзәсеннән ташлый, соңыннан үзе дә сикерә. Аллаһ рәхмәте, ул балаларын эзләп таба, алар Үзбәкстанга качалар. Соңыннан дөньякүләм танылган галим буласы Рөстәм (Үзбәк) Үтәмешев – әнә шул поезд тәрәзәсеннән тотып аткан өч яшьлек бала була... Бу вакыйгалардан соң 85 ел вакыт үткәч, Рөстәм Үтәмешевнең улы Илдар Үтәмешев Мәчкәрәгә кайтып, ата-бабасы нигезенә баш ия, зиратта дога кыла...

Чәчәкләргә күмелеп утырган бу ике катлы таш йорт хәзер дә халыкка хезмәт итә, анда ярдәмче мәктәп-интернат урнашкан. Сугыш вакытында исә бирегә Ленинградтан килгән ятим балаларны урнаштыралар, 1959 елда авыру балалар өчен шушы интернат ачыла.

Менә юл өстебездә – авыл башындарак челтерәп агып яткан чишмә, ул да борынгыдан калган, әмма соңгы елларда онытылган, ташланган булган. Кукмараның төбәк тарихын өйрәнү музее директоры Ләбүдә ханым Дәүләтшинаның тырышлыгы һәм тәкъдиме белән, Сандугач чишмәсе яңадан торгызыла, бу эштә Равил Ганиев зур ярдәм итә. Бу Сандугач чишмәсеннән Чыңгыз Айтматовның бабалары да иелеп су эчкәндер, алар кыргыз далаларына да хәтер күзәнәкләрендә шул суларның шифа-көчен алып киткәннәрдер, әдипнең иҗатына Сандугач чишмәсенең дә сулары тәэсир иткәндер, дип уйлыйсы килә...

Һәм менә соңгы тукталышыбыз – зират... Авыл башында, алтын кырлар янәшәсендә, карурман кебек тын гына, моң гына шаулап утырган борынгы зират... Ул инде өч зират кушылып бер зиратка әйләнгән, тыштан – киртә, эчтәрәк таш койма белән уратып алынган, мондый биек таш коймаларны минем Киров өлкәсендәге татар авыллары зиратларында да күргәнем булды. Зират катнаш урман кебек – башлары күккә тигән төз наратлар, гасыр белән бергә картайган ак каеннар һәр кабер өстендә шаулап дога кыла кебек... Чардуганнар инде беткән, каберләр иңгән, бары тик өсләренә куйган борынгы кабер ташлары гына монда ятучыларның кемлекләренә шаһәдәтлек биреп торалар... Бу кабер ташларын инде галимнәр өйрәнгән, аларның әйтүенчә, 33 борынгы кабер ташының 22се Үтәмешевләр нәселенеке икән.

Галимнәр Ирек Һадиев белән Раиф Мәрданов Кукмара районы зиратларындагы өч йөзгә якын борынгы кабер ташларын өйрәнгән һәм алар бу хезмәтләрен китап итеп бастырып чыгарырга җыена. Әйткәнебезчә, шушы зиратта Нәгыймә апаның да әби-бабалары, борынгы нәселе ята... Мәчкәрә авылы да үткәннәр рухына тугры кала, тарихны саклый, аны башкалар белән дә уртаклаша. 2008 елның май аенда да биредә Чыңгыз Айтматовны зурлап каршы алырга җыеналар, үз баласын әби-бабалары туфрагында хөрмәтләргә бөтен авыл, район халкы аякка баса... Әмма, насыйп булмый...

Әйе, Чыңгыз Айтматов, гасырларга тиң олы юлга чыкса да, бабасының туган авылына кайтып җитә алмаган... Күрсә, ул да Мәчкәрәне яратыр иде, чөнки мондый мәгърифәтле һәм нурлы авылны яратмау мөмкин түгел! Нәгыймә апа да атасының туган нигезен кайтып күрә алмаган... Әмма бу изге амәнәтне Чыңгыз Айтматовның улы ИЛДАР АЙТМАТОВ үтәгән, ул әнисе Мәйрәм Үрмәт кызы һәм әбисе Нәгыймәнең төпчек кызы Роза Айтматова белән 2009 елның иртә язында Мәчкәрәгә кайтып, туган туфрак алдында баш игәннәр... Алар татарлыкларын таныганнар, Татар иле, туган туфрак та аларны таныган һәм кабул иткән... Ә Чыңгыз Айтматовның рухы исә өметнең ак пароходлары булып, ак боланнарга һәм язгы торналарга әйләнеп, гасырларга тиң бу очрашуны күзәткәндер... Сөенгәндер, барыбер, сөенгәндер... Һәм җаны мәңгегә тынычланып калгандыр...

 

Чыңгыз Айтматовның татар бабасы кыргыз җирендә

Хәмзә Габделвәлиевнең 1880 елларда Ыссык-Күл буйларына килеп чыгуын һәм анда төпләнеп калуын төрле кеше төрлечә аңлата. Берәүләр аны Кытайга бара торган кәрванга ияреп киткән, дип язса, икенче берәүләр әтисенең энесе Исхак кайтып алган, дип хәбәр итә. Ни булса да, тарихи факт – 1880 елларның башында Хәмзә Габделвәлиев Ыссык-Күл буйларына, Каракол тирәләренә килеп чыга, аннан ерак булмаган Ак-Су авылында урнашып кала. Кайбер язмаларда алар бирегә өч бертуган – Хәмзә, Әхмәтгали һәм Галия бергә килгән, диелгән, кайберләрендә Хәмзә аларны соңыннан кайтып алган, дип язылган, кайберләрендә аларны яңа төзелеп яткан Каракол каласы тирәсенә Исхак хаҗи алып килгән, дип хәбәр итәләр. Ни булса да, 19 гасыр ахырында Мәчкәрәнең өч татары – Хәмзә, Галия һәм Әхмәтгали Габделвәлиевләр Караколда яши башлый, тиз арада шәһәрнең иң бай һәм иң дәрәҗәле кешеләренә әйләнәләр...

Бу урында бераз Кыргыз иленең ул чактагы хәленә һәм Каракол каласының тарихына да тукталып үтик. XIX гасыр урталарында кыргыз җирләре инде Россиягә кушылган була һәм чик буйларында хәрби базалар төзелә башлый. Ефәк юлы буйлап Кытайга бара торган кәрванчылар нәкъ менә Ыссык-Күл тирәләреннән үтә һәм биредә туктап ял итәләр. Шуңа күрә, Ыссык-Күлдән ерак булмаган, аның төньяк-көнчыгыш почмагына урнашкан Каракол рус хәрбиләре өчен дә, татар сәүдәгәрләре өчен дә бик уңайлы урын санала. 1869 елның 1 июлендә булачак шәһәргә нигез салына, Каракол елгасы буена урнашканга, аңа шул исемне бирәләр. Әмма биредә 1888 елның көзендә танылган сәяхәтче Николай Пржевальский тифтән үлгәч һәм үзенең васыяте буенча, шәһәрдән ерак түгел Ыссык-Күл буена күмелгәч, Караколны Пржевальский дип атап йөртә башлыйлар. Шулай итеп, 1889 елдан 1922 елга кадәр шәһәр Пржевальский дип атала, аннан бер ара Каракол булып тора, 1939 елда, Пржевальскийның 100 еллыгы уңаеннан, ул тагы шул исемгә кире кайта һәм 1992 елга кадәр Пржевальский булып йөри. Бары тик Кыргызстан бәйсезлек алганнан соң гына Ыссык-Күл буендагы иң зур шәһәр яңадан Каракол дип атала башлый һәм шул исемне бүген дә саклый. Без исә тарихның кайсы чорына карап, шәһәрне ул вакыттагы исеме белән атарбыз.

Әлбәттә, Габделвәлиевләр килгәнче дә Караколда татарлар яшәгән, алар инде XVIII гасыр башында ук бу тирәләрдә сәүдә белән шөгыльләнгән һәм шәһәр төзелә башлагач, шунда күчкәннәр. Һәрхәлдә, патша хөкүмәте бу хәрби шәһәрләргә бары тик русларны һәм христиан динендәгеләрне генә күчерүне шарт итеп куйса да, татарлар бик актив булган, сәүдә аша аларга үтеп кергәннәр һәм үзләрен булдыклы эшмәкәрләр итеп танытканнар. "Город Пржевальск, невзирая на существующее "Положение об управление Туркестанского края" (1866 год), в которой допускалось переселение только лиц русского происхождения и православного исповедания, увеличивался в своих размерах и численностью населения за счет татар и башкир. Это Абдулвалиевы, Рафиковы, Сулеймановы, Мухтаровы и другие строили дома, торговые ряды, кожевенные заводы"[9], дип яза Караколда татарлар тарихын яхшы өйрәнгән Ринат Габделвәлиев.

Тарихтан билгеле – татарлар кайда гына килеп урнашсалар да, беренче эш итеп мәчет һәм мәктәп салдыралар. Биредә дә шулай була – әле 1868 елда ук татарлар Караколда мәчет төзи, аның каршысында мәктәп тә ачып куялар. "Начнем с того, что поселившиеся в Караколе татары в 1868 году построили большую мечеть и при ней открыли мактаб, где казанские миссионеры обучали детей и взрослых различных национальностей арабской грамоте"[10] дип чыгыш ясаган Караколның мактаулы гражданы, гомер буе мәгариф өлкәсендә эшләгән милләттәшебез Шамил Ишмөхәммәтов мәртәбәле җыенда.

Хәмзә Габделвәлиевләр килгәндә, Караколда инде ике йөздән артык йорт була, башта аларны балчык белән сылап төзи торган булсалар, 1887 елгы көчле җир тетрәүдән соң, Караколда йортларны агачтан салалар. Әйткәнебезчә, 1897 елда Россиядә беренче халык исәбен алу нәтиҗәләренең Пржевальск-Каракол буенча төп нөсхәсе сакланмаган, әмма гомум саннар билгеле. 1897 елда Пржевальски шәһәрендә 8108 кеше яшәгән, шуның 36 проценты – руслар, 27 проценты – сартлар (үзбәкләр), 17 проценты – кыргызлар, 11 процент кытайлар, 7 процент татарлар булган, бу – 600 чамасы татар, дигән сүз. Башкаларга караганда саннары шактый ким булса да, татарлар бик тиз бөтен сәүдә, һөнәрчелек, хәтта җиңел сәнәгатьне дә үз кулларына алалар.

Истәлекләрдән күренгәнчә, Хәмзә Габделвәлиев башта Караколда башка сәүдәгәрләргә хезмәт күрсәтә, аннан үз эшен ача. Безгә калса, ул үз эшен ачуны алай сузмагандыр, чөнки Хәмзә үзе дә, башка туганнары да тирә-якның данлыклы бае Исхак хаҗи ярдәмендә, аның "канаты астында" була бит. Исхак хаҗи Габделвәлиев абыйсының улы Хәмзәне балдызы Газизәбануга өйләндерә, мөгаен, тормыш башлап җибәрү өчен шактый гына капитал-мал да бирелгәндер. Яшь гаилә 1886 елда корылган булырга тиеш, чөнки аларның беренче балалары Мөхәммәтҗан 1887 елда туа. Газизәбану – Семипалатински шәһәренең данлыклы Шаһиевлар кызы, ул үзенең тыйнаклыгы, матурлыгы, яшьлеге һәм сафлыгы белән аерылып тора. Яшькелт күзле, ак йөзле Нәгыймә әнисенең тышкы кыяфәтен дә, холык-фигылен дә үзенә ала...

Хәмзәнең башка туганнары да яңа җирдә бик тиз үз тиңнәрен таба – Галия Караколның иң зур баена – Гали хаҗи Рафиковка кияүгә чыга, Әхмәтгали дә татар баеның кызына өйләнә. Хәер, ул вакытта димләп-яучылап та өйләнешкәннәр, байлар байлар белән туганнашырга тырышкан, диниләр укымышлыраклар белән гаилә корган. Бертуган Габделвәлиевләр исә Ыссык-Күл буйларында ныклы тормыш башлап җибәргәннәр, алар мануфактура, галантерия, тире-яры белән сәүдә иткән, Караколда зур-зур кибетләр ачканнар, заводлар салганнар, диңгездәй күлдә пароход-яхталар тотканнар.

"Разнообразные фабрично-заводские изделия продавались в торговых точках, принадлежавших Абдулвалиевым: мануфактура и галантерея, железно-скобяные товары, лаки, краски и олифа, волос и щетина. Можно удивляться деловой предприимчивости Хамзы, который, заведя связи с кыргызскими скотопромышленниками, построил кожевенный завод в южной части Каракола. Его продукция находила сбыт в городе и уезде и даже в Центральной России"[11], дип яза Хәмзә Габделвәлиевнең оныгы Ринат Габделвәлиев, үзенең моннан 22 ел элек Кыргызстанда басылып чыккан мәкаләсендә.

Габделвәлиевләргә Казанда калган сәүдә элемтәләре, таныш-белешләре дә нык ярдәм итә, Исхак хаҗи белән берлектә, алар Җидесу төбәгендә эшмәкәрлекне гөрләтеп җибәрәләр, Кытай белән Мәскәү арасында сәүдә арадашчылары ролен үтиләр. Әйе, татарлар Европа белән Азия арасында тере күпер булып торалар, алар Евразия киңлекләренә яңа рух алып киләләр. Бу күренешкә хәтта бүгенге сәясмәннәр дә игътибар иткән. 2012 елның октябрендә Караколда татар темасы буенча үткән фәнни-гамәли конференциядә "Российские соотечествинники Иссык-Куля" оешмасы рәисе Сергей Устимов менә ничек чыгыш ясаган:

"Татары, для которых не существовало языкового барьера, стали проводниками с большой буквы. Они принесли с собой трудолюбие и сметку, зарождающегося в России класса капиталистов, они стали проводниками технических нововведений в производстве и ремесле, они принесли с собой культурные достижения Центральной России и Европы. Более того. просвещение отсталого кыргызского народа они посчитали своим кровным делом. За что им честь и слава."[12]

Үзенең матурлыгы, төзеклеге, яшеллеге, байлыгы белән Каракол тирә-яктагы башка калалардан аерылып торган, монда татарларның да өлеше зур. Ике катлы өйләрдә дә беренчеләрдән булып татарлар яши башлый, ул заманда Караколда 12 шундый йорт барлыгы билгеле, 1909 елда Хәмзә Габделвәлиевнең ишле гаиләсе дә ике катлы агач йортка күчә. Шулай ук аларның Караколдазур алма бакчалары да булган, бу як халкын алма үстерергә Хәмзә Габделвәлиев өйрәтеп калдырган, дип сөйлиләр. Бәлки Чыңгыз Айтматов та үзенең "Ыссык-Күлнең кызыл алмалары" дигән әсәрен татар бабасын истә тотып язгандыр. Моңа Караколдагы Ыссык-Күл өлкәсе дәүләт архивы директоры Чынар Сейдиматова да игътибар иткән, югарыда телгә алган фәнни-гамәли конференциядә ул болай дип чыгыш ясаган:

"Я всегда с волнением перелистываю повести нашего знаменитого земляка – Чингиза Айтматова. Даже их названия звучат как образные предельно сжатые исторические тезисы: "Ранние журавли", "Первый учитель", "Красные яблоки Иссык-Куля", "И дольше века длится день"... Кстати, о яблоках. Видимо, писатель знал, что сортовые яблоки в Прииссыккулье развели татары – его родственники по матери. На окраине Каракола его дед Хамза Абдулвалиев впервые разбил прекрасный плодовый сад, о котором с трепетом пишут в своих вспоминаниях Р.Т.Айтматова и другие члены их семьи и родственники."[13]

Чыңгыз Айтматов үзе дә Караколдагы татар бабасы турында бик җылы итеп искә ала:

"Мама родилась и воспитывалась в богатой купеческой, образованной семье Хамзы Хасановича. Она очень часто нам, детям, рассказывала о своих родителях, о братьях и сестрах, о прекрасном доме, яблоневом саде, о красоте Тянь-Шанских гор, о лучезарном озере Иссык-Куле. И сейчас, будучи взрослым, я думаю, что и я был в детстве рядом со своей мамой."[14] Егерменче гасыр башында Каракол-Пржевальскида инде ун меңнән артык кеше яшәгән, анда алтмыштан артык сәнәгать предприятиесе эшләп торган, аларның абсолют күпчелеге татарлар кулында булган. "В 1906 году из 102 купцов было 78 татар", дип яза Ринат Габделвәлиев, югарыда телгә алган хезмәтендә. Уйлап кына карагыз – бер шәһәрдә генә 78 татар бае! Һәм ниндиләре әле! Татар бае Кәримовның егерме эш үгезе җигеп, ике ай буе Германиядән Караколга механик тегермән алып кайтканын биредә әле хәзер дә сөйлиләр. Гомумән, Караколдагы бөтен тегермәннәрнең, май язу, йон эшкәртү корылмаларының, аяк киеме тегү цехларының, тире эшкәртү, сабын кайнату производствосының, такта яру заводларының хуҗалары татарлар, шул исәптән, бертуган Габделвәлиевләр дә булган. Шулай итеп, татар байлары, татар сәүдәгәрләре Караколда җирле һәм җиңел сәнәгатькә нигез салалар, туган яклардан, кукмара төбәгеннән алып килгән һөнәрчелекне монда да тергезеп җибәрәләр, бөтен яктан, бөтен милләтләргә үзләрен үрнәк итеп күрсәтәләр.

"Промышленное производство, как и в былое время, дополнялось ремеслами и домашним производством. И большую часть ремесленной продукции поставляли именно татары. Это были мастера по золоту и серебру, часовщики, плотники, портные, сапожники, мастера по изготовлению конской сбруи, седел, холодного оружия, лудильшики и медники.

Каракольские купцы, в основном татары, открыли большие магазины. построили торговые Дома и лавки, а по улицам Караванной и теперешней Токтогула были поставлены торговые ряды "на манер петербургских". В центре города возвышался православный храм, а недалеко от него сверкали купола минаретов татарской мечети. Появилось много и других современных красивых построек, из которых наиболее выделялись дома купцов Вали Ходжи, Хамзы Абдулвалиева, Фатиха Сулайманова, Каримова и других"[15], дип чыгыш ясаган югарыда телгә алган фәнни-гамәли конференциядә философия фәннәре кандидаты Жениш Керимкулов.

Татар байлары Караколда сәүдә эшләре, мал туплау белән генә шөгыльләнмиләр, ә рухи якка – дингә, мәгарифкә, мәдәнияткә дә зур игътибар бирәләр. Әйткәнебезчә, бирегә килүгә алар мәчет-мәктәпләр төзиләр. А.П.Ярковның "Татары и башкиры в Кыргызстане" (1996) китабына нигезләнеп, Ринат Габделвәлиев 20 гасыр башында Караколда өч мәчет булган, дип яза. Ул мәчетләрнең берсе дунганнарныкы (ислам динен кабул иткән кытайлар) булган, әйткәнебезчә, берсен татарлар 1868 елда салалар, икенче мәчет 1883 елларда төзелә. Һәрхәлдә, Караколда безгә шундый мәгълүмат бирделәр, без ул мәчеттә булдык, аның тарихы белән кызыксындык. Караколның "Татулык" татар оешмасы җитәкчесе, икенче мәчетнең мөтәвәллият рәисе Рәшит хаҗи Насыйбуллин безгә түбәндәге мәгълүмати-белешмәне бирде:

"В1883 году по решению Муфтия г.Казани несколько татарских семей. знающих Коран и умеющих строить мечети, были направлены в Среднеазиатский округ, а именно, на побережье озера Иссык-Куль. Одни из них осели в городе Каракол, другие поселились в поселках Тамга, Сару, Аксуу, где начали обучать местное население Корану и другим наукам. В Караколе, по решению переселенцев и местных жителей, была основана мечеть... В строительстве принимали участие Абдуллаев (Абдулвалиев) Хамза, Малик Ходжа, Фатих Ходжа, Галимжан мулла, Ишмухаммедов Гайнетдин, семьи Рафиковых, Мухтаровых, Ногаевых, Каримовых, Бекмухамедовых, Хисамутдиновых. Руководителем строительства мечети был Баширов Абдулла, имамом - Мухтарулла Баширов."

Күрәсез, бу Җәмигъ мәчетне төзүдә Хәмзә Габдулвәлиев тә беренчеләрдән булып катнаша. Ул гына да түгел, аның барлык балалары да диярлек шул мәчет каршындагы мәдрәсә-мәктәптә башлангыч белемне алалар, бу хакта алдагы бүлекләрдә бәян итәрбез. Әлбәттә, 1935-1991 елларда мәчет совет хакимияте кулына күчә, анда кино күрсәтә башлыйлар. Бары тик 1991 елның 15 февралендә генә, шәһәр администрациясе карары белән, мәчет яңадан татарларга кайтарып бирелә.

Тагы XIX гасыр азагына, XX гасыр башларына әйләнеп кайтыйк әле. 1892 елларда Караколдагы татар мәктәп-мәдрәсәсенә ябылу куркынычы яный, аны Россиянең мәгариф турындагы законына туры килми, дип табалар. Караколның татар байлары һәм зыялылары мәктәпне япмауларын сорап, хакимияткә мөрәҗәгать итә, мәктәпне саклап калу өчен, алар аны дөньяви (светский) итеп үзгәртү тәкъдиме белән чыгалар.

Шулай итеп, Караколның мәчет каршындагы мәктәбендә дөньяви фәннәр, шул исәптән, рус теле дә укытыла башлый, укулар, нигездә, татар телендә алып барыла, укытучыларының да күпчелеге татарлар була. Тарих өчен татар мәктәбенең беренче мөдирен дә язып үтик, ул – Казанда "Мөхәммәдия" мәдрәсәсен тәмамлаган Салих (Садих) Нәдыршин. Мәктәп-мәдрәсәдә шулай ук Гайнетдин Ишмөхәммәтов, Мәчкәрәдән Әхмәтгали Абдуллин, Гомәр Муздаев, Таранчиев та белем бирүләре билгеле. "Большинство школ в то время существовали за счет попечителей-татар и небольшой платы учащихся. В 1914 году в школе при "татарской" мечети обучались 77 детей татар, 28 киргизов и калмаков, 24 дунган, а также дети-сироты"[16], дип чыгыш ясаган архив директоры Чынар Сейдиматова югарыда телгә алган фәнни-гамәли конференциядә.

Әйе, татарлар бу төбәккә мәгърифәт нурын, гыйлем дә алып киләләр. 1908 елда Караколда беренче мөселман китапханәсе ачыла, аның җитәкчесе милләттәшебез Әхтәм Ибраһимов була. Китапханәгә Казан, Уфа, Оренбургтан гына түгел, ерак Төркиядән, Истанбулдан һәм Кырым –Бакчасарайлардан да китаплар килеп тора, алар дөньяның төрле телләрендә була. Шулай ук Хәмзә Габделвәлиевнең затлы йортында үз балалары, шәһәрнең татар яшьләре әдәби кичәләр, үзешчән театр да оештыралар, Нәгыймә шул мәдәни мохиттә үсә. Кыргыз халкы бүген дә татарларның Ыссык-Күл буйларында мәгърифәт һәм мәдәният таратуларын рәхмәт сүзләре белән искә ала:

"Мы никогда не забудем, что первые школы организованы были в Прииссыккулье именно татарами, что первые театральные представления в Кыргызстане были осуществлены семьей Хамзы Абдулвалиева, что языком, через который кыргызы познакомились с европейской цивилизацией и науками, был именно татарский."[17] Татар халкына карата бу кыйммәтле сүзләрнең, гадел бәянең авторы – Ыссык-Күл өлкәсе хөкүмәте вәкиле Нарметжан Ташбаев.

Милләттәшләребезнең фидакарь хезмәте йөз ел үткәч тә башкалар тарафыннан шундый югары бәя алуы бик куанычлы хәл! Татарлар бөтен Евразия киңлекләрендә шулай мәгърифәт нуры таратып, тырыш хезмәтләре белән башкаларга үрнәк күрсәтеп, дөнья көткәннәр. Әйткәнемчә, шулар арасында Габделвәлиевләр аеруча булдыклы һәм хөрмәткә ия. Хәйриячелектән тыш, ул җәмәгать эшләре белән дә шөгыльләнгән, сайлау кампанияләрендә актив катнашкан, хәтта Петербургта патша сараена да үз товарларын илтү хокукына ия булган.

"Купец пользовался уважением в торговой среде и среди горожан, покровительствовал искусствам и образованию, - дип язалар Хәмзә бай турында тарихчы-архивчылар. - Дело его процветало, имущество оценивалось в 1120 рублей золотом. Царское правительство в 1907 году предоставило ему право участвовать в избрании выборщиков в Государственную Думу, а в 1908 году он внесен был в списки избирателей депутатов городского самоуправления." [18]

Моның өстенә, берсеннән-берсе матур, алма кебек тәгәрәшеп үскән 8 баласы, яраткан хатыны – Газизәбануы, янәшәсендә якын туганнары, җәмгыятьтә зур абруе... Бер караганда, җайлашкан бу тәртипне, шушы матур тормышны инде берни дә үзгәртә алмас кебек... Әмма язмыш, тарих, чор Хәмзә бай гаиләсе өчен дә, аның нәселе, балалары һәм үзләре өчен дә түзә алмаслык, үзгәртә алмаслык сынаулар әзерләп куйган була... Шул исәптән, Хәмзә байның яраткан кызы – Нәгыймәсе өчен дә иң авыр сынаулар әле алда... Болары турында алдагы бүлекләрдә бәян итәрбез...

 

Хәмзә белән Газизәнең 8 баласы...

Караколда Хәмзә белән Газизәнең 8 баласы туа, Нәгыймә шуларның бишенчесе... Сигез бала, сигез язмыш, сигез бәхет, сигез кайгы... Дөньяның иң бәхетле балалары булып та, бу дөньядан кыйналып, атылып, ватылып, әмма сатылмыйча китүчеләр... Кайсы сугыш кырында, кайсы сугыштан соң яралардан үлүчеләр, Сталин чоры корбаннары, халык дошманнары, ачлыкта-ялангачлыкта, кадерсезлектә калган бай балалары... Совет хакимияте Хәмзә байның да шул кадәр яратып корган һәм кадерләп саклаган оясын туздырып ташлый, үзе йортсыз-җирсез калып, фәкыйрьлектә үлә, балалары яралы кошлар кебек дөнья буйлап тарала...

Хәер, аңа кадәр ата-ана йортында, Караколның хуш исле алма бакчаларында, фирүзәдәй Ыссык-Күл буйларында, Тянь-Шан тау итәкләрендә үткән бәхетле балачак бар бит әле! Һәм Хәмзә байның балалары ул кадерле хатирәләрне гомер буе күңелләрендә сакларлар, тормышларының иң авыр вакытларында, Сталин төрмәләрендә, сугыш кырларында, госпитальләрдә үлем көтеп ятканда, кеше почмакларында көн күргәндә, каты авырулардан газапланганда, барыбер Караколда үткән бәхетле чакларын искә төшерерләр... Һәм шул кадерле истәлекләр, ата-ана тәрбиясе, аларның изге догалары, туган йорт җылысы гомерләре буе озата барыр...

Менә ул – чәчәкләр-гөлләр арасына күмелеп утырган ике катлы йорт, анда көннәр буе бала-чага тавышы тынмый, кичләрен исә алдынгы карашлы татар яшьләре бирегә аралашырга җыела. Башка милләт кешеләре дә Хәмзә бай йортында кунак булуны үзләренә зур мәртәбәгә саныйлар. "Попасть в гостиную Хамзы Хасановича считалось большой честью, которой удостаивались добрые, отзывчивые, трудолюбивые, бескорыстные люди, люди разной национальности"[19] дип искә ала ул көннәрне Кыргызстанның танылган мәгърифәтчесе, галим Кусеин Карасаев.

Ике катлы бу агач йортта малайлар һәм кызлар аерым бүлмәләрдә яшиләр, ә зур залда Хәмзә бай кунакларны кабул итә. Асия Габделвәлиеваның истәлекләреннән күренгәнчә, идәннәрдә һәрвакыт кыйммәтле фарсы келәмнәре, өстәлләрдә чиста, матур эскәтерләр була, вазалар ел буе җиләк-җимештән, чәчәкләрдән өзелми. Шунысын да әйтергә кирәк, Хәмзә бай чәчәк ярата, аларның орлыкларын бөтен дөнья буенча җыя һәм үз бакчасында үстерә. Аның данлыклы алма бакчасы турында әйттек инде, Ринат Габделвәлиев хатирәләреннән күренгәнчә, ул бакча 8 гектар җирне били һәм Каракол елгасы буена кадәр сузыла. Ул тирәдәге автобус тукталышы әле хәзер дә "Абдулвалиевский сад" дип атала икән...

Беренче үзешчән театр нәкъ менә Хәмзә бай йортында оешканлыгын әйткән идек инде, үсмер Нәгыймә ул спектакльләрдә төп рольләрне уйный, аларны карарга хәтта тирә-күрше авыллардан да җыелалар. Мондый кичәләрдә Тукай, Пушкин шигырьләре укыла, Европада белем алып йөргән Сабир андагы мәдәният үрнәкләре белән дә таныштыра. Ә инде дини һәм милли бәйрәмнәрне бөтен шәһәр белән бергә Хәмзә байлар өендә билгеләп үтәләр. Бу хәлләр барысы да 1917 елга хәтле була, әлбәттә.

"Мама часто вспоминала свое счастливое детство в отчем доме, – дип искә ала Роза ханым Айтматова. – Жили они в двухэтажном доме, с прекрасным садом и цветниками. По праздникам, она вспоминала, как отмечались в их семье "Ураза гайт" (Орозо айт), "Курбан гайт" (Курман-айт), "Навруз", когда к ним приходило много гостей, причем обильное угощения готовились и для богатых, и для бедных. Был обычай на праздники детям обязательно надевать новые наряды. Газиза заранее раздавала ткани бедным семьям, чтобы они сшили новые наряды своим девочкам."[20]

Хәмзә Габделвәлиевнең Караколда өч шәхси йорты, биш кибете, сәүдә рәтләре, зур алма бакчасы, завод-фабрикалары, пароход-баржалары була. Әмма революциядән соң, 1919 һәм 1929 еллар арасында совет хөкүмәте Хәмзә байның бар йортларын, бар байлыгын берәм-берәм тартып ала, Караколдагы соңгы көннәрендә ул гаиләсе белән җәйге бакча йортында яшәргә мәҗбүр ителә, 1930 елда исә уллары Сабир аларны Үзбәкстанга алып китә. Караколда Хәмзә бабасының барлык мал-мөлкәте турында документларны архивларга кереп өйрәнгән оныгы Ринат Габделвәлиев бу турыда менә нәрсә яза:

"В начале XX века наш бабай, каракольский купец II гильдии Хамза Хасанович Габдулвалиев, благодаря усердию и смекалистости открывает пять магазинов разного профиля, организует кожевенный завод в городе Каракол, строит в 1905 году жилой дом с магазином. Приобретает в 1909 г. 2-х этажный деревянный дом стоимостью 3800 рублей (золотом). Организует в своем дворе начальную школу для киргизских детей. Вся недвижимость Хамзы-бабая к 1910 г. стоила более 5000 рублей (золотом). Возрастив восьмерых детей, в 1925 году он лишается домовладения под номером 79/33 по ул. Базарной в Караколе. 23.06.1928 г. проводится мунипализация домовладения по улице Октябрьская-Крупская-Парковая (по воле судьбы теперь эта улица носит имя Нагимы Айтматовой)."[21]

Бүген Караколда Хәмзә бай йортларыннан берни дә калмаган, ә совет заманында алар мәктәп булып та, китапханә булып та, клуб, аптека, таможня, йортлар идарәсе, кибетләр булып та хезмәт иткәннәр. Шул елларның хатирәсе булып, Караколда Нәгыймә Айтматова исемендәге урам барлыкка килгән, аны Нәгыймә апаның 100 еллыгына, шәһәр хакмияте карары белән биргәннәр. Ә шәһәр музеенда Нәгыймә апаның үзе турында да, Габделвәлиевләр турында да, шушы шәһәрне тоткан һәм үстергән татар байлары турында да бер хәбәр, бер сүз юк...

Инде Хәмзә белән Газизәбанунының сигез баласы турында сөйләүгә күчик. Алар 1886 еллар тирәсендә өйләнешкәннәр, дидек, чөнки беренче балалары Мөхәммәтҗан 1887 елда туа, Сабирҗан – 1890 да, Шәрифҗан – 1899 да туа, Гөлша(т)ның туу елы – 1901, Нәгыймә – 1904 елда, Абдулла 1909 да дөньяга килә, Зәйнәп белән Әсмәбикәнең туу еллары да, үлү еллары да билгесез.

Мөхәммәтҗан – олы бала, соңгы елларын Ташкентта яши, бухгалтер булып эшли, сугышта катнаша, каты яраланып кайта, шул яраларыннан 1968 елда үлә. Балалары булмый, бик аралашмый, алай да сеңлесе Нәгыймәгә сугыштан да, сугыштан соң да хатлар язып тора. Олы абыйсының гарәп хәрефләре белән язган хатларын Нәгыймә апа гомер буе саклаган, хәзер хатлар Нәгыймә апаның төпчек кызы Роза Айтматова архивында. 1955 елда язган хатында ул Нәгыймәгә бәхиллеген бирә, үзенең бик нык авыруын әйтә, аның өчен дә дога кылуын сорый, сеңлесенә бәхетле тормыш тели, син аңа лаек, син бит нинди авырлыклар күрдең һәм җиңеп чыктың, ди... Шуны да әйтәсем килә – туганнарының истәлекләрендә Мөхәммәтҗан мәсьәләсендә буталчыклыклар бар – кемдер, ул Нәгыймәгә үзенең соңгы хатын 1953 елда язган һәм 1955-ләрдә үлгән, дип яза, ә Ринат Габделвәлиевнең югарыда телгә алган китабында Мөхәммәтҗанның үлем вакыты итеп 1968 ел күрсәтелгән. Аңлавымча, Мөхәммәтҗан туган җанлы, иманлы кеше булган, сеңлесенә язган хатларыннан шул сизелә... Хәер, аларның әниләре Газизәбану да бик дини зат, Коръәнне яттан белгән, гөнаһ, дип, исән чакта фотога да төшмәгән, бары тик үлгәч кенә кемдер аны фотога төшергән һәм Нәгыймәгә җибәргән. Ә Нәгыймә ул вакытта икенче улы Илгиз белән авырлы булган һәм әнисен күмәргә Үзбәкстанга бара алмаган һәм үкенеп бик елаган...

Сабирҗан – бик аралашучан һәм ярдәмчел була. Бердәнбер кызы Асиянең хатирәләреннән күренгәнчә, Сабир ике ел Иж-Бубый мәдрәсәсендә укый, бу үзе үк Хәмзә байның туган яклары белән элемтәсе өзелмәвен күрсәтә. Аннан соң Сабир Ташкентта коммерция училищесын тәмамлый, алга таба белем алу максаты белән, Европага китә, Берлинда зоотехниклыкка укый, беренче Бөтендөнья сугышы башланганда, ул шунда була. Россиядә революция башлангач, Сабир Пржевальски-Караколга кайта, 1928 елда – Җәләләбадка, аннан утызынчы еллар башында Үзбәкстанга күчә, әти-әнисен дә үзе белән ала. Сәмәрканд өлкәсендә үз һөнәре буенча зоотехник булып эшли башлый, нәсел атлары үрчетү белән шөгыльләнә. Әмма 1934 елда, колхоз малларын харап итте, дип, корткычлыкта гаепләнеп, ялган яла белән кулга алына һәм бер тәүлек эчендә судсыз-нисез атып үтерелә. Әле ярый әти-әниләре бу кайгыны күрмиләр; Газизәбану 1931елда Нәмәнганда, Хәмзә 1932 елда Ташкентта берсе артыннан берсе үлеп китәләр... Сабирҗанның 1918 елда Караколда туган бердәнбер кызы Асия халык дошманы баласы, дип эзәрлекләнә, врач һөнәренә ия көенчә дә, Ташкентта аспирантурага керә алмый. Асия Ватан сугышында катнаша, хәрби врач була, ире – Константин Гореленко – 1960-70нче елларда СССР оборона министры урынбасары була. Асия Габделвәлиева-Гореленко 2011 елда Мәскәүдә, 92 яшендә үлә, улы Валентин – отставкадагы полковник, техник фәннәр докторы, кызы Елена – чит телләрдән тәрҗемәче, Мәскәүдә яшиләр.

Шәрифҗан – бик игътибарлы һәм ярдәмчел була, Ташкентта коммерция училищесын тәмамлый, бухгалтер булып эшли, соңрак гаиләсе белән Ташкентта яши. Аның шулай ук 1919-1921 елларда Ташкентта кызыл командирлык курсларында укуы да билгеле. Инде 45 яше тулып киткәч, Беренче бөтендөнья сугышында катнашкан өлкән яшьтәге кешене, авыру хатыны һәм өч кечкенә баласы булуына карамастан, 1944 елның мартында сугышка алалар. Ул сугышка китүгә, хатыны Зәйнәп үлә, ярты елдан Шәриф үзе дә фронтта һәлак була. Сугышка киткәндә дә үзенең соңгы хатын Шәрифҗан сеңлесе Нәгыймәгә яза, гарәп хәрефләре белән язылган бу татарча хатны Нәгыймә апа гомер буе саклый, хәзер ул Роза Айтматова архивында. Шәрифҗан бу яшендә билгесезлеккә китеп барганына бик борчыла, өйдәгеләрнең дә кайгы-хәсрәттә калуларын әйтә, язмыштан узмыш булмавын, Аллаһка тапшыруын яза, Нәгыймәгә һәм аның балаларына да Аллаһтан ярдәм сорый. Абыйсының үлгән хәбәрен туганнары аша ишеткәч, Нәгыймә бик елый, апасы Гөлша белән бергә, кыргыз хатыннарын җыеп, искә алу мәҗлесе үткәрә, үзе Коръән укый, дога кыла, Аллаһтан абыйсының ятим калган балаларына карата мәрхәмәтле булуын сорый. (Бу хакта Нәгыймә апаның кызы Роза Айтматова истәлекләрендә бар.) Шәриф сугышта үлгәч, аның ятим балаларын Караколда яшәүче бертуган энесе Абдулла Габделвәлиев үз гаиләсенә ала, ул вакытта Фәриткә – 17, Рөстәмгә – 14, Ринатка – 11 яшь. Сугыш ятимнәре бу тормышта юкка чыкмый, өчесе дә югары белем алалар, врачлар, зоотехниклар булып, Кыргыстанга хезмәт итәләр. Ә Ринат Шәриф улы Габделвәлиев нәсел тарихы белән дә кызыксына башлый, беренчеләрдән булып Чыңгыз Айтматовның әнисе ягыннан барлык нәсел-ыруын барлый, бу хакта менә инде чирек гасыр буе күп санлы мәкаләләр һәм китап бастырып чыгарды.

Гөлша(т) – дөресе – Гөлшат булырга тиеш, әмма бөтен истәлекләрдә Гөлша-Гульша, дип язылган. Горур, бераз һавалы да бу кыз бала кечкенәдән Нәгыймә сеңлесенә дус-сердәш, гомеренең ахырында да аның янында яши... Гөлша да, Нәгыймә кебек, Караколдагы мәктәп-мәдрәсәне тәмамлый, 1925 елда затлы морзалар нәселеннән булган Ваккас Чанышевка кияүгә чыга, аларның туйларын Хәмзә бай йортында зурлап уздыралар. Аннан гаилә Ташкентка күчә, Ваккас Чанышев дәүләт эшендә билгеле кеше була, әмма 1936 елны кулга алына. Ринат Габделвәлиев аны шунда ук ук атып үтергәннәр, дип яза. Асия Габделвәлиева исә Ваккас Чанышевны төньякка сөргенгә сөрделәр, шунда юкка чыкты, дип хәбәр бирә. Бу хәлләрдән соң Гөлша, 1927 елда туган улы Әсфәндиярне алып, Нәгыймә янына Кыргызстанга күчә, бу – 1940 еллар башы. Башта алар бергәләп район үзәге Кировкада яшиләр, сугыш башлангач, Җәйдә авылына күчәләр, бер чабанның ташландык өендә ике гаилә бергә яши башлый. Каты авыру көенчә, Нәгыймә җигелеп тормышны тарта, колхозда бухгалтер булып эшли, Гөлша өйдә балаларны карый, аш-су, хуҗалык өчен җавап бирә. Инде балалар кул арасына керә башлагач, тагы яңа бәла килә – күрше Покровка авылында финанс системасында эшләгән Әсфәндияр Чанышевны, сугыштан соңгы акча реформасы вакытындагы гаепләре өчен, дип кулга алалар һәм төрмәгә утырталар.

"Тетя Гульша не смогла вынести такого удара судьбы и в 1949 году умерла. В это время мы жили в Покровке. Мама сама хоронила ее. Большую помощь ей оказывала Рабига апай. Вскоре после её смерти очень быстро Асфандияр был оправдан. Со своей семьей он жил и трудился в Джалал-Абадской области"[22], дип яза Нәгыймә апаның кызы Роза Айтматова.

Әйткәнемчә, Зәйнәп белән Әсмабикәнең туу-үлү еллары билгесез, алар турында мәгълүмат та юк дәрәҗәсендә, бары тик Әсмәбикәнең авыру булуы һәм мәктәптә укымавы хәбәр ителә. Кайбер истәлекләрдә Зәйнәпнең ире Шәйхулла исемле икәнлеге искә алына, алга таба аларның язмышлары билгесез.

Төпчек бала булса да, Абдулланы бу урында язарга булдык, чөнки бүлекне Нәгыймә апа белән тәмамлыйсы килә. Абдулла турында да мәгълүмат күп түгел. Аның үсмер чагы һәм яшьлеге большевиклар хакимияте урнашкан чорга туры килгәнлектән, аңа уку эләкмәгән булырга тиеш, һәрхәлдә, Ринат Габделвәлиев китабында ул "разнорабочий", дип бирелгән, ягъни, төрле эшләрдә йөрүче... Аның бер чорда Ташкентта яшәве билгеле, хатынының исеме Сәхибә була, 1939 елны аларның бердәнбер кызлары Неля (Наилә) туа, ул инженер-текстильщик һөнәрен ала һәм Ташкентта яши. Абдулланың нәсел-ыруы алдында иң зур изгелеге – абыйсы Шәриф сугышта үлгәч, ул аның ятим калган өч улын Караколга алып кайта, үзендә яшәтеп, аякка бастыра. Югыйсә, аның үзенең дә торырга даими урыны булмый, бу турыда Нәгыймә апа елый-елый сөйләгән: "Кече энебез Абдулла сугышта үлгән Шәриф абыйның балаларын үзенә ала, – ди ул – Ул үзе дә бик кечкенә өйдә яши бит, үз гаиләсе дә анда көчкә сыя..." (Бу турыда Роза Айтматованың истәлекләрендә язылган.) Сугыш елларында һәм аннан соң АбдулланыңКараколдан Талас якларына кадәр меңгә якын чакрым юл үтеп, әйберләр төяп Нәгыймә сеңлесенә килеп җиткәнен балалары да, туганнар да сагынып искә ала.

"Долгие годы Нагима апа была очень дружна со своим младшим братом Абдуллой, – дип искә ала Ринат Габделвәлиев. – В самые трудные 1945-1948-е годы Абдулла с большим трудом приезжал из Каракола в Таласское село Жийде, чтобы навестить свою сестру Нагиму. Из вспоминаний Люции Торекуловны: "Как-то в один из тяжелых дней..., играя на улице, вдруг в конце села я заметила упряжку с ишаком и идущего рядом высокого мужчину в сапогах. На ишаке был навьючен большой куржун. Я узнала дядю Абдуллу. Это был уже не первый его приезд, а ведь никаких автобусов из Каракола в Талас в те трудные послевоенные годы не было. Дядя Абдулла, брат нашей мамы, собирая урожай картошки и продавая ее, покупал нам одежду и нехитрые подарки. Правдами и неправдами он добирался с Каракола до Фрунзе, из Фрунзе в Джамбул, там нанимал попутного извозчика и отрпавлялся в неблизкий путь, в село Жийде, где жила наша мама, я, Чингиз, Ильгиз и Роза. С приездом брата наша мама не знала, куда посадить и чем угостить дорогого брата, так как жили впроголодь. Сварив картошку, собрав какие-то другие продукты, все усаживались за стол. Это был праздник! В тот незабываемый день я из подарков выбрала себе поиграть резиновую куклу, а Розе дала деревянную. Чингиз и Ильгиз начали примерять мужскую одежду. Родственники в Караколе даже не знали, что дядя Абдулла поддерживает свою сестру Нагиму, помогая ей и ее детям-полусиротам. Вот такие отношения были между детьми Хамзы Хасановича, вот такая была у них судьба, и такое трудное, голодное детство было у Чингиза Айтматова."[23]

Мәрхәмәт иясе Абдулла – Хәмзә белән Газизәбануның төпчек уллары, 1961 елда Караколда үлә. Үзе дә каты авыру Нәгыймә апа энесенең үлемен авыр кичерә, аны күмәргә Караколга үзе дә бара, Коръән укый, дога кыла... Һәм үлгәнче аны исеннән чыгармый...

Инде чират Нәгыймәгә дә җитте. Әйткәнебезчә, ул 1904 елның 7 декабрендә Караколда туа, 1971 елның 10 августында Фрунзе (Бишкәк) шәһәрендә үлә. Алдагы бөтен китабыбыз Нәгыймә Габделвәлиева-Айтматова турында булганга күрә, бу бүлек – аның турында мәгълүмат кыскарак. Нәгыймә башта Караколда мәчет каршындагы мәктәп-мәдрәсәдә белем ала, аннан соң шәһәрнең рус телендәге кыз балалар гимназиясен тәмамлый. Яшьлеге революция чорларына һәм большевиклар хакимияте заманына туры килгәнлектән һәм бай баласы булганлыктан, үзе теләгән медицина техникумына керә алмый, Пишпәктә стенографистлар курсын тәмамлый. Аннан, 1925 елда – Кыргызстанның партия һәм совет җитәкчесе Түрәкол Айтматов белән очрашу; аның белән гаилә кору; балалар табу; ире белән бергә, Каракол, Ош, Җәләләбад, Пишпәк-Фрунзе шәһәрләрендә партия эшләрендә эшләү; Түрәкол Айтматов Мәскәүгә Кызыл Профессура Институтына укырга җибәрелгәч, 1935 елда балалары белән анда бару һәм 1937 елда, иренең баш очында шомлы болытлар куера башлагач, балаларын алып, яңадан Кыргызстанга – иренең туган якларына кайту... Менә шуннан соң инде Нәгыймә Айтматованың чын мәгънәсендә яшәү өчен авыр көрәше башлана, үзе өчен генә түгел, берсеннән-берсе кечкенә дүрт баласы өчен, аларны саклап калу, юкка чыккан ире һәм балаларының намусы өчен дә ул тиңсез көрәшкә күтәрелә... Үзе каты авыру хәлдә булса да, балаларын ач далаларда, карлы-бозлы тауларда яралы болан кебек өстери, халык дошманы хатыны һәм балалары, дигән кара тамга белән, авызы тулы кан булса да, аны ил алдында төкермичә, гаять тырышлыгы һәм күркәм холкы белән, ил алдында тирән хөрмәт казана. Ул дүрт баласына да югары белем бирә, дала-тау араларыннан зур тормышка алып чыга, балаларының зур галимнәр, яхшы кешеләр икәнлеген, Чыңгызының дөньякүләм танылган язучы булуын күреп үлә... Үзе гомер буе ирен көтә, аның олы мәхәббәтенә тугры кала, иренең авыр вакытларда үзенә сыендырган туганнарына, милләтенә дә тугры була – нәселен аларга тапшырып китә...

"Атам, кабереңнең кайда икәнен белмим.

Сиңа, Түрәкол Айтматовка, багышлыйм.

Анам, син безнең дүртебезне дә тәрбияләп үстердең.

Сиңа, Нәгыймә Айтматовага, багышлыйм."

Чыңгыз Айтматов "Анам кыры" дип аталган әсәрен әнә шулай башлап җибәрә һәм аны ата-анасы истәлегенә багышлый... Бу әсәр Нәгыймә апа исән вакытта языла, аның авыр тормышын тасвирлый... Нәгыймә апаның кабер ташына да шушындыйрак сүзләр уелган, чөнки Чыңгыз Айтматов ул вакытта әтисенең кайда атып үтерелүен һәм күмелүен белмәгән әле, болары Нәгыймә апа үлгәч, 90нчы еллар башында гына билгеле булачак... Һәм Чыңгыз Айтматов үзе дә, 80 яше тулганда, әтисе һәм шәхес культы корбаннары күмелгән Ата-Бәйет зиратында, Ала-Тау итәгендә җирләнәчәк... Һәм җир белән күк арасында, Найман-Ананың ак яулыгы булып, соңгы амәнәте сулкылдар:

"Синең исемең ничек, исеңә төшер, исемеңне исеңә төшер! Синең исемең Манкорт түгел, син – Юламан! Бу мин – синең анаң! Юламан улым, син кайда?! "

 

Нәгыймәнең яшьлеге һәм Түрәкол белән кавышуы

Бу бүлек шактый каршылыклы һәм катлаулы булыр, чөнки чыганаклар чуар, күптөрле, даталары һәм истәлекләр капма-каршылыклы, очы-очка ялганмый торган урыннар да бар. Әмма Чыңгыз Айтматовның үзе һәм туганнары тарафыннан ата-аналарының әлеге чоры турында инде рәсми версия эшләнгән, без дә төп сюжет итеп шуны алырбыз. Шуңа карамастан, каршылыклы дәлилләр булган вакытта, тарих өчен булса да, сорауларыбызны биреп калдырырбыз. Нәгыймә апа белән Түрәколның яшьлек чорлары турында кайбер каршылыклы хәбәрләрне ишетсәк тә, биредә язмаска булдык, чөнки, беренчедән, алар тикшерелмәгән, дәлилләре юк, икенчедән, бу аларның тирән яшерелгән гаилә серләрен дөньяга чыгарып чәчү булыр иде. Кайвакытта шундый четерекле хәлдә каласың – ялганлап та яза алмыйсың, дөреслекне дә әйтергә ярамый... Шуңа күрә, алтын урталыкны табып барырга туры килә...

Нәгыймәнең үсмер чагы һәм яшьлеге революция, гражданнар сугышы, бунт һәм фетнәләр, ачлык елларына туры килә. Бу урында Кыргыз иленең шул чорына да бераз бәя биреп үтик. 1916 елда, патша хакимиятенең изүенә түзә алмыйча, кыргызлар баш күтәрә һәм алар рәхимсез рәвештә бастырыла. Ул чагында кара-кыргыз халкының ярты өлешен үтереп, кырып бетерәләр, бер өлеше Кытайга качарга мәҗбүр була. 1918 елда инде башка халыклар баш күтәрә һәм рәхимсез рәвештә бастырыла, шул елны кыргыз җирләре Совет Төркестаны составына кертелә, биредә совет власты урнаштырыла. 1924 елда – Кара-Кыргыз автоном өлкәсе, 1926 да – Россия Федерациясе составында Кыргыз автономиясе төзелә, 1936 елның декабрендә исә ул Кыргыз Совет Социалистик Республикасы, дип игълан ителә. Әлбәттә, болар берсе дә тыныч кына узмый, биредә дә яңа властьны талау һәм янаулар аша, мылтык белән урнаштыралар. Әйткәнебезчә, 1919 елда Караколда инде Хәмзә байның да йорт-җирләрен, байлыгын тартып ала башлыйлар, бу хакта архивларда аның ризасызлык күрсәтеп язган гаризалары саклана. Кайбер истәлекләрдә Хәмзә Габделвәлиев совет хөкүмәтенә йортларын үз теләге белән биргән, дип язсалар да, тарихи документлар киресен сөйли – Хәмзә байдан аның гомер буе тырышып тапкан мал-мөлкәтен талап алганнар.

Дөньялар шушындыйга әйләнгәч, Хәмзә бай киңәш сорап, зур гыйлем иясе булган кыргыз мулласына бара, алга таба ни булыр, нишләргә, дип борчыла. "Кызыл кыргын килә", ди аңа кыргыз карты, ягъни, бу "красный террор" дигәнне аңлата. Нәкъ шулай булып чыга да – байларны, укымышлы катламны, дин әһелләрен, төрле милләт вәкилләрен инде шул елларда ук кыра башлыйлар. Бу җәбер-җәзаларга түзә алмыйча, халыкның бер өлеше, шул исәптән, татарлар да Тянь-Шань таулары аша Кытайга кача, әмма аларның бер өлеше биек тау араларында катып-өшеп үлә, бер өлеше Кытай ягында эссе чүлләрдә суга тилмереп җан бирә... Хәмзә байның мал-мөлкәте күп була, теләсә, ул Төркиягә дә, башка илләргә дә китә алыр иде. Әмма кузгалмый, бәлки дөньяларның яхшы якка үзгәрүенә, балаларына өмет иткәндер, чөнки Шәриф тә, Сабир да совет хакимиятенә каршы китмиләр бит, киресенчә, аның белән хезмәттәшлек итәргә тырышалар. Хәмзә бай Татарстанга – туган якларына да күчеп кайтмый, кайтмавы хәерле, монда аның нәселен беренчеләрдән булып кырып салалар. Ул шулай ук чит илләргә дә кубарылып чыгып китми, язмышы шул булган, күрәсең...

Әле янында аякка басмаган балалары да бар бит – Нәгыймәсе, Абдулласы, бәлки авыру Әсмәбикә дә ул вакытта исән булгандыр... 1917 елда Нәгыймәгә нибары 13 яшь, ул инде мәдрәсә-мәктәптә укуын тәмамлаган булырга тиеш. Балаларының истәлекләренә караганда, Нәгыймә 1925 елда Караколда кызлар мәктәп-гимназиясен тәмамлаган, аннан соң стенографисткалар курсында укыган, дидек. Бу хакта аның кызы Роза Айтматова менә нәрсә яза:

"В 1925 году Нагима закончила вторую ступень школы, ей уже был 21 год. Пыталась поступить в медицинский техникум, но из-за "байского происхождения" не была допущена к вступительным экзаменам. Надо было работать, чтобы доказать свою преданность советской власти. Тогда нарасхват были девушки, свободно говорившие по-русски и по-кыргызски и печатавшие на машинке. Чтобы быстро печатать, Нагима поступила на курсы стенографисток."[24]

Монда берничә сорау туа – 21 яшьтә мәктәп-гимназия тәмамлау – ул бик соң инде, Нәгыймә 1920-25 еллар арасында ни эшләде икән? Мин моңа җавапны "Азат хатын" ("Сөембикә") журналында басылып чыккан "Апаларым" дип аталган язмада таптым, аның авторы – Кыргызстанда билгеле шәхес Саткын Сасыкбаев, язма 1987 елда ук Фрунзе шәһәрендә басылып чыккан. Автор язмасында Нәгыймәнең 1921 елда Токмак шәһәрендә интернатта укытуын әйтә, бер урында ул "укытучыларыбыз Мөнәвәрә, Нәгыймә, Миңлекамал", дип искә алса, икенче урында инде, Пишпекта Нәгыймәне күргәч, болай дип яза:

"Мин уйга калдым. Токмакта мине укыткан Нәгыймә Хәсәнова түгелме соң бу? Шул үзе ич! Кыргызстан партия өлкә комитетының агитация һәм пропаганда бүлеге мөдире Төрөкул Айтматовның 1924 елда Пишпек шәһәрендә укыганда Нәгыймә апа белән танышканын, яратышып йөргәненнәрен минем ишеткәнем бар иде."[25]

Димәк, 17 яшьлек Нәгыймә ачлык елны Токмак шәһәрендә интернатта укыткан? Әмма бу факт балаларының истәлекләрендә телгә алынмый. Нәгыймә апаны да, Чыңгыз Айтматовны да яхшы белгән, алар белән аралашып яшәгән Саткын Сасыкбаев, әле 1987 елда ук, Нәгыймә белән Түрәколны 1924 елда Пишпекта таныштылар, 1926 елда Караколда өйләнештеләр, дип яза. Ә рәсми чыганакларда һәм истәлекләрдә аларның өйләнешү вакыты итеп 1925 елның 3 сентябрекүрсәтелгән. Гомумән, Нәгыймә апаның биографиясендә бу чорда очы-очка ялганмаган, ачыкланып бетмәгән нәрсәләр шактый. Кайбер интернет сайтларында Нәгыймә Айтматованы яшьлегендә Каракол шәһәр театрында артистка булып эшләгән, дип язганнар, шуннан чыгыпмы, "Татарстан яшьләре" газетасы Чыңгыз Айтматов үлгәч, кайгынамәдә, аның әнисе артистка булган, дип язган иде. Бәлки Нәгыймәнең үсмер чакта өйләрендә, үзешчән театрда уйнавын күздә тоталардыр... Интернет сайтларында шулай ук Нәгыймә Айтматова армия политработнигы булган, дигән хәбәрләр дә бар, монысы да аңлашылып бетми, анда ялгыш информация бирелгән икән, нигә Нәгыймә апаның балалары һәм оныклары аны төзәттерми?

Әмма иң зур буталчыклык Нәгыймә белән Түрәколның очрашуы һәм өйләнешүе тирәсендә... Кемдер аларны 1924 елда Пишпекта очрашкан, ди, кемдер 1925 елда Караколда күрешкәннәр, дип яза, 1926 елгы датаны күрсәтүчеләр дә бар. Әйткәнебезчә, аларның язылышу таныклыклары 1925 елның 3 сентябрендә тутырылган, әмма, ни гаҗәп, урыны күрсәтелмәгән. Тагы шунысы да бар, бу таныклык – яңадан алынган, ягъни, "повторное" дип, 1957 елның 9 августында Фрунзе шәһәре, Первомайский район загсында тутырып бирелгән. Әлбәттә, бу Айтматовлар 1925 елда Фрунзеда язылышканга бирелгән документ, дигәнне аңлатмый, чөнки ул вакытта шәһәр Пишпек дип аталган, ә "повторный" таныклык Фрунзеда тутырылган. Түрәкол Айтматовның үлгәнлегенә белешмә дә шул вакытта тутырылып бирелгән, мөгаен бу документлар Нәгыймә апага һәм балаларына үз хәлләрен рәсмиләштерү өчен кирәк булгандыр...

Нәгыймә белән Түрәколның беренче очрашулары, бер караудан бер-берләренә гашыйк булулары турында матур истәлекләр шактый. "По воспоминаниям родственников, они познакомились в г. Каракол в 1925 году, – дип яза Ринат Габделвәлиев. – Представьте себе: Нагима, юная красивая девушка 21 года, работает секретарем-машинисткой в комитете партии, Торекул же, 22-х летний, статный, благородной внешности, с шапкой волнистых волос, с черными блестящими глазами в это время занимал должность 2-го секретаря Каракольского, Нарынского и Джалал-Абадского канткона Коммунистической партии Киргизии. Как они могли не заметить друг друга?"[26]

Нәгыймә белән Түрәколның бер күрүдә гашыйк булулары хактыр, чөнки бу мәхәббәт, тугрылык мәңгелек була, ә менә хронологиядә бераз төгәлсезлекләр бар, чөнки Түрәкол Айтматов Каракол-Нарын өлкә комитетында бары тик 1926 елның мартыннан гына эшли башлый.

Бу урында Түрәколның биографиясенә дә бераз тукталып үтик, укымышлы, чибәр татар кызы Нәгыймәнең ни өчен аны сайлап алуын аңларга тырышыйк, чөнки Нәгыймәгә өйләнергә теләүче татар егетләре дә шактый була бит! Ерак кыргыз авылыннан килгән бу каратут егет аны нәрсәсе белән үзенә каратты икән соң?

Түрәкол 1903 елны Талас үзәнлегендәге хәзерге Шекер авылында туа, нәселләре борынгы "кытай" ыруына карый. Авыл халкы иртә яздан кара көзгә хәтле тау араларында күчмәнлек итә, көтү көтә. Әтисе Айтмат авылда хәллерәк кешеләрдән саналса да, тормыш авырлыгы ата белән улны Маймак тирәсенә тимер юл төзелешенә китәргә мәҗбүр итә, ул чагында Түрәколга ун яшь була. Авылда берничә ел мәдрәсәдә укыган, гыйлемгә тартылган малайны, киңәш-табыш иткәннән соң, атасы Айтмат Әүлия-Ата (хәзер Тараз шәһәре, Казакъстанга керә) рус-туземец мәктәбенә укырга бирә. Түрәкол анда ике ел белем ала, аннан шул ук шәһәрдә хезмәт һәм реаль училищеларда укый, бу 1915-1919 еллар була. Әтисе Айтмат кисәк кенә авырып киткәч һәм үлгәч, 1920 елда Түрәкол туган авылына кайта, совет-партия хезмәтләрендә эшли башлый. 1921 елда Ташкентта Совпартшколда укый, аннан соң 1921 –1924 елларда Мәскәүдә, КУТВта (Коммунистический университет трудящихся Востока) белем ала. Мәскәүдә укыганда да, җәйләрен Кыргызстанда партия-совет эшләрендә, 1924 – 1925 елларда, 1926 елның мартына кадәр, Түрәкол Айтматов инде ВКП (б) ның Кыргызстан өлкә комитетында эшли. Күрәсез, Нәгыймә белән очрашканда ул инде тәҗрибәле, белемле партия-совет хезмәткәре, республикада һәм җәмгыятьтә билгеле кеше була. Тышкы кыяфәте белән дә сөйкемле, озын буйлы, яхшы холыклы егет. Бәлки шушы сыйфатлары белән татар кызы Нәгыймәне үзенә караткандыр да...

Дөресен әйтергә кирәк, ул вакытта татарлар, бигрәк тә, Хәмзә бай кебек җәмгыятьтә билгеле кешеләр, башка милләтләр белән нәселне бутамаганнар, революциягә кадәр дә кыргыз-кайсаклар белән кыз бирү, кыз алышу булмаган. Ә инде революциядән соң, бигрәк тә 1920-30 елларда кыргыз элитасының, җитәкчеләрнең абсолют күпчелеге укымышлы татар кызларына өйләнгән. Татар кызлары гарәпчә уку-язуны да, русчаны да яхшы белгән, һөнәрле дә, йорт-җирне дә тәртиптә тоткан, кеше арасына чыгарга да күркәм булганнар, яхшы нәсел дә калдырганнар. Ә бай, укымышлы татар кызларын исә, үзләрен һәм нәселләрен саклап калу өчен, язмыш шулай кичәге чабаннар, батраклар белән гаилә корырга мәҗбүр иткәндер, кыргызларның тел ягыннан да, дин ягыннан да безгә якын халык икәнен дә онытмыйк...

Ә Хәмзә бай ничек кабул иткән соң яраткан кызының башка милләттән булган совет-партия җитәкчесе белән тормыш коруын? Ризалыгын биргәнме? Әллә инде бу хәлләрнең котылгысыз икәнлеген, шулар белән бергә барсаң гына нәселне саклап калып буласын сизенгәнме? Тагы Ринат Габделвәлиевнең истәлекләренә мөрәҗәгать итик, чөнки ул Караколда Нәгыймә апаның бертуган энесе Абдуллаларда яшәгән, ә аның хатыны Сәхибә ул чактагы вакыйгаларны яхшы белгән.

"Это знакомство тяжело воспринималась в семьи Нагимы, – дип яза Ринат Габделвәлиев. – В этом же 1925 году молодые поженились, по любви с первого взгляда. Супруга брата Нагимы, Абдуллы, Сахиба Фатыховна Мусина вспоминает: "Нагима с Торокулом встречались в тайне от родственников Нагимы в саду им. А.С.Пушкина". В это время Нагиме был 21 год и к ней сваталось много видных татарских парней. Новость о бракосочетании Торокула и Нагимы была воспринята (со слов моего дяди Абдуллы) равнодушно. Был ли соблюден мусульманский брачный обряд никах - не могу сказать. Комсомолка Нагима очень любила своих братьев и сестер. и с членами своей богатой семьи, имущество которой постепенно национализировалось, виделась по ночам в отдаленных углах огромного отцовского (бывшего) сада, боясь соглядатаев (шпионов) из НКВД. Душа Нагимы рвалась к своим любимым родителям, дом которых находился в двух шагах от ее квартиры, где она жила с Торокулом. Этот разрыв отношений с родственниками сохранился на долгие годы... В советское время у партработников такие корни (богатые, купеческие), мягко говоря, не приветствовались. И тем не менее теплые отношения с семьей по большому счету не были утрачены."[27]

Нәгыймә белән Түрәколның туе яки никах мәҗлесе булу-булмавы безгә билгесез, чөнки бу хакта мәгълүмат юк. Шул ук вакытта Нәгыймәнең апасы Гөлшаның 1925 елда Хәмзә бай йортында зур туй мәҗлесе булуын Асия Габделвәлиева үзенең истәлекләрендә яза. Әлбәттә, Нәгыймә белән Түрәкол арасында бу кисәк кенә килеп чыккан мөнәсәбәтләрне Хәмзә бай һәм Газизәбану тыныч кына кабул итә алмаганнардыр. Беренчедән, Түрәкол – Хәмзә байның һәм аның кебек хәлле катламның мал-мөлкәтен тартып алган совет хакимияте вәкиле, ни әйтәсәң дә, алар сыйнфый дошманнар булып чыгалар. Икенчедән, Хәмзә бай яраткан кызын үз тиңенә, татар кешесенә бирергә теләгән, ул вакытта кыргызлар белән гаилә кору бөтенләй булмаган. Әмма, әйткәнемчә, заманнар башка, тормыш башка, шартлар башка... Бәлки Хәмзә бай күңеленнән генә кызын, үзен һәм гаиләсен шушы танышлык аша саклап калырга тырышкандыр, әмма язмыш моның киресен әзерләгән...

Балаларының истәлекләреннән күренгәнчә, әти-әнисе Нәгыймә апага барыбер бирнә биргәннәр, 1937 елны Мәскәүдән Кыргызстанга кайтканда, поездга билет алу өчен, Нәгыймә апа аларны сатарга мәҗбүр була. Бу турыда Роза Айтматова менә нәрсә яза: "Она начала собираться в путь. Не стоит сравнивать крупных работников тех времен с нынешними. У них на тот момент денег не нашлось даже на дорогу. Мама была родом из богатой семьи, ей дали в приданое дорогие вещи: два персидских ковра, серебрянные ложки-вилки, какие-то вазочки. Все это добро она сдала в скупку."[28]

Күрәсез, ата-ананың мәрхәмәте Нәгыймәгә һәм аның балаларына иң авыр вакытта тагы ярдәмгә килә. Әлбәттә, алар исән вакытта, Караколда ук килешкән булырга тиешләр, моңа дәлилләр дә бар. Эш шунда, Нәгыймә апаның Чыңгызга кадәр дә баласы була, ул аны Караколда, ата-ана йортында таба, әмма бу ир бала озак яшәми, үлә. Бишкәккә баргач, мин бу турыда Роза ханымннан җентекләбрәк сорадым, ул моны раслады, әнисенең сөйләп калдыруы буенча, малайның исеме Риза булган, бик яшьли үлгән. Әмма Роза ханым баланың туган елын да, үлгән вакытын да әйтә алмады. Әгәр Нәгыймә белән Түрәкол 1925 елда өйләнешкән булсалар, ул бала 1926 елда туган һәм үлгән булырга тиеш. Әмма башка версияләр дә бар. Без аларын биредә язуны кирәк тапмадык.

Нәгыймә белән Түрәкол Караколда 1926 елның мартыннан 1927 елның февраленә кадәр яшиләр һәм эшлиләр, аннан Түрәколны иң авыр урыннарның берсенә – өлкәнең көньягындагы Җәләләбад каласына җибәрәләр. Биредә Түрәкол Айтматов ВКП (б)ның кантком комитетында җаваплы сәркатип һәм җир-су реформалары буенча комиссия рәисе була. Нәгыймә исә башы-аягы белән комсомол-партия-совет эшләренә кереп чума, өлкәдә хатын-кызлар белән эшләүне үз өстенә ала. Болары турында алдагы бүлекләрдә...

 

Нәгыймә белән Түрәколның бәхетле ун елы

Әйе, 1927-1937 еллар арасы Нәгыймә белән Түрәколның бәхетле еллары була, чөнки бер-берләрен өзелеп яраталар, яннарында дүрт балалары тупырдап үсеп килә, ил алдында эшләгән эшләре, яхшы исемнәре бар... Әмма аларны кайгы-хәсрәт тә әйләнеп узмаган – 1931 елда Нәгыймәнең әнисе Газизәбану, 1932 елда әтисе Хәмзә үлә, игезәк балаларының сыңары якты дөнья белән хушлаша... 1934 елда Нәгыймәнең абыйсы Сабирны, халык дошманы, дип, Үзбәкстанда атып үтерәләр... Әлбәттә, Нәгыймә белән Түрәкол да бу хәлләрне белгән, әмма яшьлек, кайнап торган тормыш дәрте, партия-совет идеалларына тугры булу аларны бернигә карамый шушы хакимияткә хезмәт итәргә этәргән... Ун елдан шушы ук хакимият, шушы ук режим үзенә эчкерсез хезмәт иткән бу фидакарьләрне, бу гаиләне, бу бәхетне чәлпәрәмә китереп, җимереп ташлар, мәңге төзәлмәслек йөрәк яралары ясар...

Әйткәнебезчә, 1927 елның башында Түрәкол Айтматовны Җәләләбадка партия-совет эшләрен җитәкләргә җибәрәләр, Нәгыймә дә ире белән билгесез якларга юл ала. Кыргызстанның көньяк төбәкләре һәрвакыт үзләренең бәйсезлеккә омтылышлары, баш бирмәүләре белән аерылып торган, биредә басмачылык та, хакимияткә яки башка халыкларга каршы фетнә-сугышлар да еш булып торган. Көньякта, нигездә, үзбәкләр яшәгән һәм яши, алар кыргызларга да, русларга да, коммунистларга да буйсынырга теләмәгәннәр, гел баш күтәреп торганнар. Түрәколны менә шул кайнап торган утлы казанга, җир-суларны бүләргә, колхозлар оештырырга җибәргәннәр. Хәер, яшь хатыны белән җайлы гына урнашкан Караколдан да аны өстеннән шикаять язып, милләтчелектә гаепләп озаталар, соңыннан бу шикаятьләрне 1937-38 елларда Түрәколга каршы кулланалар. Шикаятьләрне язучы ОГПУ җитәкчесе урынбасары Благов "...Линия Айтматова на протяжении всей склоки и до настоящего времени резко национальная", - дип Фрунзе шәһәренә хәбәр итә, "Из каракольского канткома отозвать Айтматова - секретаря окружкома"[29], дигән таләпне куя.

Миңа калса, Түрәкол Айтматовның татар байлары белән артык якынлашып китүе, үз тирәсенә Нәгыймәнең туганнарын туплый башлавы да чекистлар күзәтүеннән читтә калмагандыр. Архив документларыннан күренгәнчә, нәкъ шушы елларда Хәмзә бай бик дәртләнеп йорт-җирләрен, мал-мөлкәтен яңадан кире кайтарырга тырышып йөри, Мәскәүгә хатлар яза, ул бәлки киявенең дә ярдәменә өметләнгәндер яки бергә киңәшләшеп эшләгәннәрдер. Нәкъ шушы вакытта Түрәколны Караколдан җибәрәләр, Хәмзә байның улы Сабир да, ниндидер эзәрлекләүләр сәбәпле, бу чорда Караколдан Җәләләбадка күчә.

Әйткәнебезчә, монда да аларны авырлыклар һәм каршылыклар көтеп тора. "Джалал-Абадский кантон является одним из бывших гнёзд басмаческого движения, – дип чыгыш ясый бу хакта партия җитәкчесе Түрәкол Айтматов. – Басмачество разрушило хозяйство, обессилило дехкан, и оставило неизгладимые впечатления в сознании трудящихся масс. До настоящего времени эти отпечатки не изжиты из сознания дехкан и крестьян."[30]

Айтматовлар гаиләсе Җәләләбадта 1929 елның апреленә кадәр яши, Нәгыймә биредә комсомол комитетында һәм башкарма комитетта секретарь булып эшли. "10 ноября 1927 г. она избирается членом районной комиссии по проведению земельно–водной реформы... Некоторые земельные комиссии, пользуясь неграмотностью женщин, скрывали от них их право на землю. Кое–где по старой традиции земельный надел записывали на малолетних сыновей вдовы. Нагима Хамзеевна активно защищала права женщин, вела борьбу за наделение женщин землей и водой, разъясняла закон о реформе, добивалась отмены неправильных решений комиссий"[31], дип яза Нәгыймә Айтматова турында Кульбюбю Бектурганова.

Аннан Түрәколны Фрунзе шәһәренә чакыртып алалар, сәүдә һәм сәнәгать буенча халык комиссары итеп сайлыйлар, 1929 елның сентябреннән 1931 елның апреленә кадәр ул республиканың халык хуҗалыгы советы рәисе вазифасын башкара. "Теперь он занимается энергитеческими, топливными вопросами. проблемами создания перерабатывающей промышленности, строительства промышленных комбинатов, сахарного завода, железнодорожной ветки Фрунзе-Токмак, разработки проекта аэродрома, вопросами развития изыскательских работ на месторождения цветных металлов и др.", дип яза кызы Роза Айтматова, югарыда телгә алган китабында.

Әмма ул вакытларда җитәкчеләрне бер урында озак тотмаганнар. Түрәкол Айтматовны да хөкүмәт эшләреннән аерып, тагы көньякка – Араван-Бурин районына компартия секретаре итеп җибәрәләр, аннан инде ул 1933 елның ахырына кадәр Ош районында компартия рәисе була. Шул ук җир-су проблемалары, шул ук колхоз оештырулар, халык арасында, халык белән эшләү... Һәм Нәгыймә Айтматова да ире янәшәсенә басып, бу эшләрнең бер өлешен үз өстенә ала, ул күбрәк хатын-кызлар белән эшли, партия күзлегеннән карап, иске тормыш белән көрәшә, иң актив комсомолка-"кызыл яулыклы"ларның берсе була. Әлбәттә, бүгенге көн күзлегеннән караганда аның үзбәк-кыргыз хатын-кызлары арасында иске тормышка каршы көрәшеп йөрүе бераз сәеррәк тәэсир калдыра, чөнки бу активисткалар кайбер дини кануннарга, милли гореф-гадәтләргә дә каршы чыгалар. Шул ук вакытта кыз балаларны үсмер чактан сатып җибәрүләр, укытмау, хатын-кызга кол итеп, малга караган кебек карау белән дә яңа заман Айтматовалары инде килешә алмый, шуны халыкка да аңлаталар.

"С 1931 по 1933 г. Айтматова работает заведующей женским отделом Араван–Бууринского исполкома. Она близко к сердцу принимает все невзгоды земляков, помогает им в их житейских проблемах, в трудоустройстве, обучении и лечении, вносит предложения по улучшению их положения в советские и партийные органы. Благодаря своей нравственной чистоте, глубине и благородству характера, доброжелательному отношению она пользовалась глубоким уважением, большим авторитетом. Она была не просто верной и любящей женой Торокула Айтматова, но и его соратницей, разделяла с ним его взгляды. Они поддерживали, любили и берегли друг друга"[32], дип яза аның турында тарихчылар.

Аннан тагы Фрунзе, 1934 елның маеннан 1935 елның башына кадәр, Мәскәүгә укырга җибәргәнче, Түрәкол Айтматов Кыргызстан компартиясенең икенче секретары булып эшли, ул заман өчен бу бик зур дәрәҗә инде. Әмма Түрәкол да, Нәгыймә дә эшләгән эшләре белән масаеп йөри торган, аннан файдалана торган кешеләр түгел, аларның хәтта бер урында да үз йортлары булмый, яшь гаилә хөкүмәт биргән вакытлыча фатирларда көн күрә. Әйткәнемчә, ата-ананы сөендереп, бәхетле пардан бер-бер артлы балалар туа тора, аларны тәрбияләү Нәгыймә өстендә була. Нәгыймә белән Түрәколның ул чордагы балалары турында төрле чыганакларда төрлечә күрсәтелгән, туу вакытлары һәм урыннары шактый буталчык.

Бөтен мәгълүмат чараларында да беренче бала булып Чыңгыз бара, һәрхәлдә, без инде Нәгыймә апаның беренче баласы Риза исемле икәнлеген, аның бик иртә үлүе хакында яздык. Рәсми чыганакларда Чыңгыз Айтматовның туу елы – 1928 елның 12 декабре, дип, ә туган урыны – Шекер авылы, дип күрсәтелгән. Шул ук вакытта интернетта Чыңгыз Айтматов турында Җәләләбадта туган, дигән хәбәрләр дә бар, чөнки аның әти-әниләре ул вакытта нәкъ менә Җәләләбадта эшли һәм яши. Әмма иң гаҗәбе ул түгел, ә Чыңгыз Айтматовның туу урыны турында бөтенләй башка төрле хәбәр! Караколда вакытта, музей хезмәткәре, урта яшьләрдәге кыргыз хатыны безгә шаккатырлык хәбәр әйтте: "Чыңгыз Айтматов Караколда туган", – диде. Аңа бу хакта әнисе сөйләп калдырган, шәһәрдә моны белүчеләр булган. "Баласы белән авырлы вакытта Нәгыймә апа бик нык авырган һәм бәби табарга ата-анасы йортына кайткан", – диде ул.

Хәзер сенсацион хәбәргә төрле яктан килеп анализ ясап карыйк. Бу хәбәр шәһәргә туристларны күбрәк тарту өчен дә чыгарылган булырга мөмкин, чөнки дөньякүләм танылган язучының туган җирен карарга бирегә бөтен дөньядан килергә мөмкиннәр. Сабый чакта үлгән Риза белән дә бутаулары бар. Шул ук вакытта бу хәбәр дөреслеккә дә дәгъвә итә ала. Ул чорларда Хәмзә байның беренче оныклары барысы да Караколда, аның йортында туган. Бу турыда Хәмзә байның оныгы Ринат Габделвәлиев менә нәрсә яза: "В большом двухэтажном доме деда родились в 1918 году его первая внучка Асия и в 1927 году внук Фарид. С самого раннего детства здесь находился Чингиз, рождение которого было торжественно отмечено в семьи Айтматовых."[33]

Хәмзә байның ике катлы бу өе ул вакытта инде өлешчә хакимият карамагында булса да, ул аның белән ахыргача 1929 елда гына хушлаша. Димәк, Сабирның да, Шәрифнең дә беренче балалары Хәмзә бай йортында туган, ә нигә Нәгыймәнең баласы биредә тумаска тиеш ди? Ризасы монда туган бит! Һәм нигә шәһәр кызы Нәгыймә үзенең газиз баласын әллә кайдагы утсыз-юлсыз кышлакта табарга тиеш икән? Андый чакта һәркем үзенең ата-анасы янына сыена бит... Һәм Ринат Габделвәлиевнең тагы бер җөмләсенә игътибар итик – ул Чыңгызның Хәмзә бай йортында сабый чактан булуын әйтә, аның биредә келәмдә шуышып йөргән бер фотосы да сакланган, фаразларга караганда 1929 елның җәе булырга тиеш.

Әгәр Чыңгыз чыннан да Караколда туган булса, аның туган урынын әтисенең авылы Шекердә дип күрсәтү нигә кирәк иде икән? Кеше матур легенда өчен генә моңа бара алмый, чөнки бу зур ялган булыр иде. Бәлки, Нәгыймәнең бай баласы булуы комачау итмәсен, дип, тамырлар шулай яшерелгәндер? Теге чорларда бит Хәмзә бай гына түгел, хәтта Каракол үзе дә Айтматовлар тарафыннан артык искә алынмый. Каракол – бу нәсел өчен шомлы һәм серле тамга салынган урын кебек сизелә... Әллә шуңа күрәме, Чыңгыз Айтматов үзе исән вакытта әнисенең нәсел тамырлары турында, Хәмзә бай, аларның Караколдагы тормышлары турында документаль әсәрләр язып калдырмаган, югыйсә, Ленин һәм Дәүләт премияләре лауреаты, әллә ничә чакырылыш СССР халык депутаты, Кыргызстан бәйсезлек алганнан соң дипломатик эшләрдә булган Чыңгыз Айтматов өчен Караколның гына түгел, дөньяның бөтен архивлары ачык иде бит... 50нче еллар ахырында Нәгыймә апаның абыйсының улы Ринат Габделвәлиев нәсел тарихы белән кызыксына башлагач, Айтматовлар бу эшне кирәксенмәгәннәр, нигә кирәк үткәннәрдә казынырга, дигәннәр. Әлбәттә, моны Нәгыймә апаның байлар нәселеннән булуын белдерәсе килмәүдән, балаларына зыян килмәсен өчен шулай эшләгәннәрдер, дип тә аңлатырга була. Әмма монда бик тирән яшеренгән гаилә серләре дә булырга мөмкин...

Әйе, Нәгыймә апа нәселенең, хәтта аның белән бәйле Караколның да Айтматовлар тарафыннан читкә тибәрелүендә ниндидер сер бар, ул серне Нәгыймә апа үзе белән алып китте. Бәлки Чыңгызга әйткәндер, бәлки шуңа күрә әнисенең татар туганнары ягына, гомумән, татарларга, Караколга карата сак һәм битарафрак булгандыр? Бәлки берниниди дә сер юктыр, ул елларда документ тутыруда әллә ни тәртип булмаган, Айтматовлар урыннан-урынга күчеп йөргәндә, ул кәгазьләрнең кайберләре юкка чыгарга да мөмкин. Документ алыр яшькә җиткәч, аны үзләре яшәгән төбәктән, бу очракта, шул ук Шекердән дә яздырып алырга мөмкиннәр, аның өчен беркем йөзләрчә чакрым ераклыкта булган Караколга барып йөрмәгән... Һәм ничек язылган – шулай тарихка кереп калган – Чыңгыз Айтматов Шекер авылында туган. Тик нигәдер әтисе ягыннан туганнарның хатирәләрендә бу вакыйга берничек тә теркәлмәгән, һәрхәлдә, үзем укыган истәлекләрдә мин андыйларны тапмадым...

Ярар, кайда туса да туган, Нәгыймә белән Түрәколның беренче балалары булып Чыңгыз Айтматов исәпләнә. Икенче бала – Илгиз Айтматов, 1931 елның 8 февралендә, Фрунзе шәһәрендә туган, диелгән, ул киләчәктә дөньякүләм танылган галим, академик булачак. Бу вакытта Айтматовлар, чыннан да, Фрунзе шәһәрендә яшиләр, Илгизнең анда тууы табигый хәл. Ә менә Рево белән Люциянең кайчан һәм кайда туулары турында төрле чыганакларда төрлечә күрсәтелгән. Рево белән Люция – игезәкләр, Рево сабый чакта ук үлә. Кайбер чыганакларда алар 1934 елның 15 декабрендә Фрунзеда туган, диелә, кайберләрендә – Шекердә, диелгән, 1933 ел датасы да бар, Илгиз Айтматов хатирәләрендә бу игезәкләр Мәскәүдә тудылар, дип язылган, бу – 1935 елга туры килә, "Когда в Москве родились близняшки, родители назвали мальчика Рево, а девочку Люцией, вместе их имена звучали "революция". Так как Рево постоянно болел, его забрала к себе бабушка – папина мама. Рево умер в младинчестве."[34] Дөресе – игезәкләрнең туу елы 1934, урыны – Фрунзе шәһәре булырга тиеш, чөнки Түрәколның әнисе Айымкан, оныклары туган шатлыктан күчтәнәчләрен күтәреп, аларны күрергә Фрунзега килә, бу турыда Нәгыймә апа үзе сөйләп калдырган.

Кыргыз гадәте буенча, малайны Айымкан әбигә тәрбиягә бирәләр, ул аңа Эркинбек, дип исем куша, әмма алты ай тирәләрендә, бала кинәт кенә үлеп китә, әбисе аңа күз тиюне сәбәп итә. Бу хатирәләрдә барыбер очы-очка ялганмаган нәрсәләр бар. Бу игезәкләр 1934 елның декабрендә туган булсалар, 6 айдан Рево-Эркинбек үлсә, бу инде 1935 ел – Айтматовлар гаиләсенең Мәскәүгә киткән вакыты... Мин Люциянең улы Әсәннән әнисенең кайчан һәм кайда тууын төгәлрәк ачыклавын сорадым, әмма җавап булмады. Айымкан әбинең дә кайчан үлүен төгәл генә әйтүче булмады. Люция Кыргызстан хатын-кызлары арасында беренче инженер-энергитик, җәмәгать эшлеклесе була, хәзер инде вафат. Ә төпчек бала Розаның кайчан һәм кайда тууы билгеле, ул 1937 елның 8 мартында, Мәскәү шәһәрендә туа һәм аңа испан революционеркасы хөрмәтенә Розетта, дип исем кушалар, хәзер ул Роза булып йөри, танылган галим, педагог, җәмәгать эшлеклесе.

Тагы 35нче еллар башына кире кайтыйк...

Кыргызстанда партия-совет карьерасында иң югары баскычка менеп җиткәндә, Түрәкол Айтматовны эшеннән аерып алып, тагы Мәскәүгә укырга җибәрәләр, бу юлы – ЦК ВКП(б) каршындагы марксизм-ленинизм курсларына, аннан – Кызыл профессура институтына. Бәлки җирле түрәләрнең әлеге адымы артык актив Айтматовны карьера үсешеннән читләштерү өчен кирәк булгандыр, чөнки Кыргызстанда беренче секретарьга хәтле күтәрелү мөмкинлеге дә бар бит. Бәлки аны илдә башланган шомлы хәлләрдән шул рәвешле саклап калырга теләүчеләр дә булгандыр, әмма афәт Түрәколны Мәскәүдә дә куып җитә...

 Шунысын да әйтергә кирәк, "антисоветчина"да гаепләп, бу якларда инде кулга алулар һәм юк итүләр башлана, шул исәптән, Нәгыймәнең туганнарын да. Әйткәнебезчә, 1934 елда Сәмәрканда, халык дошманы, дип, Нәгыймәнең абыйсы Сабирны атып үтерәләр. Нәгыймә белән бертуган Гөлшаның каенесе Хәйдәр Чанышевны 1933 елда кулга алалар, милли "Социаль-Туран" партиясендә торуда гаепләп, атып үтерәләр. Бу турыда Ринат Габделвәлиев менә нәрсә яза:

 "При нахождении в следственном изоляторе в 1934 году у него пытались чекисты подтверждения участия Торекула Айтматова, в этой партии, что Хайдар Чанышев категорически отрицал. Эти данные я узнал из архивов Киргизии. Чанышев Хайдар был реабилитирован в 1957 году посмертно, как и Торекул жезде."[35]

Шулай итеп, Түрәкол Айтматовның баш өстендә кара болытлар инде куера башлаган була. Ул Мәскәүдә алардан берничә елга булса да котылып тора, гаиләсе белән бергә тагы берничә ел бәхетле яшәп кала... Балаларының истәлекләреннән күренгәнчә, Мәскәүгә ул башта берүзе китә, барып урнашкач, гаиләсен дә алдыра. Бу хакта кызы Роза Айтматова менә ничек искә ала:

"В январе 1935 года Торекул Айтматов был освобожден от должности второго секретаря Киробкома ВКП (б) в связи с его выездом в Москву на учебу в историко-партийный институт Красной профессуры. Обустроившись в общежитии института, через некоторое время, Торекул вызвал в Москву семью."[36]

Нәгыймә балалары белән Мәскәүгә җәй көне барган булырга тиеш, чөнки Чыңгыз Айтматов үзенең истәлекләрендә Арал диңгезе дулкыннарын да, Идел елгасын да бик яратып тасвирлаган. Тукталышларда балалар әниләре белән перронга чыкканнар, зур дөньяны күзәткәннәр, тизрәк әтиләре белән күрешү турында хыялланганнар, поезд белән бергә, Мәскәүгә ашыкканнар...

Айтматовлар гаиләсе башта Мәскәү тирәсендә кешедә торалар, аннан Түрәколга институтның тулай торагыннан ике бүлмә бирәләр, ул Воровский урамындагы 25нче йорт, 15нче фатир була. Нәгыймә балалар бакчасына тәрбияче булып урнаша, Чыңгыз мәктәпкә укырга керә, биредә ул рус телендә ике ел белем ала. Алга таба Чыңгыз Айтматовның әсәрләрен рус телендә яза башлавына бәлки шушы фактор да тәэсир иткәндер, чөнки Шекергә кайткач, андагы кыргыз мәктәбендә ул бер генә ел укый, аннан алар район үзәгенә күчәләр, Чыңгыз тагы рус мәктәбенә китә. Болары әле бераз соңрак, хәзер тагы Мәскәү хәлләренә, бигрәк тә, 1937 елга кире кайтыйк, бу бит Айтматовлар гаиләсенең соңгы тапкыр бергә булган чорлары... Балаларының истәлекләреннән күренгәнчә, алар җәйләрен, бөтен гаиләләре белән, Мәскәү тирәсендәге дача-йортларда ял итәләр. Димәк, Айтматовлар ял вакытларында Кыргызстанга кайтмаганнар, дигән сүз?

Инде әйткәнебезчә, 1937 елның мартында Айтматовларның төпчек кызлары Роза туа, аны тапканда, Нәгыймә бик нык чирләп кала, гомере буе астма һәм буыннар шешенүе һәм сызлавыннан газаплана. Хәер, ул беренче балаларын да авырлык белән күтәрә, соңгысында инде чире тагы да көчәя. Чыңгыз Айтматовның истәлекләреннән күренгәнчә, Нәгыймә апада тумыштан ревматизм булган. Аның өстенә, илдәге хәлләргә борчылу, үз гаиләсе, ире язмышы өчен хәвефләнү... 37нче ел әнә шулай шомлы башлана һәм көзгә таба кайгы аларның капкасын да кага...

"Так вот, мама рассказывала, что уже перед моим рождением обстановка была очень тревожная, – дип искә ала Роза Айтматова. – Прямо в роддоме, видимо, на нервной почве она тяжело заболела. Из Киргизстана шли нехорошие известия: все, чьи имена в республике были на слуху, оказывались врагами народа. Арестовывали близких друзей, знакомых родителей, сослуживцев отца. Причем дело было поставлено так. Утром в каждом номере газеты "Кызыл Кыргызстан" выходили списки людей, о которых плохо отзывались, а вечером за ними приезжал "черный ворон"[37]

Балаларының истәлекләреннән күренгәнчә, Түрәкол белән Нәгыймә, бу бәланең алар гаиләсенә дә киләсен сизенеп, балаларны саклап калу юлларын эзли башлыйлар. Чөнки ул вакытта ирен халык дошманы, дип кулга алсалар, хатынын да шул язмыш – төрмә көткән, ә балаларны, бер-берләреннән аерып, ятимнәр йортларына таратканнар. Түрәкол белән Нәгыймәнең иң курыкканы шул булган. Нәгыймә ирен бергәләп Кыргызстанга кайтып китәргә үгетләгән, ә Түрәкол аны, балаларны алып, үзеннән башка гына туган якларына китәргә күндерә алган. Һәм 1937 елның август ахырында, бөтен ил буйлап кулга алулар һәм юк итүләр иң котырган вакытта, Түрәкол хатынын һәм балаларын поездга утыртып, Кыргызстанга, үзенең туган авылы Шекергә озата. Ә тагы кая озатсын – Караколда беркем калмаган, Фрунзеда кайтуга кулга алулары бар, Хәмзә картның туган якларында да аларның Мәчкәрәдә калган нәселен беренчеләрдән булып сөргенгә сөргәннәр... Вакытлыча булса да качып котылу өчен бары тик тау араларындагы Шекер генә кала...

 Менә ул, Түрәкол Айтматов, Мәскәү шәһәренең Казан вокзалыннан хатынын һәм дүрт баласын язмышлары поездына утыртып җибәрә...

"Раздались свистки, отец сошел на перрон. Поезд постепенно набирал ход, отец вначале шел, а потом долго бежал наравне с нашим вагоном, задыхаясь и махая рукой... Я сразу же при входе в купе занял место на верхней полке. Не знаю почему, но я знал, что больше мы не встретимся с отцом, что в последний раз я вижу его, вижу, как натыкаясь на людей, он бежит в белой косоворотке по перрону вслед за поездом, уносящим навсегда его детей и жену. Уткнувшись в подушку, я горько рыдал, чувствуя в груди застывший комок, который, казалось, никогда уже не растает. Этот твердый комочек не давал мне покоя. Быстро стемнело, за окнами - непроглядная мгла, только колеса стучат на стыках, а я все не могу унять слезы. Чувствуя временами прикосновение теплых маминых рук к моим вздрагивающим детским плечам, слышу ее ласковый, тихий голос:

- Мы не одни, сынок. Мы не одни. Смотри, сколько вокруг людей.

Там, в купе, лежа на верхней полке, я глядел сквозь слезы на темень за окном и прощался с безмятежным детством, понимая, что теперь я, как старший мужчина в семье, ответственен за маму, братишку и двух крохотных сестренок."[38]

Әйе, бу поезд гасырларга тиң кара көннәр буе бу ятимнәрнең язмышлары буйлап озак чабачак әле...

Ә кайгы поезды артыннан, газиз хатынын һәм балаларын соңгы тапкыр күргәнен сизенеп, ата кеше йөгерәчәк...

Гасырларга тиң кайгылы көннәр буйлап йөгерәчәк әле ул алар артыннан...

Үзен 1938 елның ноябрендә Фрунзе шәһәрендә атып үтергәч, балаларын эзләп, Ала-Тау өсләрендә аның җаны очып йөриячәк, олы улы Чыңгыз да 2008 елның җәендә аның янына килеп яткач кына ата кешенең җаны тынычлык табачак...

Нәгыймә сөекле иренең үлгәнен бары тик 1957 елда гына беләчәк, ул гомер буе аны көтеп яшәячәк, олы мәхәббәтләренә тугры булып калачак...

Ә хәзергә ул, 32 яшьлек татар хатыны, дүрт баласын кочаклап, билгесезлек каршына бара...

Аларны саклап калыр өчен, ул гомерен, сәламәтлеген, яшьлеген корбан итәр, әмма кешелек дөньясына даһи Айтматовлар нәселен тапшырып китәр...

 

(Дәвамы бар)

 

 

[1] Кукморский край. – Казань: 2008. - стр.37.

[2] Кукморский край. – Казань: 2008.  - стр.38.

[3] Татарстан яшьләре – 2008, 23 август.

[4] Мәрҗани Ш. Мөстәфадел-әхбар фи-әхвали Казан вә Болгар. – Казан:1989. – 230 бит.

[5] Тарасов А. Последние научные достижения по теме - Татары Саровского края. – Нижнекамск: 1997. – стр. 1.

 

[6] Тарасов А. Последние научные достижения по теме - Татары Саровского края. – Нижнекамск: 1997. – стр. 8.

[7] Әхмәтҗанов М. Татар шәҗәрәләре. – Казан: 1995. - 26 бит.

[8] Исхаков Д. Татар милләт календаре. – 2003 ел. –  276 бит.

 

[9]   Абдулвалиев Р. Хамза из Мачкары, дед Чингиза. – Бишкек: 2013. – стр.37.

[10] Эстафета памяти. Научно-практическая конференция "Вклад татаро-башкирского сообщества в социально-экономическое развитие и культуру Иссык-Кульской области и города Каракол". – Каракол: 2012. – стр. 21.

 

[11] Габдулвалиев Р. Хамза - дед Чингиза. – Слово Кыргызстана. – 1993, 9 октября.

[12] Эстафета памяти. Научно-практическая конференция. – Каракол: 2012. – стр. 46.

[13] Эстафета памяти. Научно-практическая конференция. – Каракол: 2012. – стр. 7.

[14] Айтматов Ч. Фильм "Белые сны, по дороге домой".

[15] Эстафета памяти. Научно-практическая конференция. – Каракол: 2012. –  стр. 16.

[16] Эстафета памяти. Научно-практическая конференция. – Каракол: 2012. – стр. 6.

[17] Эстафета памяти. Научно-практическая конференция. – Каракол: 2012. – стр. 31.

[18] Эстафета памяти. Научно-практическая конференция. – Каракол: 2012. – стр.8.

 

[19] Абдулвалиев Р. Хамза из Мачкары, дед Чингиза. – Бишкек:2013. –  стр. 20.

 

[20] Айтматова Р. Белые страницы истории. Мои вспоминания... – Бишкек: 2013. – стр.130.

[21] Абдулвалиев Р. Хамза из Мачкары, дед Чингиза. – Бишкек: 2013. – стр.16.

 

[22] Айтматова Р. Белые страницы истории. Мои вспоминания... – Бишкек: 2013. – стр, 136.

[23] Абдулвалиев Р. Кладовая памяти. - Газета "Кутбилим". Кыргызстан: 2014, 3 октября..

 

[24] Айтматова Р. Белые страницы истории. Мои вспоминания... – Бишкек: 2013. – стр.132.

[25] Сасыкбаев С. “Апаларым”. – "Азат хатын" журналы: 1987, №11, 16 бит.

 

[26] Абдулвалиев Р. Кладовая памяти (часть 2). – Газета "Кутбилим". – 2014, 14 ноября.

[27]  Кладовая памяти (часть 2). - Газета "Кутбилим". – 2014, 14 ноября.

[28] Айтматова Р. Слово Кыргызстана. – 1994, 10 декабря.

 

[29] Айтматова Р. Белые страницы истории. Мои воспоминания...– Бишкек: 2013. – стр.230.

[30] Айтматова Р. Белые страницы истории. Мои воспоминания...– Бишкек: 2013. – стр.231.

[31] Кульбюбю Бектурганова. http://www.msn.kg/ru/news/13293/

[32] Кульбюбю Бектурганова. http://www.msn.kg/ru/news/13293/

[33] Габделвщлиев Р. “Идел” журналы. – 1996, №5 ,57 бит.

[34] Абдулвалиев Р. Хамза из Мачкары, дед Чингиза. – Бишкек: 2013. – стр. 53.

[35] Абдулвалиев Р. Хамза из Мачкары, дед Чингиза. – Бишкек: 2013. – стр. 34.

[36] Айтматова Р. Белые страницы истории. Мои воспоминания...– Бишкек: 2013. – стр.157.

[37]  Айтматова Р. Слово Кыргызстана. – 1994, 10 декабря.

[38] Айтматов Ч. Детство. – Бишкек: 2011. – стр.30.