Логотип Казан Утлары
Повесть

Штурман язмалары (дәвамы)

(Башыннан УКЫГЫЗ)

1945 елның 9 август иртәсендә авиациянең көчле бомбага тотуыннан соң 3 фронтның да алдынгы частьлары берьюлы һөҗүмгә күчте. Байкал арты фронтына Монголиядән Гоби чүле аша үтеп, Зур Хинган сыртын кичү һәм стратегик әһәмияткә ия Манчжурия үзәге Мукденны алу бурычы куелган иде. Сугыш башлануга безнең 29нчы номерлы гвардия полкы Чита янәшәсендәге базадан Монголиянең Тамцак-Булак аэродромына күченде. Полкыбызга генерал Кравченко командалык иткән танк колоннасын озата бару, аны ягулык-майлау материаллары, сугыш кирәк-ярагы, личный составны азык-төлек белән тәэмин итү йөкләнде. Монда, көнбатыш фронттагыдан аермалы буларак, турыдан-туры ут эченә барып керергә туры килмәсә дә, чиксез тоелган Монголия далаларында алга ашыккан танкларны эзләп табу һәм кыр шартларында очкычларны җиргә төшереп утырту җиңелләрдән түгел иде. Төп авырлык һаман шул штурманнарга инде. Шулай да алдыбызга куелган бурычны намус белән башкарып чыктык, коры җир гаскәрләрендә төп удар көч саналган танк колонналарының алга баруында бернинди өзеклек тудырмадык. Нәтиҗәдә, 19 августка Кызыл Армия частьлары Мукденны басып алды һәм дошманның зур группировкасын әсирлеккә төшерде, шул исәптән Манчжурия императоры Пу Ины да.

Япония капитуляция турындагы актка 1945 елның 2 сентябрендә генә кул куйса да, чынлыкта инде бу вакытка аның төп каршылыгы сындырылган, бөтен фронтларда җиңелү арты җиңелү ачысы кичерә башлаган иде. Августның 18еннән 27сенә кадәр Һава десантлары төшереп Харбин, Фэнтянь, Синьцзин, Цзилин, Редзюне, Дайрэне, Хэйдзе һәм башка пунктлар кулга төшерелде.

18 августта Курил утрауларын кайтару буенча десант операциясе башланды һәм ул берничә көн эчендә Җиңү белән төгәлләнде. Бер үк вакытта Сахалин утравының көньяк өлешен дошманнан чистарту өчен коры җир операциясе үткәрелде.

Соңыннан билгеле булганча, өч атнадан артык барган сугышларда Япония 84 мең солдат һәм офицерын югалткан, 600 меңләбе әсирлеккә төшкән, ә Кызыл Армия 12 мең кешесен югалта. Капитуляция турында акт булуга карамастан, Япония белән СССР арасындагы сугышның тәмамлануын рәсми рәвештә раслаучы килешү 1956 елның 12 декабрендә ике арада “Мәскәү декларациясе” кабул ителгәч кенә үз көченә керә.

Япония белән сугыш тәмамланганнан соң, безнең ерак араларга очучы 29нчы гвардия авиаполкын 10нчы һава армиясе составына күчерделәр. Полкның төп базасы Көньяк Сахалиндагы “Сокол” аэродромында. Хәрби шартларда булмаса да, еш кына билгеләнгән маршрут буенча очышлар ясыйбыз, илебез күген чит ил самолетларының провокацион үтеп керүләреннән саклыйбыз. Шулай да миңа монда озак хезмәт итәргә туры килмәде, 1945 елның көзендә, яңа гына оешып килүче 331нче номерлы хәрби-транспорт авиация полкына күчәргә тәкъдим иттеләр. Тәкъдим кызыктыргыч – эскадрилья штурманы вазифасы! Ел ярым бер табактан ашаган, соңгы сынык икмәкне урталай бүлешкән, еш кына югарыдан ирештерелгән әмерне үтәгәндә бергәләп үлем белән күзгә-күз очрашкан экипажың белән аерылышу җиңел түгел әлбәттә. Менә ул, яшь булса да, осталыкта тәҗрибәле очучылардан кимен куймаган Иван Коломиец, киң күңелле икенче очучы Петр Псел, борттехник Геннадий Пак, укчы-радист Жора Хмарев, эскадрилья штурманы Евгений Бондаренко, звено командиры Михаил Шевцов һәм башка бик күп иптәшләр. Сезнең белән әүвәл немец фашизмын, аннары япон милитаризмын җиңүдә бергәләп үткәргән киеренке көннәрне, атналарны һәм айларны һич онытмам, сез үзегез дә күңелем түрендә мәңге сакланырсыз! Әгәр якты дөньяларда кабат очрашырга язмаган булса, хуш, бәхил булыгыз!

Кочаклашып аерылышу мизгелләре, алар җиңел түгел...

Яңа оешкан 331нче номерлы хәрби-транспорт авиация полкы мин элек хезмәт иткән 29нчы гвардия авиаполкы кебек үк Сахалин утравына урнашкан. Аерма шунда гына: аның беренчесе “Сокол” аэродромында булса, икенчесе – “Гастелло”да (соңрак Шахтерск аэродромында). “Күрде инле безнең башлар”, дигәндәй, 1945 елның октябреннән 54нче елның октябренә кадәр, әлеге полкта 9 ел хезмәт итү дәверендә нинди генә яңа авиатрассаларны үзләштерергә туры килмәде. Бигрәк тә Чукотка ярымутравына илтүче маршрут үзенең катлаулылыгы һәм кырыслыгы белән хәтергә аеруча тирән уелып калды. Биредә кышлар озын, һава температурасы еш кына минус 50 градуска җитә. Охотск, Магадан, Сеймчан, Маркова, Анадырь аэродромнарында тукталышлар ясап очарга туры килә иде. Аларның кайберләре таулар арасына урнашкан һәм анда еш кына буран котырына, мондый шартларда чак кына ялгыштыңмы – һәлакәт дигән сүз! Һава торышы көйсезләнеп китсә, төп базадан чыгып, кабат әйләнеп кайтканчы юл сәфәренең берничә көнгә сузылуы гадәти күренешкә әверелә. Камчатка, Курил утрауларына еш очтык. Аралары якынрак булгангадырмы, аул очышлар Чукотка белән чагыштырганда җиңелрәк тоелды.

Сахалинда хезмәт иткән 9 ел эчендә командование тарафыннан “Кызыл Байрак”, ике “Кызыл Йолдыз” ордены һәм “Аеруча хезмәтләр өчен” медале белән бүләкләндем. Күрсәткән тырышлыгымны бәяләптер, мине отряд штурманы дәрәҗәсеннән полк штурманы урынбасарына кадәр күтәрделәр. Хәрби дәрәҗәмне өлкән лейтенанттан майорга кадәр җиткерделәр. Яңа дусларым барлыкка килде. Шулардан Дмитрий Костин, Александр Сорокоумов, Николай Смирновлар белән бер-беребез өчен җаннарыбызны да бирергә әзер идек дисәм, һич арттыру булмастыр; Петр Зыков, Владимир Зюзиков, Николай Кожаринов, Иван Калуга, Василий Трубицын һәм башка кайберәүләр белән дә аралар җылы иде. Шуңа күрә дә, алар мине 1949 елның июнь аенда туган ягыма отпуск ялына озатканда: “Бу юлы полкка ялгызың гына әйләнеп кайтма, парың да булсын!” – дип әйтеп калдылар. Егерме сигез яшемә җитеп, әле һаман үз куышымны корырга өлгермәгән мин-буйдакка дус-ишләремнең сүзләре бер әманәт кебек тоелды. Күбесе инде күптән гаилә корган, хатыннары белән балалар үстереп ятучы хезмәттәшләрем дөрес әйтәләр – парлы булырга инде күптән вакыт!

 

Насыйп яр

Зиратта ата-анам каберен тәртипкә китереп, бер-ике көн кунак булгач, Можгада көн күрүче Мәүлидә апамнарга барып кайтырга уйладым. Ул инде Сахалинга язган хатларында күптәннән: “Бик сагындым үзеңне, энем, күрәсем килә. Отпуска кайткач, безгә килмичә кала күрмә”, – дип кат-кат үтенгән иде. Сеңелкәш белән миннән шактый өлкәнрәк яшьтәге, әти-әни урынына калган бертуган апаңны ничек танымыйсың ди – озакка сузмыйча барырга карар кылдым. Можгада үземнең киләчәк тормышымны тамырдан үзгәртәчәк, аны яңа мәгънә белән тутырачак насыйп ярымны очратырмын дип күз алдына да китермәгән идем әлбәттә.

Кешенең язмышы туганчы ук маңгаена язылган була, диләр бит, күрәсең, дөрестер. Апамнар күршесендә яшәүче Можга егете әйдә, кичке уенга чыгабыз, дип чакыра кергән иде. Гатифә апам әллә аның белән алдан ук сүз берләшкән, әллә очраклы туры килүе, тик туганым:

– Бар, Вәгыйз, бар, өйдә генә утырмассың ич, күңел ачып кайт, татар яшьләре танцылар оештыра анда, гармунда уйныйлар, җырлыйлар-бииләр, – дип элеп алды.

Үзем дә ялыктыргыч казна хезмәтеннән, бертөрлелектән туйган идем, кызык тоелды. Юл чемоданымнан гражданкада чакта алган костюм-чалбарымны кияр өчен әзерләнә башлавымны күреп, Гатифә апа кул ишарәсе белән туктатты.

– Энекәем, ир-егеткә хәрби кием килешәрәк төшә ул, зинһар, очучы-офицер формасыннан чыксана”, – дигән була, үзенең миңа күрсәтмәскә тырышып, күрше егетенә күз кысканын шәйләдем. Инде аларның алдан сөйләшеп куйганнарына шигем калмады. Үпкәләмәдем, минем җайны кайгыртуы ич.

“Алтылы”, “Сигезле”, “Йөзек салыш” уеннары уйныйлар икән. Баштарак дустым белән бер читтәрәк басып карап кына тордык. Парлы биюләр башлангач, күрше егете җыйнак, зифа буена килешеп торган ак күлмәкле яшь кенә кызга төртеп күрсәтеп, аны танцыга чакырып кыстарга кереште. Дөресен әйтим, мин аңарга, кичә оештырылган җәйге мәйданчыкка аяк басуга ук игътибар иткән идем: йөзеннән нур бөркелеп торучы бу яшь зат ничектер игътибарны үзенә тарта, аңа караган саен, карыйсы гына килә. Минем өчен яшьрәк шул, дигән уйны күңелем эчкәресендә абайладым. Ак күлмәкле кызыкай бу юлы иптәш кызы белән вальста бөтерелүчеләргә кушылмаганннар, бераз хәл җыю нияте беләндерме, түгәрәк кырыенда нидер серләшәләр. Илдар (яңа танышымның исеме шулай) инде барып җиткән, тегеләргә сүз дә кушкан. Телгә “беткән” ахрысы, ара-тирә көлешеп, гапь куертулары, егетнең кулларын бутый-бутый җиңелчә генә әңгәмәдәшләренең иңнәренә орынып куюларыннан чак кына көнләшеп тә куйдым.

Кызлар белән аралашырга гомер бакый кыюлыгым җитмәде, андагы гаярьлекнең хет чиреге миндә булса икән ул. Чү, мине чакырып Илдар кул изи түгелме? Менә, агай, әйтерең бармы?

Уй белән ихтыярымны туплап, “өчлек” янына юнәлдем. Гасабилануларым юкка булган, Илдар минем һәм әтиемнең исемнәрен, очучы-офицер икәнлегемне әйтеп кызларга таныштырды. Шаяртып:

– Әллә, кызлар, җирәбә саласызмы, мондый егет асыллары җирдә аунап ятмый ул, – дип тә өстәде.

– Шуның белән һәркемгә үзен иркенрәк тотар өчен мөмкинлек туды. Әллә ни арада Мансураның (ак күлмәкле кызның исеме шулай икән) иптәшен танцыга алып кереп тә китте, миңа теләсәм-теләмәсәм дә этикет кушканча, Мансураны вальска чакырмыйча чара калмады.

Бер күрүдә гашыйк булу дигәннәре шулдыр инде, озын сүзнең кыскасы: миңа – Мансура, Мансураның күңеленә мин хуш килгәнбез, һәм без шушы кичтән соң атна-ун көн чамасы урамда җәйге төннәрне кыскартып йөргәннән соң, тормышыбызны гомерлеккә бергә бәйләргә булдык. Мансурага 18 яшь кенә булса да, аның фикер сөреше 25 яшьлекләрнеке кебек, Асия исемле апасы бар. Нурислам абыйсы – фронтовик. Кыз туганнары һәм әти-әниләре янында үз йортлары белән яшиләр.

Мансураның әнисе биш вакыт намазын калдырмый (ул заманда хәтта куркынычрак та эш) икән – мулла чакыртып, никах укытуны төп шарт итеп куйды. Коммунист-атеист булсам да, монысына гына күнәргә була инде ул. Никахын да укыттык, туган-тумача, таныш-белешләрне чакыртып кечкенә туй мәҗлесе дә ясадык, анысы инде Җир шарында яңа бер Вәгыйз һәм Мансура Гәрәевләр гаиләсе барлыкка килүен ЗАГСта рәсми рәвештә теркәгәннән соң.

Можга һәм авыл арасында яңа туганнарны барлап йөри торгач, отпуск ялымның үтеп киткәнен дә сизми калдым. Хәрби хезмәтем үтә торган Сахалинның Шахтёрск каласына китәргә вакыт җиткән иде. Әле анда барып җиткәнче Владивостокка кадәр поездда, аннан Сахалинга кадәр диңгез паромында барасы бар. Хәерле юл теләп, туган-тумача Можганың тимер юл вокзалыннан озатып калды.

Балалар

Күреп торам: Мансурага – “Җир читендә”ге яңа урында бөтенләй дә җиңелләрдән түгел. Ул, әти-әнисе янында яшәгәндә, “йомырка эчендәге сары” кебек иркәләнеп үсмәсә дә, барыбер мондагы кырыс шартлар белән берничек тщ чагыштырырлык түгел. Тору урыныбыз хәрби очучылар өчен тәгаенләнгән озын агач баракларда, берничә гаилә аерым бүлмәләрдә гомер кичерә. Анда бернинди уңайлыклар юк, туалетка читкә йөрү генә җитмәгән, эчә торган суны да әллә ничә йөз метрдан чиләкләп алып кайтасы, торакны “буржуйка”га ташкүмер ягып җылытасы, анысын да чиләкләп ташырга кирәк. Җитмәсә барак сазлыкка урнашкан, көннәр җылыткач, идән астында су быкырдап тора, анда дәү-дәү күселәр йөзеп йөри. Төннәрен ул күселәр бүлмәгә дә чыга, алар идән буйлап кына йөреп калмый, өстәл өстенә, хәтта йоклый торган караватларга да менә. Аеруча балалар өчен куркыныч, гәүдәләрен, бит-кулларын тешләргә мөмкин. Шуңа күрә, балалар тугач, мин аларга яруслы махсус ятаклар эшләп куйдым. Алай барыбер куркынычсызрак. Балалар димәктән, хатыным миңа беренеч кызыбыз Зөһрәне 19 яшендә, 1950 елның августында алып кайтты. Шартлар начар булганлыктан (аннары Мансура яшь һәм үзе дә ныгып җитмәгәнлектәндерме), ул бала бик зәгыйфь һәм авыру булып туды. Төн йокыларыбыз качты, бигрәк тә хатынга авыр инде, кулыннан төшермәде диярлек. Мин дә балабыз өчен булдыра алганча төрле витаминнар, дефицит дарулар юннәтергә тырыштым. Шул рәвешле аны көч-хәл белән үлем тырнагыннан йолып кала алдык. 1952 елның башында икенче кызыбыз туды, монысы ут бөтерчеге инде менә, бөтенләй тик торуны белми. Тәскирә исеме куштык үзенә. Мин хәрби хезмәттән бушамыйм диярлек, еш кына берничә көнгә командировкаларга да китәм. Балаларны карау-тәрбияләү, алар белән мәш килү тулысынча хатыным өстендә. Ир кешегә йөкләнгән өч төрле җаваплылык бар диләр бит: аның беренчесе үз гомерендә ул йорт салып керергә тиеш булса (эш спецификасы миңа аны тормышка ашырырга мөмкинлек бирмәде), икенчесе – агач утырту. Туган авылымда әтием белән бергәләп агачлар утырттык, димәк, бу вазифам башкарылды. Өченче җаваплылык – үзеңнән соң нәселне дәвам итәр өчен малай калдыру. Ә малайны – Рәшитебезне – хатыным миңа инде Белоруссиягә күченеп яши башлагач, 1955 елда алып кайтты.

Яңа урында

Тормыш бер урында туктап тормый, гел алга бара. Хәрби хезмәтем Ерак Көнчыгышның кырыс табигать шартларында дәвам итте. Салкын озын кышларны кыска һәм юеш язлар, ә язларны кояшлы көннәргә саран, сүрән җәйләр алыштырды. Җәйләрдән соң капылт кына көзләр килде, аның үкчәсенә басып ашыккан кышның утрауда һәм Тын океан киңлекләрендә тантана итүен сизми дә каласың. Шул рәвешле, башлы-күзле булганнан соң, Шахтёрскида яшәвебезнең биш елы үтеп тә киткән. 1954 елның карлы-яңгырлы октябрендә мине – полк штруманының урынбасарын алыштырырга Чиләбедәге курсташым Борис Лепилов килде. Мин үз чиратымда аның урынына Белоруссиянең Минск өлкәсенә урнашкан “Слуцк” авиаполкына күченергә тиеш идем. Ул елларда мондый ысул еш кулланыла һәм нормаль хәл санала иде. Ун елдан артык күрешми торган арада Борис нык үзгәргән: иңбашлары калынаеп, йөз-кыяфәтенә акыл утырткан чын ир-егет чалымнары кергән. Майор погоннары аңа олпатлык өстәп, килеш-килбәтен тагын да күркәмрәк иткән. Мин бу хакта сабакташыма әйтергә теләп авызымны ачкан идем, өлгермәдем, ул алданрак: “Сиңа майор мундиры бик килешә”, – дип комплимент белдерде. Борисны торагыбызга чәйгә дәштем. Штурманнар мәктәбендә безне укыткан офицерларны, курсташ дусларны, уртак танышларны искә төшереп озак кына сөйләшеп утырдык, сугыш гарасатында һәркем үз башыннан кичергән һәм аеруча истә калган эпизодларны телгә алды. Лепиловның үтенече буенча аны бу якларның табигать үзенчәлекләренә бәйле хезмәт итү тәртибе, экстремаль шартларда үзеңне ничек тотарга кирәклеге белән таныштырдым (алдан белеп торуы хәерле). Бик җылы хушлашып аерылыштык.

Яңа урында мине Чиләбе буенча курсташларым – “эскадрилья штурманнары капитан Григорий Шубин һәм капитан Николай Срыбник каршылады. Алар мине гаиләм белән тимер юл вокзалыннан ук килеп алды. Ни әйтсәң дә, чит-ят җирләрдә элеккеге таныш-сабакташлар якын туганнар кебек тоела икән. Икенче көнне полкташлар белән танышканда да курсташларым янымда иделәр, һәм аларның булуы субординация таләп иткән рәсми корылыкны күптәнге танышлар арасында гына була торган эчкерсез гадилек белән алыштырды. Полк командиры минем документларымны күздән кичереп һәм түшемә таккан орден-медальләргә ишарәләп: “Күрәм, иптәш майор, сез – сугышта катнашып казна ипиен юкка гына ашап ятмагансыз. Төньякның кырыс табигать шартларында героизмга тиң очышларны да күп ясагансыз. Бу турыда хәрби бүләкләрегез һәм командованиегез тарафыннан бирелгән характеристикагызда ачык әйтелә. Безнең лачыннар белән тәҗрибәгезне уртаклашырсыз дип ышанам! – дигән сүзләр белән кулымны кысканнан соң янәшәсендәге офицерларга күз йөртеп чыкты һәм, – шулай бит, иптәш офицерлар?! – дип нәтиҗәсен чыгарып та куйды. “Бер әмерне ике мәртәбә кабатлый торганнардан түгел, ахры”, – дигән уй чагылып узды башымнан. Уемда ялгышмавыма соңыннан күп тапкырлар инандым: подполковник Морозов таләпчән һәм кырыс табигатьле, шул ук вакытта гадел кеше булып чыкты, аның кул астындагы “Слуцк” полкын еш кына дивизия, ә кайчакларда һава армиясе күләмендә үрнәк итеп куялар иде. Шулай да адәм баласы хатадан хали түгел шул, тормыш чынбарлыгында бөтенесе ал да гөл булып бетә алмый.

Һәлакәт

Безнең полкта, яңа төр самолётларны сынаганда, бәхетсезлек очрагы килеп чыкты. Мин инде бу вакытта “Слуцки”да өченче елымны хезмәт итә идем.

1956 елның көзендә полкыбыз белән яңа реактив “ТУ-4” самолетының төзелешен теоретик яктан өйрәнә башладык, берүк вакытта анда кемнәрдер сынау очышы да ясарга тиеш. Ошбу җаваплы эшкә Гричук һәм Горбунов экипажы алынды, аларны ирексезләүче юк әлбәттә, бөтенесе ихтыяри тәртиптә. Моңа кадәр әллә ничә төр машинаны уңышлы “иярләгән”, сынауларны һәрчак яхшы уздырган экипаж төшеп утыру полосасына юнәлгәч күз алдында фаҗигале ялгышлык җибәрде, шассилары нарат агачларына бәрелеп самолёт әллә-кайларга мәтәлеп төште. “ТУ-4”нең ватылып-яньчелеп беткән төп корпусы бер урында, канатлары икенче җирдә, ә койрыгы тагын читтә ята иде. Ярый шартлау булмады, югыйсә коллегаларыбызның гәүдә фрагментлары янып юкка чыгар иде, болай исә, чәчелгән-таралганын бергә җыйнап җир куенына иңдердек. Күмү мәрәсиме мондый очракка хас йола буларак, командирлар тарафыннан әйтелергә тиешле чыгышлар һәм утлы коралдан һавага залп бирүләр белән башкарылды.

Тикшерү комиссиясе сыналу үтүче яңа төр машинаның техник торышында хилафлык тапмады, авиакатастрофа очучы персоналның ялгышлыгы аркасында булган дигән нәтиҗә чыгарды. Нишләрсең бит, югалтулар сугыш кырларында гына түгел, тыныч тормышта да була тора, андыйлары бигрәк авыр кичерелә икән.

Слуцкидагы аэродром, үзенең мөмкинлекләре буенча, зур параметрлы “ТУ-4”ләргә техник хезмәт күрсәтерлек булмаганлыктан, безнең полкыбызны Витебскидагы “Северный”га күчерделәр, төп базабыз хәзер шунда. Мин монда отставкага чыкканчы хезмәт иттем.

Өйрәнүләр

“Северный” аэродромы да төзелеп бетмәгән булып чыкты. Шунлыктан безне, практик өйрәнүләрне дәвам итәр өчен, Молдавиянең “Воронцово” аэродромына җибәрделәр. Ул Рыбинскидан ерак түгел. Эссе җәй иде, кызуга түзәр чама юк. Моңа карап кына өйрәнүләрне туктатмадылар, иртә таңнан алып кичке эңгергә кадәр күнегүләрдә – звенолап та, эскадрилья белән, тулы полк составында да очабыз. “ТУ-4” амолетында ерак араларга бергә тезелеп очу әле СССР тарихында тәүге мәртәбә башкарыла һәм бу уникаль күренеш иде. Алты ай дигәндә командование полкыбызның әзерлеген тиешле дәрәҗәгә җитте дип тапты булса кирәк, 1957 елның август ахырында полкыбыз тулы строй белән Полоцкидан көньяктарак урнашкан “Бецкое” аэродромына килеп төште. Яшәү урыныбыз Витебскида, “Бецкое” аэродромы аннан 100 чакрым ераклыкта. Көн саен, иртә таңнан торып, шулкадәр араны вахта методы белән йөреп эшләргә туры килә. Полктагы личный составның күпчелеге сугыш юлларын үткән, еш кына үлем белән күзгә-күз очрашкан кешеләр, мондый гына авырлыклар безнең өчен әллә ни катлаулы булып тоелмады.

Адаптация чорын үттек бугай, хәрби хезмәтебез процессында осталыгыбыз көннән-көн ныграк чарлана. “Югарыдагылар”дан рәхмәт сүзләре дә ишетәбез. Шулай, җае белән алдыбызга куелган бурычны үтәп килгәндә, яңа әмер ирештерделәр: 1958 елның башыннан полкыбыз авиатехник алгарышның иң заманчаларыннан саналган “АН-12” тибындагы самолетларны өйрәнү-үзләштерү этабына күчәчәк икән. Ни сәбәпледер, частебезне элекке командирыбыз подполковник Морозов түгел, ә “ТУ-4” самолетларын сынауда югары нәтиҗәләргә ирешкән полковник Сомов җитәкләячәк. Хәер, аңа кадәр дә “Слуцк” авиаполкының составы нык үзгәрде. Хәрби-транспорт авиациясенең соңгы казанышлары нигезендә серияләп җитештерелә башлаячак ошбу төр очкычларның катлаулылыгын исәпкә алып, анда очучы персоналны да медкомиссиянең җиз иләгеннән үткәрәчәкләр икән дигән хәбәр дөрескә чыкты – медицина комиссиясе бик күпләрне “АН-12”дә очар өчен яраксыз дип тапты (төшереп калдырмагайлары дип курыккан идем, минем үземне андый “афәт” читләтеп узды). Нәтиҗәдә полкны башка частьләрдән китерелгән һәм яңа гына авиаучилище тәмамлаган очучылар белән тулыландырдылар.

“ТУ-4” машинасын теоретик һәм практик күнекмәләрдә өйрәнүләребез “АН-12”ләрне “үзләштергәндә” бик тә ярап куйды. Миңа очучыларны, аеруча штурманнар составын укыту-өйрәтүне тәгаенләп йөкләделәр. Моның өчен күп белергә, авиациягә кагылышлы махсус әдәбиятны укып (эштән буш сәгатьләрдә инде), аннары шуны башкаларга җиткерергә кирәк иде. Әйтик, искиткеч катлаулы радиолокатор прицеллы “Кобальт” приборын бар, махсус күнекмәләрсез аның белән берничек эш итешле түгел. Бомба ыргыту өчен яраклаштырылган индуктив дистанцияле компас белән дә шул ук хәл, өстәвенә әле ул күптән түгел генә уйлап табылган һәм гамәлгә кереп килүче автопилот белән дә бәйләнгән. Болар янәшәсендә астрокомпас дип аталганы һәм тагын әллә ничә исемдәгеләре бар, тиз генә санап очына да чыгарлык түгел.

Бөтен бер полкны берьюлы теоретик курслар үтә алмый. Мөмкин түгел, шуның өчен әлеге эш этаплап башкарылды һәм ул 1958 елның апреленнән август ахырына кадәр сузылды. Әүвәл полкның офицер-техниклар составы “АН-12” очкычларын җитештерүче заводка барып, самолётның үзен һәм җиһаз-приборларын җентекләп өйрәнде, ә практик күнекмәләрне күпчелек офицерлар Мәскәү тирәсендәге Чкаловски аэродромына барып үттеләр.

27 сентябрь көнне, алдан билгеләнгән маршрут буенча, подполковник Дрожанников белән миңа контроль очыш ясау бурычы куелды. Очыш гадәти генә түгел, бортка десант та алып. Десантны картада күрсәтелгән ноктада төгәл төшерергә кирәк... Имтиханны уңышлы уздык, шуннан соң безгә автоном очарга рөхсәт иткән таныклык тапшырдылар. Бу зур сөенеч иде. Яңа төр самолёларда беренчеләрдән булып очу өчен бик күп полклар арасыннан нәкъ безнекен сайлап алулары тагын да зур сөенеч.

Өйрәнүләр, контроль очулар, рөхсәт алулар бер нәрсә, ә заводтан яңа чыккан буяу исе аңкып торган машиналарны һавага күтәреп әүвәл сынау очышлары ясау (моны авиаторлар телендә облет-обкатка диләр), аннары аларны берничә мең чакрым ара узып үзебезнең база аэродромын кайтару – бөтенләй башка. Ниһаять, шулай хәттин ашкан мәшәкатьләр белән тыз-быз килеп йөри торгач, 1958 елның 1 октябре дә җитте. Бу көнне без өч этаптан торган очышка кузгалырга тиешле.

Әмер алынуга, техник состав бер-бер артлы биниһая зур “АН-12”ләрнең моторларын кабызу хәстәренә кереште. Тирә-юньне куәтле гуелдәү, тоташ үкерү авазлары күмде. Бу вакытта полк һәм эскадрилья экипажлары һәркайсы күптән инде үз урынында, һәркем баштанаяк очыш барышында үзе башкарачак эш процессын күз алдыннан кичерә.

Һава лайнерларының дүрт двигателе дә нормада каралган температурага җиткәч, кирәкле куәт белән, автомат режимга күчте. Бу инде – старт полосасына чыгарга мөмкин дигән сүз. Әүвәл майор Карлинов идарә иткән самолёт бетон полосадан салмак башланган хәрәкәтен кызулатып барды-барды да, шактый ерак тарафта җирдән аерылды... Берничә минутлык интервал белән – икенче, аннары звеноны “түгәрәкләүче” өченче “АН-12” (звено 3 самолеттан тора) нәкъ шуны ук кабатлады. Барлык эскадрильялар, тиешле биеклеккә күтәрелгәннән соң, авиаполк зур өчпочмак рәвешендә Омскига курс алды. Шөкер, очышыбызның беренче этабы уңышлы тәмамланды, барлык машиналарны исән-имин Омск аэродромына төшереп утырттык. Шулай да, һәрнәрсә майлап куйган кебек кенә бармый торгандыр инде ул. Планлаштырылган очышның икенче көнендә, Омск аэродромында, майор Карлинов экипажы лайнерының дүртенче двигателе “кәҗәләнде”. Алар андагы “уналтынчы винтны” куша алмыйча сәгать ярым җәфаландылар, ә бу төр очкычларның кайсыдыр җирендә кимчелек булса, автомат режим эшләп китми, шуңа бәйле – двигательнең көче бетә. Шуңа була графиктан шактый соңардык.

Алгарак китеп шунысын да әйтик: нәкъ шундый ук хәл, 1970 елның 13 июле көнне “АН-12”дә Мәскәү – Лима халыкара һава линиясен ачканда булды. Ул чагында Колумбиянең Богота аэропортында, очкычыбызның дүртенче двигателендәге уналтынчы винт (шул ук винтның туры килүен кара син!) эшләп китмичә азаплады. Өлкән борттехник Мариничев белән инженер Колодий винтны тиз генә көйли алмыйча шабыр тиргә баттылар. Җитмәсә, яннарында нервланып экипаж командиры генерал Николай Зайцев йөренә. Аэропорт перронына “ватык” совет самолетын карарга дип һаман саен күбрәк халык җыела башлады. Техник хезмәт бүлегеннән килеп, ярдәм кирәкмиме, дип кызыксындылар. Генерал: “Юк!” – дип җавап бирде. Ниһаять, техникларыбыз винтның “көен” тапты һәм моторлар дүртесе тиң автомат режимда эшләп китте. Көйсезлекләрнең туып торуы, күрәсең, күп төрле факторларга бәйле. Монда техник эшләнешнең югары дәрәҗәдә булмавы төп сәбәптер. Рельефның диңгез өсте тигезлегеннән 2000 метр биеклектә икәнлеген дә исәпләргә кирәк...

1958 ел вакыйгаларына әйләнеп кайтсак, 2 октябрь көнне маршрутның калган өлешен артык маҗараларсыз гына үттек. Мактану кебек кабул ителмәсен, очыш барышында техник җитешсезлекләр килеп чыкса да, штурманлык итү буенча безнең хезмәт “иң яхшы”га бәяләнде.

Яңа маршрутлар

“АН-12” самолетларын күп яклап сынап, серияләп җитештерә башлаганнан соң да, аларны үзгәртү эше дәвам итте. Төрле лайнерларда көндез һәм төннәрен ерак араларга очарга ияләнеп җиттек.

Берсендә Анадырьдан Витебскига кайту юлында, Иркутск тирәләрендә фронталь яшенле тыгыз болытлар полосасына юлыктык. Элек, мондый очракларда, яшенле урыннарны әйләнеп узарга тырыша идек. “АН-12”нең бортындагы радиолокаторлы прицел андый бәладан ышанычлы саклый икән, автомат режимда идарә ителүче һава корабы, берничә мәртәбә яшен ташының “шаярып” орынуын санамаганда, куркыныч зонаны турыдан гына исән-имин узды. Без җиңелчә курку белән генә котылдык.

Нихаять безгә ерак араларга очу, хәтта чит мәмләкәтләргә һава маршрутлары ачу бурычы куелды. Беренчеләрдән булып, 1962 елның 4-14 апрель көннәрендә, Пекинда тукталыш ясап, Вьетнам Демократик Республикасының Хайфон аэродромына очтык. Маршрут “ЧП”ларсыз, гадәти режимда үтте. Шул елның  июнендә берьюлы ике лайнер белән, Индонезия башкаласы Джакартага барып кайттык.

Махсус йөкләмә

Безнең полкның аерым экипажларын ерак илләргә җибәрү даими төс алды. Еш кына андый экипажлар составына штурман итеп мине билгеләделәр. 1962 елның 6 декабреннән 1963 елның 24 апреленә кадәр фиргавеннәр пирамидасы белән дан казанган Мисыр иленә, һәм аннан торып Йәмән Халык Республикасына очышлар ясавыбыз истә калган. Дөресрәге, без бу гарәп илләренә озакка сузылган командировкага җибәрелдек. Йәмәнгә “АН-12” белән махсус йөкләр ташыганда эш тә, җаваплылык та бермә-бер артты. Өстәвенә Йәмәндә хәлләр бер дә тыныч түгел, кораллы төркемнәр арасында туктаусыз диярлек бәрелешләр бара. Асуан аэродромында бакларны ягулык белән тутырганнан соң (йөкләр бу вакытта инле күптән төялгән), төн урталарында күккә күтәреләбез. Моны Йәмән башкаласы Санага кояш чыкканчы ук килеп җитәр өчен эшлибез. Болай куркынычсызрак. Әле шундый саклык чаралары күреп тә, кайчагында, хөкүмәткә каршы төркемнәрнең артиллерия утына эләгәбез. Ни кызганыч, югалтулар да булгалый. Йәмәнгә төнлә очу бер катлаулылык тудырса, Сары диңгез өстеннән үткәндә Эфиопия һәм Согыд Гарәбстанының чикләрен бозмау зарурлыгы икенче катлаулылык тудыра. Ярый әле заманча “АН-12”ләрнең идарә итү системасы камил эшләнгән. Тәҗрибәле экипажның очышны уңышлы башкаруына хәтта Сана аэродромының биек таулары да элемтәнең примитив радиостанциясе дә киртә була алмады.

Гарәп илләрендә биш айга якын сузылган командировкадагы хезмәтләребез өчен югары командование күпләребезне хөкүмәт бүләкләренә тәкъдим итте. Полковник Николай Серов, подполковниклар Михаил Афанасьев, Иван Велигадский – Ленин орденына, подполковник Михаил Куваев, майор Гололобов һәм мин – фәкыйрегезне Сугышчан Кызыл Байрак орденына лаек дип таптылар.

Хәрби-транспорт авиациясе өчен тәгаенләп җитештерелсә дә, “АН-12”нең куәте зур габаритлы йөкләр ташуда алыштыргысыз иде. Шуңа күрә дә алар 1966 елда, өлешчә, Усть-Балык-Омск нефтьүткәргечен салуда файдаланылды.

“Торба” операциясендә катнашып, төзелеш идарәсенең очучылар отряды командиры майор Федор Сидоренко белән берлектә, Омскидан Нефтеюганск һәм Сургут аэродромнарына ашыгыч рәвештә торбалар ташу хәстәренә керештек. Тырышуларыбызның нәтиҗәсе бушка китмәгәндер дип беләм, һәрхәлдә, грандиоз төзелеш срогыннан алда төгәлләнде.

1967 елның язында Израиль Мисыр мәмләкәтенә һөҗүм итте. Мисыр ягы Сәвитләр иленнән ярдәм сорап мөрәҗәгать итте. Безнең дәүләт күп кенә “өченче дөнья” илләренә икътисадый һәм хәрби ярдәм күрсәтеп килә иде, бу юлы да ул үзенең гарәп ярымутравында иң якын союзникларыннан саналган Мисырны язмыш кочагына ташламады – техника һәм сугыш кирәк-ярагы белән тәэмин итте, хәрби киңәшчеләрен җибәрде.

Миңа, командование кушуы буенча, тиешле йөк бортка төялгәннән соң подполковник Щетник экипажында штурманлык итәргә туры килде. Ике атна дәвамында үзебезгә йөкләнгән миссияне башкарганнан соң, 23 июньдә кабаттан туган илебезгә әйләнеп кайттык.

(Дәвамы бар)