Логотип Казан Утлары
Яңа исемнәр

Таныш кешем (хикәя)

Син миңа, мин сиңа килдек. Йөрәкләр якынайгач, борылдык та кире киттекме? Барысы да тыныч, артык тыныч иде. Безгә бернинди каршылык – җил-давыл, яңгыр-буран очрамады. Бәлки, ул чакта шулай артык җиңел булганга җиңелгәнбездер дә...

Я со странностями шёл к тебе,
а ты со скромностью.
Г.П.


Нокта. Аны һәрчак җиңел генә өтергә әйләндереп була. Тик бу очракта түгел. Нокта куелды. Каты басып. Йөрәкне өздереп. «Тәмам» дигәнне белдереп. Каләмен читкә алып куйды. Күзләр бермәлгә яшьләнгәндәй итте. Күңел, үтәли җил искәндәй, ыжгырып алды. Гүя Сөембикәнең күңелендәге иң самими серен – назлы гөлен урладылар да ишек-тәрәзәләрне шыр ачык калдырып чыгып чаптылар. Юк, урламадылар, үзе бирде. Гомере буе кем беләндер серләште ул. Арадашчылары кәгазь булды. Бүген көндәлек үз өстенә авыр йөк алды: соңгы хат язылды. Сөембикәнең соңгы тапшырылмаячак хаты иде бу.
***
Диварда еллар аша килеп, төсен җуйган рәсем эленеп тора: күл буенда зәңгәр күлмәктән бер кыз утыра, күк белән сүз куешып, бертөрле киенгәннәр, күрәмсең. Алдында – мольберт. Аннан да алда бер егет чүгәләгән, кулында фотоаппарат, ахрысы. Тасвирлап бирегез әле шул рәсемне, дисәләр, берәү әлеге эшне шулайрак эшләр иде. Сурәтләвен сурәтләр, тик бу гади генә рәсем артында җан яшеренгәнлеген аңлый алмас иде, мөгаен.
***
Кабан күле буендагы гүзәллек чынбарлыктан башка яссылыкка күчтеме: кыз, күзләрен йомып, тирән итеп сулыш алды. Бар манзара вак кисәкләргә таралды да баш миендә яңадан бер сурәткә җыйналды. Ә инде башта оешкан сурәтнең иге дә, чиге дә юк, кысалар белән кысылмаган, чикләр белән чикләнмәгән ул. Күз, диләр, күрә, диләр, күңелнең ничек күргәнен белмиләр. Сурәт кәгазь куенына чумды...
«Сулыш»ны чыгарып бетереп маташканда, нәкъ аның турысына килеп, челт-челт фотога төшерә башлаган берәү үзенә җәлеп итте кызны. Сөембикә ирексездән башын күтәрде. Борылуы булды, теге «челт-челт»нең барып төшүе булды. Кызның карашыннан түгел, кисәк кенә сикереп чыккан баканың куркыныч бакылдап җибәрүеннән. Кыз, җәһәт кенә торып, булышырга ашыкты, әмма егетнең кул ишарәсен күрүгә, кире үз урынына кайтты. Чүгәләп, «сулышын чыгарып бетерү»ен дәвам итте. Егет исә, кызга игътибар юнәлтмәскә тырышып, әле бер, әле икенче камышны фотога төшергән булды.
– Гафу итегез, егет сурәтен ясау минем планда юк иде, – диде Сөембикә.
Сөембикә – гади авыл кызы. Йөзе – күңеленең көзгесе аның, ни уйласа, шуны укырга мөмкин. Күңелендә ни йөртсә, шуны әйтте, моның өчен бик еш үкенсә дә, кайчак оялса да, кайвакытларда пешерсәләр дә, күңеленә дә, теленә дә сөзгеч куя алмады, әллә теләмәде генәме?
– Бака оясына арт белән утыру да минем планда юк иде дә, утырдым шул. Тормыш шундый инде: планнарны әледән-әле үзгәртеп торырга туры килә. Бәлки, тормыш шулдыр ул, ә? Син уйлаган һәрнәрсәнең әледән-әле үзгәреп торуыдыр? – дип, көлә-көлә сөйләнде егет.
Кызның ботка болгатырга яратучыларны җене сөймәде. Менә эше белән алдырсын ул кеше. Чыраена язылган инде «татар» дип, ә русча такылдый. Их, бер генә татар кешесен очратасы иде! Татарча сөйләшкән татар кешесен.
Сөембикә «иртәгә тулай торакка урнашырга» дигән көнне Казанга килде. Туганнарында әйберләрен калдырып, яраткан урыны – Кабан буендагы тал төбенә сыенып утырган мәл иде бу...
***
Тулай торакка урнашу, кыз күз алдына китергәнчә, җиңел генә түгел икән, йә бу кәгазь, йә икенчесе җитми. Кыскасы, әлеге көн сессия алдыннан чыныгу алуның яхшы гына чарасы булып чыкты. Монда чаптыралар, тегене яздыралар. Аш бүлмәсендәге суыткычка әнисе биреп җибәргән ризыкларны урнаштырды да, аһ-ваһ килеп, сак кына «352» дип язылган бүлмәнең ишеген ачты. Беркем дә юк икән. Урындыкка утырып, тын алырга да өлгермәде, бүлмәгә атылып берәү килеп керде һәм кызга сынаулы караш ташлады. Сөембикә, автоматтан аттыргандай:
– Привет! Меня зовут Суюмбикя, а тебя? – дип куйды.
– Сәлам. Алия. Әле ярый рус булып тумаганмын, исемеңне гомер әйтеп бетерә алмас идем, – дип елмайды ул.
– Татар икәнсең әле, никтер рус кызы, әй, марҗа дип торам. (Кыз берсендә «урыс кызы», дип, нәрсәдер сөйләгән чакта, әтисе, чын күңелдән көлеп: «Татарда «урыс кызы» дигән сүз юк, «марҗа» гына бар», дигән иде. Шул вакыттан соң гел үзен-үзе төзәтергә күнекте – башта «урыс кызы», аннан «ой, марҗа», дию гадәте кереп калды).
Алия көлеп куйды.
– Юк, рус түгел, тик син шатланырга ашыкма, мишәр мин, – дип күз кысты. – Ә син чыхым ахрысы?
Сөембикә, аңламаганын белгертеп:
– Ничек дидең? – дип сорады.
– Чыхым. Бездә мишәр булмаган татарны шулай атыйлар.
– Ә-ә-ә, әйе, таныш булыйк – чыхым, – диде дә Сөембикә, чын күңелдән көлеп җибәрде.
– Әйдә, бүлмәне җыештырып алыйк әле, Сөембикә...
– ...Көзгене генә ялтырат та, киттек ашарга. Егетең бармы соң?
– Юк, – диде кыз, күзләрен аска иеп.
– Ә минеке бар. Тик булуына караганда, булмавы яхшырак аның. Менә 
«Вконтакте»дан укыдым әле бүген, тыңла: «Ир-ат янында рәхәт булырга тиеш. Мин үзем генә дә начар яши алам», – дигән Мерлин Монро. Шәп әйткән, әйеме? – Белмим, һәр кеше үз тормышыннан чыгып сөйли. Синең тормышыңа бу
сүзләр туры килмәскә дә мөмкин бит.
– Тә-ә-әк, кызый, әйдә киттек ашарга.
– Алия, әйдә, бүлмәдә генә ашыйбыз. Мин үзем дә син килгәнче чыкмакчы идем..
– Ник чыкмадың?
– Анда ни.. Егетләр.
– Әстәгъфирулла! Егетләр? Каян килгән?
– Ыхы. Белмим, каян килгәннәрдер.
– Башларында – мөгез, артларында койрыклары юкмы?
– Юк, – диде кыз, Алиянең ни әйтергә теләгәнен һаман аңлый алмыйча.
– Алайса точно егетләр, җеннәр түгел. Соң ник шаккаттың аларга?
– ...
– Киттек әйдә, нәрсә торасың?! Ел буе бүлмәдә ашамакчы буласың мәллә?
Таракан үрчетеп. Рөхсәтем юк.
Кызлар аш бүлмәсенә килеп керделәр. Сөембикә, тычкан шикелле, суыткыч янына йөгерде, анда казына башлады: ризыкларын ала, янәсе. Ул вакытта Алия инде егетләр белән танышып та өлгерде.
Сөембикә Алиянең «Сөембикә-ә-ә», дип сузган тавышыннан соң гына суыткычтан «чыкты»:
– Ә?
– Әһә, – диде Алия, – әнә күрешләр белән таныш.
Сөембикә, алар арасыннан бер таныш йөзне күреп алып: «Ә-ә-ә, без таныш, фотоларны кайчан бирәсең?» – дип елмайды. Искәндәр дә, аны тануын белдереп: «Как только, так сразу, – диде, – ә мин синең исемеңне белмим», – дип өстәде аннан.
– Сөембикә.
– Ниче-е-ек?
– Сөембикә.
– Мин аны беркайчан да әйтә алмаячакмын, ахры, – дип моңайды егет, – ә мин Искәндәр булам. Алия:
– Да-а-а, монда татар булып туып та, эшләре харап икән әле берәүләрнең, – дип, үзалдына сөйләнде.
Искәндәр:
– Что-то не так? – дип, аптыраулы караш ташлады.
– Нет, нет, всё так.
Аш бүлмәсендә «Сөембикә», «Костя», «Сөембикә», «Кәрим», «танышуыма шатмын» ише сүзләр ишетелеп калды.
***
«Ул көн әнә шулай үтте. Ә төнгә әле мин озак вакыт параллель, перпендикулярлар үткәрдем. Бар нәрсәнең дә ул чакта ук билгеле булуын бары соңрак кына аңлый алдым...
Шигырьләр укыдык. Мин – Такташны, син – Есенинны, мин – Тукайны, син – Пушкин, Маяковскийларны.
«Урман кызы» «Письмо к женщине»га салмак кына күчеш алды. Ул шигырьне мин яттан белмим, ә менә аерым-аерым юллары һаман да истә,
алай гына да түгел, бу юллар колагымда синең тавыш белән яңгырый. «Вы помните, вы всё, конечно, помните...», «Лицом к лицу лица не увидать. Большое видится на расстоянье...»

Я знаю: вы не та –

Живёте вы

С серьёзным, умным мужем;

Что не нужна вам наша маета,

И сам я вам

Ни капельки не нужен.

Живите так,

Как вас ведёт звезда,

Под кущей обновлённой сени.

С приветствием,

Вас помнящий всегда

Знакомый ваш

Сергей Есенин.
Син сүзләрен оныттың, мин белгән әсәрем булса, әйтеп җибәрдем, белмәгәне булса, ул сүзне төшереп калдырдык, икенчесе белән алыштырдык, сүттек, яңадан җыйдык. Есенин белән Такташ бу мәхшәрне күргән булса, акылларыннан шашарлар иде. Ә безгә күңелле, безгә кызык. «Яшьлек, гомерең кыска синең...»
***
– Әле күптән түгел генә Казанның Иске Татар бистәсе халкы хәзерге Бауман урамы урнашкан җирләргә җиләккә йөргән. Бүген исә кеше ул тирәгә кызык эзләп бара. Шуның кебек, кызлар да, булган кашларын йолкып атып, урынына яңасын сыза. Авыл кызы. Табигать. Табигый каш. Ихлас елмаю. Шулай иде. Без яшь чакта. Тик менә, улым, калды микән хәзер андыйлар? – дип сорады әтисе улыннан, бернинди җавап та өмет итмичә.
– Калган, әти, бар берәү.
Әтисе, аңышмыйчарак:
– Ни дисең? – дип, янә сорау бирде.
– Калган, дим. Бар икән берәү. Башланмаган бер ипи булган монда, – диде Искәндәр, ипиле шкафта актарынган җиреннән әтисенә таба борылып. – Алайса, бүгенгә алмый торыйк инде. Син кайчан Казанга китәсең? – Иртәгә иртән кузгалырмын. Дәресләр төштән соң гына бит.
***
Сөембикәнең авылдан килеше иде. «Алгы ишектән чыгучылар булса, шофёрга шакыгыз, яме», – диде кондуктор. Кыз янында ике егет бара икән. Берсе икенчесенә: «Кызык булып китте, гадәттә, ишектән кергәндә шакыйбыз, ә монда чыкканда шакырга кушалар», – дип куйды. Шул чакта әллә егетләрнең сөйләшүеннән, әллә кондукторның әйткән сүзләреннәнме елмаеп куйды кыз. Кызыл автобус түгел иде ул, йөрәк иде. Йөрәктән дә бит, чыгар алдыннан, кеше бик нык итеп аның диварларына шакый төсле. Йөрәк түзми, ишекләрен шар ача, «син ирекле», дип «пышылдый», гүя.
Автобустан төште дә тулай торакка таба юнәлде ул. Кулындагы авыр сумкаларын әле чиратлаштырып тотып, әле җиргә куеп торып, тәмам изаланып бетте. Чираттагы шундый тукталыштан соң, сумкаларын янәдән кулына алып, атлый башлаган иде, арттан берәү чабып килеп, аларны тартып диярлек алды. Кыз сискәнеп китте. «Уф, кеше куркытып, син йөрерсең инде», – дип елмайды аннан. «Не, ну а чё, испугалась что ли?» – дип көлемсерәде Искәндәр.
***
Аз нәрсә хәтерендә бүген Сөембикәнең. Ярый әле көндәлеге бар. Күз карасыдай саклый ул аны. Оныклары: «Дәү әни, моны синең музееңа куярбыз инде, име?» – дип көлешәләр әнә. Әллә уйнап, әллә чынлап сөйләшәләр. Аннан икенчесе: «Болай да музей бит инде монда, музей-галерея. Әбекәйнең 
бу картиналарын эләр урын калмагач, әрҗәләргә тутырып куйдык бит әнә», – ди. Үстеләр шул, инде оныкларының да олы тормышка басар чаклары җитә, студент еллары үтеп бара.
***
«Я со странностями шёл к тебе, а ты со скромностью...» Әлеге сүзләрне кайдадыр, кайчандыр Сөмбикәгә Искәндәр әйткән иде.
«Син миңа, мин сиңа килдек. Йөрәкләр якынайгач, борылдык та кире киттекме? Барысы да тыныч, артык тыныч иде. Безгә бернинди каршылык – җил-давыл, яңгыр-буран очрамады. Бәлки, ул чакта шулай артык җиңел булганга җиңелгәнбездер дә. Кеше бит бәхетенә авырлык аша килүчән, җиңел килгән – җиңел китә, диләр. Гомумән, адәм бернәрсәнең дә җиңел булуына ышанмый. Шул чактагы җиңеллек өчен хәзер авыр дадыр да, бәлки. Әмма бу җиңел авырлык. Ул сыта, изә, ә сиңа рәхәт, синең күңелең капкасы шар ачык. Җилләр уйнавы да рәхәт.
Синдә булган сәерлек бераз миндә дә бар, миндә булган оялчанлык бераз синдә дә бар иде шул.
Син нидер сорагач, мин берсендә «бәлки», дигән идем. Ә син: «А как переводится «бәлки?» – дип сорадың.
– «Может быть».
– Чынлапмы? Я всё время думал, что это слово переводится как «конечно». – «Конечно» – «әлбәттә» була.
– А я ещё типо такой крутой, перед родителями всегда выпендривался,
вместо слова «конечно!» говорил «бәлки!», нет, они меня не поправляли, потому что и сами не знали.
Ә тагын «бәлки» дигән сүз чыгуга, син бу сүзнең басымын куя алмыйча, дөрес әйтә алмыйча интегә идең:
– Бәлки.
– БелкИ.
– БЕлки.
– Бәлки.
Ә берсендә без, ни өчендер, ачуланыштык. Мин, гадәтемчә, кичен аш бүлмәсенә чыктым. Син юк идең. Менә берзаман ишек ачылды да, син килеп кердең, кердең дә, ничек сүз башларга белми, аптырап, арлы-бирле йөренә башладың. Мин түзмәдем:
– Ник кердең? – дидем. – Су эчәргә.
– ...
– Һәм сине күрергә...
– Сө-ем-би-кә! Мин дөрес әйтергә өйрәндем бугай. Сөембикә! Сөембикә-ә-ә? – Ә?
– Ник син, ник син шундый матур?
Шул чакта оятымнан кай тишеккә керергә һәм ни дип җавап кайтарырга белми, карашымны аска идем.
– Гафу ит, – дидең син. Ә ул чакта мин сиңа ачуланмаган да идем. Үпкәли алмадым...»
***
«– Ник соң син гел минем маңгайга карыйсың?
– Карамыйм мин синең маңгаеңа.
– Син гел минем маңгайга карыйсың.
Беләсеңме, ник мин гел анда карый идем? Күзләреңә туры карый алмаганга...»

 ***
«Аралаштык, сөйләштек, бик еш ачуланыштык, яңадан дуслаштык. Чираттагы аңлашылмаучанлыклардан соң булды бу. Алия белән чәй эчеп утыра идек. Син кердең, мин игътибар бирмәскә тырыштым. Аптырап басып тордың да чыгып киттең. Чәй эчеп бетергәннән соң, бүлмәгә керсәм, караватымда өч кечкенә конфет ята. Мин кабат аш бүлмәсенә, Алия янына юнәлдем. Аның белән бергә кергәч, шул ук урында зур «чупа-чупс»ка юлыктык. Шул чакта Алия белән: «Әйдә, тагын бер чыгып әйләник әле, киләсе юлы караватта ни булыр, күз алдына китерергә дә куркыныч», – дип көлешкән идек.
Өч көн буе сөйләшми йөргәч, мин үзем сиңа кердем. Каршыңа ук килеп утырдым... Синең, азаплана-азаплана, татарча сөйләшкәнең хәтердә. Мин: «Сөйләш русча, азапланма, дигәч, син: «Татарча сөйләшик, мондагыны икебез генә беләбез бит», – дидең. Бүлмәдә аның бүлмәдәше Кәрим дә бар иде. Ни турында сөйләшкәнебезне төгәл хәтерләмим, бары шушы өзек кенә хәтеремдә:
– Алда нәрсә булачак безнең белән? – дидең син, миңа туры карап.
– Белмим. Анысын мин хәл итмим.
Мин син хәл итәрсең дип уйладым ул чакта, ә безнең өчен тормыш үзе хәл итте».
***
«Ә берсендә син озак кына, берни эндәшмичә, миңа карап тордың да: «Ник син миннән гел читләшәсең?» – дип сорадың.
Ә мин читләшмәдем, бары үз дөньяма башка берәүне дә кертә алмый тилмердем. Синең исә түземлегең чикле булып чыкты...»
***
«Сөйләшүнең монысын аермачык хәтерләмим. Башымда сүзләрнең кыйпылчыклары гына сакланган.
– ...со своей девушкой.
– С кем?
– Ну так со своей девушкой.
– Ты так шутишь, да?
– Юк инде. Шаярмыйм.
– Мин хәзер керәм.
Кереп киттем. Миңа һава җитмәде, күз алларым караңгыланды. Яшьләрем тәгәрәде. Кире чыкмасам, ул ни дә булса сизенәчәк. Чыгарга, һичшиксез, чыгарга. Йөземә «берни дә булмады» битлеге элеп кире чыктым.
– Кая бардың?
– Чынаягым калган ич...
– Юк. Син аның өчен чыкмадың, чынаягың юк.
– Соң белгәч, ник аны шулай авырттырып сорыйсың? Әйе, аның өчен чыкмадым мин. Йөрәгемә кадалган шырпыны тартып алырга дип чыктым...»
***
«...Күп мәртәбәләр син:
– Я тебе тогда больно сделал, – дидең.
Юк. Син йөрәгемдә үз почмагыңны булдырып, шыпырт кына шунда кереп утырдың. Онытылганда онытылдың, искә төшкән саен авырттырасың. Кечкенә сабыйлар, кәнфит бирсәң, егылып аягын авырттырганнарын да оныткан кебек, мин дә онытылып китәм кайчакта. Ә инде яңадан искә төшсә-ә-ә...» 
без аны. Чакыра алмый идек. – ...»
***
«...Яраттыммы? Әйтә алмыйм. Бәлки, сабый баланың ияләшүе кебек кенә хис булгандыр. Ияләшү генә булса, ник ул әлегәчә дәвам итә? Ник мине җибәрми, тынычлыкта калдырмый?!.»
«...Синең белән очрашу-сөйләшүләрне еш искә төшерәм. Тәнем буйлап җылы йөгерә, авыз читем белән елмая төшәм. Юк, авырлык ясамадың син миңа, юк...» «...Аралашулар берзаман бөтенләй тукталды. Алия генә синең ул марҗа кызы белән араларыгыз бозылуын, аннан икенче берсе белән очраша башлавың
турында әйтте...»
***
«...Поездымнан сикереп төшеп калырга да, кире кереп утырырга да белмичә, һаман ишекләр тирәсендә таптанучы күршем, дустым, таныш кешем... Бу очрашулар, гомумән, әлеге танышлык кирәк булды микән? Белмим. Әйтә алмыйм.
Яралар әледән-әле кузгала. Ә бит рәхәт, шул яраның чемер-чемер килеп яңаруы рәхәт. Авырта. Рәхәт. Я-ра-там, ахры, шул. Бәлки, юктыр да. «Бәлки». «БЕлки». «БелкИ».
«Нокта. Аны һәрчак җиңел генә өтергә әйләндереп була, тик ноктаны өтергә әйләндерер өчен куймыйлар».
***
Укып бетергәннән соң, Сөембикә бер егеткә кияүгә чыгып, аның белән башка шәһәргә күченеп китте. Дус кызы аңа: «Сине яратканга чык. Син яратканга караганда, сине яратулары күпкә мөһимрәк. Менә күреп торырсың, иртәме-соңмы үзең дә аны ярата башларсың, андый кешегә битараф булу мөмкин түгел», – дигән иде. Һәм ялгышмады да кебек. Сөембикә бик тә хөрмәт итте. Тик менә яратты микән?..

Зилә Сабитова

 

"КУ" 11, 2018

Фото: pixabay

Теги: хикәя проза

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев