УЕНЫ-ЧЫНЫ БЕРГӘ
Туфан МИҢНУЛЛИН
Минһаҗ маҗаралары
Киселгән руманны тотып Мәскәүгә киттем. Сыкага юл тоттым. Милитсанирлар тагын кертмиләр. Аңлатып та карыйм, руманны да күрсәтеп карыйм.
– Син чава, гылупый штули, – диләр. – Аңлатып торабыз лабаса, апаздал, – диләр, – сиңа хәтле монда язып килделәр инде, – диләр.
– Мин бит татарча яздым, – дим. – Үзе кушты, – дим. Тыңламыйлар да.
– Монда татарчасы да, чувашчасы да, чукчачасы да бар, – диләр.
– Юк, – мин әйтәм, – ни мужыт быйт, – дим. Шуннан бер милитсанир:
– Бу нәрсә, күзеңне ачыбрак кара, бабайка, – дип, алдыма китаплар тезеп куйды.
Карасам: «Чирәм җир», «Кече җир» дип татарча язылган.
Чак кына җылап җибәрмәдем.
Мине әле болай итеп бер тапкыр да төп башына утыртканнары юк иде. Башым иеп чыгып киттем Сыкадан.
– Ахмак, – мин әйтәм, – син Минһаҗ. Хруччув булып Хруччувны төп башына утыртканны сине генә утыртмыйлармы соң инде. И Алла... Күпме кыягаз әрәм итеп...
Кайттым да өйгә, ыргыттым руманны чоландагы шүрлеккә. Әллә ничә ел ятты шунда. Әллә ничә ел Җомабикә җанымны ашады.
– Бар, – ди, – алып бар руманыңны Казанга, китап итеп чыгар, – ди. – Хәзер димакратия, ни эләкте, шуны басалар, – ди.
Үзем дә инде җүләр, киттем хатын сүзенә ышанып. Кердем язучылар өенә. Персидәтел үзгәргән. Яшь кешене куйганнар. Монысы үзе укып тормады руманны.
– Укырга вакытым юк, үземнең дә руман язасым бар, – дип, пумушнигына җибәрде. Анысы бик тиз тотты тагын.
– Укып чыктым, хөрмәтле Минһаҗ бабай, – ди. – Күмерен алып ташлап, Маручкасын гына калдырсаң, басабыз, – ди. – Хәзер күмер заманы үтте, Маручкалар заманы җитте, – ди. – Тик син инде алма-фәлән дип маташма, хәзер һәрнәрсәнең исемен әйтеп язу мудада, – ди. – Аннары соң мунчага кергәч ни булганын өстәп яз, – ди. – Руманның исемен дә үзгәрт, «Маручкалар мунчада» дип ата, – ди.
Кайттым да өйгә, барысын да Җомабикә җиңгәгезгә сөйләп бирдем.
– Булды, җитте. Күмер дә чапмыйсың, мунчага да кермисең. Куй руманыңны шүрлеккә, кирәге чыкканчы ятсын, – диде. – Мәскәүдәге берәр призидин чакырып алса, күтәрерсең дә барырсың, – диде.
Менә шулай. Ә сез, Мәрәтхуҗа мокытлары, каршыгызда Кайперде халык язучысы утыра, күрмисез.
Минһаҗ абзый кесәсеннән сапсыз күзлек алып, борынына атландырып куйды да безнең белән саубуллашмыйча да китеп барды.
Марсель Галиев
Исемең кергән
Яңа басылып чыккан «Догалы еллар» китабын Рашат Низамига бүләк иткәндә, Марсель Гали болай дигән:
– Бик игътибар белән укып чык, купыгым. Монда синең исемең дә кергән.
Рашат Низами өч көн эчендә китапны укып чыккан. Әмма үз исемен таба алмаган. Аптырагач, арттан, кирегә тагын бер кат укып караган. Алай да тапмагач, хатынына укырга биргән. Ул да китап битләреннән сөекле иренең исемен күрү бәхетенә ирешә алмаган.
Берничә көннән Рашат Низами «Догалы еллар» авторына үпкәсен белдергән:
– Гариф Ахунов әйтмешли, Шәһидә апаң белән бергә укып чыктык китабыңны, әллә кемнәр бар, минем исем генә юк!
– Беренче битен укымагансың, купыгым! – дип, Марсель Гали портфеленнән китабын чыгарган. – Менә бит, Чатыр тау турындагы язмада ни диелә: «Шушы тауның текә маңгаеннан торып күпме шагыйрьләребез, җилгә күкрәген куеп, Стәрле, Ык буе тугай-кырларын тамаша кылдылар...» Бүгенгедәй күз алдымда – син бит шунда, иң алгы рәттә басып тордың, исеңә төштеме?!
– Төште дә бит...
– Исеңә төшкәч, шул җиткән бит инде.
Камил ШӘЛЕ
Көн һәм аның тәртибе
ТР Язучылар союзының идарә
утырышыннан репортаж.
(Язучыларның «Тынгысыз каләм»
дивар газетасыннан)
1986 ел, 7 май, 15-00 сәг.
Рәис *. Җәмәгать, бүгенге көн тәртибендә өч мөһим мәсьәлә. Беренчесе – ике
идарә арасында эшләнгән эшләр. Икенчесе – Дәүләт премияләренә тәкъдим итү өчен
кандидатлар билгеләү. Өченчесе – гадәттәгечә, иң кызыгы – төрлеләр. Көн тәртибе
буенча кемдә нинди фикерләр бар?
Ә х ә т Г а ф ф а р . Икенче көн тәртибеннән башлыйк.
Р ә и с . Булмый! Җәмәгать, Тукай көннәрендә күп кенә язучыларыбыз төрле
шәһәрләрдә очрашулар үткәреп кайтты, аларны тыңлыйк.
М ө х ә м м ә т М ә һ д и е в . Без бер иптәш белән... кем әле, теге, бар бит әле...
Шагыйрьме шунда, прозаикмы, драматургмы... Мөсәгыйт, кем әле ул?..
М ө с ә г ы й т Х ә б и б у л л и н . Мансур Зиннуровны әйтәсеңме?
М ө х ә м м ә т М ә һ д и е в . Әйе, без әнә шул иптәш белән Магнитогорскига
килеп төшкәч, күрсәгез, егерме отборный кызны тезеп куйганнар... Ансамбль икән,
Мәхмүт Хөсәенне көткәннәр. Мин Хөсәен түгел, дигәч, бик кәефләре төште. Кичә
вакытында М.Хөсәен җырлары гына яңгырап торды. Миңа «Чебиләр» шигырен
сөйләргә куштылар. Икенче юлы барганда, әбизәтелно өйрәнергә туры килер. Китәр
алдыннан М.Хөсәенгә тиешле Мактау кәгазен төзәтеп миңа бирделәр.
М ә д и н ә М а л и к о в а . Мөхәммәт, барган җирләрдә редакцияләрне онытмагыз,
материал алып кайттыңмы соң?
М ө х ә м м ә т М ә һ д и е в . Менә шул инде бөтен материал. Мәхмүт Хөсәен килсә,
балын-маен, итен, карабодаен һәм башка материалларын кызганмаслар иде. Ә мин
буш кайттым.
Р а з и л В ә л и е в . Свердлауга барып төшсәм... Анда Мәһдиевне көткәннәр икән.
М ө х ә м м ә т М ә һ д и е в . И... белгән булсам...
Р а з и л В ә л и е в . Бөтен афишаларда Мәһдиев исеме, шуңа күрә миңа артык
игътибар булмады. Юкса мең ике йөз кешелек зал шыгрым тулган иде.
Ә х ә т Г а ф ф а р . Син, Разил, Җәлил премиясен алдың да котылдың. Иптәшләр,
икенче көн тәртибенә күчик инде.
Р о б е р т М и ң н у л л и н . Ашыктырма, Әхәт.
Г а р и ф А х у н о в . Миңа сүз биргәндә генә регламентны кысасыз. Мин Саратовка
барып, «Волга»ның 20 еллыгын үткәреп кайттым. Егерме ел эчендә «Волга»да бик
күп татар язучылары йөзде... Әйе, дөнья күрде. Мәсәлән, минем... Шәһидәнең...
К а м и л К ә р и м о в . Покороче, Гариф абый.
Г а р и ф А х у н о в . Короче, шул: «Волга» журналы «Идел» альманахы ише генә
түгел ул сиңа!
Р ә ф к а т ь К ә р а м и . Төмән өлкәсенең Лангепас районында урман да урман
гына, кругом сазлык, әдәби пост ачып кайттык. Әдәби постның вәкиле итеп Илдар
Юзеевны билгелибез.
И л д а р Ю з е е в . Туктагыз әле, минем унике җәмәгать эшем бар бит инде,
кайсына гына өлгерим. Әнә, Рөстәм Мингалимне куегыз.
Р ө с т ә м М и н г а л и м . Минем радикулит бит, агай-энеләр, сазлыкта йөрергә
ярамый. Әнә, Әхсән Баян ризалашсын.
Г а р и ф А х у н о в . Ә мин риза...
Рәис. Җәмәгать.
Ә х ә т Г а ф ф а р . Икенче көн тәртибенә күчәбез, брат.
Р ә и с . Тәнәфес, җәмәгать...
Фәнзаман Баттал
Төтене чыкмый шул
Фәнзаман Батталның Татарстан китап нәшриятындагы кабинетыннан һәрвакыт төтен ургылып чыга икән. Тәмәкене төшендә дә тартып карамаган, эш урынында тәмәке тартучыларны җене сөймәгән нәшрият директоры (ул чактагы) Әшрәфҗанов төтәтеп утыруның килешмәве хакында әйтеп тә карый мөхәррир Фәнзаманга, кисәтүләр дә ясый, хәтта премиядән дә мәхрүм итә моны... Ә төтен барыбер ургыла! Беркөнне директор моңа файдалы киңәш бирмәк була:
– Син, Фәнзаман ага, кәнфит суырып кара. Кайберәүләр шулай итеп котыла тәмәкедән...
– Карадым инде, Харис туган, карадым, – дип авыр сулый Фәнзаман, үзе дә бик аптыраган кешедәй. – Кәнфитнең төтене чыкмый бит аның...
Сайлау хикмәте
Фәнзаман Баттал якын дусты – атаклы баянчы, һәвәскәр композитор Рафинат Салахов белән яшелчәләр сатып алу өчен көзге ярминкәгә чыккан. Йөз яшьтән дә артыграк яшәргә ниятләүче Рафинат – кишер, чөгендер, ә Фәнзаман бәрәңге алмакчы икән. Буа, Балтач, Чүпрәле районнарыннан килгән сатучылар бәләктәй бәрәңгеләрен сатып бетерә язганнар, чиратлары да зур икән әле... Бары тик Саба бәрәңгесенә чират бөтенләй юк икән. Әле вак та, ләпекле дә бәрәңгеләргә, әле җыйнак гәүдәле Рафинатка караштыргалап торган да Фәнзаман:
– Һы-ы, сабаларның бәрәңгеләре дә вак икән шул... – дип куйган. Аның тел төбен аңлаган Рафинат, туган районын хурлатмас өчен:
– Бәлки, минем якташлар, эреләрен сайлап калдырып, «ярамаган тагын Казанга», диешкәннәрдер дә ярминкәгә вакларын гына җибәргәннәрдер, – дигән.
– Бик ихтимал... – дигән сатирик. – Сине Казанга җибәргәндә дә шулай диешкәннәрдер алар...
Сәхифәне Марсель ГАЛИЕВ әзерләде.