Логотип Казан Утлары
Укучыларыбыз иҗаты

Әлфинә (повесть)

Әлфинә кабинадагы шәфкать туташына: «Суым китте, табам,» - дип кычкырганын сизми дә калды. - Юл кырыена чыгып тукта, - диде шәфкать туташы янындагы машина йөртүчегә...

Әлфинәнең кинәт кенә күзләре начарлана башлады. Урамда каршысына килгән танышларын танымас булды. Нигә исәнләшмисең? Әллә эре бәрәңге ашадыңмы? - дип үзенә шелтә белдерә башладылар. Җитмәсә өзлексез башы авыртып җафалый. Соңгы вакытта өйдә дә авыр эш эшли алмас булды. Сулы чиләк күтәрсә дә күз аллары караңгыланып китә, күз аллары җемелди, башы авырта башлый. Башта үтәр әле, юкка хафаланмыйм дип, вакытны сузып йөрде. Авыруы кабатланып торгач, Әлфинәнең түзәр әмәле калмады. Ул участок табибыннан юллама алды да, күз табибына күренергә уйлады. Бәлкем аңа күзлек кенә кирәктер. Әлфинә шифаханәләрне, хастәханәләрне өнәп бетерми. Ул авырса да, аяк өсте генә йөреп үткәрде. Дарулары да һәрвакыт үзе белән булды. Әле бу юлы да бармас иде, эштәге иптәшәре үгетләп җибәрде. Көзге эшләр бакчада беткән, кайгырасы юк. Әзрәк үземнең сәламәтлегемне кайгыртсам зыян итмәс дип, күңеленнән уйлады. Шифаханәнең капкасыннан кергәндә көзге салкын җил исә иде. Көн кояшлы булса да, язгы кояш кебек җылытмый шул. Сукмактан атлаганда, агачлардан коелган яфраклар чыштырдый. Нәрсәдер үз ара чыш-пыш килеп сөйләшәләр. Әтерсең лә үзара серләшәләр. Арасында нинди төсләр генә юк. Сокланырлык, көзнең үз матурлыгы бар шул. Тикмәгә генә шигырьләр язылмыйдыр. Көзге матурлык шагыйрьләрне дә битараф калдырмый. Көз турында күпме җырлар язылган. Кайчакта гөмер көзенә кердем диләр. Мин беркайчан да алай дип әйтмәячәкмен. Җырдагыча: "Көзләрдә дә язлар кабатлана" - дип Әлфинә үз алдына көйләп алды. Көзнең үз хозурлыгы шул. Көзне һәркем үзенчә кабул итә. Әлфинә үзенең фәлсәфи уйларына бирелеп, шифаханә ишеге төбенә килеп җиткәнен сизми дә калды.

Шифаханәгә кергәч, Әлфинә өстендәге курткасын салып гардеробка тапшырды. Аннары талонында билгеләнгән вакыт буенча, Әлфинә табиб бүлмәсенең ишеген шакып керде.

- Исәнмесез, керергә ярыймы? - диде Әлфинә тартынып кына.

- Әйдә, үтегез - диде күз табибы. Сезне нәрсә борчый? Күзлек алырга рецепт кирәкме?- диде күз табибы, Әлфинәгә күз ташлап.

- Соңгы вакытта кеше танымыйм, авыр әйбер күтәрсәм күз алдым караңгылана, җемелди башлый, авырта, - диде Әлфинә үзенең авыру билгеләрен әйтеп.

- Әле безгә беренче тапкыр килүегезме?

- Әйе, - диде Әлфинә дулкынланып.

- Менә бу урындыкка утырыгыз. Хәзер стенадагы плакаттан хәрефләр укырсыз. Башта уң күзегезне капларсыз, аннары мин әйткәч сул күзегезне капларсыз. Аңлашылдымы?

- Әйе, - диде Әлфинә уң күзен капларга җыенып.

Күз табибы әле бер, әле икенче хәрефкә төртте. Әлфинә хәрефләрне танымагач, табиб ахырда иң зур хәрефкә төртте. Әлфинә күзен кысыбрак та карарга тырышты, тик күрергә күпме тырышса да , күрә алмады.

- Күрәсезме, юкмы? Нигә эндәшмичә утырасыз? - диде күз табибы сәгатенә карап. Күрәсең ашыга, берәр җиргә барасы бар ахры - дип Әлфинә күңеленнән уйлады.

- Юк, күрмим, - диде Әлфинә үзенең иң зур хәрефне дә күрә алмаганына уңайсызланып.

- Сез бит әле яшь, сез күптән күрми башлагансыз. Сезгә күрми башлауның беренче билгеләре беленү белән белгечләргә күренергә кирәк иде.

- Вакыт булмады бит, эш күп, - диде Әлфинә акланырга теләп.

- Үлгәч тә өч көн эшләрлек эш кала. Әзрәк үзең турында уйларга кирәк. Авыруны никадәр вакытында дәваласаң, нәтиҗәсе дә уңай була. Әйдәгез әле, күзләрегезне караңгы бүлмәдә тикшерик, - диде күз табибы җитди генә.

Күз табибы Әлфинәнең әле бер күзен, әле икенче күзен лупа ярдәмендә яктылык йөртеп тикшерде. Әлфинәнең күзләре яктылыкка карап тәмам талдылар.

- Сезне шатландыра алмыйм, күзләрегездә макулодистрофия башланган. Шуңа сезнең башыгыз да авырта, - диде табиб.

- Анысы нинди авыру? - дип сорады Әлфинә кызыксынып.

- Мин кешеләрне алдарга яратмыйм. Бу авыруны дәвалап бетереп булмый. Бу авыру күзләрдәге нерв күзәнәкләре белән бәйле. Соңга калып килгәнсез. Сезгә авыр эш эшләргә, хәттә уйланырга да ярамый. Бу авыру тора-бара сукыраюга китерә. Шуңа күрә сезгә иптәш Зарипова, елына ике мәртәбә хастәханәгә кереп дәваланып чыгарга туры киләчәк. Әгәр дә дәваланмасагыз авыруыгыз азачак. Әгәр дә дәвалансагыз авыруыгызны туктатып торырга ярдәм итәр, - диде дә табиб өстәл янына барып утырды Һәм Әлфинәнең медицина карточкасына кызу-кызу нәрсәләрдер язып куйды. Әлфинә табибның сүзләре белән килешәсе килмәде. Чөнки табибның сүзләре Әлфинәгә хөкем карары кебек яңгырады.

- Зәбир Даутович, минем хастәханәгә кереп дәваланырга вакытым юк, мөмкин булса дару гына язып бирмәссез микән? - диде Әлфинә табибка ялварулы караш ташлап.

- Сукыраясагыз килмәсә, вакытны табарсыз, - диде күз табибы кырыс кына Һәм Әлфинәнең кулына күзлек алырга рецепт белән хастәханәгә барырга юллама тоттырды.

- Рәхмәт сезгә, - диде Әлфинә.

- Тагын кисәтеп әйтәм. Сезнең диагноз белән фәкать хастәханәдә генә дәваланып була. Сезнең күз кабагындагы кан тамырына укол кадарга кирәк. Аны кадарга, бары күз табибы гына хокуклы. Дару төймәләренең файдасы юк. Булган күз күрүегезне саклыйсыгыз килсә, мин сезгә бүгеннән хастәханәгә барырга киңәш итәм, - дип табиб сүзен тәмамлады.

- Табиб яныннан чыккач, Әлфинә кулындагы юллама белән нишләргә белмәде. Ишек төбендә бераз таптанып торды. Шушы яшьтән сукыраясы да килми, сукырайсам мин кемгә кирәк булырмын, - дип уйлады. Әлфинә ирексездән күзләрен йомды һәм караңгылыктан башка бернәрсә күрмәде. Табибның әйткәннәрен аңлау өчен күзне йомып карау да җитә икән бит. Ул сукырайса кояшны да күрмәячәк, каршында караңгы стена булачак, якты дөньядан мәхрүм була түгелме. Әлфинә, нигә әле киреләнәсең? - дип үзенә-үзе сорау бирде. Юк, ул мәкерле авыруга юл куймаячак. Ул самими бала кебек кояш чыкканга да сөенә белә. Аның әле күңеле яктылыкка омтыла, күңелендә йөрткән хыялларын тормышка ашырасы бар. Нык бул, Әлфинә, - дип ул үзенә-үзе әмер бирде һәм хастәханәгә таба юл алды...

Хастәханәдә Әлфинәне дүрт кешелек палатага урнаштырдылар. Бүлмәдә өч әби һәм Әлфинә. Өч әбигә дә өч көн элек операция ясаганнар. Хәзер күбесендә олыгайгач катаракта башлана шул. Иң олысына 83 яшь, сугыш вакытында шәфкать туташы булган. Көн дә иртән торгач физик күнегүләр ясый. Шуңадыр гәүдәсе җиңел, яшь күренә, үз яшен бирмисең. Карт әбиләр кебек аягын да сөйрәп атламый, җыйнак, пөхтә. Икенче әбигә 74 яшь. Кайчандыр Үзбәкстан якларында яшәгән. Яшь чагында бәхет эзләп чыгып киткән булган. Үз бәхетен тапкандырмы, юкмы, сер бирмәде. Ире күптән үлгән. Балаларын үзе генә үстергән. Һәр көн саен балаларының әле берсе. әле икенчесе хәлен белеп тора. Үзе жор телле. Кешенең күңелен күтәрә белә. Тормышның ачысын- төчесен күрсә дә, бирешмәгән. Бүгенгесе көндә балаларының кадер- хөрмәтенә лаек. Моннан да зур бәхет юктыр. Әйтәләр бит:"Яшьлек ничек тә үтә, бәхет картлыкта кирәк"- дип. Өченче әби бәләкәй гәүдәле, әзрәк бөкрәя төшкән, чал чәчләре яулык почмагыннан күренеп тора. Калган ике әбигә карап:"Сез бәхетле",- дип уфтанып куя.

      -  Сания әби нигә алай дисез,- дип сорады Әлфинә түземсезләнеп. Ә күңеленнән бу әбинең берәр кайгысы бар микән дип уйлады.

      -   Улымның юньле-рәтле эшләгәне юк. Әтисе гомер буе салырга яратты. Үзем гомер буе даими эштә, фермада эшләдем.

      Бәхетсез икән- дип уйлады Әлфинә. Үзең бәхетлеме соң, Әлфинә?- дип үзенә- үзе күңеленнән сорау бирде.

      Ишектә шәфкать туташы күренде.

    - Зарипова мондамы?- дип сорады.

    - Әйе, мин булам,- диде Әлфинә.

    - Сезгә процедура бүлмәсенә барырга кирәк, күз табибы укол кадарга көтеп тора,- диде.

      Әлфинә тиз генә җыенып чыгып китте. Процедура бүлмәсендә әле чират иде. Барсы да аның кебек укол кадатырга килгәннәр. Менә аңа да чират җитте. Ул ишекне шакып кергәндә, табиб шприцын әзерләп куйган иде.

    - Тәк, иптәш Зарипова күзне йөртмибез, бер ноктага гына карап торабыз,- дип табиб Әлфинәгә кисәтү ясады.

    -  Куркыта бит,- диде Әлфинә әзрәк каушаганын белдереп.

    -  Иптәш Зарипова кырыйга карагыз, хәзер сезгә укол ясагач операция ясарга керәсем бар. Мин сезне озын-озак көтеп тора алмыйм,- диде табиб җитди генә.

   -   Мин әзер,- диде Әлфинә.

   -   Молодец,- диде табиб елмаеп.

   -   Ой.

   -  Әз генә чеметтереп алыр инде, түзәргә иптәш Зарипова.

   -  Рәхмәт сезгә,- диде Әлфинә һәм процедура бүлмәсеннән чыккач бераз коридорда утырып торды. Әлфинә палатага кергәндә әбиләр чәй кайнатып Әлфинәне көтеп утыралар иде. Алар тиз арада дуслашып өлгерделәр. Кемнең туганы нәрсә пешереп алып килгән, бер-берсен кысташып чәй эчеп алдылар. Ә кич белән әбиләр яшь вакытларын сагынып искә алдылар. Һәр буынның үзенең яшьлеге сагындыра шул.

       Хастәханәгә бер авыру белән керсәң, икенче авыруыңны да табалар. Әлфинә яман шеш авыруларын карый торган табибка да күренергә уйлады. Күптән сул як күкрәгендә зур булмаган каты төер күңеленә шик салып борчып тора. Ул юынганда аны һәрвакыт тоя. Табиб янына кереп үзенең шикләнүләрен юкка чыгарасы килде. Менә ул онкологның бүлмәсе ишеге төбендә. Күңеле белән әллә кермим микән, әллә юкка гына борчылып йөрим микән,- дип уйлап бераз ишек төбендә таптанып торды. Шулай да, Әлфинә ишекне шакыды да бүлмәгә үтте.

     -   Исәнмесез,- диде Әлфинә читенсенеп.

      Күзлек кигән олы яшьләрдәге табибның әле Әлфинәгә күтәрелеп карарга вакыты юк иде.

      -  Исәнмесез,- дип табиб җавап кайтарды , Әлфинәгә күтәрелеп карамыйча.

     Әлфинә табибка кагәзъләрен бирде.

      -  Тәк, Зарипова буласыз,- диде табиб Әлфинәнең кәгазъләрен карап.

     -  Әйе,- диде Әлфинә , бераз гаепле кеше сыман башын аска иеп.

     -  Сезне нәрсә борчый?- диде табиб Әлфинәгә карап.

     -  Сул як күкрәгемдә шеш бар кебек.

     -  Ягез әле билгә хәтле чишенегез,- диде табиб.

      Әлфинә тиз генә өстендәге кофтасын салды да, табиб каршысына оялып кына килеп басты.

Табиб Әлфинәнең күкрәкләрен тикшергәннән соң, Әлфинәгә киенергә кушты да, үзе нигәдер көрсенеп куйды. Әлфинә табиб нәрсә әйтер микән,- дип җавап көтеп, күз карашлары белән табибка төбәлде.

     -  Сезнең сул як күкрәгездә шеш бар. Хәзер мин сезгә Казандагы онкология диспансерына юллама язам. Анда сезне яңадан тикшерерләр һәм операция ясарлар. Вакытында килгәнсез, шешегез зур түгел. Табибның сүзләреннән соң Әлфинәнең өстенә салкын су койдылармени. Кинәт бөтен тәне калтырап куйды. Башында уйлары чуалды. Шулай да ул үзен тиз кулга алды. Чир эзләп йөрсәң, чирне табалар инде,- дип үзен күңеленнән битәрләде. Табибны тыңламый чараң юк.

      -  Анда кайчан барырга?- дип сорады Әлфинә.

      -  Яман шеш белән шаярмыйлар. ялгышмасам сез күз белән дәваланырга кергәнсез. Әле ничә көнегез калды?

      -  Ике көннән соң  чыгарабыз,- дигән иде табиб.

      -  Бик яхшы, димәк ике көннән соң Казанга юл тотасыз.

      -  Бармый чарам юк,- диде Әлфинә.

      -  Яман шешне башлангыч чорында алдырып дәваласаң, шулкадәр сезгә отышлы булачак,- диде табиб.

      -  Рәхмәт сезгә,- диде дә Әлфинә, табиб бүлмәсеннән әкрен генә чыгып китте.

          Әлфинә табибның сүзләреннән соң әзрәк тынычланды һәм әкрен генә үзләренең палатасына таба атлады. Анда аны бүлмәдәге әбиләре:" Әлфинә нинди хәбәр алып кайтыр микән",- дип ут йотып утыралар иде. Ун көн эчендә бер-берсе белән шулхәтле дуслаштылар ки, алар һәрберсенең тормышын уч төбендә кебек күрәләр иде. Ишектә Әлфинә күренү белән, барсының да күзләре Әлфинәгә төбәлде.

       - Я  табиб нәрсә диде?- дип өчесе дә берьюлы сорадылар.

       - Казанга барырга куштылар,- диде дә, Әлфинәнең күзләре яшьләнде.

         Өч әби дә Әлфинә янына сырышып утырдылар.

       - Сиңа кызым, күз табибы борчылырга, уйланырга кушмады. Үтә торган авыру булсын. Исәнлегеңне көн дә ходайдан сора. Иншалла үзеңне ташламас. Аллаһы Тәгалә үзенә якын булганнарны гына ярата,- дип Гөлҗамал әби Әлфинәне юатырга тырышты. Калган ике әби дә аның сәзләрен җөпләде.

       -  Бер хастәханәдән чыгып өлгермәгән, икенчесенә барырга юллама бирделәр. Мине өйдә гаиләм көтә бит.

       -   Үзеңне кара. Вакытында операция ясатырга кирәк. Табиб белмичә әйтми бит. Өйдәге эшең бетмәс. Хастәханәгә бармасаң, үзең бетәсең,-диде Гөлҗамал әби.

      -   Ансы шулай, кызга авырга туры килә,- диде Әлфинә кызын җәлләп.

      -   Кадереңне белерләр, кеше нужа күргәч кенә аңлый тормышны.

      -   Әйдәгез әле әбиләр бергә чәй эчеп алыйк,- диде дә Әлфинә чәй куеп җибәрде.

        Бүлмәдәге әбиләрнең шулай якын итүләре, Әлфинәне авыр уйлардан арындыра иде. Әлфинә һәрберсенең кайда яшәгәннәрен сорады. Казаннан кайткач һәрберсенең хәлен белергә барасын әйтеп әбиләрне сөендерде.

       Әлфинә ике көннән соң хастәханәдән чыкты. Ун көн генә дәваланасы урынга, егерме көн дәваладылар. Егерме көн эчендә табигать үзгәргән иде. Хастәханәгә килгәндә аны көз озата килгән булса, ишектән чыккач аны салкын кыш каршы алды. Бөтен дөнья ап-ак. Егерме көн буе беркая чыкмыйча бүлмә эчендә генә йөргән Әлфинәгә, тыш икенче дөньяга аяк баскан кебек тоелды. Тирә-яктагы аклык җемелдәп , Әлфинәгә авыру күзләрен ачарга ирек бирмәде. Ул аска карап, кеше йөргән сукмактан әкрен генә атларга тырышты. Әзрәк башы да әйләнгән кебек булды. Көзге яфраклар да кар астында калган. Урамда чын кыш хакимлек итә иде. Үкрен генә искән салкын җил Әлфинәнең бит очларын чеметеп- чеметеп ала. Әйтерсең лә кышкы җил Әлфинә белән шаярырга тели, "Эләктеңме, хәзер без сине бизибез",- дигән кебек. Чыннан да тукталышка барып җиткәнче Әлфинәнең бит очлары алсуланган, керфекләренә бәс кунган иде. Үзенә кирәкле маршрут автобусы күренгәч, Әлфинәнең эченә җылы керде, юкса өшүдән аяклары белән бер урында таптанып бии башлаган иде. Салкын булса да, кыш үзенә бер илаһи матур. Күңелгә аклык, яктылык өстәгән кебек. Әлфинәгә бигрәк тә ябалак-ябалак кар яуганны ярата. Кар яуганда балалар кебек, кар бөртекләрен учына яуганын теләде. Ул кар бөртекләрен аклыкка, сафлыкка тиңләде. Тик кар бөртекләре аның җылы учында эреп югала иде. Аның бар җиһанга кычкырып аваз саласы килә иде: " Бәхетем, эреп югалма, аклыгың, сафлыгың учымда булса да кал диясе килә. Шулай дип кычкырса, аны юләргә тиңләрләр, саташкан бу диярләр. Кеше сүзе шүрләтә шул. Нигә бәхет тә шулай кар бөртекләре кебек, күктән яумый микән. И Аллаһ, синең бит кодрәтең киң. Тик Әлфинәнең ялварулы карашын галәм хуҗасы күрми дә, ишетми дә. Әйтерсең лә , ул Әлфинәдән йөз чөергән.

        Ә шулай да, әз булмады, аның кар яуганда әйләнгәне. Күзнең явын алырлык кар бөртекләре, аның чәченә энҗе бөртекләре сибелгән кебек була иде. Әйе, ул күңеле белән хыялыйрак булып үсте шул. Үзенең чынга ашмас хыялларын күңелендә йөртте. Кеше арасына беркайчан чыгармады. Качып- посып рәсем ясарга яратты, уй- фикерләрен хикәя итеп язды. Аларын да кеше күзеннән җыйды. Эш эшләмичә рәсем ясап, язып утырганыңны күрсәләр, әниеңнән эләгәсен көт тә тор. Җәйге каникулны да бүтән балалар кебек уйнап үткәрмәде. Иртән тору белән бихисап эш тезелеп торыр иде. Эшләр беткәнче кич була. Укыганда дәресләрне хәзерләргә ярамады. Әнисенең бер сүзе:" Укып мулла булмассыз, чукып карга булмассыз",ди иде. Әлфинә өй эшен эшләмәгән көе мәктәпкә барырга бик ояла иде. Аның хәленә кереп, өй эшен күчерткән иптәләренә, Әлфинә рәхмәтле булды.

          Әлфинә  "Автовокзал",- дип тукталышны игълан иткәнгә сискәнеп китте. ул тиз генә юл сумкасын алды да, тукталышта төшеп калды. Әлфинә автовокзалның залына узды һәм билет алырга чиратка басты. Әлфинә Казанга барырга билет алгач, урындыкка барып утырды. Рейс автобусы кузгалырга әле бер сәгать вакыт бар иде. Кеше әллә ни күп түгел, көн суык булгангадыр,- дип Әлфинә уйлады. Вокзал эчендә кеше берән- сәрән генә күренде. Җәй көне булса, халык умарта оясы кебек мыжлап торыр иде. Бер сәгатьтән Казанга барасы автобус кузгалды. Ерак юл булгангадыр җылы автобус биргәннәр. Әлфинә өстендәге җылы курткасын салып куйды. Алдагы көнне кайгыргангадыр, юньләп йоклый алмады. Юлда барганда черем итәрмен дип җайлап утырды. Барсы да әйбәт булачак,- диде Әлфинә күңеленнән. Бер таныш хатыны аны шулай өйрәтте. Әгәр дә кеше начарлык көтсә, үзенә начарлыкны тартып китерә икән. Әгәр дә кеше яхшылыкны теләсә- яхшылыкны үзенә тартып китерә ди. Кызык фикер. Димәк, кеше белән аның уйлары идарә итә. Кеше нинди сәләткә ия,- дип Әлфинә уйлап куйды.

Алдагы көнне ял итмәгәч, талчыккан иде. Әлфинә чыннан да бераз барганнан соң йоклап китте. Яхшы автобус булгач, әйтерсең лә Әлфинәне бишектә тирбәтеп барган кебек тоелды. Бишек җыры урынына әз генә ишетелерлек йөртүченең радиосыннан моң агыла иде. Ярты юл узгач Әлфинә уянды. Әзрәк өс- башын рәткә китерде дә, юл сумкасыннан алма үрелеп алды. Кыш көнендә витамин ашыйбыз, гаҗәп ,- диде. Әлфинәнең Казанга беренче тапкыр баруы иде. Ул Казанда берүзе йөри алмаячагын аңлады. Шуңа күрә автобус вокзалга килеп туктагач, таксига утырып барырга уйлады. Автобус вакытыннан алдарак та Казанга килеп җитте. Аның иртә килүе Әлфинә өчен бик тә кулай иде. Әлфинә автобустан төшкәч таксига утырды.

       -  Кая барасыз?- дип сорады таксист.

       -  Онкология диспансерына,- диде Әлфинә.

       -  Берәр якын кешегезнең хәлен белергә барасызмы әллә?- дип сорады таксист.

Әлфинәгә, билгеле, таксистның төпченүе ошамады. Үзем барам диюдән чарасы калмады. Җитмәсә машинасын да кызу йөртә. Әлфинә курыкса да, таксист эх дигәнче Әлфинәне онкология диспансерының ишеге төбенә китереп тә җиткерде. Әлфинә авыруларны кабул итә торган бүлмәгә кереп документларын тапшырды. Аны яңа баштан тикшерделәр, яңадан анализлар бирде, яңадан узи үтте. Алып килгән кәгазьләрен карап та тормадылар. Һәр җирдә үзләренең тәртибе шул. Киемнәрен тапшыргач, аны бишенче палатага билгеләделәр. Палата алты кешелек иде. Алтынчы кеше булып Әлфинә керде.

         -  Исәнмесез, мин Әлфинә булам,- дип үзе белән таныштыруны кирәк санады.

Бүлмәдә авыруларның кайсы утырган, кайсы ятып тора иде. Әлфинә авыруларның җитди кыяфәтләрен күргәч, болар белән бер палатада ничек торырмын дип уйлады. Менә аның янындагы күршесе ятып торган җиреннән торып утырды. Ул аякларына йон башмакларын киде дә Әлфинәгә таба борылып урындыкка утырды. Ул кырык яшьләр тирәсендәге таза гына мөлаем хатын. Чәчен артка тарап җыеп куйган. Аның кеше белән  сөйләшәсе килгәне йөзеннән күренеп тора иде. Әлфинә беренче үзе әңгәмәне башлап җибәрде.

          -  Сез кайдан буласыз, исемегез кем?- дип сорады.

          -  Мин Чаллыдан, исемем Зәлия була.

          -  Ә сез кайдан килдегез?

          -  Мин Әлмәттән,- диде Әлфинә. Авылдан икәнен кирәк дип санамады.

          -  Әлмәт моннан ерак шул,- дип әйтеп куйды Зәлия.

          -  Чаллыны да якын дип әйтмәс идем,- диде Әлфинә.

          -  Сезгә операция кайчан ясаячаклар?- дип сорады Зәлия кызыксынып

          -  Әйе, ясарга тиешләр. Тик кайчан ясыйсыларын гына әйтмәделәр.

          -  Әле беренче тапкыр килүегезме?- дип сорады Әлфинә.

          -  Мин инде икенчегә операция ясатырга килдем. Үткән ел бер күкрәгемә ясаткан идем, быел менә икенче күкрәгемә ясаячаклар. Хирургларның артыннан йөрергә кирәк. Алайса яңа елга да калуың бар,- дип Зәлия Әлфинәне шик- шөпһәгә калдырды.

           -  Ничек инде хирург артыннан йөрергә,- диде Әлфинә Зәлиянең сүзләре белән килешмәгәнен белгертеп.

           -  Сиңа әйткән мин җүләр,- диде Зәлия.

Ул арада ишектә шәфкать туташы күренде.

           Хәзер палатага хирург килә, әзер булып торыгыз,- диде дә чыгып китте.

          Без һәрвакыт әзер,- диде күршесе Зәлия.

           Ишектә озын буйлы, күзлек кигән, киң җилкәле пәһлеван пәйда булды. Палатада һәрберсе билгә хәтле чишенде. Әлфинә дә читенсенеп кенә каршысына басты. Шулай да хирургтан сорарга батырчылык итте.

         -  Миңа операция кайчан ясарсыз микән?- дип сорады.

         -  Анализларыгыз әзер булгач ясыйбыз,- диде дә Зәлия янына килде.

Зәлия бер сүз эндәшмәде. Ул Әлфинәдән бер атна алдан кергән булса да, әле һаман операция көнен кичектереп киләләр. Шуңадыр Зәлия бүген операция турында сорап авызын да ачмады. Хирург барысын да тикшергәннән соң палатадан чыгып китте. Әлфинәнең каршысындагы ятакта 24 яшьлек авыру кыз ята. Янына хәлен белергә әтисе белән әнисе килгән. Операциядән соң тернәкләнергә бер дә өмете юк. Яман шеш яшьләрне дә аямый шул. Чәчәк кебек вакытында көннән- көн сулып ята. Зәлия белән Әлфинә коридорга чыктылар. Бигрәк тә вакыт үтми җәфалый.

          -  Әлфинә, әйдә газета- журнал алып киләбез. Син алган газета- журналны мин алмам. Икебез алышып укырбыз. Кич белән монда вакыт үтми. Күрдең ич, монда телевизор да юк. Әле белеп булмый кайчан операция ясаячакларын.

          -  Ә кайда саталар?- дип сорады Әлфинә кызыксынып. Чөнки өйдә вакытта ул телевизор карамый. Кич белән вакытын газета укып үткәрә иде.

          -  Икенче бинада, беренче этажда, шунда бара торган коридор аша чыгарга кирәк. Минем барганым бар ,- диде Зәлия.

          -  Адашмабызмы соң? Безне ачуланмаслармы? Монда нишләп йөрисез димәсләрме?- диде Әлфинә, бераз күңеленнән шүрләп. Бу бит Әлмәт сырхауханәсе түгел, ә республика сырхауханәсе,- дип уйлады.

           -  Бигрәк пүчтәк сораулар бирәсең,Әлфинә. Син алай- болай авылдан түгелдер бит,- диде Зәлия Әлфинәгә сәер генә карап.

           -  Ю-юк,- дип Әлфинә сузып кына җавап кайтарды, авылдан икәнен белгертәсе килмичә.

Менә алар тар коридор аша икенче бинага чыктылар. Әлфинә бер тотам Зәлиядән калмаска тырышты. Менә ул газета -журналлар сата торган урын. Күзләр йөгерә, кайсын алып укырга түгел. Зәвыклы бизәлеше үзләренә җәлеп итеп тора. Әлфинә шулхәтле бирелеп китте ки, хәттә үзенең хастәханәдә икәнен онытты.

            -  Аласыңмы, юкмы? Точно, син авылдан. Беренче тапкыр күргән кебек нәрсә укырга белмичә аптырап торасың.

            -  Юк, мин авылдан түгел лә. Бездә чыннан да бу хәтле басма сатуда юк,- диде Әлфинә аклангандай.

            -  Тиз булыйк, хәзер ашханәгә барыр вакыт җитә. Синең дә, минем дә Казанда туганнар юк. Бүтәннәр Казаннан. Аларга көн дә туганнары килеп тора.

Әлфинә татарча журнал алырга үрелгән иде, аны шундук Зәлия туктатты.

            -  Мин татарча укый белмим,- диде.

            -  Нишләп укый белмисең?- диде аптырап Әлфинә.

            - Мин урыс мәктәбендә укыдым,- диде Зәлия.

            -  Ә үзең татарча әйбәт сөйләшәсең,- диде Әлфинә.

            -  Сөйләшмичә, мин бит җәй буе әбием янында авылда үткәрдем. Хәзер әбием исән түгел. Авылда үткән бала-чак вакытымны гел сагынып искә алам. Әбием белән җиләккә йөри идек, хуш исле мәтрүшкәләр җыя идек.

            -  Ә нигә татар мәктәбендә укымадың?

            -  Әни үзебез урысча начар беләбез, ичмасам кызыбыз урысча әйбәт белер дип биргәннәр.

            -  Кызганыч, үз телеңдә укый алмыйсың.

            -  Әйе шул, хәзер бу яшьтә өйрәнеп булмас.

            -  Татарча өйрәнергә була. Хәрефләре урыс алфавитындагы хәрефләр кебек.

            -  Өйрәнә алмам.

            -  Юкны сөйләмә, аюны да өйрәтәләр,- диде Әлфинә.

            -  Аюдан кай җирем ким, ә? Өйрәнергә болай булгач,- диде Зәлия үзенең таза икәненә ишарә ясап.

          Икесе дә көлештеләр.

            -  Әлфинә, әйдә тизрәк үзебезнең палатага кайтыйк. Кайчакта коридорны бикләп куялар, я җитешмәбез. Аннары нәрсә дип акланырбыз. Алдан кызу-кызу Зәлия атлады. Аның артыннан Әлфинә калышмаска тырышты. Алар палатага кайтып кергәч, кичке ашка чакырдылар. Алар тиз генә журналларын куйдылар да, буфетка юнәлделәр. Буфетта кеше берән- сәрән иде. Күбесе операцияле булгач, карарга килгән туганнары палатага алып кереп ашата. Әлфинә белән Зәлия бер өстәл артында утырдылар.

              -  Бүген дә операцияне кичектерделәр,- диде Зәлия уфтанып.

              -  Анализларың әзер түгелдер Зәлия, хирург бит анализлар әзер булгач ясыйбыз,- диде Әлфинә Зәлиянең борчылганын күреп.

              -  Иртәгә дә ясамасалар, һаман көтәргәме?

              -  Сабыр төбе-сары алтын, әзрәк сабыр итик.

              -  Сабырлыгым бетте, иртәгә операция ясый торган блокка үзем барам, үз теләгем белән.

              -  Бигрәк герой син, Зәлия.

              Икесе дә көлештеләр. Ашагач палатага керделәр һәм икесе дә алган журналларны карарга утырдылар.

              Ишектә шәфкать туташы күренде. Палатаны күз карашлары белән йөртеп чыкканнан соң кулындагы кәгазенә карап:

           -  Юнусова Зәлия, Зарипова Әлфинә бармы?- дип сорады.

           -  Без булабыз,- диде Зәлия Әлфинәгә карап ымлап.

           -  Сезгә иртәгә иртән ашамаска, икегезгә дә операция ясаячаклар,- диде.

           -  Аягың җиңел булды әле синең, Әлфинә,- диде Зәлия куанып.

           -  Яңа елга калмыйбыз биргән булса,- диде Әлфинә Зәлиягә карап.

           -  Синең бәхетең, ә мин бер атна алдан килгән идем.

           -  Иң мөһиме операциябез уңышлы булсын,- диде Әлфинә.

        Иртәгә операциягә дигәч, икесенең дә сатып алган журналларны карарга теләкләре сүнде. Икесе дә иртәгә булачак көн турында уйладылар.

           -  Зәлия, син куркасыңмы?- дип сорады Әлфинә.

           -  Нәрсәдән?- дип сорады Зәлия гаҗәпләнеп.

           -  Ничек инде, нәрсәдән, операциядән,- диде Әлфинә.

           -  Юләр, операция ясаганда сизмисең бит, наркоз бирәләр,- диде Зәлия.

           -  Ә мин нигәдер шүрлим, - диде Әлфинә үзенең курыкканын белдереп.

           -  Сиңа куркасы юк, синең шешең бәләкәй, ә менә минем  шешем зур. Моныңчы, операция

ясаганда берсенең дә үлгәне булмады. Иң мөһиме, Әлфинә операциядән соң үзебезне сакларга кирәк,- диде Зәлия һәм йокларга ятарга урынын әзерли башлады.

            -  Иртәгә киеренке көн булачак, безнең тәнебез ял итәргә тиеш,- диде Әлфинә һәм йокларга ятты. Тик күзенә йокы кермәде. Әле аңа бер дә операция ясаганнары юк бит. Ул Зәлиягә таба борылды. Зәлия дә йоклап китә алмыйча борсаланып ята иде.

            -  Тыныч йокы, Әлфинә,- диде  дә Зәлия, күзләрен йомып йоклап китәргә тырышты.

            -  Амин, шулай булсын,- диде дә, Әлфинә дә күзләрен йомды. Тик башындагы уйлар һич әле йоклап китәргә ирек бирмәде. Аптырагач, ул күңеленнән әкрен генә саный башлады. 100 гә җиткәнче йоклап та китте.

Икенче көнне палатага шәфкать туташы кереп, иң беренче Зәлияне алып чыгып китте.

Аннары бер сәгать үтмәде, Әлфинә артыннан керде. Әлфинә операция ясатырга барганда чүт абынып егылмады.

-  Чү, операциягә берсе дә шулай кабаланып бармый, - диде шәфкать туташы.

-  Әзрәк куркам, - диде Әлфинә.

- Операциягә барганда мөмкин кадәр үзеңне тыныч тотарга кирәк, - диде шәфкать туташы Әлфинәне тынычландырырга тырышып.

-  Миңа операция кем ясаячак, белмисезме? - дип сорады Әлфинә.

-  Беләм, сезгә танылган профессор Мусин ясаячак. Сезгә куркырга кирәкми.

Әлфинәнең аның турында ишеткәне бар иде. Менә алар операция блогына керделәр.

-  Әзрәк иртәрәк алып килгәнсез, әле өстәлләр буш түгел, - дип каршы алды профессор.

-  Кире китәбез алайса, - диде шәфкать туташы.

-  Туктагыз, аның шеше бәләкәй, каталкада гына ясыйбыз, - диде профессор Мусин.

Алай да була икән, - дип Әлфинә күңеленнән уйлап куйды.

Әлфинәнең битен экран кебек әйбер белән каплап куйдылар һәм операция ясыйсы төшкә наркоз бирделәр. Әлфинә бернәрсә сизмәде. Зәлия чыннан да дөрес әйткән икән, - дип уйлап куйды. Бераздан профессор Әлфинәгә: "Түз, авыртачак, шешеңне тартып алам", - диде.

Әлфинә күзләрен йомды, тешләрен кысты, тик бернинди түзмәслек авырту тоймады. Әлфинәнең операция ясаган урынын тектеләр  һәм аңа палатага барырга куштылар. Аның артыннан профессор да чыкты.

-  Башыгыз әйләнмиме? - дип сорады профессор.

-  Юк, әйләнми, диде Әлфинә.

-  Гаҗәп, операция вакытында да үзегезне тыныч тоттыгыз, - диде профессор.

- Сезгә бик зур рәхмәт, кулларыгыз шулай шифалы булсын. Сезгә эшегездә һәрвакыт уңышлар телим, - диде Әлфинә.

-  Кулыбыздан килгәнен барын да эшлибез, - диде профессор.

Әлфинә палатага кергәндә әле Зәлияне китермәгәннәр иде. Әлфинә Зәлия өчен борчылып палатадан чыкты да посттагы шәфкать туташыннан сорарга булды.

- Хәерле көн, - диде Әлфинә яшь кенә шәфкать туташына. 

- Башыгыз әйләнмиме? Сезгә әле йөрергә ярамый бит, - диде шәфкать туташы.

- Безнең палатадагы Юнусова Зәлияне кайчан китерерләр микән, - дип сорады Әлфинә.

- Аның операциясе катлаулы булды, ул әле реанимациядә, - диде шәфкать туташы өстәлендәге журналга карап.

-  Иртәгә палатага китерәләрме соң? - дип сорады Әлфинә борчылып.

- Наркоздан чыгып беткәч, китерәбез. Сез әллә туганымы? - дип сорады шәфкать туташы кызыксынып.

-  Юк, монда килгәч танышкан идек, - диде Әлфинә.

-  Танышыгыз операциягә соңга калып килгән, - диде шәфкать туташы көрсенеп.

-  Ничек соңга калып килгән? - дип сорады Әлфинә аңышмыйча.

-  Без аңа үткән ел алты айдан соң килергә кушкан идек, ә ул бер ел соңга калып килде. Табиблар кулларыннан килгәнчә барсын эшләделәр, ә калганы организмнан тора. Организмы авыруына каршы көрәшә алса тернәкләнер.

-  Ә организмы көрәшә алмаса? - дип сорады Әлфинә. Аның шәфкать туташының сүзләре белән бер дә килешәсе килми иде.

-   Хәзергә медицина көчсез, - диде шәфкать туташы җилкәләрен җыерып.

Әлфинә палатага керде дә, үз урынына ятты. Башында мең төрле уй кайный иде. Әйтерсең лә башындагы уйлары үзара сөйләшә, бәхәсләшә. Бүген киеренке көн булды. ял итәргә кирәк, - диде дә Әлфинә эченнән генә 100 гә хәтле саный башлады. Шулай эшләгәндә ул һәрвакыт тиз йоклап китә. Операциясе уңышлы узды. Үзе өчен кайгырасы юк, тик менә яңа танышы өчен  Әлфинә пошаманда.

-  Зарипова, - дигәнгә Әлфинә сискәнеп китте.

-  Мин, - дип Әлфинә тиз генә җавап кайтарды.

-  Сезгә операция урынын бәйләргә барырга, - диде шәфкать туташы.

-  Хәзер барам, - диде Әлфинә. Ул тиз генә чәчләрен җыеп бәйләде дә, шәфкать туташы чакырган бүлмәгә китте.

-  Керергә ярыймы? - диде Әлфинә әдәплелек саклап.

-  Әйдәгез, Зарипова үтегез, - диде шәфкать туташы Әлфинәне журналда барлап. Ул тиз генә Әлфинәнең марлясын сүтте дә, икенче яңа марляга алыштырды.

-   Мине кайчан чыгарырлар микән? - дип сорады Әлфинә кызыксынып.

-  Ике көннән, - диде шәфкать туташы.

-   Шулай тиз, - диде Әлфинә бераз гаҗәпләнеп.

-    Ә нигә гаҗәпләнәсез, әллә миңа ышанмыйсыз, - диде шәфкать туташы елмаеп.

-  Операциядән соң шулай тиз чыгарырлар,- дип уйламаган идем.

-  Операция ясатырга килүче күп, урын да кирәк, - диде шәфкать туташы.

-  Өйгә кайтасы килә, сүз дә юк, - диде Әлфинә.

-  Операция ясаган җирегезне бәйләтергә үзегезнең хастәханәгә йөриячәксез.

-  Минем өчен бик уңай була, гаиләм янында булам, - диде Әлфинә шатланып.

-  Иртәгә палатага кергәч профессор үзе әйтер, - диде шәфкать туташы журналын ябып.

-  Ә Юнусова Зәлияне палатага чыгаралармы әле? - дип сорады Әлфинә кызыксынып.

-  Соң ул сезнең палатада бит инде.

-  Юк, ул реанимация бүлмәсендә иде бит, - диде Әлфинә.

-  Соң, син безнең процедура бүлмәсенә килгәндә каталка белән алып киләләр иде бит, хәтерләмәдеңмени, - диде шәфкать туташы.

-  Рәхмәт сезгә, - диде Әлфинә һәм процедура бүлмәсеннән чыккач, кызу-кызу үзләренең палатасына таба атлады.

Әлфинә палатага кергәндә Зәлиягә система куеп маташалар иде. Әлфинә Зәлиянең кулларын кысты да үзенең урынына ятты. Бу минутта ул Зәлиягә сораулар биреп борчыйсы килмәде. Аңа Зәлиянең йөзе талчыккан кебек күренде. Системаның шешәсеннән тамган тамчы әйтерсең лә Зәлиянең калган көннәрен саный иде. Әлфинә үзенең күкрәгендә киеренкелек тойды. Ул шулай Зәлиянең әкрен генә сула баруы белән килешә алмас. Аның Зәлиядә яшәргә, тернәкләнергә өмет кабызасы килде. Тик нәрсәдән башларга? - дигән сорау Әлфинәнең уена килде. Иң беренче кеше үзенә-үзе авыруын җиңәчәгенә ышанырга тиеш. Тукта әле, журналлар сата торган төшкә барып килим дип уйлады. Үткән юлы ул авырулар турында язылган басмаларга игътибар итмәде. Әлфинә торып өс-башын рәткә китерде дә, ишеккә юнәлде.

-  Кая берүзең киттең, - дип сорады Зәлия әкрен генә.

-  Берәр газета алып киләм, мин хәзер, - диде Әлфинә.

-  Адаша күрмә тагын, - дип Зәлия Әлфинәгә карап елмаеп куйды.

-  Стенага тамга куеп барырмын, - диде Әлфинә елмаеп. Зәлиянең яшәү өмете бар, әле шаяртып ята, - дип Әлфинә аның өчен сөенеп куйды.

Әлфинә килеп җиткәндә матбугат басмаларын сатучы әйберләрен сумкасына җыя башлаган иде.

-  Сездә авырулар турында язылган һәм аларны халык медицинасы алымнары белән дәвалау турында язылган берәр басма юкмы? - дип сорады.

-  Сезгә китап кибетенә барырга кирәк. Менә монда "Лечебные письма" дигән газета бар, аласызмы? Тик табиб рөхсәтеннән башка, анда язылган рецепт буенча, үз белдегең белән дәваланырга ярамый. Бу бигрәк тә яман шеш белән авыручыларга кагыла. Дәва берсенә килешә, икенче кешегә килешмәскә мөмкин. Мин сезгә алдан кисәтеп әйтәм.

-  Алып карыйм әле, - диде Әлфинә, бәлки Зәлиягә яраклы дәва килеп чыгар, - дип уйлады.

Әлфинә палатага кергәндә, Зәлиянең системасын алганнар иде.

-  Тәмам остардың, мине ияртмисең дә, - диде Зәлия шаяртып.

-  Сине шәфкать туташы эзләп кергән иде.

- Мә, укыйсың килсә, укый тор, - дип Әлфинә кулындагы газетасын Зәлиягә бирде дә, үзе палатадан чыгып китте.

Әлфинә шәфкать туташы янына килде.

- Мине нигә эзләгән идегез, - диде Әлфинә.

-  Сезне иртәгә чыгарабыз, киткәндә эпикриз кәгазегезне алырга онытмагыз, - диде шәфкать туташы.

-  Рәхмәт сезгә сөенечле хәбәр өчен, әлбәттә онытмам, - диде Әлфинә.

Палатага кергәндә Зәлия Әлфинә алып килгән газетаны укып утыра иде. Ул Әлфинә кергәненә дә игътибар итмәде. Әлфинә күңеленнән: "Әһә, бу нәрсәдер үзенә кирәкне тапкан", - дип уйлады. Әлфинә юл сумкасына әйберләрен җыя башлады, үзе Зәлияне күзәтте.

-  Зәлия, мин иртәгә китәм, мин сине сагынырмын инде, - диде Әлфинә.

-  Син сагынырлык мин сиңа нәрсә эшләдем соң, ә? - диде Зәлия елмаеп.

-  Син хат язарга яратасыңмы, Зәлия?

-  Юк, мин укырга гына яратам.

-  Абау, безнең аралар шулай өзелер микәнни, - диде Әлфинә Зәлиягә сораулы караш ташлап.

-  Шаяртам билгеле, язармын.

-  Газетадан берәр үзеңә кирәкле рецепт тапмадыңмы?

-  Әле бөтенләй укып чыкмадым. Менә берәү чи кишер көн дә ашарга дигән. Ә мин аны айга бер дә ашамыйм. Кайткач биргән булса көн дә кишер ашыйм. Син дә Әлфинә аша. Куяннар белмичә ашамыйдыр, - диде дә Зәлия көлеп җибәрде.

-  Кишер турында белмәгән идем, - дип Әлфинә дә елмаеп куйды. Күңеленнән әл дә алып килдем, - дип уйлады. Ул бигрәк тә Зәлия өчен сөенде, бәлки чыннан да файдасы тияр.

- Ә менә берсе боярышник турында язган. Көненә бер зур калактан артык ашарга ярамый дигән. Җитмәсә рак күзәнәкләрен үсүдән туктата, - дип язган. Әлфинә, мин моны сиңа тикмәгә кычкырып укымыйм, газетаңны үземә калдырам, синең төсең итеп саклармын, - диде Зәлия елмаеп.

-  Кирәк икән унны алып килеп бирәм, берүк терел генә Зәлия. Безнең бакчада да боярышник үсә, истә калыр. Без аны кызыл дүләнә дип йөртәбез. Әле боярышник агачы янында син дә басып торган кебек булырсың, - диде Әлфинә.

Зәлия көлеп җибәрде. Алар кич буе сөйләштеләр. Сөйләшеп сүзләре бетмәде. Бер-берсенә төшенкелеккә бирелмәскә, авыруларга юл куймаска, - дигән фикергә килделәр. Адресларын алыштылар...

Икенче көнне иртән Әлфинә кайтып китәргә булгач, иртәрәк торды. Тиз генә юынып алды да, әйберләрен юл сумкасына тутырды. Аннары юлга чыгар алдыннан урындыкка утырып, ярым пышылдап дога укып алды. Шул вакыт кисәк кенә Зәлия уянды. Ул күзләрен уалады да: "Әллә бу хатын минем белән саубуллашмыйча китәргә җыенган", - диде Әлфинәгә карап.

- Мин сине уятырга җыенган идем, ипидер, - диде Әлфинә акланып.

- Ярар, акланып маташма. Исән-сау кайтып җит, авырма, бәхетле бул, - диде Зәлия Әлфинәне кочаклап.

- Амин, барыбызга да, шулай насыйп булсын, исәнлектә күрешергә язсын.

- Хәбәрләшеп торырбыз, биргән булса, - диде Зәлия.

Әлфинә Зәлиянең төшенкелеккә бирелмәвенә сөенде. Зәлиянең яшәргә талпынуы өчен бигрәк тә шатланды.

Хастәханәдән чыккач Әлфинәне салкын җил өтеп алды. Көн әллә ни суык та түгел, тик әле тән көздән соң, салкын кышны кабул итә алмый. Тукталышка хәтле хәтсез ара бар. Тышта бөтен дөнья ап-ак. Аяк астындагы кар шыгыр-шыгыр килә. Әйтерсең лә Әлфинә бу җиһанда берүзе калган да, җемелдәп торган ак сукмактан атлый. Йөргән юллар гел шулай ак юлдан гына торса икән. Кайчакта тайгак юллар очрап, буран өермәсе кебек бөтереп әллә кайларга алып кереп китә шул. Адашмыйча гына чыга алмыйсың. Тиз генә башыңны күтәреп кеше күзенә карармын димә. Тәкъдиргә нәрсә языла, шуны күрәбездер ахры. Әлфинә машина кычкыртканга сискәнеп китте. Уйлары белән кайчакта дөньясын оныта шул. Тукталышка килеп җиткән икән бит. Әлфинә юл читендәге таксины күреп алды. Катып-өшеп трамвай көткәнче, таксига утырсам кулайрак булыр дип уйлады. Әлфинә вокзал янында төшеп калды.

Тышта суык булгач, Әлфинә тизрәк вокзал эченә үтте. Касса янында беркем дә юк иде.

Бик вакытлы килгәнмен, ярты сәгатьтән беренче рейс автобус Әлмәткә юл алачак , - дип Әлфинә сөенде. Әлфинәнең күңеле өйгә ашкына иде.

Практикант

Әлфинә билгәләнгән көнгә участок табибына килде. Участок табибы җентекләп тикшергәннән соң УЗИ кабинетына тикшерелергә җибәрде. Ул УЗИ үтәргә чират алды да, урындыкка барып утырды. Соңгы вакытта эче борчыды, карынындагы баласы борсаланды, һич йокларга ирек бирмәде. Әлфинәгә балага узгач киңәш бирүчеләр күп булды. Туганнары арасында да: "Нәрсә дип табасың, дуракландыңмы әллә, төшерт, бу дөньяда үзең өчен яшәп калырга кирәк" - диючеләр әз булмады. Яше дә бар, кырыкны узды. Бу яшьтә бала табучылар хәзер сирәк шул. Элек килене белән бергә бәбәйләгәннәр, "Нәрсә дип табасың", - дип әйтүче булмаган. Тик менә ире кайчагында акча алгач, салырга ярата. Бәлки бала алып кайткач туктар, үзендә гаиләгә карата җаваплылык тояр. Әлфинә: "Кемнең чираты?" - дигәнгә сискәнеп китте Уйларына бирелеп чират көтеп утырганын онытып та җибәргән иде.

- Мин, - диде дә УЗИ бүлмәсенә үтте. Әлфинә кергәч, исәнләште дә, табибның өстәленә карточкасын куйды. Табиб башын да күтәрмәде, ашыга-ашыга журнал тутыра иде. Ниһаять табиб Әлфинәнең карточкасын кулына алды һәм битләрен карап чыкканнан соң, җитди кыяфәт белән Әлфинәгә таба борылды.

- Сезнең табар вакытыгыз җиткән бит инде. Әйдәгез әле кушеткага җайлап ятыгыз, хәзер тикшерәбез, - диде табиб.

- Әйе, табарга вакытын бүгенгә билгеләгәннәр иде шул, - диде Әлфинә.

- Бүгенгә билгеләнгәч, апа өйдә утырырга кирәк, ашыгыч ярдәм машинасы чакырып. Юлда берүзең олы корсак белән йөрмиләр, - диде табиб. Ул сүзләрен әзрәк шелтә белән дә, җәлләп тә әйтте.

- Соңгы вакытта карынымдагы балам тынгысызлана, йоклый алмыйм, - дип Әлфинә зарланып алды.

Бераз тикшергәннән соң табиб: "Апа сезнең балагыз кыз җенесеннән, буе- 53 см, авырлыгы - 3,5 кг.Үлчәмнәре әйбәт, тик менә балагыз чыгу юлына дөрес килмәгән. Беренче балагызны да юлда, ике атна алдан, ашыгыч ярдәм машинасы эчендә тапкансыз. Авыл хатыннары алар саклана белмиләр бит, - дип табиб сүзен дәвам итте. Әлфинәнең кылт итеп ничек беренче баласын тапканы исенә төште. Әйе, табиб сүзендә хаклык бар шул. Гомергә саклана белмәде. Ул көнне көне буе бәрәңге алды, аннары кич белән пәрәмәчләр пешерде. Пәрәмәчләрен пешереп бетергәч, тулгак тотып авырый башлады. Тормыш иптәше авыл фельдшерын чакырды. Фельдшер Әлфинәнең тиздән бәбәйлисен белеп, үзеннән җавапчылыкны төшерергә була, Әлфинәне ашыгыч ярдәм машинасына утыртып җибәрү ягын карады. Ярты юлга да җитмәделәр, Әлфинәнең суы китте. Әлфинә кабинадагы шәфкать туташына: "Суым китте, табам," - дип кычкырганын сизми дә калды.

- Юл кырыена чыгып тукта, - диде шәфкать туташы янындагы машина йөртүчегә. Машина әздән калды баганага бәрелмичә. Тышта караңгы көзге төн. Шәфкать туташы бер кат одеял җәеп тиз генә Әлфинәне идәнгә яткырды. Тик машина эчендә лампочка янып чыккан, караңгы иде. Шәфкать туташы баганадагы лампочканың яктысы төшсенгә, машинаның ишеген ачып куйды. Җитмәсә, шәфкать туташы да берүзе килгән.

- Данил, тиз бул, минем янга!, - диде шәфкать туташы читтә тәмәкесен пыскыта башлаган машина йөртүчегә.

- Син нәрсә? - миннән акушер ясамакчы буласыңмы?, - дип җавап кайтарды машина йөртүче эшнең нәрсәгә таба барганын абайлап.

- Акушер булмыйсың, минем асистент кына буласың.

- Тьфү, аягым тартмаган иде, - диде дә машина йөртүче шәфкать туташы янына килеп басты. Күпне күргән машина йөртүче мондый вакытта бер минут та хәл иткәнен яхшы аңлый иде. Бер генә тап булмады ул андый хәлгә.

Алар икесе дә Әлфинәгә сабыен табарга булыштылар. Шулай итеп аның беренче кызы ай яктысында, төнге уникенче яртыда дөньяга аваз салды. Күк йөзе шундый аяз иде. Ай тирәли йолдызлар җемелдәшә, әйтерсең лә алар да сөенә. Бер-берсенә: "Күрдеңме? Ишеттеңме? Сабый җиһанга аваз салды" - диешәләр кебек иде.

- Бигрәк җиңел табасыз, - диде шәфкать туташы.

- Көне буе чиләк белән бәрәңге ташыдым, шуның ярдәме тигәндер, - диде Әлфинә һәм яңадан күк йөзен күзәтте.

- Күр кызым, сиңа ай да елмая, йолдызлар балкып сине сәламлиләр, бәхетең булсын күз нурым, - диде дә Әлфинә баласын күкрәгенә кысты. Үзенең җылы кофтасын да аның өстенә каплады. Елак булырга охшамаган, сабыр булырга охшаган, - дип Әлфинә үз алдына әйтеп куйды.

- Кәгазьләрегез буенча, сез ике атнадан соң гына табасыгыз булган, - диде шәфкать туташы Әлфинәгә карап.

- Нык өшим, - диде Әлфинә. Чыннан да, көз көне көндезен кояш җылытса, төннәрен суык була шул. Әлфинә өшүдән калтыранып куйды.

- Хәзер өстегезгә ябам, - диде дә шәфкать туташы, пакеттан одеял алып Әлфинәнең өстенә каплады.

Унбиш минут та үтмәде, алар машина белән бала тудыру йорты ишеге төбенә килеп туктадылар. Аларны дежур табиб белән шәфкать туташы каршы алдылар. Әлфинәне тиз генә бала тудырганда ята торган өстәлгә яткырдылар. Табиб бер кулы белән Әлфинәнең эченә басты. Әлфинәнең баладан соң соңгылыгы чыкты һәм аналыгын юдырдылар.

Әлфинәне алып кергәндә янәшә өстәлдә яңа гына бер хатын бәбәйләгән була.

- Табиб кулына бер баланы алды да, шәфкать туташыннан сорады: "Бу бала кайсысыныкы?"

- Зарипованыкы - диде шәфкать туташы икеләнмичә.

Шунда яңа бәбәйләгән хатын телгә килде:

- Ул бала минеке, - диде.

- Сез нәрсә? Күрмисезме нинди пычрак, юлда бәбәйләгән бер хатынны алып килделәр, шуныкы, - диде шәфкать туташы ул хатынны тынычландырырга тырышып.

Әлфинәнең йөрәге жу-у итте. Әзме шундый вәзгыять килеп чыга. Әлфинә бит, машина эчендә ут янмагач, баласын да күрә алмады. Алыштырсалар да танымаячак. Я ходаем, алыштыра күрмәсеннәр, зинһар, - дип ялварудан чарасы калмады. Әлфинәнең күңеленә шик керде...

Икенче көнне тиз генә чишеп баласының бөтен җирен карап чыкты. Әз генә дә үзенә охшамаган. Аннары ныклап игьтибар белән карагач, баласын иренә охшаганлыгын ачыклады. Кыз бала бит күбрәк әтисе ягына охшап туа, - дип үзен тынычландырырга тырышты. Баласы үсә төшкәч, чыннан да кызы иренә охшаган иде. Әле ярый шәфкать туташының эшенә салкын карамавы аркасында Әлфинәнең баласын ялгыш алыштырмадылар.

     -  Иптәш Зарипова! - Әлфинә сискәнеп китте.

     -  Ә-ү,- дип тиз генә җавап бирде.

     -  Әллә сез ишетмисез дә, - диде табиб.

     -  Уйга бирелеп киткәнмен, - диде Әлфинә акланып.

     -  Була торган хәл, - диде табиб һәм Әлфинәнең кулына кәгазьләрен

сузды.

     -  Рәхмәт сезгә, - диде Әлфинә.

     -  Апа мин сезгә кичекмәстән бала тудыру йортына керергә киңәш итәм. Анда сез тәүлек буе шәфкать туташлары һәм тәҗрибәле табиблар күзәтүе астында буласыз. Сезгә вакытында табарга медицина ярдәме күрсәтерләр. Сезнең бала табу аермасы да зур. Моннан 16 ел элек тапкансыз. Организм бит үзгәрә, төрле вәзгыять килеп чыгарга мөмкин.

      - Сез әйткәнчә эшләргә тырышырмын, - диде Әлфинә.

      - Минем сүзне тыңлагыз, хәзер үк үзегезнең участок табибыннан юллама алыгыз, - диде УЗИ бүлмәсендәге табиб.

      Яшь кенә булса да, йөкле хатыннарны ничек кайгырта, - дип Әлфинә күңеленнән уйлады.

      Әлфинә яңадан участок табибы янына керде.

    - Сез, Зарипова бит әле, - диде табиб.

  - Әйе, мин булам, миңа бала тудыру йортына юллама кирәк иде, - диде Әлфинә кулындагы карточкасын өстәлгә куеп. Участок табибы Әлфинәнең карточкасын алып УЗИның нәтиҗәләре белән җентекләп танышты һәм юллама язып Әлфинәнең кулына тапшырды. Иптәш Зарипова мин сезгә кисәтеп әйтәм: "Авылдагы эшләрең бетмәс, балаңны исән-сау табасың килсә, бүгеннән бала тудыру йортына керәсез" - диде катгый гына.

    -  Ярар, килешәм сезнең белән, - диде Әлфинә. Әлфинә шул ук көнне бала тудыру йортына барды. Бала тудыру йортының авыруларны кабул итү бүлегендә аны мөлаем йөзле, олы яшьләрдәге хатын-кыз табибы кабул итте. Ул Әлфинәне бала табар алдыннан борчылмасын өчен тынычландырырга тырышты.

      -  Хәзер күп хатын-кыз бала табар алдыннан сакланырга керә. Бала карында дөрес урнашмаса да, туар вакыты җиткәч, үз юлын табып дөньяга килә. Без дә булышырбыз, курыкма, - диде.

      -  Бүген соңгы көнем,- диде Әлфинә бераз дулкынланып.

     -  Сезнең карыныгыздагы бала, ялгышмасам кыз бала бит. Кызлар алар, ялындырып кына, вакытлары үткәч кенә туа. Менә күрерсез, сизми дә калырсыз, - диде хатын-кыз табибы Әлфинәне тынычландырып. Кирәкле кәгазьләр тутырылгач, шәфкать туташы Әлфинәне палатага алып китте. Палатада 5 хатын-кыз, өчесе татар, берсе урыс, берсе вакытлыча безнең якларга яшәргә килгән Дагстан хатыны. Вакытлыча яшәргә килгән дисәң дөрес булмас, ире базарда бүрекләр сата. Бер баласы белән иренә ияреп килгән. Ул як хатыннары беркайда эшләмиләр, өйдәге эшне генә эшләп, ирләре кайтуга ашарга пешереп торалар. Ул озын буйлы, таза, кара тутлы. Кыйгач кара кашлары  йөзенә мөлаемлылык өстәп тора. Үзләренең милләтенә хас горурлык бөркелеп тора. Үзе бүлмәдәге хатыннар белән дустанә мөнәсәбәттә, урыс телендә аралаша. Әлфинәгә аның йөреше ошамады. Йомшак басып йөри белми, тып-тып каты басып йөри. Шулай, һәрбер кешенең бер уңай ягы, бер тискәре ягы була шул. Барсының да срогы җиткән. Әлфинә бер мин генә түгел икән дип күңелен тынычландырырга тырышты. Әлфинә һәрберсенең моң-зарын тыңлаганнан соң: "Берсенең дә сарае буш түгел икән", - дип күңеленнән уйлап куйды.

        Әлфинәнең кич белән эче борчый башлады. Әз генә тулгак башланган кебек була да, туктый.

       - Алдагы баласын тапканда андый хәл  күзәтелмәгән иде. Әллә ул вакытта яшь булганга микән, дип уйлады.  Ул төне буе йоклый алмады, иртәнгә хәтле карынындагы баласы борчып чыкты.

      Икенче көнне иртән палатага практикант кыз керде дә, һәрберсенә градусник өләште. Ишектән чыкканда борылды да: "Бүген табиб Гумеров дежур, әзер булып торыгыз".- диде.Палатадагы хатын-кызлар тиз генә тумбочкаларын җыештырып куйдылар. Гумеровның яхшы хатын-кыз табибы икәнен аңлатып торырга кирәкми, аны барсы да яхшы белә. Авыр бала табучылар булса, өенә дә кайтмый ди, уңай нәтиҗә булмыйча. Әлфинә: "Минем бәхетемнән ул бүген эшлидер," - дип сөенеп куйды.

        - Менә бүлмәгә киң җилкәле, таза гәүдәле, түгәрәк йөзле, күзлек кигән, җитди кыяфәтле табиб килеп керде. Ул кергәч барсы белән дә исәнләште. Әлфинәнең урыны ишек кырыенда булгач, беренче аның янында туктады.

       -  Фамилиягез? - дип сорады.

       -  Зарипова.

       -  Кайчан кердегез?

       -  Кичә.

       -  Хәлегез ничек? - дип сорады бик җитди кыяфәт белән.

      -  Төне буе йоклый алмадым, карынымдагы балам борчып чыкты. Әзрәк тулгак килгән кебек була да туктый, - диде Әлфинә.

      -  Нигә дежур табибка мөрәҗәгать итмәдегез?

      -  Иртәнгә хәтле түзәргә тырыштым.

      -  Без бит сезне тикмәгә сакланырга салмадык. Үзегездә үзгәреш сизү белән әйтергә кирәк. Сезнең яшегез дә бар.

      -  Төнлә дежур табибны борчыйсым килмәде.

      -  Бу аклана торган җавап түгел, - диде табиб ачулы катыш. Ә шунда карыныгыздагы балагыз белән берәр нәрсә булса, без бит җавап тотабыз. Балагыз турында уйларга кирәк. Без бит шуның өчен дежур торабыз. Үзеңә-үзең шулай битараф булмыйлар, - диде табиб.

        Әлфинә гаепле кеше кебек башын аска иде. Ул үзен күңеленнән тиргәде. Табиб тиз генә бүтән авыруларны карады да, яңадан Әлфинә янына туктады. Ул Әлфинәнең карынындагы баласының йөрәк тибешен тыңлады һәм Гумеров тикшергәннән соң янындагы шәфкать туташына: "Кичекмәстән Зариповага система куярга кирәк", - диде дә җитди адымнар белән палатадан чыгып китте. Әлфинә хатын-кыз табибының сүзләрен ишеткәч эченнән сөенде. Менә озакламый табам дип уйлады.

          Шәфкать туташы Әлфинәне бала тудыра торган бүлмәгә алып керде. Бүлмә якты, иркен. Бүген беренче мин керәм ахырсы бәбәйләргә. Хәерле сәгатьтә, ходаем җиңеллек бир, - дип Әлфинә күңеленнән үзенә теләк теләде. Шәфкать туташы аңа система куйгач, бер ни әйтми чыгып китте. Әлфинә яткан көе бүлмәгә күз йөртеп чыкты. Бер практикант кыз, башын аска иеп, кәгазьләргә чумып утыра иде. Бер үзем генә түгел икән, - дип уйлады. Озакламый Әлфинә берөзлексез тулгак тота башлады. Ул тулгакның газабын, үзе күтәргән кеше генә аңлыйдыр. Әлфинә түзмәде:

        -  Табибны чакырыгыз әле, түзәрлегем калмады, табам бит инде, - дип Әлфинә практикант кызга эндәште.

        -   Табиблар чәй эчәләр әле, - диде практикант кыз исе дә китмичә. Күренеп тора бер тәҗрибәсе дә юк икәне, - дип уйлады Әлфинә.

        -    Табам бит инде, суым китте, зинһар табибны чакырыгыз, бала бит чәй эчеп бетергәнне көтеп тормый, - дип яшь практикант кызга кычкырып җибәргәнен сизми дә калды. Җаннан җан аерылу газабы авыр шул.

        -  Нигә шул хәтле паникага биреләсез. Сез бит инде икенчегә бәбәйләргә килгәнсез, табарсыз, - диде дә ашыкмыйча әкрен адымнар белән ишекне ябып чыгып китте.

        -  Ничек шулай кеше тормышына битараф булырга мөмкин. Моңардан нинди шәфкать туташы чыгар микән, - дип Әлфинә уйлап алды. Биш минөт та үтмәде, ике хатын-кыз табибы Әлфинә янына атылып керделәр. Алар артыннан шәфкать туташлары да күренде. Табиб шәфкать туташына: "Тиз булыгыз өстәлне әзерләгез", - диде. Алар бала тудырганда кирәкле әйберләрне әзерләп куйдылар. Практикант кыз да алар янында кайнашты. Нәрсәдер блокнотына сырлап куйды. Тәҗрибәле табиб Гумеров кулы белән карындагы баланы карыйсы итте. Ул кулы белән баланы тикшергәннән соң, тиз генә кулын алды да үзенең баш түбәсенә куйды. Табибның күзләре шаккатып Әлфинәгә төбәлде.

        -  Аңламыйм, пациентны кичекмәстән УЗИ га, тиз булыгыз, - дип Гумеров бүлмәдәге  шәфкать туташларына әмер биреп ашыктырды.

        -  Бала белән берәр нәрсә булганмы әллә? - дип сорады өлкән шәфкать туташы.

        -  Көтелмәгән хәл, баш табибны да УЗИ бүлмәсенә чакырыгыз, - диде Гумеров.

       Әлфинәнең атлар хәле калмады. Баласы белән берәр хәл булганмы әллә, - дип сорарга батырчылык итмәде. Тугыз ай буе күтәреп йөргән баласын югалтса нишләр. Өченче этажга менгәндә аяклары атламас булды, әйтерсең лә мамыкка әйләнделәр. Ике шәфкать туташы ике ягыннан култыклап алып менделәр. Җитмәсә карынындагы баласы менә чыгам, менә чыгам дип бертуктамый тибенә. Әлфинә көчкә эчен тотып УЗИ бүлмәсенә узды. УЗИ бүлмәсендә  аларны баш табиб каршы алды.

          -  Түз, түз акыллым, хәзер тиз генә УЗИ дан карыйбыз, - дип табиб Әлфинәне тынычландырырга тырышты. Аны тиз генә кушеткага яткырдылар, тик Әлфинәнең суы киткәч УЗИ экранында бернәрсә күрсәтмәде.

          -  Операциядә күрербез, диде дә Гумеров, шәфкать туташларына операция өстәлен әзерләргә кушты. Бер шәфкать туташы йөгереп ниндидер кәгазь алып килде. Әлфинә шәфкать туташы сузган кәгазьне укырлык хәлдә түгел иде. Ул шәфкать туташы бармак очы белән төрткән җиргә кул куйды. Операция вакытында үлә калсаң, үзләреннән җавапчылыкны өсләреннән төшерәләр. Әнә үзе үләргә риза булып кул куйган диячәкләр. Әлфинә чыннан да үлем белән яшәү арасында иде. Ул операция өстәленә үзе ятарлык хәлдә түгел иде. Бертуктамый тулгак килүе аның хәлен бетерде. Аллаһы Тәгалә шулай яраткан, хатын-кызның тулгак газабын оныттырмаса, бүтән бала тапмас иде. Янындагы урта яшьләрдәге шәфкать туташы, Әлфинәгә әкрен генә кан тамырына наркоз бирә башлады һәм сөйләндерде.

         -  Сезгә ничә яшь? - дип сорады, гәрчә Әлфинәнең яшен белсә дә.

         -  41 тула, - дип Әлфинә әкрен генә кипкән иреннәре белән җавап кайтарды. Үзе күңеленнән тизрәк наркозны биреп бетерсеннәр иде, түзәрлегем калмады, үләм ахрысы, - дип уйлады.

        -  Балаларыгыз ничәү? - дип сорады мөлаем хатын.

        -  Озакламый икенчесе туачак. - диде Әлфинә ярым пышылдап кына һәм күзләрен йомып тоташ билгесезлеккә чумды.

       Наркозны биреп бетергәч табиблар Әлфинәгә Кесарево сечение ясадылар.

     - Абау бала яшелләнеп, зәңгәрләнеп беткән, исән микән? - диештеләр.

    - Гумеров баланы кулына алды, бала кычкырып елап җибәрәсе урынга, ыңгырашкан авазлар чыгарды.

     -  Коткардык бит, җитештек, -дип табиблар бер-берсенә карашып алдылар. Ике кешенең гөмерен саклап калу зур батырлык иде.

       Әлфинә наркоздан айнып күзләрен ачканда кич иде. Палатага чыгарганнар икән  дип уйлады, янындагы буш урынны күреп. Бүлмәдә тынлык хөкем сөрә иде. Әлфинә эчен тотып карады, баламны алганнар, исән микән нарасыем, - дип уйлады. Әлфинә күзләре белән бүлмә эчен йөртеп чыкты. Аяк очында кемдер ак халаттан утыра түгелме. Бәй бу бит практикант кыз. Бу кызыкайга тәҗрибә тупларга әйбәт көн туры килде, - дип уйлады Әлфинә.

        -  Апа, сезгә берәр нәрсә кирәкмиме? - дип сорады практикант кыз гаепле кеше сыман.

       -  Юк, хәзергә кирәкми. Минем кемем туды, - дип сорады Әлфинә кызыксынып.

    -  Апа кызыгыз бар. Ике көн торачак, аннары тернәкләнгәч сезнең белән бергә булачак.

      -  Чын әйтәсеңме сеңлем, исән калдымы минем кызчыгым? - дип сорады Әлфинә һәм ирексездән күз яшьләре тәгәрәп төште.

      -  Апа сезгә борчылырга ярамый. Кайгырсагыз, балагызны имезергә сөт төшмәс бит.

      -  Әйе, дөрес әйтәсез. Чынында без кызчыгым белән исән калганбыз. Сөенеч бит бу, - диде Әлфинә шатлыгын яшерә алмыйча.

         Практикант кызга тәҗрибә тупларга әйбәт көн туры килде. Кеше тормышын саклап калуда, бер минут та зур роль уйнаганын ул хәзер яхшы аңлады. Ә монда табибларның берьюлы ике гөмер өчен көрәшкәннәрен үз күзләре белән күреп торды.

 

         Икенче көнне иртән, практикант кыз бүлмәгә кереп Әлфинәнең кан басымын үлчәде.

     -  Апа кан басымыгыз түбәнрәк, сөтле кайнар чәй эчегез. Сезгә хәзер балагызны имезергә сөт кирәк. Хәзер табиб палатага керәчәк, әзерләнегез, - диде практикант кыз.

      Менә ул хатын-кызларның хөрмәтен казанган табиб Гумеров, чын пәһлеван палатага керде.

     -  Хәерле иртә, - диде табиб һәм Әлфинә янына туктады.

  -  Азат Дамирович, миңа нигә операция ясарга булдыгыз, үземнән нигә таптырмадыгыз? - дип Әлфинә табибтан кызыксынып сорады.

      -  Сезнең белән көтелмәгән вәзгыять килеп чыкты. Балагыз туар вакыт җиткәч баш түбәсенә кулын куйган иде. Шуңа балагыз да, үзегез дә интектегез. Берегез таба алмыйча, икенчегез туа алмыйча. Әгәр дә вакытында кесарево ясамасак, аналыгың ярылып үлә идең. Вакытында икегезне дә коткарып өлгердек.

       -  Рәхмәт сезгә, эшегез гел уң булып торсын, - диде Әлфинә.

       -  Бүген хәлегез ничек? Кая әле операция җөйләрен карыйк, - диде табиб.

       -  Эчем авырта, - диде Әлфинә сызланып.

  Табиб Әлфинәнең эчен баскалады.

       -  Басканда нык авырта, - диде Әлфинә.

    Табиб күңеленнән генә: "Әллә берәр инфекция керде микән, пациентны бит операциягә әзерләмәгән көе операция ясарга туры килде", - дип уйлады.

        -  Тәк, Зарипова, тиз генә процедура бүлмәсенә барырга, креслода карарга кирәк,- диде табиб җитди генә.

    Әлфинәнең хәле юк иде. Көчкә стенага тотынып процедура бүлмәсенә барды. Табиб перчаткалар киде дә, Әлфинәне җентекләп тикшерде.

         -  Тиз генә бөтен эшеңне ташла, - диде табиб янындагы шәфкать туташына.

         -  Нәрсә эшләргә? - дип сорады шәфкать туташы.

         -  Көн дә өч мәртәбә ромашка төнәтмәсе белән аналыгын юдырырга һәм тампон куярга. Раствор шкафта бар, шуннан алырсың, - дип, табиб шәфкать туташына күрсәтмә бирде.

        -  Аңладым, - диде шәфкать туташы. Үзе бәләкәй буйлы булса да, табибның авызыннан чыккан һәрбер сүзен диккать белән тыңлый белә. Үз эшенә җаваплы караганы күренеп тора.

       -  Минем күрсәтмәләрне хәзер үк башкар. Зарипованың аналыгына инфекция кергән. Әгәр дә бөтен тәненә таралса эш харап, - диде табиб.

    Әлфинә табибның сүзләреннән курка калды. "Ходаем терелт, ташлама", - дип күңеленнән теләде.

Өч көннән соң Әлфинә савыга башлады. Аңа төштән соң нәни кызчыгын керттеләр. Ул башта карап туя алмады. Үзенең чалымнарын баласында күрергә теләп эзләде, тикмәгә 9 ай буе күтәреп йөрдемени. Кызы әле татлы йокыда иде, уятасы килмәде. Әлфинә сабые кырыена ипләп кенә ятты да, аның ничек мышнап ятканын тыңлады, ара-тирә керфекләрен сирпеп алганын күрде. Икесе дә исән калганга сөенеп бетә алмады. Аннары кылт итеп үткән ел көмәне төшкәне исенә төште. Тормыш шатлыклы мизгелләрдән генә тормый шул. Әлфинә тагын шул көнне күңеленнән үткәрде. Көндәгечә иртән торып малларын карады, аларга су ташып эчерде. Аннары лом алып бусага кырыендагы бозны ватты. Нишләптер көмәне турында уйламады. Эшләрен бетереп өйгә кергәч, тулгак тоткан кебек эче авырта башлады. Үтәр әле дип, ашыгыч ярдәм машинасы да, фельдшер да чакырмады. Бертуктамый тулгак килгәч, эшнең соң икәнен аңлады. Дүрт айлык көмәнен тапкач, Әлфинә бик нык үкенде. Ашыгыч ярдәм машинасы чакырган булса, бәлки көмәне төшмәгән булыр иде, - дип уйлады. Эш узган, уйлаудан файда юк. Баласының җансыз гәүдәсен күреп елады.

         Әлфинә баласы шыңшый башлагач уйларыннан арынды. Ул баласын кулына алды, ә баласы кош баласыдай уймак кебек авызын ачып ашарга соравы иде. Әлфинә халатының сәдәфен ычкындырды да күкрәген баласының авызына каптырды. Баласының әле ныгытып имәргә көче юк, ә шулай да тырыша-тырмаша имәргә тырышты. Дөньяга килгәч һәрбер җан иясе яшәргә тырыша шул. Әзрәк имгәч кызы татлы йокыга да китте.

        Ишектән практикант кыз керде.

     -  Апа сезнең янга килгәннәр, - дип пакет бирде. Эчендә хат бар, тиз генә укыгыз да, җавап языгыз. Хәзер озакламый килеп алам, - диде.

     -  Хәзер тиз генә укыйм да, җавап язам, - диде Әлфинә. Аның хәлен белергә тормыш иптәше һәм кызы килгән иде. Ул аларга баласын тәрәзәдән күрсәтте. Баланы күреп сөенделәр. Тәрәзәдән кычкырып сөйләшеп булмый, өченче каттан барыбер ишетелми. Әлфинә кыскача гына хат сырлады. Хат ахырына: "Кызыбызга нинди исем кушабыз?" - дип сорап язды.

        Яңадан ишектә практикант кыз күренде. Ул тиз генә хатны алды да чыгып китте. Әлфинә ире һәм кызы белән саубуллашырга тәрәзә янына килде. Әнә ире каяндыр чыбык алган да, яңа яуган карга  Айназ дип язып куйды. Әлфинә матур исем дип башын какты һәм саубуллаштылар. Аннары баласы янына килде.

       -  Кызым, сиңа матур исем сайлаганнар, - диде кызына карап.

Яңа туган балаларга хас, йокы аралаш Әлфинәнең кызчыгы елмаеп куйды. Әйтерсең лә Айназ әнисенең сүзләрен ишетеп ята иде. Әйтерсең лә ул да үзенең исеме белән канәгатъ иде.

         Чыгасы көн килеп җитте. Әлфинә практикант кызның аласы килмәсә дә шоколад бирде.

Аңа укуын бетергәч яхшы шәфкать туташы булуын теләде. Әлфинә практикант кызга ияләшкән иде.

       -  Бәй исемеңне сорамадым бит, - диде Әлфинә.

       -  Айназ булам, - диде практикант кыз елмаеп.

      -  Исемеңне болай булгач онытмыйм. Кызым гел искә төшереп торыр, - диде Әлфинә елмаеп.

       -  Апа тагын килегез, - диде практикант кыз үртәгәндәй.

       -  Юк, кыстама, тагын практикант кыз туры килсә нишләрмен.

       -  Сез алдан әйтеп куярсыз.

       Юк булгач, юк инде Айназ, әле ярый исән калдык. Табибларга зур рәхмәт. Кая әле дәфтәрегез, яхшы теләкләремне язып калдырыйм әле. Язып бетергәнен генә көткәннәрмени, ыгы-зыгы башланды. Әлфинә белән кызы артыннан машина да килгән. Ул арада баласын да төреп бирделәр. Бәхетле мизгелләр.

       Әлфинә өйгә кайткач йорт мәшәкатъләренә чумды. Тик озакка бармады, өзлекте. Операция үзенекен итте. Тиктомалдан аның аяклары йөрмәс булды. Яткан көе генә баласының астын алыштырды, яткан көе генә имезде. Бөтен авырлык олы кызына төште. Укудан кайткач кечкенә сеңлесен карашты, ашарга пешерде. Әлфинә болай булмый дип, үзендә булган бөтен ихтыяр көчен эшкә җикте. Ул әкренләп торып утырырга, аннары стенага тотынып йөрергә өйрәнде. Кулларының баласын күтәрергә көче булмаса да, өй эчендә әкрен генә йөри башлаганына сөенде. Тик менә ире акча алган саен салуын дәвам итте. Бала турында да, хатыны турында да уйламады. Өйдән әйбер урлап сата башлады. Әлфинәнең түзәрлеге калмады һәм ничек тә яшәрмен әле дип, иреннән аерылырга ныклы карарга килде. Күпме акча түләп дәваланырга йөртте, файдасы булмады. Акча алгач яңадан эчә башлый. Әлфинә җилгә очкан акчаларын жәлләде. Ире үзендә ихтыяр көче тапмагач, яшел еланнан аерыла алмады...

Очрашу

 

Әлфинә иреннән аерылгач, Айназны балалар бакчасына бирде һәм үзе эшкә чыкты. Олы кызы укытучылыкка укырга керде. Айназ апасын икенче әни кебек күрә иде. Әлфинә балаларның дус булганына сөенеп бетә алмады.

- Зарипова! Тиз бул! Сине начальник чакыра, - диде мастер.

- Нигә чакыра, кәефе ничек? Белмисеңме?

- Нәрсәгә чакырганын белмим, кәефе бик җитди иде,- диде мастер.

Әлфинә ашыга-ашыга начальник бүлмәсенә юнәлде.

Ул кергәндә начальник телефоннан кем беләндер сөйләшә иде.

- Сабир Салимович! Мин килдем, нигә чакырдыгыз,- дип сорады Әлфинә.

- Сезнең авылдан шалтыраттылар. Энең кызыңны хастәханәгә илтә.

- Кызыма нәрсә булган?- дип сорады Әлфинә үзенә урын таба алмыйча.

- Сукыр эчәгесенә приступ булган. Сезгә хастәханәгә барырга кирәк. Хәзер цехтагы машинаны бирәм, шуның белән барырсың. Машина йөртүче белә.

- Рәхмәт сезгә,- диде дә, Әлфинә йөгереп чыгып китте. Начальнигы кырыс, таләпчән кеше булса да, кеше хәленә керә белә, кирәк чагында ярдәменнән калдырмый. Аның шундый кеше икәненә Әлфинә бүген дә инанды. Әлфинә энесе белән бер вакытка килеп җиттеләр. Ул тиз генә төште дә, энесенең машинасы янына барды. Әлфинә машинаның ишеген ачып кызын чыгарды. Кызы бик хәлсез иде. Әлфинә кызы белән хастәханәнең авыруларны кабул итү бүлмәсенә үтте. Хирургны операциядә диделәр. Ике сәгать көткәннән соң, ниһаять хирург Әлфинәнең кызын карарга төште. Хирург Айназны җентекләп тикшергәннән соң Әлфинәгә борылды да:"Хәзер кызыгызны операциягә алып керәбез, киемнәрен алып китәрсез. Монда көтеп утырмагыз, бүген барыбер янына кертмибез, иртәгә иртән килерсез," - диде. Айназ операция сүзен ишеткәч куркып калды. Аның әнисеннән башка каласы килми иде.

- Әни, мин үлмимме?- дип сорады Айназ.

- Юк балакаем, нинди тузга язмаган сүз сөйлисең.

- Әнә бит табиб абый операция ясыйбыз,- диде. Әни минем үләсем килми, яшисем килә,- дип Айназ әнисенең итәгенә ябышып елый да башлады.

- Курыкма кызым, син аны ничек ясаганнарын сизмәячәксең. Алар сиңа йоклата торган дару бирәчәкләр һәм син ниек ясаганнарын да күрмәячәксең.

- Ә мин аннары уянаммы соң?

- Билгеле, уянасың кызым.

- Әни кайтып китмә, мин куркам.

Ишектә Әлфинәнең кызын операциягә алып керергә шәфкать туташы күренде. Әлфинә үз күзләренә үзе ышанмады. Аның каршысында бала тудыру йортында практикада булган Айназ басып тора иде.

- Әлфинә апа, сезме бу?

- Әйе Айназ, Әлфинә апаң. Менә синең адашыңны операциягә алып килдем.

- Әлфинә апа хирург ашыктыра. Аннары соң сөйләшербез.

- Айназ, әйдә акыллым, киттек, курыкма. Менә миңа да операция ясадылар, исән-сау йөрим. Мин синең янда булам, беркая китмим,- диде дә бәләкәй Айназны үзе белән җитәкләп операция бүлмәсенә алып кереп китте. Әлфинә кайтып китмәде, операциянең беткәнен көтеп утырды. Бераздан ишектә шәфкать туташы Айназ күренде. Әлфинә аны күрү белән урыныннан торып басты.

- Әлфинә апа, операция уңышлы узды. Әле кызыгыз янына керергә ярамый. ул реанимация бүлмәсендә. Наркоздан айныгач палатага күчерәбез. Хәзер өегезгә кайтып ял итегез, иртәгә иртән килерсез.

- Барыгызга да зур рәхмәт. Кулларыгыз шулай шифалы булсын,- диде Әлфинә.

- Әлфинә апа, иртәгә дә мин эшлим. Алла боерса күрешербез,- диде Айназ.

- Күрешергә язсын,- диде Әлфинә һәм Айназның киемнәрен алып ишеккә таба атлады.

Кызы өйдә булмагач, бүген Әлфинәнең ашкынып өйгә кайтасы килмәде. Ул хастәханә янындагы киоска янына тукталды. Кылт итеп исенә Зәлия төште. Кайчандыр икесе бергә журнал сайлап алганнары, хат язышканнары исенә төште. Үткән ел өченнче тапкыр химия алганнан соң, савыга алмыйча китеп тә барды. Планнары зурдан иде Зәлиянең. Пенсиягә чыккач, авылга кайтам дип йөрде. Син уйлаганча гына бармый шул тормыш. Соңгы көненә хәтле тереләм дип йөрде. Исән чагында оныгын күрү бәхетенә иреште. Һәркемнең үз тормыш юлы шул. Кемгә күпме бирелгән, беребез дә белмибез. Тик юл кайдан алып бара, кая хәтле илтә, билгесез.

Кар астында кайнар чишмә

Гомер бер урында гына таптанып тормый, ел арты ел үтә тора...

Эшендә Әлфинәгә спектакльгә барырга бер билет бирделәр. Күптән беркая барганы юк. Спектакльнең исеме дә үзенә җәлеп итә. "Кар астында кайнар чишмә",- дип Әлфинә авыз эченнән кабатлап алды. Эчтәлеге нидән гыйбәрәт микән? -дип Әлфинә үз алдына сорау куйды. Мәһәббәт турындадыр,- дигән фикергә килде. Әле театрга бармаган, ә Әлфинәнең алдан эчтәлеген беләсе килә. Юк, алдан эчтәлеген белгәч кызык түгел. Башта карарга, аннары нәтиҗә чыгарырга. Җитмәсә премьера диделәр. Минем белән килешәсеңме Әлфинә,-диде көзгегә карап. Килешәм,- диде көзгедәге Әлфинә.

Ул эштән кайткач, Айназга спектакльгә барасын әйтергә уйлады. Кызына барыбер, аңа ияреп бармас. Кызы үсә барган саен үзгәрде, Әлфинәгә карата салкынайды. Кибеткә барсалар да, кызы Әлфинәдән арткарак калып атлады. Әнисе белән янәшә барырга хурланды. Чөнки аның әнисе, бүтәннәрнең әнисе кебек түгел. Әнә классташ кызларының әниләре яшь тә, чибәр дә. Ә минем әни матур түгел, карт,- дип Айназның уйлаганын Әлфинә яхшы аңлый иде. Бәләкәй чагында җитәкләргә, үсә төшкәч култыкларга ярамады. Әлфинә Айназы үзгәрмәсме дип, матур киемнәр алып бирергә тырышты. Тәмледән-тәмле ашатырга тырышты. Тик Әлфинә үзенә карата кызыннан ихтирам тоймады.

Кич белән эштән кайткач, Әлфинә табын әзерләде. Гадәттәгечә кызы үзенең бүлмәсендә ашады, ә Әлфинә үзенең уйлары белән табын янында берүзе калды. Уйлары аның җанын телә иде. Ничек күңелле булыр иде бергә табын янында утырсаң. Көне буена сөйләргә сүзләр җыела бит. Бүтәннәрнең баласы әнисенең эштән кайтканын көтеп ала, кочаклап ала. Әлфинәнең уйлары тәмам чуалды. Ул үзе дә сизмәстән:" Айназ"-дип эндәште.

- Нәрсә, әле ашап бетермәдем, бүлдерәсең,- диде Айназ тупас кына.

- Иртәгә мин спектакльгә барам.

- Бер үзеңме?

- Әйе, берүзем, - диде Әлфинә кызына сынаулы караш ташлап.

- Ә нәрсә дигән спектакль?- дип сорады Айназ кызыксынып.

- "Кар астында кайнар чишмә,"- дигән спектакль.

- Ә нигә миңа билет алмадың?- дип сорады Айназ ачулы катыш.

- Эштә бер генә билет бирделәр шул. Болай да беркая барганым юк. Миңа да әзрәк кешечә ял итәргә ярыйдыр. Эштән һәрвакыт арып кайтам, өйдә сиңа хезмәт итәм. Рәхмәтеңне дә ишеткәнем юк. Ичмасам: "Әни хәлең ничек?" ,-дип сораганың да юк. Тапканда үлгән булсам,- дип Әлфинә елап җибәргәнен сизми дә калды. Тик кызы аны ишетмәде. Әллә ишетеп тә, ишетмәмешкә салышты. Кызы каты бәгырьле булып үсеп килә шул. Юатырга янында бүтән кешесе юк. Соңгы вакытта Әлфинә үзе дә йомылып бара, эштә дә кеше белән сөйләшмәс булды. Уйнап-көлеп сөйләшә торган Әлфинәне алыштырып куйдылармени. Әлфинә күбрәк күңелдән сөйләшергә өйрәнде. Ул кызының кайчан да булса уңай якка үзгәрәсен, күңеле белән сизә иде. Ул күңеленнән:"Тукта әле, бәлки Айназ да спектакльгә барыр. Тел төбе шулайрак иде түгелме соң?"- дип уйлады.

- Айназ! Айназ! - дип Әлфинә уйларыннан арынып кызына эндәште.

- Нигә шулай кычкырысың, мин өйдә бит.

- Кызым, син дә спектакльгә барасыңмы?- диде Әлфинә

- Билет юк бит.

- Баргач алырбыз. Урының да минем янда булмас,- диде Әлфинә көчкә күз яшьләрен тыеп. Әлфинәнең бик утырасы килә кызы белән бергә, тик менә Айназы гына карт әнисе янында утырырга хурлана.

- Мин дә спектакльгә барам - диде Айназ.

Икенче көнне Әлфинә кызы белән спектакльгә барырга әзерләнделәр. Элгечтә күлмәкләр күп, әллә кайсын кияргә,- дип аптырап торганда, кызы эндәште:

- Әбиләр күлмәге киеп барма анда.

- Кисәм нәрсә булган, минем оныгым бар, мин әби кеше-диде горур гына Әлфинә.

- Әбиләр күлмәге кисәң, мин бармыйм,- дип кырт кисеп әйтеп куйды Айназ.

- Алайса үзең сайлап бир,- диде Әлфинә тәмам аптырап. 

Билгеле ул Айназны тыңлап өйрәнгән, дөресрәге кызының кубызына биеде.

-Мә, менә бу күлмәгеңне ки,- дип Әлфинәнең кулына тоттырды. Тагын яулык бәйләп бара күрмә, болай да әбиләргә ошагансың,- диде Айназ әнисенең олы яшьтә булганына басым ясап.

- Ялан баш бармыйм, юка шарф булса да бәйлим,- диде Әлфинә кызына ризасызлык белдереп.

- Тиз булыйк, әле билет аласы да бар,- диде Айназ әнисен ашыктырып.

Әни сүзен Айназ сирәк әйтә шул. Әни кешенең нинди кадерле кеше икәнен, бу бала соң булса да аңлар, тик мин исән булырмынмы икән,- дип уйлап куйды Әлфинә.

Менә алар спектакльгә җыенып чыгып киттеләр. Һәрвакыттагыча: Әлфинә алдан, ә Айназ арткарак калып атлады. Ничек әле Айназ минем белән спектакльгә бара,- дип Әлфинә күңеленнән уйлады. Хәерлегә булсын,-дип үзалдына ярым пышылдап әйтеп куйды. Театрга килгәч, Әлфинә Айназга билет алды. Айназ теләгәнчә урын булды. Айназның урыны әнисеннән күпкә читкәрәк иде.

Спектакль вакытында башланды. Әлфинә килгәненә сөенеп бетә алмады. Ул бигрәк тә Айназның килгәне өчен сөенде. Чөнки спектакльдәге төп образ Айназ кебек кыз иде. Аларның көнкүрештә үзара әнисе белән мөнәсәбәтләре, тормышка караш, Әлфинә белән Айназның үз-ара мөнәсәбәтләрен хәтерләтә иде.

Спектакль беткәч халык таралышты. Алар да икесе тукталышка таба атладылар. Икесе дә бер-берсенә эндәшмичә тып-тын бардылар. Әлфинә дә, Айназ да сәхнәдәге геройлардан арына алмыйча атлый бирделәр. Шулай уйга бирелеп, икенче тукталышка хәтле атлаганнарын сизми дә калдылар. Әлфинә кызыннан:"Кызым спектакль ошадымы?"- дип сорарга батырчылык итмәде.

- Әни!- дип Айназ беренче тапкыр матур итеп эндәште. Бу көтелмәгән сүздән, үзенә ягымлы итеп эндәшкән сүздән, Әлфинә әллә нишләп китте.

- Әү, кызым!- диде Әлфинә ашыгып.

- Бу спектакль минем турында булды,- диде Айназ әнисенә күтәрелеп карарга оялып.

- Син шулай уйлыйсыңмы, кызым,- диде Әлфинә.

- Әйе,- диде Айназ.

- Тормыштан алынган,- диде Әлфинә.

Әйе чыннан да тормыштан алынган. Әлфинә кызын спектакльгә алып барганга тагын бер кат сөенде. Ул спектакльдә катнашкан артистларга мең-мең рәхмәтле иде. Бигрәк тә кызының күңеленә үтеп керерлек итеп уйнауларына, осталыкларына рәхмәтле иде. Бар икән ул кар астында кайнар чишмә. Кирәк булса карны гына түгел, йөрәктәге бозны да кузгатырлык итеп бәреп чыга ул. Кайчакта үзеңне читтән күрә дә белергә кирәк. Күңел күзләрен генә томан капламасын.

- Әни, мине гафу ит,- диде Айназ.

- Әни кеше һәрвакыт гафу итә,-диде дә, Әлфинә кызын кочаклап алды. Икесенең дә күз яшьләре бәреп чыкты.

Әлфинә күптән көтте бу сүзләрне, күптән көтте... Ходаем күпсенә күрмә, аерма мине баламнан, - дип күңеленнән теләде. Иртәгәдән аларның тормышы кискен борылыш алачак. Ул бу көнне ничә ел көтте. Әлфинә аңа бик тә лаек, лаек.

- Әни, мин иртәгә хастәханәгә практика үтәргә барам. Иртәгә мине иртәрәк уятырсың әле.

- Димәк минем кызым практикант.

- Так точно Әлфинә ханым.

- Кызым олы яшьтәге әби-бабайларга берүк игьтибарлы бул. Алар белән аралашканда каты бәрелә күрмә.

- Әни мин беләм, йөзеңә кызыллык китермәм.

- Тәмле сүз - җан азыгы,- дия торган иде әбиең.

- Әни юкка борчыласың, кызың сынатмас,- диде Айназ һәм әнисен кочаклап алды.

- Абау, әни синең ак чәчләрең күп икән бит.

- Минем яшьтә ак чәчләр булырга тиеш. Ак чәчләрем дә булмаса, мин оныгыма нинди әби булам,ә? Икесе дә көлештеләр.

Күк йөзендәге йолдызлар да, әйтерсең лә алар өчен сөенеп, балкып сәламлиләр иде.

Фәридә Ризванова

 

Фото: pixabay

Теги: проза повесть

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Комментарии

  • аватар Без имени

    1

    0

    Язасы килгән дә язган,вәт шул.