Логотип Казан Утлары
Шигърият

Татар булып гомер итү кирәк... (дәвамы)

Башыннан УКЫГЫЗ

Беләсеңме, Тукай...

 

Бүген менә

синең һәйкәлеңә

Чәчәк өябез без,

Чәчәк!

Беләсеңме, Тукай,

Безнең милләт –

Өчпочмак та чәкчәк,

Һәм түбәтәй бугай кайчак.

 

Дөньяларга тарих язган халык,

Телен тешләп тора бер чатта.

Үзебез үк кискән утын белән

Милләт яна утсыз учакта.

 

Заманында яулар чапкан халык,

Сабантуйлы калды нибары.

Атсыз милләт кемгә кирәк булсын,

Атсыз халык бик тиз югалыр.

 

Без үзебез салган мәчетләрдә

Ятим булып калып барабыз.

…Һәр ел саен сиңа киләбез без,

Ерагая гына арабыз.

 

Бүген менә синең һәйкәлеңә

Чәчәк өябез без,

чәчәк!

Беләсеңме, Тукай,

Бар да үтә.

Бар да үтә,

Һәм бу...

Үтәчәк.

 

***

Йа Раббым,

Бу ничәнче гасыр?

Бу ничәнче буын алышына?

Әле кичә генә туган сабый

Тормыш дигән олуг ярышыңа

Мүкәләргә әзер.

Әле кичә генә туган сабый

Сафлык дигән самимилык белән,

“Әннә” диеп телен ачкан иде,

Күзен ачып дөнья ачкан иде.

 

Бу ничәнче буын алышына?

Заман тавышына,

Бу ничәнче буын,

Азан агышына кулын селтәп,

Кайный бирә үзенең сагышында?

 

Әле кичә генә туган сабый,

Төнге айны азгын икән, диеп,

Йолдызларны монафыйк, дип, үртәп,

Күктән эзли гаеп.

 

Йа Раббым,

Син Җир шарын зур намазлык иттең.

Әле кичә генә туган сабый,

Синнән ярдәм сорый, саҗдә төшә,

Тик кыйбласы берәү түгел аның,

Әллә ничә...

 

Йа Раббым,

Бу ничәнче гасыр?

Бу ничәнче буын алышына?..

 

***

Бу заман шулкадәр тизләнде,

Үзгәрде яшәүнең мәгънәсе.

Әйдәле, шушында тукталыйк,

Тукталыйк һәм бераз көч алыйк.

 

Каядыр ашыгу, ашкыну,

Нигә соң? Кайда соң? Белгән юк,

Күрәсең, без инде күптәннән,

Ихластан шатланып көлгән юк.

 

Югыйсә, дөньясы бер көлке,

Көлеп ят мәгънәсез сүзләрдән.

Күрешәбез кебек тә үзебез,

Сөйләшкән генә юк күптәннән.

 

Югыйсә, сөйләшер әйберләр

Бихисап бу салкын шәһәрдә.

Тик нигә?

Нигә соң әле дә:

"Иртәгә, әйдәле, иртәгә..."

 

Әйдәле, барысын ташлыйк та

Сикерик туктамас арбадан.

Нилеккә бу синең шөһрәтең?

Нилеккә сиңа бу ялган дан?

 

Нигә бу якалы күлмәкләр,

Нигә бу ялтыравык савытлар?

Шул арба көпчәге астында

Тузанга күмелеп җан бирә,

Кабатлап булмаслык вакытлар.

 

Утырып сөйләшик әле бер,

Утырып сөйләшик...

 

Сугыш бетте, бабай...

 

 

Кемдер яу кырында калды, берәүләр җиңү бәхетен татыды, кайберәүләр төрмәләрдә әсир булды, кемнәрдер бүген дә исән. Бу шигырем бабайлар рухына дога булып барсын иде.

 

Нинди төшләр күрәсең син, бабай,

Күзләреңә йокы керәме?

Офык һаман кызгылт төсе белән

Сугыш исен күккә түгәме?

 

Нинди төшләр керә сиңа, бабай,

Тынмас туплар һаман шартлыймы?

Бер кайтырбыз, дигән иптәшләрең

Әле һаман кире кайтмыймы?

 

Өн белән төш күперләре буйлап,

 “Сугыш бетте” дигән кайтаваз...

Һаман әсирлектәме син, бабай,

Кайда йөри килми калган яз?

 

Нинди төшләр керә сиңа, бабай,

Нинди төстә җиңү бәхете,

Җилфердиме канлы кызыл байрак,

Шанлы үткәннәрнең шаһиты?

 

Уян, бабай, чәй кайнады, әйдә,

Ниләр күрдең, төшләр кайда йөртте?

Сугыш бетте, илбасарлар бетте,

Сез җиңдегез!..

Сугыш бетте, бабай,

Бетте...