Логотип Казан Утлары
Роман

Ватан (дәвамы (6))

Башыннан УКЫГЫЗ 

   – Сез бөек Германиягә хезмәт итәргә ризалык белдердегез! Димәк сезне большевизмның дошманнары дип атарга була, – диде ул. –  Ләкин сез ялгышмадыгыз! Сез дөрес эшләдегез. Ике айлык курслар үткәннән соң сезнең һәрберегезгә Германия гражданины паспорты биреләчәк. Германиядә яшәп калырга мөмкин булачак. Ләкин без сезне юк ителгән Россия территориясендә Германия вәкилләре булып эшләргә әзерләячәкбез. Һәрберегезгә дә үз туган җирегездә эш табылачак.

     Начальникның шушы кыска гына чыгышыннан соң әсирләрне, хәер, хәзер инде аларны әсирләр дип атамасаң да буладыр, агитаторларны юынырга алып бардылар. Юыну өчен махсус мунча әзерләгәннәр иде. Барысын да анадан-тума чишендереп, душ астына кертеп бастырдылар. Кулга мунчала, сабын тоттырдылар. Әсирлеккә төшкәннән соң, беренче тапкыр, кайнар су астында, бөтен тәнен сабынлап, яхшылап ышкый-ышкый юынды Муса.

    Мунчадан соң аларга кием өләштеләр. Монысында кемнәндер салдырылган солдат гимнастёркасы түгел, пөхтә итеп үтүкләнгән киндер күлмәк-ыштан һәм кәчтүм-чалбар иде. Аякка әйбәт штиблет ботинкалар кидерделәр. Әйтерсең җиңү сәгате суккан да, алар туган илләренә кайтып, бәйрәмгә чыккан кебек сандык төбендә яткан кешлеккә генә кия торган әйбәт киемнәрен кигәннәр диярсең.

    Киендергәннән соң, аларны ашханәгә алып килделәр.

    – Бүген бездә бәйрәм! – дип каршы алды аларны ашханә начальнигы. – Бүген без легион өчен солдатлар туплаучы төркемне кабул иттек. Бүген безнең табыннар мул. Тамагыгыз туйганчы ашый аласыз. Моннан соң башка көннәрдә дә шулай булачак. Әмма бүген лагерь начальствосы хисабыннан һәрберегезгә яхшы сигара һәм затлы марочный шәраб! Сыйланыгыз, күңел ачыгыз, рәхәтләнеп ял итегез. Теләге булганнарга чибәр кызлар хезмәт күрсәтәчәк.

     Мусалар төркемендә унлап татар егете иде. Аларның барысын да бер өстәл тирәли утырттылар. Муса шуңа игътибар итте: һәр өстәлгә аерым бер милләт кешеләрен утыртканнар иде. Татарлар бүтән өстәлләр тирәсендә күренмәде. “Рәхәтләнеп яшерен оешманың беренче утырышын уздырырга була, бүгенгә хәтле болай җыелышырга мөмкинлек чыкканы юк иде әле”, дип уйлап куйды ул. Ләкин арада беренче тапкыр күргән өч-дүрт кеше бар иде. Шуңа күрә Муса иптәшләренә шыпырт кына: “Бер-беребезне белүебезне сиздермәскә кирәк”, – дип пышылдады.

    Өстәл артына утырышкач, сүзне беренче булып Баттал башлады:

    – Йә, танышыйк, минем исемем Абдулла, фамилиям Батталов була. Татарстанның Биләр районыннан Олы Тигәнәле авылы егете. Өйләнмәгән. Бүген менә монда берәр фрау мадамны эләктереп булмасмы, дип уйлап утырам әле, – диде, үзенчә шаяртып.

    – Тигәнәледә Абдуллам кайларда йөри икән, дип сагынып көтеп торучың булмаса, фрау мадамнар да ярап тора инде, – дип сүзгә кушылды Гарәф. – Мин дә Татарстаннан, Казан филармониясе артисты Гарәф Фәхретдинов булам, – дип, ул үзе белән таныштырды да, Мусага карап күзен кысты.

    “Конспирация өчен шәп нәрсә! Беркатлыланып, артык ачылып китмәгәндә дә ярагандыр да, – дип уйлады Гарәфнең кайдан икәнен яхшы белгән Баттал эченнән генә. – Ләкин эш узган иде инде, чыпчык очып чыкты авыздан. Тигәнәледән икән, Тигәнәледән булсын, ярар, белмәгәннәр дә белеп торсыннар”.

    Берәм-берәм Гайнан, Фоат, Зиннәт тә үзләрен төрле яклардан итеп күрсәтеп, таныштырып чыктылар. Муса да, үзен Гомәров дип таныштыргач, таныш булмаган егетләрнең берсенә сорау бирде:

   – Ә сезне кем дип белик инде?

   – Гафаров Морат исемле булам. Сембер якларыннан.

   – Әсирләрне легионга агитларга булдыгыз инде алайса?

    – Сезне дә шул максаттан йөрүчеләр дип уйлыйм. Әллә ялгышаммы?

    – Ялгышмыйсыз. Вустрау анкетасы сорауларына ничек җавап бирдегез соң? Партиядә идегезме?

   – Партиядә булу-булмавым сезгә нәрсәгә кирәк?

   – Ә ни өчен әсирләрне легионга агитлыйсыз?

    – Илгә кайтудан бигрәк, Германиядә берәр баронга хезмәткә ялланып булмасмы, дип уйлыйм. Сугыш беткәнче шунда эшләп торсам, сугыштан соң күз күрер тагын.

    – Ә легионда сугышырга исәбегез юкмыни?

    Мусаның сораулары бу бәндәне туйдыра башлады бугай, ул дорфа җавап бирүгә күчте.

    – Анда сезнең, гомумән, ни эшегез бар? Үзегезне белегез дә, кеше эшенә тыгылмагыз, әфәндем, кем дидегез әле исемегезне, Гомәров Муса бугай...

    – Аңлаштык сезнең белән... – диде Муса һәм иптәшләренә борылып: – Әйдәгез, татар легионерлары исәнлегенә берәр чәркә тотып куйыйк булмаса! – дип, тост тәкъдим итте.

    – Менә бу тост ичмасам! – диде Абдулла Муса белән чәкештереп. – Легионерлар саулыгына!

    Абдуллага башкалар да кушылды.

    Табын чынлап та шактый мул иде. Аларга официантлар хезмәт күрсәтте. Алар җамаякларга табын уртасына чыгарып куелган олы гына кәстрүлдән гадәттәге баланда урынына берничә бәрәңге телеме һәм ит кәсәге йөзеп йөргән кәбестә ашы сосып бирделәр. Аштан соң икенчегә бәрәңге боламыгы чыкты. Өч кешегә бер шешә исәбеннән куелган шәрабны кружкаларга бушаткач, Гайнан да тост әйтергә торып басты.

    – Туганнар! Без авыр һәм җаваплы эшкә алындык. Бөек җиңүне якынайту өчен хәлебездән килгәннең барысын да эшләргә тиешбез. Җиңү таңын азат туган илебездә, гаиләләребез, хатыннарыбыз, балаларыбыз янында каршы алсак иде. Мин бу тосты җиңү өчен эчәргә тәкъдим итәм.

    – Кемнең җиңүе өчен? Аңлашылып бетми тостың, – дип каршы килде Гафаров.

    – Кулга корал тотып кем өчен сугышырга барабыз соң? Легион ни өчен оештырыла? Аңлашылмыймыни? – диде Муса, Гайнанның тостын хуплап. – Мин бу тостка басып эчәргә тәкъдим итәм. Ура, җиңү өчен!

    Мусага башкалар да кушылды. Барысы да басып, кружкаларның төбен ялтыраттылар.

    – Ура! Җиңү өчен!

    Ул арада өстәл янына өч кыз-хатын килеп, егетләрнең муеннарына сарылды.

    Муса үзенә сырганак кебек килеп ябышкан кызны этәреп:

    – Гафу итегез, фрау мадам, кәефем юк. Әнә теге егеткә барыгыз, – дип Гафаров ягына күрсәтте.

     Кыз Гафаров муенына килеп асылынуга, тегесе аны кочаклап алып алдына тартып утыртты да, күкрәкләрен капшарга ук тотынды. Кызны озак кына кочып кыскалап утыра торгач, тегесе чыркылдый-чыркылдый Гафаровны каядыр чакыра башлады. Алар торып, табын яныннан читкә китеп бардылар. Кызларның калган икесе дә Мусаларга таныш булмаган егетләр кочагына сырышып, аларны каядар читкә өстерәделәр. Кызларның берсе Абдулла кочагын үз итмәкче иде дә, ул аның белән артык назланып тормагач, икенче егеткә күчте. Шулай итеп, таныш булмаган егетләр дүртесе дә фраулар белән мавыгып, каядыр кухня артындагы бүлмәләргә китеп юк булдылар.

      – Менә хәзер сөйләшергә була, – диде Муса, үзләре генә торып калгач. – Егетләр, бу перевалочный лагерь икән. Безне монда озак тотмаячаклар. Бүген-иртәгә дигәндәй, төрле-яры таратачаклар. Кайберләребез Берлинга китәчәк. Күпләребез Едлино лагерена җибәрелә. Едлино ул татар легионы урнашкан урын. Кайда гына булсак та үз бурычыбызны онытмаска кирәк.  Безнең бурыч – Кызыл армиягә каршы сугышка кергәч, легионерларны безнең якка чыгарга агитлау. Командирларны юк итү һәм коралларын дошманга каршы юнәлтергә үгетләү. Бу оешма турында беркем дә белергә тиеш түгел! Без күп түгел. Ләкин без үз эшебезне беркемгә дә сиздермичә, җиренә җиткереп үтәргә тиешбез.

    – Аңлашыла, Муса абый. Бурычыбызны намус белән үтәрбез! – диде Гайнан.   

      Ашханәдән соң аларны баракларга тараттылар. Татарларны иң соңгы баракның арткы өлешенә урнаштырдылар.

     Икенче көнне агитаторларны махсус программа нигезендә укыту башланды. Аларны, иң беренче чиратта, немец телендә сөйләшергә өйрәттеләр. Һәр тыңлаучыга Гаяз Исхакыйның “Идел-Урал” дигән китабын өләштеләр. Бу 1933 елда Парижда басылып чыккан юка гына китапчык иде. Башта, китап буенча лекцияне Гаяз Исхакый үзе укый икән, дигән сүзләр таралган иде. Ләкин ул үзе күренмәде. Дәресләрне Әхмәт Тимер алып барды. Махсус чакырылган дин әһеле ислам тарихы буенча лекцияләр укыды.

    Вустрауда Муса өчен көтелмәгән очрашу булып алды. Ул әле Каунас лагеренда ук аерылышкан дусты Салих Ганиев белән күреште. Салих урау юллар узып, төрле лагерьларда булып, Муса сүзен тыңлап, татар легионына языларга, дигән карарга килгән иде һәм 1943 елның башында Вустрау лагерена килеп эләкте.

     – Дөрес карар кылгансың, – диде Муса Салихка, легионерлар арасында күптәнге дустын күрүенә шатлануын яшермичә. – Әле синең белән дә аерым әңгәмә үткәрмичә калмаслар. Шунда сак бул, сүзеңне үлчәп сөйлә. Советларны артык сүгеп ташлама. Сиңа юри шундый провокацион сораулар бирерләр. Артык шапырынып ташласаң, киресен эшләп куюың бар.

    – Ә сез монда күптәнме соң?

    – Монда озак тотмыйлар. Әңгәмә үткәргәннән соң, йә шунда ук легион урнашкан Едлино лагерена озаталар, йә Германия предприятиеләренә эшләргә җибәрәләр. Үзләре өчен аеруча ышанычлы дип тапканнарын Берлинга, “Идел-Урал” комитетына эшкә алырга мөмкиннәр. Кая гына эләксәң дә бер максатка хезмәт итәргә кирәк: легионны эчтән җимерү эшенә, фронтка җибәрелгәч, легионерларны безнең якка чыгарга агитлауга.

     Салихны һәм аның белән бергә китерелгән тагын берничә әсирне төшке аштан соң, комендатурага алып бардылар. Аны комендант янына соңгы кеше булып алып керделәр.

     –  Уие геһт эс иһнен, һерр Ганеф (ничек хәлләр, Ганиев әфәнде)? – дип сорады комендант.

     – Терпимо, – дип урысча җавап кайтарды институтта укыганда немец телен өйрәнгән Салих, комендантның соравын шунда ук аңлап.

    – Гедульдет, – дип тәрҗемә итте тылмач.

    – Корошо! По немецки понимаете, – дип, комендант үзе дә урысчага күчте.

    Комендант Салихтан ни өчен легионга язылырга теләк белдерүе белән кызыксынды. Салих, Муса өйрәткәнчә, легионга керергә теләге артык зур булмаса да, исән калырга теләгенең зур булуын әйтте.

    – Легион бит Кызыл армиягә каршы сугышыр өчен оештырыла. Сугышта үлеп калырмын дип курыкмыйсызмы?

    – Нишлисең инде, димәк шулай язган.

    – Юк, безгә сезнең исән булуыгыз кирәк. Болай итәрбез: без сезне Германия заводларына эшкә җибәрербез. Сез ризамы?

    – Мин каршы түгел, – диде Салих.

    – Яхшы, сезне артык тоткарламыйбыз.

    Шул сүздән соң Салих комендант белән хушлашып, чыгып китте.

    Чыккач та алар тагын Муса белән күрештеләр.

     – Германия заводларында да безнең җиңүне якынайту өчен корткычлык алып барырга ышанычлы кешеләр кирәк. Бик әйбәт булган, – диде Муса. – Монда татар эмигранты Искәндәр Яушевның хәрби заказлар башкарып ятучы заводына эшчеләр төркеме җыялар, дип ишеттек. Дошман көчен арттыру өчен тырышып ятучы ул заводның көлен күккә очырганда начар булмас иде.

    – Әйбәт идея бу. Күптән кирәк ул буржуйларның арт сабагын укытырга.

 

    Икенче көнне ачык лагерьга тагын ике егетне китерделәр. Дәресләр башланыр алдыннан танышканда егетләрнең берсе Муса янына килеп:

    – Исәнмесез, Муса абый, – дип, күптәнге танышын күргәндәй, күрешергә кулларын сузды.

    – Исәнмесез. Танып бетермим, кем буласыз? – диде Муса шикләнеп кенә. “Үзен Җәлил буларак белә торган кешеме икән әллә?” дип уйлап куйды. Утыз яшьләр тирәсендәге бу егетне аның чынлап та беренче тапкыр күрүе иде шикелле. Ә егетнең хәтере яхшы икән, һәм ул аны әле малай чагыннан ук белә торган булып чыкты.

    – Муса абый, сез мине хәтерләмисездер. Без бит авылдашлар. Мин сездән күпкә яшьрәк. Танымавыгыз гаҗәп түгел. Ләкин минем әти Мостафа мәктәбендә укытучы иде. Ул сезне дә укыткан кеше. Һади Надиев дигән укытучыгызны хәтерлисезме?

    – Шулаймыни?! Һади абыйның улы Назыйфмыни син? – диде Муса әле ундүрт-унбиш яшьләрендә чакта үзләренең урамнарында яшәгән укытучы абыйсының тузан туздарып чабып йөргән биш-алты яшьлек кара борынлы  малаен исенә төшереп. – Күпме гомер үткән, күпме сулар аккан бит инде. Кем уйлаган менә шушы җәһәннәм тишегендә авылдашны очратырмын дип! –  чын күңелдән сөенде Муса.

     – Ә мин сезнең биредә икәнегезне белеп килдем, – диде Назыйф. – Ат аунаган җирдә төк кала, диләрме әле. Сез булган лагерьларда да эзләрегез кала, Муса абый.

    – Нинди эз инде ул? – дип аптырады Муса.

    – Шигырьләрегез. Демблинда егетләр сезнең шигырьләрегезне укыттылар. Кулдан кулга йөри алар. Сезнең әле күптән түгел генә Вустрауга җибәрелүегезне әйттеләр. Менә шуннан инде сезнең белән күрешмичә калмабыз, дип уйлаган идем.

     – Күрештек менә. Авылга кайткан кебек булдым.

    – Миндә дә шундый хисләр, Муса абый. Сез бит зур кеше булдыгыз. Авылда сезнең белән горурланалар.

    – Шулаймы? Ә легионга ни өчен язылырга уйладың?

    – Качар өчен, Муса абый. Сугышка керүгә үзебезнең якка качам мин. Бөтен максат шул. Илен саткан икән, дип уйлый күрмәгез тагын.

    – Син, Назыйф энекәш, сугышка керергә бик ашкынма. Ничек тә Берлинга эләгергә тырыш. Анда “Идел-Урал” комитеты оешкан. Шушы легионга әсирләрне агитлый торган. Комитет менә шунда берәр эшкә урнашып калырга тырыш. Урнаша алсаң, анда, бергә-бергә эшләрбез.

   

     Вустрау әсирләрне бер лагерьдан икенчесенә күчерү ролен башкару урыны буларак оештырылган иде. Биредә аларны озак тотмыйлар, һәрберсе белән аерым әңгәмә үткәреп, кемнең нәрсәгә сәләтле икәнен ачыклыйлар, кыска сроклы өйрәтү үткәргәннән соң, кайсын легионга, кайсын киредән лагерьларга озаталар. Лагерь шулай ук агитация алып бару өчен дә бик уңайлы урын булып чыкты. Муса шуңа күрә дә моннан каядыр китәргә ашыкмаска булды. Төп максаты яшерен эш алып бару. Ул лагерь начальствосына, легионга агитлау өчен уңайлы, дигән булып, бөтен иптәшләре төрле лагерьларга таралышып беткәндә дә Вустрауда торып калды. Монда яшерен эш белән шөгыльләнү өчен яңа иптәшләр дә тапты. Иң көткән очрашу Абдулла Алиш белән булды.  Гайнц Унгляубе белән Шәфи Алмас Берлинга барып, комитет штабында эшләргә бик чакырган булсалар да, Алишны Седльцедан башта Вустрауга китерделәр.

    Муса белән алар кочаклашып күрештеләр. Бик сагынышканнар иде.

    – Син легионда түгелмени әле? – дип гаҗәпләнеп сорады аннан Җәлил.

    – Ник алай дисең?

    – Миңа Шәфи Алмас: “Алиш күптән инде легионда, хәтта легионга язылырга әсирләрне агитлап йөри”, – дип әллә кайчан әйткән иде. Шуннан синең дә әсирлектә икәнеңне белдем. Әле синең белән очраштырам, дип тә шапырынган иде.

    – Чынлап та, мине агитаторлар төркемендә эшләргә үгетләде ул. Берлинга барып, “Идел-Урал” гәзитенә тәрҗемәче булып урнашырга чакырды.

    – Әйбәт эш бит. Барырга кирәк.

    – Мин дә шулай уйлыйм. Диверсия белән шөгыльләнеп ятарга шуннан да уңайлы урын булмаячак. Легионерлар арасында таркату эше алып бару өчен зур мөмкинлекләр ачылачак, димәк...

    – Безгә бер тирәгә тупланырга кирәк. Шул “Идел-Урал” комитетыннан да ышанычлы урын булмастыр. Гәзитне үз кулыбызга алырга.

    – Егетләр арасында артистлар да бар. Ансамбль оештырганда начар булмас иде. Лагерьларга йөреп, концертлар куярга. Әсирләр арасында яшерен агитация алып барырга.

    – Син беләсеңме, ышанычлы егетләр әле тагын да бар безнең арада.

    – Кемнәр ул?

    – Монда бит әле Гайнан Кормашев белән Абдулла Батталов та безнең белән. Абдулланы беләсең инде, Салих Батталның энесе.

    – Ә Гайнаны кем?

    – Гайнан Кормаш “Октябрь баласы”на шигырьләр җибәреп тора иде. Казахстаннан. Беләсеңме, безгә оешмада кемнәр булуын беркемгә дә белдермәскә кирәк. Беркайчан да бергә җыйналмаска. Үзара элемтәчеләр аша гына аралашырга. Иң мөһиме – Берлинга җыйналырга, “Идел-Урал” комитеты тирәсенә тупланырга. Мин бер ялгышлык эшләдем эшләвен. Бәлки үтеп китәр, сизмәсләр. Кем белә, сизеп куюлары да бар.

    – Нәрсә булды соң?

    – Легионга агитаторлар итеп билгеләгез дип, үзебезнең оешма кешеләренең исемлеген язып бирдем, каһәр. Берәребез тотылса, шул исемлек зацепка булып куярга мөмкин.

    – Ялгышкансың бераз. Ярар, бәлки онытырлар ул исемлекне. Сак булырга кирәк.

 

     Алишны икенче көнне үк СС солдаты обмундированиесенә төреп, кулына Германия гражданы статусы бирә торган паспорт тоттырып, Берлинга, “Идел-Урал” редакциясенә тәрҗемәче итеп җибәрделәр. Муса исә яшерен оешмага яңа кешеләр эзләү нияте белән, легионга Вустрауда яшәп агитация алып барам, дигән булып, ачык лагерьда торып калды.

     Кичен Муса, үзенең шагыйрь икәнлеген исенә төшереп, шигырь язарга утырды. Күптәннән инде, Әхмәт Тимер янында тылмач булып йөрүче студент Гариф Солтановны күргәннән бирле, аның бу егет турында язасы килү теләге күңеленә тынгылык бирми йөдәтә иде.

     Муса бу егет турында берни дә белми, әлбәттә. Ул да аның үзе кебек үк әсирлеккә төшкән. Аның шикелле үк легионга язылган. Легионга язылучылар меңнәр. Аларның барысын да Сталин “халык дошманы” дип саный. Барысын да, туган илгә әйләнеп кайтырга язган булса, “сатлыкҗан” дип каһәрләү көтә. Менә шул егет турында нинди шигырь язарга була? Аны гаепләргәме, акларгамы? Һәркемнең дә яшәргә хакы бар. Бер тапкыр дөньяга килгәнсең икән, инде син яшәргә тиеш. Яшәү өчен көрәшергә! Ләкин ничек? Илеңне сатып, дошман ягына чыгып, аңа хезмәт итепме? Бәлки ул егет тә Муса шикелле үк яшерен эш алып барадыр. Бу хакта кешегә сөйләп кенә йөрмидер. Муса да бит, фриц, “Һинде һоһ!” дип, аның янына килеп баскач, кулларын күтәрде.

      Шуларны уйлап утырды да, Муса кәгазенә “Кол” дип, шигыренең исемен язып куйды. Аннары күптәннән уйлап йөргән юлларны яза башлады.

                                        Ул, куркып, дошманы алдында

                                   Калтырап, күтәрде кулларын.

                                   Сугышның иң кызган чагында

                                   Ташлады кулыннан коралын.

  Муса шунда үзенең әсирлеккә төшкән минутларын күз алдына китерде. Ул көн аның да коллыка төшкән көне иде бит. Нәрсә эшли алды соң ул бу хәлгә төшмәс өчен? Тәкъдире дошманы алдында кулын күтәрткән солдатка илдә мөнәсәбәт нинди булачагын бик яхшы белә иде бит.

                                    Юк сиңа кешечә көн итү,

                                    Бикләдең син гомер юлыңны...

                                    Дошманың алдында, егетем,

                                   Бер куркып күтәргәч кулыңны.

 

                                   Йә сугыш син яклап хаклыкны,

                                   Йә сайла кызганыч коллыкны.

                                   Беренче юл нинди данлыклы,

                                   Икенчесе нинди хурлыклы.

 

      Юк, гаепләми иде Муса әсирләрне. Бу шигырьне язу аларны үз язмышлары хакында уйландырырга теләү максатыннан иде. Әле соң түгел, аларның әле легионга язылып, үз илләренә каршы сугышка кергәндә, командирларын юк итеп, безнекеләр ягына чыгарга мөмкинлекләре бар. Аларга менә шуны исләренә төшерү, шундый юл барлыгын күрсәтү максатыннан язды Муса бу шигырьне. Һәм ул бу шигырен һичшиксез әсирләр арасында таратачак, җае чыкса, бәлки, укып та күрсәтер.

     Ә Гариф Солтановка килгәндә, аны гаепләргә дә була, бер караганда акларга да мөмкиндер, бәлки. Сугышка киткәнче Уфа педагогия институтында ул елларда аеруча популяр булган германистика бүлегендә  белем алган, әле мәктәптә укыган чагында ук немец телен өйрәнгән, хәтта ипи-тозлык сөйләшә дә алган бу егеткә әсирлек михнәтләреннән котылу, исән калу өчен тылмач булып эшләү Алла үзе биргән форсат лабаса! Нигә шул мөмкинлектән файдаланып калмаска?! Әле җитмәсә мәгънәсез совет режимыннан каһәрләнгән нәсел баласы. 1924 елда Эстәрлетамак белән Мәләвез арасындагы сәүдә юлында урнашкан Җиргән дигән авылда, хәлле генә тормыш алып баручы Нигъмәтулла атлы олаучының биш балалы гаиләсендә өченче бала булып дөньяга килә Гариф. Сигез аты, тарантаслары, йөк ташу арбалары була Нигъмәтулланың. Ике яктан ишекле зур өйләре, алачыклы зур мунча, келәтләре, алмагач бакчалары була. Кыскасы хәлле генә тормыш алып барган бер мәлдә колхозлашу башланып, боларны кулак дип Җиргәннән куалар. Сөргенгә үк җибәрмәсәләр дә, Нигъмәтулла Ишембай каласында эш тапканчы авылдан авылга күченеп шактый гына йөрергә туры килә. Менә шундый михнәтләр күреп үскән егеттә әлбәттә инде совет властена карата уңай гына мөнәсәбәт булмагандыр. Ә аннары сугыш... 1941 елны институтның беренче курсын гына тәмамлаган студент, җәй көне бераз акча эшләп булмасмы дип, Днепропетровскига китеп, металлургия заводына эшкә урнаша. Завод эшчеләре белән бергә турыдан-туры сугышка барып керә. Сугышның беренче көннәрендә үк әсирлеккә эләгә һәм кыен өстенә кыен күреп, ачлыктан чак исән калган егет, легион оеша дигәч, озак уйлап тормый, беренчеләрдән булып шунда керергә карар кыла.

    Муса Гариф Солтановның башыннан кичкән хәлләрдән бихәбәр иде. Аның, йөгерә-йөгерә, фашист Гайнц Унгляубенын тәлинкә тотучысына әверелүе генә бу егеткә карата нәфрәт хисләре уята иде. Ә бүген аның күңелендә бу егеткә карата да күпмедер кызгану һәм кичерү хисләре уянды. Әгәр аны очратмаган булса, әсирләрдә коллыкка нәфрәт һәм коллыкка төшерүчеләргә каршы көрәш дәрте уяткан “Кол” дигән шигыре дөньяга туар иде микән? Ул шул хакта уйлады.

Беренче бүлек тәмам.