Логотип Казан Утлары
Публицистика

Безнең календарь

 

Дәрҗия Аппакова

(1898-1948)

ХХ йөзнең беренче яртысында татар балалар әдәбиятын үстерүгә үзенчәлекле өлеш керткән прозаик һәм драматург Дәрҗия Сәйфулла кызы Аппакова 1898 елның 2 мартында Уфа губернасының Минзәлә өязе (хәзерге Татарстан Республикасының Түбән Кама районы) Байгол авылында ярлы крестьян гаиләсендә туа. Унөч яшендә Казанга килеп, 1914-1917 елларда керәшен балалары өчен ачылган Укытучылар семинариясендә укый, берничә ел Казанда һәм туган авылында укыта. 1922 елда янә Казанга килеп, совет партия мәктәбендә һәм Казан Зур театры каршындагы театр студиясендә махсус белем алгач, берникадәр вакыт гаскәри театр труппасында артистка, аннары (1925-1928) комсомолның Татарстан өлкә комитетында инструктор һәм ВКП(б)ның Бөгелмә кантоны бүлегендә оештыручы булып эшли.

Башка бик күпләр кебек, Д.Аппакова да әдәбиятка журналистика аша килеп керә. Үткән гасырның егерменче елларында Казанда керәшен татарлары өчен чыга торан «Кызыл әләм» (соңыннан «Киңәш» исемендә) газетасы битләрендә аның авыл тормышындагы үзгәрешләр, хатын-кызлар хәрәкәте турында күп кенә мәкаләләре, очерк характерындагы язмалары, әдәби парчалары басыла. Урта Азиягә күчеп киткәч, ул ныклап торып әдәби иҗат эшенә керешә. 1932-1940 еллар арасында Ташкентта татар, үзбәк һәм рус телләрендә балалар һәм зурлар өчен төрле милләт халыкларының үткәндәге һәм инкыйлабтан соңгы тормыш күренешләрен яктырткан «Сәнәкчеләр» (1932), «Яшь ударниклар» (1932), «Мәмәт белән Аман карт» (1934), «Хезмәт» (үзбәкчә «Михнәт», ике кисәктән торган роман, 1934; 1935), «Кечкенә Бануның тарихы» (1937) исемле хикәя-повестьлары, балалар театры өчен «Дошман» (1939) дигән өч пәрдәле пьесасы дөнья күрә. Болардан «Кечкенә Бануның тарихы» повесте аеруча нык таныла. Октябрь инкыйлабына кадәрге татар авылы тормышын, ярлы крестьян балаларының кызганыч язмышын һәм инкыйлабтан соң аларның азат тормыш төзү юлындагы самими хыялларын романтик буяулар белән тасвирлаган бу повесть тиз арада татар, үзбәк, рус һәм инглиз телләрендә басылып чыга.

Дәрҗия Аппакованың Казан чорындагы (1943-1948) әдәби иҗат уңышлары, нигездә, драматургия һәм әкият жанры белән бәйле. Бу елларда ул «Тапкыр егет» (1943), «Шүрәле» (1944), «Бишек җыры» (1946), «Илдус» (1947) исемле пьесаларын иҗат итә. Татар фольклоры мотивларына нигезләп язылган «Тапкыр егет» әкият-пьесасы, Г.Камал исемендәге Татар дәүләт академия театры сәхнәсендә кат-кат куелып, яшь тамашачыларның мәхәббәтен казана. Ул шулай ук, русчага тәрҗемә ителеп, Казанның Яшь тамашачылар театры сәхнәсендә дә уңыш белән бара.

Гомеренең соңгы елларында Д.Аппакова нәниләр өчен күп кенә әкиятләр һәм кечкенә хикәяләр иҗат итә. Аның халык авыз иҗаты әсәрләренә яки үз фантазиясенә таянып язган әкиятләре («Сөмбел», «Иске чиләк», «Гөлчәчәк белән Сандугач», «Сараның башыннан үткәннәре» һ.б.) һәм кече күләмле хикәяләре («Сөяк саплы пәке», «Йолдызкай», «Ёлка бүләге», «Шыгырдавыклы башмаклар» һ.б.) шул чор татар балалар әдәбиятында Абдулла Алиш традицияләрен уңышлы дәвам итүнең матур бер үрнәге булып торалар.

Дәрҗия Аппакова 1948 елда фаҗигале рәвештә Казанда вафат була. Ул 1935 елдан СССР (Татарстан) Язучылар берлеге әгъзасы иде.

 

Әнәс Камал

(1908-1978)

Драматург һәм театр эшлеклесе Әнәс Камал (Әнәс Галиәсгар улы Камалетдинов) 1908 елның 20 февралендә (яна стиль белән 5 мартта) Казан шәһәрендә татар драматургиясенең классигы Галиәсгар Камал гаиләсендә туа. Кече яшьтән үк әдәбият-сәнгать дөньясында кайнап, язучылар, артистлар белән якыннан аралашып үсә, сигез яшеннән сәхнәгә менә, «Шәрекъ клубы»нда үткәрелгән кичәләрдә катнаша башлый: хорда җырлый, шигырьләр сөйли, соңга таба спектакльләрдә эпизодик рольләрне башкара. Аның каләм тибрәтә башлавы да шушы чорга карый. 1921-1926 елларда яшүсмер егетнең халык авыз иҗаты әсәрләренә ияреп язган беренче пьесалары («Хуҗа Насретдин әфәнде», «Чегән егете белән качкан мулла кызы Хәмидә», «Җизнәкәй» һ.б.) үзешчән сәнгать түгәрәкләре тарафыннан Казанның бистә клублары сәхнәләрендә уйналып йөри, ә 1927 елда иҗат иткән «Биш меңле Гайнетдин» исемле ике пәрдәле комедиясе 1928 елда аерым китап булып басылып чыга.

Театрга, әдәбият-сәнгатькә мәхәббәт 1928 елда Ә.Камалны Казан сәнгать техникумына китерә. Техникумда укыган чорда ул берникадәр вакыт Казан эшче дәүләт театрында әдәби бүлек мөдире булып эшли һәм үзе дә бу театр репертуары өчен кече формалы сәхнә әсәрләре яза. 1931 елда, техникумның театр бүлеген тәмамлаганнан соң, Ә.Камалны Татарстанда яңа төзелгән Беренче районара колхоз-совхоз театрына эшкә җибәрәләр. 1935 елга кадәр ул шунда режиссёр, артист, художник-декоратор һәм театрның директоры булып эшли. Бер үк вакытта шул заман авыл тормышының, колхоз төзелешенең актуаль мәсьәләләрен яктырткан, уңай һәм кире күренешләрне сәхнәдә җанландырган күпсанлы эстрада әсәрләре сатирик шигырьләр, скетчлар, водевиль, интермедия һәм «Давыл» (1930), «Ике көч» (1931) кебек күләмле пьесаларын иҗат итә.

1935 елда Беренче районара колхоз-совхоз театры нигезендә Минзәлә профессиональ колхоз-совхоз театры (хәзерге Минзәлә дәүләт театры) оешканнан соң, Ә.Камал Казанга кайта һәм 1955 елга кадәр «Совет әдәбияты» журналы редакциясендә – әдәби хезмәткәр, Татарстан китап нәшриятында – редактор һәм Татарстан Язучылар берлегендә әдәби консультант вазифаларын башкара. Бу елларда драматургның иҗат активлыгы тагы да арта: «Туй» (1939), «Буран» (1943), «Сәлам хат» (1947), «Юллар» (Г.-Х.Садри белән соавторлыкта, 1950), «Март бураннары» (1955) кебек күп пәрдәле һәм берәр пәрдәле дистәләгән драма һәм комедияләре языла. Бу пьесаларның күпчелеге шул замандагы үзешчән сәнгать коллективларының репертуарына кереп, озак еллар буе сәхнәдән төшми уйналып йөри.

Ә.Камалның балалар әдәбияты өлкәсендәге хезмәтләре дә игътибарга лаек. Ул Татар дәүләт курчак театры өчен Г.Тукайның мәшһүр поэмасы нигезендә «Кисекбаш» (1951) исемле комедия яза, атаклы рус балалар язучысы А.Гайдарның «Школа» («Мәктәп», 1956) дигән повестен һәм башка язучыларның әсәрләрен татар теленә тәрҗемә итә; әтисе Г.Камал һәм башка күренекле тарихи шәхесләр турындагы тирән эчтәлекле, сәнгатьчә матур тел белән язылган хикәяләре һәм истәлекләре исә, кат-кат басылып, хаклы рәвештә укучыларның мәхәббәтен казана.

Әнәс Камал 1978 елның 18 мартында вафат була. Ул 1939 елдан СССР язучылар берлеге әгъзасы иде.

 

 

Нәҗип Мадьяров

(1928-2002)

Шагыйрь Нәҗип Гәрәй улы Мадьяров 1928 елның 3 мартында Татарстан АССРның Арча районы Кызыл Утар авылында урта хәлле крестьян гаиләсендә туа. 1943 елда Кызылъяр авылындагы җидееллык мәктәпне тәмамлаганнан соң, Н.Мадьяров үзенең хезмәт юлын башлый: әүвәл гади колхозчы, аннан дүрт ел буе М.Җәлил исемендәге колхоз бухгалтериясендә хисапчы булып эшли. 1950-1953 елларда Совет армиясендә хезмәт итә, демобилизацияләнеп кайткач, ул – яңадан туган колхозында бухгалтерлык эшендә. Хезмәтеннән аерылмыйча укып, 1956 елда – бухгалтерларның ел ярымлык курсларын, ә тагын бер елдан Яңа Кенәр урта мәктәбен тәмамлый. 1957 елда В.И.Ульянов-Ленин исемендәге Казан дәүләт университетының татар теле һәм әдәбияты бүлегенә укырга керә, дүртенче курста читтән торып уку бүлегенә күчеп, 1960 елдан 1963 елның августына кадәр ул вакыттагы Кызыл Юл районында чыккан «Кызыл юл» газетасында, аннан «Коммунизмга» исемле Арча район газетасы редакциясендә авыл хуҗалыгы бүлеге мөдире булып эшли.

1962 елда университетны тәмамлый һәм, бераз вакыт Кызылъяр җидееллык мәктәбендә укытучылык иткәннән соң, Татарстанның Лениногорск шәһәренә күчеп китеп, яңа ачылган телевидение студиясендә авыл хуҗалыгы тапшырулары буенча хәбәрче-корреспондент була. 1965-1980 елларда ул Балтач район газетасы «Хезмәт» редакциясендә редактор урынбасары һәм авыл хуҗалыгы бүлеге мөдире вазифаларын башкара.

1980 елдан башлап Нәҗип Мадьяров Чаллы шәһәрендә яши, андагы әдәби-мәдәни мохиттә кайнап, төбәктәге өметле каләм ияләрен барлауда һәм аларны үстерүдә үзеннән лаеклы өлеш кертә.

Нәҗип Мадьяровның исеме әдәбият мәйданында узган гасырның илленче еллары ахырында күренә башлый. Беренче шигъри җыентыгы («Чык бөртекләре») 1960 елда басылып чыга. Шуннан соң ике дистәдән артык шигъри китабы дөнья күрә. Аның “Син генә уйларымда” (1963), “Уҗымнар уянганда” (1964), “Йөз төрле уй” (1976), шагыйрьнең иҗат йөзен билгели торган төп әсәрләре тупланган «Рәшәле офыкларым» (1979), “Чәчәкле тургай” (1987) кебек лирик шигырьләре тупланган җыентыкларында, юмор-сатира әсәрләрендә (“Әптән Гәрәе мәзәкләре”, “Көлке төенчеге”, “Хикмәтле хәлләр”, “Мәсәлләр” һ.б. җыентыклары) шагыйрьнең уй-фикерләре, тыйнак, ләкин эчке мәгънәгә бай самими хисләре, үзара эчкерсез мөнәсәбәтләре чагылыш таба. Юмор-сатира жанрында һәм балалар поэзиясендә дә уңышлы эшли ул. Бигрәк тә балалар өчен күп яза. Төрле елларда Казанда һәм туксанынчы еллардан башлап Чаллы шәһәренең төрле нәшриятларында дөнья күргән “Ялкын яллы кара айгыр”, “Үрдәккә ни җитми?”, “Ямьле кыш”, “Утлы кыя”, “Күбәләк”, “Җәйге яңгыр”, “Салават күпере”, “Әби күзлеген эзли”, “Кызыклы шигырьләр”, “Без ничәү?”, “Әкәмәт” китаплары – шулар җөмләсеннән.

Нәҗип Мадьяров – саф күңелле, олы йөрәкле, милли хисле, патриот, соңгы сулышына кадәр шигърияткә, татар дөньясына, язмышына, теленә тугрылыклы булып калган шәхес.

Әдәби иҗат өлкәсендәге нәтиҗәле хезмәтләре өчен аңа 1991 елда “Татарстан Республикасының атказанган мәдәният хезмәткәре” дигән мактаулы исем бирелә.

Шагыйрь 2002 елның 15 апрелендә вафат була. Кабере – туган авылы Кызыл Утар зиратында.

Нәҗип Мадьяров – 1979 елдан СССР Язучылар берлеге әгъзасы иде.

 

* Сәхифә “Әдипләребез: биобиблиографик белешмәлек” (төзүчеләре: Р.Даутов, Р.Рахмани. – Казан: Татар.кит.нәшр., 2009) китабы нигезендә әзерләнде.