Логотип Казан Утлары
Роман

Ватан (дәвамы бар (7))

Башыннан УКЫГЫЗ

Икенче бүлек

Вустрауга әсирләрне китерә тордылар, милләтенә карап төрле легионнарга, батальоннарга бүлгәли тордылар. Кыска сроклы укулардан соң лагерьларга озата бардылар. “Идел-Урал” легионы батальоннары барысы да Едлино лагеренда оештырылган булып чыкты. Анда татарларны, башкортларны һәм чуашларны чүпләп җибәрделәр. Легионерларның бер өлешен Познань шәһәренә озаттылар. Татар эмигранты Искәндәр Яушев Шәфи Алмастан үзенең Германия армиясенең хәрби заказларын үтәүче фабрикасында эшләүче поляклар өстеннән күзәтче булып торырга татар егетләрен җибәрүне сораган иде. Познаньга киткән утызлап легионер арасында, асылда, Гайнанның Демблин лагеренда оештырган яшерен оешмасындагы капут-команда егетләре булды. Аларга өстәп, Муса, авылдашы Назыйф Һадиев белән дусты Салих Ганиевне дә Яушев фабрикасына җибәртте. Егетләргә гаять җитди һәм җаваплы бурыч йөкләнде: фабрикада корткычлык эше алып бару. Муса аларга тагын бер мөһим эш йөкләде: поляк эшчеләре аркылы партизаннар белән элемтә урнаштыру. Монысы лагерьдан кача-нитә калганда, партизаннар отрядына чыгу өчен кирәк иде.

Яшерен оешманың штаб кебек төп җитәкчелек урыны булмаса да, бөтен оештыру эшләре Демблиннан, Гайнан Кормашев аркылы алып барылды. Һәм Җәлил белән килешенеп башкарылды. Оешманың пропаганда буенча җаваплы кешеләре Берлинда, “Идел-Урал” комитетында тупланды. Монда “Идел-Урал” гәзитен чыгару белән шөгыльләнүчеләр Алиш, Гариф Шабаев, Фоат Булатов, Зиннәт Хәсәнов легион тормышын кайнатты. Зиннәт күбрәк Берлин белән Радом арасында йөрде – Едлинога мөһим хәбәрләрне җиткереп торды, аннан гәзит һәм “Винета” радиостудиясенә татарча тапшыру өчен яңалыклар алып кайтты. “Винета”да тапшыруларны Әхмәт Симаев әзерли иде.

“Идел-Урал” комитетында татар легионын оештыру буенча янып йөргән тагын бер төркем милләтчеләр эшли иде. Алары – сугышка кадәр коммунистлар тарафыннан төрлечә кыерсытылган, җәбер күргән кешеләр - Шиһаб Нигъмәти, Гариф Солтанов, Сабит Кунафин, Рәис Самат һәм башкалар. Аларның да теләкләре изге – большевиклар тарафыннан милли азатлыгын югалткан татар милләтенә Гитлер ярдәме белән бәйсез дәүләт төзүгә ирешү. Ләкин Җәлил аларны “саташканнар” дип атады. Алар Әхмәтвәли Мәңгәр, Галимҗан Идриси, Казыйм Миршан кебек эмигрантлар йогынтысына бирелгән, шулай ук, СССР сугышта җиңелгәннән соң, татар дәүләтен төзергә мөмкин булыр, дип уйлаучылар иде. Сугышта әсирлеккә төшеп, татар легионына агитаторлар булып эшли башлаган Муса, Алиш, Симаев кебек комитетчыларны элекке коммунистлар буларак, өнәп бетермиләр иде. Аңнары белән дә белән коммунистларга карата нәфрәт, күрә алмау хисе идарә итте. Аларда болай да канлы террор нәтиҗәсендә җәфа күргән совет кешеләренең михнәтле тормышка күнеп яшәргә мәҗбүр булуларын аңлау дигән нәрсә җитеп бетми иде. Моннан егерме еллар элек кенә социалистик революция шаукымы кайнаган Германиядә дә властька Гитлер җитәкчелегендәге националь-социалистлар партиясе килде бит әнә. Аларның да СССРда Сталин алып барган сәясәттән бернинди дә аермалары юк. Германиядә коммунистлар белән шыплап тулган концлагерларның исәбе-хисабы булмаган кебек, СССРдагы ГУЛАГ лагерьларында утырган “халык дошманнары”н кем санап бетергән?! Һәм менә шул фашистлар, коммунистларны юк итеп, СССР халыкларына нинди рәхәт тормыш алып килергә мөмкин? Эмигрант комитетчылар үз алларына шундый сорау биреп карадылар микән? Муса бик еш кына әнә шулар хакында уйлый иде.

Шөгыльләнсеннәр комитетчылар үз эшләре белән, ләкин һәрвакыт алар янында булырга, ни кылганнарын, нәрсә сөйләгәннәрен белеп торырга, бер үк вакытта легиончыларны дошманга каршы көрәшкә өндәүче яшерен эш алып барырга – Җәлилнең бөтен максаты шул булды.

Вустрауда татар легионерлары төркеменең җитәкчесе итеп Шиһабетдин Нигъмәтуллин дигән әсир билгеләнгән иде. Ул 1941 елның ноябрендә үк Волхов астында барган сугышларда чолганышта калып, фашистлар кулына төшкән. 1913 елда Себернең Омски өлкәсендәге Речник дигән татар авылында туган, мәктәптә укыткан, Кызыл армиягә алынып, кече лейтенант дәрәҗәсенә кадәр күтәрелгән бу кешенең совет хакимиятенә нинди дәгъвасы булгандыр, ул белешмә кәгазьләрен тутырганда “әсирлеккә үз теләгем белән төшәм” дип белдергән иде. Эш урынын да мәктәп директоры дип яздырган, хәрби дәрәҗәсен дә өлкән лейтенант дип күрсәткән. Әле хәтта шигырьләр дә яза икән. Монысы хакында Муса Җәлил белән беренче танышкан көнне Рәхим Саттар әйтте.

Мусаны Саттар белән шул Шиһабетдин очраштырды. Шиһаб Нигъмәтуллин, Вустрауга Муса Җәлил исемле шагыйрь китерелүен ишеткән көнне үк аның белән күрешеп, танышырга теләде. Татар әсирләре башлыгы буларак үзенең дәрәҗәсен күрсәтәсе килде. Ләкин әсирләр арасында аның әлләни абруе юк иде. Үзе дә кешеләрдән куркыбрак, шикләнеп караучан, артык игътибар үзәгендә булырга теләми торганрак бер бәндә иде бугай. Ләкин тәкәбберлек дигән нәрсә бик көчле иде үзендә.

– Әйдәгез әле, Муса абый, мин сезне тагын бер үзебезнең кеше белән күрештерәм, – диде Шиһабетдин, Муса белән танышканнан соң. Ул аны лагерьның чәнечкеле тимер чыбыклар белән уратып алынган беренче, ябык зонасына алып чыгып, татар әсирләре өчен укулары бара торган баракка алып керде.

Баракта Гитлерның “Майн кампф” китабы буенча дәрес бара иде. Дәрес алып баручы хәзрәт Галимҗан Идриси, ниндидер бер чит кеше белән татар әсирләре башлыгы Шиһабетдин Нигъмәтуллин килеп кергәч, кулы белән ишарәләп, торып басарга әмер бирде.

– Утырыгыз, утырыгыз, – диде Шиһабетдин. Аннары Галимҗан хәзрәткә мөрәҗәгать итеп: – Рәхим Саттар әфәндене берничә минутка дәрестән җибәрмәссезме икән? – дип сорады.

Рәхим Мусаны шундук танып алды. Хәзрәтнең рөхсәт бирүен дә көтмичә, ул урыныннан торып, алар янына ашыкты.

Муса белән Рәхим кочаклашып күрештеләр. Казанда татар яшьләр гәзите редакциясендә журналист булып эшләгән Рәхим Саттар белән Муса яхшы танышлар иде.

Алар хәзрәткә баручыга комачауламас өчен ишегалдына чыктылар.

Уфа губернасының Чишмә районына караган Түбән Хәзрәт авылында Сөләйман мулла гаиләсендә туган Рәхим кечкенәдән куркусыз, кыю һәм үҗәт холыклы булып үсте. Мәктәптә укыганда укытучы, дәрес тыңламыйча тәртипсезләнеп утырганы өчен талчыбык белән сыйлаганнан соң, укуын ташлап, мәктәпкә барудан баш тарткач, әтисе аны Уфага илтеп, шәһәр мәктәбенә урнаштырырга мәҗбүр булды. Алай да малай бик кызыксынучан иде, белемгә тартылды. Комсомол тормышы белән кызыксынып китте. Гәзитләргә хәбәрләр яза, шигырьләр чыгара башлады. Армиядә хезмәт итеп кайткач өйләнгән һәм Казанда хатыны, Ил һәм Алсу исемле балалары калган Рәхим Саттар, сугыш башлангач үз теләге белән фронтка китте. Десант гаскәрләренә эләкте. 1942 елның 27 июнендә Вязьма районында дошман тылына ташланып, алар, төркемнәре белән тулысынча әсирлеккә төштеләр. “Идел-Урал” легионы оештырылуы турында ишеткәч тә, ул ике дә уйлап тормыйча, легионга язылды.

– Син дә мондамыни, Муса абый? – дип, иң якын кешесен күргәндәй кочып алды ул Җәлилне.

– Кемнәрне генә күрештермәде, табыштырмады Вустрау! – диде Шиһабетдин ике дусның очрашуына үзенең дә өлеше бар кеше кебек.

– Нишләтәсең инде, тәкъдиреңә шулай язылган булгач, – диде Муса. – Калган дуслар белән туган илгә кайткач, Казанда күрешербез, язган булса.

– Ходай язган булса диген.

– Ходайның монда бернинди катнашы да юк, Нигьмәтулин энекәш, – диде Рәхим үзеннән бер генә яшькә кече булган Шиһабка беркадәр мыскыллы тон белән.

– Алай көлмә әле син, Рәхим туган. Әле минем кебек җитәкчеләр булуына сөенеп туймассыз. Менә мин булмасам күпме ятар идегез шушы базда казынып? Демблиннан Вустрауга чыгардым үзегезне. Моннан да Седльцега олактырмыйча, рәтлерәк бер эш табып бирергә дип ниятләп торган көнем.

– Рәхмәт инде. Карга карганың күзен чукымый диләр бит. Син дә шагыйрь, без дә шагыйрьләр, бер-беребезне эт типкесендә йөртмәскә иде бит кана.

– Үзем дә шул турыда әйтмәкче идем. Иртәгә лагерьга зур кешеләр киләчәк. Көнчыгыш территорияләр министры Розенбергның килүе дә көтелә. Аның артыннан ук сезне Берлинга озатырга исәпләп торам. “Идел-Урал” гәзите редакциясендә эшләрсез. Сезнең өчен бер дигән хезмәт урыны булачак. Муса абый, сезгә дә Берлинга китәргә күптән вакыт.

– Шәфи абзый күптән чакыра иде. Шулай итмичә булмас, ахры, – диде Муса. – Монда кадр да табылды гәзит өчен. Бик әйбәт булды әле бу! – дип, ул Рәхимнең иңеннән алды.

– Менә яхшы, – диде Шиһабетдин. – Мин китим әле. Кайбер эшләрем дә бар. Сезнең документларны да әзерләп куярга кирәк. Каршы түгелсездер бит, Германиягә китеп эшләргә?

– Юк, әлбәттә! – диде Рәхим. – Һәй, онытып та торам икән. Шиһабетдин әфәнде дә шагыйрь бит, Муса абый. Үзебезнең кеше. Шиһаб Нигъмәти дигән тәхәллүс белән милли гәзитләребездә шигырьләре дә чыккалап тора.

– Алай ук зур шагыйрь түгел инде. Үзем өчен язган булам шунда, – дип тыйнаклык күрсәткәндәй итте Шиһабетдин. Аннары: – Ярар мин китим. Сез сөйләшегез, киңәшегез. Күптән күрешмәгән дусларның сөйләшер сүзе күп була ул, – дип, үз казармасына юл алды.

– Рәхмәт, Шиһаб әфәнде, – диде Рәхим. Аннары ярым пышылдап: – Алдыңнан артың хәерлерәк, – дип куйды. – Аннан йә, сезнең хәлләр кай тирәдә, Муса абый? – дип Җәлилгә сүз катты.

– Безнең хәлләр бер төсле булырга тиеш дип беләм. Күргәнеңчә, ятабыз шушында пыскып, яна алмыйча. Үзең соң, үзең нинди уйлар белән яшисең? – дип, Саттарның кылларын чиртеп карарга ашыкты Муса, үз планнарын ачып салырга теләмичә.

– Качарга иде бу козгыннар оясыннан, Муса абый. Беренче уңайлы очрак чыгуга качарга дигән ният белән легионга язылырга да булдым.

– Ә көрәшергә?.. Көрәшергә исәбең юкмыни?

– Кем белән, ничек?

– Фашистлар белән. Легионга шуның өчен языла бит халык.

– Алар да шул минем ише, күбесе качарга җай чыкмасмы, дип хыяллана.

– Качарга һәрвакыт җай чыгарга мөмкин. Ләкин көрәшергә кирәк, Рәхим дускай. Берлинда Идел-Урал комитетында “Идел-Урал” дигән гәзит чыга. Анда безнең егетләр эшли. Абдулла Алиш, Гариф Шабаев, Фоат Булатов... Син дә шушы командага кушылсаң, бер дигән йодрык булачакбыз. Гәзитнең мөмкинлекләрен сиңа аңлатып торасы юк. Гәзит язмалары аша легион солдатлары арасында коралларын фашистларга каршы борырга агитация алып барачакбыз. Планнар зур. Листовкалар язып тарату. Берлинда “Винета” дигән радиостанция бар. Көненә ярты сәгать кенә булса да татарча тапшырулар бирәләр. Әхмәт Симаев эшли. Гайнан Кормашны беләсеңдер, шагыйрь егет. Ул да безнең белән. Мин бөтен карталарны ачып салдым бугай инде. Әле тагын бар безнең арада ышанычлы егетләр. Бергә-бергә әллә ниләр эшли алыр идек.

– Кызык кына. Миңа нинди эш булыр икән соң?

– Шиһаб дустың эш табам, диде бит. Редакция тирәсендә эш бетмәс. Материаллар язып торырсың. Гәзит бөтен әсирләргә таратыла. Астыртын эш йөртсәк, әсирләрне үз ягыбызга аударырга ничек тә җай табылыр дип уйлыйм. Тик бу хакта беркем белән дә сөйләшмәскә! Чит кешеләр алдында авыз да ачмаска. Оешмада кемнәр булуын оешма әгъзалары да белергә тиеш түгел, җитәкчелектән кала.

– Әлбәттә, конспирация булырга тиеш. Шунсыз эш барып чыкмас.

– Килештек, алайса. Иртәгә, Шиһабның сүзе хак булса, безгә паспортлар бирерләр. Ирекле гражданнар булачакбыз. Германиянең теләсә кайсы җиренә барырга мөмкин аннары.

– Бирсен Ходай!

Иртәгесен лагерьда ниндидер үзгә бер җанлылык сизелә иде. Укыту баракларында да, казармаларда да кай арададыр диварларга нимес һәм урыс телендә лозунглар язып элделәр. Юлларга ком китереп тараттылар. Ашыга-ашыга кирпеч корылмаларны акшарларга тотындылар. Кайбер иске-москы, ертык-пыртык киемнәрдән йөргән әсирләргә кайсыдыр ил солдатларыннан салдырылган киемнәр киерттеләр, сәләмә сандалиларын салдырып, күн сандалиләр бирделәр. Иртәнге аштан соң лагерьга ялтырап торган кап-кара лимузиннарда хәрби башлыклар килгәне күренде. Машиналарның берсеннән озын гәүдәле, чигә турысы агара башлаган юка чәчле, озынча муенлы генерал төште. Аның тирәсендә йөгерешкән күпсанлы хәрбиләр тавык тирәсендә чабышкан чебиләрне хәтерләтә иде. Менә алар берсен берсе узыша-узыша, генералның әле алдына, әле артына чыгып, әле бер, әле икенче казармага кереп, алардагы әсирләрнең хәлләре белән таныша башладылар. Казармаларны әйләнеп чыккач, генерал лагерь начальнигы оберштурмфюрер Френцель белән комендатура урнашкан бинага юнәлде. Ә бераздан кайбер легионерларны рейхсминистр боерыгы буенча аның белән аерым сөйләшү өчен комендатурага чакырта башладылар. Исемлектә Муса да бар иде.

Рейхстагның иң зур түрәләренең берсе белән шәхси сөйләшү хәтта Гайнц Унгляубеның үзенә дә бик тәтемәгән бер чакта, үзе кебек гади бер әсирне кабул итүен Муса нәрсәгә дип юрарга да белмәде. Комендант бүлмәсенә килеп кергәч тә иң беренче булып аңа Розенберг үзе сүз кушты. Аның: “Хәлләрегез ничек, Муса әфәнде?” – дип татарча соравы Мусаны беркадәр каушатып та җибәрде. Ләкин Розенберг шул өч-дүрт сүздән башка татар сүзләрен белми иде бугай, Мусаның, “Ярыйсы болай”, дигәнен дә аңа тылмач тәрҗемә итеп бирде. Тылмач дигәне хатын-кыз иде. Аның татар хатыны булуы йөзенә чыккан. Татарча ягымлы, матур тел белән сөйли. Ул Розенберг авызыннан чыкмаган сүзләр дә әйткәләп алды. Муса нимесчәне яхшы белә, тылмачның үзеннән дә кушып сөйләвен шундук чамалады. Шулай да рейхсминистр үзе белән сөйләшүгә татар шагыйрен чакырасыларын яхшы белә иде, бу очрашуга ул хәтта алдан әзерләнеп тә килде. Муса моны аның өстәлендә үзенең шигырь китапларын күрүгә аңлады. Розенбергка Мусаның китапларын үзе эшли торган институт китапханәсеннән фон Менде табып китергән иде. Розенберг, әлбәттә, аларны укымаган, ләкин татар әсиренең шундый китапларның авторы булуы аңа министр тарафыннан күпмедер хөрмәт белән карау өчен сәбәп иде. Розенберг үзе дә национал-социалистлар партиясенең идея юнәлешен билгели торган берничә китап авторы. Шул китаплары нигезендә ул “Өченче рейхның төп идеологы” дип саналды. Гитлерны нәкъ менә шул китаплары белән яһүдләргә каршы сугышка рухландырган кеше дә ул булды. Гитлер үзенең “Моайн кампф” китабында Розенбергның шактый күп фикерләренә таянган иде.

– Күрәсезме, минем алда сезнең китаплар ята. Мин сезне иҗат кешесе буларак хөрмәт итәм, Гумеров әфәнде, – диде Розенберг Мусага алдындагы китапларын күрсәтеп. – Ә сезне исә минем китаплар белән танышсыздыр дип уйламыйм.

– Юк шул, кызганычка каршы, – диде Муса. – Нәрсә язасыз, поэзияме, прозамы?

– Мин – фәнни хезмәтләр авторы. Аларның төп темасы – идеология, фәлсәфә. Яһүдләр тарихын өйрәндем. Үземне сионизм идеологиясе буенча зур белгеч дип исәплим. Дөресен генә әйткәндә мин - антисемит. Ә сез беләсезме, Россияне яһүдләр харап итте. Калмык-татар канлы Ленин, гөнаһ шомлыгына каршы безнең ярдәм белән хакимлеккә килеп, Россиядә большевик яһүдләр диктатурасы урнаштырды. Без, ариецлар, шуларга каршы көрәш алып барабыз. Шушы көрәштә безнең җиңүебез генә Россия халыкларына бәйсезлек алып киләчәк.

– Сез үзегезнең тирән ялгышуыгызны аңламыйсыз, Россия тормышын белмичә сөйлисез, Розенберг әфәнде.

– Беләсезме, мин дә бит тумышым белән СССР составында булган Эстониядән, Таллин шәһәрендә туган кеше. Дөрес, әле 1893 елда ук туганмын. Атам – алман, гап-гади бер башмакчы булган. Анам – Петербург кызы, француз гугенотлары нәселеннән. Таллинда, Ригада укыдым, архитектор белгечлегенә ия булдым. Аннары Мәскәү югары техник көллиятендә белем алдым. 1918 елга хәтле Мәскәүдә яшәдем. Россияне, Мәскәүне, андагы большевистик түнтәрешне үз күзләрем белән күрдем. Россияне харап иткән түнтәреш башында яһүдләр торды. Яһүд большевиклар изүеннән качып котылуымны зур бәхетем дип саныйм.

– Сез, семитларны яхшы өйрәндем, дисез. Ә яһүдләр белән татарларның кардәшлеге хакында ни дә булса беләсезме?

– “Татар тугач яһүд елаган” дигән шаяртуны гына ишеткән бар. Татар белән яһүд туганлыгы турында белмим. Бу да шундый ук бер шаяртудыр инде.

 – Тарихчы галимнәр арасында төрле фикерләр яши. Татарларны хазарлардан килеп, чыккан диләр. Ә хазарлар борынгы яһүдләрнең варислары икән уйдырма да версия бар. Алар шулкадәр болганып беткән ки, татарларның да, яһүдләрнең дә борынгы бабалары хазарлар булган дигән гипотеза да яшәп килә.

– Ха-ха-ха! Сезнең белән сөйләшеп утыруы шулкадәр кызык, Гумеров әфәнде. Хәтта мине дә уздырып җибәрәсез үзегезнең гипотезаларыгыз белән. Сез бик кыю, үз милләтегезне бик яратасыз бугай. Безгә менә шундый фикерли белә торган кешеләр кирәк тә. Шәфи Алмасның “Идел-Урал” гәзитенә редактор булырга бер дигән кандидат – сез!

– Рәхмәт, миңа биргән бәягез өчен. Ләкин мине ул эш кызыктырмый. Минем ирекле буласым килә. Мин – иҗат кешесе. Шагыйрь кеше.

– Аңлыйм, аңлыйм. Шулай да сезнең кебек кешене монда яткыру – җинаять. – Розенберг шулай диде дә, комендантка мөрәҗәгать итте: – Ишетәсезме, оберштурмфюрер Френцель?! Иртәгә үк Берлинга озатыгыз Гумеров әфәндене!

2

Әхмәт Тимерне матур гына Төркиягә озатып җибәргәч, Татар арадашчылыгына да, Идел-Урал комитетына да, ”Идел-Урал” гәзитенә дә Шәфи Алмас баш булып калды. Шөһрәт ярата торган, тәкәббер, йөзендә масайган кыяфәте бер генә дә сүрелмичә балкып торган бу кешенең үз тормышыннан канәгать икәне бөтен килеш-килбәтеннән күренеп, сизелеп тора иде. Хәзер кая гына барса да, кем белән генә күрешсә дә эредән кубып сөйләшә, үзен зур эшләр майтарган кеше кебек тота иде ул. Хактан да, кулыннан эш килә, дөньяны шактый болгата, тормыш дәрьясында чайкалган көймәне үзе теләгән якка бора алучан чын эшмәкәр иде Шәфи. Сәяси яктан сизгерлеге, белем чамасы әллә ни зур булмаса да, кешеләр арасында астыртын эш йөртү осталыгы, өстәгеләр алдында тәлинкә-табак тота белүе аңа зур уңыш китерде.

Муса Җәлил белән Рәхим Саттарның комитетка килүен дә ул үз мәнфәгатьләрендә файдаланып калырга омтылды. Бөтен татар дөньясында исемле кешеләр! Берсе – татар язучыларының башлыгы булып торган мөхтәрәм әдип! Икенчесе дә бөтен татар яшьләре яратып укыган яшьләр гәзитенең баш мөхәррир урынбасары, исеме дөньяга яңгыраган мәшһүр журналист. Әле җитмәсә, икесе дә шагыйрьләр. Муса Җәлил үзе Германиядә әсирлектә ята, ә Казанда зурлап ул язган либретта буенча “Алтынчәч” дигән опера куйганнар дисәнә. Аңламассың бу сәвитләрне. Әсирлеккә төшкән кешене “халык дошманы” дип игълан итәләр. Ә моның нинди зур театрда операсын куеп яталар. Әсирлеккә төшкәнен белмиләрдер, күрәсең. Хәер, эш анда түгел, операның авторы булуы зур дәрәҗә! Менә бит, нинди кош сайрап тора Шәфи Алмасның алтын читлегендә!

“Бүген үк иң кадерле кунакларны гына җыеп, зурлап аш мәҗлесе үткәрергә кирәк. Белсеннәр кемнәр белән эш йөрткәнемне мондагы абзыйлар”, – дип уйлады ул һәм тиз генә үз янына кабул итү бүлмәсендә утыручы Афзал Фәтхуллин атлы хезмәтчесен дәшеп кертте.

– Тыңлыйм сезне, – диде Афзал, ишектән керә-керешкә. – Ни йомыш, Шәфи абзый?

– Бер мөһим эш бар, Афзалетдин энем. Бар, хәзер өйгә йөгер. Әминә абыстаңа әйт, бүген абзый кунак җыя, диген. Аз-маз әзерләнсен. Мәфтухадан чәй ашлары, гөбәдия, кош теле кебек нәрсәләр пешертсен. Ике атла, бер бас, аннары, эшең бетүгә, монда йөгер. Тагын кайбер эшләр бар. Хәер, менә акча, кайтканда кибеткә кереп, бер өч шешә “төрек малаен” сатып алырсың.

Шәфи кесәсеннән портмонет чыгарып, Афзалга акча санап бирде.

– Төрек аракысы гына димәсләр микән? Бер шешә виски да ал әле. Дәүрәк абзыйларны да дәшмичә булмас. Килештермәсләр. Аңладыңмы?

– Аңлашылды, Шәфи абзый. Йөгердем.

– Тукта, тукта! – дип, Шәфи ишектән чыга башлаган Афзалны тоткарлады. – Кире кайтышлый “Винета”га кереп, Шәмсия ханымны күрерсең. Аны мәҗлескә дәшәрсең. Идриси әфәндене телефоннан шалтыратып үзем чакырырмын. Шулай дип әйтерсең. Бар, йөгер.

Афзал чыгып киткәч, Шәфи башта үзалдына сөйләнеп бүлмә буйлап әрле-бирле йөренде.

– Тәк, кемнәрне дәшәргә соң? Унгляубены дәшәргә кирәк. Бу – бер. Аннан да зуррак Герхард фон Менде әфәнде бар бит әле! Иң кадерле кунаклар шушылар булыр. Парлашып йөрмәсләр инде, безнең татарлар кебек. Үзләре генә килерләр, Алла боерса, – дип сөйләнде Шәфи.

Фон Менде – Германиянең чит илләрне өйрәнү буенча Югары мәктәбе каршында сугыш алдыннан гына оештырылган Россияне өйнәнү интститутының төрки халыклар буенча зур белгече, профессор. Институт каршында аның тәкъдиме белән төрки-татар китапханәсе ачылган иде. Китапханә эше белән Әхмәт Тимер шөгыльләнде. “Нәфесе зур иде шул, дөньяны колачларга теләде. Шуның аркасында янды да”, – дип уйлады Шәфи көндәше турында искә төшереп.

“Галимҗан әфәнде Идрисигә шалтыратырга кирәк, – дип уйлады ул һәм шунда ук телефон трубкасын кулына алды. – Мусаларны озаттылар микән? Сорашырга кирәк. Бергә-бергә килсәләр дә начар булмас”, – дип уйлады телефон номерларын җыя-җыя.

Телефоннан: “Ал-ло, Идриси әфәнде тыңлый”, – дигән тавыш ишетелде.

– Исәнмесез, Галимҗан әфәнде! Комитеттан бу, Шәфи Алмас дустыгыз шалтырата.

  • Тыңлыйм, Шәфи әфәнде.
  • Бер зур нәстә пантамаллап[1] тора идек, Галимҗан әфәнде. Бүген Муса Җәлил белән Рәхим Саттар килү уңаеннан чәй мәҗлесе җыеап алмакчы идек. Сезнең дә урыныгыз түрдән булыр дип уйлаган идем. Килә алырсыз микән?

– Шулай зурдан купмасагыз да ярар иде.

– Бер утырып сөйләшеп тә утырасы килә. Күптән очрашкан юк. Дөнья бит гел мәшәкатьтән генә торырга тиеш түгелдер. Әзрәк рәхәтен дә чигеп калырга кирәк. Мәңгегә килмәгәнбез лә.

– Ни бит, Шәмсия җиңгәгез... ул...

– Шәмсия абыстай турында борчылмагыз, Галимҗан әфәнде. Аңа хәбәр ителгән. Киләчәк, Алла боерса.

– Шулай укмы? Ярар, ярар, алайса. Сәгать ничәләр тирәсенә җыясыз?

– Эш көненнән соң булыр инде. Фон Менде белән Унгляубе әфәнделәрне дә көтәбез.

– Шулай укмыни?

– Шулай, Галимҗан әфәнде. Җырлашып та утырырбыз. Төнлә туган нәстә дә булачак.

– Анысын үзегез карарсыз инде. Мин анысына үрелмәм. Әмма татар җырларына күңел сусады. Рәхәтләнеп тыңларбыз анысын.

– Галимҗан әфәнде, онытып та торам, безнең Муса белән Рәхим атлы егетләр ни хәлдә икән анда? Кичтән Шиһабетдин Нигъмәтуллин әфәнде, иртәгә кулларына паспорт тоттырып Берлинга озатабыз, дигән иде. Юлга кузгалмадылар микән әле? Кузгалмаган булсалар, алар белән бергәрәк килсәгез дә начар булмас иде.

– Шулаймы? Ярар, мин белешермен. Китеп өлгермәгән булсалар, машинамда урын табылыр, Алла боерса.

– Зур рәхмәт, Галимҗан әфәнде. Көтәбез.

Шәфи телефон трубкасын куйды да, тәрәзә янына барып, пәрдәләрен рәтләгәндәй итте. Тагын нинди олы кунак кала икән, дип уйлады.

– Вәт тити баш! – дип маңгаена сугып алды. – Әхмәтвәли әфәнде каласы икән бит онытылып! Галимҗан әфәнденең якташы.

Әхмәтвәли Мәңгәр - Төркиянең иң зур байларыннан берсе. Галимҗан Идриси дә, Әхмәтвәли әфәнде дә Казахстанның Кызылъяр каласында дөньяга килгәннәр. Әхмәтвәлинең ата-бабалары Казан артындагы Мәңгәр дигән авылдан чыккан. Шуңа күрә дә фамилияләре итеп Мәңгәрне алганнар. Галимҗан Идрисинең ата-бабалары исә - Буадан.

– Әхмәтвәли әфәнденең Германиягә килгән чагы булса ярар иде. “Ульрих Мейер” фирмасына шалтыратып карыйм әле. Ике көннең берендә шунда килә торган иде, – дип, Шәфи янә телефон трубкасына үрелде.

Әхмәтвәли Мәңгәр сугышка кадәр Маньчжурия, Монголия, Төркия, Германия кебек илләрдә яшәп һәм эшләп, зур капитал туплап, сугыш башлангач, Германиядәге “Мерседес” автомобильләре чыгара торган Мелчерс компаниясенең Швецариядәге Лузерн шәһәрендә урнашкан “Ульрих Мейер” фирмасы генераль директоры булып эшли иде. Германия концлагерьларында интегүче татар әсирләренә ярдәм кулы сузуны үзенең мөкатдәс бурычы итеп санаган Әхмәтвәли әфәнде Идел-Урал комитетының иң бай иганәчәсенә әверелде. Комитет һәм “Кызыл хач” җәмгыяте аша татар әсирләренә һәртөрле ярдәмнәр күрсәтте. Ул гына түгел, Идел-Урал комитетын оештыру өчен җан атып йөргән милләтпәрвәрләребезнең берсе булды.

Шушы мәртәбәле кешене Шәфи Алмас бүгенге мәҗлескә һич кенә дә чакырмыйча кала алмый иде. Бәхетенә каршы Әхмәтвәли әфәнде бүген чынлап та Германиягә килергә тиеш икән. Шәфи фирма кәнсәләрендә телефон трубкасын алган кешегә үзенең кем булуы турында әйткәч, Мәңгәр әфәндегә гозерен җиткерүне үтенде. “Бик рәхәтләнеп!” – дигән җавап ишеткәч, шатлана-шатлана трубканы урынына куйды.

Ул арада ишектә кулына шактый зур сумка тоткан һәм шул сумкадагы шешәләре шалтыр-шолтыр килгәне ишетелеп торган Афзал Фәтхуллин күренде.

– Нәрсә ул? – дип сорады Шәфи, хезмәтчесенең, кулындагы сумакасына ишарәләп.

– Соң, үзегез куштыгыз бит, төрек аракысы белән виски.

– Вәт дивана! Мин бит аларны өйгә кайтышлый кереп ал, дидем. Өйгә алып кайтырга куштым. Алар белән ни эшлим мин монда?

Аптырап калган Афзал сумканы бер кулыннан икенчесенә күчереп:

– Йә кая куйыйм? – дип сорады.

– Менә монда куй! – дип җикерде Шәфи, ике бот арасына ымлап. – Өйгә кайтарып куй!

Афзал сүзсез генә ишекне ача башлаган иде, Шәфи: “Тукта! Кая барасың?! – дип янә кычкырып җибәрде.

– Соң, өйгә кайтарырга кушасыз бит.

– Кайтарырсың. Көтеп тор. – Шәфи өстәл артына утырып, кулына кәгазь-каләм алып, нидер язарга тотынды. – Фон Менде белән Унгляубе әфәнделәрне күрергә кирәк. Министрлык белән институтка кереп, менә шушы кәгазьләрне кулларына тапшырырсың, – диде.

Ул аларның икесенә дә бүгенге чәй мәҗлесенә аерым-аерым чакырулар язган иде.

– Менә, тот. Чакырулар бу. Кулларына тоттыр. Бутама. Башта шешәләреңне өйгә кайтар. Алар белән шалтырап йөри күрмә тагын.

Кәгазьләрне Афзалга биреп, ишекне ачып, артыннан озатып калды. Аннары, үзе дә бүлмәсеннән чыгып, төрле бүлмәләрдә утыручы хезмәткәрләр янына юнәлде. Гариф Солтан, Кыям Галиев, Рәис Самат, Сабит Кунафинны да кич, эштән соң үз өенә чәй мәҗлесенә чакырып чыкты. Рәисне “Берничә минуттан минем янга кагылырсың әле, сүз бар”, – дип, үз янына дәште.

Рәис Самат комитетка Әхмәт Тимер урнаштырып калдырган кеше, аның ерак кардәше дә. Шәфи боларын ук белмәсә дә, элек Әхмәт Тимер белән вәс-вәс сөйләшеп йөргәне өчен аннан беркадәр шикләнә иде һәм үзеннән ерактарак тотарга тырышты, үзенең вак-төяк йомышларын үтәргә Афзал булмаганда, гел аны йөгертә торган булды. Бүген дә кадерле кунакларының берсе - Искәндәр әфәнде Яушевны чәй мәҗлесенә чакырырга Рәис Саматны йөгертергә уйлады. Ул тиз генә Яушевларга, ирле-хатынлы парлашып килегез, дип, чакыру язды һәм Рәис керүгә кулына тоттырып, өйләренә илтергә кушты.

Төшке ашны ашап беркадәр вакыт узуга Ноенбургштрассе урамының Идел-Урал комитеты һәм Татар арадашлыгы урнашкан ундүртенче йорты ишегалдына ялтырап торган кап-кара “Хорьх” машинасы килеп туктады. Аның кабинасыннан хәрби киемле шофёр сикереп төште дә, үз ягындагы арткы ишекне ачты. Аннан тәбәнәк кенә буйлы, соргылт-көрән төстәге кәстүм-чалбар кигән, буй-буй аклы-каралы галстук таккан урта яшьләрдәге кеше төште. Машина килеп туктаган тавышны ишетеп, икенче каттагы эш бүлмәсе тәрәзәсеннән ишегалдына караган Шәфи Алмас Муса Җәлилне шундук таныды. Машинаның икенче ягыннан төшкән кешеләрнең беренчесе шулай ук аның өчен яхшы таныш Галимҗан әфәнде Идриси булып, икенчесен, Шәфи: “Монысы Рәхим Саттардыр инде”, дип уйлап куйды. Бу - утыз яшьләр чамасындагы, пагоннары лейтенант икәнен күрсәтеп торган хәрби иде. Ул авыз ачып карап торганына үзен-үзе сүгеп, тиз генә урамга атылды. Кадерле кунакларны каршы алырга кирәк иде.

Гайнц Унгляубе белән лагерьлар буенча йөргәндә, Демблинда беренче мәртәбә очраткан Муса белән бүгенге Муса арасында шактый ук аерма күренде Шәфинең күзенә. Ул бераз тазарып, йөз-битләре алсуланып киткән. Киемне дә ул чакта кемнәндер салдырып киерткәннәр сыман, капчык шикелле асылынып тора иде. Бүген исә фырт иткән, кәчтүм-чалбардан, штиблет ботинкалар кигән, кияү егетләренә охшап тора. Машина янында иң якын кешеләрен каршы алгандай, көлешә-көлешә куллар биреп күрешкәч, алар бинага кереп, гөр килеп сөйләшә-сөйләшә икенче катка күтәрелделәр. Тавышларына бүлмә ишекләрен ачып куеп, комитет һәм редакция хезмәткәрләре коридорга чыккан иде. Муса белән Рәхим исә Алиш, Гариф Шабай, Фоат Булатов белән күптәнге танышлар икәнен ачыктан-ачык күрсәтеп, кочаклашып күрештеләр. Муса Гариф Солтановны да таныды. Ләкин аның белән салкын гына исәнләште. Гариф үзе дә дәрәҗә саклап, ара калдырып кына кул бирде. Муса танымаган тагын берничә егет күрешергә кул сузып, исемнәрен атадылар:

– Кыям Галиев булам, – диде беренчесе.

– Минем урынбасарым, гәзит буенча, – дип якыннанрак таныштырды Шәфи Алмас, Кыямның Муса белән күрешкән кулын тотып калып. – Ә монысы – әдәби хезмәткәребез, тәрҗемәче Галимҗан Бахтиков, – дип, шулай ук Мусага кулын сузган икенче егет белән таныштырырга ашыкты.

Рәхим белән дә куллар биреп күрешеп чыктылар.

– Егетләр, бүген бездә бәйрәм, кадерле кешеләребез килде. Бу уңайдан мәҗлес ясап алсак та гөнаһ булмас дип уйлыйм. Барыгызны да эштән соң үземнең өемдә көтәм, – диде Шәфи кулларын угалый-угалый. – Олы кунакларым белән кайта торабыз. Сез эш сәгате бетүгә Хафельштрассе урамына, минем өемә рәхим итегез.

– Без дәме? – дип сорады Фоат.

– Сез дә, – диде Шәфи, шаярткан булып. – Сезнең дә дусларыгыз килде ләбаса. Дус янына дус сыя ул. Күңелең иркен булсын. Минем кызларым күп, берегез дә артмас, яхшы кияүләр аунап ятмый ул!

– Алай булгач, Шәфи әфәнде, минем Берлинда комитет эше белән йөрүче тагын берничә дустым булырга тиеш. Аларны да дәшмәссез микән? – диде Муса.

– Әлбәттә! Килсеннәр. Үзегез оештырыгыз инде, егетләр. Бәйрәмнәр гел булып тормый. Ярый, без киттек. Әйдәгез, Галимҗан әфәнде, Муса энекәш, кайта торыйк.

Алар дүртәүләп кайтып киттеләр.

 Калганнар бүлмәләренә таралышкач, Алиш, Гариф, Фоат, Кыям һәм Галим редакция хезмәткәрләре бүлмәсенә кереп киңәшләшергә булдылар.

– Егетләр, Шәфи карун юмартланган бүген. Бәйрәм итеп калырга кирәк безгә дә. – диде Гариф. – Телефоннон шалтыратып “Винета”дан Әхмәтне дә чакырырга кирәк. Муса рөхсәт алды бит, Фәрит белән Зиннәтне дә дәшәргә иде. Кызганыч, Баттал белән Кормаш Берлинда түгел. Аларны чакырганда да начар булмас иде.

– Белгән булсак, кичә хәбәр иткәндә килеп җиткән булырлар иде, нишлисең иде, бәйрәмнәр алда тагын булыр әле, – диде Алиш.

3

Берлинның үзәк бер җирендә, Рихард Вагнер мәйданы тирәсендәге Хафельштрассе урамында, Шәфи Алмасның күпкатлы зур гына йорты бар иде. Дөрес булса, бу йортның 248 бүлмәсе булып, ул аның шактый өлешен табыш алу өчен файдалана ди. Байтак бүлмәсен Татар арадашчылыгы хезмәткәрләре өчен кунакханә итеп тотты. Арадашчылыкта, комитетта, гәзит-журналларда, радиостудиядә эшләүчеләрдән Шәфи Алмас казнасына ай саен зур гына суммада акча кереп торды. Үзе тулысынча диярлек өченче катта торып, анда да ул кайбер бүлмәләрдә шәхси хезмәтчеләрен яшәтте. Өченче катта шулай ук кунак каршылау, күңел ачу, кәеф-сафа кору өчен зур гына залы, аш-су хәзерләү, йокы һәм ял бүлмәләре булып, үзе дә гаиләсе белән шунда көн күрде.

Галимҗан Идрисинең машинасы хуҗа белән кунакларын – Муса белән Рәхимне Шәфи йорты алдына китереп куйгач, Идриси үзенең “Винета” радиостудиясенә, җәмәгате Шәмсия ханымны барып алырга теләвен әйтте.

– Әлбәттә, әлбәттә, нинди сүз булырга мөмкин, – диде Шәфи, төчеләнеп. – Соңга калмагыз. Зур кунаклар булырга тиеш. Герхард фон Менде, Гайнц Унгляубе һәм Әхмәтвәли Мәңгәр әфәнделәр дә килергә вәгъдә бирделәр.

– О-о! Шулай укмыни?! Әхмәтвәли әфәнде үзе киләмени?! Бик шәп! Бик шәп! – дип төчеләнде Идриси дә. – Без хәзер, Шәмсия ханымның эш сәгате бетүгә, ялт, килеп тә җитәрбез. Борчылмагыз.

Машина китеп барды. Шәфи Муса белән Рәхимгә борылып:

– Менә ничек күңелләрен күрергә туры килә юк кына бәндәләрнең, сезнең өчен тырышып йөреп, егетләр, – диде. – Шулай сөйләшмәсәң, төкереп тә бирмиләр. Эш барсын дип уйлап та караучы юк. Йә, ярый. Шулар күңелен күрәм дип, үзебезне дә онытмыйк әле. Әйдәгез, керик. Әминә җиңгәгездән бигрәк, кызлар көтәдер әле анда. Берсеннән берсе чибәр өч кызым бар бит минем! Менә, күрерсез.

Ишектән килеп кергәч тә, Шәфи каршына өч-дүрт һәм ун яшьләр чамасындагы ике кыз йөгереп килеп, “Әти кайтты!” дип, кочагына ташландылар. Муса аларны күргәч аптырап китте. “Шактый олы гына, алтмыш яшьләр чамасындагы, бу кешенең кызлары шулай бәләкәйләр микәнни кызлары?” дип уйлап куйды ул.

1922 елда, утыз җиде яшендә генә өйләнгән Шәфинең беренче кызы Нилүфәр 1927 елда гына туган икән. Ә бу ике кызы Айсылу белән Гөлнар әле чынлап та бәләкәйләр, Муса чамалаган дүрт һәм ун яшьләрдәге балалар гына иде.

– Бездән бигрәк, сезне сагынганнар болар, Шәфи әфәнде, – диде Муса.

– Шулайдыр шул. Әтиләрен бик яраталар шул алар, – дип, Шәфи бәләкәч кызын күтәреп кочагына алды. – Болар гына түгел, әле минем буй җиткән сылукаем да бар. – Ул эчке бүлмә ишегенә борылып: – Нилүфәр, кызым, бире чык әле. Менә син китабын яратып укыган Муса Җәлил абыең килде! – дип, тагын бер кызын алгы якка чакырды.

Ишектә талчыбыктай сылу, әле буй үстереп кенә килә торган унҗиде яшьләр тирәсендәге тагын бер кыз күренде.

– Менә ул минем чибәрем, – дип, Шәфи бәләкәй кызын идәнгә төшереп, олы кызның иңнәреннән кочты. – Кызым, таныш, абыйларың белән, исәнләш.

Шәфи Алмасның гаилә җанлы булуы, балаларын сөюе әллә каян күренеп тора иде.

– Исәнмесез, – диде кыз.

– Нилүфәр исемле була бу кызым. Ә болары – Айсылу белән Гөлнар.

“Гөлнар”, дигәч, ул бәләкәч кызының башыннан сыйпап алды.

– Йә, барыгыз, кызларым, бүлмәгезгә керегез.

Кызлар бүлмәләренә юнәлде. Шәфи кунакларны аш-су бүлмәсе ишегеннән килеп чыккан хатыны белән таныштырды:

– Таныш булыгыз, минем сөекле кызларымның әнисе Әминә ханым. Казан кызы. Нинди генә кызы әле!

– Ярар инде, Габдрахман, шапырынма артыгын. Исәнмесез, егетләр. Түрдән узыгыз. Габдрахман, кунак бүлмәсенә керт кунакларны.

– Шаулама син, әнисе. Ничек анда, аш-су әзерме? Тагын берәр сәгатьтән кунаклар килә башлый.

– Әзер, әзер. Афзалны эшенә җибәрмәдем инде, ачуланмассың. Өстәлләр корышырга кеше кирәк иде.

– Ярый, ярый, зыян юк. – Шәфи шулай диде дә, егетләргә алгы бүлмәгә керергә ымлады. – Әйдәгез, егетләр, түрдән узыгыз. Өебез белән таныштырыйм үзегезне. Ә юк, утырыгыз әле, өй белән танышырга өлгерерсез. Юлдан соң ял итеп алыгыз бераз.

Барысы дә кунак бүлмәсендәге затлы кәнәфиләргә барып утырдылар.

Өй чынлап та кеше алдында йөзне кызартырлык түгел иде. Шактый ук бай мебель, идәннәрдә, диварларда затлы келәмнәр. Күн тышлы диван- кәнәфиләр, кызыл агачтан кием шкафы, аяклары сырлап-сырлап эшләнгән өстәл, урындыклар.

– Казан бае кая китеп типтереп яшәп ята дип уйлыйсыздыр инде бу зиннәтләрне күреп, – дип башлады сүзен Шәфи. – Германиягә килеп урнашканда әллә ни байлыгым юк иде минем. Эшләргә кирәк, егетләр, эшләргә. Кем эшләми, шул ашамый гына түгел, “Эш агачы һәрвакытта бик юмарт китерер җимеш!” дигән бөек Тукай. Ә сезнең ул сысысырыгызда эшләгән кешене атып үтерәләр. Баемаска кушалар. Хәерче яшәргә кушалар. Шулмы тормыш?! Шулай яшәргә тиешме кеше? Беләсездер, берара Казанның башлыгы да булып торган Габделхәмит Казаков дигән кешене. Менә шул Казаковның олы кызы – минем җәмәгатем Әминә. Һәй, сөйли башласаң, озынга китә. Сөйлисе дә килә. Нинди генә атаклы кешеләр белән бәйле түгел ул Казаковлар нәселе! Ләкин шул нәселгә бәйле кайбер нәрсәләрне ай-һай, беләсез микән?!

– Сөйләгез, Шәфи әфәнде, – дип моңа кадәр дәшми генә тыңлап утырган Рәхим Саттар сүзгә кушылды. – Мин өстән-өстән генә беләм дә кебек. Үзегездән ишетү кызыграк.

– Казаковлар нәселе Казанда бик зур байлар, сәүдәгәрләр нәселе була. Мин үзем бер ярлы-ябагай авыл малае идем. Төбъяз якларыннан. Олы Солабаш дигән авылдан. Әти-әнием Ибәтулла белән Өммегөлсемнең биш кызы арасында бер малай булып үскәнмен. 1922 елда шул бай Казаковларның Әминә исемле кызларының кулын сораганда, очын-очка ялгап баручы бер эшмәкәр генә идем әле. Баеп китүем Әминәмнең туганнары ярдәме белән булды. Әминә миңа кияүгә чыкканда мин инде утыз җиде яшемдә идем, ә ул олы кызыбыз Нилүфәр кебек, унҗиде яше тулыр-тулмас бер үсмер бала. Мәскәүдә яшиләр иде. Ул чакта Мәскәүдә Төркия илчелегендә хезмәткәр идем. Ә Казаковларның хәле бик мөшкел чак. Мәрхүм әтисе Габделхәмит әфәндене “немец шпионы” дип гаепләп кулга алганнар. Утыз җиденче елда атып та үтергәннәр. Газиз Гобәйдуллин атлы кешене беләсез булыр. Казанда бик билгеле галим. Менә шуның җәмәгате Бибирабига Казакованың ике абыйсы Мөхәммәтрәхим[2] һәм Мөхәммәтхәмит әле гаиләләре Әстерханда яшәгән елларда ук сәүдә эшенә керешеп китәләр. Әтиләре аларны Исхак Юнысов исемле сәүдәгәрнең ике бертуган Өммегөлсем һәм Фәхрибану исемле кызларына өйләндерә.

Исхакның кече улы Мөхәммәт 1910 елда Германиягә күченеп китә һәм шунда яшәп кала. Анда немец кызына өйләнеп, Мәхмүт һәм Мәрьям исемле балалары туа. Мәхмүт, үскәч, Төркиягә китеп, бүгенге көндә шунда яшәп ята. Үзенең сәүдә компаниясе бар. Мех һәм күн эше белән шөгыльләнә.

Әминәмнең әтисе Габделхәмит Казанда укытучылар семинариясе төзү артыннан йөргәне өчен әле патша заманында ук сөргенгә җибәрелгән була.

Мөхәммәтшакирның олы кызы Зөләйха сезгә мәгълүм кеше - Абдулла Апанаевның хатыны иде. Аларның кызы Гайшә – сезнең каләмдәшегез Гали Рәхимнең хатыны. Мескен Галине дә Сталин ялчылары сөргенгә озатканнар. Исхак Казаков дигән бер туганнарын Татарстанда халык комиссарлары шурасы рәисе булып эшләгән җиреннән “халык дошманы” дип атып үтерделәр. Исхакның сеңлесе Өммегөлсем мәшһүр Мулланур Вахитовның әнисе иде. Әле ярый ул Мулланур Вахитовны унсигезенче елда ак чехлар атып үтергән. Югыйсә, башын Сталин лагерьларында череткән булырлар иде. Татарстан республикасын төзү артыннан күпме йөргән кеше бит, мескен. Менә ул эшли алмаган эшне тормышка ашыру өчен тир түгеп йөргән көнебез бу Идел-Урал комитетында. Бергә-бергә башкарып чыгасы иде бит, егетләр.

Шәфи Алмасның кызып-кызып сөйләгәнен, гаепле кешеләрдәй, башларын аска иеп, тын гына тыңлап утырдылар Муса белән Рәхим. Шулвакыт ишектә кыңгырау тавышы яңгырады.

– Килделәр! – дип, Шәфи ишеккә юнәлде.

Ишектән шаулашып Әхмәтвәли Мәңгәр белән җәмәгате Гайшә ханым килеп керде.

– Әссәламегаләйкүм, мөхтәрәм Габдрахман әфәнде! Казан егетләре кунакта, дигәнне ишеткәч, фирмадагы бөтен эшләремне ташлап киләсе иттем.

– Вәгаләйкүмәссәлам, вә бәрәкәтүһү, вә мостафа сәл-әллаху. Әйдүк, әйдүк, түрдән узыгыз. Узыгыз, уз, Гайшә ханым, – дип, Шәфи башта Мәңгәрнең хатыны өстеннән пәлтәсен салдырып, ишек буендагы шкафка элеп куйды. Аннары Мәңгәр әфәнденең пәлтәсен элгечкә урнаштырды да, кунакларны алгы бүлмәгә, Мусалар янына дәште. Бүлмәгә ире генә керде, Гайшә ханым аш-су бүлмәсенә, хатын-кызлар ягына юнәлде.

– Саулармысыз, егетләр, – дип кул биреп күреште Әхмәтвәли бәй Муса һәм Рәхим белән. – Ничек соң хәлләрегез? Бик кыерсытмыйлармы алман хәрбиләре? Үземнең бөтен ышаныч - алманнарда. Яңадан илгә әйләнеп кайтулар бары тик шулар тырышлыгы белән генә булыр, дип өметләнеп яшим.

Муса белән Рәхим Әхмәтвәли әфәнденең сүзне алманнарны мактап башлавына нәрсә дип җавап бирергә дә белмичә, бераз аптырашта калдылар. Кунак алдында сер бирергә ярамый иде, сүзне Муса башлады.

– Алманнарның фронтта хәлләре бик шәптән түгел дигән хәбәрләр ишетелә бит әле, Әхмәтвәли әфәнде. Нимесләр үзләре бик шапырынсалар да, Сталинградта Манштейн гаскәрларе тулысынча тар-мар ителгән, генерал-фельдмаршал Паулюс бөтен гаскәре белән чолганышта калып, әсирлеккә төшкән, дип ишеттек.

– Кышкы салкыннар комачаулый алманнарга. Кышкы салкыннарга хәтле Сталинград сугышын башкарып чыга алмадылар шул, – дип нимесләрнең җиңелүен үзенчә акларга ашыкты Мәңгәр.

– Алман гаскәре алай да көчле әлегә, – дип, кунагының кәефен күтәрергә теләп, сүзгә Шәфи Алмас кушылды. – Бер яңалык әйтергә телим, җәмәгать. Шушы көннәрдә Унгляубедан күрсәтмә килде. Февраль урталарында беренче батальонны фронтка җибәрәчәкләр. Гайнц әфәнде бүген монда киләчәк. Ул хакта үзе дә әйтер әле.

Яңалыкны ишетеп Муса белән Рәхим бер-берсенә карашып алдылар.

Шулвакыт ишектә тагын кыңгырау чылтырады. Комитет егетләре Гариф Солтан, Сабит Кунафин, Рәис Самат, Кыям Галиев белән Галим Бахтиков килеп керделәр.

– Алишлар юкмыни? – диде Шәфи алар арасында Алиш белән Гарифның күренмәвенә эче пошып. – Бергәрәк йөрергә дип әйттем бит, егетләр. Вакыт уза.

Ул арада ишек өстендәге кыңгырау янә үз вазифасын үтәп алды.

– Әһә, ишеттеләр, ахры, – дип, Шәфи ишекне ачты. Бу юлы Алишлар төркеме генә түгел, җәмәгате Шәмсия ханым белән Галимҗан Идриси хәзрәт тә килеп җиткәннәр иде.

– Әйдәгез, үтегез, – дип, Шәфи кунакларның барысын да зал бүлмәсенә дәште. – Залга керик. Үзебезнекеләр килеп бетте кебек. Фон Менде белән Унгляубе әфәнделәр үз җайлары белән килерләр.

Ул шулай диде дә тагын бер олы кунагы юклыгын исенә төшерде. Ни сәбәп беләндер Искәндәр Яушев әфәнде тоткарлана иде. Алай да, ул кунакларын берсе артыннан берсенең исемен атап, табын тирәли утырта башлады. Түр башына ике урынны буш калдырып, алар янына Әхмәтвәли Мәңгәр әфәндедән утыруын сорады. Мәңгәр янына җәмәгате Гайшә ханым утырмакчы иде, шунда Шәфи гафу үтенеп:

– Мөхтәрәм ханымнар, гафу итегез, без - ир-ат өммәтеннән булган кунаклар бер якка, хатын-кызлар каршы якка утырышсак ничек булыр икән? – дигән тәкъдим ясады.

– Хуп мәйле! Бик әйбәт булыр, – диде Галимҗан хәзрәт.

– Ханымнар үзләре нәрсә дип әйтә бит әле, – диде Әхмәтвәли Мәңгәр әфәнде.

– Без разый, – диде аның җәмәгате Гайшә ханым. – Күптән күрешмәгән, сөйләшер серләребез дә җыелган. Мин менә монда утырам, – дип, җәмәгатенә каршы яктагы икенче урындыкка барып утырды. – Бу урынга Әминә ахирәтем утырыр.

– Менә рәхмәт. Ә сезнең янга Искәндәр әфәнденең немкасы утырыр. Яушевлар да килергә тиеш иде. Нишләптер соңга калалар, – диде Шәфи.

– Юк әле, утырмыйча торсын. Алдан килгән урын өчен, дигәннәр. Килмәгән кешегә урын калдырганчы, үзем утырыйм әле, – дип, Әминә ханымнан соңгы буш урынга Галимҗан хәзрәтнең Шәмсиясе барып кунаклады.

– Искәндәр әлегә юк. Минем янга, Муса туган, син утырсаң әйбәт булыр иде, – дип, Әхмәтвәли әфәнде Мусаны үз янына утырырга кыстады. Муса каршы килмәде. Аның янына Алиш, Рәхим һәм калган егетләр тезелеште.

Шәмсия ханымны Муса ишектән керә-керешкә үк таныды. Бу кичәге Альфред Розенбергның тәрҗемәчесе вазифасын башкарган хатын иде. Ә төп эш урыны – “Винета” радиостудиясендә, татарча тапшыруларның цензоры булып эшли икән.

Табын мул әзерләнгән иде. Әминә ханым үзенең бөтен осталыгын күрсәткән. Моңа әлбәттә хезмәтчеләре Мәфтуханың ярдәме зур.

Мәфтүха Донбасс якларыннан Германиягә хезмәткә куып китерелгән хатын. Шәфи аны басып алынган җирләрдән куып китерелгән халыкны эшкә урнаштыру бюросыннан үзе барып, татар хатыннары арасыннан сайлап алып кайтты. Эшкә бик кулы ята, бигрәк тә аш-су әзерләүгә уңган хатын булып чыкты Мәфтуха. Ул Шәфи яраткан камыр ашларын бер дигән итеп пешереп куя. Шәфи гел: “Телеңне йотарлык булган бу!” – дип, мактый-мактый ашый. Бүген дә затлы кунаклар алдында йөзне кызартырлык түгел иде Мәфтуханың бәлешләре.

– Мөхтәрәм җәмәгать! Бүген безгә җыйналуның сәбәбе – ниһаять комитетта бөтен татар дөньясында мәшһүр исеме билгеле күренекле шагыйрь Муса Җәлил әфәнденең пәйда булуы! Җәлил әфәнде Вустрауда инде айга якын эшләде. Бүгенге мәҗлесне мин шул уңайдан, әйтергә кирәк, махсус оештырдым. Мәҗлеснең икенче сәбәбе дә бар: ул әле үзе дә бу хакта оныткандыр, мөгаен. Тагын берничә көннән, мөхтәрәм җәмәгать, Муса әфәнденең туган көне! Унбишенче февраль!

– Кит аннан! Чынлап тамы, Муса әфәнде? – дип, ышаныргамы, ышанмаскамы дигәндәй, Әхмәтвәли Мәңгәр урынында сикереп куйды. Шунда ук Мусаның кулын кысты. Шәфинең көтелмәгән хәбәреннән соң бераз аптырап калган Муса да, Әхмәтвәли бәйнең котлавын аягүрә кабул итәргә дип, торып басты. Кем әйтмешли, фил хәтле гәүдәле, йөз килоның аргы ягына чыккан, юан Әхмәтвәли әфәнде янында Муса аннан ике мәртәбә кечерәк һәм ябык кына бер чирләшкә кебек күренде.

– Котлыйбыз, Муса әфәнде! – дип, Мусаның каршында ук, өстәлнең теге ягында утырган Шәмсия ханым да торып басып, җәмәгать алдында төчеләнеп алды. – Муса әфәнде, китабыгыздагы рәсемгә караганда бик матур, таза булып күренә идегез. Әллә әсирлек начар тәэсир иттеме, нык ябыккансыз. Авырмый торгансыздыр бит? – диде ул сүзен дәвам иттереп.

– Төрлесен күрергә туры килде инде бу ярты елда, – диде Муса. – Әле Вустрауга килер алдыннан гына биш көн камерада тотып ачка интектерделәр.

– Әйбәт булмаган. Бу хатаны кичекмәстән төзәтергә кирәк. Муса әфәнде, иртәгә үк Семпен пансионатына ял итәргә җибәрербез, – дип, Шәфи Алмас Муса алдында акланыргы тотынды. – Сабит дускай, иртәгә үк Муса әфәндегә пансионатка юллама язып бирергә онытма, дип, янында утырган егеткә мөрәҗәгать итте.

Бу егет комитетның кәнсәләр мөдире Сабит Кунафин атлы кеше иде.

– Эшкә килүгә язылган булыр, Шәфи абзый, – диде Сабит.

Шәфи шуннан соң торып басты да өстәлдәге өч урынга куелган аракы шешәләренең берсен кулына алды.

– Җәмәгать, гаеп итмәсәгез, бу истәлекле көнне менә шушы нәстә белән путалап куйсак, ничек булыр икән? – диде һәм җавап та көтмәстән, бөкесен ачып, кәсәләргә агыза да башлады.

– Үзегезгә карагыз, җәмәгать, мин тотмыйм, – диде Галимҗан хәзрәт.

– Рөхсәт бар, ачыгыз, егетләр, шешәләрне, – диде Шәфи.

Шуны гына көткәндәй, комитет егетләре озын муенлы төрек шешәләрен бөкеләреннән азат итеп, кәсәләрне “зәмзәм суы” белән тутырдылар. Шәфи шул арады чәркәсен бушатып та куйды. Башкалар да аңа иярде.

– Котлы булсын туган көнегез, Муса әфәнде, – диде Әхмәтвәли Мәңгәр, тагын бер тапкыр. – Сер булмаса, ничәнчесе инде бу?

– Хатын-кыздан гына яшен сорамыйлар. Сер түгел, тагын биш көннән утыз җиде тула. Тукайны узып ун ел яшәдем, – диде Муса.

– Тукайның гомере кыска булган шул. Әмма үлгәннән соң мәңге яшәргә туган булган. Сезгә дә шундый гомер язсын, Муса әфәнде! Мәңге яшәгез! Үлгәннән соң да халкыбыз күңелендә мәңге яшәгез! – дип куйды, дәшми тынмый гына карап утырган Галимҗан хәзрәт Идриси.

– Рәхмәт! Барыгызга да рәхмәт, – диде Муса. – Шәфи абзый, сезгә зур рәхмәт. Казанны, дусларны искә төшердегез. Барыбыз да монда түгел. Казанда да безне искә алалардыр әле бәлки. Шәфи абзый, нишләптер арада бер кешене күрмим.

– Кемне дисез?

– Әхмәт Тимерне. Мине легионга язылырга димләп бергә килгән идегез. Комитетның президенты иде шикелле. Кая юкка чыкты ул?

Мусаның соравыннан Шәфи Алмас югалып киткән кебек булды. Башта нәрсә әйтергә дә белмичә аптырап торганнан соң:

– Гаилә хәле белән Төркиягә кайтып киткән иде. Күптән түгел генә Төркия армиясенә хезмәткә алганнар икән, дип ишеттем.

– Шулай укмыни? – дип куйды Муса.

– Татар башын татар ашый монда, – дип өстәде Шәмсия ханым, тагын нәрсәдер әйтергә теләгәндәй.

Шунда Шәфи Алмас сүзне икенчегә борып:

– Күңелле итеп утырыйк әле, җәмәгать, – дип сүзне башка юнәлешкә борды. Аннары: – Әйдәле, Афзал, җырлап җибәр, булмаса, – дип, табынның бер башында утырган егеткә ымлады.

Муса табындагыларның барысы белән дә танышып чыккан кебек булса да, бу егет белән танышмыйча калган икән. Афзал исемле бу егетне Шәфи хезмәтчесе итеп тота иде. Ул аны гадәттә үзе белән эшкә йөртә. Мөһим эшләр килеп чыкканда гына өйгә кайтара. Көндезләрен ул аның кабул итү бүлмәсендә утыра, Шәфинең вак-төяк йомышларын үти. Унгляубе белән лагерьларда әсирләрне легионга димләп йөргәндә Шәфи аны Ченстохов лагеренда очратып, яхшы җырлаганына сокланып, үзе белән комитетта эшләргә алып кайткан иде. Шул чактан бирле Афзал Шәфинең кесә җырчысы булып, ул аны кая барса шунда үзенә ияртеп йөрде, Көнчыгыш министрлыгы түрәләре, татар эмигрантлары белән очрашуларда җырлатып, үзенә кирәкле бәндәләрнең күңелләрен күрде. Соңга таба легионерлар өчен концертлар оештыра башлады. Аннары ул Афзалны Семпен пансионатында ял итүчеләр күңелен күрергә, шунда урнаштырды. Хәзер менә үз янында гына тота. Үз өендә яшәтә.

Афзал, “Була ул”, дип, алдан ук хәзерләп куйган аккордеонын кулына алды да, “Су буйлап”ны сузып җибәрде.

Идел бит ул, тирән бит ул,

Тирән бит ул, киң бит ул...

Җырның беренче аккордлары яңгырауга, Шәфинең күзләреннән яшь атылып килеп чыкты. Аңа кушылып Әхмәтвәли Мәңгәр дә кесәсеннән кулъяулыгын алып, күз төпләрен сөртештерде.

Идел бит ул, тирән бит ул,

Тирән бит ул, киң бит ул.

Караңгы төн, болытлы көн –

Без аерылган көн бит ул.

Афзал җырлап бетерүгә ишектә кыңгырау чылтырады. Шәфи кулъяулыгы белән күз төпләрен сөртә-сөртә, ашыгып барып ишекне ачты. Анда соңга калучылар – дүрт кунак – Искәндәр әфәнде белән Матильда Яушевлар, фон Менде һәм Унгляубе басып торалар иде.

– Willkommen, meine Herren (Рәхим итегез, әфәнделәр)! – дип, колачын җәйде хуҗа, мәртәбәле кунаклары алдында яхшатланып. – Рәхим итегез, түрдән узыгыз. Мактап йөрисез. Табынга утырышкан гына идек.

Шәфинең сораганын да көтеп тормыйча, Гариф Солтан ишек төбенә йөгереп килеп җиткән иде. Ул Шәфинең сүзләрен алманчага тәрҗемә итә башлады. Түрәләр үз телләрендә нәрсәләрдер сөйләнә-сөйләнә, залга үтеп, Шәфи күрсәткән урыннарга кунакладылар.

– Ни хөрмәткә инде бу мәҗлес? – дип, сүзне үз телендә фон Менде башлады.

– Таныш булыгыз, хөрмәтле Герхард әфәнде, ниһаять гәзитебездә эшләргә ике зур язучы таптык. Муса әфәнде Җәлил – татарның бөек шагыйре. Беренче татар операсының либретто авторы! – дип, әллә белмичә, әллә дәрәҗәсен күтәрер өчен, юри шыттырып, ул башта Муса белән таныштырды. Аннары Рәхимне тәкъдим итте: – Күренекле татар журналисты, шулай ук шагыйрь Рәхим Саттар әфәнде.

– Sehr schön (Бик яхшы)! – дип, фон Менде кулларын чәбәкләп алды.

– Шәфи әфәнде арттырды бераз. Мин беренче опера авторы түгел. Беренче татар операсы “Сания” 1925 елда ук язылган. Аннары гафу итегез, Шәфи әфәнде, минем гәзит эшләргә һич теләгем юк.

– Кистереп әйтмәгез әле, Муса әфәнде. Сөйләшербез. Бу бит соңгы сүз түгел. Мөхтәрәм әфәнделәр, тагын берничә көннән Муса әфәнденең туган көне. Шушы вакыйганы билгеләп үтәргә дип тә уйлаган идек.

– О-о! Gut, Gut (яхшы)! За это можно выпить! – дип, фон Менде торып ук басты. – Ләкин мин беренче тостымны татар милләтенең чәчәк атуы, тиздән яуланачак җиңүдән соң төзеләчәк мөстәкыйль Идел-Урал дәүләте өчен күтәрергә телим!

Фон Менде Гитлерның сугыштан соң СССР территориясендә бернинди дә милли дәүләт булмаячак, дигән тәгълиматын бик яхшы белсә дә, бу минутта ике йөзлеләнде. Аның тостын легиончылардан калганнар барысы да аягүрә торып басып хупладылар.

– Ә сез мөстәкыйль татар дәүләте булуын теләмисезмени?! – диде Шәфи урыныннан кузгалмаган Мусага карап.

– Әлбәттә телибез, – диде Муса. – Ләкин җиңүгә бик ышанып бетәсе килми. Булмас шикелле ул.

– Күңелегезне төшермәгез, Муса әфәнде. Әле төшенкелек өчен артык җитди сәбәпләр күренми.

Тагын тостлар әйтелде. Афзал Фәтхуллин тагын җырлап алды. Татар җырын нимесләр дә яратып тыңлады. Бераздан табын артыннан торып, кайсы дивар тирәли куелган кәнәфиләргә чүмәште, кайсылары алгы яктагы бүлмәләргә таралышты. Фон Менде исә халык алдында гафу үтенеп, кайтып китте. Ул киткәч, барысы да иркен сулыш алган кебек булдылар. Сөйләшү тулысынча татарчага күчте. Унгляубе дә каршы түгел иде бугай, Үз янына Гариф Солтанны чакырып алды да, бөтен сөйләшүләрне алманчага тәрҗемә иттерде. Унгляубе комитет хезмәткәрләрен болай да яхшы белә иде. Шуңа күрә бугай, ул күбрәк Муса белән Рәхим янында булды. Әхмәтвәли Мәңгәрнең дә Муса белән якыннанрак танышасы килә иде. Табын артыннан таралышкач ул да Мусалар әңгәмәсенә кушылды.

– Сугышка ничек эләктегез, Муса әфәнде, үз теләгегез белән киттегезме фронтка? – диде ул.

– Әлбәттә, – диде Муса.

Әхмәтвәли Мәңгәр аннан һич кенә дә мондый җавап көтми иде.

– Без татар язучылары барыбыз да үз теләгебез белән киттек. Язучылар берлегендә, “Совет әдәбияты” журналында һәм радиокомитетта эшләүче берничә язучыдан кала.

– Ничек инде алай? Һаман да шул вәхши большевиклар астында изелеп яшисегез киләмени?

– Аңлап бетермисез сез безнең тормышны, Әхмәтвәли әфәнде. Революциядән соң чирек гасыр вакыт узды бит инде. Гражданнар сугышы тынганга да ике дистә ел. Дөньялар тынычланды. Тормыш көйләнә башлады. Яңа тормыш төзи башладык.

– Сөйләмә инде, Муса дус, – дип куйды Рәхим, Җәлилнең сүзләре белән килешеп бетмичә.

– Милләтнең асыл уллары ул инкыйлабны кабул итмичә, Төркиядә, Германиядә, Франциядә яшәп ята. Россия бит аларның да ватаны. Аларга ватанга кайтырга юл бикле. Ни өчен?! Милләтнең генә түгел, урысның да асыл ир-егетләрен большевиклар зинданнарда яткыралар. ГУЛАГта күпме каләмдәшегез иза чигә. Галимҗан Ибраһимов, Тинчурин, Бурнаш, Туфан, Гомәр Гали, Гомәр Толымбай... Саный китсәң, исең китәрлек бит. Нинди гаепләре бар соң ул әдипләрнең? Галимҗан Ибраһимов Татарстан республикасын төзү өчен җан аткан кеше. Менә сез, Муса әфәнде, язучылар берлеге рәисе дә булгансыз, һич кенә дә саклап калып булмый идемени соң ул Галимҗан Ибраһимовны? – диде Галимҗан Идриси Әхмәтвәли әфәнде белән Муса арасындагы сөйләшүгә кушылып.

– Ул инде мин рәис булганчы ук үлгән иде.

– Үтергәннәр иде диген инде, – дип Мусага каршы чыкты Рәхим.

– Аны бит эсэрлар партиясе әгъзасы булган өчен, буржуаз милләтчелектә гаепләп утыртканнар. Уфада оештырылган милли мәҗлес эшендә актив катнашкан өчен. Яңалифкә күчүгә каршы булганы өчен. Сталин теләмәгән Идел-Урал штатын төзергә теләүчеләрнең берсе булганы өчен.

– Соң, менә безнең дә шул дәүләтне төзү өчен тырышып йөргән көнебез бит инде. Легионны да шуның өчен оештырдык. Әсирләрне легионга керергә үгетләп йөреп, үзегезгә үзегез каршы киләсез түгелме соң?

– Сезнең арада да бит бердәмлек юк, Әхмәтвәли әфәнде. Бая гына Шәмсия ханым әйтеп ташлады, татар башын татар ашый, дип. Шул инде бездә, татар башын татар ашый. Әхмәт Тимерне дә юкка чыгаргансыз әнә. Язучылар берлегендә эшләгәндә минем өстән дә ниләр генә язмадылар. Мәскәүгә баргач, шулай, Фадеев алдыма бер кочак хат китереп салды. Укып кара әле, ди. Укысам, исләр китте. Союз тирәсендә, минем белән кулга-кул тотышып эшләп йөргән бәндәләр нәрсәләр генә язмаганнар минем турыда, нинди генә гаепләр ягып бетермәгәннәр. Миннән соң рәис булып калган бер драматург кисәге хәтта мине “халык дошманы” дип атаган, хәерсез. Ярый әле Фадеев акыллы кеше. Ул доносларның берсен дә өскә җибәрмәгән, өстәл тартмасына гына салып барган.

– Татар арасында бердәмлек юк инде ул. Муса дөрес әйтә. Үзебезнең комитетта гына әнә, Гаяз Исхакыйга мөнәсәбәт нинди, – дип сүзгә Алиш кушылды.

– Нинди, нинди?! – дип чәчрәп чыкты шулвакыт Шәфи Алмас.

Алиш сүзне озынга җибәрмәскә булды, Исхакыйны ялгыш искә алуын аңлады һәм: “Бернинди дә түгел”, – дип сүзен түгәрәкләде.

Алиш редакциядә эшли башлаганда аның бүлмәсендә диварда Гаяз Исхакый портреты эленеп тора иде. Комитет әгъзалары арасында кайсыдыр “Идел-Уралга президент итеп Гаяз Исхакыйны куярга кирәк”, дигән сүз ычкындырган. Бу сүз биш тапкыр күпереп Шәфи Алмас колагына барып ирешкән. Ул, дулап китеп, портретны ертып ташлаган. Хәтта комитетның исемен дә алмаштырырга кирәк, дип йөри башлаган. Алиш шул хакта искә төшермәкче иде. Аннан соң тыелып калуны хуп күрде. Ярар инде, бүген көне ул түгел, дип уйлады.

– Ә шулай да, нишләргә соң инде безгә? – дип көрсенеп куйды Әхмәтвәли Мәңгәр.

– Ничек инде “нишләргә”?! Эш бара бит, әфәнделәр! Муса белән Рәхим әфәнделәрне дә җитди кешеләр дип беләм. Бергә-бергә батальоннарны әзерләсәк, алман армиясенә олы ярдәмебез булыр, шәт иншалла! – диде Шәфи. – Әйдәгез әле, төшенкелеккә бирелеп утырмыйк. Табын артына рәхим итегез. Мәҗлесне дәвам иттерик.

Барысы да яңадан үз урыннарына кереп утырдылар. Унгляубе китеп барды. Бу юлы мәҗлескә җитәкчелек итүче булмады. Бер тирәдә утырганнар төркем-төркем булып үзара гәпләшүгә күчтеләр. Әхмәтвәли Мәңгәр кабат Муса белән сөйләшүен дәвам итте.

– Сезне зур шагыйрь диде Шәфи әфәнде, Муса туганкай. Берәр шигырегезне укып, кәефләрне күтәреп җибәрмәссез микән? Монда шигырь язарга мөмкинлек тә юктыр инде.

– Нишләп булмасын. Әле менә Вустрауга килер алдыннан гына биш көн камерада тоттылар. Комачаулаучы булмады. Берничә шигырь язарга өлгердем.

– Сезне алайса камерада гына тотарга икән. Ник болай паспортлар биреп, ирекле тормышка чыгарганнар, – дип үзенчә шаярткан булды Гариф Солтан.

– Көлмә кешедән, борының өшегән! – диде Шәфи Алмас. – Сезне ул монда бераз камерага ябып тотарга иде. Дөнья бутап йөрисез.

Шәфи комитетка Әхмәт Тимер урнаштырып калдырган Гарифны бик өнәп бетерми. Шымчылары аша ишетеп, Гаяз Исхакыйны президент итәргә кирәк дигән сүз дә Гариф авызыннан чыккан булырга тиеш, дип шикләнеп йөри иде.

– Бүгеннән үз өемдә яшәрсез, Муса әфәнде, – диде ул. – Шигырь язарга да мөмкинлегегез күп булыр. Бөтен уңайлыкларны да тудырырбыз. Беренче көннәрдә Галим бүлмәсендә яшәп торырсыз. Аннары пансионатта ял итеп кайткач, үзегезгә аерым бүлмә әзерләп куярбыз.

Галим дигәне редакция хезмәткәре Бахтиков иде. Шәфи аның исемен атауга, ул торып басып, Мусага: “Мин булам ул”, – диде.

– Ә Рәхим әфәндене беренче төнгә Алиш әфәнде сыендырыр бәлки... Сез ризамы, Алиш әфәнде?

Алиш ризалыгын белдереп баш какты.

– Беренче төндә йокламыйча сөйләшеп чыгарга да риза без, – диде Рәхим. – Алиш та шулай уйлыйдыр, дип беләм.

– Сездән шигырь, Муса әфәнде. Сорыйбыз, – диде Әхмәтвәли Мәңгәрнең җәмәгате Гайшә ханым.

– Шигырь икән, шигырь. Укыйбыз аны, – диде дә, Муса куен кесәсеннән кульязма кенәгәсен чыгарып, битләрен актара башлады. – Менә, әле кичә генә язган өр-яңа бер шигырь. “Хәдичә”.

Күрше кызы Хәдичә,

Шулай гадәттәгечә,

Озак йөреп бакчада,

Кичегеп кайтты кичә.

Каравылчы карт аның

Ишетмәгән кайтканын.

Шуңа күрә ачмаган

Хәдичәгә капканы.

Барысы да Мусаның шигырь укыганын тын да алмыйча тыңладылар. Укып бетерүгә, Әхмәтвәли кул чабып:

– Афәрин! –диде. – Менә бит нинди кеше! Дөньяда сугыш бара. Ә ул шаян шигырь яза. Афәрин, Муса! Каян килә ул башыңа шундый шаян шигырьләр?! Кирәк бит, ә! “Кызлар, төнлә йөрмәгез, Коймадан сикермәгез! Тагын әллә ни ертып: “Мода” дия күрмәгез.” Талант!

Муса тагын берничә шигырь укыды. Ахырдан “Тик булса иде ирек” дигән шигырь битен ачты да, укыргамы, юкмы икән дип, уйланып калды.

– Укыгыз инде, Муса әфәнде. Тагын берне укыгыз инде, – диде аның икеләнеп калганын күреп Шәмсия ханым.

– Ярар, укыйм булмаса. Монысы мәҗлестә укый торган түгел дә... Бик кыстагач укыйм инде. “Тик булса иде ирек”.

Бу шигырьне дә бер тавыш-тынсыз тыңладылар.

Юк, барыннан да элек,

Тик булса иде ирек;

Кылычым булса кынымда,

Карабиным кулымда,

Сине саклап, туган җирем,

Мин ирләрчә үләр идем

Данлы сугыш кырында.

Муса укып бетерде дә, “Йә, ничек?” дип сорап куйды.

– Монысы да әйбәт, – диде Әхмәтвәли Мәңгәр. – Ләкин сездән мондый шигырь көтмәгән идем. Чынлап та шулай уйлыйсызмыни, Муса әфәнде?

– Ә сез, Әхмәтвәли әфәнде, Гитлерне шулкадәр изге кеше дип саныйсызмыни? Мин тоткынлыкта булган Демблин лагеренда узган ел 17 мең әсирнең 15 меңе ачлыктан интегеп, суыкта өшеп-туңып үлгән. Сез бу хакта яхшы беләсез. Башка лагерьларда да шул ук хәл. Ә сугыш әле дәвам итә. Кайчан туктаячагы да билгесез. Күпме кеше кырыла. Бер гаепсез халык харап була. Безнең илдә бит Молотов белән Риббентроп килешүеннән соң, сугыш булмаячак дип, ышанып яши башлаганнар иде. Халык нимесләргә хөрмәт белән карый, мәктәпләрдә нимес телен өйрәтәләр. Большевиклар һәм яһүдләр ошамый дип, бөтен халыкны кырып бетерсеннәрмени инде? Ул Гитлернең үзен дә яһүд икән дип сөйлиләр. Әйе, без легионга язылган илдәшләрне сугышка барырга өндәп йөрибез. Ләкин алар арасында да төрле кеше бар. Иманлылары бар. Иманы нык кешене бернинди үгет-нәсихәт тә сындыра алмый. Легионга да лагерьларда ачлыктан интегеп үләсе килмичә язылган аларның күбесе. Шуны аңлыйсызмы, Әхмәтвәли әфәнде? Совет иле – аларның ватаны. Ватан ул әле дәүләт башында утырган хакимнәр генә дигән сүз түгел. Хакимияттә бүген большевиклар, иртәгә капиталистлар булырга мөмкин. Гитлер җиңсә, национал-социалистлар киләчәк. Аларга ышаныч бармы? Егерме еллар элек кенә революция шаукымы белән яшәгән нимес коммунистлары интекмимени ул Дахау кебек лагерьларда? Бер урыслар, татарлар гына түгел, алманнар, чехлар, венгрлар, шул ук испаннар, итальяннар, французлар интегә безнең белән нимес тоткынлыгында.

– У-у, озынга китте бу чыгышыгыз, Муса әфәнде, – дип аның сүзен бүлдерде Шәфи Алмас.

Муса үзе дә туктарга җыена иде инде.

– Мин бернинди дә үгет-нәсихәт укымыйм, әфәнделәр. Бары тик әсирләрнең күңелендә йөргән нәрсәләрне генә сөйлим. Аек акыл белән карарга кирәк тормышка. Шул хакта искә төшермәкче булам.

– Сез хаклы, Муса әфәнде. Ләкин инде артка юл юк, – диде Әхмәтвәли Мәңгәр.

– Мин дә легионерлар сугышка бармасын димим. Ләкин безнең үгетләп йөрүдән генә аларның күңелендәге уй-фикерләре үзгәрмәскә дә мөмкин. Шул турыда әйтергә телим.

– Ә шигырегез куркыныч, Муса әфәнде, – диде Шәфи Алмас.

– Сез сорадыгыз, мин укыдым. Күңелемдәгесен яздым. Хәзер инде анда язылганнар барысы да хыял гына. Чынга ашмас хыял. Берни эшләр хәл дә юк.

– Ә сез ни уйлыйсыз, мөхтәрәм Искәндәр әфәнде? – диде Әхмәтвәли Мәңгәр, үз янында Унгляубе урынына кереп кунаклаган Яушевка карап. – Нишләптер, килгәннән бирле дәшми-тынмый утырасыз.

– Кәеф юк бүген, Әхмәтвәли туганкай. Бер килмәскә дә уйлаган идем. Заводта поляк эшчеләре корткычлык эшләгәннәр.

– Нинди корткычлык инде ул тагын? Җитдиме?

– Кемнәрдер эшчеләр арасында листовка тараткан. Совинформбюро хәбәрләре. Сталинградта алман армиясенең тулысынча тар-мар ителүе турында. Шәфи әфәнде җибәргән күзәтчеләрнең дә бер файдасы да юк.

– Нишләп булмасын, Искәндәр әфәнде, ялгыш сүз сөйләмәгез. Иң турылыклы егетләремне генә туплап җибәрдем. Сезгә ышанган кебек ышанган егетләремне.

– Белмим инде. Ул полякларга да ышаныч юк бер дә.

Шунда Муса торып басты да:

– Бүген нык ардырды. Рөхсәт итсәгез, бераз ял итәр идек. Шәфи әфәнде, мөмкин булса, Бахтиков миңа үзенең бүлмәсен күрсәтсен иде, – диде.

– Әлбәттә, әлбәттә, – диде Шәфи. – Барыгыз, бар, ял итегез.

Муса белән Галим Бахтиков артыннан Алиш белән Рәхим Саттар һәм арадашчылык хезмәткәрләреннән кала башка егетләр дә кузгалды.

– Ә сез ашыкмагыз әле, Әхмәтвәли кордаш, Галимҗан хәзрәт, Искәндәр әфәнде, утырыйк бераз. Һаман-һаман очрашып тормыйбыз. Егетләр, сез дә ашыкмыгыз. Афзал, син җырлап җибәр, булмаса, – дип, Шәфи Алмас кунакларын табын артында калырга кыстады.

4

Галим Бахтиков Шәфи Алмаз йортының икенче катында яши икән. Мусага ияреп аның янына Алиш белән Рәхим дә керделәр. Бүлмәдә ике карават, өстәл, тумба һәм ике урындык бар иде. Ике кешелек бу фатирда Галим үзе генә яшәсә дә, Шәфи анда әледән әле кемне дә булса кундырып чыгара торган булды. Баштарак анда Алиш та яшәп алды. Өч көннән соң Шәфи үзенә аерым бүлмә бирде. Бүлмәсе Галимнеке шикелле үк ике кеше яшәрлек итеп җиһазланган иде.

– Галим дускай, сез ял итә торыгыз, мин Алиш торган җирне дә күреп чыгыйм инде, – диде Муса һәм алар өчәүләп чыгып киттеләр.

Алиш бүлмәсе дә икенче катта, Галимнекеннән өч ишек аралаш кына булып чыкты.

– Башка егетләрне дә дәшеп керегез әле, – диде Муса Алишка, мәҗлестән үзләре белән бергә чыгып киткән Әхмәт Симаев, Гариф Шабаев, Фоат Булатов, Зиннәт Хәсәновны күз алдында тотып. – Ә-ә, Абдулла, карале, Кормаш кайда соң безнең? Бүген күренмәде.

– Кормашны бит Шәфи Алмас кире Демблинга җибәрде. Музыкаль рота оештырырга булган. Бу эш өчен Гайнаннан да кулай кеше тапмаган.

– Шулаймыни? Кызык. Әйбәт булды әле бу мәҗлес, – диде Муса. – Вустраудан сез киткәннән бирле болай барыбызга да бергә очрашырга туры килгәне юк иде.

– Мин хәзер киләм, сез гәзитнең соңгы санын карый торыгыз, – дип, Алиш, Муса белән Рәхимгә таныша торырга тумба тартмасыннан гәзитләр чыгарып өстәлгә куйды да, ашыгып чыгып китте.

– Мондый шартларда яшәргә була, – диде Муса. – Язам дигән кеше өчен дә мөмкинлекләр җитәрлек.

Ул “Идел-Урал” гәзитенең соңгы санын караштыра башлады. Гәзит бәләкәй форматта, укыр өчен дә, кесәгә тыгып йөртер өчен дә бик уңайлы. Вустрауда чакта Муса аның бөтен саннарын да диярлек укып чыккан иде. Монысын, яңа сан булганга, ниләр турында яздылар икән, дигән кызыксыну аша кулына алды. Беренче битендә үк Алишның ниндидер язмасы бар иде. Икенче, өченче битләрдә дә Әхмәт Симаев, Галим Бахтиков, Кыям Галиев фамилияләрен күрде. Икенче биттә Муса Гайнц Унгляубе исеме белән имзаланган “Хәерле юлга!” дигән язмага игътибар итте. Бүгенге мәҗлес башында Шәфи Алмас әйтә башлаган хәбәр иде ул. “Февральнең ундүрте көнне беренче татар батальонын тантаналы рәвештә фронтка озату була”, – диелгән иде ул язмада. Ни өчендер бу хакта Унгляубе да, Розенберг үзе дә ләм-мим, берни дә әйтмәделәр, әллә оныттылар, әллә сер итеп калдырдылармы? Сер дисәң, гәзиткә язмаслар иде. Муса шул язманы укыган арада ишектә егетләр дә күренде.

– Йә, егетләр, утырышыгыз әле. Тагын дүрт көннән беренче батальонны тантаналы шартларда фронтка озатырга җыеналар икән бит. Тәкъдир бүген безгә шундый форсат бирде: оешманың чираттагы утырышын уздыру мөмкинлеге. Шәфи Алмасның үз йортында. Сүзне озын-озакка сузарга ярамый, үзе килеп керүе дә бар. Вакыт аз калган – өч көн. Фронтка китәчәк батальон солдатлары белән очрашып, сөйләшеп калырга кирәк. Һәрберсе белән аерым сөйләшергә. Бөтен игътибарны шушы эшкә тупларга.

– Эш бара, Муса абый, – дип сүзгә кушылды Әхмәт Симаев. – Әле бүген дә Солтанбеков белән Газиев бер чемодан листовка алып киттеләр Радомга. Бүген-иртәгә. Едлинодагы бөтен дүрт батальонга да таратылачак. Листовкаларны “Винета”да үзем бастырам.

– Ничек шулай курыкмыйча бер чемодан листовка җибәрдегез?

– Чемодан ике катлы. Листовкалар аста. Өскә “Идел-Урал” гәзитенең соңгы санын тутырдык.

– Кем соң ул Газиев?

– Ышанычлы кеше, Муса абый. Бергә эшлибез. Инде берничә мәртәбә листовка бастырып Едлинога илттек инде без аның белән.

– Листовкалар бастыруны очрактан очракка гына түгел, тәртипкә салырга кирәк. Бу эш белән, Гариф, син шөгыльләнсәң әйбәтрәк булыр. Әхмәт, синең Совинформбюро хәбәрләрен табуны җайга салырга мөмкинлегең бар. Листовкаларны язу машинкасында бастырып, гектографта йә ротаторда ишәйтергә кирәк. Бу эшне дә гәзит редакциясендә түгел, “Винета” редакциясендә башкару куркынычсызрак түгелме икән?

– Мин типографиядә эшләүче болгар студентлары белән таныштым. Чын антифашистлар, ышанырга була. Бәлки шулар аркылы ишәйтергәдер, – диде Алиш.

– Бәлки. Карап кара. Гайнан белән күрешкәнегез бармы? Эшләре ничек бара?

– Гайнан капелла оештыру белән мәшгуль. Тугыз кешелек төркем туплады инде. Музыка коралларында да уйныйлар, хор белән дә җырлыйлар да. Инде берничә концерт та куйдылар. Капелланы ишетәселәре килә.

– Бу Шәфинең бүгенге артисты Афзал Фәтхуллин бик матур гына җырлый. Шунда җибәрергә кирәк. Аккордионда да әйбәт уйный.

– Без анда өчебез скрипкада, икебез гармунда, икәү мандолинада, икәү гитарада уйныйбыз. Гарәф Фәхретдинов – җырчы-солист. Калганнар кушылып җырлый. Халык яратып кабул итә концертларны. Гайнан үзе алып бара. Концерт вакытында безнең егетләр халык арасында йөри, листовка тарата.

– Әйбәт. Гарәф әйбәт җырчы. Гайнан урынына аны җигәргә кирәк бу эшкә. Гайнан режиссер булсын. Иртәгә үземә дә танышырга форсат чыкты дип Едлинога барып кайтасы булыр. Батальон командирлары арасында безнең егетләр бармы соң?

– Батальонда чама белән тугыз йөз кеше. Шуларның сигез йөз кырыклабы – әсир-солдатлар. Алтмышлап нимес – командный составта. Хөсәен Мөхәммәтов, Таҗиев, Рәхимов атлы егетләрне махсус әзерләдек, восстание оештыру өчен. Батальон нимес командирларны юк итеп, восстаниене башлауга, командалык итүне алар үз кулларына алырга тиеш.

– Партизаннар белән элемтә урнаштырганда да начар булмас иде. Монысы иң катлаулысы, әлбәттә. Шул ук вакытта иң кирәклесе дә. Партизаннар алдан белеп тормаса, нимес киемендәге тулы бер батальон солдатны юкка чыгарып ташлаулары бар.

– Әлегә батальонны кая җибәрәселәре төгәл генә билгеле түгел. Шушы араларда ачыкланыр инде бәлки. Партизаннар белән элемтәгә һичшиксез керергә тырышырбыз.

– Абдулла, син бу Бахтиков дигән егетне беләсеңдер, ышанычлымы икән ул? Аның алдында ачылырга ярыймы?

– Мин үзем бик ачылганым юк. Болай кылларын чирткәләп караган бар. Зыянлы кешегә охшамаган кебек. Белмим тагын.

– Ярар алайса, күз күрер. Сөйләшетереп карармын кайткач. Ә хәзер, егетләр, бер мөһим эш бар.

Муса шулай диде дә кесәсеннән дүрткә бөкләнгән бер бит кәгазь чыгарды.

– Егетләр, без бик җитди эшкә керештек. Куркыныч эшкә. Монда саклык, саклык һәм тагын бер тапкыр саклык сорала. Мин кичә бер текст әзерләдем. Беләсезме, безгә хыянәттән куркырга кирәк. Иң куркыныч нәрсә – хыянәт. Әгәр дә бер-беребезгә хыянәт итәбез икән, безнең бер эшебез дә чынга ашмас. Башыбызны куркыныч астына куеп шөгыльләнгән бөтен хезмәтебез юкка чыгачак. Бер куркак, мескен шкурникның хыянәте аркасында бөтен эш харап булачак. Шуның өчен без бер-беребез алдында изге ант бирергә тиешбез. Моны малайлык дип уйламагыз. Изге ант – ул җитди нәрсә! Мин кичә төнлә шушы антның текстын яздым. Менә, тыңлагыз әле.

Муса кәгазен ачып, ишек ягына карап алды да, ярым пышылдап язуны укый башлады.

– “Изге ант. Мин, Муса Җәлил, үз теләгем белән фашистларга каршы көрәшүче “Идел-Урал” яшерен оешмасы әгъзасы булырга карар кылдым. Нинди генә шартларда да, оешма эшенә зыян китермәскә, хыянәт юлына басмаска, туган илгә каршы корал күтәрмәскә ант бирәм! Илгә каршы корал күтәрү – ул нәселеңне, ата-анаңны, балаңны, үзеңнең кешелек сыйфатларыңны юк итү дигән сүз. Әгәр шушы изге антымны бозсам, оешмадагы көрәштәшләремнең рәхимсез нәфрәте мине һәлак итсен!”

Йә, ничек? Кемдә нинди фикерләр бар?

Мусаны тын да алмыйча тыңлаган егетләр башта сүзсез тордылар.

– Булган бу! – дип куйды шунда Рәхим Саттар, һәркайсының уртак фикерен белдергәндәй.

– Кыска һәм ачык, – дип куйды Алиш һәм, – кушылабыз! – дип өстәде.

– Юк, егетләр, кушылабыз гына түгел. Бу антны оешманың һәр кешесе шәхсән үзе укып чыксын. Мин шулай дип уйлыйм. Аннары, оешма зур булырга тиеш түгел. Без намуслы, ышанычлы дип санаган очракта да, бөтен кешене дә оешма әгъзасы дип атарга ярамый. Менә бүген без монда бишәү. Димәк, оешмабызда әлегә шушы биш кенә кеше бар, дип саныйк. Аннары шушы ант сүзләрен укытып тагын берничә кешене алырга мөмкин булыр, – диде Муса.

– Ә элек яшерен оешма әгъзалары дип йөргәннәр белән нишләргә? Гайнанның үз командасы бар.

– Булсын, Гариф туганкай, ләкин безнең оешмада Гайнан үзе генә булырга тиеш. Аның безнең оешмада икәнен командасындагылар да белергә тиеш түгел. Командалар күп булырга мөмкин. Ләкин һәр төркемнең җитәкчесе берәү һәм бары тик аны гына үз оешмабызга алачакбыз. Шулай эшләгәндә генә оешмабызны чын мәгънәсендә яшерен дип атап булачак. Шунда гына хыянәткә юл калмаячак.

Мусаның сүзләре белән барысы да килештеләр. Шунда Муса Алиштан пычак сорады. Алиш, “Нәрсәгә ул?” дип сорап, соравына җавап көтеп тормыйча, кесәсендә йөрткән үзе ясаган пәкесен чыгарып бирде. Муса пәке белән сул кулының учын кисеп җибәрде. Аннан тамчылап кып-кызыл кан саркып чыкты. Муса шуннан соң яңабаштан “Изге ант” текстын укыды һәм учындагы кан тамчысын йотты да, җәрәхәтен кысып, янәдән кан тамчыларын сытып чыгарды һәм учын Алишка сузды:

– Каннарыбыз белән ант итәбез, егетләр..

 Башта Алиш, аның артыннан башкалар да шулай  иптәшләре алдында изге антларын ныгыттылар.

– Ә хәзер таралыштык. Иртәгә кадәр, сау булыгыз. Хәерле төн. Татлы йокы, тәмле төш, кем әйтмешли. Онытмагыз бу төнне, егетләр. Оешмага алынган һәр кешедән шундый ант бирдерәчәкбез, – диде Муса, һәм башкаларга бераз көтеп торырга кушып, беренче булып коридорга чыкты.

Өченче катта җырлаган тавышлар ишетелде. Афзалга башкалар да кушылган булырга тиеш, аның тавышы хәтта башкалар арасында әллә ни аерылмый да иде. Муса беркадәр тыңлап торды да, Бахтиков бүлмәсенең ишеген шакыды. Бахтиков әле ятмаган, бүлмәдәшен көткән, күрәсең, аның өчен икенче койкага урын җәеп куйган, ә үзе тумба янына чүмәшеп нидер язып утыра иде.

– Без җүнләп танышмадык та, – диде Муса аңа кулын сузып: – Муса Гумеров.

– Мин сезнең иҗат белән яхшы таныш, Муса абый. Җәлил икәнегезне дә беләм.

– Мине нимесләр Гумеров дип белә. Шуңа күрә алар арасында Җәлил дип әйтмәве яхшы булыр иде.

– “Алтынчәч” операсының либреттосын язуыгызны да беләбез. Мин укытучы булырга укыган идем. Укып бетергәч үк армиягә алдылар, эшләргә өлгерми калдым. Сугышның беренче көннәрендә үк әсирлеккә төштем.

– Коммунист идегезме?

– Комсомолец.

– “Идел-Урал” гәзитенә ничек килеп эләктегез?

– Башта Көнчыгыш Пруссиядәге Тильзит лагерена эләктем. Анда анкета тутырганда минем югары белемле икәнемне белделәр дә нинидидер махсус мәктәпкә укытырга җибәрергә үгетли башладылар. Ачлыктан бик интеккәч, өч тапкыр ашату була дигәч, ризалаштым. Берлин астындагы Вульгайде лагерена җибәрделәр. Берзаман лагерьга Әхмәт Тимер белән Шәфи Алмас дигән эмигрантлар килде. Татар легионы төзелә, диләр, әсирләрне легионга язылырга үгетләү өчен пропагандистлар эзлиләр икән. Һәр әсир белән әңгәмә үткәрделәр. Мине “Идел-Урал” гәзите редакциясендә тәрҗемәче булып эшенә кыстый башладылар. Башта барырга теләмәгән идем дә, Әхмәт Тимер бик хәйләкәр булып чыкты. Минем нимесчә белү-белмәвемне тикшерәм дигән булып бер әшәке фашистик текстны татарчага тәрҗемә итәргә бирде. Тәрҗемәләп бетергәч, астына, “тәрҗемәче Галим Бахтиков”, дип яздырды. Язуны алды да, “Менә хәзер эштән баш тарта алмыйсың инде, – ди. – Каршы килсәң, нимесләр коммунистларга фамилияң язылган шушы язуны гына күрсәтәчәкләр. Алар моның өчен сине гафу итмәячәк”, – дигәч, ризалашырга  туры килде.

– Алай икән, – дип куйды Муса. – Мине дә бик кыстыйлар ул гәзиттә эшләргә. Шәфи Алмас урынына редактор итеп куярга телиләр хәтта.

– Булыгыз, Муса абый. Ул Шәфи Алмас бик йомшак кеше. Үзенең белеме гел шул коммерция тирәсендә генә. Дан-дәрәҗә ярата. Идел-Урал дәүләте төзү турында сөйли, үзенең Гаяз Исхакыйның “Идел-Урал” китабын кулына да алып караганы юк. Укырга иренә. Аның ялкаулыгының безнең өчен уңай ягы да бар. Гәзиткә нәрсә язсалар да үтеп китә. Аннары нимес нәчәлникләре чакырып сүгәләр үзен. Аңа да исе китми, кайта да безне орыша. Гел гаепне бездән эзли.

– Мин редактор булсам, гәзиттә теләсә нәрсә бастырмаячакмын бит. Контроль нык булачак.

Мусаның сүзләреннән Галим беркадәр югалып калды.

– Һым-м... Шулай укмы? – диде.

– Ә син редактор булсаң нишләр идең? Мин, мәсәлән, үземә тапшырылган эшкә бик җаваплы карый торган кеше. Беләсең килсә, “Идел-Урал”да Шәфи Алмасның редактор булуы бик әйбәт. Безнең өчен нәкъ менә шундый кеше кирәк тә.

Муса Галимнең гәзиттә фашистик рухтагы язмаларның йомшартып бирелүенә карашы нинди булуы хакында сорамакчы иде дә, Алишларның аның белән артык ачылып бетмәүләре турында әйткәнен искә төшереп, дәшмичә калырга уйлады. Аңа тыныч йокы теләп, ятагына барып ауды.

5

Икенче көнне иртән Мусаны бүлмәсеннән Шәфи Алмас үзе кереп алды. Алар инде юынып, кырынып, чәйләр эчеп куйганнар иде. Алар “Винета” радиостанциясенең башта нимес, аннары татар телендәге соңгы хәбәрләрен тыңладылар. Радио “Винета” радиостанциясе дулкыннарына көйләнеп куелган иде бугай, Мусага аны эзләп табасы да булмады. Шәфи аларның ишеген соңгы хәбәрләр бетеп, ниндидер музыка яңгырый башлагач шакыды.

– Нәрсә егетләр, туйдымы йокыгыз? Башыгыз авыртмыймы? – дип килеп керде Шәфи алар бүлмәсенә.

– Йокы да туйды, баш та авыртмый, – диде Муса.

– Алайса, эшкә! Безне алда яңа җиңүләр көтә!

– Кемне нәрсә көткәнен белгән юк инде монда, Шәфи әфәнде.

– Нишләп алай дисез, Муса туганкай?

– Тыңламадыгызмыни, радиодан әле генә нимесләрнең Сталинград сугышында җиңелүе турында хәбәр иттеләр.

– Ул хакта кичә дә сүз булган иде инде. Ләкин Германиянең көче бетмәс-төкәнмәс, Муса туганкай. Менә тиздән татар батальоннары Германиянең җиңүе өчен сугышка кушылачак. Сез “Идел-Урал” гәзитендә эшләргә теләмим дидегез бугай. Мин сезгә тагын да җаваплырак эш тәкъдим итәм: комитетның мәдәни-агарту эшләре өчен җаваплы вазифаны башкарырсыз. Бу инде комитетта миннән кала икенче урында торган вазифа булачак. Сез разыймы?

– Минем турында шулай югары фикердә булырсыз дип һич башыма да китермәгән идем. Рәхмәт инде, Шәфи әфәнде, бик рәхәтләнеп башкарырмын бу эшне, – диде Муса, сүзләренең интонациясенә беркадәр киная кертеп. Шәфи моны аңладымы, аңламадымы, аңа җавап итеп:

– Бик әйбәт! – дип куйды. – Алайса, кузгалдык. Бүген икәү бергә Едлинога барып кайтыйк. 14 февральдә беренче батальонны фронтка озатабыз. Зур абзыйлар катнашырга тиеш озатуга багышланган митингта. Мәдәни программасы турында да уйларга кирәк. Бу эш бүгеннән сезнең өстә.

– Кайсы фронтка җибәреләчәк беренче батальон, Шәфи әфәнде, сер булмаса?

– Сер түгел. Белоруссиянең Витебск шәһәренә җибәреләчәк. Шул тирәдәге партизаннарга каршы сугышырга.

Муса ничек итеп бу хәбәрне Алишка йә Симаевка җиткерергә икән дип уйлап куйды. Кичтән сөйләшкәнчә, партизаннар белән элемтәгә керү хәстәрен күрергә кирәк.

– Бу хакта “Идел-Урал” гәзитенә язма әзерләгәндә начар булмас иде. Ничек уйлыйсыз, Шәфи әфәнде? – дип сорады ул.

– Дөрес фикер, – дип куйды Шәфи. Аннан Бахтиковка карап: – Галим туганкай, эшкә баргач Кыямга шушы хакта әйт. Мин кушты, диген. Материал әзерләсеннәр, – диде.

Кыям дигәне – Шәфи Алмасның урынбасары Кыям Галиев иде. Баштарак, Шәфи әле редактор итеп билгеләнгәнче, ул вакытлыча редактор вазифаларын башкаручы булып та торды.

Шәфи, Мусаны да машинасына утыртып, туп-туры Радомга, беренче татар батальоны урнашкан Едлино лагерена юл тотты.

...Идел-Урал комитетында Идел-татар легионын оештыру эшләре узган елның 21 августында башланган иде. Лагерь өчен Польшаның Радом шәһәре янындагы Едлино лагере сайланды. Милли легионнар оештырылачагы турында сүз чыккач, татар әсирләрен башта Едлино белән бер рәттәге Седльце лагерена тупладылар. Алиш та шушы лагерьга китерелгән иде. Мусалар яшәгән Демблин да төрки әсирләрне легионга әзерләү лагере булып торды. Соңыннан барысын да берләштереп, Вустрауга җыйнадылар һәм милләтләр буенча аерып батальоннарга озаттылар. Төп татар батальоннары дүртәү, ә әсирләр күп булгач, аларга өстәп тагын ике батальон оештырылды. 25 ноябрьдә төзелгән беренче татар батальонына нимесләр 825нче теркәү номеры бирделәр. Ике ай ярым эчендә бөтен әзерлек эшләре башкарылып, солдатлар махсус өйрәтү курслары үтеп, аларны 14 февральдә инде фронтка җибәрергә дигән карар да кабул ителгән иде.

– Ашыга алманнар, – диде Шәфи, үзалдына сөйләнгәндәй. – Күрәсең эшләре чынлап та хөртидер, ахры.

– Хөртидер, әлбәттә. Алай бик көчле гаскәр булгач, әсирләр ярдәменә калырга тиеш түгелләр инде, бер караганда, – дип, Муса Шәфинең күңелендә барлыкка килгән шомны көчәйтеп куйды.

– Без бит аларга ярдәмебезне үзебез тәкъдим иттек.

– Мескен әсирләрне сугышка җибәрергә хакыбыз бар, дип уйладыгыз инде алайса?

– Юк та инде анысы. Легионга бит алар үз теләкләре белән язылдылар.

– Язылырсың да, ачтан интектерсәләр, кышкы салкыннарда катырып үтерсәләр.

– Сез, Муса әфәнде, бик көчле үгетче бугай. Үз ихтыярыгызга буйсындыру сәләтенә ия кеше. Кем диләр әле, әйе, гипнозчы. Монда хәтта мине дә юлдан яздырып барасыз үзегезнең коммунистик демагогиягез белән. Бу сөйләшүне ишетә күрмәсеннәр тагын алман дуслар. Икебезнең да кирәкне бирерләр. Менә барыйк, күрик. Легионерлар белән сөйләшерсең. Кем җибәрә аларны сугышка? Безме? Үз теләкләре белән китәләрме?

Шәфи Алмасның юлдагы икеләнүләре лагерьга барып җиткәч, Идел-татар легионы командиры майор Оскар фон Зеккендорф белән сөйләшү вакытында тагын да көчәйде.

Фон Зеккендорф үз башыннан күпне кичергән, әле беренче Бөтендөнья сугышында ук инде кырык яшьләрендә булган тәҗрибәле командир иде.

– Батальонның сугышка әзерлеге канәгатьләнерлек түгел, мөхтәрәм Шәфи әфәнде, – диде ул.

– Нишләп алай дисез?

– Легионерларның корал белән эш итә белүенә шигем юк. Кулларына мылтык тотып карамаганнар дип әйтеп булмый. Ләкин командирларның идея-сәяси әзерлеге ташка үлчим. Гитлер партиясенең җиңүе өчен атлыгып тормыйлар.

– Ә нигә, командирлар барысы да нимесләр бит.

– Нимесләр булуы начар да. Легионер солдатлар командирларның нәрсә әйткәнен аңламый, нимес телен начар беләләр. Ә командирлар татарча белми. Менә бәла кайда! Тәрҗемәчеләр нигездә черек совет интеллигентлары. Бер дә ышанычлы кешеләр түгел. Әле җитмәсә әледән әле солдатлар арасында листовкалар таратып торалар. Менә, кара әле, нәрсә язалар!

Фон Зеккендорф Шәфигә өстәл өстендә яткан кәгазьләр арасыннан бер бит алып бирде. Кәгазьне кулына алып, язуына күз төшерүгә Шәфинең йөзе агарып китте.

“Ватандашлар! Кызыл армия солдатлары! Фашистлар сезне төрлечә алдап легионга язылырга мәҗбүр иттеләр. Кулларыгызга мылтык тотып әти-әниләрегезгә, хатыннарыгызга, балаларыгызга каршы барырга кушалар. Коралларыгызны фашистларга каршы юнәлтегез! Фашистларның көне санаулы. Кызыл армиянең Сталинград сугышындагы җиңүе сезне дошмага каршы изге көрәшкә рухландырсын! 4нче комитет.”

Листовканы укып чыккач, ул ни әйтергә дә белмичә, беркавым сүзсез торды. Әле генә кулындагы кәгазь кебек ап-ак булган шадра йөзе кызарып, бөрчек-бөрчек тир бәреп чыкты. Аннары исенә килеп, әйтеп куйды:

– Болай булгач, безнең комитетның эше барып чыкмаска мөмкин?

– Монда сезнең гаеп юк. Бөтен гаеп үзебездә. Гитлернең ярдәмчеләрендә, көрәштәшләрендә. Алар аңламыйлар ситуацияне. Алар китерәчәк илне һәлакәткә. Гитлер бик дөрес әйткән иде: “Большевикларга каршы сугышта нимец булмаган бер генә солдат кулына да мылтык тоттырмаска!” – дип.

...Фон Зеккендорф яныннан Шәфи Алмас бөтендәй кәефсезләнеп чыкты. Аның артыннан ук ул Мусаны беренче батальон командиры майор Цек янына алып барды. Майорның, киресенчә, кәефе күтәренке иде. Фон Зеккендорфның шикләнүләре турында әйткәч, ул:

– Бездә гел шулай, җитмешнең аргы ягына чыккан маразматикларның җылы урыннарын яшьләргә бирәсе килми. Нәрсә сөйләмәс картлык маразмы белән чирләгән кеше, – дип, кычкырып көлде. – 70 яшь бит инде аңа! Күптән Инҗилне укып өйдә генә утырырга, гөнаһларын юар өчен көн дә чиркәүгә йөрергә тиешле мәлҗерәгән карт. Командирларыбыз барысы да ут-су кичкән. Витебск партизаннарына каршы үткәрелә торган “Kugelblitz” (Шаровая молния) операциясендә катнашачак 825нче батальон. Операциягә генерал-майорлар Якоби белән фон Вартенберглар җитәкчелек итәчәк. Легионерлар яхшы коралланган. Танкка каршы ата торган өч пушкабыз бар, дистәләп пулемёт, кул пулемёты, һәр сугышчыда автомат, пистолет, башка сугыш кирәк-яраклары!

“Болар арасында да таркаулык икән, – дип уйлап куйды Муса майор Цекның легион командиры турындагы сүзләреннән соң. – Бер караганда дөрес әйтә ул, сугыш картлар эше түгел. Өендә үзе шикелле үк мәлҗерәгән карчыгы ут йотып, карты өчен кайгырып ятадыр. Ә бу җүләр һаман ут эченә керергә ашкынып йөри. Гитлер идеяләре белән агуланган тиленең озак яшисе калмагандыр болай булгач, тагын күп дигәндә атна-ун көн”. Муса үзе дә татар батальонының һичшиксез партизаннар ягына чыгасына, мылтыкларын дошманга каршы төбәсенә чын күңеле белән ышана иде. Лагерьда күпме кеше белән сөйләшкәне булды, һәммәсе дә диярлек фашистларга нәфрәт белән карыйлар иде. “Эшләре генә барып чыксын да, фашистларны җиңеп туган илгә исән-сау әйләнеп кайтырга гына насыйп булсын. Сталин җиңүдән соң үзенең “әсирлеккә төшкән солдат – халык дошманы” дигән сүзеннән һичшиксез ваз кичәр, ялгышуын аңлар, безнең гаскәрләр ягына чыккан легионерларны кичермичә калмас”.

6

Беренче батальонны сугышка озату тантаналы шартларда узды. Едлинодан кәефе нык кырылып кайтканнан соң ике көн буе сөмсере коелып, кара көеп йөргән Шәфи Алмасның да күңеле тынычланып калды. Озатуга Берлинның Альфред Розенберг министрлыгыннан дәрәҗәле кешеләр, министрлыкның махсус бүлек мөдире, профессор фон Менде әфәнде килгән иде. Шәфигә иң нык тәэсир иткәне Өченче рейх һәм нацистлар партиясенең иң зур эшлеклеләреннән берсе, СС рейхсфюреры Һенрих Гиммлерның төп киңәшчесе, СС гауптштурмфюреры Райнер Ольцшаның килүе һәм чыгыш ясавы булды. Ольцша Гитлерның сугыштан соң бернинди дә милли дәүләтләр булмаячак, дигән күрсәтмәсен яхшы белсә дә, легионерлар алдында икейөзлеләнеп, аларга: “Германиянең бөек җиңүеннән соң татарларның үз дәүләтләре төзеләчәк”, диде. Шул җиңүне якынайту өчен сугышка барган легионерларга рәхмәт белдерде.

Гайнан Кормашның музыкаль капелласы концерты да Шәфи Алмасның күңеленә сары май булып ягылды.

Концертны Гайнан үзе алып барды. Гарәф Фәхретдинов белән Афзал Фәтхуллиннарның җырлавы болай да нечкә күңелле Шәфине тәмам җебетте. Алар башкарган “Су буйлап”, “Шахта”, “Уел” җырлары бәгырен айкап-айкап алгандай итте. Бигрәк тә туган авылы Солабашта гына җырлана торган “Өнсә” көе үзәген өзде.

Безнең авыл өсләрендә

Йолдыз яна яктырак.

Айга да йолдыз бик якын,

Син генә миннән ерак.

Егет чакларында җырлап йөргән җырлары иде бит ул. Шактый ук олыгаеп өйләнсә дә (нишлисең, заманы бик болгавыр, өйләнү, тормыш кору турында уйларга вакыт булдымы соң?), аның да кызларга күз атып йөргән яшь вакытлары бар иде.

Капелла оештыру идеясе дә Шәфинең үзеннән чыккан нәрсә булды. Афзал Фәтхуллинны легионерлар белән очрашуларга барганда үзе белән ияртеп җырлатып йөреп шундый уйга килгән иде ул. Гайнан Шәфинең музыкаль капелла оештырырга теләве турында ишетеп, бу хакта Муса белән киңәшләшергә булды. Ул исә бу эшне Кормашка үз кулына алырга киңәш бирде. Концертлар куеп йөреп әсирләр белән якыннанрак аралашу мөмкинлеге барлыгын әйтте. Ә Гайнан Демблин лагерендагы һәр татар әсире белән яхшы таныш, кемнең нәрсәгә сәләтле икәнен әйбәт белә. Ул үзе дә студент елларында, мәктәптә эшләгәндә үзешчән сәнгатьтә актив катнаша иде. Абдулла Баттал да бер дигән конферансье, теле телгә йокмый торган юмор остасы. Яттан әллә никадәр шигырь белә. Зиннәт тә көчле ягымлы тавышка ия, бер дигән җырчы. Шулар өстенә нәфис сүз остасы да. Шигырьләрне йөрәккә үткәзерлек итеп сөйли. Гайнан әсирләр арасыннан махсус музыкаль белеме булмаса да, бер дигән итеп гармунда, скрипкада, мадолинада уйный торган осталар тапты. Гариф Маликов, Иван Скоболев, Гали Корбанов, Фәрит Солтанбеков, Фәрит Сәйфелмөлеков – барысы да музыкантлар, җырчылар булып киттеләр. Сугышка кадәр Башкортстан опера театрында эшләгән Гарәф Фәхретдинов белән Одессада опера җырчысына укып йөргән Барый Кәримов исә, Гайнанның уң кулы, иң якын ярдәмчеләре. Барый Кәримов – яһүд егете. Чын исем-фамилиясе – Борис Крамов. Легионга язылганда, медицина тикшерүе үткәндә сөннәтләнгән булуын күргәч, аның татарлыгына шикләнмәделәр. Гайнаннар белән капут-командада йөргәндә беркадәр татар сүзләрен дә өйрәнгән иде. Тора-бара татар җырларын да өйрәнеп алды, вокал осталыгы турында инде әйткән дә юк. Кыскасы, бер дигән хор-музыка капелласы тупланды. Шәфи Алмас кына түгел, туган җирләрен сагынып яшәүче күпләгән әсирләрнең нечкә күңелләреннән балавыз сыктыра торган концертларны әсирләр көтеп ала торган булдылар. Капелла татарлар гына түгел, башка милләт батальоннары алдында да чыгышлар ясый башлады. Бу бердән Шәфинең абруен күтәрсә, икенчедән татар егетләренә карата ихтирамны үстерде. Бигрәк тә үзбәкләр, казахлар, азәрбайҗаннар, әрмәннәр, балкарлар арасында дуслары күбәйде. Концертлар вакытында бу милләт егетләре дә сикереп чыгып, үз җырларын, биюләрен башкара торган булып киттеләр. Татарларның дәрәҗәсе үсте.

Беренче татар батальонын фронтка озату тантанасына Вустраудан легионерларга Гитлернең “Майн кампф”, Гаяз Исхакыйның “Идел-Урал” китаплары буенча лекцияләр укучы һәм ислам нигезләрен өйрәтүче хәзрәт Галимҗан Идриси дә килгән иде. Вустрауда чакта да, Шәфи Алмас өендә кунакта чакта да Мусага Галимҗан хәзрәт белән артык ачылып китеп сөйләшеп утырырыга туры килмәгән иде. Батальон солдатларына хәерле юл теләп вәгазь сөйләп, Коръәннән “Фатиха” сүрәсен укыганнан соң бушап калган хәзрәт, үзе Муса янына килеп, аның белән әңгәмәләшеп алырга ният итте. Муса хәзрәт турында әллә ни хәбәрдар булмаса да, Галимҗан Идриси Муса турында шактый ук ишеткән кеше иде. Ул гомумән, эмиграциядә совет илендә калган газиз туган җирләре, андагы тормыш, кешеләр турында һәрдаим кызыксынып яшәде, гәзит-журналлар алдыра иде. Гаяз Исхакый чыгарган “Милли юл” гәзитенең, “Милли байрак” журналының өтеренә кадәр карап, укып барды. Алар ябылганнан соң да Төркиядән татар тормышына багланышлы төрле басмалар, китаплар кайтыртып, җентекләп танышып бара торган булды.

– Киттеләр. Исән-имин генә барып җитсеннәр дә, җиңүгә үз өлешләрен кертсеннәр инде, газиз милләттәшләр, – диде Галимҗан хәзрәт, Муса янына килеп баскач.

– Хәзрәт, менә сез тәкъва кеше. Үз ватанына каршы сугышка киткән бу кешеләргә юлыгыз уң булсын дип, фатиха бирдегез. Үзегезне Аллаһы Тәгалә каршында гөнаһ кылдым дип исәпләмисезме?

– Әстәгъфирулла, әстәгъфирулла. Ниткән гөнаһ булсын?! Үз ватаннарын һәртөрле шәйтаннардан азат итәр өчен изге юлга иңдерелгән бәндәләргә фатиха бирүнең нинди гөнаһысы булсын?! Һич кенә дә алай дип исәпләмим, тәкъсир.

– Әгәр дә алар бу эшкә ихтыяри бармаган булсалар? Әгәр дә алар чикне узганнан соң коралларын үзләрен шушы эшкә мәҗбүр итүчеләргә каршы борсалар?

– Бер кешене үз ихтыярына каршы барырга мәҗбүр итәргә мөмкин, ике, өч кешене. Монда бит олы бер гаскәр турында сүз бара.

– Олы бер гаскәр генә түгел, олы бер илне ялгыш юлга кертеп җибәргән шәйтан вәсвәсәсе нәтиҗәсе бу, дип уйламыйсызмы, хәзрәт?

– Ягъни мәсәлән?

– Ягъни мәсәлән – алман халкын, без башкаларга караганда өстен милләт, шуңа башка милләтләр өстеннән идарә итәргә тиешбез, дип өйрәтә торган тәгълимат тудыручылар фәлсәфәсе.

– Ә соң большевиклар шундый ук тәгълиматны алга сөрүчеләр түгелме?

– Ләкин бит СССРда бер урыс кына түгел, йөзләрчә милләт үзара дус гаиләдә, тыныч, матур тормыш корып яшәп ята иде.

– Татарлар дамы?

– Татарлар да. Үзләренең Татарстан дигән автономияле Совет Социалистик Республикаларында.

– Татарлар бер Татарстанда гына яшәмиләр бит, тәкъсир. Социалистик инкыйлабка кадәр Рәсәйдә унбиш миллион татар бар иде. Ә Татарстан дигән республикада ничә милләттәшебез яши дип беләбез? Ике миллион. Унбиш миллион татар яшәгән Рәсәйне унбиш республикага бүлеп, татарларның санын бер киметтеләр. Шул унбиш республикада төп милләтләргә генә өстенлек биреп, мәдәнияте, әдәбияты, сәнгате, сәнәгате ул республикалардагы төп милләт булган халыкларныкыннан бер баскычка югарырак торган татарны икенче сортлы итеп калдырып, икенче кимсеттеләр. Гаяз әфәнде Исхакыйның “Ике йөз елдан соң инкыйраз” дигән әсәрен укыганыгыз бармы?

– Юк.

– Юктыр шул. Укырга иде, тәкъсир. Башка милләттәшләргә дә укытырга иде.

– Алай дисәң, хәзрәт, ике йөз елда татар гына түгел, урысың да, алманың да, Тукай әйтмешли, җир йөзендә бер дә яшәмәгән кебек юкка чыгып бетәргә мөмкин дип уйламыйсызмы?

– Уйламыйм. Ә менә татар бетәчәк, болай барса. Ул СССРда милли кысу гына түгел, гомумән, кешенең шәхесен кысу бара диләр. Сездә бит хәерчелек, ә хәерче булып яшәү өстен күрелә. Эшләгән кешене сыйнфый дошман итеп саныйлар. Эшләгән кеше һичшиксез байый. Ә бай кеше – дошман. Шулмы дөреслек? Шулмы гаделлек? Кем хәерче? Ялкау, хәерче. Ялкаулыкка юл куелган илдә беркайчан да рәхәт, матур тормыш төзеп булмаячак. Хакимият башында ялагайлар, яла ягучылар, тәлинкә тотучылар, демагоглар, утырганда һәрвакыт дошман табылып торачак. Кеше гомер бакый изелүдә яшәячәк. Йә, әйтсәгезче, әфәндем, мин дөрес сөйләмимме?

– Сез мине тупикка куясыз, Галимҗан хәзрәт. Ләкин бит ватан дигән нәрсә хакимият башында кем утырганга карап ватан булудан туктамый. Ватан ул туган җир, ата-бабаң, нәсел-нәсәбең, балаң, йортың. Гомер бакый шулай булган, илдә бер хакимиятне икенчесе алыштырган. Хакимнәр килгән, киткән. Аларның кеше хокукларына мөнәсәбәте үзгәреп торган. Аңа карап ватан ватан булудан туктамаган. Һәр кеше җиргә бер генә мәртәбә туа, бер генә тапкыр яшәргә килә. Туган икән, кешенең яшәргә хокукы бар. Шул хокукны юк итәргә теләүчеләргә каршы көрәшергә дә хокукы бар.

– Менә шул шул. Үзегезгә үзегез каршы киләсез, Муса әфәнде. Ни өчен әле мин бай, рәхәт матур тормышта яшәргә теләгән өчен генә илдә дошман булып саналырга тиеш?

– Ватанын саклап көрәшергә дә дә хокукы бар кешенең. Бу очракта без үз ватаныбызны саклап көрәшәбез, Галимҗан хәзрәт. Ә ватаныбызда нинди хакимият урнаштыру – анысы безнең эчке эшебез. Бер илнең дә, бер халыкның да ул эшкә тыгылырга хакы юк. Алманнарның да.

– Анысы шулай.

– Шулай булгач, нигә дип шушы сугышны алып баручыларны хуплап, аларга хезмәт итәргә алындыгыз?

– Мин үзебезне алманнарга хезмәт итәбез, дип санамыйм, Муса әфәнде. Без бары тик форсаттан файдаланып калырга гына уйладык. Гитлерне сугышка без котыртмадык, без өндәмәдек. Аның җиңүеннән файдаланып, большевиклар изүе астында калган милләтебезне азат итәргә, күп гасырлар буе үз дәүләтчелеге булган халкыбызның кабаттан мөстәкыйль дәүләтен төзергә, дигән ният белән генә шушы эшкә алындык.

– Ә сез Гитлер, СССРны җиңгәннән соң анда яшәүче йөзләгән милләтләрнең һәрберсенә үз мөстәкыйль дәүләтләрен төзергә юл куяр, дип уйлап ялгышмыйсызмы соң?

– Бәлки ялгышабыздыр да.

– Һичшиксез ялгышасыз. Андый хәлнең әле моңа кадәр тарихта булганы юк. Татарлар өчен генә шундый нәрсәгә юл куелыр дип уйласагыз, бу татарларны үзләрен барлык милләтләрдән дә өстенлеккә чыгу өчен фашистик юлга баскан алманнар белән тиңләү булыр иде.

– Сез Ходайга ышанасызмы, Муса әфәнде?

– Ходайның монда ни катышы бар? Ышанаммы, ышанмыйммы, анысы һәркемнең үз эше. Аны, әйе, мин ышанам дип кычкырып йөрмиләр, дип беләм.

– Юк, мин сезне гаепләргә җыенмыйм. Ялгыш уйлый күрмәгез. Сезне һичшиксез коммунисттыр. Шул ук вакытта коммунистлар –   алласызлар дигән нәрсәне дә беләм. Ләкин, сезнең белән бу сөйләшүдән соң, күңелдә Аллага ышанасыздыр дигән тәэсир кала. Мантыйгыгыз дөрес. Сез мине дә үз мантыйгыгызга ышандырдыгыз.

Хәзрәт белән сөйләшү шушы урында өзелде. Алар янына Шәфи Алмас килеп басты. Аның әле бая гына балкып торган, бүгенге тамашадан канәгать шат чырае караңгыланган иде.

– Ни булды, Шәфи әфәнде? Йөзегез борчулы? – дип сорады аннан Галимҗан хәзрәт.

– Бәйрәмнең ямен җибәрделәр. Халык арасында листовка таратканнар. Шундый көндә бит. Шундый көндә...

[1] Пантамаллап (диал.) – планлаштырып.

[2] Мөхәммәтрәхим һәм Өммегөлсем Казаковларның Рокыя һәм Асия исемле кызлары була. Асия Казакова 1945 елда икенче хатыны Сафия Әлнәева белән аерылышкан композитор Салих Сәйдәшевкә кияүгә чыга. (Автор иск.)

(Дәвамы бар)