Логотип Казан Утлары
Публицистика

ТАТАР ӘДӘБИЯТЫНДА МОХТАР МУТИН ОБРАЗЫ (ахыры)

(Башыннан УКЫГЫЗ)

(М. Мирза “Мохрат” драматик поэмасына рецензия)

Король Лирда «халык» төшенчәсе дәүләтчелек белән тыгыз бәйләнә, дәүләтчелекне югалту кешеләрнең халык төркеменә әверелүенә китерә («халык булудан бизгән кавем»)[16]. М. Мутин исә кешенең бөеклеген, аның үз кайгысы өстеннән күтәрелеп, башкаларның бәхетсезлеген  аңлавында, үз халкын авыр хәлдән чыгара алуында күрә.

Лир өрәге 9 күренештә кабат күренә. Монда король үзенең күрәзәчелек сәләтен күрсәтә. Лир Мохтарның төрмәдә каравылчы этләр тарафыннан үтерелүен  күрә.

Театраль сюжет драма төзелешендә дә чагыла. Безнең күз алдыбызда антик традицияләрне алга сөргән, хорга мөһим урын биргән әсәр килеп баса. Хор партияләре сәхнәдә барган күренешләрне сурәтләгән шәрехләр (комментарийлар) төсен ала. Алар барысы да фәлсәфи характерда һәм кешенең асылын, билгеләнешен табуга юнәлгән («Ана-бала җыры», «Туу-үлү арасында – Мең төрле төс, мең төрле көч», «Без туфрактан яралганбыз», «Карурманнарга кердек без», «Агыйдел ярлары»).

Драматик поэманың тексты үлем хәлендәге тоткын М. Мутин хыялындагы цитаталарның чыганакларын табарга тиешле укучы / тамашачы белән интеллектуаль уен төсен ала. Театраль сюжет биографик материал аша гына түгел, Шекспирдан алынган цитаталар аша да чынга ашырыла:

«Я мир считаю тем лишь, что он есть.

У каждого есть роль на этой сцене»[17] (О. Мандельштам тәрҗемәсе).

М. Мирзаның драматик поэмасындагы тормыш трагик геройны Газап дигән роль уйнарга мәҗбүр итүче аяусыз режиссёрга әверелә.

Геройның дөньяга карашын сурәтләүдә Шекспирның әсәрдә тулысынча яңгырый торган 94 нче сонеты зур роль уйный. Әлеге сонетның эчтәлеге шәрехләүчеләрдә бәхәсләр уята. Версияләрнең берсе буенча, беренче ун юлда сүз ниндидер әхлакый камиллек, үрнәк турында бара. 10–14 юлларда әхлакый камиллеккә янаган куркыныч турында кисәтү бар. Икенче версия буенча, беренче ун юлның эчтәлеге бары тик ирониядән генә гыйбарәт, йомгакта ул гаепләүгә әверелә: әхлакый камиллек ят кулларда уенчыкка әверелергә мөмкин. Тәрҗемәдән күренгәнчә, М. Мирза беренче караш яклы[18].

Король Лир каршында үзенең тормыш стратегиясен ачыграк күрсәтү өчен, актёр М. Мутин Г. Тукайның «Китмибез» дигән атаклы шигыреннән цитата да китерә[19].

Хор башкаруындагы «Карурманнарга кердек без» җырында «Кара урман» дигән татар халык җырының төп образлары җанлана.

Драматик поэмада без биографик планның легендар план белән үрелүен күрәбез. М. Мирза актёрның фаҗигале амплуасын тудыра торган фактларны сайлап ала, биографик нечкәлекләргә артык зур игътибар бирми. Икенче пәрдәдә автор укучыларны геройның шәхси тормышындагы уңышсызлыклар белән таныштыра. Актёрның Елизавета исемле хатынының әхлакый бөлгенлеге, М. Мирза фикеренчә, мәхәббәт хакына ата-баба диненнән баш тартуы белән аңлатыла. Әлеге персонажны тасвирлау өчен, язучы фаш итү алымын куллана: ялгызы калгач, Елизавета Гайсәгә гыйбадәт кыла. Шулай итеп, рухи хыянәт, геройның тормыш шартларына яраклашуны үз стратегиясе итеп кабул итүе темасы калкып чыга.

Тамашачыларны актёрның театр мәйданында ясаган беренче адымнары белән таныштырып, язучы сәнгатькә корбан китерү темасын үстерә. Театр хакына М. Мутин үз «даирә»сеннән чыга, динен һәм ата-бабаларының тормыш рәвешен оныта. Мәгълүм булганча, 1906–1908 елларда М. Мутин Оренбург мөселманнарының дини җыенында хисапчы булып эшли, ә 1910 елда «Сәйяр» труппасы актёры була[20].

3–4 күренештә М. Мутинның тормыш сызыгы фаҗигале төс ала. Өченче күренештә тамашачылар актёрның замандашлары һәм хезмәттәшләренең, үз тормышларын саклау өчен, индивидуалистик башлангычка өстенлек биреп, аны кулга алдыруларының шаһитләре булалар.  М. Мирза театраль сюжет дәвам иткән Ленин-Сталин чорын тасвирлау өчен бик тирән метафора куллана. Автор большевиклар режимын Колизейдагы христианнарны үтерүе белән истә калган Рим императоры Неронның идарә итүе белән чагыштыра. М. Мутин иле канлы театр төсен ала. Шулай итеп, хаким һәм халык темасы салмак кына кешеләр язмышы белән канлы уеннан ләззәт алган тиран темасына килеп тоташа. Билгеле булганча, Колизейда узган канкойгыч гладиатор сугышлары дистәләгән мең тамашачыны киеренкелектә тоткан. М. Мирза тоталитар хакимият басымы астында тугандаш бәйләнешләр өзелгән,(«Ата – кызын, ана / Оныттырган») ә кешедә хайван инстинктлары өстенлек алган чорның фаҗигале асылы турында фикер йөртә[21]. Нәтиҗәдә дәүләт торган саен концлагерь, колбиләүче дәүләт сыйфатларын ала бара.

М. Мутин кебек иҗади шәхеснең язмыш сызыгы суд күренешләрендә, Тройка утырышларында иң югары драматик ноктасына җиткерелә. Беренче трагик актёрдан көнләшүчеләр аны индивидуальлектә, халыкка карата ихтирамсыз, дан-шөһрәтле мөнәсәбәттә булуында гаеплиләр, аның буржуаз тамырларын искә алалар (М. Мутиндворяннар нәселеннән чыккан кеше). Соңгы сүз исә герой авызыннан әйттерелә, ул сәхнәнең үзе өчен дан-шөһрәт аренасы түгел, ә хезмәт мәйданы булуын белдерә.

5–6 күренештә герой кыйммәтләрне яңадан бәяләү этабын кичерә. Автор җитлеккән геройны үзенең яшьлектәге, шәкертлек чорындагы чагы белән күрештерә. Яшь Мутин туган төбәгенең замандашларының акылларын биләп алган революция өчен түләгән канлы бәясе турында уйлана. 6 нчы күренештә каһарман күзаллавында туганнары: кыю ат карагы Искәндәр, башкорт хөкүмәтенең финанс бүлеге мөдире, хәрби совет рәисе урынбасары, эчке эшләр комиссары уйчан дәүләт эшлеклесе Илдархан, шулай ук әтисе Исхак Мутин образлары яңара. Алар белән бергә төп герой вакыйгаларның һәм үзгәрешләрнең бөтен асылын, тирәнлеген аңларга тырыша. М. Мутин чын күңеленнән  халыкның Гражданнар сугышы учагыннан чыга алачагына ышана.

7–8 хәрәкәттә М. Мутинның шәхси фаҗигасе Сталин репрессияләренең корбаны булган К. Тинчурин исеме белән бәйле сюжет сызыгында тагын да көчәйтелә. Ике замандашның, ике иҗади шәхеснең халыкның революциядәге роленә булган карашларын күрсәтеп, автор яңадан антитеза алымына мөрәҗәгать итә. К. Тинчуринның, автор фикеренчә, М. Мутиннан күпкә алдарак революциядән күңеле кайта, һәм ул чын күңеленнән татар халкының киләчәк язмышына борчылып яши. Аның пессимизмы революция чорындагы фаҗигале вакыйгаларга бәйле. Драматург халыкның зирәклегенә ышана, аның эчке потенциалына өметләнә. Большевистлар лозунглары әсирлегендә булганда, М. Мутин киләчәккә оптимизм белән карый.  Драматург һәм актёр диалогында иҗади шәхеснең тоталитар чордагы фаҗигале язмышы темасы үстерелә. М. Мирза фикеренчә, К. Тинчуринның «Ил» драмасы берничә редакция кичергән. Драматург үз ниятен идеология басымы астында төзәтергә мәҗбүр була, шуңа күрә Тинчурин шигъри драмада «Ил»нең беренче вариантын яндыра. М. Мутин, камерага эләккәч, К. Тинчурин биргән бәя һәм фаразларның дөреслеген аңлый һәм шулай ук революцион юлның ялгышлыгына инана. Автор, бу театр эшлеклеләре язмышларының бердәмлеген ассызыклау өчен, аларның иҗади каршылыклары турындагы мәсьәләдән махсус кача.

Драматик повесть геройның фаҗигале үлеме белән тәмамлана. Автор  фикере буенча, М. Мутинны Шекспирның 94 сонетын уку өчен кулга алалар. Биографик сюжет 10 күренештә тәүбә итү темасы белән тәмамлана. Кулга алынган М.Мутин яшьлегеннән килгән шәкерт чагы белән кабат очраша һәм үзенең, замандашларының хаталары өчен Аллаһы Тәгаләгә тәүбә итә, Тинчуриннан гафу сорый. Трагик актёр үлгәндә дә туган иле турында уйлана.

10 күренештән торган «Мохтар» драматик поэмасы иҗтимагый һәм шәхси конфликтка нигезләнгән әсәрдә вакыйгаларны сурәтләүнең драматик ысулы белән характерлана. Әсәр төзелеше монологлар, персонажлар арасындагы диалоглар һәм ремаркаларга нигезләнгән. Шигъри драмадан аермалы буларак, без биредә эпик башлангычның өстенлек итүен күрәбез. Тамашачылар алдында психологиягә, дөньяга булган карашлар төрлелегенә нигезләнгән конфликт туа, анда каршылыклар объектив өлкәдән баш герой Мохтар Мутинның шартлы рухи дөньясына күчә. Бу башка персонажлар белән бәрелештә чагылган тышкы драматизмның түгел, ә характерның эчке драматизмы көчәюгә китерә. Сәхнәдә барган хәлләр – үлеп баручы герой кичергәннәр белән аның авыру аңында туган уй-фикерләр кушылмасы. Мондый гадәти булмаган сюжет тудыру алымы укучыда һәм тамашачыда аны кабул итүдә объектив кыенлыклар тудырырга мөмкин, чөнки бу алардан зур эрудиция таләп итә.

Әсәрдәге эпик башлангыч, безнеңчә, драматургик башлангычны басып китә, бу исә сюжетның сүлпәнәюенә китерә, хәрәкәт, динамика җитми ашлый. Автор еш кына антагонист персонажлар арасында сүз көрәштерү алымын куллана. Мохтар Мутин исә әсәрдә үз-үзе белән конфликтта булган һәм тормыш хәлләренә каршы килгән фаҗигале герой амплуасында сурәтләнә.

Шулай итеп, бөек трагик М.Мутин образы татар әдәбиятында прозаик И.Сәлахов һәм шагыйрь М.Мирза иҗатында очрый. Ике язучы да татар халкының сәләтле улы турындагы истәлекләрне мәңгеләштергә тели. Алар актёрны, һичшиксез, фаҗигале шәхес итеп кабул итәләр.

И. Сәлаховның «Колыма хикәяләре»ндә күренекле актёр образы автобиографик геройның трагикның соңгы көннәрен сурәтләгән истәлекләре аша бирелә. Биредә мелодраматизм рухы белән сугарылган документаль башлангыч өстенлек итә. Әсәрнең төп проблематикасын ачуга «тану эпизоды» булыша.

М. Мирза Мутин образын башкача – чынбарлык һәм уйдырманың кушылмасы булган пространствода кора. Хикәядә биографик башлангыч юк диярлек. Автор атаклы трагикны аның төп рольләре һәм спектакльләре даирәсенә күчерә. Бу исә әсәрдәге театраль сюжет үстерелешенә этәргеч булып тора. М. Мирза биредә уен стратегиясен уңышлы куллана. Текст үзе цитаталар аша мәңгелек мәдәни традицияләргә юллаучы интеллектуаль уен төсен ала. Киң тарихи фонда күрсәтелгән герой язмышында замандашларының тормышы, язмышы чагыла.