"Өченче класслы" кияү (хикәя)

Кичә, озак кына икеләнеп йөргәннән соң, ниһаять тәвәккәлләдем — миңа

һичшиксез өйләнергә кирәк! Ә нәрсә?! Мин быел инде 4 нче класска күчәм,

баш та күпне күргән, шуңа да карамастан кәләшем юк. Оят. Иртәме-соңмы

барыбер бер тәвәккәлләргә кирәк. Тагын бер-ике ел өйләнми йөрсәм... буйдак

булып калуым бар! Ул чакта инде чиләгем дә, теләгем дә булыр... Әмма әбием

әйтмешли, янгын беткәч, көленә су сипмиләр... Ходай үзе сакласын! Әтием дә:

«Синең яшьтә инде кайберәүләр герой булып, күкрәгенә орден такканнар»,

— дип, еш кабатларга ярата. Гадәттә, аның бу сүзләре мин чалбарымны бот

төбеннән ертып кайткач еш яңгырый. Койма башыннан йөрергә яратам мин.

Әбием әйтмешли, «мәчтер». Сез тагын боларның капкалары юк, коймадан гына

йөрешле икән дип уйлый күрмәгез. Бар ул койма... Тьфү, капка үз урынында.

Аннан һәркем йөри ала. Ә менә коймадан миннән башка курыкмыйча кем

йөрсен инде тагын! Анда бит мин яратмаган, әмма кызганычка каршы минем

чалбар балагымны үлеп яраткан каһәр төшкән сары башлы тутык кадак

бар...

Өйләнергә җыенуым хакында мин иң якын дустым Аязга сөйләдем. Без

аның белән бакчадан ук дус. Башта «гәршүкләребез», соңрак парталарыбыз

уртак булды. Безнең арадан бернинди җил дә үтми.

— Маладис!— диде Аяз, иңсәмнән кагып. — Вакыт, дустым, вакыт! — Аяз

орынган урында канатлар үсеп чыктымыни! Авызымда булыр-булмас тугыз

пар тешем белән ягымлы итеп елмайдым. — Озын тәнәфестә, сиңа үзебезнең

класстан кәләш сайларбыз, — диде Аяз, белдексез йөзенә белдекле кыяфәт

чыгарып.

Кыңгырауның яшелле-күкле тавышы яңгырау белән, унынчылардан

«Горилла» кушаматлы малай коридорның беренче башыннан икенчесенә

уктай атылды һәм бөтен мәктәпне дер селкетте. Иптәшенә: «Борчааак,

тәгәрә монда!» — дигән боерыгыннан соң, техничка Кәүсәрия апа сыңар

пыялалы күзлеген төзәткәләп: «Исән калдык!» дип авыр көрсенеп

куйды.

Коридордагы тавышлар бераз түбәнәя төшкәч, Аяз миңа текәлде:

— Сиңа Алия Бадамшинага өйләнергә кирәк!

— Нигә?

— Сон ул бит гел «5» кә генә укый. Күчерткән өчен «Сникерс» ташып акчаң

бетте бит инде. Өйләнсәң акчаң да янга кала, гомер буе бушка да күчерәсең!

Тик кара аны, мине онытма!

— Ю-у-ук,— дидем мин авызымны бөреп, — ул «ботан» мине китап

укырга мәҗбүр итәчәк. Нотыктан болай да туйган. Андый хатын, хатын түгел

инде ул...

— Соң алайса, Зиләне сайла, «ботаник» кирәк булмагач...

— Син нәрсә?! Ул бит аңгыра булуы өстенә, бетле дә. Беркөнне дәрес

буе партага бетләрен коеп утырды. «Кавык» дигән була, бетле карга... Үзем

күрдем, парта буйлап бетләре укытучы өстәленә таба элдертте. Соңыннан

линейкам белән туп-туч үлчәдем, төп-төгәл 27,83 см ара үткәннәр. Әле

арып кына туктагандыр, мөгаен.

— Ә Җәмилә ничек? Аның әтисе, беләсең килсә, «Мерседес»ның соңгы

моделендә җилдерә!

— Кит, Аяз, симез бит ул.

— Симез түгел, таза диген инде, та-за! Зато «Мерседес»ы бар. Аңа өч

Җәмилә сыя әле, сыйдырсаң...

— Мышный ул. Лап-лоп атлый. Коридор уртасында туктап хәл җыя да, тагын

атлый. Ашаганда Сәлимнең порциясен дә үзенекенә өсти. Тегесе ач калса да

дәшми — курка. Аннары соң... Мин аннан үзем дә куркам.

— Сиңа, дустым, өйләнмәскә сәбәп кенә булсын. Агы — нык ак, карасы

— кирәгеннән артык кара... Йөр инде шунда, берүзең...

— Ә беләсеңме, Аяз, миңа Рәйхан ошый.

— Кит, теге Харуновамы?

— Әйе, «X!» Хайван дигәндәге... Ул миңа охшаган. Әнием әйтә: «Синең

әтиең минем үземә охшаган — эшкә таләпчән, башкаларны хөрмәт итә, шуңа

күрә без бер-беребезгә туры килгәнбез», — ди.

— Шуннан?

— Шуннан, шул. Рәйхан да миңа охшаган. Чәчләре чем-кара, ул аларны

гел үреп йөри...

— Кит, син үзең кайчаннан бирле чәчеңне үреп йөри башладың соң,

җүләр?

— Нәрсә беләсең соң син, өйләнү турында?! Без аның белән барыбер

охшаганбыз... Мисалларым күп әле... Беләсең килсә...

— Эх, өйләнү сөйләнү генә түгел шууул... Өченче класста, бәлкем, соңдыр

да... «Картлык — шатлык түгел», ди дәү әтием.

— Мммда-а-а-а... Өйләнү математикадан да авыррак икән, Аяз!..

Бу вакытта инде «Горилла» «Борчак»ка каршы стартка басты. Ә Кәүсәрия

апа, бер кулы белән күзлегенең соңгы пыяласын кысып, икенчесе белән

нәүмиз генә кыңгыравын алга сузды, берара кулын селкергә тәвәккәлли

алмый торды...

Уку елының соңгы кыңгыравы иде бу...

— Быел тагын өйләнә алмадың, — диде Аяз. Ә үзе мине юатасы урында,

никтер, Рәйханны куа китте.

Гүзәл Фарсыева

 

"КУ" 1, 2014

Фото: pixabay

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: