Логотип Казан Утлары
Яңа исемнәр

Ялгыш атылган йолдыз (хикәя)

Экранда бер ут шары күренде. Ул коточкыч зур тизлек белән Җиргә таба якыная иде. Балалар куркуларыннан чатырдатып, күзләрен йомдылар...

Сүлпәнстан йолдызлыгында яшәүче абыйлы-энеле ике Алып баласы, дөньяларын онытып, иксез-чиксез галәм киңлегендә уйнап йөри.
– Очты, очты, минем ташым ераграк китте...
– Кая, бу еракмы инде?! Хәзер мин күрсәтәм еракны. Карап тор, Сүлпән- Б-Ике.
– Һәй, масайма әле, Сүлпән-А-Бер. Күрәсеңме әнә теге кызыл шарны? Мин хәзер шунда кадәр ыргытам.
– Шар түгел ул, планета. Марс дип атала. – Ә-ә... Ә теге эшләпә киертелгәне нәрсә? – Анысы Юпитер.
– Ә теге яшелле-зәңгәрлесе?
– Анысы Җир.
– Ә мин хәзер бу ташны шунда кадәр ыргытам.
– Тукта! Ах! Нишләдең син?!. Анда бит кешеләр яши!!!
** *
Җир шарының иң матур бер почмагы булган Казан шәһәрендә галәм серләрен өйрәнүче Айзат исемле астроном яши. Аның бик матур, бик акыллы Азамат һәм Айсылу исемле игезәк балалары бар.
Ял көне. Бүлмәдә Азамат белән Айсылу уйнап утыра. Малай конструктордан гараж төзи, ә кыз курчак киендерә.Тәрәзәдән төшкән кояш нурлары бөтен бүлмәне нурга күмгән. Бер кояш нуры, шаярып, караваттан өстәлгә сикерде, өстәлдән идән уртасында уйнап утыручы кызга күчте, аның күзләрен чагылдырып, бераз биегәч, диварда эленеп торучы галәм картасын аллы-гөлле төсләргә күмеп җемелди башлады.
– Азамат, карале, нигә безнең уенчыкларыбыз җанлы түгел икән? Әгәр 
дә алар шундый булса, мин үземнең иң кадерле уенчыгымны – яраткан курчагымны сөйләшергә, тәпи йөрергә өйрәтер идем. Безгә бик күңелле булыр иде. Ә син машинаңның җанлы булуын телисеңме?
– Юк. Иң яхшысы: ул уенчык түгел, ә чын булсын иде... һәм оча торган булсын иде...
– И, ничек кызык! Аннары безнең берәү дә белмәгән серле уенчыгыбыз булыр иде, име! Без, икәү генә утырып, галәм буенча әйләнеп кайтыр идек...
Айсылу, уеныннан бүленеп, дивардагы Кояш системасы сурәтләнгән картаны җентекләп карарга тотынды.
– Карале, Азамат, син ничек уйлыйсың, галәмдә кешеләр бармы икән?
– Юк. Анда акылга сәләтле бернинди җан иясе дә юк.
– Ничек инде?! Бәлки, Марста безнең кебек бертуган ике бала бүлмәләрендә уйнап утырадыр?
– Юк!!! Марста кеше яши алмый.
– Ә, бәлки, тагын да ерактарак... Бүтән йолдызлыкта... Шундый зур галәмдә кешеләр булмавы мөмкин түгел!
– Аптыратма инде, Айсылу. Галәмдә безнең кебек затлар бүтән юк.
Айсылу, бик кәефсезләнеп, бер читкә барып утырды да курчагын кулына алды. – Эх, курчагым, җанлы булсаң иде син!
***
Сүлпән-А-Бер белән Сүлпән-Б-Ике, сулышлары кабып, өйләренә йөгереп кайттылыр. Тик бер бәхетсез гел бәхетсез дигәндәй, әти-әниләре өйдә юк иде.
– Инде нишлибез?!. – дип, кечкенә Сүлпән-Б-Ике еларга ук кереште.
– Тукта, балавыз сыкма әле, – дип кычкырды Сүлпән-А-Бер. – Хәзер елап кына эш чыкмый. Җирне тизрәк коткарырга кирәк. Син бар, тиз генә әнигә хат язып калдыр: Җиргә ялгыш метеорит ыргыттык, диген. Без, кешеләргә хәбәр итү өчен, Җиргә очабыз, диген. Ә мин Серле бүлмәнең ишеген ача торам.
Сүлпән-А-Бер, кулына бер бәйләм ачкычлар алып, ишекне ачарга кереште. Тик ачкычларның берсе дә туры килми иде. Ул арада, мышкылдап, Сүлпән- Б-Ике дә килеп җитте.
– Булмый, бер ачкыч та ярамый! Инде нишлибез?! Җиргә метеорит бәрелергә тагын 24 сәгать кенә вакыт калды!!! – дип, ачыргаланып кычкырды Сүлпән-А-Бер.
– 24 сәгать?!
– Әйе, 24 сәгать!!!
– ???
– Сәгать... сәгать... ах... – ниндидер бер ачык фикергә килгәндәй, Сүлпән-А-Бер өйгә атылды. Энесенең:
– Син кая? – дигән елак соравы һавада эленеп калды.
Ул арада кулына нидер тотып, Сүлпән-А-Бер килеп чыкты:
– Әниләр бүлмәсендәге сәгать астында бер ачкыч эленеп тора иде бит...
Бәлки, ул ярыйдыр?!
– Әни бит аны талисман, диде. Аңа тияргә ярамый.
– Бәлки, аңа шуның өчен тияргә ярамыйдыр да әле...
Шулай дип, Сүлпән-А-Бернең ачкычны тишеккә тыгуы булды – ишек ачылып та китте. Малайлар каршында гаҗәеп күренеш пәйда булды. Бүлмә эче гүя күк гөмбәзе: бөтен диварларга, түшәмнәргә галәм картасы ясалган, 
бары тик ишектә генә бер язу эленгән иде. Анда: «Бик хәлиткеч очракта гына кулланырга! Картадагы планета яки йолдыз сурәтенә бармак белән кагылсаң, портал ачыла һәм мизгел эчендә шунда буласың», – дип язылган иде.
Алып-малайлар бик тырышып, картадан Җирне эзләргә тотындылар.
– Без анда барып нишли алабыз соң?! – диде Сүлпән-Б-Ике.
– Куркыныч турында кешеләргә хәбәр итәргә кирәк.
– Бигрәк кечкенә планета икән бит бу! – диде малай, картадан Җирне табып.
– Без бит – алыплар, без монда сыймыйбыз да... Аннары без бит газлардан гына торабыз – алар безне күрмәячәк.
Сүлпән-А-Бер тагын аптырап, ишеккә эленгән инструкция янына килеп басты:
– Монда язылган: «Кайсы күк җисеменең сурәтенә кагылсаң, шундагы кыяфәткә керәсең», – диелгән.
– Алайса без Җирдәге кешеләр төсле булабыз?!
– Әйе... – диде Сүлпән-А-Бер һәм, тәвәккәләп, Җир планетасының бармак башы хәтле генә рәсеменә каты итеп басты...
** *
Бүлмәдә Айсылу һаман да курчагы белән белән сөйләшеп утыра иде:
– Абый дөрес сөйләми, курчагым... Галәмдә безнең кебек кешеләр бар... Мин бит бөтен күңелем белән анда тормыш барлыгын сизәм.. Эх, курчагым, син җанлы булсаң иде... Син шундый матур! Күзләрең шундый зур, шундый акыллы! Галәмдәге затлар да синең кебектер әле...
– Әй, хыялый, җитәр инде сиңа хисләнеп утырырга! Әти нинди зур галим- астроном булса да, галәмдә тормыш барлыгын раслый алганы юк әле, – диде Азамат. – Мин синең белән сөйләшмим, – дип турсайды кыз һәм диварга таба
борылып утырды. Андагы галәм картасына карап, ул тагын хыялга бирелде. Кинәт дивардагы галәм картасы әллә нинди утлар чыгарып җемелди
башлады.
– Абый! – дип кычкырып җибәрде Айсылу, картага күрсәтеп.
Карта утлар сирпеп-сирпеп торды да кинәт уртасы ачылып китте, һәм аннан кешегә охшаган, ләкин тәннәре зәңгәрсу төстәге ике малай килеп чыкты.
Куркудан тораташ кебек катып калган Азамат:
– Сез к-к-к-кем? – диде, тотлыгып.
– Курыкмагыз, – диде Сүлпән-Б-Ике. – Без сезгә тимибез.
– Без – сүлпәналыплар. Бик ерак галәмнән – Сүлпәнстаннан килдек. Мин Сүлпән-А-Бер, ә бу – минем энем Сүлпән-Б-Ике, – дип, күрешергә кул сузды өлкән малай.
Бу көтелмәгән хәлгә шаккатып торучы Айсылуның гаҗәпләнүе шатлык белән алмашынды һәм ул бер дә курыкмыйча танышырга тотынды:
– Сәлам! Мин – Айсылу, ә бу минем игезәгем – Азамат. Мин сезнең килүегезне күптән көттем.
– Без начар хәбәрләр белән килдек. Сезнең планетагызга таба туп-туры бик зур метеорит оча. Ул, бәрелеп, Җирдәге тормышны юкка чыгарырга мөмкин. Тагын 23 сәгать вакыт калды. Сездән ярдәм кирәк, – диде алар.
– Әйдә, әтигә әйтәбез, – диде Айсылу, каушап.
– Әти өйдә юк бит әле. Аны әле генә ашыгыч рәвештә обсерваториягә чакыртып алдылар.
– Әйдә, алайса обсерваториягә барыйк, – дип каударланды Айсылу.

– Ләкин безнең турында берәү дә белергә тиеш түгел, – дип кисәтте Сүлпән- А-Бер.
Шулай диделәр дә алыпсүлпәннәр дивардагы карта эченә кереп, юкка чыктылар.
***
Сүлпәнстандагы Сүлпән-А-Бер белән Сүлпән-Б-Икенең әнисе эштән кайтып кергәч, өстәлдәге язуны күреп «ах» итте. «Җиргә очабыз» дигән юлларны укыгач ук, метеоритка охшаган ракетасына утырып, галәм буенча улларын эзләргә дип чыгып китте ул. Серле бүлмәгә керү юлын табарлар дип уена да китермәде Сүлпәнбикә. Һәрбер ана кебек ул да балаларының галәмдә адашуларыннан курыкты.
Бераздан, арып-талып, гаилә башлыгы Сүлпәнбәк кайтып керде. Ни балаларының, ни хатынының өйдә юклыгына гаҗәпләнеп, аш бүлмәсенә узды ул. Өстәлдә яткан язуга гамьсез генә күз ташлап, урындыкка килеп утырды һәм кинәт корт чаккандай сикереп торды.
«Ялгыш кына Җиргә метеорит ыргыттык».
Ничек?! Ах, малай актыклары! Шулай шаярырга ярыймы соң?! Сүлпәнбәк ашыга-ашыга остаханәсенә керде. Анда зур экран каршына килеп басты да галәмне күзәтергә кереште... Ниһаять, үзе эзләгәнне тапты, ахры, ашыга-ашыга, төймәләргә баскалый башлады. Бераздан, җиңел сулап, маңгаена бәреп чыккан вак-вак тир тамчыларын сөртеп алды.
***
– Без әти янына килдек, – диделәр игезәкләр Азамат белән Айсылу.
– Юк, монда керергә ярамый, – диде сакчы, обсерваториянең ишегенә аркылы басып.
– Безнең ашыгыч хәбәребез бар. Тизрәк әти янына кертегез, – диде Азамат, еларга җитешеп. Айсылу да мышык-мышык борынын тартырга кереште. Әллә кызганып, әллә ашыгыч хәбәр дигәннән шүрләп, сакчы бина эченнән икенче берәүне чакырып чыгарды һәм балаларны әтиләре янына озатырга кушты. – Әти-и! – дип, еламсырап кычкырдылар Азамат белән Айсылу, телескоп артында утыручы әтиләрен күргәч. – Әти, Җиргә таба зур метеорит оча.
– Каян белдегез аны?! – диде Айзат, балаларының монда килүләренә гаҗәпләнеп һәм шундый мөһим эшеннән бүлдергәннәренә эче пошып.
– Өйдәге телескоптан карады-ы-ык, – дип суздылар балалар, бергәләшеп. – Беләбез, балалар, беләбез. Кичә төне буе йолдыз атылды – метеорит
яңгыры булды, шуңа күрә телескоптан бер дә күзне алмадык. Инде бары да тынычланган кебек булгач, өйгә кайткан идем – иртәнге якта яңадан чакыртып алдылар: бер метеоритның Җиргә таба очып килүе ачыкланган. Әле менә хәзер дә шуны күзәтеп утыра идек. Метеоритның траекториясен үзгәртә торган ракетаны тиз арада каршы җибәрергә җыенабыз. Борчылмагыз, бары да әйбәт булыр. Әйдә, утырыгыз әле минем янга. Менә шул экраннан карап торыгыз, хәзер метеоритка каршы ракета җибәреләчәк.
Балалар зур кызыксыну белән экранга текәлделәр.
Менә экранда бер ут шары күренде. Ул коточкыч зур тизлек белән Җиргә таба якыная иде. Балалар куркуларыннан чатырдатып, күзләрен йомдылар. Алар, шүрли-шүрли, әкрен генә күзләрен ачканда, экранда инде берни дә юк иде.
– Менә булды да... – диде әтиләре, җиңел сулап. Метеоритны җир орбитасына кергәнче үк шартлаттык.

...Өйләренә кайткач, Азамат белән Айсылу, галәм картасы сурәтләнгән дивар каршына килеп бастылар да:
– Дусларыбыз Сүлпән-А-Бер һәм Сүлпән-Б-Ике! Ниһаять, булды! Әтиләр метеоритны күктә үк шартлаттылар. Җир шары метеорит белән бәрелешүдән котылып калды. Бүтән болай шаярмагыз, яме, – диделәр.
Күк картасы, җавап итеп, төрле төсләргә кереп җемелдәде.
***
Сүлпән-А-Бер һәм Сүлпән-Б-Ике Сүлпәнстанга кайтып җиткәч, остаханәдән чыгып килүче әтиләрен күреп алдылар. Ул бик талчыккан иде.
– Әти, – диделәр алар, гаепле тавыш белән. – Гафу ит безне. Бүтән болай шаярмабыз.
– Мин гаепле. Метеоритларны ыргытып уйнарга мин өйрәттем энемә, – диде Сүлпән-А-Бер.
– Юк, мин гаепле. Көчемне чамаламыйча еракка кадәр ыргытканмын. Өстәвенә галәмне дә юньләп өйрәнмәгәнмен. Кайда ни бар икәнен дә белми идем, – дип акланды Сүлпән-Б-Ике.
– Бу юлга гафу итәм, – диде әтиләре кырыс тавыш белән. – Икенче юлы уйлап эш итегез!
Малайлар, кыенсынып, башларын түбән иделәр.
– Уеннан уймак чыгару менә шулай була инде ул... Ярый әле кайтып өлгердем, ярый әле метеоритны тотып алып икенче якка ыргыттым...
– Ничек?! – диделәр малайлар, икесе бертавыштан. – Метеоритны син тотып калдыңмы?! Ә Җир кешеләре метеорит дип нәрсәне шартлатканнар
соң алайса?!
Әтиләре, шаккатып, улларына текәлде.
– Әти, син дә, әни дә өйдә булмагач, без нишләргә дә белмәдек...
– Аннары серле бүлмәгә кердек...
– Аннан соң Җиргә бардык та кешеләргә метеорит турында сөйләдек...
... Әтиләре сүзсез калды. Бераз башын чайкап торды да:
– Анагыз кайда? – дип сорады.
– Белмибез: без кайтканда, ул өйдә юк иде-е-е... – дип сузды Сүлпән-Б-Ике. – Бая без киткәндә, аның ракетасы өйдә иде – үзе юк иде, – диде Сүлпән-
А-Бер.
– Ә хәзер ракетасы да юк, – дип өстәде энесе.
Бу сүзләрне ишеткән әтиләренең мизгел эчендә йөзе агарып чыкты.
– Ах!!! – диде ул, ыңгырашып. – Ракетасына утырып, анагыз сезне эзләргә киткән була түгелме соң?! Бик зур тизлеккә күчергәч, аның ракетасы метеорит
кыяфәтенә керә торган иде. Анагыз харап булган бит...
– Ничек?! Метеорит дип белеп, әнинең ракетасын шартлатканнармы?!
***
Сүлпәнстанда тормыш дәвам итте. Сүлпәналыплар үзләренчә яши бирделәр, тик абыйлы-энеле Сүлпән-А-Бер белән Сүлпән-Б-Икенең генә әниләре кайтмады. Әтиләре аларга беркөнне шундый бер риваять сөйләде.
Сүлпәнстанда Алыплар беркайчан да үлмиләр, аларның гәүдәләре генә юкка чыга, ә җаннары Күбекстан дигән планетага күчә икән. Бик борынгы заманда бер сүлпәналыпның кызы, анасы шулай юкка чыккач, бик елаган, имеш. Аның елавына түзә алмыйча, Алыплар Җирдән бер әнине урларга мәҗбүр булганнар. Шул әнигә теге сүлпәналып әнинең җаны күчкән дә, Алыпкыз яңадан әниле булган, ди.
Бу риваятьне ишеткән көннән башлап, ике кечкенә сүлпәналыпның йокылары качты. Алар бик озаклап нидер сөйләштеләр, ниндидер планнар кордылар. Ә бер көнне, әтиләре йолдызларны чистартырга дип эшкә чыгып киткәч, тагын теге Серле бүлмәгә юл тоттылар. Галәм картасыннан Җир планетасын табып, бармаклары белән шунда басулары булды – Сүлпән-А-Бер һәм Сүлпән-Б-Ике Азамат белән Айсылуның бүлмәсенә килеп тә керделәр.
– Сәлам, – диделәр алар, икесе бертавыштан.
Яраткан курчагын йоклатырга йөрүче Айсылу элекке дусларын күреп шулкадәр сөенде:
– Әйттем бит, әйттем бит!.. – дип, аларны кочып ук алды хәтта. – Мин абыйга сез тагын киләчәксез дип, әллә ничә тапкыр әйттем инде, – диде ул, кулларын чәбәкләп. – Тагын берәр хәвеф-хәтәр юктыр бит?! – дип сорады Азамат, борчылып.
– Юк, бары да тыныч, – диделәр сүлпәналыплар, боегып кына.
– Ә нишләп алайса сез шундый күңелсез?
– Без әниебезне югалттык, – диделәр алар һәм әтиләреннән ишеткән риваятьне сөйләп күрсәттеләр.
– Бик кызганыч, – диделәр Азамат белән Айсылу. – Тик Җирдәге берәр әнине алып китсәгез, аның баласы ятим калачак бит.
– Әйе... без анысын уйлап җиткермәгәнбез икән... Әниләр – бөтен җан ияләре өчен дә иң яраткан, иң кадерле зат шул. Аларны бернәрсәгә дә алыштырып булмый, – диде Сүлпән-А-Бер, моңсу гына.
– Иң яраткан... Иң кадерле... иң кадерле... – Кинәт Айсылуның, нидер уйлап тапкандай, күзләре ялтырый башлады.
– Ә ул сары чәчле, зәңгәр күзле, зәңгәр күлмәкле, ләкин җансыз булса ярыймы?
– Җаны бармы, юкмы – анысы әһәмияткә ия түгел, – диде Сүлпән-А-Бер.
– Әйдәгез, мин сезгә үземнең иң яраткан кадерле курчагымны бүләк итәм, – диде Айсылу, сөенеп.
– Ул синең иң яраткан уенчыгың бит, – диде Азамат.
– Булсын! Мин күптәннән аның җанлы булуын тели идем. Сүлпәнстанга киткәч, аңа сезнең әниегезнең җаны керәчәк. Минем андый курчакларым күп булыр әле. Ә әни – берәү генә! Әти-әни, дуслар, туганнар күпкә кадерлерәк. Сез минем дусларым бит, – диде Айсылу, булыша алганына сөенеп.
Айсылу, караватта яткан матур курчагын алып, аның алсу битләреннән һәм озын керфекләреннән үпте, алтынсу чәчләреннән сыйпады да яраткан уенчыгын галәмнән килгән дусларына сузды. Гаҗәпләнүдән курчакның зәңгәр күзләре зур булып ачылган, шул ук вакытта анда ниндидер бер эчке сөенеч тә балкый кебек иде.
Сүлпәналыплар курчакны бик кадерләп кенә кулларына алдылар.
– Кызык килеп чыкты. Сез – безне, ә без сезне коткардык, – диде Азамат. – Әйе, шулай килеп чыгар дип кем уйлаган. Инде менә әниебез дә кайтачак.
Шуңа өстәп, яңа дуслар да таптык. Рәхмәт сезгә, – диделәр галәм кунаклары һәм, саубуллашып, дивардагы галәм картасына кереп югалдылар. Алар киткәч тә әле, картада аллы-гөлле төсләр шактый вакыт җемелдәп торды.
– Азамат, әйттем бит, галәмдә безнең кебек җан ияләре бар дип. Ә син ышанмадың. Хәзер алар – безнең дусларыбыз.
– Әйе шул, без – дуслар!.. Күршедә генәме ул, әллә галәмнең бер ерак ноктасындамы – мөһим түгел. Иң мөһиме: без – дуслар!
– Ә дуслар һәрвакыт ярдәмгә әзер.
– Дуслар авыр вакытта сынала шул...

 

“КУ” 2, 2020

Фото: pixabay

Теги: хикәя проза

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев

2
X